Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕСЕ ДӘ ГАЕПЛЕ


зучы хикәя язып бастырды. Тормыш геройлары белән танышлыгы шәп түгел иде, ә чамалаган кадәресендә тырышты, фантазиясен жәлләмәде, хәтта бер уйлаганда хикәя тик фантазиядән генә тора иде. Героеның күңелдә кала торган төп күрсәткечләре түбәндәгеләр: колхозчы малае, соңыннан шәһәргә килеп төпләнгән һәм нык төпләнгән, югары уку йортын бетергән, ләкин диплом якламаган, анкета тутырганда ул графасына «Тулы булмаган югары белемле» дип яза, әмма бик тә тулы бер ягы бар: хатынчкызлар тирәсендә уңыш казана. Хәер, уңыш казанырлыгы да бар— буе-сыны килгән, кара тутлы чибәр егет, сүзгә-өнгә оста, артык мактанмас, әмма кирәкле кадәресен төшереп тә калдырмас. Ихтимал, шушы кирәк кадәресен төшереп калдырмауның бер галәмәтедер: ллегә кырыкка да җитмәс борын өч хатын аерган. Ләкин ул моны Тервакытта да селкеп йөрмәс, кыска гына итеп «Өйләнгәнме? Өйләнгән» белән бетерер.
Ах алла, безнең кайсыбыз гына сөттән коенган, бәлки язучыбыз үзе гомер буе бер хатын белән генә торганлыктан, өч хатын белән торып караган кешеләргә эченнән генә кызыгып йөргәндер, хикәясендә героеның нәкъ менә шушы ягын калкыта төшеп сурәтләде. Теге бичараның үзе күләгәдәрәк саклый торган ягын.
Ә, әйе, әйтергә онытканбыз: язучы героеның исем-фамилиясен Рәүф Рахманов дип куйган иде, әлбәттә, бер дә уйламыйча. Ә менә уйлаган булса, ярыйсы икән! Нәкъ менә шушы ике тутык, ягъни героеның үзе күләгәдәрәк саклый торган ягын артык төчеләнеп күпертү — бердән, исем-фамилиясен уйламыйчарак кую — икенчедән, аның бу хикәядән соң килгән данын берьюлы җимереп ташлады да инде. Югыйсә, гомер буе бер хатын белән генә торып үтли башлаган кешеләр, бигрәк тә язучының каләмдәш иптәшләре, хикәя белән үтә дә нык кызыксынып, моның өчен аның авторына «даһи» дигән ти
тулны тагарга әзер торалар һәм, белмәмешкә салынган атлы күренергә
тырышып, әлеге хатын алыштыру һөнәренең нечкәлекләрен сораштыра
б ашлаганнар иде.
Билләһи, иң югары титулны эләктерәм дигәндә генә... язучыны судка
чакырып повестка килеп төшмәсенме! Суд булгач — суд инде, кызыл япмалы
өстәле, судьясы, халык утырышчылары, секретаре, графин тулы суы һәм
кызыксынып кереп утырган ачык авызлары белән. Әлбәттә, эшне судка биргән
кеше дә шунда утыра — Рәүф Хабибрахманов дигән кеше булып чыкты анысы.
Бөтен төсе-кыяфәте, буе-сыны, сөйләве, хәтта сөйләгәндә бер якта ялтырап-
ялтырап китә торган бердәнбер алтын теше белән дә хикәядә сурәтләнгән
геройга төп-төгәл туры килә. Оста сөйли, үзен яклый белүе ягыннан бусы хәтта
хикәядәге геройдан күп өстен күренә иде.
— Хөрмәтле судья, хөрмәтле суд утырышчылары, иптәшләр!— дип, судка
бик тә тирән илтифат-такт белән башлап китте бу, үзенә сүз бирелгәч,— «өч
хатын аерган» дигәне нигездә дөрес тә булсын, ди. Узган эшкә салават, анысын
сузып тормыйк, кайберәүләр өчтән дә уздырып җибәрәләр, кайберәүләр,
вообще, чутын да алып тормый, чут төймәсенә салып тора торган эшмени ул,
үзегез уйлап карагыз,— бераз артыграк кызып китмәдемме, дип уйлап, чак
кына пауза ясады. Аннары сабыррак тон белән янә ялгап китте,— дөрес, аның
язганында Хабибрахманов дип түгел, Рахманов дип кенә йөртелә. Ләкин
уйламагыз, мин писатель түгел дә, ул яктан берни дә белмим дип. Беләбез:
эшнең зурга китүеннән шүрләп фамилияне бераз үзгәртү нәрсә алар өчен. Чүп
тә түгел. Әйтик, Хабибрахманов дигән фамилиядән «Хәбиб»не атып бәреп,
Рахманов итеп кенә калдырды, ди. Аннан эш үзгәрәме? Пычагым да үзгәрми.
Фактически минем турыда язылган статья бу и баштанаяк клевета, панимаеш.
