КАМАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
ДЕКАБРЬ, 1974 ЕЛ
КамАЗда декабрь удар ай итеп игълан ителде. Тезүчеләр, монтажчылар •ш темпын арттырганнан-арттыра баралар.
Узган ел Кама буендагы зур төзелеш өчен чыннан да гомуми уңышларны билгеләүче ел булды. Июль аенда автогигантның беренче карлыгачын — ремонт- ннструменталь заводын Дәүләт комиссиясе эксплуатациягә кабул итте. Сентябрь аенда тимерчелек производствосы корпусларында технологик җиһазларны мон- тажлауга керештеләр. Октябрьда КамАЗ ТЭЦында өченче энергоблок эшли башлады. Бөек Октябрьның 57 еллыгы алдыннан пресс-рам производствосында беренче пресслар куелды.
Төзүчеләр һәм монтажчылар хәзер яңа этапка аяк бастылар — җыю производствосында төп конвейерны монтажлау башланды. Бу мактаулы хокукны социалистик ярышта СССР Махсус төзелеш һәм монтаж министрлыгына караган специальләштерелгән 7 нчө тресттагы Чаллы монтаж идарәсенең В. А. Осипенко бригадасы яулап алды. Төзүчеләр арасында «Авгозаводстрой» идарәсенең Ю. И. Ла- өарев җитәкчелегендәге балта осталары-бетончылар бригадасы яхшы эш үрнәкләре күрсәтте.
Автомобиль комплексының җыю производствосында уннарча төрле конвейерлар эшләячәк. Ә монысы иң зуры булачак: бер тасмасының гына да озынлыгы — 673 метр, авырлыгы — 1 мең 100 тонна, куәте — елга 75 мең автомобиль. Аннан икенче линия сафка басачак.
Конвейер фәннең һәм техниканың соңгы казанышларына таянып конструк- ңияләнгән. Автомобильләрнең авыр узелларын һәм агрегатларын эш урыннарына автоматлар китерәчәк, шуның нәтиҗәсендә бер үк вакытта төрлесе-төрле сигез модификацияле йөк машиналарын җыярга мөмкин булачак.
«Правда», Мәскәү,
КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Л. И. Брежнев Франциягә килер алдыннан Париж газеталары Советлар Союзы белән Франция арасындагы экономик элемтәләрнең үсеш перспективаларын һәрьяклап яктырттылар, президент В Жискар д Эстэнның Францияне Европадагы социалистик илләрнең мөһим экономик партнерына әверелдерергә исәпләвен билгеләп үттеләр. «ЭКО» газетасы Л. И. Брежневның Франциягә килүе «ике халык арасында үзара дуслык һәм ризалашу интересларына хезмәт итәр» дип ышаныч белдерә.
— Безнең фирма,— ди «Рено» милли автомобиль кампаниясенең президенты һем генераль директоры Пьер Дрейфюс, — социалистик илләр, беренче чиратта Советлар Союзы белән күптән инде үзара файдалы элемтә урнаштырды. Без. өлешчә, әлбәттә, «Москвич» эшләнеп чыга торган заводларны үзгәртеп коруга катнаштык, ә хәзер КамАЗ төзелешенә катнашабыз. Безнең Сандувилл заводларында Советлар Союзында ясалган пресслар эшли. 1971 елда мин Фленда Брежнев әфәндене сәламләү бәхетенә ирештем. Аның тагын да Франциягә килүе совет- француз экономик хезмәттәшлеген киңәйтергә һәм ныгытырга ярдәм итәр дип ышанам.
«Социалистическая индустрия» газетасының Париждагы хәбәрчесе хәбәреннән.
Чаллыдан ерак түгел Яңа Зәй эшчеләр поселогында КамАЗ автомобильләре өчен көпчәкләр ясау заводы төзелә.
Билгеле булганча. Кама автомобиль комплексы күп кенә зур заводлардан тора. Бу заводлар җыю производствосындагы төп конвейерны узеллар һәм агрегатлар белән тәэмин итәчәк. Зәй көпчәк заводы — комплексның җиденче заводы. п „
«Советская Россия», Мәскәү,
Чаллыда Татарстандагы беренче универсам ачылу алдында.
Универсам техниканың соңгы казанышлары белән җиһазландырыла: автомат төрү аппаратлары, вакуум тасмалар, транспортерлар, куәтле суыткыч җайланмалар, селекторлы элемтә, радиоузел.
