Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ХӘЗИНӘСЕ


әзинә» дилогиясе өстендә Гариф Ахунов алтмышынчы елларның / г башында ук эшли башлаган иде. Билгеле булганча, шул чорда ул, Әлмәткә китеп, үзенең булачак геройлары арасында яшәде. Татарстанда нефть эзләүнең тарихын җентекләп өйрәнде. Нефтьчеләр тормышына багышланган очерклар, мәкаләләр язды. Болар барысы да роман язу өчен хәзерлек чоры иде. 1963 елда «Хәзинә» романы дөнья күрде, тагын биш елдан китап сөючеләр әсәрнең дәвамы булган «Хуҗалар» романы белән таныштылар. «Хәзинә» укучылар тарафыннан җылы каршыланды. Роман Г. Ахуновны чын язучы итеп танытты. Габдулла Тукай исемендәге премия аңа «Хәзинә» романы өчен дә бирелде.
Дилогиянең икенче кисәге булган «Хуҗалар» романы исә бераз башкарак язмышка очрады. Ул төрле бәхәсләр кузгатты. Аңа карата күп кенә тәнкыйть сүзләре әйтелде. Язучы Арслан Гобәйдуллин образын үсештә бирә алмаган, аңарда хәзерге заман җитәкчеләренә хас интеллектуальлек җитеп бетми, диделәр. Әсәрнең сюжет-композиция төзелешендәге аерым кимчелекләр күрсәтелде. Фатих ага Хөсни хәтта: «Роман кадәр романда роман юк», дигән фикер әйтте.
Татарстан язучыларының соңгы съездында ясаган докладыннан күренгәнчә, Г. Ахунов бу әсәренең өлгереп җитмәгән булуын үзе дә аңлаган һәм, җиң сызганып, аны әдәби яктан камилләштерү өстендә эшләргә керешкән. Нәтиҗәдә «Хәзинә» романы белән уртаклыгы, һава берлеге сизелеп торган әсәр барлыкка килгән Болар «... Гариф Ахуновның, иҗат кешесе буларак, үз эшенә җитди каравын, тәнкыйть сүзенә колак сала белүен, туктаусыз эзләнүен, тыйгысызлыгын раслыйлар» 2.
Дилогиянең беренче кисәгенә автор сизелерлек кул тидермәгән, ө «Хуҗаларига, югарыда әйтелгәнчә, җитди үзгәрешләр кертелгән. Ләкин бу әле Г. Ахунов әсәр уңае белән әйтелгән тәнкыйть фикерләренең барысын да кабул иткән дигән сүз түгел. Ул килешердәйләрен, үзе дөрес дип тапканнарын гына кабул иткән. Әйтик, «Ху-' җалар»ның төп герое Арслан нигездә бе-ренче варианттагыча калган. Автор бу образның характерын билгели торган теп. сыйфатларны үзгәртүне кирәк тапмаган.. Арслан, элеккечә үк, җәмәгать мәнфәгатьләрен шәхси мәнфәгатеннән өстен куя,’ өенә келәм күтәреп килгән ялагайны ку-, ып чыгара, сабан туенда көрәшеп батыр кала, эчми-тартмый, сүгенә белми... Язучы, үзенең бу героен башкаларга караганда. калкурак итеп сурәтли, аның уңай сыйфатларын ачык итеп, күпертеп бирә. Әмма, моңа карап кына, Арслан җир кешесе түгел дигән катгый нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Тирә-юньгә игътибар беләнрәк карасак,- мондый Арсланна ны күп очратырбыз. »
Яңа вариантта автор үзенең бу героең тагын да күтәрә төшкән. Моңа ул образның бөтенлегенә зыян китерә, аны кече-' рәйтә һәм ваклый торган аерым эпизодларны кыскарту хисабына ирешкән. Беренче басмада, мәсәлән, мондый бер күренеш бар иде: яңа завод салу проекты белән дәртләнеп йөргән Арслан тота да, алдын- артын уйлап тормыйча, Мәскәүгә китеп бара. Ләкин анда да эшләре барып чыкмый. Менә ул төшенке күңел белән башкаладан кайтып килә. «Чөйдә портфель эленеп кайта. Вагон чайкалган саен шап-шап стенага бәрелгән әнә шул калын сары порт-
’ А. ГыАләҗев. <Хәзинә>гә кереш мәкалә»
§§§§ Г. Ахунов. Хәзинә. Татарстан кнтап нәшрияты. 1974 ел.
