Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН КОНСЕРВАТОРИЯСЕНӘ 30 ЕЛ


азан шәһәренең Ленин бакчасына урнашкан җыйнак кына бинада беренче дәресләр башланганга әле күптән дә түгел шикелле. Консерватория кебек югары музыка белеме бирү йорты өчен утыз ел гомер күпмени? Ләкин шул вакыт эчендә башкарылган эшләрне күздән кичерсәң, тулы бер дәвер ' үткәнен күрәсең. Бүгенге көндә безнең музыкаль культурабыз шундый дәрәҗәгә җитте ки, без бу өлкәдә элек алдынгылардан саналган халыкларның музыка сәнгатьләре белән тиңләшү турында сүз алып бара алабыз. Шушы елның башында Мәскәүдә уздырылган РСФСР Композиторлар союзы секретариаты утырышында да нәкъ шушы хакта җитди сүз әйтелде. Татарстан композиторларының соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре башкарылган концерттан соң фикер алышканда, танылган совет композиторлары Р. Щедрин, А. Флярковский, В. Казенин һәм башкалар татар музыкасының уңышларын хуплап сөйләделәр һәм Казан консерваториясенең композиторлар классына югары бәя бирделәр.
Хәзерге вакытта Татарстанда актив эшләүче югары белемле музыкантларның һәм композиторларның күбесе — Казан консерваториясендә укып чыккан кешеләр. Алар арасында опера һәм балет авторлары Хөснул Вәлиуллин, Әнвәр Бакиров, симфоник әсәрләре, концертлар, инструменталь һ. б. әсәрләре белән танылган Алмаз Монасый- пов, Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин, Ренат Еникеев, Рафаэль Билаловлар бар. Алар татар музыкасын жанр ягыннан да, тел ягыннан да баетып, алда яңа офыкларны ачалар.
Бүген республикада консерватория тәмамлаган дүрт йөздән артык музыкант эшли. Шулерның ике йөз сиксәне — татар музыкантлары. Югары квалификацияле музыка белгечләренең үзебездә әзерләнүе яшь буынга музыкаль тәрбия бирү эшен киң күләмдә алып бару, яшь талантларны үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудырды. Хәзерге көндә Татарстанда илле биш музыка мәктәбе эшли, музыкага аеруча сәләтле балалар консерватория каршындагы махсус урта мәктәптә белем алалар. Соңгы 10 ел эчендә Татарстанда тагын ике музыка училищесы ачылды. Культура институты һәм Казан педагогия институтының махсус музыка факультеты да берничә чыгарыш ясадылар инде. Быел унынчы сезонын ачкан Татарстан дәүләт симфоник оркестры да музыкаль сәнгатьне пропагандалауда һәм үстерүдә зур роль уйный. Бу казанышларның барысы да Казан консерваториясенең эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән.
Шәһәр урамнарына эленгән афишаларга гына күз салыйк. Менә Эльза Әхмәтова симфоник оркестр белән бергә фортепианода концерт башкара, Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов зур концертлар бирәләр, Марат Әхмәтов белән Марат Сира- җетдинов татар композиторларының яңа әсәрләрен тамашачыга җиткерәләр, Рубин Абдуллин татарлардан беренче булып казанлылар өчен яңа музыка коралында—органда— уйный, һәр кичне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында спектакльләр бара. Театр афишаларында эре кызыл хәрефләр белән танылган артистларның исемнәре язылган: РСФСРның һәм ТАССРның халык артисткасы Зөләйха Хисмәтуллина, РСФСРның атказанган артисты Борис Аполлонов, ТАССРның халык артистлары Гөлшат Сөйфуллина, Идеал Ишбүләков, Рейсе Билалова. Алар барысы
К
Рзсемдз: Казан консерваториясе (сулда) һем консерваториянең концерт залы биналары.
