Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


КИТАП НӘШРИЯТЫ- 1976 ЕЛДА
Татарстан китап нәшрияты 1976 елда
китаплар бастыру планын чыгарды. План КПСС
Үзәк Комитеты съездлары, пленумнары
карарлары яктылыгында китап нәшриятларына
куелган бурычларны күз алдында тотып
төзелгән. Аның тематикасы бай һәм төрле.
Масса-политика, производство-техника,
авыл хужалыгы редакцияләрендә чыгачак
китапларда Татарстан хезмәт ияләренең һәм
партия оешмаларының тугызынчы бишьеллык
планны үтәү, арттырып үтәү өчен фидакарь
хезмәтләре беренче планга куела КПССның
XXV съезды материалларын бастыру, аларны
пропагандалау өчен 70 табактан артык китап
чыгарырлык резерв калдырылган.
Матур әдәбият әсәрләренә дә зур урын
бирелгән. Проза, поэзия, әдәби тәнкыйть
әсәрләре, кечкенәләр өчен матур итеп бизәл-
гән китаплар барлыгы 120 дән артык исемдә
чыгачак. Шулай ук жыр китаплары, ноталар,
альбомнар, төрле темага багышланган
плакатлар да шактый.
Габдулла Тукайның тууына 90. Тажи
Гыйззәтнең 80, Муса Жәлилнең 70 ел тулу
даталары уңае белән һәрберсенең дүртәр
томлык сайланма әсәрләре чыгачак.
Планга кергән һәр китапның эчтәлеген,
темасын әйтеп, аннотацияләр бирелгән.
Татарстан китап нәшрияты планы иле-
бездәге барлык республика, край, өлкә китап
сәүдәсе оешмаларына, потребсоюзларга
жибәрелде. Китапханәләр, мәктәпләр китап-
ларга шулар аша заказ бирә алалар. Казанда
аерым укучылар соравы буенча китаплар
жибәрә торган махсус кибет бар Адресы г
Казань, ул. Октябрьская, 18. магазин № 14,
«Книга-почтой».
ЖУРНАЛ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШУ
Язучыларның чираттагы гомуми жые-
лышы «Казан утлары» журналының 1—6
саннарын тикшерүгә багышланды.
Язучы Әдип Маликов журналда басылып
чыккан очерклар. Хәсән Сарьян проза
әсәрләре, Зиннур Насыйбуллин поэзия,
әдәбият белгече, филология фәннәре кан-
дидаты Фатих Урманчеев тәнкыйть мәсь -
әләләре турында доклад ясады.
Фикер алышуларга СССР Язучылар союзы
секретарьлары Олег Шестинасий белән Зәки
Нури (журналның баш редакторы), Хәсән
Туфан. Гомәр Бәширов. Габдрахман Минский,
Нәби Дәүлн, Мәдинә Маликова һәм Флүн Мусин
катнашты. Татарстан язучылары союзы
идарәсе председателе Гариф Ахунов
сөйләшүләргә йомгак ясады.
Шул ук жыелышта РСФСР язучылары- ның
IV съездына делегатлар сайланды. Делегация
составына Гариф Ахунов, Снбгат Хәким, Шәйхи
Маннур, Зәки Нури, Хәй Вахит, Аяз Гыйләжев,
Мөсәгыйть Хәбибуллин, Әдип Маликов. Илдар
Юзеев, Равил Фәйзуллин, Шәүкәт Галиев,
Михаил Скороходов, Шамил Бикчурнн, Марс
Шабаев, Әхсән Баянов, Марсель Зарипов,
Вакыйф Нуруллин, Мәдинә Маликова,
Хәкимжан Халиков, Яхъя Халитов, Фарваз
Миңнуллнннар керде
КИТАП СӨЮЧЕЛӘР КИҢӘШӘ
Күптән түгел китап сөючеләр жәмгыя- тенең
район, шәһәр бүлекчәләре председательләре
һәм жаваплы секретарьлары үзләренең
беренче киңәшмәләренә жыелды Китап
дуслары алдында торган бурычлар турында
доклад белән жәмгыятьнёң республика
идарәсе председателе, ТАССР культура
министры урынбасары М. Низа- миев чыкты.
