Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ФӘНЕНДӘ ҺӘМ ТӘНКЫЙТЬТӘ СТИЛЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


М оңгы ун-унбиш ел вакыт эчендә совет I өдәбнят фәне һәм тәнкыйть үзенең җитлегү чорын кичерә. Бу, барыннан да элек, әдәби хәрәкәтне бөтен катлаулы- лыгында һәм тулылыгында күзалларга омтылуда күренә. Нәтиҗәдә хәзерге әдәбиятның реаль байлыгы, андагы күп төрле эзләнүләр һәм табышлар торган саен тулырак ачыла бара.
Ахыр чиктә болар барысы да социалистик реализм турында тирәнрәк фикер йөртергә, буржуаз пропаганданың совет әдәбиятына, аның иҗат методына каршы һөҗүмен тагын да уңышлырак төстә кире кагарга мөмкинлек бирә. Аннан соң социалистик реализм мәсьәләләре буенча соңгы елларда барган дискуссияләр иҗат методыбызның чикләнмәгән мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итте, бу турыдагы элекке караш- ларыбызның киңәя һәм тирәнәя төшүенә китерде.
Ленинчыл партиялелек һәм халыкчанлык, тарихилык һәм гуманизм принципларына нигезләнгән бу методның новаторлык асылы нидән гыйбарәт? Аның чиксез мөмкинлекләре нәрсәдә чагыла соң? Әлеге сорауларга җавап эзләгәндә, галимнәр стиль мәсьәләләренә аеруча зур ■гьтибар бирә башладылар. Һәм бу табигый ^хәл- Чөнки хәзерге әдәбиятның эстетик байлыгы, андагы кызыклы тәҗрибәләр һәм күркәм табышлар нәкъ менә әдипләрнең шул өлкәдәге эзләнүләрендә аерата ачык гәүдәләнә. Менә шуның өчен стиль мәсьәләсе хәзер совет әдәбият фәненең һәм тәнкыйтьнең иң мөһим мәсьәләләреннән берсенә әверелде.
Стиль турында сөйләшүләр, рус әдәбият белемендәге кебек үк. бездә дә 20 нче ел ларда көчәеп китә. Егерменче еллар —яна әдәбият белеменә нигез салынган чор. Революция иске идеалистик методология урынына сәнгатьне марксизмча аңлауга нигезләнгән яңа методология тудыру бурычын куя. Бу бурычны тормышка ашыру илдә кискен сыйнфый һәм идеология көрәш барган шартларга туры килә һәм шушы хәл 20 нче еллардагы әдәби-теоретик фикерләүгә дә нык йогынты ясый. Революция тудырган яңа әдәбиятның идея-эстетик асылы һәм аның әдәби мираска мөнәсәбәте мәсьәләләре аеруча актуаль төс ала. Бу мәсьәләләр тирәсендә матбугат битләрендә һәм әдәби даирәләрдә кискен бәхәсләр бара.
Безнең әдәбият фәнендә яңа әдәбиятның үзенчәлеген һәм асыл сыйфатларын ачыклау эшенә башлап Г. Ибраһимов алына. Аның «Пролетариат әдәбияты турында» исемле хезмәтен (1924) әнә шул юнәлештәге беренче карлыгач дип санарга була.
Яңа әдәбиятның асыл сыйфатлары турында сөйләгәндә, Г. Ибраһимов иң элек аның сәнгатьчә көченә, чынбарлыкны тирән һәм тулы итеп гәүдәләндерергә тиешлегенә басым ясый. Талантлы язучы, ди ул, көрәш дип, сыйныф дип. коллективизм, материализм, интернационализм дип һичбер сүз әйтмәстән, үзенең әсәрен шул рух белән сугарачак, сүз, фәлсәфә белән түгел, укучының күз алдына китереп куйган кар-тиналары белән шул мәгънәләрне бирәчәк. Шул ук вакытта әдип татар әдәбияты әсәрләрендә чынбарлыкны берьяклы сурәтләүне тәнкыйть итә. Ул пролетариат язучысы революцион сыйныфларның һаман башыннан гына сыйпарга, тормыш күренешләрен һаман ал, матур төсләрдә генә бирергә тиеш дигән фикергә, тагын да кон-кретрак итеп әйткәндә, әдәбиятны «мәдхияләр мәҗмугасына» әверелдерүгә каршы чыга. Көрәшүче массаларның героик эшләрен тасвирлау белән бергә, пролетариат язучысы алар тормышындагы күләгәле якларга да күз йома алмый. Әмма кимчелекләрне күрсәтү, ак эмигрантларча, совет властена яла ягу, аны инкарь итү төсен алырга тиеш түгел. Пролетариат язучысы, «авыру тәндәге черекне алып ташлау өчен операция ясаган» доктор кебек, кимчелекләрне тор
Флүн Мусин
мышны яңарту. сәламәтләндерү өчен тән-кыйтьләргә тиеш.
Нигездә дөрес, фәнни позицияләрдә торып язылган бу хезмәттә кайбер ялгыш тезислар да очрый. Әмма аларны һич тә әдипнең шәхси хаталары дип кенә карарга ярамый. Дөресрәге, алар 20 иче еллардагы әдәбият фәне үсешендәге кыенлыкларның бер чагылышы булып торалар.
20 нче елларның икенче яртысында һәм 30 нчы еллар башында әдәбият фәне мәйданына социология мәктәбе вәкилләре килә Профессор В Фриче җитәкчелегендәге бу мәктәп пролетариат әдәбиятының уз теориясен тудыруны дәгъва итеп чыга.
В. Фриче һәм аның шәкертләре стиль мәсьәләләрен өйрәнүгә аеруча нык игътибар итәләр. Стиль әдәбият фәненең һәм тәнкыйтьнең иң үзәк проблемаларыннан берсе итеп карала башлый. В. Фриче, әлеге мәсьәләгә тукталып, болай яза: «Әгәр соңгы елларда әдәбият белеме өлкәсендәге хәлләргә күз ташласак, без айда, тикшеренү эшенең нигез һәм үзәк проблемасы рә-вешендә. стиль проблемасының зур тырышлык һәм бердәмлек белән алгы планга куелганын күрербез. Тарихи поэтиканың, әдәбият тарихының һәм социологиясенең ахыргы максаты итеп бер үк бурыч — әдә би (поэтик} стильләрнең тарихын һәм социологиясен булдыру бурычы карала»*** †††.
