Логотип Казан Утлары
Публицистика

МЕҢ ДӘ БЕР СЫНАУ


тик тирән акыллы, нык куллы, гайрәтле ир солтаннарының гына кулыннан килә торган эш, дип уйлыйм мин.
Шуңа күрә Казан авиация институтының двигательләр төзү кафедрасында татар кызы Мәхфүзә Максутованың докторлык диссертациясе яклавы турындагы хәбәр миндә зур кызыксыну уятты. «Ниндирәк кеше икән? Андый зур уңышка ничек ирешә алды икән?» дип уйладым. Хатын-кыз кешегә ирләр эшли торган өлкәләрдә уңыш казануның никадәр авыр икәнен беләбез... Ирләр ара-сында эшләгән хатын-кызларның кайберләре һәр яктан ир-атка охшарга тырышалар, кырысланалар, катыланалар. Әмма андый чакта да уңыш җиңел бирелми: катгый сүзле кырыс хатыннарга ирләр эчтән көлеп карыйлар.
Гомумән, бик четерекле мәсьәлә бу. Максутова бу мәсьәләне ничегрәк хәл кылды икән?
«Ахыр чиктә фән әһелләре арасында да төрле кеше була, — дип уйладым мин. — Ихтирамга лаегы була, очраклы рәвештә генә уңышка ирешкәннәре дә бар. Дөнья бу 1 Бәлки әле ул күтәреп маккуештык.
Нәкъ билгеләнгән минутта мине озын буйлы, нык гәүдәле, аксыл чәчләрен баш артына өеп куйган түгәрәк йөзле хатын-кыз каршы алды. Аның салмак, төгәл хәрәкәтләреннән, башын югары тотышыннан уз дәрәҗәсен белү, горурлык сизелә, ә якты күзләреннән татар хатыннарына хас тыйнаклык бөркелә иде.
Кабинетка кереп утыруга, ул беренче сүз итеп:
ине башта аның һөнәре кызыктырды.
Ни генә димәсеннәр, дөньяда ирләр кулыннан гына килә торган һөнәрләр дә бар, дип саныйм. Әйтик, менә балта остасы яки корыч эретүче булу. Яисә зур самолетларның конструкторы булу. Аэродромнарда тезелеп торган мәһабәт ак самолетларга да эре кызыл хәрефләр белән ир-егетләрнең фамилияләре язылган: «Ту» — Туполев, «Як» — Яковлев, «Ил» — Ильюшин... Йөзләрчә кешеләрне бер омтылыш белән болытлардан югары күтәреп, берничә сәгать эчендә меңнәрчә чакрымнарга илтеп җиткерә торган лайнерлар төзү — бары
тарлык галим дә түгелдер».
Шулай кызыксынып һәм бераз шикләнеп, мин Максутова белән танышырга булдым. Телефоннан эзләп таптым. Ягымлы яңгыравык тавыш җавап бирде. Без институтның ишек төбендә очрашырга сүз
— Сез юкка минем белән кызыксынасыз,— диде.— Мин ran- пади кеше. Газет-журнал битләрендә урын алырга лаеклырак кешеләр күп ич.
Аның тавышы кечкенә кабинетта шактый каты яңгырады. Ул журналист халкын гомумән өнәп бетермәгәнен дә сиздереп куйды. Мин бераз аптырап киттем: бу ни дигән сүз? Кайбер хатын-кызларга хас кыланчыклыкмы, тыйнаклыкмы, әллә чыннан да галимнәр арасында тотып алып мактарлык кеше түгелме ул?
Ярый, дидем үз-үземә, фәндә нинди ачышлар ясаган икән, шуны белеп карыйк әле.
Чишмә башы
Кайберәүләр самолетны диңгез белән чагыштыралар. Беренче карашка бу чагыштыру сәер тоелса да, анда зур хакыйкать бар: диңгез бик күп елгаларның, хисапсыз чишмәләрнең суын үзенә җыйһан кебек, самолет та күп коллективларның, йөзләрчә һәм меңнәрчә кешеләрнең иҗат һәм хезмәт җимеше буларак туа. Берәүләр очкычның канатын, икенчеләр фюзеляжын проектлаштыра, өченчеләре идарә системасын, дүртенчеләре ятулыгын яхшырту өстендә эшли... Мәхфүзә Максутова двигательләрнең куәтен арттыру өлкәсендә эшләүче галимнәрнең берсе.