Татарстан язучылар союзы идарәсе
председателе Гариф Ахунов залдагыларга
котлау сүзләре белән мөрәжәгать итте,
әднпләребезнең ижат планнары белән та-
ныштырды Татарстан китап нәшрияты ди-
ректоры Г Шәрәфетдинов киңәшмәгә кат-
нашучыларга киләсе елда чыгачак әсәрләр
турында сөйләде.
Китап пропагандасының нәтижәлелегенә
ирешү, китап сәүдәсен тагын да жанлан- дыру,
халык арасында аң-белем таратуның яна
формаларын куллану, матур әдәбият дуслары
оештырган махсус клубларның эше —
чыгышларда сүз әнә шулар турында барды. В
И. Ленин исемендәге республика китапханәсе
директоры М. Де- лешева, Н И. Лобачевский
исемендәге фәнни китапханә хезмәткәрләре В.
Аристов һәм А Фәтхиев, ВЛКСМ өлкә комитеты
секретаре 3. Бухараев, Максим Горький музее
каршындагы китап дуслары клубы предсе-
дателе В. Шатунова, Таткннготорг директоры
урынбасары Н. Нуретдинова. Татпот-
ребсоюзның китап сәүдәсе бүлеге начальнигы
Р Балдина, республика балалар китапханәсе
методисты С. Юльметова һәм башкалар китап
сөючеләрнең макташта лаек эшләре турында
сөйләделәр. '
Китап сөючеләр Н. И Лобачевский исе-
мендәге фәнни китапханәнең сирәк китаплар
һәм кулъязмалар бүлегендә, беренче номерлы
китап кибетендә булдылар
Аннары китап дуслары язучылар һәм
шагыйрьләр белән очраштылар. Алар алдында
Рәдиф Гатауллин, Кояш Тимбчко- ва, Мәдинә
Маликова. Әхмәт Рәшитов, Госман Садә чыгыш
ясады.
МУСА ҖӘЛИЛ ИСТӘЛЕГЕНӘ
Үзбәкстанның Карши шәһәрендәге Максим
Горький исемендәге китапханәдә Муса
Җәлилнең тормышына, иҗатына, анын якты
истәлегенә багышланган әдәби кичә булды.
Кичәгә катнашучы мамык үстерүчеләр фашист
тоткынлыгында Мусаның көрәштәше булган,
хәзер укытучы булып эшләүче Фәрит
Солтанбековның чыгышын зур дулкынлану
белән тыңладылар.
Ф. Солтанбеков китапханәгә татар язучысы
Р. Мостафиннын «Герой-шагыйрь эзләреннән»
дигән китабын бүләк итте.
ҮЗБӘК ТЕЛЕНДӘ МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ
ЯҢА КИТАБЫ
Муса Җәлилнең «Билгесез сукмаклар»
исемле шигырьләр җыентыгы Ташкентта, «Яшь
гвардия» нәшриятында үзбәк телендә 10 мең
тираж белән басылып чыкты.
ФЕРМА-МУСА ҖӘЛИЛ ПРЕМИЯСЕ
ЛАУРЕАТЫ
Халык җырларына кергән Зөя суы буенда
«Ватан» колхозының җәйләве җәелеп киткән.
Монда — товарлыклы-сөтчелек фермасы
маллары.
Җәйләүгә электр кертелгән. Сыер савучы
кызлар, операторлар — барысы да урта
белемле. 1974 елда алар һәр сыердан 3 318
килограмм сөт саудылар һәм район хуҗа-
лыклары арасында беренче урынны яула-
дылар.
Елның-елында югары күрсәткечләргә
«решә барганнары өчен, Буа районындагы
«Ватан» колхозының комсомол-яшьләр
фермасы коллективына Татарстан комсо-
молының герой-шагыйрь Муса Җәлил исе-
мендәге премиясе бирелде.
