Логотип Казан Утлары
Публицистика

АКТЕР ОСТАЛЫГЫ


__ әхнә сәнгате — игелексез сәнгать,— дип язган В Г. Белинский,— чөнки f аны иҗат минутында гына күреп була, шул чагында күңелгә көчле
9 9 тәэсир итсә дә, ул соңыннан эзсез югала»1. Ихтимал, иҗат мизгелен языл-теркәп калуның катлаулы булуы, актер иҗатының сәнгатьнең күп төрләре белән бәйләнгән, үрелгән булуы аркасындадыр, бу темага караган фәнни хезмәтләр һәм тикшеренүләр дә аз очрый. Татар артистларының уен алымнары шулай ук үз тикшерүчеләрен көтә әле.
Әмма бер нәрсә бәхәссез: татар театры барлыкка килгән вакытта ук аның актерлар составы көчле булган. Театр турында язган тәнкыйтьчеләрнең барысы да шул фикерне куәтли.
Татар совет театры оешып кына килгән чорда ук: «Труппада көчле актерлар күп™ Тулаем алганда, театр режиссурага түгел, ә индивидуаль актер уенына йөз тота»2,— дигән юллар языла.
«Театрның нык тупланган һәм эшкә сәләтле коллективы бар. Шул кадәресе бәхәссез... Күпчелек актерлар яхшы уен сәнгатенә һәм пластикага ияләр» ’,— дип язалар 30 нчы елларда.
«Театрның актерлар составы менә дигән. Теге яки бу актерны төрле спектакльләрдә күрсәгез, аның образга керү осталыгына сокланмый калмаячаксыз. Театрның иң яхшы артистлары сәхнәдә үзләрен искиткеч гади һәм иркен тоталар» ‡ §. Бу фикер 50 нче елларда әйтелә.
«Г. Камал исемендәге театрның көчле артистлары бер кыйммәтле сыйфатка ия: алар иҗат иткән геройлар безнең алга җанлы булып килеп басалар, аларның һәр психологик хәрәкәте тормышчан була»6,— дип язалар безнең көннәрдә.
Шулай да бу фикерләрдә татар театрына хас алым, аларның төп уен стиле җитәрлек ачылмый әле. Ә татар театрының нык аерылып торган уен алымы булган һәм бар. Безнең актерлар иҗатының иң төп, иң ачык сыйфаты — тормыш-көнкүреш дөреслеге. Бу — татар артистларының реалистик традицияләрдә тәрбияләнгән үз мәктәбе. 1966 елда Ленинград шәһәрендә безнең театрның иҗат йөзен тикшергәндә: «Спектакльләрне реаль көнкүреш планында ачу театрның мөһим казанышы булып тора. Сезнең күпчелек артистларыгыз җанлы көнкүреш образлары иҗат итәргә сәләтле» ’,— дигән фикер әйтелде.
Күрәсез, татар театрының кайсы чоры турында гына сүз бармасын, һәркем безнең артистлар уенындагы көнкүреш реализмына басым ясый. Димәк, өлкән буынның ак-
в_г Белинский Сайланма әсәрләр. Рус телендә. 1 том. Мәскәү. 1918 ел. 348 бнт,
• «Современный театр» журналы. 1927 ел. 2 сан.
■ «Красная Татария» газетасы. 1935 ел. 12 январь.
* Г. Тукай Әсарлэр. IV том. 1955 ел. 157 бит.
9 «К. У » № 12.
терлык сәнгате елкәсендәге төп казанышы тормыш чынлыгы, ныклы реализм булып чыга. Матур бер традиция төсендә соңыннан ул яшь буын актерларга күчә барган.
Ләкин нигә нәкъ менә тормыш-көнкүреш чынлыгы? Моның нигезе кайда? Әгәр артка, татар театры формалашкан чорларга өйләнеп карасак, шул нәрсә ачыклана: беренче татар артистлары тәрбияләнеп үскән драматургия үзе тормыш-көнкүреш характерында булган. Театрның юл башында безнең драматургиягә нигез салган Г. Ка- ♦ малның нигездә мәгърифәтчелек рухында язылган реалистик драмалары һәм комедияләре торган. Аның артыннан әсәрләре татар совет драматургиясенең алтын фондына кергән К. Тинчурин, Т. Гыйззәтләр килә. Даими төстә тормыш-көнкүреш әсәрләре башкарып, безнең артистлар, бик табигый рәвештә, осталыкларын нәкъ менә шул юнәлештә камилләштерәләр.
Татар театрында күренекле тормыш-көнкүреш актеры Г. Кариевтан килә торган мәгълүм бер эстафета бар. «Кариеө, әле генә базардан килеп, сәхнәгә менгән татар сәүдәгәренең нәкъ үзе иде»'—дип язган Г. Тукай. Г. Кариев талантының, һичшиксез, реалистик характерда булуы хакында сөйләгән дәлилләр бик күп. Алга таба тормыш- көнкүреш реализмы юнәлешен аның шәкертләре К. Тинчурин. 3. Солтановлар дәвам иттерә. К. Тинчурин белән 3. Солтанов үз нәүбәтләрендә X. Әбҗәлилов, X. Уразиков, Г. Булатова, М. Сульва, Г. Камская кебек күренекле артистларның остазларына әйләнәләр. Тагын да яшьрәк буын вәкилләре дә бу линияне үстерә, дәвам иттерә.
