ХЕЗМӘТ ШАТЛЫГЫ
Күренекле язучыбыз Газиз ага Иделлегэ 70 яшь тулды.
Газиз Иделле (Усманов) 1905 елның 26 декабренда Астрахань шәһәрендә эшче семьясында туган. Көнкүрештәге авыр шартлар аны бик яшьли хезмәт юлына бастыра, эшчеләр тормышына якынайта. Ул яшьтән үк, төрле заводларда эшләп, үз көнен үзе күрергә мәҗбүр була.
Бөек Октябрь тудырган яңа тормыш шартлары булачак әдипнең өзлексез алга, яктыга, аң-белемгә омтылышына нык терәк бирә, ерак офыкларны якынайта. Ул Свердловск шәһәрендә техникумда укый һәм шул елларда ук матбугатка якыная, «Сабан һәм чүкеч» газетасында, «Шәпи агай» исемле сатирик журналда корректор булып эшли. Бу хезмәте аңа журналистика һәм әдәбият дөньясы белән якыннан танышырга ярдәм итә һәм, күп тә үтми, аның беренче хикәяләре, очерклары басылып чыга.
1926 елдан башлап Газиз Иделленең тормышы Казанга, Татарстанга бәйле. Ул монда «Безнең юл» журналында, «Кызыл Татарстан» газетасында, радиокомитетта җаваплы эшләр башкара. Ә 1930—40 нчы елларда армиядә дивизия газетасы редакторы вазифасын үти.
Әдипнең күп әсәрләре журналист хезмәте йогынтысында, конкрет кешеләр язмышына бәйле рәвештә язылганнар. Аның беренче хикәяләр җыентыгы («Пумала башлар») 1930 елда чыга. Бөек Ватан сугышы елларында язылган «Очрашу», «Күпер» җыентыкларында Газиз Иделле совет сугышчыларының батырлыгын, аларның югары патриотик һәм әхлакый сыйфатларын тасвирлый.
Укучылар Газиз Иделлене «Дәүләт Бәдриев» һ. б. пьесалары буенча драматург буларак та беләләр. Аның яшь язучылар иҗатына, сәхнә әсәрләре һәм спектакльләргә багышланган мәкаләләре үз чорының культура тормышында күренекле урын тоттылар.
Газиз Иделленең иҗаты актив иҗтимагый эшчэнлегеннән аерылгысыз. Ул һәрчак язучылык хезмәтен партия һәм җәмәгать эшләре белән бергә бәйләп алып барды.
Язучы әле дә иҗат дәрте белән рухланып яши. Укучылар аның соңгы елларда язган истәлекләрен зур кызыксыну белән кабул итте.
Газиз Иделле
БЕРЕНЧЕ ОСТАЗЫМ
Газиз Иделленең «Беренче зур сәяхәт» дип исемләнгән истәлекләре, кыскартылып, журналыбызда басылган иде (1973 ел, 3, 5, 6, 7, 8 саннар). Укучыларның да фикерләрен, киңәшләрен искә алып, автор кулъязма естендә тагын да җентекләп эшләде, яңа язылган бүлекләр белән дә тулыландырып, күптән түгел аны нәшриятка тапшырды. Яңа бүлекләрнең берсе укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителә.
әяхәттән кайткач, күп тә үтмәде, Гомәр Гали мине үз янына, журнал редакциясенә эшкә алды: «Әйдә безгә, редакциядә эшләргә, секретарь кирәк»,— диде. Журналында беренче хикәяләрем басыла башлаганнандыр дип аңладым мин бу җылылыкны. Әлбәттә, мондый тәкъдимгә шатланып риза булдым. «Безнең юл», соңра «Атака» журналларында Гомәр Гали белән бергә, аның кул астында эшләү безне тагын да якынайтты.
Аннары мин Самарада хәрби хезмәттә чагымда аның белән хатлар да язышка- лап тордым.