«Комсомольская правда». Мәскәү.
Кама автомобиль заводы конвейерлары хәрәкәткә килер көн якынлаша. Елга. 150 мең йөк машинасы. 250 мең дизель моторы — заводның проект куәте шундый. Аның конвейерларыннан, 1,6 мннут саен автомобиль, бер минут саен двигатель чыгып торачак.
Билгеләнгән эш ритмын автомат идарә системасы тәэмин итәчәк, ул 300 гә якын эшне башкарачак.
КамАЗ заводлары белән автомат идарә итү системасының үзенчәлеге шунда: ул КамАЗның үзе белән бергә сафка басачак.
АПН. Мәскәү.
Россия Федерациясендә Идел буе — иң зур зона. Ул Калинин шәһәреннән Астраханьга хәтле сузыла. Анда ундүрт Художниклар союзы гына бар. Узган унъеллыкта Идел буе художникларының дүрт күргәзмәсе булды. «Зур Идел-74» күргәзмәсе зур масштабы белән игътибарны үзенә тарта: анда 663 авторның 1575 әсәре куелган.
Күргәзмәнең девизы — «Безнең замандаш». Андагы әсәрләрдә Идел буенда бүгенге көн хезмәте: электростанцияләр, гигант заводлар коручылар, авыл кешеләре, нефтьчеләр сурәтләнә. КамАЗ төзелеше, «Красное Сормово» заводы эшчеләре, Татарстан нефтьчеләре, Чувашстанның космонавт Николаев исемендәге колхозы кешеләре художникларның игътибарын җәлеп иткән.
Күп кенә әсәрләргә образларны гомумиләштерүгә, эшче профессиясенең романтикасын калку итеп сурәтләүгә омтылыш хас. Ю. Босконың (Куйбышев) «Кыю кешеләр. Чын егетләр» әсәре, В. Скобеевның (Казан) «Камада акчарлаклар», «КамАЗ» полотнолары яктылыкны нечкә сиземләү, күтәренке рухлы булулары белән аерылып тора.
Күргәзмәдә төрле яшьтәге, төрле профессия кешеләренең портретлары белән дә танышырга мөмкин. Аларга хезмәт кешесенең иң яхшы сыйфатларын җыеп, калку итеп сурәтләргә омтылыш характерлы. В. Куделькинның (Казан) КамАЗ монтажчысы Ганиев портреты, Р. Имашевның (Казан) «Геодезист кыз» әсәре шундыйлардан.
«Зур Идел-74» күргәзмәсе — бишенче «Совет Россиясе» күргәзмәсенә әзерлен буенча мөһим этап.
«Правда». Мәскәү.
Сабан туе нәрсә ул?
А. Твардовский үзенең «Василий Теркин» поэмасында бу сүзне бик ятышлы кулланган. Ул сүз инде хәзер халыкара, күп мәгънәле сүз булып йөри. Нинди генә вакыйганы «Сабан туе» дип исемләмиләр?!
Без. КамГЭС поселогыннан чыгып. Иске Чаллы аша киттек. Менә асфальт сулга борылды, аннары гади юл буйлап Камага таба атладык. Болынлыктан кар- шыга «Яңа шәһәр — Сабантуй» дип язылган автобус күтәрелә.
Кичә бу рейс юк иде.
Иртәгә дә ул булмаячак.
Әмма сабан туен КамАЗ кешеләре КамАЗ колачы белән бәйрәм итәләр. Каша буйлап йөзләрчә төрле машиналар тезелеп киткән, әйтерсең автобаза. Хәтта бер бульдозер да бар. Аны да транспорт итеп файдаландылармы икән әллә? Әллә андый-мондый кирәге чыгар дип китерелгәнме?
Сабан туе кино да. спектакль дә. танец кичәсе дә түгел. Ул елга бер генә мәртәбә була. Шуңа күрә бүген шәһәр буп-буш — барысы да болынга чыккан.
Халыкның иге-чиге юк. Берәүләр кырык мең ди. икенчеләре йөз мен дип бәхәсләшә. Кем санап бетерсен аны?
