ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
Гомере буена хаклык һәм гаделлек өчен көрәшкән коммунист Нурулла Хәлил улы Айсиннын якты истәлегенә багышлыйм.
Автор.
Беренче бүлек
Революция эштә, көрәштә, ут эчендә иң җитди сынаулар үтә. Әгәр син изеләсең, эксплуатацияләнәсең икән һәм эксплуататорлар властен алып ташларга уйлыйсың икән, әгәр син аны бәреп төшерү эшен ахырынача җиткерергә телисең икән, ул чакта син үзеңә бөтен дөнья эксплуататорларының кысымына каршы торырга туры киләчәген белергә тиешсең; һәм әгәр син. көрәштә җиңеп чыгу өчен, шул кысымга отпор бирергә һәм яңа корбаннарга барырга әзер торасың икән, ул чакта син революционер; шулай булмаганда сине изеп ташлаячаклар.
В. И. Ленин.
лар Барсайга килеп кергәндә, иртәнге әбәт тирәләре иде. Көн чалт аяз. Кояш бар көченә кыздыра. Җил булмагайлыктан бөркү, тирләтә.
Унсигезенче елның егерменче июле иде бу. Көн- не-төнне белмичә урак ура, печән чаба торган чак. Бүтән елларда мондый көннәрдә авыл урамнары буп-буш, өйләрнең тәрәзәләре ябык, капкалары бәйле була торган иде. Ә быел, әнә, капкаларда бәйләр күренми, тәрәзәләр ачык. Урамда гайре табигый җанлылык: авыл кешеләре икешәрләп,
өчәрләп капка төпләренә җыелып, нидер сөйләшеп торалар, йөзләре борчулы. Боларда урак кайгысы түгел болай булгач. Күрәсең, ниндидер җитдирәк хәлләр килеп чыккан булырга тиеш...
Миңнулла әнә шуларны уйлап барганда, авылның иң матур җиренә — су буендагы тугайлыкта үзе бер кечерәк авыл сыярлык урын
биләп торган 3VP агач бакчалы, ике катлы йорт турысына килеп «иттеләр. Бу йорт Миңнуллага таныш иде. Февраль аенда Миңнулла шушы йортта Барсай ’халкын җыйнап жыелыш үткәрде Ул жыелышта авылның ярлылар комитетын сайлап куйдылар һәм бу йортны шул комитет карамагына тапшырырга карар кылынды. Ә йортның хужасы Сәйфи бай, күрәсең, үз хәлен үзе чамалаптыр инде, Октябрь революциясеннән соң, семьясын төяп, каядыр чыгып сызган да шуннан бирле тыиы-көне юк. «Мөгаен, берәр чит илгә киткәндер, элек тә Әнглия- ләргә. Мисырларга барып каиткалаган адәм ие ул», дип сөйләгәннәр иде Миңнуллага аның турында.
Миңнулла олаучысы Заһит абзыйга атын Сәйфи йортының бакча коймасы янында туктатырга кушты. Үзе ялт кына арбадан сикереп төште дә таш түшәп бакча аша салынган, ян-якларына сәрби агачлары утыртылган сукмак буйлап өйгә таба китте. Ләкин болдырга менгәч, аның юлына ау мылтыгы тоткан бер кеше аркылы төште:
— Ьеләм, энекәш, — диде сакчы, һич тә исе китмичә. — Кайдан килүеңне дә, кем икәнеңне дә бик әйбәт беләм: үткән кыш безнең Барсайда кәмитет битната сайлатып киткән Гайсин Миңнулла син. ЛХужыт, әле үзең дә мине хәтерлисендер, ул чакта син бездә кунып киткәннең ич.
Кояш яктысыннан кинәт күләгәгә кергәч күзе алмашынып киткәнгә генә танымыйча торган икән Миңнулла, хәтерли ул бу агайны, бик тә яхшы хәтерли иде. Әйе. Зәйнәпнең. Миңнулла өчен дөньяда иң кадерле, иң якын, иң акыллы һәм иң чибәр Зәйнәпнең әтисе Сафиулла абзый иде бу! Узган юлы килүендә Миңнулланы менә шушы агайларга фатирга куйганнар иде. Шунда күргән иде Миңнулла Зәйнәп-сылуны Шунда гашыйк булган иде Миңнулла ул чибәргә. Дөрес, Миңнулла ул кыз белән зурлап сөйләшә-таныша да алмады. Шулай да аз-маз сүз каткалап карады һәм шул чакта бик мөһим бер нәрсәне сизенеп калды: кыз да аңа битараф түгел, күз карашлары җылы, елмаюлары ягымлы, сүзләре тәмле, дустанә иде. Көлгән чакта бит алмалары уймакланып, тагын да чибәрләнебрәк китә, сүзләрен каушамыйча, кыю итеп әйтә торган шул кыз Миңнулланың күңел түренә әнә шул чакта кереп утырды да гел балкып, гел үзенә тартып тора иде. Миңнулланың башта волком үзәге Карыйга — үзенең туган авылына кайтмыйча, шушы Барсайга килүе дә асылда әнә шул Зәйнәл-сылуга барып тоташкан иде. Шул кыз белән иркенләбрәк бер сөйләшеп, сөйләшергә жае чыкмаса, ичмаса, күреп кенә булса да китәргә иде Миңнулланың исәбе...
— Гафу ит, Сафиулла абзый, син икәнсең бит әле!—диде Миңнулла.— Я. ни хәлләрдә яшисез соң? Әминә жиңги белән Зәйнәп туташ исән-саулармы?
— Хәллә'рнең рәте-чираты китебрәк тора шул әле-е-е! — диде Са
— Тукта, энекәш, ярамый сиңа анда керергә!
“ Мөгаен, бу авылда контрлар корткычлык итә башлагандыр, шуңа идарәгә кораллы сакчы куярга туры килгәндер, дип уйлап алды Миңнулла һәм:
— Ярар, абзый, булды, күрдек: постыңда әйбәт торасың икән, молодец! — дип. эчкә үтеп китмәкче булды.
Әмма сакчы, дәү һәм таза гәүдәсе белән ишекне каплап, селкенмичә дә тора бирде:
— Әйттем бит инде керергә ярамый дип!
— Миңа ярарга тиеш, агай,— диде Миңнулла, каны кыза башлаганга шактый ук кискен итеп.— Мин өяз башкарма комитетыннан килгән вәкил!
фиулла агай. Аннары баш бармагы беләк өске катка күрсәтте: — Әнә, тыңлап кара әле анда ни кыланганнарын.
Сафиулла агай белән мавыкканга гына игътибар итмичә торган икән Миңнулла, колак салу белән абайлап алды: өйнең өске катында шактый нык шаулашалар, кайсыдыр хәтта җыр башлап җибәрергә дә азаплана, тик кирәкле сүзләрен генә табып алып китә алмый иде.
— Сәйфи байның олы малае Шакир типтерә, — диде Сафиулла агай, Миңнулланың сораулы карашына җавап итеп. — Кичә төннә кайткан. Үзе белән тугыз-унлап солдат та ияртеп кайткан. Тәмам котырган ул нәрсә. Кичә бөтен авыл халкын урам уртасына җыйдыртып, кәмитет битната персидәтеле Хәкимҗанны үз кулы белән атып үтерде. «Сәвит яклы кешеләрнең барысын да менә шушы хәл көтә, берсен дә калдырмыйча, менә шушылай атып үтереп бетерәчәкбез», диде. Кичә минем кызны урамда күреп, тотып алган да, мин сине күптәннән күзләп йөридер ием, әйдә, минеке бул, дип тинтерәтергә тотынган. Тик кешеләр җыелып кына коткарып калган.
Миңнулланың башлары әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте. Ярлылар комитеты председателе Хәкимҗан абзыйны ул бик яхшы белә иде. Коммунист ук булмаса да, Хәкимҗан агай дөньяның ачысын-төче- сен күп күргән, акыллы, гадел кеше иде. Авыл халкы арасында дәрәҗәсе дә бар, председатель итеп тә бертавыштан сайлап куйганнар иде үзен. Инде менә шул кеше дөньяда юк икән... Ә Зәйнәп!.. Ну, кабахәт Шакир!!!
— Соң шулай булгач, нигә син ул бандитны саклап торасың монда?— диде Миңнулла, бар ачуын Сафиулла агайдан алырга теләгәндәй каты итеп.
— Башыңа төшкәч, сакламый нишлисең инде, энекәш?—диде тегесе, гел шулай бер дә пошынмыйча гына. — Бүген иртән Шакир ике солдаты белән өйгә килеп керде дә, мин синең киявең булырга телим, кызыңны бир миңа, дип давайлый башлады. Ярый әле, кызны төнлә шыпырт кына күрше авылга, туган тиешле кешеләребезгә илтеп кайт- каныем. Югыйсә, яман буласые хәлләр.
— Кыскарак кына итеп әйтеп бир әле, Сафиулла абзый!—диде Миңнулла түземсезләнеп. — Шуннан нишләде теге кабахәт, ни белән бетте?
— Нәрсә булсын? Мин кызның кайда икәнен белмим, кичә син урамда тотып бәйләнә башлаганнан ары кайтып кына күренде дә, әти-әни, бәхил булыгыз, мине эзләп мәшәкатьләнеп йөрмәгез, бу хурлыкка түзеп тора алмыйм, башкайларымны юк итәм, дип, без алай- болай аңыбызга килгәнче, өйдән чыгып та китте, шуннан бирле кайтканы юк, дип җавап бирдем. Хатын да минем сүзләрне куәтләде. Шуннан ары теге кабих төкерекләрен чәчеп: «Ах, шулаймы? Син әле кызыңны миңа бирергә теләмисеңме? Алдашып маташасыңмы? Кызыңның кайда икәнен әйткәнчегә кадәр ишек төбендә сакта тор, алайса!— дип, менә шушы мылтыкны тоттырып, шушында бастырып куйды. И һәм әйтте: «Әгәр качып китәсең икән,—диде, — җиде кат җир астыннан булса да табыл, фәлән җиреңнән асып куям, бел аны!» — диде.
— Кулында мылтык лабаса синең, алла бәндәсе! Җитмәсә, ике көпшәле бит әле. Адәм мәсхәрәсенә калып, ул контрны саклап торганчы, шушы мылтыгың белән аның үзен атыл үтерергә ярамый идемени?
— Әй, ансат та инде, ә? Әй, җиңел дә соң кешегә акыл өйрәтүләре!— диде Сафиулла агай да, ниһаять, кыза башлап, һәм мылтыгының патроннигын ачты: — Син башта менә моны кара!
Ике көпшәнең дә патрон урыннары буш — мылтык корулы түгел иде. Бу хәлгә аптырабрак калып, Миңнулла ни әйтергә белмичә торган арада Сафиулла агай дәвам итте:
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
— Так шту, менә шулай, агайне! Даже бу мылтык корулы булган тәкъдирдә дә син әйткәнчә эшләп булмасые. Патамушты әнә анда, өске катта, Шакирны тагын өч солдат саклап тора әле. Ә тагын алтысы үзе белән бергә типтереп яталар. Шуның өстенә. алар кулында минеке шикелле корылмаган мылтык кына түгел, бумбыларына тикле бар аларның анда. Ә мин нәрсә? Мине ул прусты кызык итеп, кызны бирмәгәнгә ачу итеп кенә бастырып куйган монда.
— Кызылгвардиячеләр отряды бардыр ич авылыгызда?! Нигә шу- ларны ярдәмгә дәшмәдең?
— Кызмасана, энекәш, юкка. Синдәге баш миндә дә бар ла анысы әзрәк. Әйе, барые безнең әтрәт. Мин үзем дә шуның бер әгъзасы булып нөридерием. Унҗиде кеше иек без. Ну, узган атнада ундүртебезне фрунгка апкиттеләр. Өчебезне, ярамыйсыз дип, алмадылар. Мин үзем, например, менә шушы сул аяк бөгелмәү аркасында калдым. Уналтынчы елда гирман сугышында ранный булганыем. Карале, энекәш, син менә әтрәт тә әтрәт дисең. Үзеңнең әтрәтең кая соң синең? Сине өяздә әтрәт башлыгы булып йөри дигәннәрне бит.
Отряд башлыгы гына түгел иде Миңнулла. Зуррак иде аның дәрәҗәсе. Пермь губернасының Усы өязе башкарма комитеты председателе урынбасары һәм кызылгвардиячеләрнең өяз штабы члены иде ул.
Соңгы көннәрдә өязгә караган авылларда контр элементлар кыбырсый башлавы турында хәбәрләр ишетелә башлаган иде. Шуңа күрә партиянең өяз комитеты өяз башкарма комитеты хезмәткәрләрен, шул мәсьәләне тикшерел, кирәк булса контрларга карата катгый чаралар күреп, кыскасы, җирле комитетларга ярдәм итеп кайтырга дип, авылларга чыгарып җибәрде. Миңнулланы, синең эшнең нәтиҗәсе зуррак булачак, дип, Карый һәм Кече Ашап волостьларына керә торган авылларга билгеләделәр. Миңнулланың Усыдан чыгып китүенә бүген өченче көн. Кичә ул Ильиновка авылында булды. Анда алай зыянлы нәрсә юк иде. Ярлылар комитеты дилбегәне кулында нык тота икән. Тик урта хәллегә караганда байга якынрак торган, шулай да авыл халкының миһербанлылыгы аркасында сөрелмичә калган һәм соңгы көннәрдә «барыбер озакка бармаячак бу советлар, тиздән безнең як-ларга азатлык армиясе килеп җитәчәк тә иске тәртипләрне яңадан кайтарачак», дип, халык арасында лыгырдап йөри башлаган бер бәндәне авыл Советына дәштереп, ару гына пешекләп чыгардылар да шуның белән эш беткән иде. Ә бүген Миңнулла Барсай ярлылар комитетының хәлен белеп, кирәк булса ярдәм дә итеп, кичен үзенең туган авылы Карыйга, әти-әниләре янына кайтып кунарга ниятләгән иде. Ләкин монда мәсьәләләр катлауланган булып чыкты бит әле. Эшнең болайга ук китәрен белгән булса, Миңнулла үзе белән Шакир-контр шикелле тугыз кешелек кенә түгел, унтугыз кешелек кораллы отряд алып килгән булыр иде дә бит, ләкин...
— Бөтен бәла дә менә шунда, Сафиулла абзый, отрядсыз гына килгән идем бу юлы!—диде Миңнулла, бик нык үкенеп.— Әгәр отряд...
Аның сүзе шунда бүленеп калды, чөнки өске каттан кемдер бик әшәке итеп сүгенеп, абына-сөртенә аска төшеп килә башлаган иде.
— Бар, энекәш, ычкын исән чакта! — диде Сафиулла агай, коты алынып — Бар. тизрәк Усыга кайт та әтрәт алып килү җаен чамала!
Миңнулла йөгерә-атлый урамга чыкканда, Заһит абый кырпу бүреген салып куеп, кәләпүштән генә калган да, арбасына аяк бөкләп утырып, әле шешәсендәге сөтен, әле кулындагы ипи кыерчыгын каба-каба, бик тәмләп ашап утыра иде. Миңнулла аның янына килеп:
— Әйдә, Заһит абый, ашавыңны куеп тор да кузгалыйк әле моннан тизрәк!—дигәч, дерт итеп сискәнеп китте.
=— һәй, юлың уңгыры, син икәнсең ич әле! Котымны алдын,— диде ул.— Кай арада эшеңне бетереп чыктың соң син? Атның аркалыгын төшереп кенә өлгергән ием бит әле,— дип мыгырдана-мыгырдана, шешәсен бөкеләп, икмәген төреп капчыгына тыкты. Шуннан ары гына Миңнуллага күтәрелеп карады һәм шаккатып:
Ни булды сиңа, олан? Йөзең аппак булган лабаса! Әллә бер- ♦ бер хәл килеп чыктымы?—диде. ы
Олаучысының куркак кеше икәнен белә иде Миңнулла. Өченче § көн Карый һәм Ашап волостьларына барасы икәнен белгәч үк: =*
— Әллә бүтән кеше белән сөйләшеп карыйсыңмы, наный. Бер дә =
кузгаласым килми, аягым тартмый шунда барырга. Әллә ниткән хәвеф- 2 хәтәрләргә таруыбыз бар,— дип, шактый карышып азапланган иде бу > агай. с
Тик Миңнулла кесәсеннән наганын чыгарып: з
— Менә бу нәмәрсәкәй безнең белән булганда шайтанның үзен- з нән дә курыкма син, Заһит абзый!—дигәч кенә, анда да шул наган- к нан шикләнеп кенә ризалашкан иде. Юлда килгәндә дә әледән-әле тын- ♦ гысызланып:—Ай-Һай, наный, напраснырак кузгалмадык микән? Шу- з шы карап торган бердәнбер атымнан да колак кактырырга йөрмисең 3 микән син мине? Яхшы чакта әллә борылып кайтып кына китәбезме? —дип сөйләнеп килгән иде.
Хәзер аңа Барсайның комбед председателен атканнарын һәм әтисе > йортында Шакир-контрның ни кыланып утыруын әйтсәң — йөрәге3 ярылачак. ’ ө
— Чүп тә юк, Заһит абзый! Мин барында берәүдән дә шикләнмә ®
син!—диде Миңнулла, тегене тынычландырмакчы булып. *
Әмма олаучы тынычланмады: <
— Алла диең, наный! Әстәгыфирулла диең! Алтатарлы кеше бер и син генә түгелдер дөньяда. Бу заманда синнән башка да җитәрлектер андыйлар. Алланың бер үзенә тапшырдык дип сөйләш, ичмаса, аны!
Заһит агай әнә шуларны такмаклый торган арада Миңнулла тиз генә аркалыкны күтәрде, ат башына кидереп куелган солылы капчыкны салдырып алды да, дилбегәне үз кулына тотып, атны кайтыр якка борды. Зәһәр генә итеп сыптырып та алды. Әллә ни шәп җилдерә ал- маса да, ат ару гына юыртып алып китте.
Ул минутларда Миңнулланың күңелендә бер генә уй бөтерелә иде: «Тизрәк Карый волкомына кайтырга да, шуннан кораллы отряд алып килеп, айнып җиткәләгәнче, Шакир-бандитны да, аның шайкасын да кулга алырга!»
Ләкин Карыйга алай тиз генә кайтырга язмаган икән шул.
2
Инде авылдан чыгып барганда гына тыкрык буендагы каравыл өе янында җыйналган утыз-кырыклап кешене күреп алды Миңнулла. Күреп алды да, атын туктатып, Заһит агайга шул туктаган урыннарында көтеп торырга кушты. Үзе теге кешеләр янына барып:
— Исәннәрмесез? — диде.
Ләкин аңа берәү дә игътибар итмәде. Җыендагыларның барысы да, муеннарын сузып, каравыл өенең ниргәсендәкызып-кызып нидер сөйләп торган яшь кенә, чибәр генә, кара мыеклы кешегә текәлгәннәр һәм, мөкиббән китеп, шуны тыңлыйлар иде. Миңнулла да ул кешене күрү белән танып алды: үзләренең Усы өязендәге Чирканды авылы мулласы малае, әле узган елда гына Уфада «Галия» мәдрәсәсен тәмамлап кайткан Хәйретдинов Хәйрулла иде бу.
«Тагын нәрсәләр лыгырдап йөргән була икән монда?» дип, Миңнулла аның сүзләренә колак салды:
' — Әле менә шушы араларда гына яңадан торгызылган милли шура әгъзасы вә үзебезнең милләт язмышын кайгыртучы хак мөселман буларак, — дип сөйли иде теге, — мин сезгә кыл дөресен генә әйтәм, жәмәгать; безгә патшасы да. камунистлары да сукыр бер тиенгә да ха- жәт түгел! Патшасы да гомер-гомергә без мөселманнарны кимсетел, талап килде, камунистлары да игелек күрсәтәчәк түгел. Камунистлары хәтта патшадан да залимрәк аның, беләсегез килсә. Патша заманында без мөселманнарны «гололобый» дип мыскылласалар да, аң-белем алырга ирек бирмәсәләр дә, ичмаса, денебезгә вә аллага тел тидермәделәр. Ә менә бу камунист дигәннәре, совет дигәннәре аллага вә дингә каршы чыгучылар алар! Әйе, җәмәгать, мин сезгә кыл дөресен әйтәм, денебезне бетермәкче безнең ул камунистлар. — Нотыгы халыкка ничегрәк тәэсир иткәнен чамалау өчен булса кирәк, Хәйрулла, шунда туктап, беркавым жыендагыларга карап торды. Тегеләрнең селкенмичә дә тыңлауларын күргәч, тагын да көдрәебрәк дәвам итте: — Шулай, җәмәгать, моннан да зуррак золымның һичкайчан булганы юк әле. Үзегез уйлап карагыз: без сезнең белән күпме кан түгеп, күпме көч куеп бер залимнән — рус патшасыннан котылу өчен революция ясадык, ә влачны кемнәр алды? Влачны камунистлар тартып алды. Бу ни дигән сүз? Бу менә нәрсә дигән сүз, жәмәгать: бер залимнән күп за- лимнәргә, патшасына караганда да яманрак залимнәргә килеп каптык без. Ә бит революцияне без ирек өчен дип, хөррият өчен дип ясаган- ыек, жәмәгать. Хәлбуки, безгә хөррият дигән нәрсә тәтемәде. Камунистлар дәүләт башында утырган тәкъдирдә тәтемәячәк тә ул безгә. Ни өчен дисәгез, камунистларны безнең ише мөселман динендә булган бәндәләр генә түгел, урыслар үзләре, вә һәм җир шарында иң бай, иң көчле булган Америка вә Англия илләренең патшалары да яратмый. Нимечләр, чихлар, мадьярлар вә шулар ише бүтән бик күп халыкларның совет влачына каршы икәнен әйтеп тә торасы юк инде. Тик шуны гына исегезгә төшереп үтүне лязим күрәм: менә шул милләтләр барысы да берләшеп, камунистларга, советларга каршы сугыш башлап җибәрде. Безгә аларга каршы торып азапланудан хасият юк, жәмәгать. Без, татар вә башкортлар, үзара бер булып, үз өязләребездәге вә ву- лысларыбыздагы совет влачын алып ташлап, үзебезнең ирекле милли мәмләкәтебезне — Идел-Урал дәүләтен төзергә тиешбез. Ошбу изге максатны гамәлгә ашыру өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк соң? Безгә моның өчен иң элек үзебезнең милли гаскәребезне төзергә кирәк, жәмәгать! Аннары шул гаскәр сафларына бөтенебез дә бердәм булып басып, борынгы ата-бабаларыбыз шикелле арысланнардай батыр булып, аяусыз булып, дошманга каршы көрәшергә кирәк. Шунсыз безнең татар-башкортка ирек вә хөррият булачак түгел! Шунсыз безнең мөселман халыкларына якты көн килмәячәк! Шунсыз...
Миңнулла шуннан арыгысын тыңлап торуны кирәк тапмады, чөнки «мөселман кардәш»нең бу нотыгы аңа таныш иде инде.
Узган елның декабрь аенда Усы өязенең земская управасы каршындагы милли шура оешмасы өяз мөселманнарының съездын үткәрде. Усы укомы1 председателе Емельян Петрович Колеговның тәкъдиме буенча, Миңнулла да шул съездда катнашты. Миңнулла ул чакта үзләренең Карый волостенда эшли, съездга аны шул волость делегаты итеп җибәргәннәр иде. Делегатларның күпчелеге, әлбәттә, сәүдәгәрләр. куылудан калган байлар, мулла-монтагайлардан гыйбарәт иде. Съездны намаз укып ачтылар. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр артык күп булганга, аларны хәл итүне ансатлаштыру максаты белән V
V ком — уездный комитет (өяз комитеты).
ерничә комиссия төзеделәр. Укымышлы, шуның өстенә тагын сугышта да булып кайткан кеше буларак, Миңнулланы хәрби комиссия составына сайладылар. Ә ул комиссиягә булачак милли гаскәрнең структурасын билгеләү бурычы йөкләтелгән иде. Менә хәзер Барсай авылында, бәләкәй генә бер йортның ниргәсендә, төкерекләрен чәчә-чәчә, * авыл апайларына нотык сөйләп торучы Хәйрулла да шул комиссиядә булып, анда да нәкъ менә шушы сүзләрне лыгырдаган иде. Миңнулла нәкъ менә шушы бәндә аркасында милләтчеләр кулына каба язып калган иде дә инде ул чакта!
Миңнулла ул съездда чыгыш ясарга тиеш түгел, аңа съездда каралган мәсьәләләр һәм съезд кабул иткән программа белән танышып кайту бурычы гына йөкләнгән иде. Ләкин әлеге шушы Хәйрулла менә хәзер такылдап торган нотыгы белән чыгыш ясагач, Миңнулла түзеп тора алмады. Председательлек итүче кешенең рөхсәтен дә сорап тор- мастан, атылып трибунага менде дә:
— Иптәшләр!—дип кычкырды.
Моңарчы чыгыш ясаган делегатларның барысы да сүзләрен «әфәнделәр» дип башлаганнар иде. Шуңа Миңнулланың «иптәшләр»е залдагы милләтчеләргә аяз көнне яшен суккандай тәэсир игте: алар ду килеп шаулаша башладылар. Ләкин Миңнулла янә бер тапкыр, бу юлы тагын да ныграк итеп, «Иптәшләр!» дип кычкыргач, кинәт шып булып калдылар һәм трибунага текәлделәр. Миңнулла бик нык дулкынланып, әмма сүзләрен ачык әйтеп сөйләп китте:
— Минемчә, без биредә юкка гына вакыт үткәреп, һич кирәкмәгән нәрсәләр турында баш ватыл утырабыз! Менә миннән алда бик дәртләнеп сөйләгән адәмнең нотыгына гына игътибар итик. Ул ярты сәгать буена татар-башкорт милли дәүләтен төзергә, ә аның өчен башта милли гаскәр оештырырга кирәклеге хакында сүз алып барды. Әйе, милли гаскәрне чыннан да оештырырга кирәк безгә. Ләкин ул, әлеге адәм уйлаганча, буржуйларны яклап көрәшә торган гаскәр түгел, бәлки совет дәүләтен саклап калу өчен көрәшә торган гаскәр, революция гаскәре, татар белән башкортларның азатлыгы өчен генә түгел, бөтен Россиядәге барлык халыкларның азатлыгы өчен көрәшә торган гаскәр булырга тиеш! Ә теге адәм әйткәнчә, милли гаскәр төзергә
тырышу —контр сүзе, революция дошманнары тарафыннан уйлап табылган нәрсә ул! Ул өйрәткән юлдан китсәк, чит ил дошманнары белән берләшеп, бай- лар-буржуйлар бик тиз кулга алачак безне. Киресенчә, Рәсәйдәге барлык милләт халыклары белән берләшеп, бер нык йодрык булып, революция дошманнарына, чит ил капиталистларына каршы күтәрелергә кирәк безнең мөселман халкына. Миннән алда сөйләгән бәндә үзе әйтмешли, без мөселман кардәшләребезне менә шул бөек һәм изге максатка әйдәргә тиешбез! Тик шул чакта гына безнең татар халкы бүтән халыклар белән тигез хокуклы булыр, тик шул чакта гына безнең халкыбыз хөррияткә һәм якты көн күрә башлауга ирешер! Бу минем үз фикерем генә түгел, иптәшләр. Бу — чын мәгънәсендә ирек һәм тигезлек өчен көрәшүче Коммунистлар партиясе фикере, шул партиянең бөек житәкчесе Ленин фикере!
Хәйрулла нотыгыннан соң залны дер селкетеп кул чапкан милләтчеләр, Миңнулла сүзен тәмамлагач, бер мәлгә телсез калып тордылар Тик ул трибунадан төшеп, урынына утырырга бара башлагач кына өннәренә килеп, төрлесе төрле яктан кычкыра башлады.
— Кызыл әтәч!
— Большевиклар шыпиуны!
— Милләт сатучы!
— Денсез, кяферләргә сатылган нәрсә!
Миңнулла шулайрак буласын алдан ук чамалап торган иде. Шуңа тегеләрнең кычкырышуына артык әһәмият бирмәде.
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
Тәнәфескә чыккач, Миңнулла янына аңа электән таныш булган бер делегат килде дә:
— Сиңа хәзер үк моннан китәргә кирәк, егет. Большевиклар агенты дип кулга алырга җыеналар сине. Чирканды Хәйрулласының Чегән Гата белән шул хакта сөйләшеп торганын үз колагым белән ишеттем! — диде.
Әйе. Миңнуллага бу контрлар жыенында калу, чыннан да, куркыныч иде хәзер, һәм калып торуның әллә ни хажәте дә юк иде. «Съезд мәсьәләләренең күбесе инде каралды, программасы нигездә ачыкланды— чеп-чи милләтчеләр программасы булачак ул. Шулай булгач, инде кайтып китәргә дә ярый торгандыр»,—дип, Миңнулла болдырга чыккан гына иде —каршына, мыскыллы елмаеп, Чегән Гата килеп басты:
— Гайсин Миңнулла әфәнде син буласындыр бит?
— Әйе, мин — Гайсин. Ләкин әфәнде түгел!
Миңнулла шуннан бүтән сүзгә килешеп тормыйча гына үтеп кит- мәкче булган иде, әмма Гата аның кулыннан тотып алды һәм, гел шулай ачу китергеч елмайган килеш:
— Ярый, анысы ни важны. Анысын ошатмасаң, «иптәш» дияргә дә була. Без алай артык нәзберек халык түгел. Тик син, Гайсин иптәш. ашыкма китәргә. Мин сине Идел-Урал мәмләкәте исеменнән кулга алырга тиеш булам хәзер, —диде.
— Беренчедән, синең съезд делегатына кагылырга бернинди дә хокукын юк! Икенчедән, андый дәүләт булганын мин белмим!
— Белмәсәң белерсең! Мин сине булачак, төзелеп ята торган Идел- Урал мәмләкәте исеменнән кулга алам, Гайсин! Каяле, кесәләреңне тикшереп карыйк, коралың юкмы икән?