Максутова кандидатлык диссертациясен дә, докторлык диссертациясен дә турбиналарның характеристикасы буенча яклаган. Турбиналар күп төрле— «егермеләп» диделәр миңа институтта. Һәркай- сының төзелеше үзенчә. Максутова шул турбиналарның эчендә төрле шартларда, төрле эш режимнарында барган процессларны өйрәнә, аларны төзегәндә куллану өчен төгәл хисаплау формулаларын булдыру өстендә эшли. Әлбәттә, бер ялгызы түгел, шәкертләре белән. Аның кул астындагы биш кеше кандидатлык диссертациясен яклаганнар инде. Максутованың хезмәтләре моторларның куәтен арттыруга, ягулык расходын киметүгә юнәлтелгән. Алар кимрәк ягулык тотып ераккарак оча торган самолетлар төзергә мөмкинлек бирәләр. Килер бер көн, бер алган ягулык белән җир шарын әйләнеп чыгарлык очкычлар төзелер, бу уңышта Максутованың да өлеше булыр.
Бүгенге көндә Мәхфүзә Кәримовнаның калькаларында безне тагын да югарырак күтәрәчәк, тиз араларда тагын да ераккарак илтәчәк очкычларның йөрәк тибешен тасвирлаган сызымнар туа. Аның бүгенге хезмәтләре — киләчәктә диңгез булып җыелачак чишмәләрнең бер чыганагы.
Шунысы да бар: чишмәләрнең суы тамчысына кадәр диңгезгә коймый, бер өлеше дым булып күтәрелә дә болытларга кушыла, күпмедер кадәресе кырлар-бакчаларны сугара. Фән казанышлары да шулай ук төрле өлкәләрнең үсүенә илтә. Максутова хезмәтләренең әһәмияте самолет моторларын яхшырту белән генә чикләнми. Турбиналы двигательләр хәзерге зур корабларны йөртә, алар җылылык бирүче электр станцияләренә дә куела, аларны автомобильләргә кую мәсьәләсе дә көн тәртибенә килеп басты. Хәтта ракеталарга да Максутова хезмәтләренең кагылышы бар.
Гомумән, ил күләмендә турбинистларның саны чагыштырмача күп түгел икән. Шуңа күрә алар төрле шәһәрләрдә эшләүче коллегаларының уңышлары белән һәр вакыт кызыксынып торалар. Мисалга, Максутованың оппонентларыннан берсе Хәрби академия укытучысы, профессор, контр-адмирал Жаров булган.
Гаҗәп тә кызыклы, катлаулы һәм бүгенге көн өчен бик әһәмиятле икән Максутованың һөнәре.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф МЕҢ ДӘ БЕР СЫНАУ ф
Галим — галимнәр арасында
Кайчандыр Ньютонның маңгаена алма килеп төшкән дә, ул шунда маңгаен уып, җисемнәрнең бер-берсенә тартылуы турындагы законны ачкан, дип сөйлиләр. Хәзерге заманда башына алма төшкән саен бөек ачышлар ясаучылар юк. Бу хәл фән үскән саен ачышлар ясауның, табигать серләренә тагын да тирәнрәк керүнең авырлашуы турында сөйли. Хәзерге заман галиме, нинди генә даһи булмасын, бер ялгызы зур ачышлар ясап дөньяны шаккаттыра алмый. Чөнки фәнни тикшеренүләрне бары тик катлаулы аппаратлар, приборлар ярдәмендә тулы коллективлар гына алып бара ала.
Маңгаена алма төшкән саен ачыш ясый торган галимнәрнең кешелек сыйфатлары, холкы-фигыле фән өчен, тарих өчен бик үк мөһим дә булмагандыр бәлки. Алар ялгыз эшләгәннәр, башкаларның язмышы аларның кәефенә бәйле булмаган.