Татарларда сабан туе — хезмәт бәйрәме, язгы кыр эшләре төгәлләнгәч тантана итәләр аны. Ә КамАЗ сөрми дә, чәчми дә Аның хезмәте бүтән. Әмма сабан туеның рухы, күтәренкелеге, күңеллелеге КамАЗ өчен бик ятышлы.
Бер якта егетләр бүрәнә өстеннән бер-берсен егып төшерү өчен печән тутырылган капчык белән дөмбәсләшәләр. Менә ат чабышы башлана. Ә бу якта көрәш бара. Батырга тере тәкә бирелә, диләр.
Ярышлар күп төрле, кайсысын карау кызыклырак булыр икән?..
Батырлар, җиңеп чыгучылар тиешле бүләкләрен алды, ә ярышлар әле һаман дәвам итә. Яшьләр бүләк өчен түгел, күңел өчен ярышалар. Аларга тере тәкә дә, паласлар да, бүтән төрле бүләкләр дә кирәкми, мөһиме — үз-үзеңә ышаныч хисе яулап алу.
Көрәш — мәхәббәт, юмартлык, тыйнаклык кебек үк, үзе бүләк бит ул!
«Социалистическая индустрия», Мәскәү.
«Кондиционер» заводы Кама автомобиль гигантына еллык планда билгеләнгәнгә караганда ясалма климат җайланмаларының соңгы партиясен элегрәк җибәрде. Бу агрегатларда югары басым белән һава өрдерә торган куәтле насослар кулланыла. Синтетик материаллардан ясалган фильтрлар элеккеләргә караганда ике мәртәбә чыдамлы.
Ясалма климат җайланмалары КамАЗ корпусларына сәгатенә 125 миллион кубометрга якын саф һава өрдерәчәк, һаваның тиешле дымлылыгын, температурасын автоматлар көйли.
ТАСС, Харьков.
«Юрий Павлов бригадасы корпус түбәсен ябуда заданиене өч тапкыр арттырып үтәде».
«Николай Ефтеев бригадасы еллык планны 25 ноябрьда тутырды».
Мондый сугышчан листокларны — «Молния»ләрне һәр объектта очратырга мөмкин. Төзелештә производство алдынгылары күп. Бары тик агымдагы елда гына да КамАЗдан 526 төзүче хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнде. Уннарча бригадалар тугызынчы бишьеллык планын үтәделәр.
Тезелешнең алгы сызыгы хәзер — яңа заводларның гигант корпусларында. Аларның күбесенә инде җылылык үткәрелде.
Декабрь аенда якынча өч йөз мең квадрат метр мәйдан монтажлауга биреләчәк. ТЭЦның дүртенче энергоблогы, су чистарту станциясе сафка баса, 230 квадрат метр торак мәйданы, 9 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, берничә кибет һ. б. объектлар эксплуатациягә бирелә.
КамАЗга илебезнең төрле почмакларыннан, чит илләрдән килә торган җиһазларны монтажлый башлау төзүчеләрне эш оештыруда яңа, прогрессив методлар эзләргә этәрә. Соңгы вакытта агым методы киң таралды. Аңа барлык төр һөнәрле төзүчеләр берләшә.
«Экономическая газета», Мәскәү,
Күптән түгел Байкал — Амур магистрале белгечләреннән бер төркем КамАЗ- да булып китте. Тимер юл төзелешенең баш инженеры Александр Погребной очрашу вакытында болай диде:
— Беренче адымнар катлаулы. Менә без монда идарә итү системасын, эш участоклары арасында элемтә оештыру мәсьәләсен өйрәнәбез.
Иң мөһиме: КамАЗ комплекслап төзелә. Бу комплексның ике әйләнәсе бар. Берсе — Кама буенда, төзелеш мәйданында Икенчесе — бик киң, ул төрле министрлыкларны, промышленностьның төрле тармакларын, йөзләрчә заводларны үз эченә ала.
Кама буенда заводлар комплексын салу барышы илебезнең куәтле экономик потенциалы шушындый уникаль предприятиеләрне төзергә сәләтле икәнлеген күрсәтә. Шушындый катлаулы объектлар төзелешендә производство белән идарә итү системасы камилләшә, эшнең иң яхшы методлары, техник яңалыклар тикшерелә. КамАЗ тәҗрибәсе — яңа зур объектларны корачак төзүчеләргә, монтажчыларга зур мәктәп.
«Правда», Мәскәү,