Эшләр болайга ук китә башлагач, Миңнулла наганын тартып чы- гармакчы иде, кызганычка каршы, өлгерә алмый калды: арттан аның кулларын тотып алдылар да каерып бәйләп тә куйдылар. Миңнулла кычкырырга итә башлагач, башта авызын уч белән капладылар, аннары тире бияләй тыктылар. Төрткәли-типкәли, съезд бара торган йортның ихатасына алып чыктылар. Анда җигүле пар ат тора иде. Тиз генә Миңнулланың башына капчык кидерделәр һәм аны чанага төртеп ектылар. Шыгырдап капка ачылганы ишетелде. Кемдер ачы итеп сызгырып жибәрде. Кайсыдыр чыжлатып чыбыркы белән атларга сукты. Атлар урыннан ук кушаяклап торып чабып китте.
Ләкин күп тә үтмәде, мылтык аткан тавышлар ишетелә башлады. Миңнулланы алып китеп баручылар:
— Булмады, янабыз, ахрысы!—дип, башта бик каты сүгенешеп алдылар, аннары Миңнулланы чанадан ташлап калдырып, артларыннан куа килүчеләргә ата-ата, ары киттеләр...
Гата шайкасы кулына әнә шулай чак-чак кына эләкмичә калган иде Миңнулла. Уком председателе Емельян Петровичка рәхмәт инде: андый-мондый хәл килеп чыга калса дип, съезд бара торган йортны күз уңында тотарга кушып, дежурга ул биш кешелек отряд билгеләп куйган булган икән.
Миңнулланы коткарган отряд кешеләре шул ук көнне Гатаны һәм аның ике ярдәмчесен дә тотып алып кайтып, өяз каталажкасына ябып куйганнар иде. Ләкин хөкем итәргә өлгерә алмый калдылар. Ирактә калган шайкадашлары коткарган тегеләрне. Төн уртасында, каталажканы саклаучы агай йокымсырап утырган чакта килеп кергәннәр дә, аны куркытып, каталажка ишеген ачтырганнар һәм Гаталарны чыгарганнар. Аннары кулын артка бәйләп, авызына чүпрәк тыгып, каталажкага сакчының үзен бикләп киткәннәр иде. Соңыннан тагын шунысы да ачыкланды: бу эш тә шулай ук менә хәзер Барсай мужик
ларын милли Идел-Урал дәүләте төзергә үгетләп торган Хәйретдинов Хәйрулла коткысы белән эшләнгән булып чыкты...
Хәйрулланың әнә шул чактан бирле күзгә-башка күренгәне юк иде, инде менә тагын каяндыр калкып чыккан, хәерсез! Күрәсең, аклар белән тыгыз элемтәдә булгандыр да, ак бандалар һәм унбиш миллионга чит ил буржуйларына сатылган Басарик җитәкчелегендәге чехословак корпусы гаскәрләре бу якларга үрмәләвек сизенеп, тагын үзенең кабахәт эшенә керешкәндер. Яки акларның үзләреядә үк хезмәт иткәндер дә тегеләр аны, яшерен агентлары итеп, бу тирәләрдәге хәлләрне тикшереп, хәбәр итеп торырга кушып җибәргәннәрдер.
Әле һаман Барсай халкын үгетләвен дәвам иткән Хәйруллага карап торган арада менә шундый уйлар үтеп китте Миңнулла күңеленнән. һәм ул, әллә шушында атып ук үтерим микән бу ата контрны, дип, кесәсендәге наганын да капшап куйды. Ләкин коралсыз кешегә тиктомалга ату егетлек булмас дип, ул уеннан кире кайтты һәм, ни кылганын үзе дә сизмәстән, нәкъ узган елгы милли шура съездында- гыча ялт кына, Хәйрулла янына — өй ниргәсенә менеп басты да, тегене тыңлап торучы халыкка мөрәҗәгать итеп:
— Иптәшләр!—диде.
Хәйрулла телен тешләгәндәй тынып калды. Ә Миңнулла муенын кысыбрак торган күлмәк якасының төймәсен ычкындырып җибәрде дә кызып-кызып сөйләп китте:
— Сез бу кешегә тамчы да ышанмагыз, иптәшләр! Милләтне яклаган булып, дошман сүзен сөйли бу бәндә. Совет власте бетмәячәк! Коммунистлар шулай ук бетмәячәк. Чөнки аларның башында Ленин үзе тора! Ә Ленин ул гаделлек яклы, эшчеләр һәм крестьяннар яклы! Халык җилкәсен кимереп, халык мөлкәтен ашап, симереп яткан байларга каршы ул совет дәүләте, халыкны алдап көн күрүче муллаларга каршы! Ә менә сезне ниндидер милли мәмләкәт төзергә вәгазьләп тора торган бу адәм — Чирканды мулласы малае! Шуңа совет властен яратмый ул, шуңа коммунистларга каршы сөйли. Ә дин саятыннан бер дә хафаланмагыз, иптәшләр: совет власте дингә кагылмый ул. Дин тоту-тотмауны халыкның үз иркенә куя. Икенче төрле итеп әйткәндә, дин дәүләт эше итеп каралмый, хөкүмәт аның өчен акча тотмый. Тотмаса тотмас, иптәшләр, патша хөкүмәте дә ул эш өчен безнең халыкка бер тиен дә бирми килде ләбаса! Шулай булгач, бу мәсьәләдә сезгә һичнинди зыян булмаячак. Безнең бүгенге көндәге төп бурычыбыз менә нәрсәдән гыйбарәт, иптәшләр: хәзер без, бар көчебезне биреп, ак бандаларга, яшь совет дәүләтен буып ташларга ты- рышучан чит ил дошманнарына, байларга һәм менә бу Чирканды мулласы малае кебек контр элементларга каршы көрәшергә тиешбез!
Миңнулла боларны бер тын белән шундый ышанычлы, шундый тәэсирле итеп сөйләде, авыл агайлары исләре китеп, сулу да алмыйча тыңлап тордылар. Хәйрулла да теш агартып сүз катмады. Тик Миңнулла сөйләп бетергәч кенә, кодрәтләнеп китеп:
— Менә, җәмәгать, бу бәндә камунистның иң азгыны инде! Каму- нистлар менә шушындый әтәч халык инде аларз очып кунарга гына торалар. Мин әле сезгә әйтәсе сүзләремнең яртысын да әйтергә өлгермәгән идем, ә менә бу адәм, кешенең сүзен бүлеп, үзенекен такылдап та алды. «Рөхсәт итегез, җәмәгать, миңа сүземне дәвам итәргә»,—дип, сандугач урынына сайрый башлаган иде, ләкин авыл агайлары:
— Мәтәшмә, энекәш, юк белән. Әйтәсе сүзең бар икән, менә шушы камунист егет шикелле өздереп, кыска гына итеп әйтергә кирәк аны, ничу су буе итеп сузарга! — дип, аңа ирек бирмәделәр. Миңнулланы урап алдылар да: — Син өяздән килгән нәчәнник бугай, наный, әйт әле безгә, өяз сәвите ни карый соң анда? Нигә бу араларда дилбегәне бик йомшаттыгыз? Куылган байлар тагын кайта башлады лабаса!
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК ф
Тагын мужикка көн бетә бит инде болай булса!— диешеп, төрле яктан сукранырга тотындылар.
«Әһә, бу агайларнын совет властена карата иманнары нык икән!» дип куанып куйды Миңнулла, һәм ул ипләп кенә ал арның сорауларына җавап та бирә башлаган иде. Әмма шул чак җыендагыларның берсе:
— Карагыз әле, җәмәгать, тагын кайсыларыдыр килә анда безнең авылга! —дип, халыкның игътибарын җәлеп итте.
Барысы да ул күрсәткән якка борылдылар. Артларыннан тузан болыты күтәрел, атларын бик нык куалап, Барсайга дүрт җайдак якынлашып килә иде. Халык төрлечә фараз кылып торган арада тегеләр. ут өермәседәй ажгырып, килеп тә җитте. Аларның өчесен Миңнулланың күргәне юк, әмма берсе таныш — шурачылар съездында үзен кулга алган әлеге Чегән Гата иде.
Бүтәннәре җыен читендә тукталып калды, ә Гата аты белән халык арасына ук килеп керде дә:
— Старостагыз мондамы?—дип кычкырды.
— Юк, монда түгел, — диделәр аңа.
— Кайда ул?
— Сәйфи бай малае Шакир кайтты, ул дәштергәние бугай аны.
— Латны. Ә дисәтникләрдән монда кемнәр бар?
Гатага җавап бирүче булмады.
— Дисәтникләрдән кемнәр монда?—дип акырды Гата.
Тик шуннан соң гына кап-кара сакал-мыегына күптәннән пәке тимәгән, сәләмә генә киемле, чандыр гына гәүдәле бер кеше тегеңә якынрак килде дә, куркып кына:
— Мин нем дисәтник, Гата туган,—диде.
— Синең ише туган белән мин күпер башында к... юган! Нигә ирләрне Васкрисинскигә кумыйсың, өтек? Әйткәннәрдер бит сиңа бер булган ир-атларны коралландырып Васкрисинскигә аппарырга кирәк икәнен?
— Безгә бер дә ул хакта әмер биргән кеше булмаганые шул, Гатаулла. Дисәтник булырсың дип тә Шакирҗан миңа бүген иртә белән генә әйткәнне әле. Безнең ир-атлар нигә дип барырга тиеш була икән соң ул урыс авылына? Ниткән корал икән инде ул тагын?
Гатаның чыннан да нәкъ чегәннәрнеке кебек каратут йөзе бүртенеп, тагын да каралыбрак китте:
— Ах, туң ми! Син әле коралның нәрсә икәнен дә белмисеңмени? Менә шушындый була ул корал! —диде дә, кесәсеннән наганын тартып алып, шул наган түтәсе белән десятникның күкрәгенә төртте. Бичара агай «һык!» итеп китте дә хәлсезләнеп җиргә чүкте. Ә Гата, аңа бө- I тенләй игътибар итмичә, ике тапкыр рәттән һавага атып җибәрде. Куркышып-аптырашып калган авыл агайларына карап, калын һәм карлыккан тавыш белән җикеренергә тотынды:
— Нигә авызларыгызны ачып торасыз, ахмаклар! Мин әйткәнне ишетмәдегезмени? Барыгыз, хәзер үк өйләрегезгә кантыгызда мылтыклары булганнар мылтыкларын, мылтыгы булмаганнар сәнәк-күсәкләр алып, менә шушында җыйналыгыз! Бер сәгать вакыт бирәм мин сезгә! Кем дә кем бер сәгать эчендә килеп җитми — миңа әбижәтсе итмәсен! Жәһәннәм тишегеннән табып, менә шушы кулымдагы наган белән атып үтерәчәкмен! Ишеттегезме?!
Түгәрәк ак сакаллы бер бабай:
— Без анда барып ни эшләрбез икән соң, Гатаулла? — дип сораган иде, Гата ана:
— Баргач күрерсең шунда, ә хәзер, бар, тизрәк кушканны үтә! — генә диде дә, каядыр китмәк булып, атын бора башлады. Шул чак теге «мөселман кардәш» аның каршына чыкты һәм, башы җиргә тиярдәй итеп бөгелеп.
— Әссәләмәгаләйкүм, Гатаулла абзый?—диде.
— Чукын инде!—диде Гата, тегенең сәламен алып тормыйча гына. — Син дә мондамыни әле, Хәйрулла әфәнде? Ниләр кыдырыл йөрү?
— Безнең эш билгеле инде, Гатаулла абзый: милли шура съезды карарларын гамәлгә ашыру артыннан йөргән көн.
Гата гамьсез генә сорап куйды:
— Ничек соң, эшегез барып чыгар төслеме?
«Мөселман кардәш» әле һаман таралырга ашыкмыйча, тегеләрнең сүзен тыңлап торган авыл агайлары арасыннан Миңнулланы күрсәтте:
— Менә монавындый денен вә милләтен кяферләргә саткан адәм калдыклары булмаса барып чыгар иде дә, шушылар аяк чала шул, Гатаулла абзый! Бәлки әле хәтерлисеңдер дә: үткән ел Усыда уздырылган мөселманнар съездында көфер сүз сөйләп, бөтен съездның тәртибен бозган, аннары килеп сезнең башыгызга җитә язган ата камунист Гайсин Миңнулла дигән адәм инде бу!
— Шу-у-лаймы-ни?—диде Гата, бик каты исе киткән атлы булып. Аннары, бармагын изәп, Миңнулланы үз янына чакырды.— Нука, нука, кил әле монда, денеңнән язган нәрсә!
Миңнулла бер сүз дә дәшмичә баскан урынында торуын дәвам иткәч, атыннан сикереп төште дә Гата үзе Миңнулла каршына килеп басты. Берничә секунд икесе дә күзгә-күз терәшеп тордылар. Гатаның иләмсез зур һәм таза гәүдәсенә, бәбәкләрен кан баскан нурсыз соры күзләренә карап тору бик читен булса да, түзде Миңнулла — карашын читкә бормады. Текәлеп бер карау белән теләсә кемнең өрәген ала торган Гатаның бу хәлгә җен ачуы чыкты: тешләрен шыгырдатып куйды да утын тукмагы кадәр йодрыгын Миңнулланың ияк астына китереп терәде:
— Яле, дөресен генә сөйләп бир әле. кызыл әтәч: ни эшләп йөрисең син монда? һаман шулай халыкны денсезлеккә өндәп, милләткә каршы котыртыпмы? Яле, яхшы чакта бөтенесен дә ипләп кенә әйтеп бир әле!
— Иң элек мин допрос алырга җыенучы кешенең үзе кем булуын белергә теләр идем, — диде Миңнулла, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып.— Әгәр ул кешенең шуңа вәкаләте булса, мин ана җавап бирергә әзер!
— Ах, кызыл әтәч, әле сиңа вәкаләт кирәкмени?! Менә сиңа ул вәкаләт!
Гата Миңнулланың күн курткасы изүеннән шундый итеп тотып тартты—дүрт төймәсенең дүртесе дә берьюлы шатырдап өзелеп, атылып киттеләр. Аннары Гата үзе белән килгән җайдакларга боерды:
— Яле, бөркетләр, акылга утыртып алыгыз әле бу ахмакны! — Тегеләр атларыннан төшкән арада Гата:
— Каяле. коралың юк микән, алладан җәяүләп качкан -нәрсә! — дип, Миңнулланы тентергә үрелде.
«Коралны алсалар — бетте баш. Ичмаса, үзен дә дөмектереп калыйм!» дигән уй йөгереп үтте Миңнулла күңеленнән һәм ул:
— Тукта, үзем биром!— диде дә куртка кесәсеннән наганын алып, атып та җибәрде.
Атуын атты, ләкин тидерә алмады. Гата читкә тайпылып калды. Ул арада Гатаның ярдәмчеләре дә килеп җитеп, Миңнуллага ябырылдылар һәм наганын каерып алырга тырыша башладылар. «Тере килеш бирелмәскә!» дип уйлап алды Миңнулла. Әле һаман кулыннан ычкындырмыйча тырышкан наганын үзенә таба борып, чакмага басты. Ләкин пуля аның күн фуражкасын тишеп кенә үтеп китте.
Ниһаять, Гата аның наганын тартып алды. Аннары каерылып торып яңагына сукты. Ул шунда берочтан Миңнулланы атыл үтермәкче дә булган иде, тик ярдәмчеләренең берсе аның кулыннан тотыл
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК ф
— Ашыкма, Гатаулла, моңарчы кеше үтермәгәнне, хәзер генә гөнаһлы булма! Синнән башка да үтерүчеләр табылыр,—дигәч тыелып калды һәм, суярга салган дуңгыз тавышы белән чинап җибәреп, Миңнулланың колак төбенә тагын берне сугу белән генә чикләнде.
Аннары ярдәмчеләренең икесенә Миңнулланың аягын-кулын бәйләргә кушты, ә берсенә арбасында дер калтырап утырган Заһит абыйны күрсәтеп: , .. ,
— Син әнә теге мәхлукның атын тугарып алып кил! Менә бу «яшь әтәч»не шуңа атландырып Васкрисинскигә илтергә кирәк булыр,— диде, һәм бик дустанә рәвештә Хәйрулла белән сөйләшә башлады.
Ләкин теге кеше (Миңнулланы үлемнән саклап калган агай) атны тугармыйча гына алып килде.
' — Мин сиңа нәрсә дип әйттем?—диде Гата, тегеңә күзенең агы белән карап.
— Әллә җиккән килеш кенә аппарыйкмы дигәнием, Гатаулла. Арбасы белән збруе да ару гына күренә бит.
— Дурак булсаң да акыллы сүз әйттең бу юлы!—диде Гата, тегенең карары белән килешеп. — Әйе, шулай итү хәерлерәк булыр. Как- раз тегеләрнең камандиры да берничә подвода алып кайта алмассызмы дип калганые. — Аннары йөзенә мәет төсләре иңгән Заһит абыйга карады да:—Ә син нигә өннән чыгып утырасың әле? Өегезгә кайтып, корал алып килергә дигән боерыкны ишеткәнсеңдер ич! Марш тизрәк өеңә! —диде.
— Мин бу авыл кешесе түгел, Гатаулла туган,— диде Заһит абый, усак яфрагыдай калтыранып.
— Кайсы авылныкы суң син?
— Усыныкы.
— Ә монда нишләп йөрисең?
«Миңнулла белән килгәнне әйтсәм, я мине дә бәйләп салырлар да әллә ниләр сорап дупруслый башларлар», дип курыкты Заһит абый. Шуңа күрә:
— Сыерыбыз җугалганые, шуны эзләп йөрүемне,— дип алдашты.
— Латны, пунятны! Бар, эзлә инде, алайса. Ә атың безгә кирәк, без альт торабыз. Исемең ни атлы синең?
— Заһит.
— Ә фамилияң?
— Зариф улы.
— Латны. Пунятны! Ә мин ат карагы Гата булам. Чегән Гата дип йөриләр мине. Ишеткәнең бармы?
— Ишетмиләрме суң инде, Гатаулла туган, бик күп ишеткәнем бар синең хакта. Әмма ләкин сине ярлы кешеләрнең атларына тими дип әйтәләрме ләбаса. Нигә дип мине шушы бердәнбер арык алашамнан мәхрүм итмәкче буласың?
— Белеп сукалыйсың син, Заһит кордаш. Дөрес, ярлы-ябагайны әбижәт итә торган гадәтем җугые минем. Ну, бу юлы, бигайбә, синең атыңны алып торырга туры килә. Син бер дә хафаланма, атыңны, хаҗәте бетүгә, прәме үз өеңә китереп бирерләр.
— Юк инде, Гатаулла туган, шушындый мәхшәрдә, ата улны, ана кызны белмәгән заманда, бердәнбер атымнан аерыла алмыйм инде мин! Теләсә ни әйт, әмма алашамны кая алып барсагыз — мин шунда барам. Эшегез беткәч, үзем алып кайтырмын.
— Син ул атны кая апкитәсен беләсеңме суң, туң ми? Хәрби часка апкитәбез бит без аны! Ә анда сугышка керТеп җибәрергә дә күп сорап тормаслар!
— Хет дөньяның аргы ягына җибәрсеннәр. Мин атымнан калмыйм! Атсыз ни эшлим мин, аяксыз да күтсез алты баламны ничек туйдырыйм? Җитмәсә тагын, хатын да инде елдан артык урын өстендә ята!
Гата, өметен өзеп, кулын селекте:
— Чукын инде, алайса: рас яхшылыкның кадерен белмисен икән, бар! Ну, миңа үпкәлисе булма соңыннан!
— Әй, алланың рәхмәтле бәндәсе!—диде Заһит абый, үз алашасы
на өстәп тагын бер алаша биргәндәй куанып. — Сине безнең ише фә- ф кыйрь-фокрага шәфкатьле дигәннәрне, тәки шулай икәнсең, Гатаулла! ы
— Ярый, артык күп сайрама. Кая, кил әле монда!—дип, Гата За- £
һит абыйны якасыннан эләктереп арбадан җиргә алып куйды.—Атың- « ның койрыгына алай бик каты береккәнсең икән, менә болай итәбез х инде аны!—дип сөйләнә-сөйләнә, Заһит абыйның билендәге эзәрен 2 чишеп алды һәм шул эзәре белән кулын каерып бәйләде. Аннары, £ ансат кына итеп, тегене яңадан арбасына күтәреп куйды. Ярдәмчеләре с Миңнулланың да аягын-кулын бәйләп куйганнар иде, Гата аны да шул = ук арбага сузып салып, арбадагы йөк җебе белән үрәчәгә бәйләде. Ан- я нары ярдәмчеләренең берсенә, әлеге шул Миңнулланы аттырмыйча к калганына: ’ ♦
— Мә, тот дилбегәне дә, атлатып кына Васкрисинскигә алып бара = тор! Без озакламый артыгыздан куып җитәрбез. Килеп җитмәсәк, = авылга үзең генә барып кермә, Бурсык чокыры турында көтеп тор, яме? — диде.
Миңнуллаларны илтүче агай башта әсирләргә бөтенләй игътибар Е итмичә, тик үзенә генә аңлаешлы көйгә борын эченнән ниндидер җыр * мөгрәп барды. Аннары кинәт тынып калып, Миңнуллага борылып утыр- < ды да:
— Син укымышлы кешегә охшагансың, әйт әле миңа, энекәш: нишли бу замана, кая таба бара?—дип сорап куйды.
— Ә синең, агай, аның кая таба баруын һаман төшенә алганың юкмыни әле?
— һаман төшенә алганым юк шул әле!
— Алайса, тыңла яхшылап: узган ел илдә революция булды. Менә синең белән безнең ише ярлы крестьян халкы һәм шәһәрләрдәге завод- фабрик эшчеләре үзара берләшеп, гомер-гомергә хезмәт халкын талап килгән патша һәм байлар хакимлеген туздырып ташлап, үзебезнең хакимлекне, эшче-крестьяннар хакимлеген урнаштырдылар. Аңлашылдымы?
— Надан дигәч тә син мине бөтенләй үк башсызга санама, малай!— диде агай, шактый ачулы итеп. — Боларын мин аның синнән башка да белом: үз күз алдымда булган хәлләр! Җүнле бәндә булсаң, син миңа менә хәзер дөньяда ниләр барганын аңлатып бир. Этү, пани- маеш!..
— Ә син ашыкма, абзый кеше, сабыр ит чак кына. Аннары менә болай булды: безнең Рәсәйдә дәүләт хакимлеге эшче-крестьяннар кулына күчкәч, чит ил буржуйлары...—ә син буржуй дигән сүзнең мәгънәсен беләсеңме?.. Ярый, кызма, белсәң бик әйбәт! Әнә шул чит ил буржуйлары, үзләрендә дә революция килеп чыкмасын дип шыр җибәреп, барысы да берләшеп, безнең яшь совет дәүләте өстенә ябырылдылар. Ягъни безгә каршы сугыш ачтылар. Аларга революция көннәрендә чит илләргә чыгып сызган үзебезнең элеккеге байлар һәм буржуйлар да килеп кушылды. Менә шулар хәзер совет властен юкка чыгарып, яңадан иске тәртипләрне, яңадан үз хакимиятләрен кайтарырга маташалар. Ә без, большевиклар, эшче-крестьяннар белән берлектә, шул явыз көчләргә каршы көрәш алып барабыз! Я, ничек, төшенеп барасыңмы?
— Болары да аңлашыла. Үэем дә азрак чамалыйдырыем боларын. Син миңа менә шул нәрсәне ачык кына итеп әйтеп бир: кайсылары җиңел чыгар икән суң аларның? Аклармы, әллә сез — кызыллармы? Вәт бит нәрсәдә хикмәт!
— Ни атлы син, агай?
— Элек Нуретдин ие, ә Гата хәзер Ябалак дип йөри.
— Нигә?
— Минем күз төнлә дә шәп күрә, шуңа.
— Зыян юк. Анысы аның кушамат кына. Ә үзеңнең чын исемең әйбәт икән: диннең нуры дигән сүз.
— Я, ярый, син мәсьәләне читкә алып китмә: кайсылары өстен булып чыгар икән бу аклар белән кызылларның?
— Син үзең ничек булыр дип уйлыйсың соң, Нуретдин абзый?
— Ничек дип уйларга да аптыраган инде. Сезнең ише сәвит яклы- лары килә дә, безгә иярегез, безнең эшебез хак, без җиңәбез, диләр. Сәвиткә каршылары әйтә, без генә дөрес юлдан барабыз, безгә иярегез, безнең белән барсагыз гына игелек күрерсез, ди. Бер караганда, сезнеке хаклыдыр шикелле, икенче карасаң, тегеләрнеке дә дөрес булып чыгар сыман. Ә пука тегеләре дә, болары да керәстиян хисабыннан, аны талап көн күреп килә әле. Ахыры ни белән бетәр — анысын бер алла гына белә торгандыр.
— Бер ул гына түгел, без кызыллар җиңеп чыгачагын меңләгән, миллионлаган кешеләр белә, Нуретдин абзый. Шулай буласына чын күңелләреннән ышаналар! һәм шул җиңү көнен якынайту өчен көрәшәләр! Синең шикелле әүле-тәүле булып, бүген кем көчлерәк булса, шуның җырын җырлап йөрүче кыйбласыз адәмнәр дә бар барын. Әмма, бәхеткә каршы, андый аумакайлар күп түгел.
— Син, давай, мине алай кыйбласызлар чутына тыкма, парин! Пука мин берегезнең җырын да җырламыйм әле. Иманым шаһит, шушы көнгәчә нә сезгә, нә тегеләргә кушылганым юк!
— Ничек алай була инде ул? Гата җырын жырлап йөрисең бит син!
— Тучны! Әйе, Гата белән йөрим. Ну бит Гата шулай ук берегез яклы да түгел! «Карап карыйк, кайсылары өстен чыгар, шуннан ары кай якка кушылырга икәнен күз күрер,— ди ул,—Ә хәзер ничу безгә алар белән буталып йөрергә. Без үз кәсебебезне белик тә, ипләп кенә, дөньяда яшәүнең кадерен белеп кенә яши бирик, — ди. — Кеше үтермибез, кан коймыйбыз, ярлы керәстиян малына кагылмыйбыз. Байларныкын урлап кына көн күрәбез ич».—ди.
Миңнулла тегенә ни дип җавап бирергә дә белмичә аптырап калды. Гатаны һәм аңа ияреп йөрүче менә шушы Нуретдин агайны ул гап-гади ат караклары гына дип уйлый иде. Ә аларның, әнә, үз фәлсәфәләре, дөнья хәлләренә үз карашлары бар икән ләбаса! Үзләрен юлбасарлар итеп түгел, гадел, әйбәт кешеләргә саный икән бит алар!..
— Караклык теләсә кайчан караклык булып кала инде, Нуретдин абзый!—диде Миңнулла, шуннан да шәбрәк җавап таба алмыйча.
Болан да тын алырга да куркып, бер авыз сүз дә дәшмичә килгән Заһит абый, Миңнулла тегенә әнә шулай дип әйткәч, бөтенләй елар чиккә җитеп:
— Җитеп торыр мәллә инде сиңа, олан!—диде.
Ләкин аның бу кисәтүе Нуретдин агайга ошамады:
— Тик кенә тор, надан! Үз акылың юк икән, ичмаса, акыллы кеше-ләрнең сүзен тыңлый бел! —Аннары Миңнуллага мөрәҗәгать итеп:— Алай дип карасак, сезнең сәвит блачыгыз да шулай ук карак булып чыга түгелме суң, парин? — диде.
— Ничек алай булып чыга икән ул, Нуретдин абзый, аңлатып бирә алмассыңмы?
—• Ничекме? Ә менә ничек: сез талап кына калмадыгыз, байларның үзләрен дә Себергә сөрдегез лабаса! Хәлбуки, без байларның үзләренә беркайчан да кагылмадык. И һәм кагылмабыз да! Артык малларын гына урлыйбыз без аларнын.
— Син, Нуретдин абзый, кармак белән бармакны бутама! Беренчедән, без революцияне сезнең кебек төнлә, кача-поса түгел, бәлки ♦ көпә-көндез, ачыктан-ачык ясадык. Бөтен ярлы халык белән бергәләп ясадык. Икенчедән, байлардан
тартып алынган жирләрне шул җирләрне эшкәртеп иген игә торган кешеләргә — крестьяннарга бүлеп бирдек. Завод-фабрикаларны бөтен халык милкенә, дәүләт милкенә әйләндердек.
— Ә без ул урлаган малларны кая куя дип беләсең син? Без дә аларны шул ук крестиянгә сатабыз лабаса!
— Менә шулай шул — сатасыз!
— Суң бөтенләй үк бушка биреп булмый бит инде! Безнең дә тамак бар, безнең дә хатыннар, бала-чагалар бар, аларны туйдырырга кирәктер бит!
— Юк, Нуретдин абзый, юлбасарлык дигән нәрсә, кай ягыннан гына килеп карасаң да, юлбасарлык булып кала инде ул. Юньле юлда йөрмисең оин. Ул Чегән Гатага ияреп, менә шушылай аның уң кулы булып йөрүеңне алга таба дәвам иттерсәң — башың харап булачак синең!
Миңнулла кыек атып туры тидерде булса кирәк: Нуретдин агай исе китеп аңа карап куйды:
— Ә кем әйтте әле сиңа мин аның уң кулы дип?
— Кеше әйтмичә дә бик әйбәт күренеп тора!
— Кит аннан?
— Бер дә китәсе юк, дөресе шулай!
— һы, һы-һы!..
Нуретдин абзый әнә шулай дип куйды да, тынып калып, нидер уйланып бара башлады.
— Карале, Нуретдин агай, муендагы бауны аз гына бушат әле, бөтенләй сулыш алыр хәл калмады бит монда,—диде Миңнулла, аның уен бүлеп.
— Шулаймы? Хәзер рәтлибез аны! —дип, Нуретдин абзый Миңнулланың муенындагы бауны бөтенләй чишеп үк алды. Аннары арба төбендәге печәнне җыеп, егетнең баш астына мендәр итеп куйды да.— Ничә яшьтә син, энем? —дип сорады.
— Быел уноигез тула.
— Икмәктер диген.
— Икмәктер шулай!
— Ә мин сиңа егерме бишләр тирәсе бардыр инде дип торадырыем.
— Шулай бик олы күренәммени?