Ләкин бүгенге галимгә — коллективта эшләүчегә, җитәкчегә, шәкертләр тәрбияләүчегә — кешелек сыйфатлары бик кирәк. Чөнки күп нәрсә аның талантына гына түгел, кешеләрне оештыру сәләтенә, аларның күңеленә ачкыч таба белүенә, башкаларга мөнәсәбәтенә, аларны эшкә рухландыра белүенә бәйле.
Бу җәһәттән Максутованың галимнәр арасында тоткан урыны ниндирәк? Абруе нинди?
Мин бу турыда аның җитәкчеләре, шәкертләре, хезмәттәшләре белән сөйләштем. Әйтергә кирәк, Мәхфүзә Кәримовна турында сүз чыккач, галимнәр күзгә туры карап җитди сөйләшәләр. Институтның фәнни эшләр буенча проректоры, профессор Марат Вахитов:
— Мәхфүзә Кәримовнаның авторитеты зур, — диде һәм сүзен раслап түбәндәге дәлилләрне китерде: Максутова институтның иҗтимагый эшләрендә актив катнаша. Ул берничә ел моторлар төзү факультетының деканы булган, ТАССР Верховный Советының ике чакырылышына депутат итеп сайланган хезмәттәшебез.
Двигательләр төзү кафедрасы мөдире, профессор Виктор Иосифович Локай:
— Сез аны күпме генә мактасагыз да, мактап бетерә алмаячаксыз. Без аны фән эшлеклесе буларак та, иптәш, дус буларак та, мөлаем хатын-кыз буларак та ихтирам итәбез. Сәләтле тикшерүче, тырыш һәм таләпчән ул. Аның белән эшләгәндә җаның тыныч, чөнки беләсең: ул беркайчан да артыңнан сүз сөйләп йөрмәс, уйлаганын күзеңә карап әйтер. Шул ук вакытта гаҗәп сак һәм сизгер кеше ул. Кешеләр алдында гына түгел, үз вөҗданы каршында да намусы пакь аның, чөнки гомере буе дөрес юлдан барды, дөрес яшәде.
Г. С. Җирицкий, В. И. Локай, М. К. Максутова, В. А. Стрункин- нар язган «Очу аппаратлары двигательләренең газлы турбиналары» исемле дәреслек буенча бүгенге көндә бөтен ил студентлары укый. Максутова — двигательләр төзү буенча КАИда чыга торган фәнни хезмәтләрнең дә җаваплы редакторы икән.
Доцент Виктория Николаевна Занадворова:
— Без Мәхфүзә Кәримовна белән егерме ел бергә эшлибез.— диде. — Мин аның көченә дә, зиһененә дә сокланып туймыйм. Ул тикшеренү нәтиҗәләреннән иң мөһимен, иң кирәклесен тотып ала белә, дөнья кадәр катлаулы формулаларны хәтерендә саклый. Аның янында тик утыру, яисә юк-бар белән шөгыльләнү мөмкин түгел, ул тирә-юнендәге бөтен кешене эш белән мавыктыра белә. Ул бит, кая, диссертация яклыйм әле, дәрәҗәгә ирешим әле, дан казаныйм, дип тырышмады, фән үсеше өчен тырышты, башка*
ларны да шуңа өйрәтте. Аның докторлык диссертациясе дә егерме еллык фәнни хезмәтләренең табигый бер нәтиҗәсе булып килеп чыкты.
Виктория Николаевна миңа вузда фәнни-тикшеренү эшләре алып баруның үзенчәлекләрен аңлатып бирде. Вузның төп бурычы — студентлар укыту, шуңа күрә биредә фәнни-тикшеренү эшләренә мөм- . кинлөкләр, махсус институтлар белән чагыштырганда, кимрәк. Әйтик, лабораториядәге турбиналар да аларга бушка гына бирелмәгән. Аларны алу өчен, Максутова группасы завод белән хуҗалык договоры төзегән, заводның заказын үтәп, тикшерүләр үткәргән. Тик-шерүләр өчен кирәкле җиһазларны, бу очракта турбиналарны, завод ^биргән, соңыннан, договорда каралган эшләр тәмамлангач, турбиналар институтта калган. Бары шуннан соң гына галимнәр, ул турбиналарны кирәгенчә үзгәртеп, үзләренә кирәкле тикшеренүләрне үткәрергә мөмкинлек алганнар.