Хәрби хезмәтемне (инде комсостав дәрәҗәсендә) дәвам иттерү өчен Казанга килеп төшкәч тә беренче булып кочак җәеп каршы алучы шул Гомәр абый булды, үзләрендә кунак итте. Хәзерге Кави Нәҗми урамы 24/20 номерлы йортта өч бүлмәле квартирада торалар иде. Гаилә зур түгел, тормыш иптәше Хәрирә ханым һәм беренче бәбиләре Алсу...
Әле буйдак елларым бит, төрле частный квартираларда бүлмә-почмак алып яшәп яткан чаклар. Гомәр Гали үзе тәкъдим итте: борчылма, бездә торып тор, диде Шулай, безнең командование миңа аерым бүлмә биргәнгә чаклы бер ай чамасы аларда яшәдем һәм бер дә «артык кеше» дип караучы булмады миңа. Киресенчә. Гомәр абый үзе дә. Хәрирә ханым да бик кунакчыл, ягымлы мөнәсәбәттә булдылар.
...Инде бер башлагач, истә калганнарның барысын да язмый булмый, ахры.
Гомәр Гали белән беренче танышып китүем исә бер дә алай шома гына булмавын хәтерлим, ничектер сәеррәк тә, күңелсезрәк тә булып чыккан иде ул.
...Көннәрдән бер көнне, яза-сыза торгач, бер хикәям барлыкка килде. Ә мондый вакыйга, зурмы-кечкенөме ул, автор өчен, билгеле, гаять шатлыклы көн була Бигрәк тә башлап язучы, яшь язучы өчен. Бигрәк тә хикәям үземә ошагач, бик оста язылган булып күренгәч... Шулай, күтәренке күңел белән Мәдәният йортына чаптым (хәзер ТЮЗ бинасы). Икенче катта — «Безнең юл» редакциясе...
Бара торгач, күтәренке кәеф, ашкынулы дәрт ничектер суына да төште димме., нишләптер борчыла ук башладым: Гомәр Гали абзаң ни дияр бит әле...
Инде бер килеп җиткәч, кире борылып китеп тә булмый — тәвәккәлләп янына кердем. Берүзе нәрсәдер язып утыра иде. Мин, кыяр-кыймас кына, менә бер хикәя китергән идем, дип кулъязмамны аңа суздым. Бер күтәрелеп миңа каоап алды. Каләмен бер читкә куйды. Җыелыш-мазарларда күзенә чагылгалаганмындыр. әллә ни сорашып тормады, шунда ук укый да башлады. Тын да алмый аның хөкемен көтәм. Беренче хикәя бит. Бик әйбәт язылган булуына үзем бер дә шикләнмим, югыйсә әмма... хәзер менә редактор алдында коелыбрак төштем. Аның хәрәкәтләрен, чыраендагы үзгәрешләрне күзәтәм. Юк, әлегә берни тотып ала алмыйм мин аларда. Тынычсызлануымнан, каушавымнандыр бу...
Хикәя әллә ни зур түгел иде, бик тиз укып та чыкты. Алдында бер-бер артлы та- рала-җәелә барган кәгазь битләрен бергә җыеп алып, кире миңа таба этәреп куйды да, урыныннан торып, бүлмә буйлап йөреп китте. Башта берничә генә җылы сүз әйтте ул («Хикәя яза башлагансың икән, ярый, ярый...» кебегрәк), аннары тиз үк ким
С
челекләрне бәйнә-бәйнә ачып салды. Йомшак кына сәйли башлаган иде, кызып түен үзе дә сизми калды бугай —тәмам пыр туздырып ташлады минем бу «иҗа» җимешемне»... Нигә дип бу бүлмәгә килеп керүемә үкенеп бетә алмадым.