Татар әдәбият фәнендә дә бу мәсьәлә үзәк урынны ала. Г. Сәгъди һәм Г. Нигьмә- ти кебек күренекле галимнәребезнең хезмәтләрендә әдәби стильләрне өйрәнүгә киң урын бирелә.
Бу чорда стильгә ни өчен шундый игътибар бирелә, ни өчен ул әдәбият фәненең һәм тәнкыйтьнең үзәк мәсьәләсенә әверелә соң? Төп сәбәп үсеп килгән яңа әдәбиятның идея-эстетик асылын, аның нигез принципларын һәм критерийларын ачыклау, үсеш юлын билгеләү белән бәйләнгән ид- Хәзерге тел белән әйтсәк, биредә сүз, һичшиксез, туып килгән әдәбиятның методы турында бара. Әмма ул вакытта «метод» төшенчәсенең әле гамәлдә булмавы сәбәпле. фәнгә традицион «стиль» сүзе кереп китә. Чынлыкта алар еш кына бер үк мәгънәне аңлаткан төшенчәләр рәвешендә кулланылалар. Әдәбият фәне алдында торган мөһим бурычларны билгеләп, Г. Нить- мәти, мәсәлән, болай яза: «Хәзер безнең алда пролетариат әдәбиятының иҗат методларын билгеләү мәсьәләсе тора. Бу — про-
1 «Литература и марксизм» журналы. 1928. 1 саи. 5 бит. летариат матур әдәбиятының стиле нинди булырга тиешлеген тикшерү дигән сүз»’. Г. Сәгъди дә үткәндәге әдәбият фәнендә «әдәби агымнар» дип йөртелгән төшенчәләрнең (классицизм, романтизм, реализм һ. б.) хәзер бездә стиль
’ Г. Ннгьматн. Әдәбият һам тормыш. Казаа, 1931 ел. 11 бит
††† Г Сәгъди. Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты Казан. 1930, 37 бит.
• Шунда ук. 37 бит.
‘ Шунда ук.
мәгънәсендә алынуларын әйтә һәм түбәндәге нәтиҗәгә килә: «Нәфис әдәбиятта иң элек игътибар ителә торган иң әһәмиятле нәрсә — өслүп. Тарихи поэтикада һәм әдәбият тарихында да төп әһәмиятле нәрсә — шул. Әдәбият тарихы ул төбендә югарыда алынган кнц | мәгънәсе белән өслүпләр тарихыннан гыйбарәт»3. Күрәсез. Г. Сәгъди стильне тарайтып аңлатуга, ягъни аны «сүз һәм җөмләләрне ничек төзү, нинди тәгъбирләр һәм аларны ничек куллану, кыскасы, сүз өслүбе мәгънәсендә генә» куллануга каршы чыга. Ул бу төшенчәне «дөньяга, тормышка мәгълүм бер караш нигезендә һәм шул карашка муафыйк рәвештә фикер-тойгылар- ны, баштан кичерүләрне нинди васиталар, нинди материаллар аркылы ничек формалаштыру мәгънәсендә»4 аңлавын белдерә.
Бу чорда стиль төшенчәсе төрле мәгънәдә кулланыла. «Эпоха» стиле дигәндә, ул гаять киң мәгънәне белдерә. Бу төшенчәне фәнгә В. Фриче кертә. Аны ул иҗтимагый- экономик формациягә хас булган «бердәм» стильнең аерылгысыз бер өлеше итеп карый. Һәм социологик поэтиканың төп бурычын поэтик эпоха стиленең экономик стильгә туры килү закончалыгын ачуда күрә. Бу — фәннилектән ерак торган уйдырма концепция, билгеле. Чөнки ул әдәбиятны турыдан-туры экономика белән, иҗтимагый җитештерү ысулы белән бәйли, аның үзенчәлеген, идеологиянең специфик өлкәсе икәнлеген һәм үзенә генә хас эчке үсеш закончалыклары булуын искә алмый.
В. Фричега ияреп, Г. Сәгъди дә «иҗти- магый-сәясн төзелеш формасы, хуҗалык төзелешенең өслүбе шул дәвернең уртак әдәби өслүбен билгели»6, дип яза. Г. Сәгъдинең әдәбият тарихын өйрәнүгә багышланган «Символизм турында» дигән хезмәте (1932) бар. Биредә дә ул В. Фричега иярә. «Көнбатыш әдәбиятларының үсеше турын-да очерк» исемле хезмәтендә (1931) В. Фриче Европа әдәбиятларының стильләр тарихын өйрәнә. Аныңча, бу әдәбиятларның Шекспирдан алып Маринеттига
кадәргә озын юлы буржуаз характерда була. Чөнки бу зур эпоха дәвамында Көнбатыш Европада буржуаз җитештерү ысулының төрле-төрле стадияләре — сәүдә (меркантиль), промышленность һәм финанс капитализмы бер-берсен алыштырып киләләр. Бу стадияләрнең һәркайсының үз әдәби стиле була. Ачыграк әйтсәк, классицизм — сәүдә капитализмы стиле, романтизм — промышленность капитализмына күчү чоры стиле, ә реализм финанс капитализмы стиле булып чыга.
Т. Сәгъди аны Көнчыгыш әдәбиятлары җирлегенә күчерә. Ул төрки әдәбиятларындагы стильләр тарихын түбәндәгечә күз алдына бастыра. XI гасырда анда ари стократик әдәбият стиле— классицизм яки рационализм туа. Бу стильнең үрнәкләре итеп Г. Сәгъди «Котадгу-белек» белән «һибәтел-хәкаикъ»ны һәм Мәхмүт Кашгари сүзлегендәге шигъри ядкарьләрне ала. Салкын акыл һәм гомумилек алдында баш игән, төрек аристократиясенең мәнфәгатьләрен чагылдырган бу әдәбиятта, ди галим, «тик акыл эшчәнлегеннән туган назари идеяләрне һәм бөтен җәмәгатькә яки бөтен сыйныфка «уртак» булган фикерләрне, бөтен кешелек принципларын» бирү өстенлек алды, ә «хисләрне, шәхси баштан ки-черүләрне тәгъбир итүче ялкынлы сүзләргә, хыялый тасвирларга урын бирелмәде... шигъри шәхсиятләр кабартыла яки өскә калкып чыга алмадылар, шуның өчен шәхси кәефләрне һәм өметсезлек, төшенкелек кәефләрен тасвир яки тәгъбир итүче васиталарны бу әдәбият өслүбендә күрмибез. Аеруча шагыйрьнең «мин»легенә караган тасвир һәм тәгъбирләр бу әдәбият өслүбендә юк иде дияргә мөмкин»1.