— Шулай олы күренәсең шул, наный. Хәер, яшь кенә башыңнан өяз тикле өяздә эшләп йөргәч, шулай булмый хәлең дә булмас. Ә син миңа ничәләр бардыр дип уйлыйсың?
— Илле бишләрдән дә ким түгелдер инде.
— һи-һи-һи! Кырык икене дә тутырып җиткерә алганы юк бу абзацның! Угрылык белән көн нтү кешене еллап кына түгел, сәгатьләп картайта икән ул, олан! Әле моннан бер ел элек кенә янып торган егет шикелле кеше ием мин. Ә хәзер әнә син миңа илле бишне бирдең.
— Семьяң, бала-чагаларың бармы. Нуретдин абзый?
— Шушы яшькә жител аларсыз буламы суң инде. Ике кыз, бер малай атасы инде мин.— Бераз уйланып барды да, тирән итеп көрсенеп дәвам итте:—Алтынчы ай китте инде үзләрен күргән юкка. Кешеләрдән сораштыргалап торам, болай исән-саулар үзләре. Акчага да ин-
I «К. У.» 11.
ВАК Ы ПФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
17
тектермим. Таныш-белеш аркылы җибәреп кнләм. Ну, менә үзләрен күрә алмыйм.
— Кайда соң алар?
— Барда ягында.
— Ә нигә кайтып күреп килмисен?
— һы, ансат кына сиңа. Бар, кайтып күренеп кенә кара — хәзер тотып трибуналга озаталар да расхутка чыгаралар мине анда! Фруит- тан качкан кеше бит мин.
— Патша армиясеннән качкансыңдыр бит?
— Патша армиясеннән качкан булсам, уйлап та тормасыем мин!
— Шулай-мы-ниии! Үзебезнең армиядән качкан дезертирмыни әле син?
— Шулайрак булганые шул.
— Ник качкан идең соң?
— Япь-яшь кенә көенчә үлеп каласы килмәде.
— Бу кәсебең дә сугыштагы шикелле үк куркыныч бит синең. Монысына йөрәгең җиткән, ә?
— Ничек итеп булса да көн күрергә кирәк бит инде. Бүтән барыр җирең калмагач, шулай тәвәккәллисең икән аны.
— Алга таба ничек көн итәргә исәбең?
— Ул хакта уйлаган юк әле, бүгенгесе кыйбат.
— Уйланырга кирәк, Нуретдин абзый. Хәзер, дөньяның буталчык чагында гына болай иркен йөрисез сез. Акларны җиңеп илдә тәртип урнаштыргач, көн бетәчәк сезгә!
— Анысы шулаен шулай да бит, ну, ни эшлим? Ул көнгә калмас өчен кая барырга, ни кылырга кушасың син миңа?
— Хәзер безнең аяк-кулларны чиш тә, әйдә, китик бергәләп. Котыл шул Гата шайкасыннан.
— Хуш. Шуннан син мине кая аппармак буласың?
— Усыга.
— һы, ансат кына икән! Анда мине рифкумга тапшырып, трибуналга озаттырасың киләмени?
— Ревкомга баруын барырбыз. Тик син трибуналдан курыкма. Трибуналга җибәрмәсләр. Мин барысын да аңлатып бирермен дә, хәлеңә керерләр. Аннары я фронтка озатырлар, яки Усының үзендә кызыл отрядчы итеп калдырырбыз.
— Карап-карап торам да, бик белгән атлы булып, «мин» дә «без» дип кенә сөйләнәсең син, малай актыгы! Кем суң син, берәр төрле нәчәниик мәллә анда?
— Өяз башкарма комитеты председателе урынбасары мин.
— Ышанмыйм!
Миңнулла Заһит абыйны күрсәтте:
— Менә бу агай раслый ала!
Нуретдин агай әле һаман куркуы бетмәгән Заһит абыйга борылды:
— Я, нишлим, ышаныйммы мин бу малайга, кордаш? Чыннан да өяз кәмитетендә эшлиме ул?
— Мин аның кайда эшләгәнен дә, кем икәнен дә белмим, — беренче күрүем бүген!
— Менә ишеттеңме инде!—диде Нуретдин агай, Миңнулланың «ялганын тотканга» кәефе килеп.
Заһит абыйның җавабына Миңнулла шаккатты. Ләкин аның белән бәхәскә кереп тормады. «Шулай әйтүне кирәк тапкандыр. Болай да минем аркада нужаланып йөри бит, бичара», дип фикер йөртте ул. һәм тирә-якны тыныч кына күзәтеп бара башлады.
Сулда —юл буенда ук шактый текә тау. Тау бите—урманлык. Ләкин агачлары куе түгел. Аланлыклары күбрәк. Ә аланлыклар тап-та- кыр: печәннәре чабыл алынган. Аннары көтү дә йөргән булса кирәк:
сыер «коймаклары» бик еш күренә. Бу таудан кыш көне чаңгы шуарга бик шәптер. Миңнуллаларның үз авыллары тирәсе тил-тигез, рәхәтләнеп чана-чаңгы шуарлык бер генә тау да юк. Шуңа тау күргән саен күңеле җилкенеп куя аның!.. Ә уң якта — бодай кыры. Урыны- урыны белән бәпкәләр дә күренә. Ура башлаган булганнар. Ләкин хәзер кырда бер адәм заты юк. Воскресенск җирләре инде бу. Воскре- ♦ сенск халкының да кайгысы уракта түгел булса кирәк. Хәер, нинди * урак кайгысы булсын ди: Чегән Гата, әнә, Барсай ир-атларын да Вос- 5 кресенскига куып калды бит әле анда. Тикмәгә йөрми торгандыр инде. Э Тукта, бәлки бу агай да белә торгандыр андагы хәлләрне.
— Нуретдин абзый, тагын шул Гата хакында сорыйм әле: Барсай g
мужикларын нигә Воскресенск иг а апкилмәкче ул? £
— Нәрсә дидең әле оин, малай? с
Ниндидер үз уена чумып бара торган Нуретдин абзый Миңнулла- 2 ның соравын абайламыйчарак калган иде. Миңнулла соравын кабат- g ларга мәҗбүр булды. «
— Ә-ә-ә-ә, син аны әйтәсең икән! —диде теге, ниһаять, уйларыннан ♦
аерылып.— Васкриоинскидә акларның бер звуд солдаты килеп ур- s нашкан бугай. Әмма ләкин узвуд командиры кызыллардан шикләнә = икән. Ни өчен дисәң, бу тирәләрдә ниндидер Колчин дигән бер кеше зур гына кызыл әтрәт оештырган, ди. Көтмәгәндә килеп чыгып, шуның >, әтрәте акларга күп зыян китереп тора икән. Бүгендә-таңында ул әтрәт “• Ваокрисинсюигә дә һөҗүм итүе ихтимал, имеш. Шул әтрәткә каршы 2 тору өчен тегеләр күрше авыллардан ир-атларны җыйнарга булган- е нар бугай. Тәгаене шулайдырмы — кырт кистереп кенә әйтә алмыйм, с Ни өчен дисәң, тегеләрнең камандиры Гатаулла белән сөйләшкәнен з мин читтән генә тыңлап тордым. Ну, ишетелгән сүзләреннән әнә шул * сиңа әйткәнчәрәк аңладым. ®
— Син русча язу таныйсыңмы, Нуретдин абзый?
— Китапча хәрефе белән язылганны гына аз-маз браматлыйм. әмма кулдан язылганны — булмый!
— Алайса, менә минем күкрәк кесәсендәге язуны ал әле!.. Инде шуның китап хәрефләре белән язылган җирен укып кара!
Нуретдин абзый барган уңайга гына укый башламакчы иде, арба дыңгырдаганга хәрефләр сикерә башлагач, атны туктатып торырга мәҗбүр булды.
— Так!—диде ул, Миңнуллага Усы өяз башкарма комитеты тарафыннан бирелгән белешмәне шактый зур азап белән укып чыккач.— Карале, син, малай актыгы, чынлап та өяздә зур урында эшлисең, ахры, ә?
— Әйттем бит инде мин сиңа өяз башкарма комитеты председателе урынбасары дип!
— Мине коткарып кала алам дип ихлас әйтәсеңме син, наный? Чынлап та мине трибуналдан саклап калырлык кодрәтең бармы?
— Сине алдап ни файда миңа? Әйдә, бор атны читкә дә, Гата килеп җиткәләгәнче, китик кереп урман эченә!
— Адашмабызмы суң? Усыга исән-имин генә барып житә алырбызмы?
— Курыкма, күземне бәйләсәләр дә, адашмыйм мин бу тирәләрдә.
— Ярый, энекәш, аллага тапшырып тәвәккәлләдек, алайса. Гата Чегән әйтмешли, беткән баш — беткән, муен калса—җиткән, әйдәле, алаша! Әнә, какрас, тауның да сөзәгрәк җиренә җигкән икәнбе•
Урманга борылып, алар инде берәр җир буе чамасы китәргә дә өлгергәннәр иде. Ләкин шуннан артыгын булдыра алмадылар. Башта ату тавышы ишетелде, аннары әлеге ике ярдәмчесе белән Гата үзе куып җитте.
— Кая олагыргае ниятең, Ябалак?!—диде ул, Нуретдин абзыйга бик хәтәр җикеренеп.
— Мин килеп жнтмәсәм, көтеп тор дип үзең әйткәннең түгелме сун, Гатаулла?—диде тегесе, бер дә алай аптырап тормыйча. — Кеше- кара күз алдында торганчы, ышыккарак кереп көтеп тору хәерлерәк булыр дигәнием.
— Шулай дисәң генә инде, — диде Гата, шундук йомшый төшеп. Аннары Миңнуллага ымлады:—Бу денен саткан нәмәрсә ничек, ты-пырчынмыймы?
— Кая анда тыпырчыну! Син аның муенын шундый итеп кысып бәйләгән — жан тәслим кыла язды, бичара. Бавын чишеп, баш астына печән салып кына коткарып калдым үзен.
— Яраган. Әйбәт иткәнсең анысын. Безгә аны тере килеш илтеп тапшырырга кирәк, әжерен зуррак итеп бирерләр.
— Карале, Гатаулла, сорарга да онытып торам икән: син бит Бар- сайдан халык жыйнап апкилмәк булып калганыең, кая суң ул халык?
— Анналарын сатасы бар ул Барсай мужикларының! — диде Гата, әрем капкандай чыраен сытып.— Шул жыелып торган чакларында барысын сөреп кенә альт киләсе калган икән аны! Таралдылар да, ярыкка кереп качкан тараканнар шикелле, юкка да чыктылар. Ник берсе әйләнеп килсен, ичмаса! Ну, ничава, анда Сәйфи бай малае Шакир унлап солдат ияртеп кайткан, ди. Л1ин анда әлеге Чирканды мулласы малае Хәйруллага шуның янына барып, Воскрисинскидәге хәлне аңлатып бирергә әйтел калдырдым. Бик отчайный нәрсә ул Шакир дигәннәре. Бәлки ул берәр әмәлен табар әле.
4
Воскресенск урамы халык белән шыгрым тулы иде. Солдатлар да күп, гражданскийлар тагын да күбрәк. Русы, татары, ире-хатыны, хәтта бала-чагаларына тикле шунда кайнаша. Әйтерсең кырмыска оясын кемдер туздырган да шуның кырмыскалары өскә чыккан! Воскре- сенскиның үзендә генә бу тикле кеше булырга тиеш түгел иде. Мөгаен, бүтән авыллардан да килгәннәрдер. Солдатларның барысы да диярлек сугыш мылтыгы аскан. Ә гражданскийларның кораллары бик чуар: ау мылтыгыннан башлап, кылыч, сөңге, сәнәк, багор һәм гап-гади күсәк тотканнарына кадәр бар. «Ак бандитларга ияргән фетнәчеләр икән инде болар,— дип уйлап куйды Миңнулла.— Әгәр Гата атларны туктата калса, мөгаен, шушында безнең башка җитә инде бу тилергән халык!»
Ләкин Гата урамда тукталып тбрмады. Туктатырга теләп, Миңнул-лаларның ат башыннан тотарга үрелә башлаган кешеләргә дә:
— А нука, брысь!—дип, тегеләрне атының күкрәге белән читкә кактырып, юл ярып барды.
Миңнуллаларны чиркәү каршындагы ике катлы өй каршына китереп туктаттылар. Шундук атыннан сикереп төшеп, Гата өйгә кереп китте. Ә Нуретдин абзый Миңнуллага борылып карады да, Гатаның жайдаклары ишетмәсен өчен акрын гына:
— Ярар, наный, аллага тапшырдык инде. Без дигәнчә барып чыкмады шул! —диде.
— Алданрак тәвәккәлли алмадың бит!
— Документыңны баштарак күрсәтмәдең ич.
Дүрт солдат ияртеп, өйдән бер офицер чыкты. Ул иң элек, каршына ук килеп, күзенә керердәй булып, Миңнуллага, аннары Заһит абыйга текәлеп карап торды да:
— С прибытием вас, голубчики!—дип мыскыллап көлеп куйды. Аннары солдатларына ишарә итте: — А ну-с, принимайтека-с как следует!
Тегеләрнең икесе Миңнулланы, икесе Заһит абыйны арбадан алып аттылар да, кул-аякларын чишеп, типкәли-типкәли ихатага алып кереп, караңгы таш сарайга яптылар.
Солдатлар төртеп җибәргәндә таш стенага бәрелеп, Миңнулланың яңагы сыдырылган да кан ага башлаган иде. Тиз генә кулъяулыгын алып, шул сыдырылган төшенә басты. Ә Заһит абзыйга тагын да ка- * тырак эләккән булса кирәк, бик нык ыңгырашып, ул һаман идәндә ята иде. Миңнулла аның янына килеп чүгәләде:
— Хәлең ничек, Заһит абый?
— Миңнулла-а-а, синме?—диде Заһит абзый, ыңгырашуын дәвам итеп.
— Мин, Заһит абзый. Хәлең ничек дим?
— Ни ачуың бар иде миндә? Нигә дип .үтерергә алып чыктың мине, ә?
— Болай буласын белсәм, сине алып чыгу түгел, үзем дә Барсай ягына аяк атламаган булыр идем дә бит, нишлим соң, белмәдем, Заһит абый!
— Әйтмәдеммени мин сиңа, әллә сабыр итеп торыйкмы дип?
— Хәзер үкенүдән файда юк, буласы эш—булган инде. Нигә бик ыңгырашасың, әллә берәр җиреңне сындырдылар укмы?
— Тән авыртканга түгел, җан авыртканга сыкранам! Тотып атсалар. хатын нишли инде анда минем? Балалар нишләр?
Бу бандитлар кулына бер килеп капкач, исән котылуларына ышанычы бик аз булса да, Миңнулла аны юатырга тырышты:
— Кайгырма, Заһит абый! Менә күрерсең, тикшерерләр-сорашыр- лар да бүген үк кайтарып җибәрерләр әле. Мине тоткарласалар да, сине җибәрерләр. Синең белән нишләсен алар?
Заһит агай яткан җиреннән торып ук утырды. Өмет тулы карашын Миңнуллага төбәде:
— Чынлап та исән калырбыз дисеңме, олан?
— Ул хакта шикләнмә дә, Заһит абый! Бая Нуретдин абзый әйткәнне ишеттең ич: безнекеләр шушы Воскресенскига таба килә, диде бит ул. Бәлки бүген төнлә үк килеп җитеп коткарырлар әле!
— Рәхмәт, туган, яхшы сүзеңә! Фәрештәнең амин дигән сәгатьләренә туры килә күрсение инде берүк! Шушы тоткыннан исән-имин котыла алсам, корбан бәйрәмендә танамны суеп, бөтен авыл халкын корбан ашына дәшәрием, аллаһы бирса! Колһуаллаһы әхәдеаллаһы сама-а-ады, ямиәлиде...
Емельян Петрович Миңнуллага, ярлылар комитетларына ярдәм итәргә кирәк булуы мөмкин дип, шактый зур сумма акча бирдертеп җибәргән иде. Ул акчаларны Миңнулла, хәвефсезрәк булсын дип, аякчуына урап, итек кунычына тыккан иде. Заһит абзый җаны-тәне белән бирелеп әлеге «Аятел көрси»не укый башлагач, Миңнулла әнә шул акчаларны хәтерләде һәм: «Боларны моннан барыбер табып алачаклар. Бандитлар кулына эләккәнче, ичмаса, шушында ятсыннар», дип, ул акчаларны сарайның стена ташлары арасына кыстырып куйды.
Тәрәзәсе берәү генә, ул да кечкенә булганлыктан, сарай эче ярым караңгы иде. Шуның өстенә, Заһит абый мөкиббән китеп укынып та утыргач, Миңнулла аны берни дә сизми калды дип уйлаган иде. Ләкин агаебыз алай ул гамьсез булмаган, Миңнуллага да күз салып торган икән. Догаларын укып, теләкләрен теләп бетергәннән ары Миңнулла утырган улак буена килде дә:
— Нәрсә кыстырдың син анда, олан? Акчамы?—диде, һәм Миңнулланың җавап биргәнен дә көтмичә:—Мә, минекен дә кыстыр шунда үзеңнеке янына, теге кяферләр кулына калып әрәм булмасын! — дип, өч тәңкәлек акча сузды.
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
Бу заман өчен өч тәнкә акча чүп кенә иде, әлбәттә. Ләкин Миңнулла ул хакта сүз озайтып тормады.
— Бик дөрес әйтәсең. Заһит абый! Монда булса беркая да китмәс алар. Шайтаннан яралган шушы акларны җиңгәч, минекен дә, үзен- нөкен дә килеп алырсың, ярыймы!—дип, тегенең өчлеген дә үзенең документлары янына кыстырып куйды.
Кеше ишетеп тормыймы дигән сыман итеп, Заһит абый башта як- ягына каранып алды, аннары Миңнулланың колагына пышылдады:
— Синеке ничә тәңкә соң, олан?
«Кара инде син бу адәм баласын, үлем бусагасында басып торганда да һаман акча белән кызыксына бит!» дип, күңеленнән бик нык гажәпләнсә дә, Заһит абыйга бу уйларын сиздермәскә, тегенең гайрәтен чигермәскә булды Миңнулла.
— Җитәрлек, Заһит абый. Синеке шикелле ике ат алырлык бар!
Заһит абыйның күзләре шундый ялтырап куйды—сарай эчләре яктырып киткәндәй булды.
— Чыннан әйтәсеңме син моны? И шул акчаны миңа бирмәк була-сыңмы?!
— Мин беркайчан да яхшы кешеләргә ялган сүз сөйләмим, Заһит абый!
— Әй, рәхмәтле жан! Бар бит агай ходайның изге бәндәләре! Рәхмәт, Миңнулла, мең яшә, олан!
— Әйт әле, Заһит абый: бая теге безне монда алып килгән Нуретдин агайга нигә мине белмим дидең? Әгәр син шул чакта дөресен әйтеп, минем сүзне раслаган булсаң — без хәзер менә бу таш сарайда ятасы кешеләр түгел идек. Иректә буласы идек без хәзер.
— Әй, наный, искә төшермә, ичмаса, шул ахмаклыкны! Ник ал-даштыммы? Надан булганга, баш җитмәгәнгә инде! Теге адәм барыбер безнең белән качып китәргә риза булмый, янәсе. Ә минем синең белән бергә йөри торган кеше икәнемне белсәләр, мине дә тотып ябулары ихтимал. Ә белмәдем-күрмәдем дип барсам, атымны биреп торган өчен рәхмәт әйтәләр дә кайтарып җибәрәләр, имеш. Ну, тинтәк тә булган инде үзем дә! Ә алар, кем син, нишләп йөрисең дип сорап та тормадылар, арт якка дыңк иттереп тибеп, яптылар да куйдылар, һей, болай буласын белгән булсам! Алдашып торган булырыеммы, жүләр!..
— Ашыкма, сорарлар әле, Заһит абый. Җиде бабаңнан алып, жиде әбиеңә тикле сорашырлар. Син инде шул сүзеңнән кайтма, ничек кенә талкысалар да, син мине белмисең дә, моңа кадәр күргәнең дә булмаган.
— Шулай итимме, әллә сине белүемне, синең олаучың булып кил-гәнемне әйтеп, дөресен сөйләп бирим микән, наный? Ни өчен дисәң, карга карганың күзен чукымый, мужыт, тегеләрнең нәчәнниге синең дә нәчәнник икәненне белгәч, хәлеңә керер дә, тоткынлыктан азат итеп, кайтарып җибәрер. Менә шул чакта, синең аркада, мужыт, мин дә котылырмын дип әйтүем инде бу.
— Юк, Заһит абый, бу очракта алай булуы мөмкин түгел. Икебез дә карга булсак, әлбәттә, ул мине чукымас иде. Ләкин мин карга түгел, мин бөркет бит. Син дә бөркет. Тоткында булсак та, икебез дә бөркет без синең белән. Ә ул — карга, һәм ул карга без-бөркетләр- не беркайчан да аңлый алмаячак. Шулай булгач, сиңа мине белмим дип барудан да хәерлесе булмас. Югыйсә...
Тышкы якта, ишек тирәсендә ачкычлар чылтыраганы ишетелде.
—• Кемдер керә, ахрысы, тагын безне кыйнарга микән? — диде Заһит абый, һәм, качып котылырга теләгәндәй, сарайның караңгы почмагына сыенды.
Ишек авызында кулына мылтык тоткан табак битле, курнос бс-
рынлы, бая Миңнулланың яңагын ерттырган солдат пәйда булды.
Аның мичкәдән чыккандай калын, котсыз тавышы яңгырады:
— А ну, красные татары, вылазь!
Әсирләрне өйнең бер бүлмәсенә алып керделәр. Нечкә кара мыеклы, чандыр гәүдәле, күкрәгенә Георгий тәресе таккан офицер кукраеп өстәл янында утырган килеш кенә Миңнулладан сорау ала башлады. ♦ Исем-фамилиясен сорады. Миңнулла әйткәч, өстәлендә яткан кәгазьгә g карап алды. Күрәсең, Миңнулланы белә торган берәр кешедән сора- § шып, язып куйган булгандыр да хәзер алдашмый микән дип каравы a булгандыр. *
— Тугая елың? — диде аннары офицер.
— Тугыз йөзенче. £
Офицер иңбашларын сикертеп куйды: с
— М1ин шаярганны яратмыйм, Гайсин. х
— Ә минем шаярырга җыенганым да юк. Нигә алай шиккә калдыгыз әле?«
— Бик яшь икәнсең бит. ф
— Хикмәт яшьтә түгел, башта! х
— Кара син нинди кыю икәнсең! Туган урының?
— Усы өязенең Карый авылы. 4
Ул тагын кәгазенә күз салып алды.
— Так! Хәзер кайда һәм кем булып эшлисең? °-
— Усыда. Өяз башкарма комитеты председателе урынбасары. £
Офицер янә теге кәгазенә күз төшереп алды һәм аның чырае якты- е рып китте — мөгаен, үзендәге мәгълүматлар белән Миңнулла биргән с җаваплар туры килә иде булса кирәк. Ләкин офицер үзенең канәгать- з леген сиздерергә теләмәде, тагын элеккечә бик җитди булырга тыры- * шып, сорау алуын дәвам итте: а
— Барсайга ни өчен килгән идең?
— Эш белән.
— Мин дә уйнап йөрүең булгандыр дип уйламыйм. Нинди эш белән дип сорыйм мин синнән?!
—• Кызлар күзләп кайтырга иде исәп.
— Димәк, әйтергә теләмисең? Яхшы. Соңыннан әйтерсең. Безнең түземлек җитәрлек, көтеп тә тора алырбыз.
Аннары ишек төбендә торган сакчыга боерды:
— Тегеләрне алып кер әле, Мирон.
Барысын да ишетеп, көтеп үк торганнар иде, ахры, сакчы ишекне ачып дәшүгә, Гата белән Хәйрулла кереп тә җиттеләр.
Офицер, бармак изәп, Гатаны үзенә якынрак китерде дә Миңнулладан сорады:
— Таныйсыңмы бу кешене, Гайсин?
— Бер-ике тапкыр күргәнем бар.
— Кем ул?
— Ат карагы Гата. Кушаматы — Чегән.
— Нигә атып үтерә яздың син аны?
— Кызганычка каршы, язып кына калдым шул, үтереп булмады.
«Ишеттеңме?» дигәнне аңлатып, офицер Гатага карап алды. Гата ачуыннан «н-и-их!» дип акырып җибәрде дә Миңнуллага ташланмак- чы иде. ләкин офицер, сикереп кубып, «стоп, не горячись!» дигәч, тыелып калырга мәҗбүр булды.
Аннары офицер Миңнулланың каршына ук килеп басты да:
— Ә син ошыйсың миңа, разбойник!—диде.
— Разбойниктан ишетәм!
— Булды, Гайсин, әйдә, җитди сөйләшүгә күчик. Карый отрядында бүгенге көндә ничә кызылгвардиячегез бар?
— Өч йөзгә якын.
— Төгәлрәк итеп әйтә алмыйсыңмы?
— Ике йөз илле тугыз.
— Кораллары нинди һәм күпме?
— Барысында да сугыш мылтыгы. Биш пулеметлары бар.
Офицерның күзләре шар булды:
— Каян килгән аларга ул пулеметлар?
— Дутов гаскәреннән качкан пулеметчылар алып кайткан.
— Ялганлыйсың бит, кызыл эт!
— Минем этнең кызылын очратканым юк әле, ә ак этләр тулып ята!
— Молчать! Телеңне артык озайта башласаң, маңгаеңа пуля жи- бәрергә дә күп алмам мин!
— Җибәреп кенә карагыз. Мине атсагыз, сезне безнекеләр ике көв дэ яшәтмәячәк!
— Ә кемнәр соң ул «без-не-<ке-ләр?» Кайда алар?!
— Адым саен. Тик алар сез аклар шикелле бугаз киереп, шаулап йөрми, эш эшлиләр!
— Минем нервлар нык, Гайсин!—диде офицер, тешләрен кысып.— Ну, кара аны. һәрнәрсәнең бер чиге була, шул чиккә китереп җиткермә мине! Әйт әле: соңгы мәртәбә Ашапта кайчан булдың?
— Өченче көн.
— Анда ник барган идең?
— Ашап отрядына өяздән корал илттек.
— Күпме һәм нинди кораллар?
— Ике йөз утыз бер сугыш мылтыгы, сигез йөз «кыяр», өч пулемет.
— Ашап отрядында ничә кеше?
— Дүрт йөз җитмеш өч. Бөтенесендә ау сугыш мылтыгы. Өч пуле-метлары бар. Шуның өстенә, бер рота солдат та килергә тиеш иде. Ихтимал, инде килеп тә житкәннәрдер.
Офицер, пошаманга калып, ишекле-түрле йөренгәләп алды. Аннары Гатага мөрәҗәгать итеп:
— Ишетәсеңме, Чегән?—диде. — Ничек уйлыйсың, ышанырга буламы моңа?
Бая Миңнуллага ыргылганда үзен тоткарлаганы өчен, офицерга бик нык хәтере калган иде Гатаның. Шуңа тегеңә теләр-теләмәс кенә җавап бирде.
— Мин берни дә әйтә алмыйм: бу араларда ул тирәләрдә булганым булмады.
— Мин синнән Ашапта кайчан булдың дип түгел, әсир әйткән сүзләргә ышанырга буламы дип сорыйм!
— Анысы инде үз ихтыярыгыз, гаспадин афитсир. Ә мин үзем күрмәгән, үзем белмәгән нәрсә хакында берни дә әйтә алмыйм.
— Яхшы. Алайса, күреп-белеп кайтырга кирәк булыр. Бар, хәзер үк чарасына кереш. Иртәгә, иртәнге сигездән дә соңга калмыйча, Ашап отряды турында төгәл мәгълүматлар әзер булсын!
— Ә күпме түлисең?
— Курыкма, ким-хур итмәм. Бар, юлыңда бул!
«Менә ул нинди икән! — дип уйлап калды Миңнулла, —Ат карагы гына түгел, шымчылык белән дә шөгыльләнә икән бит бу адәм актыгы!»
Гата чыгып киткәч, моңарчы акыллы песи генә булып утырган җиреннән кылкынып, Хәйрулла да:
— Олег Васильевич, можно мне кое-что уточнить?—дип, телгә ки* лә башлаган иде, ләкин тегесе аңа тик торырга ишарә ясады. Тере мәет булып бер читкә поскан Заһит абый каршына килеп басты да:
— Әйдә, мужик, инде синең белән гәпләшеп алыйк!—диде.
— Мин урычча белмим шул, знакум,—диде теге бичара, бер Миң- иуллага, бер офицерга тилмереп карал.
— Он, Олег Васильевич, говорит, что по-русски не понимает — диде Хәйрулла, куштанланырга ашыгып.
— Ну вот и переведите ему мои слова 2.
Хәйрулла әсәрләнеп, торып ук басты һәм Заһит абыйның борын төбенә килеп:
— Сөйләшеп алыйк, ди ул сиңа! — диде.
— Ә-ә-ә1 Шулай димени? Сөйләшергә булыр анысы, нигә булмасын ди.
— Он говорит, что готов с вами беседовать3...
— Спроси у него: откуда он, кто и что может сказать по поводу красных отрядов 4.
Ләкин Заһит агаебыз офицер теләгән әңгәмәче булып чыкмады. Исем-фамилиясен һәм югалган сыерын эзләп йөрүен генә әйтте дә тегенең барлык сорауларына да «белмим» дип кенә барды. Заһит абыйны кара тиргә батырганчы тинтерәтеп тә бернинди юньле мәгълүмат ала алмагач, офицер Хәйруллага:
— Ташла, барыбер рәт чыгачак түгел бу ахмактан!—дип кул селекте. Ләкин шул тикле тырышуының аз гына булса да әжерен алып каласы килде булса кирәк:—Дурак!—дип, йодрыгы белән Заһит абыйның күкрәгенә төртте.