pa — Казан консерваториясенең шәкертләре. Боларның һәммәсен күз алдына китер» гәч, Казанда консерватория ачылуның нинди җитди вакыйга булганлыгын аңлый»
...1945 елның язы. Бөек Ватан сугышы әле бетеп җитмәгән, бөтен ил фронттан килгән хәбәрләр белән дулкынланып һәм кызыксынып яши. Меңнәрчә шәһәр-авыл» лар хәрабә хәлендә, миллионнарча кешеләр йортсыз-җирсез калган. Алда халык хуҗалыгын аякка бастыру, җимерелгән шәһәр-авылларны өр-яңадан торгызу, тыныч тормышны җайга салу кебек мөһим бурычлар тора. Шушы киеренке чорда, 1945 елның 13 апрелендә, СССР Министрлар Советы Казанда консерватория ачу турында карар кабул итә. Бу карар үзе генә дә партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең Урта Идел халыкларының музыкаль культурасын күтәрүгә нинди зур игътибар бирүе турында сөйли. Ленинчыл милли политика нигезендә, партия Үзәк Комитеты халыкларның милли музыка сәнгатен үстерүне максат итеп куя. Казан консерваториясенә дә бик җаваплы бурыч йөкләнә. Ул татар, башкорт, чуваш, мари, удмурт һәм башка тугандаш халыклар өчен профессиональ композиторлар, музыкантлар, җырчылар әзерләргә тиеш була. Аңарчы Идел буе республикаларының вәкилләре югары музыкаль белемне Мәскәү вузларында алалар иде. Утызынчы еллар башыннан алып Мәскәү консерваториясе каршында рабфак һәм милли опера студияләре эшләп килде.
Казанда югары профессиональ дәрәҗәдәге музыка училищесы эшләү, Мәскәүдә белем алып кайткан талантлы композиторлар булу, шәһәребезгә сугыш вакытында эвакуациягә килгән квалификацияле белгечләрнең төпләнеп калуы консерваториянең эшен тиз арада һәм югары таләпләргә җавап бирерлек итеп көйләп җибәрергә мөмкинлек бирде. Аның җитәкчесе итеп талантлы композитор Нәҗип Җиһанов билгеләнде. Ул шул көннән бирле утыз ел буена консерваториянең алмашсыз ректоры булып эшли.
Консерватория ишекләре 1945 елның 10 Октябренда ачылды. Анда укыту эшен башлап җибәрү өчен, җирле кадрлар белән бергә, Мәскәүдән, Ленинградтан тәҗрибәле педагоглар чакырылган иде. Күренекле профессорлар М. А. Пятницкая, М. А. Юдин, Г. И. Литинский, Г. М. Коган, заманында Казан опера театрының атаклы җырчысы булган Е. Г. Ковелькова, В. Г. Апресов, А. С. Леман, Мәскәүдә белем алган композитор М. А. Мозаффаров, җырчы 3. Г. Байрашева, музыка белгече X. И. Терегулова һәм башкалар бөтен күңелләрен биреп эшкә керештеләр. Гаҗәп тату, бердәм һәм эш өчен янып торган коллектив туды. Укытучыларның күбесенә 30—40 яшь тирәсе иде. Студентларның күпчелеге алардан бик әзгә генә яшьрәк булып чыктылар, чөнки алар әле шинельләрен дә салырга өлгермәгән фронтовиклар иде. Музыка училищеларында сугышкача алган белемнәре шактый онытылган, автомат тотарга күнеккән бармакларның хәрәкәтчәнлеге кимегән булса да, 45 студент дәртләнеп укуга керештеләр һәм 1950 елда консерваториянең беренче дипломнарын алып чыктылар.
Хәзерге көндә консерватория Ирек мәйданындагы зур бинада эшли, аның орган урнаштырылган иркен концерт залы бар, махсус интернат-мәктәп, аспирантура ачылды. Консерваториядә 700 студент укый, 100 дән артык педагог эшли. Биредәге китапханәдә барлык кирәкле ноталар, китаплар тупланган, шактый күп пластинкалар, магнитофон язмалары җыелган. Ә Идел буе халыкларының музыкасы белән махсус кабинетта танышып була.
Консерваториянең эшчәнлеге укыту, музыкаль кадрлар әзерләү белән генә чикләнми, ул халык арасында зур музыкаль пропаганда алып бара, яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә мөһим роль уйный. Аның педагоглары һәм студентлары җәйләрен Казанда, республикабызның төрле районнарында һәм күрше республикаларда концертлар куялар, лекцияләр укыйлар. 1950 елда студентлардан төзелгән симфоник оркестр республиканың утыз еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Татарстан нефтьчеләренә беренче концертын биреп кайтты. Шуннан бирле һәр җай саен бу кол- “ лектив авылларга, химиклар янына, КамАЗга бара. Күп урыннарда аның концертлары ачык мәйданнарда үтә.
Консерватория Биектау районына шефлык итә. Студентлар бу районга гына түгел, КамАЗга төзүчеләр янына да аңлатмалы концертлар белән еш баралар. Төрле предприятиеләрнең цехларында, мәйданнарында, шыгрым тулы залларда студентларның тынлы оркестры, хоры һәм халык уен кораллары оркестры күп чыгышлар ясый. Мондый концертлар өчен студентлар уку программасыннан тыш та күп әсәрләр өйрәнәләр, татар һәм күрше тугандаш республикалар композиторларының яңа көйләрен беренче булып тамашачыга җиткерәләр.