XII йөздә классицизм яки рационализм >җа әдәби стиль—дини романтизм белән Алмашына. Бу стильне тудыручылар «гарәп империализмы, солтан һәм ханнар сугы- шьпшан икътисади бөлгенлеккә төшкән, феодал-буржуа аристократиясенең монархия сәясәте кысынкылыгы астында имгәнгән хезмәт массасы арасында яшәүче яки шушы иҗтимагый катлауга якын торучы дәрвиш укымышлылар иде»2 Классицизмны инкарь итү төсендә мәйданга чыккан бу яңа әдәбият үзенең «артык гавами ачык һәм тәкәллефсез булуы белән аерыла». Хәзер шагыйрьнең «минме бик нык кабартыла, ул соң дәрәҗәдә индивидуализмга
$ $ Г. Сәгъди. Символизм турында. Казан. 1932.
’ Шунда ук. 7 бнт.
бирелә. Шагыйрь «һәрнәрсәдән элек үз хәлен,
• Шунда ук. 8 бит
‘ Шунда ук. 46 бит.
* Шунда ук. 61 бит
үзенең эчке тойгыларын, үз моңнарын. үз зарын тәгъбир белән шөгыльләнә, хәтта үзен «алла»лык баскычына күтәрә»3. Бу әдәбиятның күренекле вәкилләре итеп галим Ясәви белән Бакырганж- ны саный.
XV йөзгә кергәч, Г. Сәгьдичә, Көнчыгыш әдәбиятларында тагын ике төрле стиль барлыкка килә. Бер яктан, дворян-буржуа аристократиясе укымышлылары тарафыннан символизм мәйданга чыгарыла. Бу стиль әдәбиятының беренче күренекле вәкилләре Сәккаки белән Лотфи булсалар, үзенең иң югары ноктасына ул Нәвои, Бабир һәм Байкара иҗатларында күтәрелә. Икенче яктан, реализм формалаша башлый. Реализм әдәбиятының беренче үрнәге итеп галим Мөхәммәт Салихның «Шәйбани намә» поэмасын ала. Реалистик стильнең төрки әдәбиятларда ныклап җитлегүе исә. аныңча, «буржуазия ныгып утырып алган, үз хакимиятен тамырландыра башлаган» заманнарга. ягъни XIX йөз ахырына һәм XX йөз башына туры килә.
Гәрчә Г. Сәгъди теге яки бу әдәби стильнең туу сәбәпләрен (стильне ул метод мәгънәсендә куллана) артык гадиләштереп аңлатса да, аның күп кенә кызыклы теоретик күзәтүләре дә бар. Аннан соң. ул дәвер стилен бер дә үзгәрми торган, катып калган нәрсә итеп карамый, аерым әдә-биятларда аның «милли хосусиятләр» белән баетылуын искәртеп үтә. Ул «милли әдәби стиль» дигән төшенчәне дә куллана. Дөрес, аны турыдан-туры иҗтимагый- сыйнфый мохит белән бәйләп карый. Шул ук вакытта Г. Сәгъди: «бер дәвернең үз эчендә төрле иҗтимагый төркемнәргә карап. төбендә бер үк уртак өслүпнең үз төрлелекләре, яки икенче төрле әйткәндә, өслүп вариантлары булырга мөмкин»‡‡‡ §§§, ди. Биредә иңде сүз аерым сыйныфларның әдәби стильләре турында бара.
Революциядән соңгы әдәбиятны тикшер-гәндә. Г. Нигъмәти белән Г. Сәгъди стильне метод мәгънәсендә дә һәм туры мәгънәсендә дә кулланалар. Күтәрелеп килгән яшь совет әдәбиятының идея-эстетик асылы турында сөйләгәндә, Г. Сәгъди нигез фикер итеп В. И. Ленинның түбәндәге сүзләрен ала: «Сәнгать — халыкныкы. Ул үзенең иң тирән тамырлары белән киң катлау хезмәт иясе массаларының иң эченә үтеп керергә тиеш. Ул бу массаларга аң-лаешлы булырга, алар тарафыннан яратылырга тиеш. Ул шушы массаларның хисен, фикерен һәм ихтыярын берләштерергә, аларны күтәрергә тиеш»1. Шушы фикердән чыгып, ул пролетариат әдәбиятының төп стиле реализм булырга тиеш
дигән нәтиҗә ясый. Күрәсез, биредә сүз иҗат ме-тоды турында бара.
Инде революциядән соңгы әдәбият үрнәкләрен конкрет рәвештә тикшергәндә. Г Сәгъди башлыча стильнең үзен күз алдында тота. Бу яктан аның «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» исемле хезмәте игътибарга лаек. Хезмәттә шул чор татар әдәбияты стиль ягыннан ике чорга бүлеп карала. Беренче чор гражданнар сугышы елларын (1918—1921) үз эченә ала. Илдә киеренке һәм авыр сыйнфый көрәш барган бу заманда пролетариатның уртак психологиясе туа. Бу психология үз чиратында шул чор әдәбиятында һәм сәнгатендә «үзенә махсус уртак бер стиль» тудыра. Аны Г. Сәгъди «кызыл романтизм» яки «хәрби коммунизм» стиле дип атый. Бу стиль әдәбиятының төп «иҗтимагый-психологнк хосусиятләрен» хәрби энтузиазмда, чиксез каһарманлыкта һәм фронтта җиңү настроениесендә күренә. Болар, үз чиратында, әдәбиятның «гыйсъянчылык, плакатчылык, абстрактчылык, космизм, схематик рәвештә язучылык, символчылык, мөбаләгәчелек, пидачылык, агитация, ораторлык»2 кебек сыйфатларын тудыралар. Шул ук вакытта галим аларны гражданнар сугышы чорындагы бөтен со-вет әдәбиятына хас сыйфатлар итеп тә карый. Татар әдәбиятындагы «хәрби коммунизм» стиленең беренче вәкилләре итеп ул Ш. Усманов белән К. Нәҗмине, М. Максуд белән Һ. Такташны саный.