Дересен генә әйткәндә, аның тәнкыйте минем аңыма үтеп керә алмады тесле, ул мәлдә миндә шундый бер психологик шок сыман нәрсә булып алды ки, нишләп* тер, үзем менә аның бик ачык, аңлаешлы сүзләрен, фикерләрен ишетеп утырам, е һич тә кабул итә алмыйм, аңларга тырышу урынына, ниндидер киреләнү-ачу сыман хис биләп алган иде, ахры, мине... һәм, вакытын алуыма гафу үтенеп, тизрәк чыгып китәргә ашыктым.
Әнә шулай булган иде безнең беренче «иҗади очрашуыбыз».
Күпмедер вакыт аңыма килә алмый йөрдем. Аның сүзләре колакта һаман яңгырап торды:
— Төп образың җитәрлек ачылмаган...
— Әдәби-художество алымнарың йомшак...
— Кыска хикәя күп вакыйгаларны, күп кешеләрне сыйдыра алмый, ә син анда күпне күрсәтергә, күп нәрсә әйтергә телисең, ә асылда нәрсә әйтергә теләвеңне аң* лап булмый...
— Әдәби тел өстендә бик ныклап эшләргә кирәк әле сиңа, күбрәк коры газета теле белән язасың... Художестволы итеп тасвирлаудан бигрәк, диалогларың артык күп. Хикәя пьеса түгел бит ул-.
— Гомумән, монда хикәя дигән нәрсә юк әле...
Шундый фикерләренең һәркайсы буенча «хикәямнән» конкрет мисаллар китереп сөйләде ул, югыйсә...
Боларны сүзгә-сүз китерүем түгел, әлбәттә, әмма редактор Гомәр Галидән ишет* кән тәнкыйть сүзләренең төп мәгънәсе шуларга кайтып калганлыгы хәтердә һаман саклана.
Инде нишләргә?
Беркадәр суынгач, салкын кан белән, яңадан кат-кат укып чыгам әлеге «хикәям* не». Инде аны үземнеке дип түгел, ә бүтән кеше кулъязмасы итеп укып карыйм. Шулай укуның файдасын да күрә-аңлый башлыйм кебек. Шунда үзем өчен сәер бер хәл дә ачылып китә. Башта, язып бетергәч тә, үзалдыма укыган саен ошый, укыган саен ошый иде ул, ә менә хәзер кат-кат укыган саен ошамый, укыган саен ныграк, тәмам ачу китеребрәк ошамый шул бер үк кулъязма... Шулай икән шул, хикәя мәкалә язу түгел икән ул, югыйсә, моңа кадәр журналистика өлкәсендә эшләрем шома гына барган иде кебек...
Әйе, Гомәр Гали бик хаклы булган!
Димәк, шулай булгач, яңадан кулга каләм алып торуның, ягъни хикәя-мазар язып маташуның кирәге дә калмады кебек. Мөгаен, шулай булган да булыр иде, әгәр дә—
Әйе, әгәр дә мин кулъязмамны тиз-тиз йомарлап алып, чыгып китәргә дип кабаланганда, аның хәтердә иң сеңеп калган соңгы сүзләре — тәкъдиме, киңәше булмаган булса...
Эшендә, иҗатында, тормышында сизелерлек темпераментлы ул Гомәр Гали. Еш кына кызып китүчән дә була, характеры-табигате шундый аның, әмма бик тиз басыла да белә ул. Мөгаен, әлеге минутларда мин бик аяныч булып күренгәнмендер,— шунда ул, йомшарып, мине кызганып та куйды, ахры:
— Син, Газиз, алай бик борчылма, — диде ул җитди һәм үтемле тон белен,— әйткәннәремнән кәефең кырылмасын, башта шулай булгалый инде ул. Бу хикәяңне бер читкә салып куй да тагын бүтән бер хикәя язып кара, берне түгел, икене, өчне дә... шунда күрербез.