Заводлар белән мондый мөнәсәбәт урнаштыру да җиңел эш түгел, диделәр миңа. Моның өчен заводлар алдында галим буларак абруең югары булу кирәк. Ә Максутованы беләләр, аңа ышаналар.
Мин ул лабораториядә булдым, турбиналарны миңа уннан бер куәтенә генә эшләтеп күрсәттеләр. Тавыш шул кадәр көчле — яныңда торган кеше белән сөйләшерлек түгел. «Менә ни өчен Максутова кычкырыбрак сөйләшә икән, ул шушы тавышта сәгатьләр буе утырырга күнеккән бит!» дип уйладым.
Мәхфүзә Кәримовнаның шәкерте, техник фәннәр кандидаты Геннадий Вавилов:
— Төрле чак була, кайчак бернинди нәтиҗәгә ирешә алмый айлар буе азапланасың, төшенкелеккә биреләсең, өметсезләнәсең,— диде. — Андый чакларда Мәхфүзә Кәримовна белән бер сөйләшсәң, җаннар тынычланып, күңел күтәрелеп китә. Шундый кеше ул.
Вавилов минем турбиналарга тоташкан торбаларга, изометрик үлчәү щитларына шаккатып карап торганымны күрде дә:
— Хәйран калырлык нәрсә юк,— дип куйды.— Гап-гади хезмәт. Берәүләр заводта эшли, без — монда. Бары шул гына.
Аның бу сүзләре Мәхфүзә Кәримовнаның: «Макталырга лаек- лырак кешеләр дә күп», — дигәнен исемә төшерде. Мин аның хезмәте белән кызыксынып килгән идем бит. Ә алар үз эшләрен бик мөһим, ләкин гадәти хезмәт дип саныйлар, һөнәрләре белән масаймыйлар. Кылану да, ясалма тыйнаклык та түгел, бары тик үз эшләренә аек, җитди караш бу.
Күп кешеләр белән сөйләшкәч, эшен тирәнрәк аңлагач, миндә 'дә Мәхфүзә Кәримовнага карата соклану хисе туды. «Мондый кеше бала чактан ук бик яхшы тәрбия алган, яшьтән галимнәр белән аралашкан булырга тиеш», дип уйладым.
Фәнгә илтә торган сукмаклар
Чын укымышлы булу өчен кимендә өч буын кешеләре университет тәмамлаган булырга тиеш, диләр: бабаң тәмамлаган булсын, атаң тәмамлаган булсын, үзең тәмамла.
Ярым шаярып әйтелгән бу сүзләрдә күпмедер дәрәҗәдә дөреслек тә бар. Чын галим булу өчен зур белем алу гына җитми әле. Чын галим булу өчен кешенең күз күреме киң, фикере тирән булырга тиеш, ул тормышның мең ваклыгыннан олы бер мәсьәләне тотып ала белергә тиеш. Бу сыйфатлар интеллигент гаиләсендә, укымышлы кешеләр арасында җиңелрәк тәрбияләнә, чөнки балага ана сөте белән диярлек керә.
е. «к. У.» м и. 113
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф МЕҢДӘ БЕР СЫНАУ
Ләкин Мәхфүзә үскән елларда галимнәрнең алай озаклап, берничә буын гомере эчендә тәрбияләнүен көтеп торырга мөмкинлек булмады. Илебез алга таба гигант сикереш ясаган чорда гади кешеләр арасыннан чыккан, халыкка тугрылыклы галимнәр, бик күп фән эшлеклеләре кирәк булды. Мәхфүзә Кәримовна — гади халык арасыннан фән дөньясына килгән күпләрнең берсе.