Икенче чор (1921—1928) — тыныч тормышка, социализмның нигезләрен төзи башлауга күчү дәвере. Г. Сәгъди фикерен- чә, ул дәвернең уртак иҗтимагыи психологиясенә дә җитди эз сала. Бу психологиянең характерлы сыйфатлары рәтенә тормышка «тагын да ныграк реаль күз белән караучылык, революция тәҗрибәләрен һәр ягы белән ныклап өйрәнүчелек, социализмны төзү эшләрендә тагын да нык оешу, оештыручылык һ. б.»3 керә. Болар барысы чорның уртак әдәби стиленә дә йогынты
' В И.\,?1ении ° литературе. Рус телендә. Мәскаү. 1971 ел. 242 бит
1 Г. Сәгъди. Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты. 41 бит.
* Шунда ук. 4S бит.
ясыйлар. Яңа әдәби сталь — пролетариат реализмы барлыкка килә һәм аның төп сыйфатларын «без»челек. коллективизм, конкретлык, ачыклык, гаммәчелек, матди һәм тормышлы булучылык**** тәшкил итә.
Әдипләрнең нинди темага язуларына бәйле рәвештә, Г. Сәгъди гомуми әдәби стильнең ике вариантын билгели. Аларның беренчесен ул «авыл» варианты дип атый һәм аның вәкилләре итеп Г. Толымбай, Г. Гали, С. Кудаш, Д. Фәтхи һәм И. Хәй- руллиннарны саный. Ә икенче, «шәһә^ вариантына М. Крыймов. X. Туфаь Г. Ильяс, С. Батталларны кертә.
Метод мәгьнәсендәрәк кулланылган гомум
**** Шунда ук. 173 бит.
стильнең мондый вариантларын (аларны стиль агымнары дип тә атарга булыр иде) күрә башлауны әдәбиятның идея-эс- тетик үсешен һәм үзенчәлекләрен сиземләү дип бәяләргә мөмкин. Аннан соң хезмәтенең аерым әдипләргә багышланган бүлекләрендә ул язучы иҗатының үзенчәлекле сыйфатларын да күрсәтеп үтә. Әгәр Ш. Усманов геройлары дошманны «батырлык, осталык, акыллылык һәм хәйлә белән» җиңсәләр, К. Нәҗми хикәяләрендә исә кызыл гаскәр бу җиңүгә «көч белән, кара- | каршы килеп каты сугышу аркылы»5 ирешә. Икенче бер очракта Г. Сәгъди әдипнең үзенчәлекләрен аның әдәби фикерләвеннән эзли. Бу уңайдан X. Туфан иҗатына бирелгән анализ игътибарга лаеклы. Бер яктан. Г. Сәгъди аның иҗатында бөтен татар әдәбиятының стиль үсеше чагылуын, аның «романтиклык һәм космизмнан реаль ва- кыйгалылыкка, ягъни реализмга күчә» башлавын әйтә, ул X. Туфанның «хис шагыйре түгел, уй шагыйре» булуын билгеләп үтә. Әгәр Дәрдмәндтә «фикер дулкыны белән хис дулкыны тигезрәк өлешле» бул- j са, X. Туфанда исә «авыр кузгалышлы уй^ ! фикер хәрәкәте көчле»®. Әгәр Дәрдмәнд 1 буржуаз тормыш тудырган фәлсәфи фикерләрне, «символизм, идеалистик монизм, тамырыннан чыккан символлар, шундый кинаячелекләр белән» бирсә, Туфан яңа со-циалистик чынбарлык тудырган фикерләрне «реаль тормышлы сурәтләр аркылы» бирә. Галимнең яңа әдәбиятны менә шулай традицияләр һәм новаторлык планында да карарга омтылуы тагын
М. Максуд иҗатын тикшергәндә күренә. Бу әдипне ул революциягә кадәр формалашкан «чәчмә лирик өслүпне»
дэвам жгуче дип карый. Сүз монда нәсерчелек традициясе турында бара. Ул М. Максудның бу традицион формадан яңа эчтәлекне бирүдә оста файдалануын күрсәтә. Әгәр революциягә кадәрге кайбер романтик шагыйрьләр әлеге форманы «йөрәкләрне пессимизм чаткылары белән көйдерү» теләгеннән чыгып файдалансалар. М. Максуд вәсергә «яңа матди хәят дәртен һәм җиңү тонын» бирү максатында мөрәҗәгать итә.
Революция тудырган яңа әдәбиятны үсеш- 9 карап, аның үзенчәлекләрен ачарга омтылу Г. Нигьмәтигә дә хас. Бу омтылыш, аерым алганда, аның «Матур әдәбият фронтында ун ел» исемле күләмле мәкаләсендә ачык чагыла. Яңа пролетариат әдәбияты турында сөйләгәндә, игътибар үзәгенә революциядән соң формалашкан яшь әдип р жҗатын куеп, Г. Нигьмәти, аларда беренче елларда «заман тормышы күренешләрен иңләп тикшерүгә, вакыйгаларның үзләре турында хикәя язарга вакыт булмаса да. шул вакыйгалар турындагы тәэсирләрне язып, шуларны бүлешү теләге көчле ид廆†††, да. Бу елларда авторларның сәнгатьч.? эзләнүләре пассиврак булу сәбәпле, алар- еың әсәрләренең әдәби эшләнеше дә «әле зәгыйфь, яңа идеяләргә карата тиешле художество формалары табылмаганлык курс иеп ята»2. Шушылардан чыгып, ул бу чор татар әдәбиятында «корычтай коелган, яң гырап торган саф пролетариат әдәби стиле турында сүз дә булу мөмкин түгел иде»3 дигән нәтиҗәгә килә.
Гражданнар сугышы тәмамланып, тыныч тормышка кайту белән, дип дәвам итә Г. Нигьмәти, әдипләр иҗат эшенә ныклабрак биреләләр. Әдәбият актив эзләнүләр юлына баса. Бу юлда әдипләр, романтизм. Имволизм, футуризм һәм имажинизм ке- 'бек агымнарны үтеп, реализмга киләләр, һәм реализм пролетариат әдәбиятының үз стиле булып таныла.