Бу уңайдан консерваториянең иң яшь факультеты — халык уен кораллары (баян, домра) факультеты турында аерым әйтеп китәргә кирәктер. Аның ачылганына нибары 15 ел. Ләкин ул инде шактый уңышлар казанырга өлгерде. Факультетның оркестры белән ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, доцент А. В. Тихонов җитәкчелек итә. Оркестр барлыгы өч йөздән артык концерт бирде инде, ике тапкыр Мәскәүдә чыгышлар ясап, яхшы бәя алды. Бу коллективка халыкчанлык һәм зур осталык хас.
Факультетта укучы һәр студент шәһәрдәге йорт идарәләренең берсендә, яки мәктәптә, институтта ансамбль яисә оркестр оештырырга тиеш. Ул үз коллективы өчен үзе репертуар сайлый, әсәрләрне уен коралларында уйнау өчен эшкәртә, уйнарга да үзе өйрәтә. Соңыннан ул җитәкчелек иткән коллективның чыгышын педагоглар тыңлый һәм студентка зачет билгесе куя. Шулай итеп, консерваториядә укучылар беренче курстан алып яшүсмерләр белән, халык белән эшләргә күнегәләр.
Быел, Бөек Җиңүгә 30 ел тулу уңае белән, студентлар оештырган ансамбльләрнең беренче конкурсы уздырылды. Арада яхшы гына коллективлар барлыгы беленде. Бу башлангычның иҗтимагый әһәмияте бик зур —ул музыка сәнгатен киң халык массасына җиткерүдә бик яхшы чара булып тора.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор С. А. Казачков җитәкче-
I. ВӘХТИЯРОВА ф КАЗАН КОНСЕРВАТОРИЯСЕНӘ 30 ЕЛ
Рәсемдә: Консерватория ректоры, профессор Н. Җиһанов бер төркем студентлар белән.
легендәге хор дирижерлары факультеты студентлары да мәктәп балалары һәм эшче яшьләр белән тыгыз элемтәдә торалар. Куп еллардан бирле факультетның хоры һәр шимбә саен нинди дә булса бер мәктәптә чыгыш ясый, татар, рус, чуваш композиторларының җырларын, классик әсәрләрне башкара, студентлар балаларга хор сәнгате турында, композиторлар турында гади, җылы итеп сөйлиләр. Шушы чыгышлар тәэсирендә, Һәм, гомумән, хор сәнгате белән кызыксынуның артуы нәтиҗәсендә, соңгы вакытта мәктәпләрдә хорлар оештыру эшенә игътибар шактый көчәйде. Хор-ларга быел уздырылган смотр моны бик ачык күрсәтте. Консерваторияне тәмамлап чыккан В. Ульянов Киров районында менә дигән малайлар хоры оештырып, алар белән зур күләмле классик әсәрләр әзерләгән. С. Сәетгалиев исемендәге культура сараендагы, 36 нчы мәктәпнең кече классларындагы хорлар да мактауга лаек. М. Горький исемендәге клубта А. Садыйков җитәкләгән татар хорының соңгы уңышлары безне куандыра. Яңа һәм яшь хор коллективлары тәрбияләү эшендә Казан Пионерлар сараеның В. Лукьянов хоры, В. Ливанов җитәкчелегендәге Казан дәүләт университеты капелласы күпләр өчен үрнәк булып тора.
Бу өлкәдәге һәр уңыш безне шатландырмый калмый, чөнки республикабызда хор сәнгате башка кайбер республикалар белән ярышырлык дәрәҗәдә киң колач ала алмый әле. Әйтик, бездә, Балтик буе республикаларындагы кебек, бөтен халыкның бәйрәменә әверелдерерлек итеп җыр бәйрәмнәре үткәрү гадәткә кереп китмәгән. Бу өлкәдә тәрбия эше җитмиме, әллә андый бәйрәмнәр үткәрү өчен милли традицияләр җитәрлек нигез бирмиме — моның сәбәбен ачыкларга һәм бу өлкәдә эшне киңрәк җәелдерергә кирәк, һәрхәлдә, консерватория студентлары бу юнәлештә бик кирәкле эш башкаралар һәм алар алдында торган бурычлар да зур.