Революциягә кадәрге татар артистлары иҗатында, көнкүреш реализмы белән бергә, күтәренке, романтик линия дә яшәп килгән. Бу юнәлешнең башында беренче татар артисткасы С. Гыйэзәтуллина-Волжская тора. Татар әдәбиятындагы, хосусан алганда, 20 нче еллардагы татар совет драматургиясендәге романтизм хакында без шул чордан калган әсәрләр буенча фикер йөртә алсак, татар артистлары иҗатындагы романтик башлангыч турында ачыктан-ачык беркайда да әйтелмәгән. Театрдагы өлкән буын артистларның истәлекләренә таянып, шулай ук театрның үзендә М. Мутин, Камал III, Ф. Ильская кебек артистлар булу фактыннан чыгып кына без романтик уен алымнары хакында күпмедер фикер йөртә алабыз.
Шулай итеп, театрның беренче оешкан чорыннан ук актер сәнгате өлкәсендә бездә ике юнәлеш — тормыш-көнкүреш реализмы юнәлеше һәм романтик юнәлеш үсеп килгән.
Шулай да бер хакыйкатьне онытмаска кирәк. Актер иҗатын, тапкырлау таблицасы сыман, артык гадиләштереп аңларга ярамый. Табигатьтә химик яктан саф матдә очратуы кыен булган кебек, сәнгатьтә дә бер генә төрле саф стильләр юк диярлек. Күп милләтле бөтен совет театрындагыча, татар артистларының уены да заман таләпләренә карап үзгәрә торган.
Революция һәм гражданнар сугышы елларында азат кешенең кайнап торган энергиясен гади көнкүреш чаралары белән генә күрсәтергә мөмкин булмаган. Чор рухы театр сәнгатеннән дә героика, романтика таләп иткән. Менә шуңа күрә дә Киевтә «Фуэнте-Овехуна», Мәскәүдә «Каин», Ташкентта «Юлбасарлар», татар театрында «Әлмансур», «Юлбасарлар», «Отелло», «Гамлет» куела. Шушы ук чорда сәхнәдә артисттан турыдан-туры плакатчыл уен таләп иткән агитацион әсәрләр дә бара.
Соңрак исә тагын революциягә кадәр һәм совет чорында язылган тормыш-көнкүреш пьесалары куела башлый. Ләкин бу чорда реализмны аңлау берьяклырак төс ала, сәхнәдә көнкүреш детальләре белән артык мавыгу сизелә. «Сүнгән йолдызлар», «Американ» һәм безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән башка күп спектакльләр шул хакта сөйли. Ул пьесаларда уйнаган артистлар тышкы хәрәкәтләр белән күп мавыкканнар: өстәлгә, урындыкка барып тотынганнар, йолкынганнар, кулларын кая куярга белмәгәннәр. Артистлар геройның эчке халәтен ачуга тиешле дәрәҗәдә игътибарны юнәлтмәгәннәр. Хәер, персонажның үз-үзен тотыш логикасын белмәү образның асылына үтеп керә алмаудан гына түгел. Монда режиссерларның да гаебе бар, артистларга алар шундый юнәлеш бирәләр. Моңардан тыш, 20 нче елларда театр сезон саен сәхнәгә берничә дистә яңа спектакль чыгарып килгән. Шулай булгач, ре-
ИЛЬТАНИ ИЛ ЯЛ О 8 А ф АКТЕР ОСТАЛЫГЫ
129
петиция өчен hep әсәргә бары 3—4 көн генә вакыт бирелгән, бу вакыт эчендә тулы канлы образ иҗат итү турында сөйләп тә торасы юк.
Театр сәнгате өлкәсендә барган кискен көрәш тә артистлар иҗатына йогынты ясамый калмый, билгеле. Ул көрәш репертуар политикасын да һәм совет театрының алга таба үсеш юлын да читләтеп узмый. Шул ук вакытта, төрле уен стильләренең бергә үрелеп баруы совет театрының зур иҗат мөмкинлекләре турында да сөйли. Тик ул чорда татар драматургиясендә идея-сәнгатьчә эшләнеш ягыннан тулы канлы сәхнә әсәрләре җитәрлек булмый. Аларда схематизм үзен нык сиздергән, бу исә, үз чиратында, артистлар иҗатына да йогынты ясамый калмаган.
Хәл тагын шуның белән катлауланган: 30 нчы елларның урталарына кадәр татар театрында психологизм һәм биологизм бер үк нәрсә дип карала, пьесада геройларның шәхси тормышын күрсәтү зарарлы күренеш дигән караш яшәп килгән. Бу — шулай ук актер сәнгатенә зур зыян китергән. 1930 елда ук татар матбугаты: «Режиссер С. Вәлиев психологик һәм биологик моментларны» күпертмәскә тырыша *, дип язган икән, бу очраклы хәл түгел. Шул ук 1930 елда Г. Кутуй, «Хыял, романтика күп булган._ мәхәббәткә зур урын бирелгән өчен», В. Катаевның «Авангард» әсәрен тәнкыйть иткән булса-, С. Вәлиев исемсез, «массовый герой» образын иҗат итүне яклап чыга. Башкача әйткәндә, татар артистларын аңлы төстә тышкы охшашлык буенча гына образлар тудырырга юнәлтәләр. Әгәр психологик реализм позицияләрендә нык торган өлкән буын артистлар мондый «яңа методка» каршы булсалар, театрга 20 иче елларда килгән яшьләр күбрәк соңгы юнәлешкә иярәләр.