Әдәбиятның шушы гомум үсеш юлы турында сөйләү белән бергә. Г. Нигьмәти аерым әдипләрнең иҗат үзенчәлекләренә дә игътибар итә. К. Нәҗми хикәяләрендә, ди ул. «гражданнар сугышының конкрет типларын аерым кешеләр психологиясе белән бәйләп җентекләп бирелгән күренешләрен күрсәтүдән бигрәк, масса-күпчелек катнашкан күренешләрен бирә Шуңа күрә дә аның аерым кешеләр исеме кертелеп. әсәрдә сурәтләр бирелешен шуларга бәйләп язган хикәяләрендә дә конкрет булмаган масса күренешләре күбрәк урын ала»4. Моның өстенә тагын К. Нәҗми әсәрләрендә «көрәшнең аерым моментларын бирүгә караганда, көрәш картиналарыннан алынган әсәрләнүләр, тойгыларны бирү (лирик момент) куп урын ала». Нәтиҗәдә әдип хи-кәяләрендә лиризм көчәя.
Шуннан соң Ш. Усманов иҗатына күчеп, Г. Нигьмәти аның әсәрләрендә гражданнар сугышының башкача рак яктыртылуын күрсәтә. Бу әдип инде «конкр’т шәхесләрнең эш-хәрәкәтен күрсәтә, әсәрләрендә катнашучылар саны да чикләүле... Хикәяләр вакыйгага бай, фабула төзелешенә әһәмият аларда нык бирелгән. Ләкин Шатии хикәяләре тел ягыннан эшләнү. Кави-дагыча сурәтләүче чаралар куллану ягыннан ярлылар. Ул хикәяләрен бизәкләп, матурлап, яңа сүзләр, катлаулы ошатулар сайлап тормыйча, турыдан-туры вакыйганың үзен язып, шуңа укучы игътибарын юнәлдерүгә күбрәк урын бирә»6.
Шулай итеп. 20 нче еллар әдәбият фәнендә стиль мәсьәләсен аңлау шактый каршылыклы һәм буталчык төс ала. Бу төшенчә әле метод мәгънәсендә, әле үзенең туры мәгънәсендә кулланыла. Шуңа да карамастан, әдәбият фәненең бу мәсьәләгә дикъкать итүе кирәкле һәм законлы күренеш була. Чөнки моның белән революциядән соңгы әдәбиятның үсеш тенденцияләрен, әдипләрнең сәнгатьчә эзләнүләрен һәм табышларын гыйльми теоретик планда өйрәнүгә нигез салына.
Утызынчы еллар башыннан әдәбият белемендә һәм тәнкыйтьтә стиль мәсьәләсенә игътибар кими төшә. Беренче планга иҗат методы мәсьәләсе чыга. Баштарак ул рапп- чыларның «диалектик материалистик иҗат методы» рухындарак аңлатылып килә. Мәгълүм булганча, раппчыларның бу төшенчәсе философия методын механик рәвештә әдәби иҗатка күчерү нәтиҗәсендә туа.
Республика матбугатында, бигрәк тә ТАПП органы булган «Атака» журналы битләреңдә, вҗат методы мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр чыга башлый. Әмма ул мәкаләләрдә бу мәсьәләләр бик гадиләштереп аңлатыла. Ә кайчак авторларның метод төшенчәсен вульгарлаштырып һәм утилитар мәгънәдә аңлаулары күренә. Журналда басылган мәкаләләрнең берсендә,
†††† Уе ел эчендә татар матур әдәбияты. 16 бнт.
• Шунда ук. 17 бит.
• Шунда ук.
* Шунда ук 39 бнт.
• Шунда ук. «1 бит.
тарайтып яки берьяклы итеп аңлатучылар белән дә очрашырга туры килә. Аерым тәнкыйтьчеләр аны үз әсәрләрендә большевик образларын әледән-әле һәлак иттергән өчен гаеплиләр. Мондый гаепләүләргә әдип В. И. Ленинның чагылыш теориясенә нигезләнеп җавап бирә. Бу теория белән коралланган әдәбият, ди Г. Ибраһимов, безнең үсешебезне бөтен барлыгында һәм төрле яклап күрсәтергә тиеш. Үзенә гаеп ташлаучыларга әдип мондый сорау бирә: «Грал даннар сугышында большевиклар үлдег^\ Эшчеләр корбаны булдымы? Әллә бу улеЛ тик акларны гына кырып, кызылларга тимәдеме?» Юк, ди әдип, «партия бик зур бирде, безнең һәммә фронтларыбыз, һәммә җиңүләребез күп кыйммәтле корбаннар аркылы алынды»5. Һәм әдәбият үзенең иң яхшы әсәрләрендә шушы олы хакыйкатьне күрсәтә. Моңа мисал итеп Г. Ибраһимов А. Фадеевның «Тар-мар» романын китерә. Аныңча, сугыштагы югалтуларны тасвирлау язучы өчен һич тә үзмаксат була алмый. Аларны «яшь буынны тәрбияләрлек, көрәшкә... чакырырлык итеп кискен тасвирларда язарга кирәк. Шулай иткәндә генә әдәбият безгә көрәш коралы була алачак, шулай иткәндә генә безнең әдәбият Ленинның теория отражения дей-ствительности принцибы нигезендә үсә алачак»®.
Г. Нигъмәти үз мәкаләсендә, социалистик реализм методының «нигез мәсьәләсе дөреслек, җанлылык нигезендә типик хәлләр эчендә типик характерлар бирү»’, ди. Алга таба галим типиклыкка түбәндәге бәяләмәне бирә: «Каһарманның типик характер булуы аның сыйныф яки сыйнфый катлауның табигатенә тапкыр килүе дигәв сүз. Характер бөтен индивидуаль гөрл<^ I леге белән бирелергә, бөтен эчке каршыльГ гы белән күрсәтелгән булырга тиеш, ләкин шул вакыт анда билгеле бер сыйныф үзен сиздереп торырга, шул сыйныфның сыйнфый табигате өчен типик булган черталар өстенлеге анда табылырга тиеш»8. «Типик хәлләр» төшенчәсе дә шушы рухта аңлатыла.