Заһит абый, бичара, «гыңк!» итеп артка мәтәлде һәм шул чакта аның башындагы бүреге белән түбәтәе төшеп китте. Түбәтәй кызыл эчле иде. Шуны күреп алгач, офицер күркә шикелле кызарып-кабарып чыкты:
— Ах. менә ничек. Татар кызылгвардиячесе икәнсең бит син, идиот! Шулай диде дә түбәтәен алырга дип иелгән Заһит абыйны тибеп екты. Заманында бик шәп булган, әмма хәзер беләүләнеп беткән кызыл сатин эчле түбәтәйне офицер үзе иелеп алды.— Карасин аны, нинди пароль уйлап чыгарганнар! Карале син аны...—дип сөйләнә-сөйләнә, түбәтәйне әйләндергәләп карады да өстәленә куеп, Миңнулла янына килде:— Ну-ка, синеке дә шундыймы?—дип, аның да башындагы күн фуражкасын салдырып карамакчы иде. Миңнулла ирек бирмәде. Фуражкасын үзе салды да, ачу белән:
— Мә, кара!—дип тегеңә сузды. Офицер фуражка эченнән Миңнулланың булмаган түбәтәен эзли башлады, ә Миңнулла сүзен дәвам итте:—Унбиш ел элек тегелгән инде ул агайның түбәтәе, һәм аның кызылгвардиячеләргә бернинди мөнәсәбәте дә юк!
Ләкин офицер аның ул сүзләрен ишетмәгәнгә салышты. Түбәтәе булмаганга жене чыгып, Миңнулланың фуражкасын ертып ук ыргытты. Аннары ишек төбендә торган сакчыга әсирләрнең кесәләрендәге әйберләрен алырга боерды.
Заһит абзыйның кесәсеннән ипи валчыгы да чыкмады. Миңнулланың Зәйнәпкә бүләк итәргә дип әзерләп куйган алтын йөзеген, Бар- сайда үзен күрергә туры килмәсә, берәрсе аркылы калдырып китәрмен дип Зәйнәпкә язган хатын һәм армиядә хезмәт иткән чагында Гәрәй абый бүләк итеп биргән кесә сәгатен алдылар.
Аннары, ниһаять, кайчаннан бирле нәрсәдер әйтергә кыжрап утырган Хәйруллага чират жнтте:
— Ә хәзер, Хәйрулла Хәйретдинович, сез әйтеп карагыз инде: Карый һәм Ашап отрядларында күпмешәр кеше һәм аларның күпмешәр кораллары бар?—диде офицер, өстәл янына барып утырып.
— Мин нәкъ менә шул турыда әйтергә теләгән идем дә инде,— диде Хәйрулла, кош тоткандай куанып.— Гайсин әйткәннәрнең берсе
1 Ул, Олег Васильевич, русча белмим дип әйтә.
5 Алайса, ана минем сүзләрне тәржемә итегез.
’ Ул әйтә, сезнең белән гәпләшергә әзермен, ди
« Сора аннан: кайдан ул, кем һәм кызыл отрядлар хакында нәрсә әйтә ала.
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН 4 ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
дә дөрес түгел, Олег Васильевич. Карый отрядында ике йөз илле тугыз түгел, нибары егерме тугыз кеше. Шуларның нибары унберендә генә сугыш мылтыгы бар, бүтәннәрендә ау мылтыгы. Аларының да яртысы берәр көпшәле генә әле. Ә пулемет дигән нәрсә аларның төшенә дә кергәне юк!
— Ишетәсеңме, Гайсин? —диде офицер, канәгать елмаеп.
Хәйрулла әйткәннәрнең барысы дөрес иде. «Тәки аклар агенты икән бу, кабахәт!» — дип уйлап алды Миңнулла. Ә офицерга:
— Ишетәм, ләкин ул моннан ярты ел элек булган хәлләр хакында сөйли! — дип җавап бирде.
— Ну, сез нәрсә әйтерсез, Хәйрулла Хәйретдинович?
— Ышанмагыз, Олег Васильевич, Карыйда мин нибары дүрт көн элек кенә булдым, — дип чәрелдәде теге.
— Ә мин әле кичә генә шунда идем!—диде Миңнулла, һич тә бирешергә теләмичә. — Хәзерге заманда өч көн эчендә әллә нинди үзгәрешләр булырга мөмкин.
Офицер икеләнебрәк калды. Ләкин артык исе китмәгән атлы булырга тырышып:
— Дәвам итегез, Хайретдиныч! Ашапта эшләр ничегрәк тора? — диде.
— Ашаптамы? Ашапта да хәлләр ул әйткәнгә якын да килми. Нибары җитмеш өч кенә кеше аларның отрядында. Бер рота түгел, бер солдат та юк анда. Пулеметлары шулай ук юк. Җитмеш өч кешегә утыз җиде мылтыклары бар, шуларының да күбесе ау мылтыклары гына!
Хәйрулла биргән мәгълүматлар бу юлы да дөрес иде. «Китаптан карап укыймыни, кара син аны. ничек барысын белеп-ятлап алган, кабахәт! —дип уйлады Миңнулла һәм һаман үз сүзен куәтләп:
— Сафсата!—дип кычкырды. — Мин Ашаптан бүген иртән генә чыккан кеше — барысы да нәкъ мин әйткәнчә андагы хәлләр!
Офицер кем фикеренә күбрәк ышангандыр — анык кына итеп әйтүе кыен. Тик шунысы бәхәссез: ул шактый аптырашта калган иде. Әмма бүтән төпченеп тормады. Икенче бүлмәдән аюдай таза бер солдатны дәшеп чыгарды да, Миңнулланы күрсәтеп:
— Менә бу «кунак»ны Богородскига штабка илтергә кирәк. Тиешенчә «сыйлап» озатыгыз. Ләкин кисәтеп куям: «сый» эзләре күренеп торырга тиеш түгел! Теге чактагы шикелле, Николай Харитонович тавыш куптарырлык булмасын!—диде.
— Бузделыны, вашесокородие! — дип, солдат Миңнулланы ишегалдына алып чыгып бастырды да:—Менә болай килешәбез, парин: хәзер мин сиңа берне сугам, шунда егылып китмичә түзеп кала алсаң, бүтән кагылмыйм. Әгәр егылсаң, — үпкәләмә, тагын кабатларга туры киләчәк!—диде, һәм кизәнеп тә тормастан, утын тукмагы кадәрле йодрыгы белән китереп тә орды.
Үпкә-бавырлары өзелеп киткәндәй булды Миңнулланың. Әмма түзде — егылмыйча калды.
— Вот-эт-та да!—диде солдат, күңеле булып. — Менә монысы шәп! Күпме кеше арасыннан мин сукканда аягында калучысы син тик икенче кеше! Әгәр минем ихтыярымда булсаң, каһәрләнеп китим, менә шушы минутта ук өеңә кайтарып җибәрер идем мин сине. Ну, ни хәл итмәк кирәк, безнең Олег Васильевич ул эшкә бара торган кеше түгел шул.
5
Миңнулланы Богородск авылына алып бардылар да тикшерү комиссиясе карамагына тапшырдылар. Комиссия элек волость идарәсе булган таш йортның бер бүлмәсендә урнашкан иде. Комиссия пред-
седателе—куе кара сакаллы, гражданский киемдәге кеше — Миңнулланы алып килгән солдатларның берсе (аны монда ике солдат китергән иде) биргән пакетны ачып укыгач, кәефе килеп, үзалдына елмаеп куйды. Аннары шул пакет эчендә килгән. Зәйнәпкә дип язылган хатны тотып, Миңнулла каршына килеп басты:
— Сезнекеме бу, Гайсин әфәнде? ♦
— Әйе. g
— Рәхим итегез. 5
— Рәхмәт, — диде Миңнулла, хатны алып. — Ләкин минем бүтән a
әйберләрем дә бар иде. *
— Нәрсәләр иде, мәсәлән? g
— Кесә сәгате белән алтын йөзек. £
Сакал пакетны алып килгән солдатка шундый итеп карады — теге с
куырылып калды. ?
— Җир йотсын, без алмадык, ваше скородие!—диде ул, үрә ка- g
тып һәм честь биреп. «
— Алайса, кайт та командирыңа әйт: Гайсин әфәнденең сәгате ф
белән балдагын бүген үк китереп җиткергән булсын! х
— Слушаюсь, ваше скородие!—диде солдат һәм, өреп очырган- х
дай, юкка чыкты. *
Сакал өстәл янына барып утырды. Папирос кабызды: >»
— Ә хәзер, Гайсин әфәнде, менә монда өстәл янына килеп уты- £
рыгыз да ачыктан-ачык сөйләшүгә күчик. х
— Мондый шартта андый сөйләшү була микән? е
Сакал елмайгандай итте: к
— Замечаниөгез урынлы. Ләкин сез үзегезне әсир итеп түгел, ә з
минем коллегам дип хис итегез. *
— Бу — мөмкин түгел. Коллегалар—бер төрле һөнәр ияләре, ә а> безнең һөнәрләребез — капма-каршы.
— Бу замечаниегез белән дә килешәм. Ну, алайса, мине үзегезнең иң якын кешегез дип уйлагыз.
— Якын кешеләр бер-берен яхшы белергә тиеш. Ә мин сезне беренче күрәм.
— Сез хаклы. Кичерегез, гаеп миндә. Таныш булыйк: Николай Харитоныч,— диде ул, кулын сузып.— Кошкарев. Тикшерү комиссиясе председателе.
— Гайсин,—диде Миңнулла да куын биреп. Аннары тегенең өстәлендә яткан донесениегә ымлады: — Ә калганнары сезгә инде бил
геле.
— Анысы шулай. Ләкин безнең эштә кайбер формальностьларны сакларга туры килә.
һәм ул әле донесениедә язылганга, әле Миңнуллага карый-ка- рый, аның исемен дә, туган җирен дә, эш урынын да сорашып-тикше- реп чыкты. Аннары Карый һәм Ашап отрядлары хакында төпченергә тотынды. Миңнулла аңа да нәкъ Воокресенскидагыча җавап бирде.
— Ә менә болары инде бөтенесе дә ялган! —диде Сакал, никадәр генә тыныч булырга теләсә дә, сабырлыгын җуя башлап. Күрше бүлмәнең ишеген ачты да кемгәдер: — Юрий Сергеич, рәхим итегез!— диде.
Ул дәшкән кеше килеп кергәч, Миңнулланың күз аллары караңгыланып китте. Чөнки ул кеше Миңнуллага таныш — Усы өязенең хәрби штабы члены Юрий Сергеевич Михайлов иде. Сабыр гына, акыллы гына күренгән, кырык бишләр тирәсендәге бу агай беркайчан да артыгын сөйләми, үзенә тапшырылган эшне һәр вакыт төп-төгәл үтәп бара торган иде. «Бу бичараны да эләктергәннәр икән», дип уйлап куйды Миңнулла. Ул арада Юрий Сергеевич та Миңнулланы таныды һәм:
—- О-о-о-о-! Ково Я ви-жу! Здравствуй, Миңнулла, здравствуй, дорогой! — дип килеп, кочаклап ук алды.
Михайловның авызыннан бик зәһәр аракы исе килә иде. , Аның сүзләреннән бигрәк, Миңнулла әнә шунысына игътибар итте. Хикмәт шунда, әле күптән түгел генә өяз башкарма комитеты хезмәткәренең туган көнендә бергә утырганда менә шушы кеше, миңа ярамый, егетләр, дип, грамм да эчмәгән иде. Ә хәзер, әнә, чөгендер күк кызарып чыккан. Ләкин Миңнулланы барыннан да бигрәк шаккатырганы Михайлов өстендәге ак офицер киеме булды. «Әллә акларга сатылган микән бу!» дип тетрәнеп куйды Миңнулла.
Сакал Михайловның артык төчеләнүен ошатып бетермәде:
— Ярый, ялашуларны туктатып торыйк, Юрий Сергеич!—диде дә Миңнуллага эндәште: — Сезгә танышмы бу кеше, Гайсин әфәнде?
— Юк, таныш түгел.
— Ишетәсеңме?—диде Сакал, мыскыллы елмаеп. — Сине танымыйлар! Бәлки син, чыннан да, аны күргәнең юктыр?
— Ах-ха-хах-ха! Ул мине танымый! — диде Михайлов һәм, очынып килеп, Миңнулланың яңагына сукты. Аннары күзенә керердәй булып сорады: — Я, таныдыңмы инде?
— Юк. танымадым!—диде Миңнулла. Шул уңайдан тегенең эченә тибеп җибәрде.
Михайлов мәтәлеп барып төште. Берәр минут чамасы тынсыз ятты. Аннары сикереп торып, тагын Миңнуллага кизәнә башлаган иде, Кошкарев юл куймады:
— Азрак кан таратып алдыгыз, җитеп торыр! Ә хәзер бер сорау сипа. Юрий Сергеич: Карый һәм Ашап волостьлары отрядларында ничәшәр кеше бар һәм аларның кораллары күпме?
Михайлов чалбар кесәсеннән бәләкәй генә блокнот чыгарды да, шуннан карап, бөтенесен дә төп-төгәл итеп әйтеп бирде.
— Ә менә Гайсин әфәнде әйткән саннар бөтенләй бүтән төрле бит әле монда! — диде Кошкарев.
— Алдаша ул! Мин әйткәнгә ышаныгыз. Николай Харитоныч, мин бит аларның хәрби штабында учет бүлегендә эшләдем!
— Ә без синең сатлык җан икәнеңне баштан ук белдек, шуңа һәр вакыт ялган мәгълүматлар гына биреп бардык!—диде Миңнулла.
Кошкарев дәшми торды. Аннары кисәк кенә күтәрелеп Михайлов" ка әйтте.
— Синең бу Гайсиның яхшылап сөйләшкәннең кадерен белми икән бит. Давай, телен башкачарак ачтырып кара. Башларга мөмкин!
Михайлов Миңнулланы коридорның аргы башындагы эт оясы хәтле генә бүлмәгә алып керде. Анда өстәл-фәлән юк, тик бер иске урындык кына бар һәм ул урындыкта мир үгезе шикелле дәү гәүдәле бер солдат утыра иде. Түгәрәк тулы битле, калын кара кашлы һәм кысынкырак кара күзле кеше иде ул. «Үзебезнең Пермь ягы татары булырга тиеш», дигән фикергә килде Миңнулла. Ә солдат әйтерсең аның бу уйларын сизеп алды да, шуңа ачуы чыгып, уң кулы белән Миңнулланың изүеннән каптырып тотты, сулы белән яңагына чапты. Миңнулланың күзеннән бер көлтә ут очты, колаклары чыңлап куйды. Я, ничек, дигән сыман итеп, теге татар Михайловка карады, Михайлов хуплап баш каккач, каерылып торып, тагын берне китереп орды. Миңнулла чайкалып китте, ләкин егылмады.
— Син нәрсә, ашамадың мәллә бүген, рядовой Халитов?—диде Михайлов, солдатка ризасызлык белдереп.— Бүтән чакта болай озак мәтәшми торган идең бит! Әллә юри шулай акрын кыланасыңмы?
— Үзем дә аптырыйм инде, гасладин Михайло®,— диде теге.—
Адәм генә түгелдер бу, тимердән яратылгандыр! Минем кул авырта, ә ул уйлап та бирми!
Каяле, карап карыйк әле!—дип, Михайлов солдатын читкәрәк какты да, йодрыгын боксерларча йомарлап, Миннулланың күкрәк авызына китереп төртте. Миңнулла, сыны катып, идәнгә чүкте.
Ул сулу ала башларлык хәлгә килгән арада, менә шулай итәргә кирәк аны, Халитов, дип, Михайлов солдатка акыл өйрәтә торды. Миңнулла, ниһаять, әзрәк хәл алып, аягына баскан иде, Кошкарев килеп керде:
— Я, Гайсин, дөресен сөйли башлыйсыңмы инде?—диде.— Чыгымлап торудан мәгънә булмаячак. Усы, Орда, Барда өязләре хәзер безнең кулга күчте. Шушы ике-өч көн эчендә Пермь үзе дә, Пермь губернасы да тулысы белән безнең карамакта булачак!
— Син бу әкиятеңне әбиеңә сөйләрсең, Кошкарев, яме! Самодержавиене туздырып ташлаган совет власте аның калдык бандитларына гына бирешеп тормый инде ул!
— Ах, син әле һаман акылыңа килмәдеңмени!—дип чыйнады Кошкарев һәм алар, өчәүләшеп, тагын Миңнулланы дөмбәсләргә тотындылар.
6
Тигез, зур болын. Бил тиңентен үлән. Үлән арасында—чәчәкләр. Миңнулла чалгы белән шул чәчәкле үләнне чаба. Көн эссе. Тирләтә. Миңнулла, маңгаена агып төшкән эре һәм тозлы тир тамчыларын учы белән сыпырып, чалгысын янап ала да каерылыл-каерылып чабуын тагын дәвам итә: чажж-чожжж, чажжж-чожж... Аның артыннан, кечерәк тау теземе шикелле булып, печән покосы сузылып килә... Ай!.. Кинәт печән арасыннан сызгырып кара елан килеп чыкты да Миңнуллага ташланды. Ләкин чага алмады—Миңнулла читкә тайпылып калды. Чалгы сабының түтәсе белән еланның башын дөмбәсләргә тотынды. Ә елан бирешми, һаман тартыша, кырыкка бөгәрләнеп, һаман Миңнулланың аягын чагарга омтыла. Аптырагач, Миңнулла болгап торып китереп суккан иде, шартлап, тотка турыннан чалгы сабы сынып чыкты. Ә еланга берни дә булмады. Елан башын читкә борырга өлгереп калды. Аннары, Миңнулланың буш кул белән калганын күреп, үзе һөҗүмгә күчте. Хәзер инде аннан тик качып кына котылырга мөмкин иде. Миңнулла җан-фәрманга йөгерә башлады. Шул чак кинәт дөньяны кара болыт каплап алды. Чәчәк һәм үләннәрне бөгеп, ачы жил исәргә тотынды. Елан каядыр юкка чыкты. Еракта. Урал тавы итәгендә Зәйнәп пәйда булды. Миңнулланы күреп, үзе янына килергә чакырып, кул изәде. Миңнулла аңа каршы йөгермәкче иде, ләкин булдыра алмады: ниндидер бер яшерен көч аның аякларын җиргә беркетеп куйган да кузгалырга да ирек бирми иде. «Мин бара алмыйм, Зәйнәп, үзең кил!» дип кычкырмакчы булды Миңнулла. Ләкин тавышы чыкмады. Кул изәмәкче булды — кулы да күтәрелмәде. Миңнулланың хәлен аңлап алды булса кирәк, Зәйнәп үзе аңа таба йөгерә башлады. Шундый да җиңел, шундый да ансат йөгереп килә, әйтерсең аңа үләннәрне җиргә кадәр бөгеп исә торган ачы жил бөтенләй тоткарлык итми, әйтерсең аңа канат кунганнар һәм ул очып кына килә. Аралары һаман якыная бара. Әнә Зәйнәпнең елмаюларына тикле күренә башлады инде. Хәзер, хәзер килеп җитәчәк тә... Юк, булмады. Күрешергә Миңнулла кулын сузгач, әллә кайдан гына аэроплан кадәр бер каракош пәйда булды да һәркайсы берәр аршын буе тырнаклары белән Зәйнәпне эләктереп алды. Ләкин очып китмәде. Миңнулланың буе җитмәслек кадәр генә күтәрелде дә колак яргыч ямьсез тавыш белән шаркылдап көләргә тотынды. Зәйнәпне коткармакчы булып, Миңнулла үрелеп-сикереп
ВАКЫПФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК ф
карый, әмма һич кенә дә буе җитми... Аннары теге .хәшәрәт кешечә сөйләргә тотынды: «Әйдә, егет кисәге, тырыш, ныграк сикер! Бармак очың белән генә кызга кагыла алсаң да—кыз синеке!»—ди. Ә үзе Миңнулла Зәйнәпкә үрелеп житәм дигәндә генә, ялт, күтәрелеп куя. Ә Зәйнәп, коты чыгып, телсез калган. Бер сүз дә әйтә алмый. Бары яшь тулы күзләреннән генә аның бөтен өмете Миңнуллада икәнлеге, коткар, дип ялваруы күренеп тора... Аннары, әйдә, алайса, куып тотып кара дип, хәшәрәт кош, түбәнтен генә очып, тауга таба китте. Миңнулла да аның артыннан иярде. Йөгерә, йөгерә, ләкин җитә алмый бит тегене куып. Ә хәшәрәт кош коточкыч ямьсез итеп шаркылдап көлә: «Эх, син, кызыл әтәч! Мине дә куып җитә алмагач, нигә дип Кошкарев белән тарткалашып азапланасың? Яхшы чакта аның шартын кабул итеп кал, югыйсә, соң булуы мөмкин!» — ди. Үзе, хәзер җитәсең, хәзер җитәсең дип, Миңнулланы алдалап гел тауга таба оча. Ә Миңнулланың көче һаман кими, сулышы һаман кысыла бара... Менә ул инде тәмам хәлдән таеп, һушсызланып егыла ук башлады һәм... уянып китте, йөрәге читлегеннән чыгардай булып гөрс- гөрс тибә, бөтен тәне сызлый, башы авырта һәм үтереп эчәсе килә иде.
7
Ул йөзтүбән ята, болай яту аңа бик уңайсыз иде. Әйләнеп ятарга ярамый: телгәләнеп беткән арка тиресе кунадай каткан, селкенгәндә дә үзәкләргә үтеп сызлый иде. Шулай да көч-хәл белән генә торып утырды. Тирә-ягына карады. Кичә тегеләр кыйнап ташлаган бүлмәдә ялгызы гына иде ул. Болын да, Зәйнәп тә. каракош та, Урал тавы да юк. Бүлмә буп-буш. Хәтта кичәге бердәнбер урындыкны да алып чыгып киткәннәр. Тимер рәшәткәле тәрәзәдән төшкән кояш нурлары күзне чагылдыра. Дөнья тып-тын. Стенага тотынып кына аягына басып, Миңнулла ишек янына барды. Этеп карады. Ишек бикле иде.
Тышкы яктан татарча әйткән тавыш ишетелде:
— Ни кирәк, олан? Тышка чыгарга кысталдыңмы әллә?
Миңнулла, «эчәсем килә»,'дип әйтергә теләгән иде, авызы кипкәнлектән тавышы чыкмады. Ишекне шакырга мәҗбүр булды.
Сакчы, ишекне ачып, эчкә башын тыгып карагач. Миңнулла кулы белән ишарәләп, эчәсе килгәнен аңлатты.
— Хәзер, наный!—диде сакчы агай һәм бүтән бүлмәдән бер стакан су алып килеп бирде.
Эчкән шикелле дә булмады Миңнулла — ике генә йотты. Шулай да сүз әйтә алырлык хәлгә килде һәм теге мәрхәмәтле агайдан, тагын бер стакан алып килә алмыйсыңмы, дип сорады. Коридорда беркем булмаса да, агай шикләнеп як-ягына карап алды. Аннары суны чиләге белән үк алып килеп, Миңнулла алдына куйды:
— Мә, тиз генә туйганчы эчеп кал! Күрсәләр — беттем, сиңа бер йотым да су бирмәскә кушканнарые.
Миңнулла чиләк янына тезләнгән генә иде, болдыр баскычыннан менеп килүче кешенең аяк тавышы ишетелде. Агай секунд эчендә сулы чиләкне үз урынына кертеп чыкты да:
— Әйдә, әйдә, бетмәде инде синең кысталуың!—дигән булып, Миңнулланы «бәдрәфкә» алып чыгып китте.
Аннары аны тагын тикшерү бүлмәсенә алып керделәр.
Кошкарев бүлмәдә үзе генә утыра иде. Бүген ул кичәге кебек тәмле телләнеп тормады:
— Менә нәрсә, Гайсин, — дип, турыдан-туры эшкә кереште.— Синең алда хәзер ике мөмкинлек бар. Я син безнең взводны Ашапка
алып барып, волость башкарма комитетын кулга алырга ярдәм итәсең. яки без сине атарга мәҗбүр булабыз. Әгәр беренчесенә риза булсаң һәм шуны уңышлы башкарып чыксаң, мин үзебезнең югары ко- мандованиедән сиңа хәрби чин һәм яхшы хезмәт хакы биреп, үзеңне ким дигәндә рота командиры итеп билгеләүләрен сораячакмын.
Бу тәкъдим шундый көтелмәгән нәрсә булды — Миңнулла ни дияр- ♦ гә дә белмичә тотлыгып калды. Аның хәлен Кошкарев та сизде бугай: g
— Ашыкма, Гайсин, уйла яхшылап! Ун минут вакыт бирәм мин 5
сиңа,—дип, ялгызын гына калдырып чыгып китте. 2
Авыр мәсьәлә иде бу Миңнулла өчен. Нишләргә? Әгәр бу бандит- х ның тәкъдимен кире какса, тотар да атар. Кыяфәтенә һәм сөйләшүенә о караганда, шактый зыялы, мәрхәмәтле кеше сыман күренсә дә, асыл-£ да таш бәгырьле бәндә икән бит. Кичә, җене кубып, ахырдан әнә ни- с чек тешләрен ыржайтып тотынды! йодрыгы белән генә түгел, наган 5 түтәсе белән төйде Миңнулланың башын... a
Әллә Кошкаревның тәкъдименә риза булган булып, отрядларын ияр- к теп барырга да безнең отрядлар урап алырлык җиргә китереп кер- ♦ тергә тырышырга микән? Алай барып чыкса бик шәп булыр иде, лә- х кин уйлаганча гына барып чыгар микән соң? Ярый ла, безнекеләр s Ашапта авыл башларына күзәтүчеләр куйган булса. Ә куймаган булып, болар отряды бернинди тоткарлыксыз барып керсә һәм безнең >■ отряд кешеләрен кулга төшерсә? Ул чакта аның турында нәрсә дип £ уйлар халык? Әлбәттә, Гайсин сатлык җан булып чыккан икән, дия- х чәкләр. Аның изге ният белән йөрүен кайдан белсен алар? Кайчаннан е бирле революция эше өчен, советлар власте өчен көрәшеп йөрсен дә, с менә хәзер шул эшләрен берьюлы юкка чыгарып ташларгамы? Юк, ® алай егетләрчә булмый... <
— Мин сезнең тәкъдимне кабул итә алмыйм!—диде Миңнулла. ® Кошкарев әйләнеп кереп, сораулы карашын төбәгәч.
Теге әйтерсең аның сүзләрен бөтенләй ишетмәде. Өстәле артына барып утырды. Кесәсеннән бер сәгать белән бер йөзек чыгарды да
— Менә, Гайсин әфәнде, рәхим итегез! Болар сезнең әйберләр. Воскресенскидан китерделәр,— дип, Миңнуллага сузды.
Әйберләр, чыннан да, Миңнулланыкы иде.
— Рәхмәт инде кайгыртуыгыз өчен, — диде Миңнулла, әйберләрен барып алгач.
— Я, хәл иттегезме? — диде Кошкарев.
— Мин сезнең шартыгызны кабул итә алмыйм! Үзем чын күңелемнән инанып йөргән эшкә хыянәт итәргә намусым кушмый!
— Син ныклап уйладыңмы, Гайсин? Яшьлек кирелеге, ялган горурлык кына түгелме бу? Син бит әле бик яшь, неужели яшәүдән туйдың да инде?
— Яшисе бик килә. Ләкин сатлык җан булып түгел, кешеләрчә яшисе килә!
— Димәк, үз фикереңдә каласың?
— Әйе, мин революция эшенә турылыклы булып калам!
Кошкарев бүтән бер сүз дә дәшмичә, нидер язды. Үзе янына тагын ике кешене чакырып кертте дә шул язуын тегеләргә дә укытып, икесеннән дә кул куйдыртты. Аннары, Миңнулла каршына килеп басып, шул язуын үзе кычкырып укып чыкты. Бу — тикшерү комиссиясенең Миңнулланы атарга хөкем иткән карары иде.
— Соңгы сүзең итеп нәрсә әйтергә телисең?
— Сезгә әйтүдән ни мәгънә
— Что ж,— диде Кошкарев,—теге дөньяга китәргә алай бик атлыгып тора икән, ярдәм итик бу яшь кешегә. Каяле, сиңа аларның барыбер кирәкләре булмас инде анда,— дип, Миңнулланың йөзеге белән сәгатен алды.
Шул ук Кошкарев боерыгы буенча, күн курткасын, күн итеген һәм чалбарын салдырып альт, Миңнулланы эчке күлмәк белән эчке ыштаннан гына калдырдылар. Аннары мылтык аскан ике солдат һәм на- га« таккан бер офицер аны атарга алып китте.
Иртәнге сәгать тугызлар тирәсе иде бу. Бүген дә көн кичәгечә бик эссе, дөнья якты иде. Богородск чиркәве тирәсендә чиркәү чәүкәләре чыркылдаша. Авылның аргы башында чаптырып барган атлы арба тавышы, шуның артыннан өтәләнеп өреп барган эт тавышы ишетелә. Бер генә тәрәзәле, жиргә иңеп барган өй каршында ике бәләкәй малай төчергәләнеп нигез туфрагыннан «бәлеш» ясап утыралар иде. «Минем дә шушылар шикелле гамьсз, рәхәт чакларым бар иде бит», дип уйлап алды Миңнулла...
