Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИДЕЛ БУЕ ХАЛЫКЛАРЫ ҺӘМ ДЕКАБРИСТЛАР ХӘРӘКӘТЕ


лебез халыкларының революцион көрәш этаплары марксистик тарих фәнендә хаклы рәвештә үзәк урынны тота. XIX гасырның 80 нче елларында Маркс һәм Энгельс тәгълиматының бәрәкәтле орлыклары Россия җирендә үзенә уңдырышлы туфрак тапты һәм тиздән пролетар азатлык хәрәкәтенең җиңүчән көченә әверелде. КПСС Үзәк Комитетының В И. Ленинга 100 ел тулу уңае белән игълан ителгән тезисларында бу турыда түбәндәге сүзләр Ойтелә: «Марксизмны кабул итү һәм көрәштә файдалану өчен кирәкле җирлек Россиянең соцналь-эко- номик үсеше, андагы киеренке сыйнфый каршылыклар һәм революцион традицияләр нәтиҗәсендә хәзерләнде, һәм бу традицияләр крестьян күтәрелешләрендә, А. Н. Радищев иҗатында, декабристлар хәрәкәтендә, А. И. Герцен, Н. Г. Чернышевский кебек социал-демократлар эшчәнлегендә, XIX гасырның 70 нче еллар народниклары көрәшендә чагылыш тапты».
Азатлык хәрәкәтенең барлык этапларында, руслар белән берлектә, илебезнең башка халыклары, шул исәптән татар халкы вәкилләре дә катнашты. Рус булмаган милләтләрнең бу көрәшен тирәнтен өйрәнү зур фәнни, политик, тәрбияви әһәмияткә ия.
Бүгенге көндә, С. Алишев һәм башка тарихчыларның күпьеллык фәнни хезмәтләренә нигезләнеп, татар халкының Е. Пугачев хәрәкәтенә керткән өлеше турында зур сүз алып барырга була. Совет тарих фәнендә татарларның 1812 елгы Ватан сугышында катнашуы турында да шактый киң мәгълүматлар бар. Бу сугыш чын мәгънәсендә бөтен халык патриотик күтәрелешенә этәргеч булды һәм Россия халыкларының рухи көчен бергә туплады.
Татарларның 1812 елгы Ватан сугышына катнашуын С. ГлинкаXVII һәм партизан полководецы Д. Давыдов2 билгеләп үттеләр. Бу мәсьәлә рус тарихчылары фәнни хезмәтендә, Р. Таһиров мәкаләсендә һәм «Татарстан АССР тарихыинда шактый киң яктыртылды. «Казанские известия» газетасында 1812 елгы көрәш сәхифәләренә багышланган зур фактик (материал басылган. Шулай итеп, татар халкының Наполеон баскыннарына каршы руслар белән бер сафта торып көрәшүе турында шактый фәнни мәгълүматлар тупланган.
Рус булмаган халыкларның азатлык көрәшенә катнашуын, ул көрәшнең формаларын, колачы ни дәрәҗәдә киңлеген өйрәнү мәсьәләсендә күп милләтле гаскәр проблемасы аерым бер урын алып тора. Күп милләтле гаскәр проблемасы теоретик яктан да, тарихи планда да өлегә тиешле куәтле күләмдә исбатлы өйрәнелмәгән. Чөнки тарихчылар бу мәсьәләдә күп кыенлыкларга очрыйлар. Әйтик, беренчедән, гаскәрнең азатлык хәрәкәтендә тоткан урынын, политик юнәлешен ачыклау шактый авыр. Икенчедән, гаскәрдәге ризасызлыклар, чуалышлар турында сөйли торган фактик материаллар бик аз сакланган. Өченчедән, азатлык хәрәкәтендә катнашкан гаскәриләрнең кайсы милләт вәкиле икәнлеген ачык билгеләү җиңел эш түгел.
Хәзергә кадәр бу мәсьәләгә багышланган бернинди хезмәт тә басылып чыкканы юк. Бары тик армиянең иҗтимагый-политик хәрәкәттә тоткан урыны турында сөйли торган берничә әсәрне генә телгә алырга мөмкин
XVII Глинка С. Н Подвиги добродетели и славы русских в Отечественную и заграничную войну М. 1816. 92 бит.