Х
фельдә Арсланның чәлпәрәмә килгән өметләре кайта». Арслан башында авыр уйлар. Партиянең шәһәр комитеты секретаре Камил Мөстәкыйм-— та башкалада булган икән, кайтырга бергә чыкканнар, юлдашы Арсланны ресторанга барырга чакырмаган, иптәшләрен эзләп киткәнгә салынып, үзе генә киткән. «Арслан узе дә, начальник икәнен онытып, «тузан коеп» алырга каршы килмәс иде, ләкин аңардан читләшәләр, аның шешә белән дус булмавын белгән көннән бирле, аны компаниягә алмыйлар». Арслан эченнән әнә шулай уйлый. Ресторанга чакырмаган өчен, Мөстәкый- мовка үпкәләп тә куя.
Яңа басмада исә бу юллар кыскартылган. һәм моннан образ бары тик откан гына. Арслан кебек җитәкче кешенең урындагы совет-партия органнары белән киңәшми торып, Мәскәүгә чыгып чабуы да, юк кына нәрсәләр өчен Мөстәкыймовка үпкәләп йөрүе дә аны бизәми, билгеле.
Камил Мөстәкыймов турында сүз чыккан и«ән, шул кад ресен дә билгеләп үтәргә кирәк. Төптәнрәк уйлап караганда, алда китерелгән эпизод секретарьны да уңай Яптан ачмый бит. Партиянең Кәлимәт шәһәр комитеты секретаре Мөстәкыймов та Мәскәүдә булган. Ләкин нәрсә эшләгән ул анда? Газ эшкәртү заводы салу проекты белән Дәүләт комитетына Арслан үзе генә керә. Поездда да алар очраклы төстә генә бер вагонга туры киләләр. Мөстәкыймов белән Арсланны юлда бу рәвешле очраштыру авторга алар арасындагы конфликтны бераз куертып алу өчен кирәк булган. Арслан Дәүләт комитетында юлы уңмаганга борчылып утырганда вагонга «...авыз эченнән күңелле бер көй көйләп, Камил Мөстәкыймов кайтты. Өстәл буенда бөкрәеп утырган юлдашына:
— Моңаябызмы, Арслан Шәвөлиевич? — диде.
Арслан дәшмәгәч, тавышсыз гына чишенеп, салкын одеял эченә кереп ятты».
Әгәр дә Мө әкыймов гомуми эш өчен янып йөрүче секретарь булса, сүз белән генә булса да, Арсланның күңелен юатыр, мәсьәләне тиешле органнар алдында куярга киңәш итәр иде.
Кыскасы, әлеге эпизодны төшереп калдырып. автор берьюлы ике образны — Арсланны да, Мөстәкыймовны да вакланудан саклап калган.
Хәтерлисездер, беренче басмада яңа завод салу уе белән янып йөргән Арсланга «Татнефть» берләшмәсе җитәкчеләре: «Сабыр итик, иптәш Гобәйдуллин, партия без» дән әлегә завод сорамый, нефть сорый», — дип җавап бирәләр. Димәк, югары хуҗалык җитәкчеләре шушындый җитди мәсьәләгә бәя биреп җиткермиләр, скважиналардан ургылып чыккан газның әрәмгә янып утыруына битараф карыйлар булып чыга. Алай гына да түгел, кушканны гына үтәп утыручы ваемсыз бәндәләр булып чыгалар. Партия бүген нефть сорый икән, нефть бирик, ә иртәгә газ сораса, ул турыда да уйларбыз, янәсе.
Ләкин «Татнефть» берләшмәсе кебек тулы бер югары хуҗалык оешмасының мондый политик-экономик сукырлык күрсәтүе тормыш чынбарлыгына туры килми. Автор бу турыда да уйланган. Яңа басмада: «Партия әлегә бездән завод сорамый, нефть сорый», дигән сүзләрне промыселның баш технологы Шайхразиев кына әйтә. Әйе, аерчм кешенең болай әйтүе бик мөмкин. Яңа вариантта Арслан Гобәйдуллин проекты, «Татнефть» берләшмәсендә каралып. Совнархозга җибәрелә, аннан Дәүләт комитетына керә. Димәк, югары оешмалар завод салуга каршы килмиләр. Тик төзелешне финанслау мәсьәләсендә генә кыенлыклар килеп чыга. Чөнки бишьеллык план инде расланган, нинди дә булса статьядан акча кыеп алу җиңел түгел. Бу эшкә партия органнары килеп кушылгач, боз урыныннан кузгалып китә. Завод төзүнең генә түгел, ә аның янында шәһәр салуның да проекты раслана.