Әйтергә кирәк, иҗат методы мәсьәләләрен яктыртканда Г. Нигьмәтинең сыйнфыйлыкка болай басым ясавы бер дә очраклы хәл түгел. Чөнки бу елларда кайбер әдәбият белгечләре, бигрәк тә раппчылар, яшь
мәсәлән, болай диелә: «Хәзерге вакытта иҗат методының төп мәсьәләләреннән берсе булып демьянлашу проблемасы тора. Демьянлашу—үзеңнең иҗатыңны көндәлек сәяси һәм икътисади бурычлар белән нык бәйләп алып бару дигән сүз»1. Шундый бурычлар рәтеннән мәкалә авторы промфинпланам вакытында тутыру, язгы чәчүгә хә-зерләнү. төрле җыемнарны вакытында җыеп бетерү һ. б. саный. Әмма берничә айдан, раппчыларның башка «иҗади» лозунглары кебек үк, «демьянлашу»ның да ялгыш булуы таныла. Безнең матбугатта РАПП җитәкчеләренең ялгышларын беренче булып К. Нәҗми тәнкыйтьләп чыга2.
Татар тәнкыйтендә һәм әдәбият белемендә иҗат методы мәсьәләсе 1934 елдан, ягъни совет язучыларының беренче бөтенсоюз съездыннан соң тирәнрәк һәм дөресрәк яктыртыла башлый. Бу, аерым алганда, Г. Иб- раһимовның «Кайбер әдәби мәсьәләләр» һәм Г. Нигьмәтинең «Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре» дигән мәкаләләрендә ачык чагыла. Әлеге мәкаләләрдә сүз социалистик реализм методы турында бара һәм аны марксистик- ленинчыл эстетика позицияләреннән торып яктыртырга омтылыш сизелә. Г. Ибраһи- мов белән Г Нигъмәти совет әдәбияты методын татар әдәбият фәнендә беренче мәртәбә Ленинның чагылыш теориясенә һәм Энгельсның реализм концепциясенә таянып аңлаталар. Әйтик, Г. Нигъмәти социалистик реализмны социалистик идея җитәкчелегендәге типик характерларны типик хәлләр эчендә бирү аша тормышны дөрес һәм җанлы итеп сурәтләрдә гәүдәләндерү3» дип бәяли. Һәр ике мәкаләдә дөреслек һәм типиклык мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Г. Ибраһимов иң элек сәнгать дөреслеген натурализм белән бутауга, каршы чыга: «Мин натурализмга каршы. Тормыш кисәкләрен шул көенчә, фотографияләп, дөньяга ташлау юлы белән төзелгән әсәрләрнең кыйммәте юк» * *. ди. Аныңча: «әдәбиәсәрләр тормышның каты көрәшле, күп катлаулы, бай каршылыклы тирән процессларын иҗат механизмы аркылы, җанлы сурәтләрдә гәүдәләндерү, чагылдыру юлы белән язылганда гына социалистик реализмга ирешеп булачак». Шул ук вакытта әдипкә бу төшенчәне
а J - сан. II оит.
J Шунда ук. 11—12 саннар.
Г Нигъмәти. Татар совет әдәбиятында со-циалистик реализм мәсьәләләре. «Совет әдәбияты» журналы. 1933 ел. 11—12 саннар. 84 бит.
1960 "браһнмов. Әдәбият мәсьәләләре. Казаи
совет әдәбиятын сыйнфыйлык һәм партиялелек позицияләреннән читкә алып китәргә тырышалар. Әмма аларның бу омтылышы партиянең һәм әдәби җәмәгатьчелекнең кискен тәнкыйтенә очрый. Шушы тәнкыйтькә кушылып, Г. Нигъмәти совет әдәбиятын теоретик планда өйрәнгәндә сыйнфыйлыкны. төп методологик принцип итеп, үзәккә куя. Әмма Г. Нигъмәти кайчак бу эш белән артыграк мавыгып китә. Менә бер мисал. Галим герой характерының аяш эше белән бәйләнгән булуын әйтә дә. Огмәсьәләне марксистик рухта аңлату үрнәге итеп В, И. Ленинның түбәндәге фикерен китерә: «Эшләрен аңламаганда, кеше-ләрен дә... тышкы яктан гына аңларга була. Ягъни көрәштә катнашучы теге яки бу кешенең психологиясен аңларга мөмкин, ләкин көрәшнең мәгънәсен түгел, аның партия өчен һәм политик әһәмиятен түгел»1. Бу цитатадан соң Г. Нигъмәти мондый нәтиҗә ясый: «Димәк, В. И. Ленин кешене бирүне сыйныфтан тыш торган бер тере кеше» бирү итеп алмый, сыйнфый кеше бирү дип ала»2.
Әйтергә кирәк, бу очракта Г. Нигъмәти бөек юлбашчы фикерен үзенчәрәк аңлата. $Йоны ачыклау өчен тарихка күз ташлыйк. Әлеге фикерне В. И. Ленин М. Горькийга язган бер хатында әйтә. Бу вакытта (1909 елда) М. Горький Капри утравында яши һәм Ленинны күп кенә мөһим мәсьәләләрдә Богданов һәм Луначарский белән килештерергә тырыша. Шул ук вакытта М. Горький Владимир Ильичка алар арасындагы бә-хәсне аңлый алмавын белдерә һәм болай ди: «Кешеләрен аңлыйм, ә эшләрен аңламыйм». Язучының бу сүзләре В. И. Ленинны ышандыра алмый һәм ул Горькийга юга- ■дада китерелгән сүзләрне әйтеп хат яза. „Ьзда В. И. Ленин кеше эшенең, бу очракта Кеше көрәшенең партиячел һәм политик мәгънәсе турында сүз алып бара. Г. Нигъмәти исә бу өземтәгә каяндыр алып «сыйнфый кеше» төшенчәсен китереп кертә.
Тулаем алганда, Г. Ибраһимов һәм Г. Нигъмәти мәкаләләрендә яңа иҗат методының күп кенә мөһим мәсьәләләре күтәрелә. Шул ук вакытта алар бу методка хас булган барлык сыйфатларны ачып та бетерә алмыйлар. Алар күбрәк сыйнфый-лык принцибы белән эш итәләр, партиялелек һәм халыкчанлык, тарихилык һәм гуманизм принциплары турында, төшле мәгълүмат бирмиләр.