‘ Давыдов Д. Опыт теории партизанского действия М. 1822, Икенче басма, 43 бит. Шул ук авторның сугыш язмалары. М. 1910. 226—227 битләр
* Васин И Армия и революция. М. 1973: П Голуб Партия, армия и революция М . 1967; Найда С. Ф. Революционное движение в царском флоте. 1825—1917. М —Л. 1948.
1 Вмо-библиографический словарь М. 1927. I том. 19—20 битләр.
’ Восстание декабристов. 11 том. М —Л . 1926,
В Нечкина Восстание 14 декабря 1825 года. СССР Фәннәр академиясе басмасы. М.,
■ Декабристлар восстаниесе Материаллар. VI том М —Л. 19». 86-94 битләр
* ТАССРның Үзәк дәүләт архивы. 1 тасвирлама. 1511 саклау берәмлеге. I бит.
И
Мәгълүм булганча, В. И. Ленин армиянең иҗтимагый тормышта тоткан роленә зур игътибар иткән. Аның күрсәтмәләре зур теоретик һәм методологик әһәмияткә ия.
Патша хөкүмәте һәрчак армияне халыктан аерырга омтылды, революцион карашлар тына түгел, .хәтта кечкенә генә оппозицион фикер чагылышыннан да курыкты. Армия дәүләтне илбасарлардан сакларга, шул ук вакытта ул, феодаль тәртипләрне яклап, революцион хәрәкәтне буарга да мәҗбүр булды.
Армиядә иҗтимагый-политик хәрәкәт яралгыларын юк итү өчен хөкүмәт барлык чаралардан файдаланды. Гаскәр — алдынгы фикерл’е кешеләр өчен үзенчәлекле бер сөрген урыны, алпавытларга исә тынгысызрак крестьяннардан тизрәк котылу чарасы булып саналды. Армиягә рекрут бирү мәсьәләсен һәр алпавыт үзе ничек тели, шулай хәл итте. Чөнки аларга елның теләсә кайсы аенда, теләсә кайсы көнендә үз крестьяннарыннан теләсә кемне солдатка озату хокукы бирелгән иде. Тынгысыз җаннардан котылу өчен шуннан да шәбрәк чара булырга мөмкинме соң?1.
Үзара шымчылык, әләкчелек, таяк-камчы тәртибе — болар барысы да патша армиясе өчен хас нәрсәләр иде.
Рус булмаган халыклар өчен солдат хезмәте аеруча авырга 1килә иде. Социаль тигезсезлек, милли кимсетүләр, офицерларның ерткычлыгы һәм шуның өстенә тел белмәү рус булмаган солдатларның хәлен чын-чыннан газапка әверелдерде. ’Болар- ның барысын исәпкә алганда, төрле милләт гаскәриләренең азатлык хәрәкәтендә катнашуына аеруча Зур әһәмият бирергә туры килә.
Хәрби суд архивлары, хөкүмәткә каршы чыккан солдатларны һәм офицерларны хөкем иткән төрле комиссияләрнең карарлары бу мәсьәләне ачыклау 'өчен төп чыганак булып тора. Тик күп кенә очракта андый документлар да чын вакыйганы тиешенчә яктыртмый, яки андый кәгазьләр архивлардан күптән юкка 'чыккан була. Әйтик, Чернигов полкы солдатлары һәм кече офицерларының «җинаять» эшен тикшерү кәгазьләре шулай югалган.
«Россиядә революцион хәрәкәт җитәкчеләренең био-библиографик сүзлеге» исемле фәнни китапны төзүчеләр бу турыда түбәндәгеләрне язып калдырганнар: «Бу хәрәкәтнең зур җитәкчеләре, юлбашчылары, әлбәттә, бармак белән санарлык һәм аларның тәрҗемәи хәлләре алдан төзелгән исемлектән тыш та язылырга мөмкин. Әмма декабристлар сафында булган гади кешеләрнең, народникларның, социал- демократларның исемнәрен ачыклау өчен зур, авыр һәм тынгысыз фәнни хезмәт башкарырга туры киләчәк. Чөнки 1825 елгы декабристлар хәрәкәтендә катнашкан солдатлар, гади матрослар турында кайбер материаллар әле яңа гына табыла башлады һәм алар- ны тиешенчә тикшерү өчен тузанлы архивларда күп заманнар казынасы булыр» '.