Авылны чыккач, чишмәдән су алып кайтып килүче бер карт маржа очрады. Ул, Миңнулла үтеп киткәндә тукталып:
— Господи, опять ведут! Какой молодой! Господи, помилуй!2 — дип сөйләнеп, чукынып калды. «Берәр жиргә барырга чыкканда тулы чиләккә очрасаң — юлың уңа ди торганнар иде. Пычагым да дөрес түгел икән! Менә бу карчыкның ике чиләге тиң тулы булудан миңа ни файда хәзер!» дип уйлап куйды Миңнулла. Менә хәзер, нибары берничә минуттан, үзен атачакларын бик яхшы белә иде ул. Ләкин шуңа каршы торырлык бернинди дә чарасы юк иде. Күрәсең, әнә шул чарасызлык нәтижәсендәдер, ул бер дә хафаланмый, кайгырмый иде. Күңеле моңарчы беркайчан да булмаганча битараф, уе ачык иде аның. Менә хәзер елга буена алып барырлар, туктатырлар, аннары офицер солдатларга «Целься» дияр. Тегеләр мылтыкларын төзәгәч, офицер «Пли!» дип кычкырыр, һәм атып жибәрерләр. Шуның белән барысы да бетәр, юкка чыгар. Берни дә тоймый калыр Миңнулла. Тик шунысы гына кызганыч: кичә Зәйнәпне күреп китә алмады. Их, могжиэа булсын иде дә хәзер, менә шушы су буеннан Зәйнәп сикереп менеп бассын иде... Юк, алай итмәсен. Алай итсә аны да тотып атар бу кабахәтләр Тегеләргә күренмичә, Миңнулланың үзенә генә күренеп һәм үзе дә Миңнулланы күреп торсын иде ул кыз... Миңнулла аңа хуш, Зәйнәп, сау бул, мин сине ярата идем, ләкин яратканымны әйтергә теге чакта кыймадым, ә бүтән вакытта сезнең якларга барып чыгарга туры килмәде, дияр иде... Я менә хәзер Миңнуллага әти-әнисен күреп калырга мөмкин булсын иде. Ике айдан артты бит инде аларны күргәне юкка. Аннары соңгы тапкыр аерылышкан чакларында да бик үк әйбәт килеп чыкмаган иде. Әтисе, бичара, әллә барып йөрмисеңме инде ул Усыга, синнән башка да кеше табарларые әле, әллә шушы үзебезнең Карыйда гына эшләвеңне дәвам иттерәсеңме, улым, син монда булсаң, безгә дә тынычрак булырые, ичмаса, дип калган иде. Менә шунда Миңнулла, ярар әти. хатын-кыз башы белән әни сүз әйтмәгәндә, син кирегә сукалап утырма, үзеңнең кулыңнан килми икән, кулыңнан килгән кешегә карышма, яхшы теләк теләп кал, ичмаса, дип, артыгын дорфарак әйтеп ташлаган иде. Шуның өчен әтисеннән гафу үтенеп кенә булса да каласы иде менә хәзер... Ә әнисе ничек тә аңлар Миңнулланың хәлен. Ул яктан молодец аның әнисе. Син инде балигъ булган кеше, улым, ни эшләгәнеңне үзең беләсеңдер, дип кенә тора. Миңнулланың бер эшенә дә каршы килми, киресенчә, аның совет органнарында эшләп йөрүенә горурлана гына иде ул. Менә хәзер Миңнулланы ни өчен атарга хөкем иткәннәрен белсә дә, мөгаен, дөрес эшләгәнсең, балам, сатлык жан булып гомер иткәнче, гаделлекне яклап шәһит китүең артыграк, дияр иде ул... Елар иде елавын. Әмма тегеләргә хезмәткә күч дип әйтмәс иде... Атканда кисәтеп тормыйча, Мин-
2 И аллам, тагын алып баралар! Нинди яшь кешене! И аллам, рәхмәтеннән ташлама!
нуллага сиздермичә, арттан гына атсыннар иде, ичмаса. Ә башта менә шушы елгадан туйганчы бер су эчәргә рөхсәт итсеннәр иде.
Шул үтенечләрен әйтмәкче булып, Миңнулла артына әйләнгән иде, сакчы:
— Атлавыңны бел!—дип, штыгы белән төртеп, авыз ачарга да ирек бирмәде.
Елга яры буйлап берәр чакрым чамасы баргач, бик зур бер баз сыман чокыр янына җиттеләр. Миңнуллага шуның янында туктарга куштылар. Өстенә бастырык юанлыгы ике агачтан басма салынган ул чокырда егерме-утызлап мәет ята, алардан авыр ис килә иде.
— Күрдеңме? — диде офицер, читтән торып кына.
— Мин күрәм, ә син нигә якынрак килеп карамыйсың?
— Менә нәрсә, Гайсин,—диде офицер, — шушында ятып каласыңмы, әллә Николай Харитоныч әйткәнгә риза буласыңмы? Бу — синең тормышыңны саклап калу өчен соңгы мөмкинлек. Бер минут вакыт бирәм уйларга. — Аннары солдатларга боерды:
— Приготовиться!
Солдатларның мылтык затворларын тартыл куйганы ишетелде.
Миңнулла өчен иң кыен, иң хәлиткеч секундлар иде бу. Шунда,секундның меңнән бер мизгелендә генә, әллә риза булыргамы, дигән уй да килеп китте аның күңеленә. Ул чак кына тыелып калды. Бу яман уйның тагын әйләнеп килүе мөмкин иде. Шуннан куркып, тизрәк әйтеп калырга ашыкты:
— Хатын-кыз түгел бит мин кат-кат сөйләшергә!
— Тагын егерме секунд вакытың бар әле, Гайсин, уйла!—диде офицер.
— Атыгыз инде тизрәк!
Офицер тәки минут үткәнче сәгатенә карап торды. Аннары Миңнуллага чокыр аша салынган басмага керергә кушты һәм солдатларга боерды: — Целься!
«Менә хәзер, хәзер, аталар да барысы да бетә. Тоелмый да калачак!» — дип, үзен-үзе юатты Миңнулла. Тегеләр атканчы ничек тә егылып төшеп хурлыкка калмаска тырышып, тар басмадан аягын шудырып кына атлавын дәвам итте. Менә ул басманың уртасына да килеп җитте, ләкин һаман «Пли!» дигән команда булмады әле. Шул чакта офицер аңа:
— Кире борыл!—дип кычкырды.
Миңнулла туктап калды. Ләкин борылырлык хәле юк, аяклары тартышып калган иде аның. Моның шулай икәнлеген офицер да төшенеп алды булса кирәк: әле һаман мылтыкларын Миңнуллага төбәп торган солдатларга:
— Отставить!—дип кычкырды һәм Миңнуллага басмадан чыгарга ярдәм итәргә кушты...
Миңнулланы яңадан Богородскига алып кайттылар. Атарга дип алып киткәндә салдырып алган киемнәрен китереп бирделәр. Киенергә куштылар. Ләкин Миңнулла—мәет тулы чокыр өстендә басып, аркасына мылтык төбәлгәнне тоеп торган кеше—тегеләрнең бу әмерен үти алмады: киемнәрен кулына тоту белән һушыннан язып, идәнгә ауды.
8
Ул башта кешеләр сөйләшкән тавыш ишетте һәм: «Монда да нәкъ дөньядагыча сөйләшәләр икән!» дип гаҗәпсенеп уйлап алды. Чөнки ул үзен инде үлгән дип белә иде. Аннары күзләрен ачты. Тирә-як караңгы иде. «Монда кояш юк икән», дип нәтиҗә ясады Миңнулла. Акрын гына кулын кымшатып карады — кымшады! Икенчесен селкет- 33
ВАКЫПФ НУРУЛЛИН ф яшьнәп ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
те — анысы да селкенә иде. Аннары үзенең эчәсе килгәнен тойды һәм: «Монда да шулай сусыз интектерәләр микәнни?» дип кайгыга калды. Ә мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышлар әле һаман ишетелә иде. Бәлки монда торып йөрергә дә була торгандыр, бәлки монда эчәргә су да бардыр, дип, шуны тикшереп карамакчы булып, ул торып утырды.
— Ыһы, һушына килде теге иптәш,—дип, Миңнулла янына ике кеше килде.
Шуннан соң гына Миңнулла үзенең теге чокырдагы мәетләр арасында түгел, ә тере кешеләр арасында икәнлеген аңлады.
Үзара сорашу-сөйләшү башланды. Менә бу — алар утыра торган ■караңгы таш келәт тикшерү комиссиясенең КПЗсы 3 икән. Монда утыручылар, Миңнулладан башка тагын биш кеше, төрлесе-төрле волостьтан һәм төрле сәбәпләр буенча аклар кулына эләккән кешеләр. Алар- ны да инде берничә кат тикшергәннәр, кыйнаганнар. Яңаклары, күз төпләре кара янып шешеп чыккан.
— Сине кичә көндезге сәгать унберләрдә кертеп ташладылар. Сулыш алганың да сизелмидерме. Без сине беткән, ахрысы, бу егет, дип уйлаганыек инде! — диделәр Миңнуллага.— Үлмәсә дә үлми икән адәм баласы: нәкъ бер тәүлек ятканнан ары өнеңә килдең менә!
Миңнулланың киемнәрен дә шушында кертеп атканнар иде. Теге иптәшләрнең ярдәме белән киенде дә, хәле бетеп, тагын йөзтүбән ятты. Болай яту аңа кыен, әмма чалкан ятарга һич мөмкин түгел — аркасындагы яралары бик каты сызлый иде.
Бераздан кичә атарга алып барган солдатларның берсе кереп, МиҢнулла янына килеп карады да:
— Әһә, тере икәнсең! — дип, нигәдер куанган сыман итеп чыгып китте.
Аннары Миңнулланы тагын Кошкарев янына алып керделәр. Кошкарев аны күптәнге әшнәсен каршылагандай елмаеп каршы алды. Култыклап алып килеп, өстәле янына утыртты. Миңнулланы алып кергән солдатны чыгарып җибәрде дә, дустанә елмаеп:
— Бәлки башта бергәләп иртәнге ашны ашап алырбыз, ә?—диде.
— Ике-өч тәүлеккә бер тапкыр азрак ашап алу зыян итмәс иде,— диде Миңнулла. — Ләкин мин, әгәр мөмкин булса, башта бер туйганчы су эчәр идем!
—• Нигә су? Без аның судан шәбрәген дә табабыз! — диде Сакал һәм, күрше бүлмәнең ишеген ачып, ике кешелек ашамлык кертергә кушты.
Күрәсең, алдан ук әзерләп торганнардыр, шундук парлары чыгып торган ит бәлеше, ике буш стакан һәм бер графин аракы кертеп куйдылар Кошкарев ике стаканга да яртышар итеп салды да:
— Я, сезнең исәнлеккә!—дип эчеп тә куйды.
Эчәсе килүдән бигрәк тамак чатнавын басар өчен, Миңнулла да бетереп тотып куйды.
Икесе дә сүзсез генә бераз ашап алдылар. Аннары Сакал Миңнулла стаканына тутырып ук салды да:
— Тагын берне күтәреп җибәрегез, комиссарлар эчәргә ярата диләр!—диде.
— Үзегезгә дә салыгыз, урядниклар да кимеп куймый торган иде!— дип, Миңнулла да тегенең стаканына тутырып салып куйды.
Кошкарев сискәнеп китте:
— .Минем урядник булганны син кайдан беләсең, Гайсин әфәнде?
— Кыяфәтегездән күренеп тора!—дигән булды Миңнулла. Ә чынында аңа Кошкаревнын Чернушка ягында урядник булып эшләгәнен әлеге караңгы келәттәге әсирләрнең берсе әйткән иде.
3 КПЗ — вакытлыча ябып тору камерасы (камера предварительного заключения).
Теге ярты стакан аракы Миңнулланың кан тамырлары буйлап таралырга өлгергән иде инде. Шунлыктан тәнендәге җәрәхәтләренең сызлавы да басыла төшкән кебек булган иде. Шунда аның күңеленә, монысын да тәвәккәлләп куйсам тагын да җиңелрәк булып китмәсме, дигән уй килде, һәм ул:
— Әйдә, якты киләчәк өчен боларын да күтәрик булмаса!— дип, тагын эчеп
куйды.
Кошкарев та:
— Мин риза бу тостка! Рәхәтләнеп эчәм мин моның өчен!—дип, тамчысын да калдырмыйча йотып җибәрде Аннары:—Үзем рус булсам да яратам шушы татарларның ит бәлешен, ну, шәп тә нәрсә инде!— дип, комарланып бәлеш ашарга тотынды. Табаның төбенә төшеп кенә язгач, «гы-ы-ык» иттереп бер кикерде дә, кашыгын куеп, тагын сүзгә кереште: — Шәп әйттең әле син киләчәк турында—диде ул, Миңнулланың баягы тостын искә алып. — Ул якты көннәргә күп калмады инде. Фронтлардан көн саен куанычлы хәбәрләр килеп тора бу араларда. Чиләбе — бездә, Самара — бездә, Уфа — бездә, Орен-бург—бездә. Тиздән кызылларның тагын бер бик мөһим үзәге — Казан шәһәре дә безнең кулга күчәргә тиеш! Аннары боҗраны кыса-кыса китереп, Пермь дә, Кунгур да безнең кулга күчәчәк! Беләсеңме син бу ни дигән сүз?..
Кошкарев бик белдекле кыяфәт белән әйткән бу хәбәрләр Миңнулла өчен берсе дә яңалык түгел, ул аларны Усыда чакта ук белә иде инде. Шуңа ул Сакалның лыгырдавын һич тә исе китмичә генә тыңлый бирде.
— Бу,—дип дәвам итте Кошкарев, үз соравына үзе җавап биреп,—безгә, азатлык армиясенә, карышып торудан мәгънә юк, без барыбер кызыл этләрне туздырып ташлап, көлләрен күккә очырачакбыз дигән сүз! Бу — бая син әйткән якты киләчәк тиздән, бик тиздән килеп җитәчәк дигән сүз! Бу — советларны юкка чыгарганнан ары без синең белән типтереп яшибез дигән сүз! Ә син, юләр, кичә киреләнеп, алла үзе кулыңа китереп тоттырган форсатны ычкындыра яздың. Рәхмәт әйт инде миңа туры килүеңә. Минем урында башка берәү булса, теге мәетләр чокырыннан кире кайтарып тормас иде. Кешенең нинди икәнлеген
бер күрүдә сизәм мин. Белдем мин синең менә шушылай акылга утырачагыңны, шуңа саклап калдым тормышыңны. Әйдә, якты киләчәк өчен тагын берәрне күтәреп куйыйк әле!..
— Кошкарев, графинаны алып, башта үзенә салды. Аннары Миңнулла стаканына үрелгән иде, ләкин Миңнулла стаканын учы белән каплады да:
— Миңа җитеп торыр, болай да күз алларым әлҗе-мөлҗе килә башлады,— дип, читкә алып куйды, һәм әйтте: — Кичерегез, Кошкарев әфәнде, ләкин без икебез ике төрле телдә сөйлибез булып чыкты бит әле! Мин тостымны үзем көткән, үзем ышанган якты киләчәкне — коммунистик киләчәкне күздә тотып әйткән идем!
Кошкаревның күзләре шар булды. Ул нидер әйтмәкче иде, әмма ачуы килүдән буылып, беркавым тынсыз-өнсез торды. Аннары, каба- ланачкабалана, стаканын тутырып салды, голт-голт итеп эчеп җибәрде. Стаканын болгап торып идәнгә бәрде дә, Миңнулланың каршына килеп басыл: —Әле син мине һаман аңламадыңмыни, сволочь?! — диде.
— Кызганычка каршы, бик үк төшенеп җитә алганым юк шул әле: үз ягыгызга аударып, минем белән нишләмәкче буласыз соң сез? — диде Миңнулла, салкын гына men.
— Курыкма инде, ахмак!—диде Кошкарев, тагын ягымлыга әверелеп. — Көчең җитмәстәй эш кушмыйбыз без сиңа. Булдырырдаен гына тапшырачакбыз!
ВАКЫПФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК ф
— Конкретрак мөмкин түгелме?
— Алдан ук серне чишеп куярга тиеш булмасам да, үзеңне якын иткәнгә әйтәм инде, алайса: без синең үзебездәге мөселман солдатлары арасында агитатор булуыңны телибез. Бигрәк тә әсир ителгәянәр белән эшләргә, аларны безнең якка өндәргә кирәк булачак.
«Ыһы, менә нәрсә өчен тырыша икән бу Сакал! Меңә ни өчен мине атарга алып барган җирдән кире алып кайтарткан икән, паразит!» дип уйлап алды Миңнулла. Ә үзе тыныч кына җавап бирде:
— Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Кошкарев әфәнде, ләкин аклый алмам мин сезнең ул ышанычны. Сөйләү осталыгым юк минем.
— Аңа осталык кирәкми!—диде теге, әсәрләнеп. — үзеңнең элек кем булганыңны һәм үзең теләп безнең якка чыкканыңны әйтеп, әсирләрне дә шулай эшләргә чакырсаң — шул бик җиткән! Отлично булачак!
«Ах. менә ничек? Үзегез асып, атыл, өркетеп, максатыгызга ирешә алмагач. Гайсин аркылы эш итмәкче буласызмыни? Тотыгыз менә...»
— Әйдә, болай эшлик, Кошкарев әфәнде: тотыйк та безнең якка чыгыйк! Шулай акыллырак булыр ул. һәм без сезнең белән, чыннан да, менә дигән итеп бергәләп эшләрбез.
Кошкарев шуннан ары бер сүз дә дәшмәде. Күзен тутырып беркавым Миңнуллага карап торды да, сакчыны чакырып:
— Минемчә, акылга җиңеләйгән бу егет. Бар. альт китеп әсирләр янына ябып куй үзен! —диде.
9
Кошкарев Миңнулланы бүтән чакыртмады. Ә икенче көнне иртән, әле кояш та чыкмас борын ук, тоткыннарны урамга алып чыгып, икешәрләп тезделәр һәм кулларын артка каерып бәйләделәр дә акларның тыл ягына —Янапай авылына бара торган олы юл буйлап алып киттеләр. Кичә Миңнулла Кошкарев белән «әңгәмә» алып барган арада теге караңгы келәткә тагын егермеләп әсир китергәннәр иде. Аннары янә бер тапкыр унберне, икенчесендә унҗидене китерделәр. Шулай итеп, алар иллегә якын кеше җыйналганнар иде.
Әсирләрнең күбәюе күңелле хәл түгел иде, әлбәттә. Тагын да яманы шул, ул кешеләр бер тирәдән генә түгел, төрлесе төрле җирләрдә әсир ителгәннәр. Усы, Орда өязләрендә, хәтта Көңгер өязендә аклар кулына капканнары да бар иде. Бу — аклар әлеге өязләрдә шактый көчәя бара дигән сүз иде. Шул ук вакытта әсирләр белән сөйләшүнең Миңнулла өчен куанычлы ягы да булды. Әсирләр барысы да кызыл отрядчылар һәм кызылармеецлар булып, кайсы аклар ягына разведкага барганда, кайберләре отряд алдында дозорда барганда эләккән кешеләр иде. Ә иң мөһиме шул, ул иптәшләрнең әйтүенә караганда, безнекеләр Көңгер. Уинск, Усы, Орда һәм Ашап якларыннан һөҗүм итеп, акларны куып киләләр иде!
— Тиздән Богородокига да килеп җитәргә тиешләр, Кошкарев безле шуңа болай таң тишегеннән озату ягын карады,— диде Миңнулла белән рәттән баручы агай. Карап торырга йомыкый гына күренсә дә, сүзгә бик җәптәш һәм дөньяны шактый күргән кеше булып чыкты ул. Уинокида әсир иткәннәр аны. Ә үзе шул өязнең Харис авылыннан икән. Өяз базарыннан үз авылларына кайтып барган атлы булып, разведкага барган чагында эләктереп алганнар. Дүрт бала атасы. Кырык тугызынчы яше белән бара икән. Агай бер дә алай аһ ормый.
— Ничава, — ди, — беренче генә плин төшү түгел, нимөсләрендә дә. пүләкләрендә дә булган бар инде. Так шту боларыннан әллә ни өреккән юк. Ни әйтсәң дә, болар үзебезнең урыслар әле!—ди. — Аннары тагын шунысын чуттан чыгарырга ярамый: фрунт эшләрен
Ленин үз кулына алган, ул тотынса, барыбер үз дигәненчә алып барып чыга инде — барыбер капут ясаячакбыз ул акларга!—ди.— Канса кансоф, алай-болай аклар баганага элә или маңгаеңа пуле җибәрә икән, анысына да шаккаткан юк, туган: минем балалар үсеп бетте инде, ә хатынны мин болай да яратып тормыйдырыем. Безнең заманда көчләп өйләндерәләрме. Мине дә әти-әни көчләп өйләндергәннәрне ♦ Бер кавышкач ияләштек, тату гына тордык. Ну, яратып тору булмады инде ул. Так шту, хатын дип тә алай искитте юк!—ди.— Ә менә сине алай-болай итә калсалар, анысы начар булачак, энем! — ди.— Син әле яшь. Самый каймак чагың. Өйләнеп торып җибәреп, дөнья гөрләтеп яшәр чагың синең! — ди.— Аннары килеп, яшь кенә булсаң да, зур урында эшләгәнсең икән. Значит, башың бардыр, башың булмаса. шушы яшеңнән өяз тикле өязгә эшкә алмасларые. Ну, шулай да бер хата җибәргәнсең. Шушындый чакта әтрәтсез юлга чыгарга ярыймы суң? Үзең белән алып баралар аны,—ди. Аннары тагын юатырга тотына:— Ярар, туган, адәм баласының берсе дә хатадан хали түгел аның. Бик алай аптырама. Эшең өчен дә артык хафаланма. Синең урынга бүтән берәүне куеп торырлар әле. Мужыт инде куйганнардыр да. Синең урынга гына түгел, патшалар урынына да кеше табалар.— ди. Беркавым нидер уйланып дәшми бара да янә сүзгә керешә:— Карале, туган, яшь кенә булсаң да, байтак ил-җир гизгән икәнсең: Мәскә- вендә дә, Казанында да. Питрбурында да булганың бар икән инде. Әйт әле миңа, Ленинны күрергә туры килгәне булмадымы сиңа?—ди. Миңнулла, юк шул, Сәмигулла абзый, дигәч:—Ах-ма! Анысы бик җалкы икән! Үзем күрә алмасам да, ичмаса, аны күргән кешене генә булса да күрәсие бер! Безнең ише прастуй адәм генә микән ул, әллә аллаһы тәгалә тарафыннан илче итеп, безнең ише ярлы халыкка ярдәм итәргә җибәрелгән берәр фәрештә-мазар микән? — ди...
Ә вакыт һаман үтә тора. Әсирләр Богородскидан егерме бер чакрымдагы Янапайга якынлашканда кояш төшлеккә җитеп килә иде инде. Бүген дә көн бик эссе. Күк йөзе чил-чнста. Дөнья тып-тын. Тик еракта, Орда якларында ара-тирә туп тавышлары ишетелгәләп кенә Миңнулланың болай да борчулы күңелен тагын да ныграк борчуга сала. Тирләтә. Миңнулланың эчке күлмәге аркасына ябышкан. Тозлы тир сеңгән ул күлмәк болай да сызлап торган яраларга ышкылып, үзәкләргә төшеп авырттырып бара.
Бәлки шушында туктатып бераз ял иттерерләр дип өметләнеп килсәләр дә, әсирләргә Янапайда су да эчермәделәр. Авыл халкы, бу кемнәр, кая алып барасыз боларны, дип кызыксына башлаудан шикләнеп булса кирәк, басу капкасы төбендә үткән-сүткәнне тикшереп торучы сакчылар аларны, Янапайның урамына да кертмичә, ындыр арт- латып кына үткәреп җибәрделәр. «Димәк, бу авылда акларның хәле мактанырлык түгел икән!—диде әлеге Сәмигулла абзый Миңнулла-га.—Хәлләре ару, көчләре җитәрлек булган чакта алар, менә без кызылларны ни эшләтәбез, дип мактаныр өчен, әсирләрне юри авылның уртасыннан үткәрә торганнарые.
— Аларын ук каян беләсең, Сәмигулла абзый? Әллә аклар кулында да булганың бармы инде?
— һы. бармы? Ничә тапкыр дип сора син. Унберенче майда Орин- бур тирәсендәге Ново-Сиргиефка дигән станцияне саклап азапланганда Дутыф бандитлары камап алды безнең әтрәтне. Унҗиде кеше иек, унҗидебезне дә берьюлы әсир иттеләр. И рәтләп сорау алып та тормастан. эшкә — акуп-траншилар казырга куштылар. Җүнләп ашату юк, ә эшне бер караңгыдан икенче караңгыга тикле эшләтәләрие. Унике көн шулай чиләндек. Ярый әле, бәхеткә каршы, ул катржаннар хезмәтеннән Блюхер әтрәге коткарды. Егерме өченче майда әлеге шул
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
Орннбурдан ерак булмаган Сырт дигән стансыда Дутыф гаскәрләрен кырып ташладылар да. безне коткарып, үзләре белән бергә ияртеп киттеләр Аннары без ак казаклардан Оринбурны алдык. Ну, аны үз кулыбызда озак тотып тора алмадык. Май ахырында чихлар курпысы фетнә күтәреп ак казаклар белән Дутыф гаскәрләренә ярдәм итә башладылар да бишенче июльдә безне кысрыклап чыгарып, Оринбурны тагын үз кулларына төшерделәр. Шул чакта мин, бәхетсез, янә акларга каптым. Ну. бу юлы алай артык тинтерәтергә җитешә алмый калдылар. Этап белән Чиләбе ягына куа башлагач, икенче төнне үк бер урманлыкта җаен туры китереп сыпырттым мин алар кулыннан! Арттан ата-ата куып караганнарые да тидерә алмадылар. Кайда нәрсә туры килә шуның белән ризыкланып, көндез кырларда, чокыр-чакырларда посып ята-ята, төнлә-төнлә генә үзебезнең якларга кайтып җиттем. Кайтсам — бездә дә тынычлык юк, бездә дә шул аклар и фетнәче-ләр дөньяны болгатып яталар икән. Мин, кәнишие, кайту белән үзебез- некеләр әтрәтенә язылдым. Инде менә тагын әсирлеккә эләктем. Менә шулай, энекәш, эшләр. Шундый хәлләрне башыннан кичергән кеше бу абзаң!
Янапайдан соң әсирләрне Уфа тракты буйлап алып киттеләр. Биш- алты чакрым баргач, юл урманга килеп керде.
— Зур урман булырга тиеш бу, — дип куйды Сәмигулла агай.— Куллар бергә бәйләнмәгән булса, качып китәр өчен бик шәп буласы икән дә. кулларыбыз бәйле шул.
Ул бу сүзләрне акрын гына, Миңнулла ишетерлек итеп кенә әйткән шикелле иде. Ләкин яннан килүче сакчының колагы очлы икән:
— Я, чыгыгыз әле сафтан! — диде ул татарчалатып.
Сакчы белән шаяру хәтәр эш, буйсынырга туры килде.
Шул арада колонна башында баручы атлы офицер да борылып килеп җитте һәм, кызарынып-бүртенеп, ни булды тагын? дип җикеренә башлаган иде, сакчы ипләп кенә:
— Зыян юк. менә монысы кече хаҗәтенә бик кысталган, гаспаднн әфицир,—дип, Сәмигулла абыйны күрсәткәч, артык төпченеп тормады:
— Давай, тиз генә эшен бетерсен дә — сафка!—дип. тагын алга китеп барды.
Сәмигулла абзый, чалбарын чишә-чишә:
— Әй, әүлия да кеше икәнсең, кордаш, прәме чыдар әмәл калма- ганые! — дип рәхмәт укырга тотынган иде, ләкин сакчы аңа җәелергә ирек бирмәде:
— Тик кенә тор да мине тыңла!—диде ул, пышылдап кына, ләкин бик җитди итеп.—Син безнең күрше авылныкы икәнсең,—Миңнуллага ымлады. —Бу егет тә ару гына нәрсә күренә.— Колонна артыннан барган сакчыга ымлап: —Ул да минем авылдаш. Без. аның белән сөйләшеп, сезнең икегезне коткарырга булдык. Озакламый бер күпергә җитәбез. Анда урман бик куе. Шунда җиткәч, мин сезнең кулыгыздагы бауны кисәрмен дә тиз генә урманга кереп сызарсыз, яме. Мин артыгыздан сезгә тидерерлек итмичә генә ата-ата чапкан булырмын. Ә хәзер, барыгыз, сафка! Иң арттагы рәткә басыгыз да тыныч кына атлавыгызны белегез.
Сакал-мыегын тап-такыр итеп әле бүген иртән генә кырган, өстенә яшел инглиз гимнастеркасы, аягына ыштыр урап инглиз ботинкасы кигән бу сакчы агайга икесе дә күңелләреннән алдан ук рәхмәт укып, сафка барып бастылар. Икесе дә үзләрен инде иректә дип хис итә'башлаганнар иде.
Ләкин аларнын өмете акланмады. Күпер төбенә җитәргә берәр җир буе ара калгач, тегеләрнең ниятен сизенеп алгандай, атлы офицер чатырдап тагын колонна артына төште дә Миңнулланың яныннан гына
бара башлады. Ул монда чакта сакчы агай тегеләрнең кулларын бәйләгән бауны, әлбәттә, кисә алмый иде. Бөтен өмет күпер тирәсендә, һич югы, күперне чыккач булса да, теге тоз күз офицерның алга китүендә иде.
Күпергә дә җиттеләр, күперне үтеп тә байтак ара киттеләр. Ләкин офицерның алга чыгарга уенда да юк иде. Әсирләр урман куелыгын ♦ үтеп, ачыклыкка җиткәч кенә колонна башына китте ул.
— Бул.мады...—диде сакчы агай, теге киткәч тозлап-борычлап бер сүгенеп. — Сизенде бугай теге тәре —ирек бирмәде!
10
Бүген августның сигезе. Миңнулла һаман исән әле. һаман дошман кулында. Башта аларны Пермь губернасының Атыр Чишмә, Алмаз авыллары аша Уфа губернасының Бирск өязендәге Аскын авылына алып бардылар. Бик ашыктырып, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр куып алып барганнар иде. Ләкин ашыгуларының нәтиҗәсе булмады: әсирләрне Аскында кабул итмәделәр. Янадан Пермь губернасына — Алмазга кайтардылар.
Болай арлы-бирле йөртүләренең сәбәбе соңыннан ачыкланды: Стәрлетамак, Шафран якларыннан Бирскига таба Блюхерныц партизан отряды һөҗүм итеп килә икән, шуңа әсирләрне Аскында алып калырга курыкканнар. Миңнуллалар төркеменә Аскында тагын унөч әсир кушып җибәргәннәр иде, моны шулар әйтте.