, Әйтик, өч хатын, ди, фактически бусы дөрес тә булсын, ди. Әйткәнемчә, өчтән
уздырып җибәрүчеләр дә бар, шушы без йөргән юлдан ук йөриләр. Мәсьәлә
анда түгел, мәсьәлә детальләрендә. Әйтик, «беренче хатынын куып җибәрде»
дигән статьяда, Әсманы әйтә ул. Әнә күршеләр утыра, беләләр Әсманың
характерын. Куарсың Әсманы. Ул сине куар, даром гына да түгел, артыңа иң
элек бик шәпләп тибеп калыр и, ул гына җитмәсә, артыңнан чабып килеп,
өстеңә бер чиләк лакан суы кояр. Характерыбыз килешмәде Әсма белән и,
фактически алып әйткәндә, тагы бер сәбәбе бар: баланы күп китерде. Өч ел
тордыкмы икән, өч елга өч бала тупырдатты да куйды, панимаеш. Әгәр утыз ел
бергә тора калсаң, утыз бала дигән сүз. Кем түзсен моңа. Үзең бул шоп-шома
сиксән сумга бөкреңне чыгарып утыручы служащий. Куып җибәрмәдем
Әсманы, үзем чыгып L киттем Әсмадан. Фактически перспективасыз эш
икәнлеген алдан ' күреп.
Аннан кире, килеп җиттек, ди, Мөсфирәгә. Яшь, матур, җырлый белә, иң
шәп җырчыларныкы язылган ике йөз пластинка гына җыйды. Ташып торган
культурный. Кибеттә эшли, дус-ишләре белән сөйләшеп, мине дә кибеткә
урнаштырдылар. Ашаганыбыз бал да май, йөргәнебез такси. Шулай гөрләтеп
торганда, әллә тагы дус-ишләре- нең күп булуы да эшне бозды, бер дә бер
көнне, көнне түгел, кичне, фактически турыдан-туры ярып салмасынмы:
— Картая башладың син, Рәүф. Туры әйткәнгә хәтерең калмасын, көндез
ярый да барасың, кеше арасында күрсәтерлек фигураң, буең-сының бар, әмма
кичлегең юк, җаным, бигайбә,— ди.
— Хөрмәтле судья, хөрмәтле суд утырышчылары, иптәшләр, үзегез
уйлап карагыз, бихисап авыр сүз бу ир өчен. Кайсы гына ир моңа түзеп торыр
икән, һич ялгансыз әйтәм, яшен суксын әгәр ялганласам, түзә алмадым бу
хурлыкка, ормадым-сукмадым, ридикюлен
и башка чүп-чарын кулына тоттырдым да, барып, ишекне ачтым һәм гомердә
сызгыра белми торган кеше, панимаеш, дәррәү сызгырып җибәрдем: «Выжт!
— мин әйтәм,— кашың-күзең исән чакта». Каршы килмәде, китте. И шуны
фактически миңа гаеп итеп такмакчы язучы. Бүрәнә аркылы бүре күрә бу язучы
халкы да...
Аннан кире, килдек, ди, Таифәгә. Дөрес, мактана алмыйм, кашы- күзе әллә
нәрсә түгел, илла тотар җире юк иде дип әйтмәс идем. Олыгаеп барган мәлгә
ярый иде бусы, аш-суга да оста иде, торып калырга бик тә исәп бар иде, но бит
бер килмәсә килми кешегә: бала китерми торган хатын булып чыкты Таифә.
Хәер, үз гаебен үзе танмады, шито-крыто, аерылыштык. Хәтта җылады да
түтелме әле киткәндә?
— Минем әйтердәй сүзләрем менә шул, иптәш судьялар. Кеше нең
кайгысын-борчуын аңлап, аның хәленә керер бервакытта, панимаеш,
Хәбибрахманов дигән фамилиядән «Хәбиб»не йолкып ат та, аның өстенә
дөньяга фаш булырлык бөһтан бәла як. Мин әле аны, то есть язучыны, минем
Хәбибрахманов дигән фамилиядән «Хәбиб »ен кырып аткан өчен дә судка бирә
алам. Әле әйткән булалар үзләрен, «кеше рухының инженерлары» дигән
булалар. Какой инженер син, кешенең авырткан җирен түбәләгәч.
Язучыга сүз бирелде, ул, мескен, нәрсә дисен! «Кеше рухының инженеры»
булса да, әллә ни җәелеп китә алмады:
— Валлаһи-билләһи, мин Сезнең турыда язам дип язмадым, Рәүф абый.
Просто бер туры килү генәдер. Хәтта бу очраклы туры килү өчен дә менә иптәш
судьялар алдында гафу итүегезне үтенәм.
Суд икән — суд, бөтен ваклыкларын китереп суздылар-суздылар да,
«гаепләү составы җитмәү сәбәпле», «Эш»не шуның белән туктаттылар. Ә
тамаша итеп «болай гына карап утырырга» килгән кешеләр, суд утырышыннан
таралышлый үзара сөйләшә-сөйләшә, якларның икесен дә гаепләделәр:
Рәүф Хәбибрахмановны, «Каракның бүреге яна» дигән хакыйкатькә туры
китереп, үзенең бөтен чүп-чарларын халык алдына чыгарып селкегәне өчен.
Ә язучыны, тормыштагы хәл-әхвәлләрне шулай якынтын белеп, бер дә
майламыйча-җайламыйча, дөрес итеп язып чыгарганы өчен.
1975.