Матбугатта басылып чыккан архив материаллары буенча декабристлар хәрәкәтендә татарлардан да шактый хәрбиләр катнашканы ачыкланды. Әйтик, подпоручик А. Борнашев А. Рылеев йортында киңәшмәдә булган, ул киңәшмәдә 1825 ел, 14 декабрь восстаниесенең 'планы тикшерелгән.
Декабрист А. Арбузов капитан-лейтенант Җанбулатовны үзенең остазы дип исәпли. Император канцеляриясе архивларындагы декабристлар исемлегенә барлыгы 547 исем теркәлгән. Шулар арасында 78 нче, 119 нчы, 136 нчы, 141 нче, 312 нче саннар белән Булатов, Борнашев, Галәмин, Кудашев, Назимов һ. б. исемнәр язылган.
В. Е. Галәминның квартирмейстер частенда подполковник булуы билгеле. Ул ярлы семьядан чыккан, бай балаларына дәресләр биреп, шуннан килгән акчага яшәгән. Башта князь Болконскийга, соңра князь Новосельцевка хезмәт иткән. Акыллы һәм сәләтле бу егет яхшы математик, яхшы рәссам булган. Шул сәләтләре өстенә зур дәрәҗәле кешеләр белән танышлыгы аңа югары хәрби чинга күтәрелергә мөмкинлек тудырган. Декабристлар хәрәкәтенә катнашканы өчен Галәминны хәрби дәрә-җәсеннән мәхрүм иткәннәр һәм Петропавловский пехота полкына озатканнар2. Мәскәү лейб-гвардия полкы подпоручигы Кудашев исә җыелма гвардия полкына күчерелгән.
Борнашевның соңгы язмышы тагын да гыйбрәтлерәк. Декабристлар хәрәкәтендә катнашканы өчен аны, 12 нче класслы чиновник итеп, эчке эшләр департаментына эшкә җибәргәннәр.
СӘВИЯ Л АТЫППОВ А £ ИДЕЛ БУЕ ХАЛЫКЛАРЫ ҺӘМ ДЕКАБРИСТЛАР ХӘРӘКӘТЕ £
Патша хөкемдарлары төзегән материалларга караганда, имештер, Борнашев үзенең -яшьлек мавыгуларыаннан бетенләй ваз кичкән. Әмма император канцеляриясе архивларын өйрәнгәндә. Борнашев фамилиясе хөкемдарлар ышанычын акламаган кеше буларак тагын телгә алына. Димәк, ул үзенең карашларына, азатлык идеалларына тугры булып калган. Бу нәрсә император канцеляриясенең III бүлек управляющие Дубельт боерыгыннан яхшы аңлашыла: «Борнашеены кулга алырга һәм барлык кәгазьләрен пичәтләп, үзе белән бергә үк император җәнабләре канцеляриясенә озатырга»,— дип яза Дубельт 1849 елда, һәм шунда ук катгый кисәтеп куя: «Борнашев йортындагы бер генә кәгазьне дә югалтмый пичәтләргә, әгәр ул бер-бер кәгазьне кешенеке дип расларга тырышса, андыйларын да алырга».
һәм тагын шунысы игътибарга лаек: Дубельт боерыгында Петрашевский һәм аның иптәшләре хакында телгә алына. Димәк, император канцеляриясенең III нче бүлеге Борнашеены Петрашевский иптәшләренең берсе дип саный. Ә бу нәрсә Петрашевский түгәрәге, аның рухи чыганаклары турында элекке карашларны тагын да киңәйтә, түгәрәкнең милли төрлелеге турында төшенчә бирә.
Ләкин, архив документларыннан күренгәнчә, жандармнар Борнашеены шул көнендә ук кулга төшерә алмыйлар. Чөнки ул, 25 көнлек отпуск алып, бөтен әйберләрен һәм кәгазьләрен җыйнап, Мәскәү һәм Курск якларына сәфәр чыккан була. Ул сәфәреннән Борнашев 1849 елның 31 октябренда гына әйләнеп кайта.
Декабристлар хәрәкәтендә катнашкан татар офицерларын телгә алдык. Ә соң бу көрәшчеләр арасында зур булмаган милләтләрдән гади солдатлар булганмы?