Әсирләрне Алмазда бик зур бер таш амбарга яптылар. Анда алар- га кадәр дә җиде әсир утырган булган икән. Шулай итеп, җәмгысе алтмышка якын җыелганнар иде. Ләкин аларны аз-азлап алып китеп бетерделәр. Аклар үзләренә окоп казырга һәм башка шундый эшләргә озаттылар булса кирәк. Кайберләрен атканнар, имеш, дип тә сөйләнделәр. Сәмигулла абзыйны да монда килгәннең икенче көнне үк алып киттеләр. «Минем ише прастуй солдатны атып ни файда аларга. Берәр авыр эшкә илтеп тыгалар инде мине. Ну. мин алардан барыбер ычкынам, энем. Ә менә син нишләрсең икән?» — дип, киткәндә дә үзе өчен аптырамыйча. Миңнулла өчен борчылып китте, бичара. Аны ни эшләткәннәрдер — билгесез... Ә Миңулланы тик бер тапкыр гына чакыртып, кем идең, кайда әсир иттеләр, фәлән дә фәсмәтән дип сораштылар да шуннан бирле борчыганнары юк әле. Кичә кичтән бу келәттә ул ялгызы гына калган иде. Төнлә тагын бер кешене китерделәр. Алмаздан кырык чакрымнар тирәсендәге Чернушка тимер юл станциясе начальнигы урынбасары булган ул Моннан бер атна элек станциягә аклар бәреп кергән. Ә бу агай—Степан Петрович Соловьев—соңгы минутына кадәр безнекеләрне эвакуацияләү белән мәшгуль булып, качып китәргә өлгермәгән. Аклар кулына эләккән. Башта аны атып үтерм әкче дә булганнар. Ләкин кем икәнен белгәч, тимәгәннәр генә түгел, күтәреп дип әйтерлек йөртә башлаганнар. Шулай булмый хәле дә юк: станция начальнигы урынбасары (ә начальнигы эвакуациягә китеп өлгергән) уен түгел ул сиңа!
Тыштан тегеләргә бик теләп хезмәт итеп йөргән атлы булган Степан Петрович. Ә үзе безнекеләр белән бәйләнештә торган: ниндидер «бик җитди» сәбәпләр табып, тегеләр йөге төялгән составларны я вакытында җибәрмәү ягын караган, яки алданрак озаткан, һәм билгеле инде, моның составлары «нигәдер» гел безнекеләр кулына эләгә баш лаган. Шуннан аклар шиккә калган. Степан Петровичны, кулга алып. Алмазга озатканнар.
- - Тагын бер генә тәүлек тегеләргә сиздермичә эшли алган булсам да. үзебезнекеләр килеп җитәчәк иде. ну. кызганычка каршы, сизенделәр шул, бандитлар! — дип үрсәләнде Степан Петрович. Аннары тынып
ВАКЫЙФ Н У Р У Л .'I II II ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН яшьлек
калып, караңгы амбарда әрле-бирле нидер уйланып йөрде дә, Миңнулланы култыклап алып, бергәләп качып китәргә өнди башлады:—Монда сезне олы хаҗәткә бәдрәфкә алып чыгалар икән. Шуннан файдаланып калырга кирәк. Төнлә, беребез кысталган атлы булып, ишекне ачтырабыз да, сакчыны тынсыз итеп, шыпырт кына чыгып сыптырабыз. Мин ишек ярыгыннан карадым, монда урман якында гына икән, күп куйганда да бер чакрымнан артмас. Урманга исән-сау барып житә алсак — котылдык дигән сүз!
Аның шулай артык дәрәҗәдә ашкынып, әле юньләп белеп тә бетермәгән кешегә серен бик тиз ачуын ошатып бетермәде Миңнулла. «Моны мине провокацияләү өчен утыртканнар булса кирәк», дип шикләнде. Шуңа күрә, күңеленнән тегенең фикере белән тулысынча риза (ул үзе дә ничек булса да качып китү турында баш вата иде) булса да, тыштан битараф кыланып:
— Сез, нәрсә, дөньядан туйдыгызмыни? — дигән булды.
— Туйган булсам, мин син маңканы качарга үгетләп тә тормас идем, — диде Степан Петрович, чын-чынлап Миңнуллага үпкәләп.
Миңнулла аңа амбарны төнлә бер генә сакчы түгел, ике сакчы саклавын әйткәч тә аптырап калмады:
— Ә сакчыларны сәгать ничәдә алыштыралар?—дип сорады. Миңнулла сигездә алыштыралар икәнен әйткәч, тагын да кодрәтләнебрәк китте:—Бик шәп, алайса, эш пеште дигән сүз! Сигезенче яртыларда караңгы төшә башлый. Сигез туларга ун минут кала—сакчы әле ялгыз чагында тотабыз да бәдрәфкә дип ишекне ачтырабыз. Монысын мин эшлим. Син миңа караганда яшьрәк, җитезрәк. Көчлерәк тә күренәсең. Син минем арттан атылып чыгасың да, сакчыны күз ачып йомганчы буып алып, авызына менә минем кулъяулыкны тыгасың. Тыны да чыкмый кала тегенең. Ә мин шул арада аның мылтыгын алам да кулын артка каерып бәйлибез. И—әйдә су буена! Анда елга аркылы ару гына басма бар. Шул басманы үзебезнең арттан суга алып ташлыйбыз да — урманга! Аннан кичке караңгыда эзләп табып карасыннар инде безне!
— Монысы турында уйлап карарга ярый шикелле, — диде Миңнулла. Ләкин әле һаман, аклар агенты түгелме икән, дип шикләнеп: — Шулай да берәр көн сабыр итәргә кирәктер,— дип өстәде.
’— Юк!—диде Степан Петрович, Миңнулла белән һич тә килешергә теләмичә. — Иртәгәгә калдырсак — беттек. Акларның хәле монда көнләп түгел, сәгатьләп начарлана бара. Алар үзләре дә сәгате- минуты белән китеп барырга приказ гына көтеп торалар. Мине алып килгән сакчыларның сөйләшүеннән шулай аңлашылды. Син бер нәрсәне яхшы аңла: киткәндә үзләре белән сөйрәп йөрмәячәк алар безне. Обязательно шушында атып калдырачаклар!
Шуннан ары гына Миңнулла, ниһаять, бу агайның чынлап торып сөйләвенә ышанды һәм ул дигәнчә тәвәккәлләп карарга ризалык бирде.
Алар билгеләнгән вакытның килеп җитүен түземсезлек белән көтә башлаганнар иде инде. Ләкин максатларына ирешү мәсьәләсе бик шнклегә әйләнеп китте әле монда. Алар сүз беркетеп куюга ун минут үтте микән, сакчы:
— Соловьев, киттек!—дип, Степан Петровичны алып чыгып китте дә шуннан кайтарганнары юк әле. Кайтарырлармы-юкмы—билгесез. Шулай да көтә Миңнулла. Ә көткәндә, үзегез беләсез, вакыт коточкыч акрын үтә. Тоткында чакта бигрәк тә! Моның шулай икәнлеген Миңнулла бик яхшы белә инде. Унбишенче елның ахырында Петербургның жандарм участогында утырып чыккан иде инде ул. Хәер эстәп көн күргән чагы иде. Ашарлык кына юнәтә иде юнәтүен. Әмма торыр урыны юк —шунысы бик тә кыен иде. Шуңа күрә, ичмаса.
туйганчы бер җылыда йоклармын дип, үзе теләп эләккән иде ул. Көпә-көндез һәм жандармның күз алдында каурыйлы эшләпә кигән бер ханымның нидер алырга теләп, кибетчегә сузган акчасын тартып алган иде дә шуның өчен ябып куйганнар иде аны. Анда, чыннан да, җылы иде. Туйганчы ук булмаса да, ару гына ашаталар да иде. Ә барыннан да бигрәк — җаны тыныч иде Миңнулланың. Тамак туйдыру өчен хәер эстәп, йөз кызартып йөрисе юк иде. Тик бер ягы гына кыөн — вакыт бик акрын үтә иде анда. Ул инде анысына күнегә дә башлаган иде. Ләкин анда да озак тотмадылар. Кем син, әти-әнилә- рең кем, кайда тудың, дип тинтерәттеләр дә, Миңнулла, әти-әниемне дә, туган җиремне дә белмим, хәтта чын исемемне дә белмим, дип, үз сүзендә бик каты торгач, атна тулган көнне үк, бар, үз көнеңне үзен күр, ну, бүтән урлашу белән шөгыльләнмә, дип, артына тибеп, чыгарып җибәрделәр...
Ә менә монда, Алмаз баеның таш амбарында, жандарм участогында яткандагы шикелле генә түгел. Монда бүген вакыт андагыга караганда мең мәртәбә акрынрак үтә. Ниләр генә уйлап, нәрсәләр турында гына хыялланып карамады инде Миңнулла! Усыда хәзер ниләр бар, анда эшләр ничек икән? Хәзер кайтып керсәң, иптәш Колчин нишләр иде икән? дип тә уйланып утырды. Моннан исән-сау котыла алсам, киләчәктә акыллырак булыр идем—ерак юлга чыкканда үзем белән кимендә дүрт-биш кешелек кораллы отряд алып чыгар идем, дип тә планлаштырып куйды... Әй, үзем дә булмаган җан шул мин, шунда Барсайга барган җирдә әтисеннән Зәйнәпне кая илтеп куйганын да сорап китә алмадым инде, дип үкенүе дә күп булды... Акылы булган кеше үз якларына командировкага чыккан чагында иң элек туган авылына, әти-әниләре янына кагылыр иде. Ә мин, юләрләнеп, башта авыл Советларының хәлен үз күзем белән күреп кайтыйм дигән булып, Ильиновкаларга, Барсайларга барып йөргән булдым, дип, үзен кат-кат орышып та алды...
Ә менә хәзер үзенең бала вакытларын күз алдына китереп, шулар хакында уйлана башлады.
...Миңнуллаларның өендә әтиләре түгел, әниләре хуҗа иде. Төскә- биткә чибәр, гәүдәгә баһадирдай таза булса да, әтиләре чамадан тыш юаш кеше аларның. Яшьләй ятим калып, үз авылларының бер баенда, Галәветдин байда, башта йомышчы малай, аннары хезмәтче булып үскән. Белеме дә бик чамалы: әнисе исән чакта мәдрәсәгә бер кыш кына йөреп калган. Анда да юньләп түгел Өс-башына рәтле киеме булмаганга, кышкы суыкларда унар көн укуга бара алмый яткан чаклары еш булган. Аннары үзе дә алай укыйм дип атлыгып тормаган булса кирәк. Нигәдер Миңнуллага шулай тоела. Эшкә дә кулы әллә ни ябышып тора дип әйтеп булмый. Җир, иген эшен, дөрес, белә, яратып эшли анысын. Әмма бүтәнгә юк инде бичараның. Хәтта ир-атларның иң пешмәгәне дә булдыра ала торган нәрсәгә — тавык чалырга да йөрәге җитми... Ә менә Миңнулланың әнисе!.. Ир-ат булып туган булса, нишләмәс иде икән ул? Әле менә шушы хатын-кыз башы белән дә... Галәветдин байның бердәнбер кызы булган ул. Шуңа бик кадердә үскән. Ни сораса, әтисе шуны алып биргән аңа. Ә кыз әллә ни күп нәрсә сорамаган: бәләкәй чагында үзе шикелле авыл балалары белән җиләккә йөргән, таш-таш уйнаган, ә исәя төшеп остабикәдән укырга өйрәнгәч, китапка хирысланган. Аның бу хирыслыгын әнисе бик үк ошатып бетермәсә дә, әтисе хуплаган. «Укысын! Укыса остабикә булыр да кадер-хөрмәттә генә йөрер».—дигән. Кыз, чыннан да, әтисенең өметен аклар шикелле күренгән. Авылларындагы остабикә «мәктәбен»дә ип алдынгы укучы булган. Галәви агай зур расходларга төшеп, аны Петербургка хатын-кызлар гимназиясенә урнаштырырга да тырышып караган икән, ләкин нияте гамәлгә ашмаган: безнең
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф яшьнәп ҮТКӘН ЯШЬЛВК ф
уку йорты тик христиан динен тотучылар өчен генә! дип, кызны укырга алмаганнар Шуннан соң Галәви агай Гайниҗамалны үзләренең кибетендә сату итәргә өйрәткән. Ә үзе сәүдә эшен тагын да киңәйтеп, төрле шәһәрләргә йөри башлаган.
«Нихәл, әтием, юлларың уңдымы?» —дип сораган кыз бервакыт атасы Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайткач. «Синең бәхеткә булсын инде, балам,— дигән Галәви бай,— унды, бик уңды: үз гомеремдә күпме сату-алу итеп, бу тикле үк отышлысына туры килгәнем җугые әле»,— дигән. «Әтием,—дигән аңа кызы Гайниҗамал,— эшләрең уң булып кайтсаң, мин сиңа бер бик зур үтенечемне әйтермен дип адарынып тор- ганыем. Әйтсәм үтәрсең микән шуны?»—дигән. «Малымның яртысыннан артыгын ук сорамасаң, үтәрмен, кызым!» — дигән әтисе. «Курыкма, әтием,—дигән кыз,— синнән бер тиен көмеш тә сорамыйм мин. Үзебезнең Хәлиуллага кияүгә чыгарга хәер-фатихаңны бирсәң — миңа шул җиткән!»
Кызының бу сүзләрен ишеткәч, Галәветдин агай лып итеп кәнәфигә утырган да шактый вакыт теленнән язып торган. Ә теленә килгәч: «Беренче һәм соңгы кабат әйтәм, кызый, тыңла яхшылап,— дигән.— Мин сине шул уҗым бозавына муеныма пычак салсалар да бирәсем юк! Бүтән ул хакта теш агартып сүз әйтәсе булма мина!» Кызы Гайниҗамал һич кенә дә аптырап калмаган: «Нишләргә икән суң инде безгә, әтекәем? Без Хәлиулла белән тора башлаган идек шул инде»,— дигән. Аннары болай да авызын ачып катып калган әтисен тәмам шаккатырып: «Бергә торгач балабыз да булыр инде!» — дип тә өстәгән. Ә үзләре кая әле анда бергә тору! Хезмәтче Хәлиулланың Гайниҗамалга ул хакта сүз әйтү түгел, күтәрелеп караганы да булмаган.
Кызы белән ике араларында булган әнә шул сөйләшүдән соң Галәветдин авыруга сабып, өч көн урын өстендә яткан. Ә терелеп аягына басу белән хезмәтчесе Хәлиулланы дәштереп керткән дә, бугазлап алып: «Син чынлап ук минем кызым белән яши башладыңмыни инде, ахмак?!»— дигән. «Бүтән торыр җирем булмагач, нишлим суң инде, бай абзый»,— дигән егет, тегенең ни әйтергә теләгәнен бөтенләй аңламыйча. Галәви агай исә аны бик белеп җавап бирде дип уйлаган да: «Бар, эттән туган нәрсә, хәзер үк күземнән югал! Минем йортымда бүтән эзең дә булмасын!»—дип, типкәләп чыгарып җибәргән.
Шул ук көнне байның кызы Гайниҗамал да өйләреннән чыгып китеп, алдан сөйләшеп кую буенча, сиксән яшәр бер карчыкка фатирга кергән. Ә икенче көнне кая барырга, ни эшләргә дә белмичә каравыл өендә утырган Хәлиулланы әлеге карчык аркылы чакыртып китергән дә болар чынлап ук бергә тора башлаганнар.
Хәер-фатиха бирү турында әйткән дә юк инде, хәтта кызын күрергә дә теләмәгән Галәветдин агай. Кайгысыннан сәүдә итүен ташлап, эчүгә сабышкан. Әмма кызның әнисе яшьләрне ташламаган. Галәви агайга сиздермичә генә тегеләргә әйберләр илткәләп, кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтеп торган. Шулай елдан артык вакыт үтеп киткән. Боларның беренче балалары — Миңнулланың абыйсы Зәйнулла дөнья- та килгән. Шуннан соң да кызы белән киявен күрергә теләмәгән Галәви бай. Тик Зәйнулла аягына басып, урамнарга чыккалап йөри башлагач кына, ниһаять, түзә алмаган: кояш белән бергә торып, үзенең иң шәп юртагын җиккән дә өчесен дә төяп өенә алып кайткан. Ул чакта Миңнулла тик ана карынында гына булган әле.
Галәветдин бабасы белән Гайшәбикә әбисен Миңнулла төштә күргән шикелле генә хәтерли. Аңа өч тулганда әбисе, дүрткә чыккач кинәт кенә бабасы үлеп киткәннәр. Миңнулла аны-моны аңлый башлаган чагында лЛар гаиләсендә сәүдә белән шөгыльләнүче кеше юк иде инде. Шулай да тормышлары нык иде аларның. һәр елны кышка ике баш ат, ике сыер, егермеләп сарык калдыра торганнар иде. Болар — бары-
сы да Миңнулланың әнисе тырышлыгы нәтиҗәсе. Әтиләре шул җир сөрү белән терлек асты чистартудан башканы белми дә, белергә дә теләми иде. «Көч белән эшли алудан тыш, адәм баласы азрак кына булса да баш белән дә эшли белергә тиеш ләбаса, Хәлиулла! Нигә шул хакта азрак уйлап карамыйсың? Нигә бер дә кешеләр белән аралашмыйсың? Нигә дөнья хәлләре белән кызыксынмыйсың?» — дип. әнисе күпме генә әйткәләп караса да, әтисе ыжлап та бирми: кайчак - та бөтенләй дәшми кала, ә кайчакта: «Куйсана инде, әнисе, булмастай нәрсәләрне сорап Жанны кыйнамасана инде! Кемгә кияүгә чыкканыңны алдан ук белеп чыктың бит!» — дип кенә куя да шуның белән бетерә торган иде. Аның әнә шул тиешле урынында ир була белмәве аркасында ундүрт яшеннән укуын ташлап, бер башы чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булды да инде Миңнулла. Бабалары вафат булганнан соң алу-сату белән эш итүне ташласалар да, һәртөрле мулласыдыр, побыдыр, өяз начальникларыдыр, чуртыдыр-гуртыдыр Карыйга килгән чакларында. иске гадәтләре буенча, фатирга Миңнуллаларга туктала торганнар иде. Кунак килсә — ит пешә, ит пешмәсә — бит пешә бит инде Итне кызганмый торган иде әниләре. Мул итеп пешерә иде. Ә менә шул пешкән ит белән кунак сыйлап табын янында утыруны һич тә яратмый. Кунак сыйлау ир-ат эше булырга тиеш дип саный. Ә әтиләре андый чакта ничек тә бер эш тапкан булып, чыгып китү ягын чамалый да кунакны тәрбия кылу да әниләренә кала иде. Ә килгән кешеләрнең төрлесе була. Кайберсе алдан «кабып» кергән була, кайберсе е кесәсенә берәр «чәкүшкә» кыстырып керә дә, бик нык туңдырды, эчкә 5 суык үтмәсен, аш астына салып калдырыйк әле, дигән булып, табын янында сала торган иде. Ә «капкан» кеше, үзегезгә мәгълүм, кирәкмә- < тән нәрсәләрне дә лыгырдый башлый бит инде. Әнә шундый әрсез һәм “ ямьсез кунаклар киткәч, әнисенең:
— Сөйләшмәсен сөйләшмә, ашамасан ашама, ичмаса, табын янында утырсаң да ярар иде!—дип, әтиләренә үпкәләп елап җибәргән чаклары була торган иде.
Барсай бае шадра Сәйфи аларга аеруча еш керә һәм әнисенең дә, Миңнулланың да ачуын китереп, аеруча күп сөйләнә иде. Теге чакта да шулай булды. Кышын Сарашта мәдрәсәдә укып, Миңнулланың җәйге ялга кайткан вакыты иде ул. Миңнулла шуннан алып кайткан күчтәнәчләр белән чәй эчеп купканнар гына иде, әлеге шул шадра килеп керде. «Кабып» кергән: табак кадәр бите белән сугым пычагы җитмәслек юан муены кара-кучкылланып кызарып чыккан, хәтта теле дә билтәкләнә башлаган. Миңнулла бу кешене бүтән чакта да бер дә өнәми иде. Ә менә шундый ямьсез хәлендә килеп кергәч, ул көнне бөтенләй күралмас булды. Шуның өстенә тагын, әнисе чәй яңартып, чәй утырткач. Сәйфинең теле отыры озынаеп китте дә Миңнулланың җен ачуларын чыгарды.
— Әйдәле, абый, тотып ярыйк шушы шадра тәрене! — диде Миңнулла, урманга барырга ат җигә башлаган абыйсы Зәйнулла янына ишегалдына чыгып.
Ләкин абыйсы:
— Кит моннан, нәрсә сөйләп торасың син, төрмәгә кереп утырасың киләмени? — дип, ишетергә дә теләмәде.
Абыйсы да әтисенә охшаганрак шул аның. Юаш. Ә әтиләре өйдә юк иде. Хәер, өйдә булса да мондый эштә ярдәм көтеп булмый инде аннан. Миңнулла ни эшләргә белмичә аптырап өйләренә кергәндә, Сәйфи һаман әрсезләнүен дәвам итә иде әле
— Шушы матурлыгың була торып, ничек яшисен син шул мокыт Хәлиулла белән?—дип лыгырдап тора. Миңнулла кече якка үткәч.
НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК
тагын да ныграк йөгәнсезләнеп китеп: —Бер кочаклаттырсаң да ярты байлыгымны бирер идем мин сиңа!—дип үк ычкындырды бу.
Менә шуннан соң Миңнулланың түземе төкәнде инде. Ни кылуын үзе дә белештермичә, ботаклы башы теленмәгәнлектән кистәнгә охшап калган чыра агачын эләктереп, ул атылып олы якка чыкты да, исерек бай аны-моны абайларга өлгергәнче, шул агач белән тегенең маңгаена китереп тә орды. Бай шундук өнсез калып, сыерылып төште. Ә Миңнулла: «Менә сиңа матур хатын! Менә сиңа, шадра тәре!», дип. тагын берничә мәртәбә тамызды да әле чыгып китәргә өлгермәгән абыйсын дәшеп кертте. Икәүләп көчкә сөйрәп, байны ишегалдында аты җигүле торган тарантасына чыгарып салдылар. Бәладән башаяк дип, Миңнулланың абыйсы шундук урманга китеп барды. Ә Миңнулла урамга чыгып, кеше-кара күренмәгән чакны саклап торды да. әле һаман өненә килмәгән Сәйфинең юртагын ишегалларыннан чыгарып, Барсай ягына кайтарып җибәрде.
Ике көннән Миңнулланы кулга алырга дип, өйләренә урядник килде. Урядникка ияреп барырга һич ярамый—төрмәгә тыгып куячаклары көн кебек ачык иде. Шуңа күрә Миңнулла, хәзер, бәдрәфкә генә чыгып керәм, дигән булып, бакча артлатып кына авылларыннан чыгып сызды.
Ачтан үлмәс өчен, ул авылдан авылга хәер эстәп йөрде. Шулай йөри торгач. Оренбургка барып җитте. Мондый кәсеп белән көн күрүчегә бер урында озак юанырга ярамый — ояты бик зур иде. Аннары ул, үзенең исәнлеген белгертеп, аның өчен борчылмаска кушып, әнисенә хатлар да язгалап тора иде. Хат салган җирдә шулай ук тоткарланырга ярамый, шул хатларындагы штемпельләре буенча эзләп табулары бар иде. Шуңа ул әнисенә хат язып салган саен икенче җиргә күчеп китәргә мәҗбүр иде. Пәри торгач. Оренбургтан Казанга, Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Петербургка барып җитте. Петербургта жандарм участогында утырып чыккач, яңадан Мәскәүгә, аннан Казанга килде.
Унбишенче елның соңгы ае кергән иде инде. Казанга килеп төшүнең икенче көнендә үк ул бер офицерга юлыкты. Юлыгу дигәнебез •әлегә шул хәер эстәгәндә булды ннде. Егетнең бәхетенә каршы, офицер кешелекле кеше булып чыкты. Миңнулла бер кибет янында «ярдәм итә алмассызмы?» дип торганда, офицер аны кеше күз алдыннан читкәрәк дәшеп алды да:
— Дөресен генә әйт әле, егет: шушы тазалыгың белән нигә бер җирдә дә эшләмичә хәер сорашып йөрисең син?—диде.
— Бик эшлисе дә — эш юк!
— Эш табып бирсәм, эшлисеңме?
— Ат урынына эшләр идем, абый! Ләкин мине эшкә алмыйлар СИТ.
— Анысы өчен хафаланма, мин әйткәч алырлар!
Офицер Миңнулланы берничә байга тәкъдим итеп карады. Ләкин аны, документы юк дип, берәү дә эшкә алмады Дөресен генә әйткәндә, Миңнулла үзен эшкә алмаганга сөенде генә. Эшли башласам, жандармнар табып алып, төрмәгә утыртып куярлар дип курыккан иде ул.
— Нигә болай сукбайлыкта йөрисең син. энекәш? Туган җиреңне, әти-әниеңнең кемнәр икәнен генә булса да әйт. ичмаса? Мин сиңа Сары яхшылык кына телим бит!—дип, офицер бик үтенгәч, Миңнулла аңа үзенең серен ачмыйча булдыра алмады.
— Менә монысы икенче мәсьәлә! — диде офицер куанып. — Димәк, сиңа авылыгызга кайтырга да, берәр җиргә эшкә урнашырга да ярамый икән. Алайса, әйдә, риза булсаң, мин сине үзем белән фронтка алып китәм.
— Мин риза да соң, ләкин армиягә яшем җитми бит әле минем,— диде Миңнулла.
— Анысы өчен борчылма!—диде офицер. — Буең-сының килгән. Калганын үзем җайлармын мин аның.
һәм, чыннан да, барысын да җайлады ул: Миңнуллага 1895 елгы итеп, ягъни аны биш яшькә олыгайтып, белешмә юллап алып бирде дә аны үзе белән ияртеп фронтка китте.
Миңнулла башта әлеге офицерның денщигы, аннары адъютанты ♦ булып йөрде. g
Гәрәй исемле иде теге офицер. Фамилиясе Гарипов. Артиллерия 2 батареясы командиры иде. Сөйләшүенә карап кына бер дә татар ди- =: мәссең: русчаны су урынына эчә. Миңнулла белән дә кеше алдында = гел русча сөйләшә торган иде. Русча сөйләшергә дә, русча укырга да £ һәм артиллерия эшенә дә Миңнулла шул Гәрәй абзыйдан өйрәнде. £ Ә унҗиденче ел башында Гәрәй абзый Миңнулланы үзе белән яшерен = революцион түгәрәк утырышларына да йөртә башлап, сәясәткә алып = кереп китте. Шунда Миңнулла партиягә керде. Февраль революциясе = алдыннан түгәрәк членнарыннан унике кешене, шул исәптән Гәрәй аб- к зый белән Миңнулланы да, кулга алдылар. Ләкин суд ясарга өлгерә ♦ алмадылар: революция булды да, алар, төрмәдән котылып, үзләре хез- = мәт иткән частька кайттылар. Шунда аларны полк комитетына да сай- = лаганнар иде. Әмма Вакытлы хөкүмәт тарафдарлары кулга алу куркы- е? ньгчы килеп чыккач, комитет җитәкчесе аларга бүтән частька күчеп * китәргә киңәш итте. £
Анда да озак эшли алмадылар. Бер провокаторның чагуы нәтиҗә- х сендә Гәрәй абзыйны тагын кулга алдылар. Болай булса, минем дә ° эзгә төшәрләр дип. Миңнулла шуннан соң армиядән качып, туган авы- 5 лы Карыйга кайтты. *
Язган хатлары килеп торганга (армиядә хезмәт итә башлагач, хат- * ларны курыкмыйча яза иде инде) Миңнулланың әнисе артык хафаланмаган, ләкин бик нык сагынган иде. Ә әтисе күрше авылга тегермәнгә барып кайткан кеше белән күрешкәндәй генә итеп:
— Нихәл, малай, син дә кайттыңмыни? — дип кенә сорады да шуның белән вәссәлам.
Абыйсы Зәйнулла да әллә ни шаккатмады.
— Әле ярый, авылдан чыгып качарга башың җиткән, югыйсә, эшләрең харап булган булырые. Син киткәч, үзеңне ел буе эзләп-сагалап йөрделәр!—диде дә каядыр чыгып китте.
Әнисеннән сорашып, Миңнулла Шадра мәсьәләсен дә ачыклады. Ул имансызга пычак та булмаган. Миңнулла тукмаган көнне үк аңына килгән һәм Карыйга, волость уряднигына жалоба белән чапкан.
Миңнулла әйләнеп кайтканда заманнар шактый үзгәргән: Карыйда һәм Карый волостена караган авылларда патша власте вәкилләренең дәрәҗәсе шактый кимегән иде инде. Карыйга кайтып, кемнең кем икәнен аера башлагач, Миңнулла үзенә фикердәшләр туплап, халыкны байлар кулындагы җирләрне тартып алырга һәм совет оештырырга өнди башлады. Аннары күрше авыллардагы революцион фикерле кешеләр белән дә элемтә урнаштырып, агитация эшен тагын да киңәйтеп җибәрде.
Ләкин контрлар да тик кенә ятмаган иде шул. Унҗиденче елның август ахырларында, ярлы халыкны Вакытлы хөкүмәткә каршы көрәшкә оештыруда гаепләп, Миңнулланы тагын кулга алдылар. Башта аны Усыга өяз суд тикшерүчесенә илттеләр. Аннары Көнгер төрмәсенә алып барып яптылар. Унбер тәүлек шул төрмәдә утырганнан соң үзе оештырган революцион комитет членнарыннан өч кеше, дүрт йөз тәңкә залог калдырып, Миңнулланы порукага алдылар. Шуннан соң...
Шуннан соңгысы билгеле инде: Октябрь революциясе булды. Патша самодержавиесе бәрел төшерелү турындагы хәбәр килеп җитүгә,
ревком членнары белән бергәләп, моңарчы волость үзәге булган Карыйда волость советы төзеделәр. Аның председателе итеп бертавыш- тан Миңнулланы сайлап куйдылар. Шул көннәрдә Усыда өяз советы да оештырылган иде. Өяз советы башкарма комитетының кушуы буенча. Миңнуллага күршеләрендәге Юго-Осокино һәм Ашап волостьларында да советлар оештырып йөрергә туры килде. Аннары аны шушы елның февраль аенда өяз башкарма комитетына эшкә алдылар...
Миңнулланың уйларын бүлеш, келәт ишеге ачылды да, сакчы:
— Гайсин, әйдә, сине чакыралар!—дип кычкырды.