Тугызынчы бишьеллыкны тәмамлау
елында яшь терлекчеләр яңа уңыш казандылар
ТАҖИ ГЫЙЗЗӘТНЕҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ
Республикабыз җәмәгатьчелеге атаклы
драматург, артист һәм җәмәгать эшлеклесе
Таҗи Гыйззәтнең тууына 80 ел тулу көнен киң
билгеләп үтте. Югары уку йортларында,
мәктәпләрдә, культура йортларында,
китапханәләрдә аның тормыш юлына һәм
ижади эшчәнлегенә багышланган әдәби
кичәләр булды, китап күргәзмәләре оешты-
рылды
Казанда, Галпәсгзр Камал исемендәге
Ленин орденлы татар дәүләт академия театры
бинасында шушы мөһим дата уңае белән
тантаналы кичә үткәрелде.
Кичәне өлкән драматург Риза Ишморат
ачты. Филология фәннәре кандидаты Баян
Гыйззәт Таҗи Гыйззәтнең иҗади эшчәнле- ге,
аның әсәрләрендәге төп социаль юнәлеш һәм
уңай герой проблемасы турында доклад ясады.
Кичәнең икенче бүлегендә Академия театры
артистлары «Ташкыннар», «Чаткылар», «Кыю
кызлар» спектакльләреннән өзекләр
күрсәттеләр, ә М. Җәлил исемендәге татар
дәүләт опера һәм балет театры артистлары
Таҗи Гыйззәт пьесаларыннан, музыкаль драма
һәм комедияләреннән арияләр, ариозалар,
җырлар башкардылар.
ОЧРАШУЛАР
Язучы Самат Шакир, Братск ГЭСы тө-
зелешендә берничә тапкыр булып, дөньяда иң
зур гидроэлектростанция төзүчеләр турында
очерклар, шигырьләр циклы һәм мәкаләләр
язган иде. Шулай ук ул төзүчеләр белән әдәби
очрашулар үткәрде, яшь каләмнәрнең
әсәрләрен укып, консультацияләр бирде.
Күптән түгел С. Шакир яңадан Братскида
булды. Братск ГЭСы төзелешендәге
эшчеләрнең һәм инженер-техник ра-
ботникларның хезмәтләрен матур әдәбиятта
яктыртуы өчен, төзелешнең егерме еллыгы
уңае белән. С. Шакирга «Братск — ГЭСстрой,
20 ел» дигән знак-медаль. истә лек папкасы һәм
сувенирлар бирелде.
Самат Шакир Төркмәнстаи ССРның Кушка
шәһәреңдә булып кайтты Ул анда
басмачыларга каршы көрәштә катнашкан Татар
полклары сугышчыларының эзләре буйлап,
китап язу өчен материаллар тупларга барган
иде Язучы Кушка гарнизонында хезмәт итүче
пограничниклар белән очрашты, аларга үзенең
шигырьләрен укыды
ТЕАТРНЫҢ ЯҢА УҢЫШЫ
Г. Камал исемендәге Ленин орденлы татар
дәүләт академия театрының Мәскәү- дәге
гастрольләре уңышлы тәмамланды Шул уңай
белән СССР Культура министрлыгы һәм
РСФСР Культура М1гнистрлыгы приказы белән
халыкны, аеруча яшь буынны Ватанга
бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә зур
әһәмияте булган «Бер төн» (Б. Горбатов)
спектакле өчен театр коллективына һәм
театрның баш режиссеры РСФСРның һәм
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Марсель Сәлнмҗанозка премия бирелде.
ЛАЕКЛЫ БҮЛӘК
Совет театр сәнгате өлкәсендә озак еллар
дәвамында һәм нәтиҗәле эшләве өчен. Г
Камал исемендәге татар дәүләт академия
театры директоры Рәшидә Габдуллаҗан кызы
Җнһаншнна КПСС өлкә комитетының һәм
Татарстан АССР Министрлар Советының
Мактау грамотасы белән бүләкләнде.