Сәнгать уку йортының өлгергәнлеге башкаручылар конкурсларында да бик ачык күренә. Соңгы елларда гына да Франциядә, ГДРда, ЧССРда һәм башка илләрдә уздырылган халыкара конкурсларда безнең укучы һәм студентлардан Юрий Егоров, Ирина Лазарева, Римма Волкова, Людмила Донец уңыш казандылар, ә Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия конкурсларында Марат Әхмәтов, Маил Корбанов, Ренат Ибраһимов, Флера Хәсәнова, Людмила Леонтьева, Вафирә Гыйззәтуллиналар җиңү яуладылар.
Казан консерваториясе интернациональ уку йорты булып ачылды һәм үсте. Биредә югары музыка белеме алган төрле милләт кешеләре үз республикаларында милли культураны үстерүгә хезмәт итәләр. Идел буе республикаларының музыкаль уку йортларында эшләүче педагогларның күбесе — Казанда укыган кешеләр. Композиторлар союзларында да алар күпчелек тәшкил итә. Мәсәлән, Мари компози-торлар союзының председателе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе А. Луппов беренче мари балетын иҗат итте. Мари операсының тууы да Казан консерваториясе шәкертләре Э. Сапаев һәм И. Молотовларның эшчәнлеге белән бәйле. Чуваш композиторы Ф Васильев «Шавырман» операсын бездә укыганда яза башлаган иде. Бу опера инде күп еллардан бирле Чабаксар театры сәхнәсеннән төшми уйналып килә. Беренче уңышлы чуваш балетларын да шулай ук Казанда белем агган Ф Васильев белән М. Алексеев иҗат иттеләр. Тува композиторы А. Чыргал-Оол, калмык П. Чонгушев, ойрат композиторы алтайлы Б. Шульгин — барысы да безнең шәһәрдә укыдылар һәм үз халыкларының беренче профессиональ композиторлары булып танылдылар. Удмурт композиторлар союзы тулаем диярлек бездә укыган кешеләрдән тора.
Казан консерваториясе беренче елларыннан башлап Идел буе халыкларының музыкаль иҗатын өйрәнү һәм туплау эшенә кереште. Ел саен татар, рус, башкорт, чуваш, мари, удмурт, мордва халыкларының көйләрен җыю өчен студентлардан махсус экспедицияләр оештырыла. Шул экспедицияләрнең нәтиҗәсе буларак, халык көйләрен туплаган берничә җыентык әзерләнде. Ике меңнән артык көй язма хәлендә саклана.
Музыка белгечләре факультетында укучы студентлар күп кенә фәнни эшләр алып баралар. Диплом темалары соңыннан еш кына фәнни диссертацияләр өчен нигез булып китә. Мисал өчен, М. Нигьмәтҗановның татар музыкаль фольклорына багышланган диссертациясе нәкъ менә диплом эшеннән башланган иде. 3. Сәйдәшева, И. Исәнбәт, М. Фәйэуллаеваларның диссертация һәм фәнни эшләре дә — дипломнарының дәвамы. Бу эшкә аерым башкаручылар да өлеш кертә. Мәсәлән, И. Гобәй- дуллина, татар композиторларының фортепиано өчен язылган әсәрләрен өйрәнеп, диссертация яклады. А. Хәйретдинов Татарстанда музыка укыту эшенең үсешен өйрәнде. Ә. Абдуллинның да кандидатлык диссертациясе татар халык көйләрен өйрәнүгә багышланган иде.
Алда күргәнебезчә, Казан консерваториясе педагоглары һәм шәкертләренең эшчәнлеге күп юнәлешләрдә бара. Идел буе халыкларының культура тормышына аның йогынтысы зур. Ләкин консерватория бөтен үрләрне яулаган, ирешергә мөмкин булганның барысына да ирешкән дип әйтү дөрес булмас иде. Юбилей көннәрендә без, уңышларга куану белән беррәттән, алда торган бурычларга да аек күз белән карыйбыз.
Илебез халкының музыкага омтылышы көннән-көн арта бара, яшь буынны тәрбияләүдә музыка сәнгатенең роле көчәйгәннән-көчәя, музыкаль кадрларга торган саен югарырак таләпләр куела. Консерватория ел саен йөздән артык яшь белгеч хәзерләп чыгара, әмма Татарстанның һәм күрше республикаларның ихтыяҗын ту- лысынча канәгатьләндереп җиткерә алмый әле. Музыкантлардан тагын да зуррак белем, осталык, гражданлык хисләре белән яну таләп ителә. Бүгенге көндә консер-ватория коллективы шушы изге бурычларны күздә тотып яши һәм эшли.
Ч. БӘХТИЯРОВА, сәнгать фәннәре кандидаты.