11
Степан Петровичны ни эшләткәннәрдер — анысын Миңнулла белә алмады. Ә менә ул үзе әсирлектән исән-имин котылып бара бугай инде. Миңнулла хәзер Алмаз урманында. Ябалдаш чыршы астында утыра. Урман тып-тын. Яфрак арасында тычкан кыштырдап куюын исәпкә алмаганда, шылт иткән тавыш та юк. Әйтерсең дөньядагы барча җан иясе үлеп беткән. Шомлы, куркыныч тынлык. Үч иткәндәй, җил дә исми, ичмаса. Аз гына агачларны шыгырдатса да ярар иде. Ә болай Миңнулланың сулу алганын ишетүләре бар. Аны куып килгән солдатлар нибары утыз-кырык адымда—урман буенда гына. Алар Миңнулланы сагалыйлар. Пошкырып, аяклары белән таптанып, тынлыкны бозмасыннар өчен, куа килүчеләрнең башлыгы атларын да ерак- карак алып китеп торырга боерды. Ә җәяүгә калган солдатларга:
— Аның әллә кая качарлык арасы юк әле. Шушы тирәдә генә булырга тиеш ул, эзләгез яхшылап!—дип, бик каты кисәтеп куйды.
Башы эшли икән имансызның! Дөрестән дә, Миңнулланың ерак китәргә арасы булмады. Ишек ачкан сакчыны кисәк кенә касыгына төртеп тынсыз итте дә пуля урынына очты Миңнулла. Ә сакчы өненә килеп, разбуй сала-сала мылтыгыннан атарга керешкәндә, Миңнулла елга бу. на төшеп җиткән иде инде...
Дөрес, барысы да алдан уйлаганча шома барып чыкмады чыгуын: басманың бөтен такталарын да алып ташлап тора алмады Миңнулла. Шулай да аргы як ярдагы бер торыгын алып ташларга өлгерде. Шул аңа бик ярап куйды. Куа килүчеләр басма юклыкка аптырашып, суга сикерергә кыймыйча торган арада Миңнулла шактый ерак китеп өлгерде һәм урманга тегеләрдән алдарак барып җитте. Ул башта, йөгерүен дәвам итеп, урман эченә үк кереп качмакчы булган иде. Ләкин аяк астында чыбык-чабыклар бик шатырдый башлагач, тукталып калырга мәҗбүр булды һәм бер яшь, ябалдаш чыршы ботаклары арасына кереп посты... Ихтимал, әлеге шул чыбык-чабыкларны, коры яфракларны кыштырдатып йөгергәндә куа килүчеләр аның кайда икәнен сизенеп, урап алган да булырлар иде. Ләкин, Миңнулланың бәхетенә, шул тирәдә генә бер тукранның бик кызып тукылдатып торган чагы туры килде. Тегеләргә аның кайда икәнен абайларга шул ирек бирмәде. Куа килүчеләр, тукраны да шул кызыллар яклы бит дип, бик каты сүгенешеп, мылтык атып куркытканнан соң гына тынып калды ул. Рәхмәт ул изге кошка!
Миңнулла качканда сигез тулып килә иде. Хәзер тугызлар бардыр инде. Кирәк чакта, үч иткәндәй, караңгысы да тизрәк төшми бит аның. Куа килүчеләр сүгенешеп һаман урман буенда йөри. Ичмаса, ачуын китереп, тамак төбе кытыклана башлады Миңнулланың. Шул кадәр тамак кырып бер рәхәтләнеп йөткереп җибәрәсе килә — түзә торган түгел. Ничек тә чыдарга кирәк инде. Йөткерсә — бетте!.. Әһә, тегеләр янына, атын бик каты чаптырып, тагын кемдер килде. Өлкән командирлары булса кирәк — җикеренә башлады:
— Нигә урман буенда терәлешеп каттыгыз? Нигә качкынны эзләмисез? Үзе сезнең янга килеп чыгар дип көтәсезме әллә?
Тегеләре дә югалып калмады. Берсе:
— Бар, бик акыллы булсаң, үзең кереп эзләп кара!—ди.— Ләкин шуны исеңдә тот: син аны тапканчы кызыллар үзеңне эләктереп алмасын! Әле кичә кич кенә шушы тирәләрдә кызылларның разведкачы- ♦ лары йөргәнне үз күзләрем белән күреп кайттым!
«Әһә, боларның үз хәлләре дә бик үк шәптән түгел икән әле!» дип 5 куанып куйды Миңнулла. =
Тегеләр тагын бераз тарткалашып тордылар да, бәхетең инде, _ кызыл эт, тота алмадык, тота алсак, тереләй тунаган булыр идек, дип » сүгенешеп кайтып киттеләр.
Берәрсен сакка калдырмадылар микән дип, Миңнулла алар кит- с кәч тә шактый гомер шым гына утырды. Аннары сакланып кына = урман буена чыкты һәм тимер юл ягына таба китте. Степан Петрович, = кача алсак, шул якка китәрбез, безнекеләр шунда булырга тиеш, дип к әйткән иде аңа... ♦
Август аенда гына була торган тып-тын һәм салкынча төн иде бу. = Агачыннан өзелеп ботакларга бәрелә-бәрелә төшкән нарат күркәсе, ~ коры яфрак арасында нидер эзләнеп йөрүче тычкан кыштырдаулары, е адәм баласы елаган аваз чыгарып, мәче башлы ябалаклар кычкырып £ куюы — барысы да Миңнулланы сискәндереп, сагайтып җибәрә иде. ~ Шулай бара торгач, баягы тукран исенә төште. Бер уйлаганда, чын- = нан да, гаҗәп бит, тукран булып тукран кешегә ярдәм итә: Миңнул- & ланың тормышын саклап калышты. Ә менә кешеләр, ни эшләгәннәрен = аңлап эшли торган һәм аңлап эшләргә тиешле кешеләр, бер-берсен .“ ничек үтерү өчен әллә ниләр кыланалар. Мылтыклар, пулеметлар, туп- < лар уйлап тапканнар, кешелек акылы ирешкән ин зур нәтиҗәләрнең “ берсе булган аэропланны да хәзер бер-берсен үтерү өчен файдалана башладылар — бомбалар ташлыйлар. Ныклабрак уйлап карасаң, коточкыч хәл бит бу? Дөньяда иң усал, ерткыч җанварлар да бер-беренә тимиләр ләбаса! Дөрес, кайчакта бәрелешеп-сугышып алалар. Ләкин бит алар хайваннар, ансыз җан ияләре. Кешеләр шул аңсыз хайваннардан да аңсызрак микәнни соң инде? Бер хәзер генә түгел, элек-электән бер-берләренә каршы сугышып, бер-берләрен кырышып килгән бит адәм балалары. Нигә алан икән, нидән башланды икән аларның үзара шулай дошманлашуы? Әгәр алар үзләренең бөтен тырышлыкларын, акылларын бары тик бер-беренә ярдәм итүгә, берберенә гел яхшылык эшләүгә генә юнәлткән булсалар, бу жир йөзендә күптән менә хәзер без төзергә тырышып йөри торган тигез хокуклы кешеләр дәүләте төзелгән булыр иде инде. Ә алар, кызганычка каршы, тарихның буеннан-буена һич кирәкмәгән нәрсәләр: бер-берен үтерү, берәүне икенче берәүгә хезмәт иттерү, берсенең илен икенчесе яулап алу белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсендә менә дигән хан сарайлары урынында таш өемнәре генә утырып калган. Зур-зур шәһәрләр җир белән тигезләнгән. Кем өчен, нигә шулай эшләнгән бу? Ниндидер ахмак ханнарның яки патшаларның нәфесен, мин-минлеген канәгатьләндерү өченме?.. Тик шуның өчен генәме? Әллә кешеләрнең табигатенә үк хасмы икән мондый явызлык?.. Юк, алай булырга тиеш түгел. Совет илендә андый хәлләр булмаячак! Тик менә аның дошманнарыннан гына тизрәк котыласы иде бит!..
Урман буйлап сигез-ун чакрым баргач, Миңнулла тимер юлга килеп чыкты да, Степан Петрович өйрәткәнчә, көнчыгыш якка — Чернушка станциясенә таба китте... Бичара Степан Петрович ничек качарга, кая качарга, кайчан качарга икәнен барысын да нсәпләп-уйлап куйган иде, ә үзе шул максатына ирешә алмады. Менә хәзер алар икәү бергә булса, ничек әйбәт булыр иде! Миңнулланың бу юлдан
гомерендә бер талкыр да ни жәяүләп, ни поезд белән үткәне юк. Ә Степан Петровичка мондагы һәр шпал таныш булгандыр. Менә бит дөньяда нинди үкенечле хәлләр була. Картлар моны язмыш дип атый инде. Ә бу...
— Тукта, кем килә!
Үзенең уйларына бирелеп бернинди дә хәвеф-хәтәр көтмичә барганда Миңнуллага кинәт әнә шулай дип кычкырдылар. Ул аны-моны абайларга өлгергәнче, кинәт жир астыннан калыккандай, юлның ике ягыннан ике солдат килеп чыкты да Миңнулланың күкрәгенә штык терәделәр.
— Кем син?
— Мин — кеше!
— Кеше икәнеңне күрәбез, син безгә шунысын әйт: акмы син, кызылмы?
— Ак та түгел, кызыл да түгел.
— Кая барасың, ни эшләп йөрисең?
— Эш белән йөрим.
— Нинди эш белән?
Төн караңгы булганлыктан, солдатларның аклармы, кызыллармы икәнлеген һич тә аерып булырлык түгел иде. Шуңа Миңнулла тегеләргә җавап биреп тормаска булды һәм ипле генә итеп:
— Ә ни эшләп йөрүемне һәм кая баруымны мин бары тик сезнең командирыгызга гына әйтәчәкмен!—диде.
Тегеләр артык төпченеп тормады. Миңнулланың кесәләрен тентеп, бер әйбер дә таба алмагач (аның бар булган әйберләрен Богород- скида Кошкарев алып калган иде бит), кулларын артка каерып бәйләделәр. Аннары берсе шул урыннарында сакта калды, берсе Миңнулланы үзе барган уңайга — Чернушка ягына таба алып китте.
Байтак баргач уңга борып, солдат Миңнулланы урман эченә әйдәде. Тар гына сукмак буйлап дүрт-биш чакрым баргач, тирән чокыр ярына ясалган бер землянкага килеп керделәр. Землянка эчендә жи- деле лампа янып тора. Идәндә өч солдат йоклап ята, ә ике солдат зуррак кешенең уч төбе кадәр генә булган өстәл янындагы бәләкәй бүкәннәрдә йокымсырап утыралар иде. Солдатлар барысы да яшел чалбар, яшел гимнастерка кигән. Утыручыларының башларында фуражка. Ятканнарының да, утырганнарының да иңнәрендә погоннары юк. Күкрәкләрендә һәм җиңнәрендә кызыл тасмалар да күренми иде. «Аклар, ахрысы, болар! Котылып кына барганда тагын килеп каптым болай булгач!» дип уйлап алды Миңнулла. Читләтебрәк бармыйча, тимер юл буйлап килгәненә үкенеп, үзен-үзе орышып куйды.
Йоклаучыларның берсе башлыклары икән. Аны уяттылар. Кырык белән илле арасындагы чандыррак кына гәүдәле ул агай, йокысыннан айный алмыйча, беркавым күзләрен ышкып торды. Аннары әлеге солдатлардан бушаган урындыкларның берсенә үзе утырды, икенчесенә Миңнулланы утыртты да. кем син, нишләп йөрисең төннәләтеп, дип сораштырырга тотынды. Тегеләрнең аклармы, кызыллармы икәнен тәгаенли алмаганга, Миңнулла аңа да баягыча җавап бирде һәм үзен штабка илтүләрен таләп итте.
— Шунда мин барысын да сөйләп бирермен. Ә хәзер, гафу итегез, мин сезгә берни дә әйтә алмыйм, ярамый! —диде.
— Яхшы,—диде тегеләрнең командиры, өметен өзеп, — бу кире беткәннән барыбер рәтле сүз ишетеп булмас, ахры. Бар, Семенычка илтегез! Ул бик тиз ачар аның телен.
Миңнулланы тагын урман эчләтеп алып киттеләр. Алар ун-унбиш йортлы гына бер авылга килеп җиткәндә яктырып бетә язган иде инде. Кырый йортның ишегалдында ике солдат ат эчертеп торалар иде. Миңнулланы алып килгән кеше алардан:
— Командир тордымы әле? —дип сорады.
Тегеләр, бар, кереп кара, дип шаярып җавап биргәч, сакчы Миңнулланы өйгә алып керде. Анда тәртип ягы бик чамалы: ике өстәлнең икесендә дә кыр сумкалары, карталар, револьверлар аунап ята; берсендә тартылып бетмәгән тәмәке төпчеге пыскый: стена буенда кылычлар сөялгән... Командир дигәннәре инде торган, ләкин юынырга өлгермәгән иде булса кирәк: чәчләре тузгыган, күз кабакларының йокы шешенкелеге бетмәгән иде. Шулай да Миңнулла аны танып алды: узган ел фронттан качып кайтканда Миңнулла белән Әгерҗедән Карыйга тикле бергә кайтып, Миңнуллаларда ике кич кунып, мунчалар чабынып киткән Лысьва кешесе Александр Семенович Колчин иде бу! «Дядя Саша, здравствуй!»—дип кычкырасы килде Миңнулланың. Ләкин тегенең акмы-кызылмы икәнен белмәгәнлектән, тыелып калды. Шул арада Александр Семенович үзе дә Миңнулланы танып алды һәм:
— Миңнулла, кадерлем, син бит бу! — дип. гимнастеркасын төймәләп тә бетермичә, кочаклап үбәргә тотынды. Икесенең дә күзләреннән шатлык яше бәреп чыкты. Аннары, берсен-берсе бүлә-бүлә, узган ел Карыйда аерылышканнан бирле кайларда булулары, ниләр эшләүләре турында сорашырга керештеләр.
12
Теге чакта Миңнуллаларда кунып киткәннән соң, Александр Семенович Лысьвага кайтып җитә алмаган. Аны юлда тотып алганнар да яңадан фронтка озатканнар. Анда штраф ротасында немецларга каршы сугышып йөргән. Аннары тагын качып киткән. Әмма бу юлы Лысывага кайтырга ашыкмаган. Барда тирәләренә кайтып җиткәч тукталып, үзе шикелле өч «дезертир» белән бергә, качкын булып, урманда яши башлаган. Байларның һәм сәүдәгәрләрнең малын урлап көн күргәннәр. Бер байның юлына каршы чыккан чакта болар белән бай арасында атыш башланган да Александр Семенович шунда яра-ланган. Ярасы төзәлгәнче өч айга якын «эшкә чыга алмыйча» урманда, бүген Миңнулла күргән землянкада яткан. Ә иптәшләре «эш»не дәвам иткән. Акларга хезмәт итәргә теләмәгән кешеләр хисабына качкыннар төркеме һаман зурая барган. Ярасы төзәлеп «госпитальдән» чыккач, качкыннар үзләре белән җитәкчелек итүне тагын Александр Семеновичка тапшырганнар. Аклар бу якларга да килеп җиткәч, Александр Семенович үзенең егетләре белән акларның кечерәк обозларына һөҗүм итүдән дә тартынып тормаган. Шулай итеп, алар кулына кием- салым һәм азык-төлек кенә түгел, корал да эләккәли башлаган. Әнә шулай акрынлап үрчи-арта килеп, аның группасы хәзер шактый зур отрядка әверелгән. Утыздан артык атлары, ике пулеметлары, хәтта бер җиңел туплары да бар. Шактый зур районны үз контрольләрендә тоталар икән.
— Ләкин шушы көнгә кадәр Кызыл Армия гаскәрләре белән бәйләнешкә керә алганыбыз юк әле, — диде Александр Семенович. — Коралны да, кием-салымны да, хәтта азык-төлекне дә гел үзебез юнәтергә туры килә: аклар һәм контрлар хисабына яшибез.
— Бик кыен түгелме соң алай? —диде Миңнулла.— Аклардан ничек сакланасыз? Ни әйтсәң дә, алар кадровый гаскәр бит.
— Әйе, сугыш тактикасын белү ягыннан алар, чыннан да, бездән өстен. Корал мәсьәләсендә дә иркенлек аларда. Сан ягыннан өстенлекләрен әйткән дә юк инде. Ләкин без алардан куркып тормыйбыз. Безнең үз өстенлекләребез бар. Беренчедән, җирле халык безнең яклы. Икенчедән, безнең отряд җыйнак һәм бердәм: тиз генә күченеп китә,
ВАК Ы ПФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН яшьлек
маневр ясый ала. Өченчедән, отрядтагы кешеләрнең яртысыннан артыгы шушы тирәнекеләр — урманнардагы һәр агачны ук булмаса да, һәр сукмакның кая алып барганын күз бәйләп тә белә алалар. Дүртенчедән, без тагын үзебез ише ике отряд белән элемтәдә торабыз. Менә иртәгә дә Биктанышов җитәкчелегендәге Бирск отряды һәм матрос Морзыев отряды белән бергәләп, Алмаздагы акларга налет ясап кайтырга исәп бар әле. Андагы хәлләр турында оин нинди мәгълүматлар бирә аласың?
— Минем мәгълүмат белән генә әллә кая барып булмас, Александр Семенович. Анда караңгы таш амбарда ятып нәрсә күрәсең дә ни беләсең? Миңа калса, солдатлары артык күп түгел бугай. Аннары безне- келәрдән шикләнәләр дә икән. Урман буенда мине эзләп йөргән чакларында сөйләтүләреннән шулайрак сизелде.
— Куркулары яхшы. Ләкин аларның анда көчләре аз түгел. Ике батальон солдатлары бар. Кораллары да күп.
— Алай булса, ниятегез барып чыгар микән соң?
— Тәвәккәлләргә туры килә. Бөтенләй үк туздыра алырбыз дип әйтүе кыен, ну, безгә алар кулындагы әсирләрне коткарырга кирәк.
— Мин соңгы әсир идем бит инде анда!
— Юк, брат! Син утырган урын бөтенләй башка, үлемгә дучар ителгәннәр арасында утыргансың син! Синең белән булганнарның күбесен атып бетергән алар. Анда тагын бер гади әсирләр төркеме бар әле. Соңгы мәгълүматларга караганда, өч йөзгә якын кеше булырга тиеш. Менә шуларны коткарырга кирәк безгә!
— Монысы — изге теләк. .Монысы өчен тәвәккәлләргә була!
— Булуын булыр инде ул, Миңнулла. Тик беләсеңме нәрсә... Синең планнарың ничегрәк? Кая барырга, ни эшләргә уйлыйсың?
— Мөмкин кадәр тизрәк өязгә кайтырга иде исәп. Кайда югалды 1.кән бу дип аптырап беткәннәрдер.
— Анысы шулай, әйе, көтәләрдер. Ләкин хәзергә анда кайта алмассың әле, дустым. Усының бу ягындагы барлык волостьлар да диярлек дошман кулында. Мин синең исән-сау кайтып җитәреңә ышанмыйм.
— Алайса, ни эшләргә икән соң миңа?
— Мин сиңа Усы өязен дошманнан чистартканчы отрядта калып торырга киңәш итәр идем.
— Мин бит әле тере мәет. Чыкмаган җаным гына бар. Зыяннан башка бернинди файдам тиячәк түгел.
— Ничек кенә тиячәк әле! Мин синең отряд комиссары вазифасын өстеңә алуны телим.
— Комиссарың юкмыни?
— Бар. Бик әйбәт кеше. Ләкин ул — рус. Ә минем отрядның яртысыннан артыгы—татарлар. Бер дә русча белмәгәннәре күп. Кыскасы, миңа татар комиссар кирәк. Син кирәк миңа, Миңнулла!
— Комиссар кеше сугышчыларга һәр яктан үрнәк булып торырга тиеш. Бу хәлемдә мин аларга нинди үрнәк күрсәтә алам?
— Аңлыйм, дустым, хәлең җиңел түгел икәнен бик яхшы аңлыйм. Ләкин мин синнән мылтык тотып атакага баруны таләп итмим. Сугышчыларга совет дәүләтенең сәясәтен һәм. шуңа бәйләп, отряд алдында торган конкрет мәсьәләләрне аңлатып бирсәң — бик җиткән.
— Башкаларга аңлатудан элек, ул бурычларны мин үзем дә юньләп белмим бит әле.
— Ленинның «Барысы да Көнчыгыш фронтка» дигән мәкаләсен укыганың бармы?
— Бар.
— Совет дәүләтен саклап калырга кирәк икәнен, ә аның өчен бөтен эшче-крестьяннар ак бандаларга каршы аяусыз көрәшергә кирәк икәнен беләсеңме?
— Беләм.
— Соң тагын атаңның башы кирәкмени инде сиңа!—диде Александр Семенович әсәрләнеп, һәм бүтән сөйләшеп торырга урын калдырмаслык итеп: — Шушы минуттан үзеңне комиссар дип исәплә! Ә мин хәзер отрядны сафка тездертәм. Сине сугышчыларга тәкъдим итәм дә бераз сөйләшеп алырбыз үзләре белән,—дип чыгып китте... ♦
Башта Александр Семенович икешәр рәт булып сафка баскан һәр g сугышчыны бик җентекләп карап-тикшереп чыкты. Кайберләре янында ч тукталып, исемнәрен әйтеп, хәлләрен сорашты. Кайберләрен мактап з алды. Кайсыларына замечание ясады. Шуннан соң «Вольно!» команда- ® сын бирде дә дүрт биш минут чамасы речь тотты. Аның рече нигездә 5 Миңнуллага бая әйткәнне тулырак итеп, шактый гына «тозлы» сүзләр дә кыстырып сөйләп чыгуга кайтып калды. Аннары ул акларның каба- с хәтлекләре хакында сөйләргә кереште һәм әнә шуның нәтиҗәсе итеп, 2 сугышчыларга Миңнулланың кара көеп, тоташ кутырга әйләнеп беткән аркасын ачып күрсәтте: §
— Монысы гына ничево әле, — диде ул, сүзен дәвам итеп. — Ни ф 1енә булса
да, иптәш Гайсин исән-имин качып котылган әле ул бандитлардан. Ә менә аның белән бергә әсирлектә булган алтмышлап бүтән иптәшләренең барысын атып үтереп бетергәннәр! Алмазда булган бу хәл. Шул ук Алмазда хәзерге моментта нәкъ менә минем белән сезнең шикелле үк совет яклы өч йөзләп кеше аклар кулында тоткында ята. Аларны шулай ук үлем көтә. Хәзерге моментта безнең алда торган иң изге, иң зур бурыч—әнә шул иптәшләрне ак бандалар кулыннан азат итү! Ничек кенә булса да, иртәгәдән дә калмыйча, без менә шушы бурычны үтәп чыгарга тиешбез, иптәшләр! Ә аны үтәү өчен.
Аннары Александр Семенович отряд кайчан һәм кайсы юнәлештән һөҗүм итәргә тиешлеген аңлатып бирде дә:
— Все поняли, товарищи, то, что я вам говорил? — дип сорады4.
— По-о-няли!— дип җавап бирде сафтагылар.
Александр Семенович алгы рәттә торган нык гәүдәле, кап-кара кашлы, кара күзле чибәр генә бер агайны бармак ишарәсе белән үзе янына чакырып китерде дә:
— А ну-ка, Шакирзян, расскажи-ка мне, что ты понял?5 — диде
- Я бит паруски низнает, таварищ камандир,—диде теге.
— Менә күрдеңме инде? — диде Александр Семенович Миңнуллага.— Менә ничек «понятно!» аларга. Мин сөйләгәннең яртысын да аңламады алар. Яле, үзегезнең туган телегездә сөйләп бир әле шуларга!
Миңнулла отряд командиры сөйләгәннәрне тәрҗемә иткәч, йөзләре үк яктырып китте безнең агай-эненең. Миңнулланың «аңладыгызмы» дип сораганын да көтмичә:
— Күптән шушылай чарт ярып әйтеп бирергә кирәгие аны!
— Менә хәзер төшендек, ичмаса!
— Маладис, энекәш, мең яшә!—дип кычкырдылар.
13
Колчин отряды авылдан кичке эңгер төшкәч чыгып китте. Алмаздагы әсирләрне азат итү операциясе иртәгә иртән генә башланырга тиеш булса да, төнлә уңайрак позиция алып, һөҗүмгә барасы урыннар белән әйбәтрәк танышып куярга кирәк, дип Александр Семенович шулай алданрак кузгалуны мәгъкуль күрде.
4 Мим әйткәннәрне барыгыз да аңладыгызмы?
3 Яле, Шакнржан, әйтеп бир әле мина, син нәрсә аңладың?
алкы ПФ НУРУЛЛИН
— Дошманның башын чабармын дип үк вәгъдә итә алмыйм. Ләкин кылыч тотарлык һәм ат өстендә торырлык кына рәтем бар. Мин дә барам!—дип сорап караса да, Александр Семенович Миңнулланы алып бармады.
— Сабыр ит, Миңнулла, өлгерерсең әле. Ә хәзер сиңа дәваланырга һәм бик яхшылап ял итәргә кирәк!—диде дә, отрядның лазаретына үзе илтеп куеп, андагы фельдшерга:—Менә бу иптәш безнең яна комиссарыбыз! Ләкин син аңа комиссар ител түгел, ә гап-гади авыру СУГЫШЧЫ итеп кара. Дәвала. Беркая чыгарма!—дип калдырыл китте.
Лазарет дигәннәре авыл карчыгының алты почмаклы йортының түр ягыннан гыйбарәт иде. Анда ашыгыч кына әтмәлләп куйган биш агач карават булып, туларның өчесендә яралы сугышчылар ята. «Госпиталь» начальнигы — чандыр гына, җитез генә, бик хәтәр итеп ике якка бөтереп җибәрелгән кара мыеклы, өстенә ак халат, башына ак кәпәч кигән һәм кыяфәтенә карап кына ничә яшьтә икәнен һич тә чамаларга мөмкин булмаган Гыйлемдар агай—Миңнулланы кырыс кына каршыласа да, ахырдан гаҗәеп әйбәт кеше булып чыкты. Үзе Оренбургныкы икән. Сугышка кадәр ат фельдшеры булган.
—• Ә хәзер менә атларны гына түгел, кешеләрне дә дәваларга туры килә. Минем врачлык чамалы гына инде, энекәш, —диде ул.
Үзе турында әнә шулай артык зур фикердә булмаса да, эшнең рәтен белә икән. Миңнулланың аркасын ниндидер дарулар белән майлап җибәргән иде — җаннары рәхәтләнеп китте егетнең. Аннары:
— Мә, шушыны йотып җибәр дә төренеп ят!—дип, ясмык кадәр генә бер дару каптырган иде, Миңнулла кичке уннардан алып бер уянусыз иртәнге тугызга кадәр йоклаган.
Александр Семеновичның:
— Миңнулла, тор! Тор инде! — дип аягыннан селкетүенә уянып китте ул. Торып утырырга да өлгермәде, тегесе балаларча куанып, пулеметтан аткандай сиптерергә тотынды:
— Әйткән идемме мин сиңа, отрядтагы татар иптәшләргә мәсьәләне үзегезнең телдә аңлатып бирергә кирәк, шул чакта арысланнардай сугышачак алар дип. Тәки шулай булып чыкты бит! Бүгенге сугышта татар дуслар ут өерде акларны! Морзыев отряды белән бергәләп, сиздермичә генә Алмаз янына ук килеп, иртәнге биштә, акларның рәхәтләнеп йоклаган чакларында «урра!» кычкырып авылга бәреп кердек тә тотындык урырга, тотындык урырга — тегеләр киемнәрен дә рәтләп кияргә өлгерә алмыйча чыгып качарга мәҗбүр булдылар. Ну, мылтыкларын калдырмаган, сволочьлар! Ярый әле. Алмазның көньягына Биктанышов отряды засадага куелган иде. Ну. кызык хәлләр булган соң анда. Аклар Алмаздан чыгып кача башлагач, Бикта- нышовныкылар да эшкә керешмәк булып күтәрелгәннәр икән, тегеләрнең командиры:
— Братцы! Безгә ярдәмгә киләсезме? Әйдә, тизрәк булыгыз, югыйсә, эшләр харап! — дип боларга үзе каршы чыккан.
— Әйе, — дигәннәр аңа, — сезгә ярдәмгә киләбез. Яле, ташлагыз әле коралларыгызны да, күтәрегез әле кулларыгызны! Каршылык күрсәтергә маташудан файда юк, сез — чолганышта!
Ак сволочь — ак сволочь булып кала шул инде. Шунда да солдатларына:
— Бирелмәскә! Ятарга һәм соңгы сулышка кадәр сугышырга! — дип кычкырган теге паразит һәм револьверыннан безнекеләргә атарга тотынган.
Ну, эш алайга киткәч, билгеле инде, Биктанышовныкылар шундук тынсыз иткән тегене. Шунда бер уңайдан каршылык күрсәтергә маташкан солдатларын да хәл иткәннәр.
— Ә әсирләрне коткара алдыгызмы соң? —диде Миңнулла, түзем-сезләнеп.
— Ничек кенә коткардык әле! Берсенә бер кагылырга өлгерә алмый калды аклар. Конюшняның ишеге бикле иде, ачкычын, күрәсең, качканда сакчы үзе белән алып киткәндер. Ишекне үз кулым белән ватып ачтым да:
— Хәзерге минуттан сез ирекле, иптәшләр! Дүрт ягыгыз кыйбла, кая телисез — шунда китә аласыз! Кемнәр коткарды дип сорасалар — Колчин
отряды кызыл гвардиячеләре коткарды диярсез! Шуннан башка без сездән берни дә таләп итмибез!—дидем.
Колчакчылар шул тикле куркытып, өннәрен алып бетергән бичараларлы— әсирләр башта аптырап, ышанмыйча тордылар. Тик каным кызып китеп:
— Ике минут эчендә урамга чыгып тезелмәсәгез — яхшылык көтмәгез! — дип кычкыргач кына, урамга чыгып тезелделәр. Санаткан идем — ике йөз дә илле җиде кеше булып чыкты.
— Бүтәннәрегез кая, сез бит болай гына булырга тиеш түгел идегез? — мин әйтәм.
— Кичә кичтән утыз икебезне каядыр алып киттеләр, — дип җавап бирделәр.
— Ярый, — мин әйтәм, — монысы аңлашылды. Инде хәзер, барыгыз. таралыгыз — сез ирекле!