Язучы психологик тирәнлекне дә көчәйтә төшкән. Беренче басмада газ эшкәртү заводын төзеп булмаячагын Кожанов Арсланга кистереп әйтә. Соңгы басмада инде ул ордым-бәрдем генә эш итми. Күңелсез хәбәрне әйтер алдыннан Арсланны психо» логик яктан әзерли, сүзе белән шатландыра алмаса да, аңа булган җылы мөнәсәбәте белән хәлне бераз җиңеләйтергә тели. Сөйләшү алдыннан чәй, коньяк белән сыйлый. Аннан соң да әле әйтәсе сүзен капылт кына аударып ташламый.
Шул рәвешчә, автор биттән-биткә, бүлек- тән-бүлеккә әсәрне камилләштерә, шомарта бара. Сюжет үсешендә артыклыгы күренеп торган урыннар төшереп үк калдырыла. Элекк» басмада буровой эшчесе Буяновның кулак әтисе һәм алтын белән бәйләнгән маҗаралары бик киң итеп бирелгән иде. Яңасында бу урыннар бөтенләй юк.
1968 елгы басмада без Булат Дияровны да, ничектер, каршылыклы, үз кыйбласын
табыл җиткермәгән герой ител күргән идек. Ул яхшы нефтьче, бораулау мастеры, урау юллар белән булса да, семья да корып җибәрә. Әтисе эстафетасын уңышлы дәвам иттерүче яшь буын вәкиле. Көннәрдән бер көнне, курортларда йөрел, ил күреп, сәламәтлеген ныгытып кайткач, аны «корт» чага, нефтьче эшен мәгънәсезлек дип атауга кадәр барып җитә. Кешеләр өнә ничек ял итәләр. Ә без җилле-давыл- лы далада боларның бөтенесеннән читтә яшәргә мәҗбүрбез, имеш. Булатның әлеге фикер капма-каршылыклары яңа вариантта төшерелгән. Аларны алып ташлап, Г. Ахунов әсәрне кирәкмәгән йөктән җиңеләйтә төшкән.
Билгеле булганча, 1963 елда чыккан «Хәзинә» романының эпилогы да бар иде. Соңгы басмада бу эпилог өлеше «Хуҗалар» кисәгеннән соң бирелгән. Шулай итеп, ике кисәкнең бөтенлеге тагын да арта төшкән. Эпилогның эчтәлеге дә нык үзгәреш кичергән. Элек, демонстрациячеләр колоннасы белән үзәк мәйданны узгач, Арслан мотоциклы белән халыктан аерылып чыга да зиратка юнәлә. Кәрим Тим- биков каберенә килә. «Кәримне татар нефте тарихыннан сыза алмыйсың», — ди ул. Дилогиянең соңгы басмасындагы эпилогта Арслан шулай ук демонстрация колоннасында күрсәтелә. «... Мотоциклын аудармас өчен, үзенә бирелгән ал байракны төз тотып алып барыр өчен, ул мотоцикл ру. ленә ныграк ябышты. Бәйрәмне Арслан балалары янында, Сәгыйденең каберенә зират кылып, гаиләсе белән генә үткәрергә теләгән иде. Менә аның бәйрәм колоннасын кырт кисеп, зиратка таба китеп барасы килде. Ләкин бу мөмкин түгел, ул колоннаны боза алмый, шушы зур һәм күмәк ташкын аны үзе белән алып бара иде».
Күргәнебезчә, халык ташкыны Арсланны үзенә ияртә, үз эчендә эретә. Бу очрак, лы түгел, ул инде күбрәк үз көченә ыша* «учы ялгыз герой түгел, ә халык массалары белән тыгыз бәйләнештә булган җитәкче.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Гариф Ахунов соңгы басмада «Хәзинә» дилогиясен тагын да уңышлырак итеп язган. Әсәрнең ышандыру көче үскән, сюжет тыгызлыгы арткан, әсәрнең тукымасына бик үк ябышып тормаган урыннар төшереп калдырылган. Язучы яңа вариантта образларның тормышчанлыгын, рухи дөньяларын баетуга, психолопизмны үстерүгә аеруча игътибар иткән. «Хәзинә» романы, хаклы рәвештә, татар әдәбиятының уңышлы әсәрләре киштәсендә үзенең лаеклы урынын алды. Аны, үз чиратында, әдәбиятыбыз хәзинәсе дип атарга мөмкин.