■Био-библиографик сүзлеквтә Мәскәү лейб-гвардия полкы барабанчысы Рамазан Семенов турында да ә>һелә. 1825 елның 14 декабренда ул Сенат мәйданында восстаниегә катнашкан, яраланып госпитальгә кергән, 1826 елның 15 февралендә шуннан Петропавловский крепостена озатылган, аннары Кавказ корпусына сөрелгән.
Мәгълүм булганча. 14 декабрьдә Сенат мәйданына Мәскәү лейб-гвардия полкыннан 800 ләп солдат чыккан. Алар сафында, әлбәттә, рустан башка милләт вәкилләре дә күп булган *.
Сенат мәйданыннан соң восстание Украинада дәвам итә. Васильково шәһәрендә һәм шул тирәдәге авылларда урнашкан Чернигов полкы Украина восстаниесендә төп көч була. Шымчылар доносы буенча, 13 декабрьда Пестель кулга алына, восстаниеның төп җитәкчесе булып С. Муравьев-Апостол кала.
Чернигов полкы 1825 елның 29 декабренда баш күтәрә. Бу вакытта инде Муравьев-Апостол белән аның энесе Матвей да кулга алынган була. «Көньяк җәмгыяте» членнары Соловьев, Шепилло, Кузьмин, Сухинов һәм башкалар солдатларны көрәшкә өндиләр, Муравьевны коткарырга чакыралар.
Муравьев-Апостол эше буенча төзелгән тикшерү-эзөрлекләү кәгазьләрендә прапорщик һадиев та телгә алына. Ул документларны игътибар белән тикшергәндә, тагын Николаев фамилиясе күзгә ташлана. Николаев Муравьев-Апостолның якыннарыннан берсе булып исәпләнгән. Чынлыкта ул хыянәтче булган. Тикшерү комиссиясе алдында ул Муравьев-Апостолның көрәштәшләре турында күп нәрсәләр сөйли, башкалар белән беррәттән фельдфебель Федор фамилиясе һәм татар прапорщигы һа-диев фамилияләрен телгә ала. Эзәрлекләү комиссиясе аларны Муравьев-Апостол фикерләрен яхшы белеп тә, жандармериягә хәбәр итмәүләре өчен гаепле саный. Ләкин соңра, кирәкле дәлилләр таба алмау сәбәпле, һадиевны азат итәргә мәҗбүр була.
Тикшерү документларында тагын подпоручик Казанлы исеме очрый. Дөрес, подпоручик Казанлы турында бик аз билгеле. Әмма аның белән бергә хезмәт иткән декабрист майор Спиридонов турында шактый күп нәрсәләрне ачыкларга мөмкин. 1 нче армия штабы капитаны В. С. Сотниковның дежур генералга тапшырган яшерен рапортында түбәндәгеләр әйтелгән: «Спиридонов... Пенза пехота полкында азатлык рухы урнаштырды; чөнки ул солдатларны артык үз иркенә куйды, алар белән әшнәләрчә мөнәсәбәттә булды».
Солдатлар һәм кече офицерлар белән якын мөнәсәбәттә булуын Спиридонов үзе дә яшерми. Эзәрлекләүләр комиссиясенә биргән язма күрсәтмәләреннән аның Кры-
жановский, Аскирка, Казанлы һ. 6. офицерлар белән элемтәдә булуы ачыклана. Спиридонов үзе ахыргача азатлык идеалларына тугры булып кала.
Эзәрлекләү комиссиясенең башка документлары да декабристлар хәрәкәтендә төрле милләт вәкилләре катнашуын раслый. 3 нче пехота полкы командиры генерал- лейтена>1т Рот башкомандующий генерал Сакенга рапорт яза. «Подполковник Муравьев-Апостол шайкасындагы фетнәчеләр» исемлегенә ул шактый гына төрки фамилияләрне кертә. Әйтик, Мостай Баязитов, Бертуль Якуб, Бакселей Мәгьдәлиев, Сәлим Гиряков, Шәнгәрәй Алмакаев, Михаил Камаев, Әбдрәхим Истаев, Якуб Тимергалиев, Хәким Әхмәров, Фәткул Зәетов, Хәмит Сәгыйтов, Ишмехәммәт Биктимеров 1 һ. б.