Күпмедер өмет чаткылары уята торган сүзләр иде болар, аның гадел, игътибарлы, кешелекле булуын да күрсәтә иде. һәм мин. күз алдымда шундый Гомәр Галине тотып, икенче хикәя язарга утырдым. Кабаланмыйча. Уйланып. Кат-кат күчереп. Язып бетергәч тә редакциягә чапмадым бу юлы. Кулъязмам көннәрме, атналармы ятти шулай суынып. Шуннан соң аны яңадан укып карадым. Әзер дигән кулъязма тагын да шактый төзәтүләргә, яхшыртуга мохтаҗ булып чыкты. Аны тагын күчереп яздым да редакциягә илттем. Бу юлы инде Гомәр Галинең теләсә нинди хөкеменә риза идем.
...Ашыкмыйча, кайбер урыннарын кайта-кайта укыганын хәтерлим. Шунда Кави Нәҗми килеп керде. Гомер белән исәнләште, аның алдындагы кулъязмага һәм миңа бер күз ташлап алды да янәшәдәге урындыкка утырды. Үзара сөйләшеп киттеләр. Уку өзелде. Шулай да сүз арасында Кавинең:
— Яшьләр киләмени?.. Яхшы, син, Гомәр, аларга игътибарлы бул, алмаш үстерергә кирәк... — мәгънәсендә әйткән сүзләрен ишетү күңелгә бик хуш килде. *
Йомышлары җитдирәк булды, ахры, Гомәр инде кулъязманы бер читкә куйды, S укуны артык дәвам иттермәскә булды (хикәянең күләме шактый зур иде). «Ярар, Га- m зиз, үзем генә укып чыгармын инде, — диде. — Шулай да, бу хикәяң тегесенә кара- н ганда әйбәтрәк .күренә», — дип тә өстәде. °
Ике зур әдипкә артык комачауламас өчен һәм дә беркадәр тыныч күңел белән S чыгып киттем. 3
«Кабул булмаган корбаннар» исемле бу хикәям басылуга кабул ителде, типогра- 2 фиягә төшеп китте. Тик гранкаларын уку барышында Гомәр Гали минем алдыма тагын бер шарт куйды: имзаңны алыштыр, әдәбиятта Усмановлар күбәеп китте — Шамил ♦ Усманов, Хатип Усманов, Таһир Усманов... Шуларга өстәп тагын — Газиз Усманов... w Булмый болай. Укучылар буталып бетәр. Үзеңә берәр псевдоним — яңа исем ал, _ диде. Бу—таләп формасында куелды. Нәтиҗәдә, моңа кадәр кыска хәбәрләр, мәка- ы ләләр, очерклар, тәрҗемәләр, фельетоннар авторы булып килгән Газиз Усманов. 2 шул хикәядән башлап, Газиз Иделле саналырга тиеш булды. Псевдоним табуы да җиңелдән түгел иде—Кутуй, Минский булыштылар. —
«Безнең юл» журналының .күләме ул елларда әллә ни зур түгел иде. Хикәям ике « санга бүленеп басылды. Шуннан соң тагын «Икмәк һәм хатын», «Урал татар матур u әдәбияты», «Тәнкыйтьче», «Саҗидәкәй» һ. б. хикәя, мәкалә, тәрҗемәләр...
Гомәр Гали ул елларда ук зур белемле, миң әтрафлы әдип, принципиаль тәнкыйтьче, актив җәмәгать эшлеклесе, таләпчән редактор булып «танылган иде инде. Моны ишетеп, укып белү — бер, ә менә үз тәҗрибәңдә, үз җилкәңдә моның «тәмен- кәчен» татып белү — бөтенләй икенче нәрсә ул.
Редакциядә эшләгәндә, килгән кулъязмаларның барчасы башта минем кулдан үтә, е шигъри әсәрләрне исә Гомәр Гали фәкать үзе генә карап хәл кыла иде. Көчемнән килгән кадәр тырышам инде, төзәткәлим, кыскарткалыйм... ә зур әдипләрнең кулъязмаларына каләм тидерергә дә куркам. Миннән соң кулъязмалар Гомәр абый папкасына күчә. Үзе карап чыкканнан соң, аларны яңадан миңа кайтара. Кайбер кулъязмаларга карап, мин бөтенләй аптырап калам, тәмам коелып төшәм. Әйтерсең лә минем хезмәтем бөтенләй булмаган да, Гомәр абый үзе өр-яңадан редакцияләп чыккан! Ә ул ачуланмый да, көлеп кенә тора: «Редакция эше шундый бик җаваплы эш ул,— ди. — Яңадан карап чык та машинкага бир!», һәрбер төзәтүләрен, кыскартуларын игътибар белән өйрәнәм...