Утызынчы елларның уртасыннан әдәбият фәнендә һәм тәнкыйтьтә теория мәсьәләләрендә игътибар кими. Бер яктан, Г Халит әйткәнчә, алгы планга «татар классик әдәбияты вәкилләрен, аерым әдәби әсәрләрне масса алдында популярлаштыру һәм татар әдәбияты тарихын халыкка җиткерү»3 бурычы куела һәм бу өлкәдә байтак эш башкарыла. Икенче яктан, фольклорны өйрәнүгә игътибар бермә-бер көчәя. Ә шагыйрь-ләр һәм драматурглар халык иҗаты әсәрләрен җыеп һәм өйрәнеп кенә калмыйлар, бәлки аларның мотивларына таянып әдәби әсәрләр дә язалар.
Шулай да тәнкыйтьнең төп игътибары агымдагы әдәби хәрәкәткә юнәлдерелә. Әмма бу хәрәкәтне анализлауда һәм бәяләүдә, бер яктан, үткән еллардан килгән вульгар социологизм үзен шактый сиздерсә һәм комачаулык тудырса, икенче яктан тәнкыйтьнең эстетик базасы сай, критерийлары чикләнгән булуы күренә. Ул күбрәк әсәрләрнең идея-политик яңгырашы белән кызыксына, аларның шушы сыйфатын күтәрү өчен көрәшә. Әдәбиятның сәнгатьчелегенә, бу өлкәдәге эзләнүләргә һәм ачышларга исә тиешле игътибар булмый яки алар кайчак шактый берьяклы аңлатылалар. Моңа мисал итеп К. Нәҗминең 1936 елда басылган «Татар совет әдәбияты яңа күтәрелеш алдында;'4 дигән мәкаләсен һәм Ә. Ерикәйнең 1947 елда язучылар җыелышында сөйләгән докладын5 китерергә мөм-кин. Гәрчә төрле вакытларга карасалар да, бу чыгышлар үзләренең рухлары буенча бер-берсенә бик якыннар. Аларда безнең тәнкыйтьнең шул чордагы җитди һәм типик кимчелекләре аеруча тулы чагыла. Теоретик фикерләүнең йомшак булуыннан туган бу кимчелекләрне һәм ялгышларны безнеңчә. «Бер тәнкыйть уңае белән» дигән мәкаләсендә Ә. Фәйзи бик дөрес ача Аларны шагыйрь «әсәргә аның гомум тен-денциясенә игътибар итмичә, аерым кимчелеге буенча гомуми хөкем чыгару»да, әсәрне «күзгә бик якын тотып, «күрә карап» укуда, мәгънәләре ягыннан бер-бер- сеннән бик ерак торган төшенчәләрне, мисал өчен «символ» белән «снмволизм»ны
’ Г Халит Бүгенге татар әдәбиятында тәнкыйть мәсьәләләре «Совет әдәбияты» журналы, 1941 ел. 1-2 сан. 127 бит
‘ «Совет әдәбияты» журналы. 1936 ел. 3 сан.
• Ә Ерикәй Совет әдәбиятының яна күтәрелеше ечен. «Совет әдәбияты». 1947 ел. 8 сан
«форма» белая «формализманы, «тормыш дөреслеге» белән «натурализм»ны Һ. б. үзара бутауда күрә
Шул рәвешле фикер йөртеп, К. Нәҗми, мәсәлән, әлеге мәкаләсендә X. Туфан, М. Җәлил, Ф- Кәрим, Ә. Фәйзи һәм Ф. Бур- наш кебек шагыйрьләрне формализм чире белән авыруда. К. Тинчурин, Ш. Усманов. X. Садри, Ф. Сәйфи-Казанлыларны натурализмга бирелүдә гаепли. М. Җәлилнең тү-бәндәге юлларын ул формализм үрнәге итеп китерә:
Кояш жирнея кемеш йонын тарый. Кыр куяны тесле тере кыр.
Мамык кардан булган йонын коеп.
Ак-кола төскә теренде.
Шикәр төсле ак кар челтәрләнеп Сүтелә бара.
Күбекләнеп аккан кар дулкынын Җилләр тиздән сүтеп бетерер.
Күренә ки, биредә бернинди дә формализмга бирелү юк, бәлки шагыйрьнең образлы тасвирга омтылуы турында гына сүз булырга мөмкин.
Әдәбиятның идея сафлыгы мәсьәләсендә үтә уяулык күрсәткән, әмма эстетик критерийлары анык булмаган мондый тәнкыйть әдипләрнең сәнгатьчә эзләнүләрен шик астына ала. Еш кына шулай була: тәнкыйть сүздә әдәбиятның сәнгатьчә сыйфатын күтәрүне дүрт куллап яклый, шуның өчен көрәшкә чакыра, ә практикада аерым язучыларның шул юнәлештәге эзләнүләрен формализм күренешләре дип кире кага. Бу хәл ахыр чиктә сәнгатьчә эзләнүләрне, формалар һәм стильләр төрлелеген инкарь итә. әдипләрне стандарт фикерләүгә һәм на-турализмга этәрә иде.