Ләкин бу фамилияләрнең язылышы төрле документларда төрлечә — Мәгьдәлиев фамилиясе кәгазьләрдә Магделеев яки Магдилеев дип языла. Сәгьдиев исә кайчак Сайчитов, кайчак Сайгитов булып китә. Аның каравы, бу исемнәр «законга каршы җинаять» эшләгән Муравьеа-Апостол, Бестужев-Рюминнар белән рәттән куела. Бакселей Мәгьдәлиев һәм Сәлим Тряков — Чернигов полкының 1 нче мушкет ротасы солдат- пары. Мостай Баязитов — шул ук полкның 2 нче ротасыннан, Шәнгәрәй Алмакаев — 3 нче ротадан, Фәтхул Зәетов — 4 нче ротада, Хәмәт Сәгыйдов — 6 нчы мушкет ротасында хезмәт иткән. Ишмехәммәт Биктимеров — барабанчы, Әбдрәхим Истаев — Чернигов полкының 2 нче гренадер ротасыннан, Хәким Әхмәров — Матвей Муравьев командалыгындагы гренадер ротасы солдаты. Баязил Баязитов Чернигов полкының 5 нче мушкет ротасы командиры А. Д. Кузьминның денщигы булган. Кузьмин исә декабристлар хәрәкәтендә шактый күренекле шәхес. Ул бертуган Борисовлар оештырган «Берләшкән славян җәмгыяте» эшендә актив катнашкан. Бу җәмгыять членнары солдатлар арасында үз карашларын, уз идеяләрен таратырга тырышканнар. Кузьмин һәм аның денщигы Б. Баязитов үзара һәрчак яхшы мөнәсәбәттә булалар. Димәк, Баязитов та декабристлар рухы белән сугарылган булган.
Генерал-адъютант К. Ф. Тольның яшерен рапортында гади солдатларның да декабристлар восстаниесенә катнашуы ачыктан-ачык әйтелә. Офицерларның күпчелеге кулга алынганнан соң да генерал Толь солдатлар арасында азатлык идеяләре сакланудан курка, «...солдатлар һәм офицерлар С.-Петербургта кулга алынган командирларының фикерен яклыйлар, ул фикерләрне җәмгыять өчен файдалы саныйлар һәм хөкүмәткә карата дорфа мөнәсәбәттә торалар», — дип яза Толь.
Хәрби суд карары буенча, декабристлар хәрәкәтенә катнашкан солдатларны шпицрутеннар белән суктыралар. Җәзага түзә алмыйча, аларның күбесе һәлак була. Исән калганнарын сөргенгә озаталар яки чик буендагы полкларга күчерәләр.
Рус халкының азатлыкка омтылышын декабристлар бөтен кешелек җәмгыяте омтылышы белән бәйләгәннәр, руслар язмышын Россиядәге башка халыклар язмышыннан аерым карарга теләмәгәннәр, уртак дошманга — патша хөкүмәтенә каршы көрәштә барлык халыкларны берләштерергә мөмкин дип санаганнар.
«Көньяк җәмгыяте»нең поляк революционерлары, Литвадагы «Хәрби дуслар» оешмасы белән элемтәгә керүе, декабристлар хәрәкәтенә башка милләт вәкилләренең дә тартылуы нәкъ әнә шуны раслый.
Башка халыкларның культурасына, гореф-гадәтенә һәм теленә декабристлар һәрчак зур ихтирам белән караганнар. Кайбер декабристлар башка милләт хатын- кызлары белән гаилә корганнар. Декабрист Бестужев-Марлинский, мәсәлән, татарча яхшы белгән, гарәп телен өйрәнгән.
Декабристларның азатлык идеяләре Казан якларында да теләктәшләр тапкан. Н. И. Лобачевский, И. М. Симонов, П. С. Кондырев, И. И. Хәлфин кебек алдынгы фикерле галимнәр үзләренең яшерен оешмаларга катнашмавы турында аңлатма язарга мәҗбүр булганнар2. Казан университетының укытучы-профессорлары һәм студентлары өстеннән даими күзӘтү, шымчылык урнаштыру турында генерал Жел- тухинга махсус күрсәтмә бирелгән.
Шулай итеп, әле аз гына тарихи материалларны өйрәнгәндә дә декабристлар хәрәкәтенең күп милләтле булуы һәм анда башка халыклар белән беррәттән татарларның да киң катнашуы ачык аңлашыла. Сәвия ДАТЫЙПОВА,
тарих фәннәре кандидаты.