ШИГЫРЬЛӘР
Кичегү
Кичегәбез кайчак бер мизгелгә, ә кайвакыт гомер буена. Кичегәбез әткәй үлеменә яки сөйгән ярның туена.
Кичегәбез...
Йолдыз нуры кебек, соңга калып килә шигырьләр. Таңга калып, нурга үрелгәндә, ут эчендә була гомерләр...
Кемнәр килер, нинди куллар белән бәйли алыр күңел ярасын?
Ә хәзергә Җирем йоклый кочып хакыйкатьне — күкрәк баласын...
Буран
Буран!
Күм дә бу иске йортны табылмаслык итеп, уят якын дусларны тәрәзәләрен чиртеп!
Йоклый торган төнмени, ярсый, кайный буран, күңелләрне актарып, куырып ала торган!..
Бураннан ярсу язның хуш исләре аңкый, әйтерсең ерак йортта өмет уты балкый...
...Ак ялкын уртасында тетрәнә йорт-курам...
Яшьлек җыена юлга, күңелендә — буран.
Нинди озын юл бу — гомер!..
Әкрен генә барам бу юлдан.
Йөрәгемә маңгай сырларыдай буразналар гүя уелган...
Нинди кыска юл бу — гомер!..
Очып үтәм еллар арасын!
Синең кулдай йомшак җитез җилләр сыйпап ала йөрәк ярасын...
Үзәннәрдә йөрдек ялан аяк, үләннәрне сыйпап, җил кебек... Ярларыңнан төштек, и туган як, үрләреңә мендек җилкенеп...
Кайгыларын җирнең йотып бардык, нәкъ йөрәккә төште утлары...
Чын дусларын илнең югалтмадык, нинди генә дулкын сукмады!
Сизелми дә узган чирек гасыр, сизелми дә узган гәпләшеп. ...Кемнәр өчен шулай ялкынланып чәчәк аткан идең син, яшьлек?!
Чын йөрәктән
Чык йөрәктән, зинһар, чык йөрәктән, канатларым чөеп давылларга, мин ялварып әйтәм чын йөрәктән:
— Чык йөрәктән...
Ялган мәхәббәтне кичермиләр.
Зур дауларны кичә алган ирләр ялган хисләр белән исермиләр... Кичермиләр...
Чык йөрәктән, зинһар, чык йөрәктән, үз-үземә кинәт гаҗәпләнеп,
мин пышылдыйм сиңа чын йөрәктән:
— Чык йөрәктән...
Биек-биек тупыллардан төште өйгә күләгә... Төне буе яуды яфрак, сибәләде түбәгә...
Кызгылт-сары яфрак яуды, кар да түгел, югыйсә. Чигәләрен ак бәс сарды, яшь икәнен белмичә!
Япь-яшь егет ап-ак килеш керде нәфрәт иленә.
Ә күңеле әверелде дулкын тынмас Иделгә!
Хушлашырга ашыкма
Хушлаштың да китеп бардың.
Аерылу авыр бит!..
Күзләреңнең моңын Йөрәгемә салыйм, Тукта, дустым, сабыр ит!
Гомер буе ярсу йөрәк
Сине сагынып сулкылдар...
Иделләрдә дулкын, —
Чү, ашыкма, дустым! — Күңелдә ул дулкыннар!..
Сайрар кошлар синсез нишләр, Ничек агар бу сулар?
Урман ничек шаулар, Ишелмәсме таулар? — Икебез дә моңсулар!..
Әле якты көннәргә, әле кара төннәргә, әле ал-гөл язларга, әле сары көзләргә теплоходта, арбада, татлы хыял-сүзләрдә без барабыз, барабыз! Оча гомер-паровоз!..
Алга сузып кулларны, үттек озын юлларны. Капма-каршы йөгердек, күрешергә үрелдек.
Ә син бераз ялгыштың, күрмәмешкә салыштың...
Без барабыз, барабыз! һаман ерак арабыз...
Төнге болын
Шундый якты мөлаем төн! Нинди төндер...
Йолдызларга чөеп җанын җырлый кемдер.
Кибәннәре кабатланмас матурлыктыр.
Печәннәрен иснәп туймый ятарлык бер!
Чалгычылар җыры килә офыклардан — кызлар яулык болгап калган- кызыл ярдан...
Кырык бердә киткән алар, чалгы кадап.
Яшь йөрәкләр тулы яра — балдак-балдак...
Җыр шикелле ягымлы төн» үзе моңлы.
Бүгенге төннең нигәдер күзе дымлы...