Гәрчә мопдый тәнкыйть аерым тәҗрибәсезрәк язучыларга мәгълүм бер йогынты ясаса да, әдәбиятның гомум үсеш юлын үзгәртә алмый Иҗади эзләнүләр, стильләр төрлелеге елдан-ел үсә һәм көчәя бара. Бер яктан, әдәбиятның милли үзенчәлеген, икенче яктан, аерым язучыларның индивидуаль стильләрен өйрәнү көн тәртибенә куела килә. 1940 елның 7 декабрендә республика язучыларыиың гомуми җыелышында ясаган отчет докладында М. Җәлил болай ди: «Безнең әдәбиятыбызның милли формасы нидән гыйбарәт? Бит бу безнең әдәбиятның яшәү формасы, ул булмаса, ул үзенең индивидуальлеген, конкретлыгын югалта. Бу проблеманы ныклап өйрәнергә кирәк. Г. Тукай. М. Гафури, Г. Камал һ. б. үзенчәлеге нәрсәдә? Аларның иҗатында милли форма ничек чагыла?»2. Күренә ки, М. Җәлил биредә милли стиль һәм индивидуаль стильләр турында сүз алып бара. Шушы ук мәсьәләләрне 10 елдан соң, Татарстан язучыларыиың II съездында ясаган отчет докладында Г. Кашшаф кабат күтәрә. Ул тәнкыйтьнең мондый мәсьәләләргә "бөтенләй диярлек кагылмавын», М. Максуд, А. Шамов, Ш. Маннур, Ә. Исхак, Ф Хөсни кебек танылган әдипләрнең «иҗат йөзләре өйрәнелмәвен» 1 әйтә,
Гомумән алганда, 50 нче еллар башынна безнең тәнкыйтьтә әдипнең иҗат үзенчәлеге мәсьәләсенә игътибар арта төшә. Беренче чыгышларда әле сүз гомуми төстэрәк, иҗат үзенчәлекләре мәсьәләсе белән кызыксынуның кирәклеген тану рәвешендәрәк бара. «Әдәби осталык турында» исемле мәкаләсендә Г. Бәширов, мәсәлән, болай яза: «Тәнкыйть мәкаләләрендә булсын, җыелышларда булсын, әдәби әсәр турында сүз барганда, аны чын мәгънәсендә әдәби әсәр иткән «нечкәлекләргә» тукталмастан, гомуми төстә сүз йөртү гадәте бар. Хәлбуки, ел саен берничә роман, дистәгә якын поэма, хикәя һәм әдәби очерклар язылып торган. шуның өстенә бай гына әдәби мирасы һәм традицияләре булган бер әдәбиятта сюжет, композиция, тел, стиль һәм аларның һәркайсының үзенең нечкәлекләрен өйрәнүгә багышланган җитди фәнни хезмәтләр, тирән тикшеренүләр булмау ул тәнкыйть өлкәсенең артталыгын, аның әдәбиятка юнәлеш бирергә сәләте җитмәвен күрсәтә» 4.
Шушы кимчелекләрдән арынырга теләгәндәй, тәнкыйтьтә аерым әсәрләрнең әдәби «нечкәлекләр»енә үтеп керергә омтылышлар ясала башлый. 1953 елда «Совет әдәбияты» журналында бер-бер артлың Г. Ахуновның «Намус» романының сурәтләү чаралары» (8 сан). Ф. Хатиповяың «Онытылмас еллар» повестеның художество эшләнеше» (9 сан) һәм Я. Халитовның «Язгы җилләр» романының тел һәм стиль үзенчәлекләренә карата» (10 сан) днгән мә-каләләре басылып чыга. Аларда әлеге әсәр-ләрдәге тел һәм сурәтләү чаралары турында кызыклы гына күзәтүләр ясала.
Әгәр әлеге мәкаләләрдә язучының индивидуаль стиленә караган аерым детальләр турында сүз барса, бара-тора стиль мәсьәләсе киңрәк планда куела башлый. Бу
• «Совет әдәбияты». 1941. 1—2 сая, 119 бит.
• «Совет әдәбияты» 1950. 8 сан. 82 бит.
• Шунда ук. 1952. 1 сан. 99 бит. актан М. Әмир белән Ф. Хөснинең республика азучыларының III съездында (1954) ясаган чыгышлары игътибарга лаеклы. Алар шул елларда рус тәнкыйтендә дә актуаль төс алган уңай герой мәсьәләсенә ике төрле карашны чагылдыралар. Гади генә итеп әйткәндә, М. Әмир «идеаль» герой концепциясен яклап чыга. Ф Хөсни исә уңай геройларны сурәтләгәндә «аларны һәртөрле мәшәкатьләрдән, булуы мөмкин һәм табигый булган кыенлыклардан ничек булса да әрыклап калырга»1 кирәкми ди. М. Әмир 'әм Ф. Хөсни чыгышлары безнең әдәбият-тагы ике стиль агымын күзаллау ягыннан кызыклылар. Дөрестән дә, М. Әмир белән Ф Хөсни геройларны сурәтләүдә аеруча ачык чагыла торган ике стиль агымына безнең тәнкыйтьтә беренчеләрдән булып һәм бәлки әле үзләре дә сизеп бетермичә дикъкать иттеләр. Аларның берсе геройларны сурәтләгәндә ап-ачык төсләр белән эш итүгә, тормыш пафосын калку итеп гәүдәләндерергә чакыра. Ә икенчесе исә геройның көндәлек гадәти яшәешенә йөз тотуны, аны бөтен барлыгы белән гәүдәләндерүне яклый.
Илленче еллар башында аерым әдипләрнең иҗат үзенчәлекләре тирәсендә башланган сүз тора-бара әдәбиятта стильләр төрлелеге турында сөйләшүгә әверелә.
Индивидуаль стиль һәм стиль агымыннан тыш. тәнкыйтьтә милли стильгә караган мәсьәләләр дә кузгатыла башлый. «Хәзерге татар прозасы турында» дигән мәкаләсендә X. Хәйри әдәбиятта милли форма һәм милли үзенчәлек мәсьәләсенә кагыла. Ул милли форманы бары тик тел һәм сурәтләү чараларына гына кайтарып калдыруга каршы чыга һәм бу төшенчә халыкның милли характер сыйфатларын да чагылдыруны кертә2. РСФСР язучыларының беренче съездында ясаган чыгышында исә Ф. Хөсни, әдәбиятта милли үзенчәлекләрне күрсәтүне өнәмәүчеләр белән бәхәскә кереп, икенче чиккәрәк ташлана, ягъни, соңрак И. Нуруллин хаклы әйткәнчә, әдәбиятның милли үзенчәлеген «милли колорит мәсьәләсенә генә кайтарып калдыра» ‡‡‡‡.
Гомумән алганда, 20—50 нче елларда татар әдәбият фәнендә һәм тәнкыйтендә әдәби стильгә караш бу мәсьәләне абстракт- сыйнфый планда аңлатудан аны конкрет эстетик нигездә өйрәнүгә күчү юнәлешендә үсә килә. Нәтиҗәдә, әдәбиятның эстетик байлыгы, андагы сәнгатьчә эзләнүләр һәм табышлар да торган саен тулырак һәм тирәнрәк ачыла баралар. 60—70 нче елларда бу тенденция тагын да көчәя төшә.