Мондый тенденция соңыннан театрның үсешенә тискәре йогынты ясый. «...Хәзергә барлык актерлар да образның социаль асылын ачарга, геройны аның бөтен катлаулыгы белән күрсәтергә өйрәнеп җитмәгәннәр.—дип яза газета. —Яшь актерлар асылда образның тышкы сурәтен иҗат итү белән чикләнәләр. Образ өстендә өстән- естән эшләү режиссерларның тиешле дәрәҗәдә җитәкчелек итә белмәүләреннән килә» *.
20 нче елларның ахырында һәм 30 нчы елларның башында «яңача уен стиленең төп сыйфатлары ачыклана башлый. Яңа иҗат алымын туендырып торган төп башлангыч заманның уңай герое, ягъни дөньяны үзгәртеп кору процессында үзе дә үзгәрүче кеше була. Сыйнфый аныклыгын тулысынча саклаган хәлдә, бу геройның психологик йөзе даими төстә конкретлаша бара, гомумидән индивидуаль як аерылып чыга. Плокатчыл шартлылыктан яңа кешене сурәтләүгә күчү шул процесска тәңгәл килеп тора»4.
Көчле шатлыкны, һәр төрле шапырынуларны совет иленең, совет кешесенең көченә ышану хисе алмаштыра. Яшьлек кайнарлыгы үз урынын төпле тәҗрибәгә бирә. Революция романтикасына көндәлек хезмәт романтикасы алмашка килә.
ГИТИС бетергән ике режиссерның — Ш. Сарымсаков белән Г. Исмәгыйловның — эшкә килүе театрның алга таба үсеше өчен бик әһәмиятле була. Алар театрга Станиславский системасына, МХАТчыларның эш стиленә мәхәббәт алып киләләр. 30 нчы елларның икенче яртысында «Габбас Галин», «Ташкыннар», «Таня», «Икмәк», «Мактаулы заман» кебек яңа спектакльләрне шул режиссерлар куя.
Ш. Шамильский, Н. Таҗдарова, 3. Солтанов, Ф. Ильская, ул чагында әле яшьрәк булган X. Әбҗәлилов, X. Урәзиковлар тере кеше образларын индивидуаль үзенчәлеге һәм психологик төгәллек белән иҗат итәләр.
Икеләнүләр, бер чиктән икенче чиккә ташланулар дәверен узып, татар театры үзенең төп юлына — реализмга өйләнеп кайтта. Әмма революция һәм яңа совет чынбарлыгы тудырган зур эчтәлек белән баетылган, тулыландырылган хәлдә әйләнеп кайта.
Яңа стильнең үскән һәм чәчәк аткан чорында татар театрында талантлы артистларның бөтен бер плеядасы эшли. Кабатланмас индивидуальлеккә ия булган Ш. Ша- мильскийны шул плеяданың уң флангысында торучылардан санарга кирәк. Аңа чын, тирән хисләр, драматик характерның тулылыгы һәм тирәнлеге, өстәвенә, янып торган
’ Ш ₽"нд3а И”ория советского драматического театра. Рус телендә. Мәскәү. 1967. 471 бит, ’ «Красная Татария» газетасы. 1935 ел. 12 январь.
Новаторство советского театра. Рус телеидә. Мәскәү. 1963 . 234 бит.
темперамент, яктылыкка, шигърияткә, романтик биеклекләргә омтылу хас була. Ш. Шамильскийның эмоциональлеге ул башкарган геройларның эчке логикасын һәм үз-үзен тотышын дәрес күрсәтергә комачауламый. Ул үзенә ике остазның — С. Гыйз- зәтуллина-Волжскаяның романтик күтәренкелеген һәм Г. Кариевның тормыш-көнкүреш реализмын сеңдергән талантлы шәхес була.
Сугышка кадәр театрда 3. Солтанов, Н. Таҗдарова. Н. Арапова, Г. Болгарская, Г. Камская, X. Әбҗәлилов, X. Уразиков М. Сульва, Ф. Ильская, Г. Булатовалар кебек сәнгатебезнең данын еракларга шаулаткан бик күп артистлар эшли.
Сугыш еллары сәнгатьтән алгы планга уңай герой мәсьәләсен куюны таләп итә. Тамашачыларга баштанаяк коралланган дошманга каршы көрәшүче совет кешесенең бөтен көчен һәм ныклыгын ачып бирергә кирәк була. Сугыштан соңгы чорга татар театры иҗади үсешнең төрле баскычларын узган бердәм коллектив булып килә.
Революциягә кадәр театрда анык билгеләнгән ике юнәлеш — романтик һәм тормыш-көнкүреш юнәлешләре яшәп килә, дидек. Совет власте елларында безнең артистлар, агитацион-плакатчыл, романтик, формалистик уен алымнары аша узып, яңа биеклеккә күтәреләләр. Ниһаять, идеялелекне тирән психологик дөреслек һәм характерларның эмоциональ яңгырашы белән бергә үргән социалистик реализм методы татар театрына заманга лаек сәхнә әсәрләре тудырырга мөмкинлек бирә.