Кемнең кем булуына карамастан, бик таләпчән ул Гомәр Гали. Әдәбиятта партиячел принципиальлек, югары идея-художестволылык өчен янып-көеп яши, эшли. Җыелыш-утырышлардагы чыгышларында, матбугатта басылып чыккан мәкаләләрендә чын художество әсәрләренә лаеклы бәя бирүе белән бергә, идеясе буталчык, я бик ачык булмаган әсәрләргә, төрле халтураларга каршы көрәштә аяусыз, мәрхәмәтсез иде ул.
Аның шундый сыйфаты үз-үзен тотышында да, үзара мөнәсәбәтләрдә дә чагылмый калмый иде. Гомумән, .игътибарлы, кешелекле Гомәр, урынына күрә шаяртулардан, шукланудан да тартынмый торган Гомәр, кирәк чагында бик кырыс та. хәтта усал да була белә. Бу якларын да төрле вакытларда һәм шушы сәяхәттә дә күрсөт- келәде ул. Әмма гадел иде һәм мондый очракларда аңа каршы сүз әйтергә урын калмый иде.
Гомәр Гали редактор да. тәнкыйтьче дә булу өстенә, ТАПП җитәкчесе дә бит әле. Агымдагы әдәби хәрәкәтнең гел үзәгендә була ул. Кайберәүләр кебек әкрен кыймылдауның нәрсә икәнен дә белми. Гел ашыга, алга иелебрәк бик кызу атлап йөри, чаба, артыннан һич өлгерерлек түгел. Аның барлык хәрөкәтләре-сөйләзе, язуы, чыгышлары — барысы да кызу, үткен, кискен һәм .гадел. Безнең күз алдыбызда, безне сокландырып, ашыгып, ашкынып яши, эшли, иҗат итә Гомәр Гали.
...Эш барышында килеп чыга торган мәсьәләләргә, әдәби вакыйгаларга бик тиэ игътибар итүчән, әдәби хәрәкәттәге теге яки бу мәсьәлә, проблема, теге яки бу яңа әсәр турында беренче сүзне әйтүче дә ул була. Үз карашын әйтүдә бервакытта да, беркем алдында да тартынып тормый. «Сабыр итим әле, бүтәннәр ни әйтер бит» дип карау аның характерына ят нәрсә. Кайберәүләр аның бу гадәтен бик үк яратып та бетермиләр иде, әлбәттә... Кызу канлырак, имеш.
...Бик дус булып йөргән каләмдәшләре белән дә пыр тузып талашып киткән чакларын да күргәләгәнем бар. Аны кирелектә гаепләп әйтелгән сүзләрне дә ишеттерүчеләр булды. Ләкин аның мондый «чыгымчылаулары» фәкать принципиальлекнең бер чагылышы гына иде.
Бик эшлекле дә, шау-шулы да җыелышларны, утырышларны әйтеп тә тормастан, редакциянең үзендә дә —көннәр буе җанлы хәрәкәт. Гомәр янына өледән-әле язучылар, шагыйрьләр килеп керә... Олылар да, яшьләр дә... Һади Такташ, Нур Баян, Гомәр Толымбайский, Мирсәй Әмир, Фатих Сәйфи-Казанлы, Фатих Кәрим, Нәкый Исәнбәт, Гадел 'Кутуй, Фатих Мөсәгыйть... Кулъязмалар белән дә, болай гына да., һәркайсының үз характеры, теге я бу мәсьәләгә, әсәргә үз карашы... Үзеннән-үзе әңгәмәләр, фикер алышулар башланып китә, бәхәсләр дә булмый калмый.