Ул Ленинградта хезмәткәр гаиләсендә туган, җиде яшендә атасыз калган. Аның әнисе, гаилә башлыгын җирләгәч, Казанга, туганнары янына кайткан, техник секретарь булып, кассир булып эшләгән. Алар туган-тумачалары белән зур гаилә булып, унөч-ундүрт җан бергә яшәгәннәр. Мәхфүзәне бала чактан фән өлкәсенә әзерләүче, даһилыкка этәрүче булмаган. Бары шуны гына әйтергә мөмкин: зур семьяда студентлар күп булган. Бәлки шулар белән аралашу аңарда белемгә омтылыш тудыргандыр.
Мәктәптә дә Мәхфүзә башкаларга һәр яктан үрнәк итеп куярлык укучы булмаган. «Шаян идем,— дип сөйли ул үзе,— күрәсең, шактый ук тәрбиясез булганмын. Әти күзе юк иде бит. Минемчә, әтисез калган гаиләләрдә балалар һәрьяклап дөрес тәрбия ала алмыйлар. Кайчакларда әнием, тагын синең аркаңда ачуланырлар инде, дип, мәктәпкә барырга куркып тора иде».
Ләкин ике укытучы — математика белән әдәбият укытучылары — кызны яратканнар, башкаларга үрнәк итеп куя торган булганнар. Ул, гомумән, бу ике фән арасында зур уртаклык таба, «Математиканы яраткан кеше әдәбиятны яратмый калмый»,— ди. Әдәбиятны яратуы Мәхфүзәнең, зирәк акыллы булуы өстенә, күңеле нечкә, хисләре тирән булуы турында сөйли. Күрәсең, аның шәхесе формалашуда әдәбият бик зур роль уйнагандыр.
һәр шәхес бик күп шартларның тәэсире, төрле кешеләрнең йогынтысы нигезендә үсә. Әгәр дә без бу шәхесне тәрбияләгән кешеләрне атап чыгарга теләсәк, шактый зур исемлек төзергә туры килер иде: әнисе Мөршидә апа, туганнары, иптәшләре, ниһаять, исемнәре бөтен илгә шаулаган, Мәхфүзә белән очрашмасалар да, аның хыялына, омтылышларына кереп урнашкан кешеләр — Папанин, Чкалов, Марина Раскова...
Утызынчы еллар яшьләренең идеалына әверелгән бу батыр очучылар Мәхфүзә күңелендә дә зур урын алганнар. Күпләр шикелле ул да, канатлы машиналарны иярләп, күз күрмәгән ерак илләргә барып җитү, боз диңгезләрен кичү турында хыялланган.
Шушы хыял, шушы омтылыш Мәхфүзәне авиация институтына китергән дә.
1940 елны авиация институтының яңа гына ачылган моторлар төзү факультетына укырга кергәндә, Мәхфүзә үзенең булачак һөнәрен шактый томанлы итеп күз алдына китергән. Мәктәптә укыганда ул ерак очышлар турында хыялланган булса, булачак һөнәре аны аудиторияләрдә лекцияләр укырга, сызымнар, формулалар өстендә утырырга, институт подвалындагы лабораторияләрдә турбиналар белән бихисап тикшеренүләр үткәрергә мәҗбүр иткән.
Үз юлын тапканмы ул? Бу сорауга Мәхфүзә Кәримова үзе дә анык кына җавап бирә алмый, һәрхәлдә, аның турында артык баш ватмый. Һөнәрен яшьлек хыяллары белән тәңгәл китереп карасаң, «ялгышкан бу» дияргә була. Фәндә ирешкән уңышларын күздән кичерсәң, «Бу кеше тормышта нәкъ үз урынын тапкан»,— дияргә кала. Аның холкы-табигате белән ныклап танышкач, «Ул кайда гына эшләсә дә, зур уңышка ирешә алган булыр иде, шундый ук авторитет казаныр иде», дигән фикергә киләсең.
Бәхетлеме ул?
Мин бу сорауны очраклы рәвештә генә куймадым. Фәндә уңыш казану кешене тулы бәхетле дип санарга нигез бирми әле. Тормыш катлаулы. Хезмәтендә күпмедер дәрәҗәгә ирешкән кешеләрнең дә үзен бәхетсез хис итүе мөмкин. Бар андыйлар, галимнәр арасында да бар.