60 нчы еллардагы яңарыш репертуарны баетудан башлана. Сәхнәгә татар драматургларының яңа пьесалары һәм тәрҗемә әсәрләре күпләп куела, классик мираска яңа мөнәсәбәт булдырыла. Режиссерлар белән бергәләп, артистлар театр сәнгатенең уен традицияләрен тәнкыйть күзе аша уздыралар. Нигез итеп реаль-психологик стиль алына, ләкин хәзер инде ул әсәрне идея-социаль яктан тирөнтен ачу белән 'баетыла, идеялелек үзе һәр образның, бөтен спектакльнең масштаблыгын, халык- чанлыгын күрсәткән төп сыйфат төсендә чагыла. Татар артистлары иҗатына хас романтик агым, шапырынулы пафостан бигрәк, шигърият һәм югары илһам төсен ала. Репертуарга, психологик драмалар белән бергә, чын мәгънәсендәге трагедия, фарс, мелодрама, водевиль, героик-романтик драмалар һәм халык драмасы кертелә. Спектакльләр ачык театраль форма, яхшы мәгънәсендәге тамаша төстен алалар, һәр әсәрне куйганда, режиссер һәм актерлар теге яки бу формадагы яңа алымнарны табарга һәм ныгытып калырга тырышалар. Әһәмиятле һәр сәхнә әсәрен кую иҗади эзләнү, актер сәнгатенең төрле алымнарын үзләштерү юлында яңа бер баскыч төсен ала. Бер үк артистлар көчләрен төрле-төрле жанрларда, еш кына бөтенләй көтелмәгән әсәрләрдә сынап карыйлар. Болар барысы, ахыр чиктә, актер сәнгатенең иң яхшы традицияләрен үзләштергән һәм аны яңа сәнгать чаралары белән баеткан сәхнә осталарының үсеп чыгуына китерә. Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә без бүген бик күп пландагы актерларны күрәбез. Психологик драма татар театрының күптәннән үк иң яраткан жанры булып санала. Бүген дә бу жанр репертуарда төп урынны алып тора. Ләкин бүгенге артист әлеге традицион төрдәге спектакльләрдә дә моннан 20—30 ел элек уйнаган кебек уйнамый. Алай гына да түгел, бүгенге артист, аерым очракларда, үзенең гадәти амплуасы чикләреннән чыгып, капма-каршы жанрларда уйный ала.
42 яшендә үк РСФСРның халык артисты исемен алган Шәүкәт Биктимеров иҗаты шуның матур үрнәге булып тора. Аның геройлары һәр чакта да җиргә нык басыл атлыйлар. Аларның барысы да үтә җир кешеләре, бик гадиләр. Безнең һәммәбеэ кебек үк, алар көндәлек борчылулар һәм мәшәкатьләр белән яшиләр. Артист шул гадилеккә хәтта махсус басым ясый. Шуңа күрә Ш. Биктимеров геройларын баштан ук яхшы танышларың кебек кабул итәсең. Әгәр ул иҗат иткән рольләрне искә төшерсәк, аларның һәркайсында башкаручының үзен танырга мөмкин. Артистның тышкы хәрәкәтләре: йөреше, сөйләү манерасы һәр әсәрдә бер үк төрле була. Ул һәр вакыт җиңел, вак адымнар белән, бераз гына чайкалып сәхнәдә йөри, үзенең йомшак, аз гына карлыккан баритон тавышы белән сүзләрен өзеп-өзеп, ачык итеп әйтә. Ш. Биктимеровның индивидуаль кешелек сыйфатларыннан ягымлылык, лирик җылылык ахырдан ул башкарган бик күп образларның аерылмас сыйфатына әйләнде. Ш. Биктимеров — психологик реализм юнәлешендәге артист. Бу мәсьәләдә ул татар артистларының бай традицияләре эзеннән бара һәм, шул ук вакытта, аларны дәвам иттерүче дә булып санала.
ИЛЬТАНИ ИЛЯЛОВА ф АКТЕР ОСТАЛЫГЫ
Ш. Биктимеровның иң яхшы рольләре зур гомумилештерү көченә ия. Актер иҗат иткән образлар — үзләренең күп кырлы чагылышларында җанлы тормыш геройлары. Ул әшәке, пычрак Ислам («Әни килде»), алдакчы, җиңел холыклы буш куык Дульчин («Соңгы корбан») кебек поляр төстә капма-каршы рольләрне уйный. Ниһаять, Н. Погодинның «Баһадирлар»ында кыеннан да кыен —Ленин образы.
Ш. Биктимеров, Н. Гәрәева, Ш. Әсфәндиярова, Р. Таҗетдиновлар театрның күптәнге традицияләрен аеруча баеткан беренче спектакль «Гүзәлем Әсәл» булды. Бу спектакльдә артистлар герой хисләренең нәтиҗәсен бирү белән генә чикләнмиләр, алар фикер йөртәләр, анализ ясыйлар, янәшә куеп, чагыштырып карыйлар. Алар өчен персонажның гамәле үзе түгел, ә шул гамәлнең мотивлары мөһим. Бу спектакльдә артистлар геройның эчке тормышын, герой кылган гамәлләрнең эчке логикасын күз алдына бастырырга тырышалар. Шуңа күрә алар герой характерын бөте> катлаулылыгында күрсәтеп бирәләр.