...Гомерләрдә кунак булып торган чагымда, хәтерлим, Такташ, Кавиләр кичләрен еш кына аның өенә үк килеп керәләр иде. Гомәрнең эш бүлмәсендә яки залда чәй янында әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә кагылышлы күп төрле темаларга бик кызыклы әңгәмәләр алып баруларының да шаһиты була торган идем.
Гомәр белән Такташ аеруча дустанә мөнәсәбәттә иделәр. Бер-берен аңлау, ихтирам итүгә нигезләнгән әйбәт дуслык иде бу. Гомәр Гали Такташ иҗатын бик кызыксынып күзәтеп, өйрәнеп бара, уңышлары турында да, кимчелекләре турында да аңа туры әйтә, ә Такташ исә Гомәр әйткәннәргә, язганнарга бик колак сала, күпчелек очракта, аеруча төп принципиаль мәсьәләләрдә, аның белән тулысынча килешә .торган иде. Такташ иҗатының соңга таба нык сизелерлек рәвештә реалисти1к .поэзиягә күчә баруында, политик үткенләнүендә Гомәр Гали йогынтысы аз булмады дияр идем. Аның ТАППка член булып керүе дә Гомәрне ихтирам итүе, аның карашын уртаклашуы нәтиҗәсе булгандыр дип уйлыйм.
Тарихи дөреслек өчен шуны да әйтеп үтәргә кирәк. Ул елларда — әдәбият фронтында төрле агымнар, «измнар», уң тайпылышлар яки үтә сул карашлар әле бөтенләй үк сүнеп бетмәгән чакта, кызу-кызу бәхәсләр, үзара бәрелешләр, көрәшләр бул- галап торганда — Гомәр Гали кебек үтә актив эшчән шәхес өчен бер дә ялгышусыз туры сызык белән генә бару җиңел булмагандыр, әлбәттә, һәм, билгеле, шундый шартларда, аерым очракларда, аерым мәсьәләләрдә аның бик үк объектив булмаган чыгышларын да аңлашыла торган нәрсә дип карарга кирәк, һәрбер фактны шул чорның үзеннән аерып алмыйча, объектив тикшергәндә моны аңлап һәм аңлатып була, Гомәрне характерлауда алар һич тә хәлиткеч түгелләр.
Шуңа күрәдер, без бүген дә әле юксынабыз, сагынабыз Гомәрне. Аны яхшы белгән замандашлары да, бүгенге әдәбиятыбызның Гомәргә, аның принципиаль зур тәнкыйть хезмәтләренә тиешле бәя бирә алган күренекле вәкилләре дә аны юксынып, олылап телгә алалар.
Шулай булмыйча!
«Мин тәнкыйтьтә, (күп кимчелекләре булуга карамастан, һаман әле Гомәр Галине сагынам. Турылыгы, кыюлыгы, таләпчәнлеге өчен сагынам. Әдәбиятны урта кул шигырьләр басып китмәсен өчен Гомәр Галиләр кирәк» (Сибгат Хәким. «Тәнкыйтьче Т. Галиуллин белән интервьюсыннан». «Казан утлары», 12 сан, 1971 ел).
Әйбәт әйтелгән!
Тик шуңа өстәп, поэзия өлкәсендә генә түгел, гомумән, әдәбиятыбызның барлык тармаклары өчен дә кирәк ул Гомәр Галиләр, дияргә генә кала. Чөнки поэзия генә түгел, проза да, драматургия дә, әдәби тәнкыйть жанры үзе дә, хәтта мәктәп дәреслекләре дә аның игътибарыннан читтән капмадылар, аның хезмәтләре бүгенге көндә дә бик актуаль яңгырыйлар һәм бигрәк тә безнең яшь тәнкыйтьчеләребез өчен олы үрнәк хезмәтен үтиләр.