Язмыш Мәхфүзәнең башыннан сыйпап кына тормаган. Сабый чактан атасыз калган ул, яшьлек чорында сугыш китергән авырлыкларны кичергән. Кешедән ким кичермәгән... Башка бик күп хатын- кызларны ялгыз калдырган бу афәт аны да аямаган, аның да яшьлек дусты яудан кайтмаган. Ул беренче мәхәббәтенә тугрылыклы булып калган, гомер юлын кичәр өчен башка ярлар сайламаган. «Югыйсә, гаҗәп сөйкемле иде, шат күңелле иде, әгәр теләсә, үзенә тиңне тапкан булыр иде», — диләр аның турында. Күз өстендә каш кебек күре-некле, мөлаем хатын-кыз ялгыз булса, өстәвенә, ул ир-ат арасында эшләсә, аның турында хагы да, нахагы да күп сөйләнә. Әмма Мәх- фүзә турында беркайчан да гайбәт сүзе йөрмәгән.
Ул чор кызларыннан ялгыз калучылар күп иде, арада, сыңар канатлы икәнлекләрен бер генә минутка да оныта алмыйча, аһ-зар белән гомер кичерүчеләр дә шактый. Кызганыч алар, әмма нихәл итәсең...
Ә менә Мәхфүзә Кәримовнага карата кызгану хисе уянмый. Аның янында булганда, ничектер, югарырак күтәреләсе, зур, мөһим, күңелле нәрсәләр турында уйлыйсы килә. Чөнки киң карашлы, олы фикерле кеше янында икәнеңне тоеп торасың.
Ул үз өлкәсендә моңарчы беркем тапмаган юл-сукмакларны ярырга алынган, аңарчы беркем төшенә алмаган серләрне ачарга омтылган. Ул үзе теләп җилкәсенә алган бу җаваплылыкның авырлыгын да, уңышсызлыкларның ачысын да шактый күп тойган. Шул ук вакытта шатлыкларның иң зурысын татыган, иҗади хезмәт китергән җимешнең тәмен белеп чиксез куанган чаклары да күп булган. Мин аның ачышларын монда китерә алмыйм, аларны шул өлкәдә эшләүчеләр генә тулысынча аңлый ала. Ләкин менә шушы ике дистә ел эчендә булган үзгәрешләргә күз салыйк әле. Бернинди тукталышсыз океаннар кичә торган гигант самолетлар барлыкка килде. Беркайда туктамыйча, айлар буе юлда булып, меңнәрчә тонна йөкләрне җир шарының иң ерак портларына илтә алырлык кораблар төзелде. Ниһаять, куәтле ракеталар кешене космоска чыгарды.
Фән казанышлары бер бина, бер гүзәл сарай кебек үсә, аңа бик күпләр кирпеч сала. Соңгы елларда бу өлкәдә ирешелгән уңышларда Максутованың да өлеше бар, фән сараена аның да кирпечләре куелган. Ул үзе китергән һәр кирпечкә исемен язып калдыру турында кайгыртмый, ләкин шушы бөек казанышларда өлеше барын тою аның тормышына зур мәгънә бирә, аның кешелек дәрәҗәсен күтәрә.
Ул күп нәрсәләр белән кызыксына, әдәбияттан да, сәнгатьтән дә тәм таба белә. Аның шәхси китапханәсендәге театрга багышланган китаплар гына да кайбер режиссерларны кызыктырырлык. Мәхфүзә Каримовна бакча үстерә, тәмле бәлешләр пешереп, әнисе белән кара- каршы утырып чәй эчәргә ярата, матур кием-салымның, бизәнү әйберләренең кадерен белә.
— Хатын-кыз йомшак, сөйкемле булырга тиеш,— ди ул.— Аны йомшак табигатьле булу бизи.
— Ләкин сез үзегез йомшак түгелдер әле, — дип каршы төштем мин. — Сез ирләр белән бер дәрәҗәдә нык итеп сөйләшә белергә тиеш. Андый җирдә сүзең үтсен өчен егет кеше булырга кирәк, һәм сез шундый.