Психологик спектакльләр хакында сөйләгәндә. Татар академия театрындагы кичереш мәктәбенең ачык вәкиле булган Ш. Әсфәндиярова кебек актрисаны читләтеп узу мөмкин түгел. Академия театры артистларының өченче буын вәкиле Ш. Әсфәндиярова, үз яшендәге башка артистлар кебек үк, татар театрының традицияләреь дәвам иттерүче дә һәм яңа алымнар белән ул традицияләрне баетучы да. Ш. Әсфәндиярова һәр образның психологик асылын көчәйтеп ачарга сәләтле. Шуңа да ул иҗат иткән геройлар ифрат күп кырлы һәм күп сыйдырышлы була. Ул һәр образга аның характерының үсеш логикасыннан чыгып якын килергә тырыша. Ләкин шул ун вакытта теләсә кайсы рольдә Ш. Әсфәндиярованың үз поэтик индивидуальлеге чагыла. Ул иҗат иткән Диана («Сукыр»), Хәдичә («Гүзәлем Әсәл»), Тугина («Соңгы корбан»), Галина («Туган туфрак») кебек рольләрнең үзәгеннән, кызыл җеп булып, артистканың яраткан темасы — кыенлыкларга бирешмәгән хатын-кызларның драматик язмышы уза.
Сәләтләре «Гүзәлем Әсәлидә тулы ачылган тагын ике артист — Н. Гәрәева белән Р. Таҗетдиновка да нечкә психологизм хас.
Трагизмга якын эчке ялкын, киеренке драматизм, интеллигент натураның вакыты белән аскетик кырыслык, әхлакый максимализм югарылыгына күтәрелгән нечкә шигърилеге. Бәләкәй, нәфис гәүдәле, тирән карашлы актриса Наилә Гәрәевага хас бу сыйфатлар башта Әсәл образында, соңрак Гөлтекин («Айдын»), Изабелла («Чамасына күрә чарасы»), Энҗө бикә («Кол Гали») кебек рольләрдә тулы чагылды. Н. Гәрәева иҗат иткән образлар бик лаконик була, аларда бер артык хәрәкәт күрмәссең. Мимика бөтенләй юк дәрәҗәдә, бары тик тәэсирчән күзләре генә күңел түрендәгене сөйли. Аның геройлары күңелендә кайнаган хисләр ихтыяр көче белән пружина кебек кысылган була.
Н. Гәрәеваның партнеры Ринат Таҗетдинов үз геройларын төрле алымнар белән тудыра. Кайчак бер үк рольдә ул бөтенләй капма-каршы буяулар белән эш итә. Әйтик, Ильяс безнең алга төрле төсмерләрдә килеп баса: менә ул яшьлек дәрте ташыган егет; ул да түгел, үз-үзенә артык ышанган тәкәббер кеше. Менә ул чын күңелдән Әсәлгә гашыйк. Шунда ук тасвир чаралары да үзгәрә — нәзакәтлелек, йомшаклык, шигърилек пәйда була. Хәрәкәтләре тыйнаклана, эчке җыйнаклык барлыкка килә. Ниһаять, Ильясның өченче халәте — хисләрен белдерүдә соң чиккә җиткән саранлык, вакыты-вакыты белән ашкынып алу. әмма сулган, арган гәүдәсендә — көчсезлек, өметсезлек һәм үкенү хисе. Алга таба артист репертуарында Искәндәр («Хуш, Назлыгөл»), Надир мәхдүм («Сүнгән йолдызлар») кебек эмоциональ геройлар, Инсаф («Әни килде»), Чешков («Чит кеше») кебек кырыс персонажлар барлыкка килә. Эзопта («Эзоп») һәм Кол Галидә кыргый темперамент аскетик сабырлык белән кушыла, Дәүләт-бине («Айдын») сурәтләгәндә тагын яңалык — ясалма кылану, төчелек, нәзакәтле хәрәкәтләр.
Өлкән буын артистларның бер вәкиле булган Фуат Халитов та тирән психологик алым белән иҗат итә. Тормышчан булуы белән күңелләрне тетрәтерлек образларын тудыруга артист, бер караганда, аз гына да көч куймый кебек. Аның геройларының эчке тормышы шул кадәр реаль була, артист үз геройларының гамәлләрен шул кадәр шәп белә ки, образның җеп очы бер урында да өзелми, хәрәкәт барышында акылга хилаф бернинди кимчелек булмый. Ул тудырган характерларның ка-
миллеге — вне шуннан. Ф. Халитовның образлар иҗат итүдәге бу үзенчәлеге аның өлкән остазларыннан, бигрәк тә Ш. Шамильскийдан килә, дип әйтә алабыз. Ф. Халитов репертуарындагы Шадрин («Мылтыклы кеше»), Муса («Муса Җәлил»), Сәгьдетдин («Шамил Усманов»), Әхтәм («Ир-егетләр»), Прибытков («Соңгы корбан»), Риспо- ложинский («Агай-эне ак мыек») кебек иң яхшы рольләргә шул сыйфат хас. Төрле характердагы уңай һәм тискәре рольләрне башкарып килгән Ф. Халитов — реалистик, психологик уен мәктәбенең типик вәкиле. Аны героик яки романтик рольдә күз алдына китерүе кыен. Ф. Халитов өчен һәр рольнең эчке монологы кыйммәт, ул шуны бөтен спектакль буена алып бара. Актер бер генә минутка да образ тормышы белән яшәүдән туктамый, партнерлары белән һәр вакыт тыгыз контактта була.