8« 115.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф. МЕҢ ДӘ БЕР СЫНАУ ф
— Әгәр алай икән, димәк, мин начар хатын-кыз! — Аннары бераз уйланып торды да: — Хатын-кыз үзенең йомшаклыгы белән көчле ул, — дип өстәде. — Әйтик, ирләр ничаклы гына кызсалар да, тавышлары калтырар дәрәҗәгә җитсә дә, хатын-кыз алдында тупас сүз ычкындыра алмыйлар, тыелырга, ипле итеп сөйләшергә мәҗбүр булалар. Хатын-кыз ирләр коллективын артык кырысланудан, күңел катылыгыннан саклап кала ала.
Мин аның белән килешми булдыра алмадым.
Әгәр дә кеше, мин хезмәт юлында кулымнан килгәннең барын да эшләдем, иҗатта талантым мөмкинлек биргән барча үрләрне яуладым, матурлыкның кадерен белдем, намусымны керсез сакладым, кешеләргә яхшылык эшләп куандым, дип әйтә ала икән, минемчә, ул кеше үзен, һичшиксез, бәхетле дип санарга тиеш.
Фәнгә кемнәр кирәк?
Кемнәр килә фәнгә? Институт укытучысы буларак, галим буларак, Максутова бу мәсьәлә белән бик нык кызыксына. Хәзерге заман яшьләрендә фәнгә омтылыш зур. Ләкин кайберәүләр бу өлкәдә эшләүнең үзенчәлекләрен аңлап бетермиләр.
Максутова белән танышканнан соң, мин фәннең, беренче чиратта, кешедән зур хезмәт таләп иткәнен һәм һәр вакытта да дан китермәгәнен тагын бер кат аңладым.
— Фән эшлеклесе, беренче чиратта, нинди сыйфатларга ия бу- I лырга тиеш?
Бу сорауга Мәхфүзә Кәримовна һич тә уйлап тормыйча:
— Эш сөю һәм кешелеклелек, — дип җавап бирде.
Мин мондый җавап көтмәгән идем.
— Ә талант? — дип сорадым.
— Талант, сәләт мәсьәләсенә минем үз карашым бар. Минемчә, бөтенләй сәләтсез кеше булмый, һәркем нәрсәгә дә булса сәләтле, һәм ул, аңласа, аңламаса да, үз күңеле тарткан, үз кулыннан килгән хезмәткә омтыла. Калганын инде тырышлык, эш сөю хәл итә.
Чыннан да, хәзерге вакытта фәнне алга этәрүче төп эшне даһилар түгел, нәкъ менә тырыш, сәләтле кешеләр башкара да бит инде.
Мин Мәхфүзә Кәримовна кебекләрнең күбрәк булуын теләр идем. Ләкин кеше кешегә бөтен яклап та охшаш булып бетә алмый Шуңа күрә мин аны ихтирамга лаек галим иткән төп сыйфатларнь/ аерып атарга телим.
Димәк, иң мөһиме — эш сөю. Фәнгә мөнәсәбәте булган һәркем белә: кайчак бик озак тикшеренүләр үткәргәннән соң да кинәт маңгаең белән таш кыяга килеп бәрелгәндәй буласың. Кире чигенергә, яңа юнәлеш табып, өр-яңадан юл салырга кирәк. Мең сынауны үткәннән соң мең дә беренчесен башларга туры килә.
Эдисон электр лампочкаларының җепселләрен нинди материалдан эшләргә белми гаҗиз булган, диләр. Ул, шәкерте белән икәүләп, алты йөздән артык төрле җепсел куеп, лампочка ясап караган — барысы да янып чыга икән. «Никадәр хезмәтебез бушка китте бит!» —дигән галимнең шәкерте, ниһаять, өметсезлеккә бирелеп. «Юк, — дигән аңа Эдисон, — без алты йөз туксан алты мәртәбә бик тә кирәк эш башкардык. Хәзер башка берәүгә дә ул материалларны сынап карарга кирәк булмас, хәзер кирәклесенә юлыгу ансатрак булыр».