Олы буын вәкилләреннән Габдулла Шамуков шулай ук — психологик уен остасы. Татар театрының күп төсле палитрасында артистның иҗаты үзенә генә хас яклары белән аерылып тора. Г. Шамуков төрле жанрларда уйный, шулай да аның барлык персонажларында комизм элементы, күпмедер күләмдә чудаклык сизелә. Нәкъ менә шушы кабатланмас индивидуальлеге ул башкарган Хуҗа Насретдин, Купьелло («Бәйрәм кичендә»), Ксанф («Эзоп»), Муса («Американ»), Максуд («Әни килде») кебек рольләргә саф Шамуковча мөлаемлык бирә. Г. Шамуков бернинди комизм катнашмаган тулы канлы драматик характерлар тудырырга да сәләтле. Мәсәлән, күптән түгел иҗат иткән образларыннан Мәрвән («Ир-егетләр») һәм Шекспирның хәйләкәр, акыллы сарай хезмәткәре Полонийны хәтерләтүче Актай («Кол Гали») шундыйлар.
Психологик драма һәр чак театрның активында булды. Бу жанрда татар артистлары тормышчан бик күп образлар иҗат иттеләр. «Соңгы корбан», «Әни килде», «Ир-егетләр», «Эңгер-меңгер», «Хуш, Назлыгөл», «Чит кеше», «Борчылма, әнием» кебек спектакльләрдә менә дигән актер уеннарын күрдек.
Бөтен әсәрнең, шулай ук һәр рольнең социаль тирәнлеген ачу — бүгенге спектакльләр алдына куела торган төп таләп. Бу тенденция татар драматургларының пьесаларын һәм тәрҗемә әсәрләрне куйганда да ачык сизелә. Театрның яңа спектакльләрендә кеше тормышына, кеше аңында барган процессларга игътибарлы мөнәсәбәт ачык күренә. «Ир-егетләр» һәм «Чикләвек төше»ндәге кебек, идеяне уңай башлангыч аша ачамы, әллә «Әни килде», «Хуш, Назлыгөл»дәгечә, тискәре персонажларны фаш итү аша ачамы, театр актив төстә мещанлыкка, тук һәм ваемсыз көн итүгә, өч тиенлек бәхеткә каршы чыга. Шуңа бәйле рәвештә, режиссерлар акцентларны драмада чын белән ялганның көрәше эре планда күрсәтелгән төп моментларга ясыйлар.
Соңгы елларда куелган күп кенә спектакльләр мисалында актерның роль өстендә ни рәвешле яңача эшләүләре хакында да сөйләргә мөмкин. Элегрәк өлкән буын артистлар уенында башкаручының роль белән тулысынча тәңгәл килүе төп принцип булып санала иде. Яңа буын артистлар роль белән ахыргача тиңләшеп бетмиләр. Алар образның уй-тойгылары белән яшәп кенә калмыйлар, әле тагын, Б. Захаров язганча, образның фикерләре һәм хисләре уңае белән фикерли һәм хис тә итәләр. Актер сәнгатенең төп законы — тулысынча кушылу, актерны образ белән тәңгәлләштерү түгел, ә аларның диалектик берлеге. Әмма бу алым һий тә ялангач тамашага алып килми. Психологик тулылык үз көчендә кала. «Күк капусы ачылса», «Диләфрүзгә дүрт кияү» «Американ» кебек комедияләрдә әлеге алым аеруча ачык чагыла. Бу спектакльләрдә катнашкан артистлардан, һәр вакыттагыча, хисләр төгәллеге таләп ителә иде, икенче яктан, бу төгәллек буффонада, трюк формасына төренгән булырга да тиеш иде.
«Американвда Искәндәр баштан ук «уен уйный». Шуңа күрә аңарда ике кеше — җаваплы бурыч үтәүче совет студенты һәм ата-бабалары җиренә кайткан «американец» бергә яши. Әлеге ике кеше белән бергә, тамашачы даими төстә өченче затны — актерның үзен дә сизеп утыра. Башкаручының үз шәхесе катнашу образга аерым бер колорит бирә. Студент ролендәге артистның үз «американец»ы өстеннән мыскыллап көлүе һәркемгә аңлашылып тора. Рольгә бу рәвешчә якын килү безнең театр өчен яңалык иде.
Равил Шәрөфиев — бүгенге татар театрының иң эксцентрик артисты Аңа әнә шундый үткен формалар якын. Артист анык һәм ачык билгеләнгән комик талантка *я. Ләкин аңа шаянлык бөркелеп торган мәйдан тамашасы характерындагы көлке тү-
ИЛЬТАНИ ИЛЯЛОВА ф АКТЕР ОСТАЛЫГЫ
гел. е сатирик яктан үткенәйтелгән, күпмедер дәрәҗәдә скелтик-ироник пландагы комиклык хас дияр идем.
■Американвда катнашучылардан Г. Шамуков, Ф. Халитов, Г. Надрюков, Ф. Әх- тәмова һәм И Гафуров та, заманча фикерләү логикасы буенча эш итеп, үз геройларын ачыктан-ачык сурәтләделәр. Бүгенге заман актерлары буларак, алар, сәхнәдә персонаж тормышы белән яшәсәләр дә, образга үз мөнәсәбәтләрен дә ачык белдерделәр. Алар рольләрендә тормышчан иделәр, шул ук вакытта үз геройларыннан эчтән генә көлә дә белделәр, үзләре сурәтли торган кешеләрнең юләрлеген, кылган эшләренең мәгънәсез булуын фаш иттеләр.
->Американ»ны куйганда тупланган тәҗрибә алга таба Т. Миңнуллиннын «Диләфрүзгә дүрт кияү» пьесасын сәхнәләштергәндә файдалы булды. Жанры буенча ул водевиль, аннан да бигрәк мюзикл. «Ламанч кешесе», «Вестсайд тарихы» кебек, безнең илдә киң таралган мюзиклар трагик һәм трагикомедии характерда иделәр, ә «Диләфрүзгә дүрт кияү» исә — саф комедия. Ләкин артистларның һәм режиссерларның эш алымы, образга якын килү принцибы бер үк. Бу спектакльләрнең барысында да уен, тамаша моменты өстен тора. Актер алдына бик кыен бурыч куела. Әгәр традицион психологик драмада артист, үзе уйный торган рольнең күңеленә тирән үтеп кереп, баштан ахырга кадәр шул образ булып калса, мюзиклда инде образга керә белү һәм, әгәр шулай әйтергә яраса, образдан чыга белү сорала.
Т. Миңнуллин комедиясендә дүрт кияү адым саен көлке хәлләргә эләгәләр. Әмма шулай да пьесадагы һәр персонаж анык билгеләнгән характер сыйфатына ия. Әйтергә кирәк, бу—Т. Миңнуллин драматургиясенең көчле ягы. Татар артистлары, бигрәк тә дүрт кияүне башкаручылар өчен төп кыенлык шунда, алар спектакль барышында үзгәреп торырга тиеш булалар. Яңалыкның «Американ»ны куйганда ук табылган икенче моменты — башкаручының үз герое юләрлегеннән ачыктан-ачык көлеп, аны мыскыллап уйнавында. Бу момент бигрәк тә Р. Шәрәфиев һәм Д. Ильясов уенында ачык күренде.
Деллюс Ильясов театрга 1949 елда ГИТИС тәмамлагач килә. Аның артистлык ин-дивидуальлегенә интеллигентлык, нәзакәтлелек хас. Соңгы вакытка кадәр ул бары тик драматик пландагы артист булып саналып йөрде. «Чамасына күрә чарасы», «Фигароның өйләнүе», «Диләфрүзгә дүрт кияү» кебек спектакльләрдә катнашу аңарда сәхнә осталыгының моңарчы күрелмәгән яңа яклары — нечкә комедиячел башлангыч булуын ачты.
Героик-романтик жанрдагы эзләнүләрне Г. Камал исемендәге театр төрле спектакльләрдә— Бразилия драматургы Г. Фигерейдоның «Эзоп» әсәрен куйганда, башкорт легендасы буенча язылган «Нәркәсвтә, революцион драма «Шамил Усмановята, тарихи трагедия «Кол Гали»дә алып барды. «Эзоп» театрның уен алымындагы тормыш-көнкүреш чынлыгын оформлениедә дә, актер уены планында да тулысынча кысрыклап чыгарды. Спектакльдә кайнар канлы, темпераментлы кешеләр белән очраштык. Спектакльнең героик-романтик яңгырашы, тулаем алганда, төп герой образы, шулай ук спектакльгә режиссер куйган акцентлар аша җиткерелде.
Ике гашыйкның трагик язмышы турындагы «Нәркәс» легендасыннан да театр романтик башлангыч эзләде. Спектакльдә көнкүреш, этнография юк. Ул кешене куркытып шомландырырлык та, шул ук вакытта көчле тәэсир дә итәрлек итеп бизәлгән иде: ерткыч кошларны хәтерләткән тау күләгәләре, караңгы, шомлы тау куышлары .. Спектакль бик бай бизәлгән, урыны-урыны белән хәтта артыграк та бизәлгән. Кайчакларда геройларны нинди милләт киемендә икәнен дә аерып булмый.
Шулай да бу очракта көнкүреш ваклыгыннан качарга омтылу спектакльне икенче бер чиккә — психологик дөреслек, ышандыру көче кимүгә алып килде. Нәтиҗәдә персонажларның хисләре абстракт төс алды. Тулы канлы конкрет характерлар тудырмый торып, артык гомумилеккә омтылу рациональлеккә китерде, тамашачы спектакльне салкын кабул итте. Сәхнәдә чын кеше тормышы күренмәде.