Төшенкелеккә, өметсезлеккә бирелгәндә дә, Мәхфүзә Кәримовна башкаларны юатырга көч таба. Анда да һәркайсының җаен белә: бө-
рәүләр белән шаярып сөйләшә, икенчеләренең хәленә керә, өченчелә- рен шелтәли.
— Мәхфузә Кәримовна! Ничек шулай каты әйтә аласыз? Болай да күземә ак-кара күренмәгән чак лабаса!
— Ә мин синең үз-үзеңне кызганып утыруыңны теләмим.
Әйе, шулай, фәндә үз-үзеңне кызганмый эшли белергә кирәк.
Инде хәзер Максутова атаган икенче сыйфатка — кешеләрне яратуга килик. Мәхфүзә Кәримовнаның кешеләр турында кайгыртучан- лыгы институтта дан булып йөри икән. Бер мисал. Кырык беренче елны студентларны урман кисәргә җибәргәннәр. Аларга бик авыр шартларда эшләргә туры килгән. Чатлама суыкларда бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы агач аударалар, төнлә көчкә кайтып егылалар икән. Шул вакытта, бер кыз салкын тиеп авыргач, Мәхфүзә кара төндә күрше авылга барып, аңа сөт алып кайтып эчергән. Гомумән, ул анда кызларны эшкә дәртләндерүче дә, юатучы да булган.
— Ул үзен мактаганны яратмый, — диде миңа Виктория Николаевна.— Менә, мәсәлән, ул бер студент кызга ике ел буе үз хезмәт хакыннан стипендия түләп торды. Күрә: кызның укырга теләге бар, ләкин «өчле» алды, стипендиясез калды, башка ярдәм килер урыны юк. «Укы, стипендияне үзем түләрмен»,— диде аңа Мәхфүзә Кәримовна. Мин аның акчасы артык иде дип әйтә алмыйм, кандидат кына иде бит әле. Мәхфүзә Кәримовна үзе бу турыда авыз ачарга да ирек бирми, кылган яхшылыгымны кеше гомере буе исендә тотсын, үзен миңа бурычлы санасын дип эшләмәдем мин ул эшне, ди.
Инде килеп, Максутова атаган сыйфатларга мин тагын үземнән икене өстәр идем.
Аның беренчесе — фикер иреклеге. Максутова кануннарга ышанудан ерак тора. Кешеләргә карата да, фән законнарына карата да аның үз карашы бар. Әгәр үзенчә фикер йөртә белмәсә, ул фәндә яңа сүз әйтә дә алмас иде, билгеле.
Тагын бер сыйфат — тугрылык. Мәхфүзә Максутова — табигате буенча тугрылыклы кеше. Ул беренче мәхәббәтенә дә тугрылыклы булып калган, хезмәтенә дә. Мең сынаулар, мең киртәләр аша үтеп, бер максатка, бер омтылышка бара алган кеше генә зур эшләр башкарырга сәләтле.
Бу сыйфатлар — эш сөю, кешелеклелек, киң фикерле һәм тугрылыклы булу — бер фән әһелләренә генә түгел, бөтен кешегә дә кирәк ләбаса!
Әйе, мин аның янына хатын-кызлар арасында сирәк очрый торган хезмәт кешесе булганы, шул өлкәдә уңышка ирешкәне өчен кызыксынып һәм бераз шикләнеп тә барган идем. Тора-бара аның, хезмәтеннән бигрәк, кешелек сыйфатларына сокландым. Кызларыбыз арасында андыйларның күбрәк булуын тели күңел. Юк, мин барлык кызларны да турбинист булырга өндәмим. Ләкин, кабатлап әйтәм, Мәхфүзә Максутова кебекләр күбрәк булсын иде. Эшчеләр арасында, сатучылар арасында, урам себерүчеләр арасында, укытучылар, врачлар арасында — кыскасы, һәртөрле һөнәр ияләре арасында тормышның мең дә бер сынавын намус белән үтәрлек андый кешеләр күбрәк булсын иде.
Тормышыбыз андый булып үсәргә тулы мөмкинлекләр бирә, чорыбызга шундыйлар кирәк!