Башкорт театрыннан Казанга килгән яшь артистка Рәмзия Хисамованың Нәркәс ролен башкаруы гына спектакльнең бер казанышы булды. Артистка югары шигърияткә, эмоциональ тәэсир көченә ия образ иҗат итте. Р. Хисамованың мондый уңышы бик табигый күренеш, ул башкорт театры традицияләрендә тәрбияләнгән артистка, Нәркәс образында ул татар театрына хас психологизмны һәм башкорт артист- 134
ларына хас югары стильне бергә куша алды. Нәтиҗәдә гаҗәеп тормышчан һем ро» мантик күтәренке образ туды.
А. Гыйләҗев белән А. Яхинның «Шамил Усманов» драмасы да романтик әсәрләр рәтенә керә. Мөлаем, яшь, чибәр Усманов — артист Наил Дунаев — үзенең сугышчыларын темперамент белән генә түгел, революция идеяләрен дөрес һәм гади итеп аңлатуы белән дә тәрбияли. Н. Дунаев, Ә. Шакиров (Карип), И. Баһманов (Каюм) башкарган рольләргә канатлы күтәренкелек хас, аларның хәрәкәтләре беркадәр экспрессив. сүзләре дәртле, характерлары эмоциональ көчле. Ләкин күтәренке стиль ялган пафоска алып килмәде. Бу аларның әсәр чынбарлыгында үз урыннарын дөрес аңлауларыннан килә. Алар — гасырлар буена сузылган коллыктан азат булган, азатлыкның кадерен һәм бәясен тирән аңлаган хөр рухлы кешеләр, үзләрен ахыргача бәйсезлек өчен көрәш эшенә багышлаган кешеләр. Героик тема героик төстә гәүдәләнгән характер да таләп итә. Искитмәле кыюлык, өлгерлек шуннан килә. Спек-такльдәге геройларның үз-үзләрен тотышында җирдән аерылуның, абстракт пафосның эзе дә юк. Образның романтик омтылышы психологик һәм тормышчанлык ягыннан ышандырырлык булып чыкты.
Башка милләт язучылары әсәрләренең образларын гәүдәләндерү артистлардан аеруча күп көч сорый. Г. Камал исемендәге театр тәрҗемә әсәрләрне сәхнәгә куйганда төп игътибарны аларның социаль асылын ачуга юнәлтә. Милли үзенчәлеккә үтеп керү исә, әгәр актер образның үсеш логикасына тугрылыклы булса, үз индивидуальлеген саклаган хәлдә дә табигый килеп чыга. Чөнки теләсә кайсы милләт язучысының талантлы әсәрендә шул халыкның үзенчәлекләре чагылмый калмый. Шуңа күрә татар артистлары башка милләт вәкилләре образын башкарганда ике милләт культурасының синтезы барлыкка килгәндәй була. Театрда бүгенге совет театр сәхнәсенә хас төп тенденцияне — милли һәм интернациональ якларның бердәмлеген күзәтергә була. Ул иҗат методының берлеге һәм бер милләт культурасының икенче милләт культурасына булган тәэсире, татар театр сәнгатенә башка халыкларга хас сурәтләү чараларының органик төстә килеп кушылуы белән аңлатыла.
Безнең театрда кабатланмас үзенчәлекле бик күп осталар эшли. Көчле темпераментлы, эмоциональ Ринат Таҗетдинов, эксцентрикага, фарска тартым Равил Шәрә- фиев, интеллигент табигатьле Шәүкәт Биктимеров һәм Наил Дунаев, лирик-драматик Шәхсөнем Әсфәндиярова һәм Гөлсем Исәнгулова, кырыс һәм импульсив Наилә Гә- рәева, социаль пландагы Фуат Халитов, комедиячел характерлы Габдулла Шамуков, драматик-трагик һәм гротекс юнәлешендәге Гәүһәр Камалова, төрлесе төрле характердагы Деллюс Ильясов, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Асия Галиева, Әнвәр Гобәйдуллин, Фирдәвес Әхтәмова. Рауза Әхмерова, Барый Әшрәпов, һидият Солта- нов, көнкүреш планындагы көчле артистлар Вера Минкина, Галия Нигьмәтуллина, Марзия Миңлебаева һәм Асия Харисовалар... Ләкин шул кадәресен билгеләп үтәргә кирәк, аларның берсе дә үз амплуасы белән генә чикләнми, кайвакыт үз индиви-дуальлекләренә бөтенләй туры килмәгән рольләр башкаралар.
Соңгы елларда сәләтле яшьләр үсеп чыкты. Хәлим Жәләлов, Наил Әюпов, Роберт Абдульмамбетов, Фирдәвес Хәйруллина, Илдар Хәйруллин, Наилә Ибраһи- моөа, Илдус Вәлиев, Сәлим Мифтахов, Рәшит Шамкаев үзләрен кызыклы артистлар итеп күрсәттеләр. Алар барысы да Казан театр училищесын тәмамлап театрга килделәр. Театрның труппасы ел саен тулыланып тора, шуңа күрә анда төрле буын вәкилләре кулга-кул тотынып эшли.
Шулай итеп, театрыбыз сәнгате мәгълүм бер этап үткән. Алда—яңа горизонтлар, яңа бурычлар. Бүгенге театрдан дөнья драматургиясе ирешкән биеклекләрне үзләштерү юлында кыюлык һәм тәвәккәллек теләргә кала.