Ышанасыңмы, Миңнулла, ник берсе урыныннан кузгалып карасын тегеләрнең! «Без беркая да китмибез, китеп тагын аклар кулына эләгәсебез килми! Давай, ал безне үзеңнең отрядыңа, командир?» — диләр.
— Шуннан?
— Шуннан нәрсә? Миңа аларны отрядка алудан ни мәгънә? Үзләре ябык, хәлсез, үзләренең ни юньле киеме, ни коралы юк. Шулай булгач, мин аларны отрядка алып нишлим? Сәяси-тәрбияви яктан чыгып караганда, аларның үз илләренә, үз өйләренә кайтып китүләре отрядта калуларына караганда күп мәртәбә файдалырак бит!
— Сез моны нәрсәне күздә тотып әйтәсез? — диде Миңнулла, тегенең эшне кая таба борганын төшенеп җитмичә.
— Ул әсирләрнең ике йөз иллесе (кайбер авыллардан яки шәһәрләрдән икешәр-өчәр кеше булган дип исәпләгәндә дә) кимендә йөзләп авыл һәм шәһәргә кайтырга тиеш, шулаймы?.. Шулай. Ә кайткач алар аклар турында ничек дип сөйләячәк тә, аларны үлемнән коткарган без кызыллар турында ни дип сөйләячәк? Совет властен яклап, аңа ярдәм итәргә кирәк дип сөйләүче менә дигән агитаторлар булачак бит алар!
— Карале, чыннан да шулай икән ич! — диде Миңнулла тегенең белән килешеп. Аннары сорады:—Соңыннан нишләде ул иптәшләр, кайтып киттеләрме?
— Тәмам интегеп беттем бүген мин алар белән. Сырып алдылар да һаман отрядыңа яз да, отрядыңа яз, диләр. Берсе-бер китәргә теләми. Нишләргә хәзер? Уйладым-уйладым да тегеләрне ике рәткә тезеп, яшьрәк-егәрлерәкләрен, безнең авыр шартларда да бирешмичә сугыша алырдайларын сайлап алдым. Утыз тугыз кеше булды андыйлары. Ә калганнарына, гафу итегез, иптәшләр, башкаларыгызны алырга һич тә мөмкинлегем юк, дидем. Шуннан соң да күбесе китәргә теләмичә, мине генә ал да, мине генә ал инде, диешеп торалар иде әле. Ну, бәхеткә каршы, шул чакта отрядның бер отделениесендәге егетләр дош-манның биш олавын эләктереп алып килделәр, йөкләрен чишеп карасак, берсендә безгә әҗәл даруыдай кирәкле патроннар, ике йөге — пешкән икмәк, ә калган ике йөгендә өр-яңа солдат мундирлары белән солдат ботинкалары! Үзең беләсең, минем отряд егетләренең
ВАК Ы ПФ НУРУЛЛИН ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК ф
киемнәре алай зарланырлык түгел. Ә артык әйбер төяп йөрүнең безнең ише күчмә халыкка шулай ук хажәте юк. Шуңа күрә тоттым да киемнәрне әлеге әсирлектән котылган кешеләргә өләшергә куштым.
— Барысына да җиттеме?
— Гимнастеркалары белән чалбарлары җитте, хәтта азрак артып та калды әле. Тик ботинкалары гына җитеп бетмәде. «Ну, анысы өчен бигайбә инде, иптәшләр, — дидем мин аларга. — Заказ биреп кайтарткан әйберләр түгел. Ә хәзергә сау булыгыз! Исән-имин генә өйләрегезгә кайтып җитүегезне телим! Отрядыңа алмадың, дошманнарны кыйный алмый калабыз инде дип бер дә борчылмагыз. Совет властеның дошманнары тылда да, кызганычка каршы, җитәрлек әле, шулар белән көрәшегез!» — дидем. Аннары, юлыгызга булыр дип, теге ике олау икмәкне бүлеп бирдерттем. Тик шуннан ары гына таралыш-тылар.
— Кызганыч, мин шуларның берсен дә күрә алмыйча калдым бит, — диде Миңнулла, үзенең авыру булуына үкенеп.
— Анысы, әйе, чыннан да кызганыч, — диде Александр Семенович, аның белән килешкәндәй итеп. — Ә шулай да бу җиңүне җиңел аягың белән син алып килдең безгә! Моңарчы күпме бәрелешләрдә- булып, бу кадәр зур уңышка ирешкәнебез юк иде әле. Ә үзең катнаша алмаганга артык хафаланма. Дошманның тиз генә бирелергә исәбе юк әле анда. Киресенчә, һаман совет властен кысрыклап килүен дәвам итә. Сугышырга өлгерерсең.
Икенче бүлек
1
Ләкин Миңнуллага ныклап торып сугышырга язмаган икән. Ул — егерме өч тәүлек буена дошман кулында, типке астында яшәгәндә бирешмәгән кеше — Колчин отрядында комиссар вазифасын үти башлагач, тәнендәге җәрәхәтләре инде төзәлеп килүгә һәм ашау яклары да арулануга карамастан, көннән-көн ябыга, хәлсезләнә барды. Ә иң яманы шул: еш кына кан төкерә башлады. Бу, әлбәттә, Кошкарев белән «дустанә сөйләшүләр», таш амбарның җир идәнендә тәүлекләр- буе һушсыз ятулар нәтиҗәсе иде. Моның шулай икәнлеген Миңнулла үзе дә яхшы белә. Ләкин ул, Колчин, бу егет сугыштан шүрли икән, тылга китәсе килә икән моның, шуңа авыру булып кылана дип уйламасын өчен, сер бирмәскә, сәламәт булып күренергә тырыша иде. Шулай ул дошман белән бәрелештә бер катнашты, ике катнашты, өч катнашты. Ихтимал, әле алга таба да шулай дәвам иткән булыр иде,, ләкин бер көнне Колчин аны «җинаять» өстендә тотты.
Шактый озак тартышканнан соң, ниһаять, унбер генә йортлы бер авылны аклардан азат итеп, шунда ялга туктаганнар иде. Мондый киеренке вакыйгалардан соң хәле тагын да кыенлашасын белеп, Миңнулла фатирга ялгыз гына урнашты. Азрак ял итеп алырга дип яткан гына иде, Колчинның адъютанты килеп керде:
— Әйдә, иптәш комиссар, Александр Семенович минуты белән килеп җитәргә кушты!
Акларның бер мичкә самогонын кулга төшергәннәр икән. Колчин азрак татып та караган иде булса кирәк, болай да түгәрәк тулы йөзе тагын да тулышып, алсуланып киткән. Миңнулланы да килеп керү белән кыстый башлады. Нишләсен, ул да азрак авыз итеп куйды. Ләкин кызмача кешедән тиз генә котылып буламыни?
— Шушы стаканыадагыны бетереп куймасан, мин синең белән бүтән сөйләшмим дә! Атакага барганда алда идең бит, шулай булгач, монысын да ялт иттереп куярга тиеш син! — дип, чәер урынына ябышты теге.
Бәлки командир хаклыдыр, бәлки авыруыма сихәте тияр, дип Миңнулла да тәвәккәлләгән иде, шундук күңеле болганып, укшыта башлады. Миңнулла тиз генә ишегалдына чыкты һәм гөрләтеп кан косып җибәрде. Ул арада Александр Семенович та чыгып җитте һәм, егетнең хәлен күреп, исе китеп торды. Аннар!ы әйтте:
— Син, Миңнулла, минем үзем өчен дә, отряд өчен дә бик кадерле, ифрат дәрәҗәдә кирәкле кеше! Отрядка син килгәч, ярты кайгым беткән нде минем. Халыкны ышандырып, ялкынлы итеп сөйли аласың. Сүз белән генә түгел, сугыш вакытында да үрнәк күрсәтәсең аларга. Ләкин, шулай булса да, мин сине менә шушы минуттан комиссарлыктан азат итәргә тиеш булам, кадерлем. Хәлең бик шәптән түгел икәнлеген мин моңарчы да сизенә идем. Әмма үтәр әле дип уйлый идем. Ә синең эшләр әнә кая ук барып җиткән икән! Тыныч җирдә, урынга ятып дәваланырга кирәк сиңа, егет!
Миңнулла, зыян юк, үтәр, эчкәннеке генәдер бу, сез мине бөтенләй үк сызып ташларга җыенмагыз әле, Александр Семенович, дип караса да, Колчин эшне бик кызу тотты:
— Мин коммунист, иптәш Гайсин, күрә торып кешене үлемгә дучар итәргә минем хакым юк!—диде дә, ун кешелек атлы отряд биреп, Миңнулланы икенче көнне үк Усыга озаттырып куйдыртты.
2
Эш сәгате инде күптән чыккан булса да, өяз башкарма комитеты председателе Емельян Петрович Колегов кайтып китмәгән иде әле.
— Ниһаять, кайттыңмы, иптәш Гайсин! — диде ул куанып.— Сине эзләтә-эзләтә чәчләр агарып бетә язган иде инде монда! Берсе әйтә исәндер ул, ди. Икенчесе әйтә, үтергәннәр аны Воскресенскида, үтергәннәрен үз күзләре
белән күрүчеләр булган, ди... Әйдә, әйдә, якынрак килеп утыр да сөйлә әле: кайларда булдың, ниләр күрдең, ничек исән калдың?...
— Ярый, ничек булса да булган, иң мөһиме шул — үзең исән-сау әйләнеп кайткансың!—диде ул, Миңнулла аңа башыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәч. — Ну, шулай да мин бер нәрсәне һич тә аңлый алмыйм: теге чакта я Карый, я Ашап волкомыннан отряд алмыйча, нигә башта Барсайга ялгыз гына барасы иттең син?
— Волкомга караган авыллардагы хәлләрне үз күзем белән күреп кайтмак булган идем, Емельян Петрович.
— Юк, минемчә, син нәрсәнедер яшерәсең монда! Күзеңнән күреп торам — яшерәсең!
Эшләр болайга киткәч, Миңнулла серне ачарга, Зәйнәп турында сөйләп бирергә мәҗбүр булды.
— Менә монысына мин ышанам! — диде Емельян Петрович.— Үзем дә шундыйрак бер нәрсә түгел микән дип уйлаган идем аны. Эх, егет-егет! Яратам дип, хатын-кыз артыннан йөри торган заманмы соң хәзер? Ил күләмендә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә буржуйларга каршы иң кискен көрәш барган хәзерге вакытта гына түгел, тыныч заманнарда да менә дигән ир-атлар харап булган лабаса шул мәхәббәт дигән чир аркасында. Хатын-кызның итәге киң аның, энем, аңа барысы да сыя. Тарихка гына күз сал азрак, күпме сугышларның башы шул хатын-кызларга барып тоташа! Күпме байлык туздырылган, күпме халык кырылган, күпме балалар ятим калдырылган, күпме
ВАКЫЙФ НУРУЛЛ II II ф ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕК ф
патшалар тәхетләреннән колак каккан шул ярату дип атала торган йөгәнсез хис аркасында! Инде килеп, менә син... Шулай башсызланып йөрергә ярыймы соң инде синең шикелле җаваплы эштә эшли торган кешегә! У ком председателе урынбасары лабаса син, Гайсин!
Рәхмәт көтмәгән иде Миңнулла. Ләкин бу агай мәсьәләне болай тирәнгә алып кереп, тарихка һәм сәясәткә үк китереп терәр дип тә уйламаган иде. Шулай да бирешергә теләмәде.
— Тарихта сез әйткәннәрнең киресен раслый торган мисаллар да аз түгел, Емельян Петрович.
— Мәсәлән?
— Мәсәлән, теге сез әйткән зиннәтле сарайларның жимертелүе генә түгел, салдырылуы да шул ук мәхәббәт дигән нәрсә белән бәйләнгән бит. Аларның күбесе хатын-кызлар хөрмәтенә, хатын-кызлар истәлегенә яки шуларга атап салынган!
Миңнулланың бу җавабына каршы куярлык дәлиле юк иде булса кирәк, Емельян Петрович нервланып ишекле-түрле йөренеп алды һәм, ныклап ук ачулана башлап:
— Син, егет, мине андый юк-бар белән бутарга маташма!—диде. — Үзең уйлап кара азрак: күпме көч, күпме кан түгеп яулап алынган революция язмышы кыл өстендә торган хәзерге вакытта башкалар да, менә шушылай синең кебек, дөньяларын онытып, яраткан кызы артыннан чаба башласа һәм дошман кулына синең кебек барып каба башласа — кая китәр ул аннары? Кем сугышыр ул дошманга каршы, кем саклап калыр совет властен?
— Ярар ла инде, Емельян Петрович, очраклы гына килеп чыккач бер нәрсәдән әллә нинди зур нәтиҗәләр ясамагыз, зинһар. Сүз дә юк, мин гаепле. Гаебемне таныйм һәм кичерүегезне сорыйм. Ләкин шунысын да әйтми кала алмыйм: әгәр әнә шул Барсай кызын яратмаган булсам, аклар шул тамаша кыйнаганда мин, ихтимал, түзә алмаган булыр идем!
— Я, рабби!—диде Емельян Петрович, аптырап. — Ул әле һаман бер нәрсә дә аңламаган икән! Ну, егет, әгәр бүтән чакта шушылай сөйләнеп утырсаң, билләһи дип әйтәм, минут та тотмыйча берәр атнага каталажкага ябар идем мин сине! Кызганычка каршы, вакыты андый түгел. Син миңа менә болай (ул муенына баш бармагы белән аркылы сызып күрсәтте) кирәк хәзер! Шуңа гына кичерәм мин сине. Ә хәзер, давай, конкрет эшкә күчик...
Емелыян Петрович өяз башкарма комитеты аппаратларындагы хәлләрне аңлатып бирде. Миңнулла «командировкада» йөргән арада анда да шактый үзгәрешләр булган икән. Кайбер иптәшләр үзләре теләп фронтка киткән. Кайберләрен эшләрен тиешенчә алып бара алмаганга азат иткәннәр. Ә берсе теге сатлык җан Михайлов белән аклар ягына сызган.
— Шулай да хәзер эшләр ярыйсы инде, — диде Емельян Петрович.— Тик менә үземә урынбасар итеп куярлык кешене генә таба алмыйча йөри идем әле. Синең кайтып төшүең бик тә яхшы булды. Давай, иртәгәдән үк шул постка җигел дә йөкне бергәләп тарта башларбыз!
— Андый эшне эшләрлек хәлем булса, Колчин отрядыннан да китәсе түгел идем мин. Сәламәтлекнең рәте китебрәк тора шул, Емельян Петрович. Кимендә ун-унбиш көн ял кирәк миңа. Шуңа күрә үзебезнең авылга кайтырга да әти-әни тәрбиясендә булып, азрак рәткә кереп килергә иде исәп.
Петрович, күңелсезләнеп китеп, берәр минут чамасы уйланып торды да:
— Революция язмышы хәл ителгән бу көннәрдә безнең җиңүие те-
-ләгән бер генә кеше дә авырырга тиеш түгел!—диде.— Ә коммунист кеше, иптәш Гайсин, бигрәк тә!
— Барысын да бик яхшы аңлыйм, Емельян Петрович. Ләкин сез дә мине аңлагыз: хәлем әйбәт түгел минем.
Өстәлдә яткан кызыл йолдызлы фуражкасына карап, Петрович кавым уйланып утырды. Аннары кинәт кенә дәртләнеп китеп:
— Яхшы,— диде.— Алайса, син дигәнчә эшлибез. Урынбасар мәсь- g әләсен хәзергә ачык калдырып торабыз. Ә син иртәгә үк үзеңнең 5 Карыеңа кайтып китәсең. Шунда ял итәрсең, дәваланырсың. Ләкин шул = ук вакытта кайбер эшләр белән дә шөгыльләнергә туры килер. Мәле, х тот әле кулыңа каләм белән кәгазь дә язып бар әле ниләр эшләргә g кирәк булачагын. Башладык: а) Карый волостена караган авылларда £ партия ячейкалары төзергә; б) җирле халыктан кызыл гвардиячеләр с отрядлары оештырырга; в) волость хәрби комиссариаты төзергә; = т) фронтка кешеләр мобилизацияләүне оештырырга; д) комбедларга = продналог җыюда ярдәм итәргә. Булдымы?
— Булуын булды да, Емельян Петрович, ләкин мин боларның... — ♦ дип Миңнулла авыз ача башлаган иде дә тегесе: х
— Ярый, Гайсин, иртәгә бәйрәм түгел, кайтыйк инде,— дип, сүз - •озайтып торырга юл куймады һәм: — Сау бул! Ә иртәгә секретарь кил- е; гәч, мин сиңа вәкаләт мандаты яздыртып бирермен,— диде дә, кайда >* тукталдың, кереп кунар җирең бармы, дип сорарга да онытып, кайтып >, китте. х
Миңнулла исә кичкырын кеше борчып йөрергә арусынмады, өяз кы- ө зыл гвардиячеләр отряды штабына барып кунды.
3 а
Карый волкомында хәлләр шәптән түгел икәнлеген Емельян Петрович сүзләреннән үк сизенгән иде Миңнулла. Әмма андагы эшләр ул көткәнгә караганда күп мәртәбә мөшкелрәк булып чыкты.
Теге чактагы шикелле көтелмәгән күңелсезлекләргә юлыгып, тагын ■әти-әнине күрми калмагаем дип, Миңнулла бу юлы Карыйга, туп-туры •өйләренә кайтып керде. Әтисе дә, әнисе дә өйдә иделәр. Әтисе, гадәтенчә, бер дә алай исе китмичә генә каршы алды:
— Син дә исән икәнсең әле, улым, нихәл?—дип кул биреп күреште дә, эше шуның белән беткәнгә санап, шыпырт кына сәкегә барып утырды. Ә менә әнисе, бичара, ни эшләргә дә белмәде инде! Башта:
— Әй, балакаем, әй, җан кисәгем, исән икәнсең ләбаса! Исәннәр генә икәнсең, күз нурым! Сине Бугурутскига апкитеп атып үтергәннәр, имеш, дип котларыбызны алып бетергәннәрне бит безнең! —дип, дөньядагы бар кешенекеннән дә йомшак җылы куллары белән Миңнулланың битләрен, киемнәрен сыпыра-сыпыра сөенеченнән бер елап алды. — Кайларда гына булдың, ниләр эшләттеләр сине, бала: коры сөяк белән тирегә генә калгансың ич! Кай җиркәйләрең авырта? Бигрәкләр бетерешкәнсең бит! — дип, кайгырып, икенче тапкыр елады. Шуннан соң. әй, үзем дә инде, онытылып утырам икән, каяле, чәй куеп җибәрим әле дип, самаварга тотынды. Үзе шунда, эш арасында, Миңнулланың кайларда булганын инәсеннән җебенә хәтле сораштырырга да онытмады. Аннары үзләрендә булган хәлләрне сөйләргә кереште:
— Алланың каһәресе генә төшсен инде, улым, акларына да, байларына да. Шулар болгата бөтен дөньяны Менә әле атна-ун көн элек кенә безнең дә котларыбызны алып, тәңкәләребезгә тиеп беттеләр. Теге Чирканды мулласының малае Хәйрулла дигән нәрсә җиде төн уртасында дүрт мылтыклы кеше ияртеп керде дә, бер каммуныңның башына җиттек, икенче каммуның кая, дип Зәйнулланы таптырырга тотынды. Ярый
әле, шуннан ике көн алдан гына абыең фрунтка язылып китеп барга- ные. Мин тегеләргә, кайда икәнен белмим, сугышка алып киттеләр аны, дигәч, әлеге шул Хәйрулла дигәне, әһә, анысы да сәвитләрне яклап сугышырга киттемени дип, тешләрен ыржайтып килеп, яңагыма чапты. Аннары, ■малайларыңның байларны талап җыйган алтыны кая. дипдутт- русларга тотынды. Безнең өйгә андый нәрсәнең кергәне дә жук. нахак сүз сөйләп гөнаһлы булма, дигәч, малайларың гына түгел, син үзең дә камунист, ахры, җен карчыгы, дип җелегемә тиде. Аннары бер сарыгыбызны суйдылар да итен үзләре белән альт киттеләр. Иөрәк-бавырыи да калдырмадылар.
— Абыйга ник бәйләнә соң алар, әни? Коммунист түгел иде бит ул.
— Камунист булды шул инде ул да. Сине үтергәннәр дип ишеткәч, аның урынына үзем калам, дип камунист булганые. һәй, улым, безнең Карыйдагы хәлләрне белсәң син!
— Ниләр булды тагын, әни?
— Ярар, сөйләп кенә бетерә торган түгел ул. Вулкумга баргач, үзең күрерсең, тикшерерсең әле. Әйдә, дөнья хәлләрен куеп торып, һәйбәтләп бер чәй эчик әле башта. Синең өчен кайгырып инде кайчаннан бирле җүнләп чәй дә эчкәнем җугые.
4
Миңнулла волком бинасына барып кергәндә барлык бүлмәләр дә шыр ачык һәм буш, тик ишегенә «председатель» дип язганында гына сакалын ялт иттереп кырган, башына колакчын бүрек кигән бер агай, дөньясын онытып газетага текәлеп, өстәл янында утыра иде. Миңнулла кергәнне әллә сизмәде, әллә сизмәгәнгә салышты — күтәрелеп тә карамады. Тик Миңнулла юри каты итеп икенче тапкыр сәлам биргәч кенә, ниһаять:
— Безнең хәлләр ничава. Әмма моңарчы безгә ишек шакып керә торганнарые!—диде. Ләкин Миңнулланың комиссарлар кия торган к\н тужуркадан, бил каешына наган тагылган икәнен күргәч, кинәт йомшара төшеп:—Әйдә, түргә уз! Сине кем дип белик, кайдан килеш? — дип тезеп китте. Урыныннан торып, өстендәге брезент кожанын рәтләгәндәй итте. Кожан эченнән пинжәк кигән, пинжәген каеш белән буган һәм шул каешына кылыч тагылган иде. «Волком дежурные булса кирәк» дип уйлап алды Миңнулла.
— Мин шушы авыл егете. Өяздән килдем. Исемем — Миңнулла. Фамилиям — Гайсин. Ә сез үзегез кем буласыз?
— Безме?.. Кая, дукумитыңны күрсәт әле, энекәш?
Миңнулла үзенең Карый волостена өяз вәкиле буларак, андагы эшләрнең торышын тикшерергә җибәрелүен, кирәк булган очракта хәтта волком составын үзгәртергә дә вәкаләте булуын раслаган мандатын сузды.
— Рәхим итегез!
Агай бик зур дикъкать белән, ләкин хәрефләрне йөзтүбән тотып «укый» башлады. «Шыр надан, ахрысы!—дип уйлап алды Миңнулла.— Кем икән соң бу?»
— Тәк,— диде агай, мандатны «укып» чыккач.— Пунятны. Зна- чыт, уязни кәмиттән килгән иптәш буласың икән? Бик хуп, бик хуп, әйдә, түргә уз! Зерә дә кирәк чакта, зерә дә вакытында килеп төштең бит әле син! Этү безнең эшләрнең рәте-чираты китеп, эт — баш, сыер — аякка әйләнеп барадырые монда. Фамилияңне ничек дигәннең әле?
— Гайсин. Ә сез үзегез кем буласыз соң?
— Безме? Без, иптәш Гайсин, шушы Карый авылыныкы Сабитов "Сәгыйдулла булырбыз.
— Мин сезне нигәдәр белмим, Сәгыйдулла агай?
— Белмәвең гаҗәп түгел, беләм дисәң гаҗәп булырые. Күп еллар читтә йөргән кеше мин. Кайтуыма ике ай да тулмаган әле.
— Кайда идегез?
— Баку якларында. Нефте эшендә чиләндем.
— Нигә кайтасы иттегез соң?
— Туган илемне сагынып кайттым.
— Ә волкомда кем булып эшлисез?
— Кучер булып эшләгәнием. Ну, пука вулкум персидәтеле урынында эшләп торырга туры килә әле.
— Ә председатель үзе кайда?
— Аклар ягына сызды ул.
— Кайдан беләсез? Сезгә әйтеп киттемени кая барасын?
— Әйе. Мине дә үзе белән китәргә кыстаганые. Ну мин бармадым.
— Нишләп?
— Какуй интирис миңа симияне, бала-чагаларны ташлап, әллә кемнәргә ияреп йөрергә? Болай да өч ел чегән тормышында яшәттем инде ул бичараларны.
— Кем иде соң ул председатель?..
Сораша торгач, Миңнуллага менә нәрсәләр мәгълүм булды: июль ахырларында советка каршы элементлар Карыйда да фетнә күтәргәннәр дә элекке волком председателен атып үтергәннәр икән. Волком членнарыннан өч кешене кулга алып, каядыр озатканнар. Өяздән отряд китереп ул фетнәне бастыргач, волком аппаратын яңадан оештырырга туры килгән. Әмма әлеге шул контрларның тырышлыгы белән аның составына күбесе советка каршы кешеләр кертелгән. Председатель итеп билгеләнгән Шәйхелислам Шәйхетдинов белән секретарь итеп билгеләнгән Гарифулла Таҗиевлар. эшли башлауларының беренче көннәреннән үк контрлар коткысына бирелеп, шулар мәнфәгатен кай-гырта башлаганнар. Ә менә хәзер, бу якларга кызыл гаскәрләр якынлашып, тегеләрнең артларына су керә башлагач, волком эшен ташлап, төннәләтеп аклар ягына сыптырганнар. Волость идарәсе комиссары шулай ук аларга ияреп тайган. Менә шул хәлләрдән соң, бөтенләй үк хуҗасыз булып тормасын дип, волком председателе вазифасын Сәгыйдулла агай үз өстенә алган да кулыннан килгәнчә эш итеп торган көне икән.
— Сез партия членымы?
— Түгел. Теләктәш ләкин Партиягә дә керергә исәп бар иде дә, укый-яза белмисең дип, алмадылар
— Минем мандатны укыдыгыз бит.
— Мин болай гына, фурмысы килсен өчен генә укыган атлы ■булдым.
— Председательлек итү читен түгелме соң?
— Бу заманда кемгә җиңел инде ул, энекәш. Кыен булса да түзәргә туры килә.
— Кайчаннан бирле председатель инде?
— Бүген атна була.
— Ниләр эшләдегез шул бер атнада?
— Шәйхеттинев заманында, фронтка кешеләр җыйнап җибәрергә кушып, өяздән кәгазь килгәнне. Авылларга шул хакта күрсәтмәләр җибәрдем. Аннары авыл ярлылары кәмитетләренә прутналук җыярга кушып хәбәр иттердем.
— Ничек соң, үтиләрме күрсәтмәләрегезне?
— Бик алай ашкынып тормыйлар шул үтәргә. Бер кеше дә, бер юлау икмәк тә җибәргәннәре юк. Миннән һаман сорашасың да сора
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН ф яшьнәп тгкән ЯШЬЛЕК
шасын. үзеңнән дә сорыйм әле: син үзең нинди эш белән чыккан кеше соң? Әллә шул прутналук белән мибилизацня буенча йөрүме? *
— Алар белән дә кызыксынам. Эшлисе эшләр күп иде, Сәгыйдулла агай, ләкин сезнең монда кайдан башларга да аптырабрак калдым әле.
— Әгәр син безгә ярдәм итеп, безнең эшне юлга салырга дисең икән, иң башта син минем автарититны күтәрү чарасын уйла. Иң башта Карый халкы да, вулыс авылларындагы халык та мине персидәтел итеп танырга тиеш! Югыйсә, минем белән исәпләшергә теләмиләр. Бүтәннәре турында әйтеп тә тормыйм инде, хәтта хатынга тикле, синнән персидәтел чыкканчы кызыл кар явар, шайтан да кушмаганга йөрмә куштаннанып, дип нирбыга тия. Менә шуның авызын томалар өчен дә, бүтәннәрне ышандырыр өчен дә миңа бик һәйбәт кенә пичәт кирәк булыр.
— Волкомның печәте булгандыр ич. Кая соң ул?
— Кая булсын, әлеге шул Шәйхеттинев апкнткән инде. Син мине тыңлап бетер әле. Аннары килеп, вулкумда палитаттил, зиматтил, прутаттил вә һәм шуның ише башка аттиллар да булырга тиешле бит инде. Шуларны да тергезеп җибәрергә туры килер.
— Алары шулай. Ләкин, укый-яза белмәгәч, председатель булып эшли алырсыз микән соң, агай? Бик мәшәкатьле эш бит ул.
— Камунист түгел дип кенә әйтмәсәң, анысы өчен хафаланма, энекәш. Башы эшләп, сиклитары әйбәт булган нәчәнниккә уку-язуны белүнең алай артык кирәге юк аның. Дукумитларга кул куя белсә — шул җиткән.
— Ә секретарь итеп кемне алмак буласыз соң?
— Алып торасы юк, эшли инде ул.
— Кем ул, кайда?
— Үземнең малай. Йомыш белән бер җиргә генә җибәргәнием әле.
— Русча укый-яза да беләме?
— Әйе.
— Кайда укыган иде соң ул?
— Кайда дип, алай мәптекләргә йөреп үк укыганы булмады булуын. Тегендә, нифте чыгара торган җирдә, урысы-татары бергә яшиде- рие. Урыс малайларыннан өйрәнгән инде шунда.
— Ничә яшьтә улыгыз?
— Озакламый унҗидегә чыга.
«Миннән бер генә яшькә кече икән,— дип уйлап куйды Миңнулла — Чыннан да укый-яза белсә һәм терерәк булса, берәр эшкә тартырга кирәк булыр үзен».
— Волиомыгызның хуҗалары качып киткәнен өязгә нигә шушы- ңарчы хәбәр итмәдегез, Сәгыйдулла агай?
— Башта үзеңә бер сорау бирим әле, энекәш: син безгә ялгызың гына килдеңме, әллә әтрәт беләнме?
— Отряд белән.
— Туты шул менә! Ярый әле, әтрәт алып чыгарга акылың җиткән. Бер үзең генә чыккан булсаң, минем белән менә шушылай итеп төпченеп тора алмаган булырыең.
— Нишләп?
— Ялгыз юлга чыгулар бик хәвефлегә әйләнеп китте бу араларда. Әле кичәгенәк кенә Усыга барырга дип кузгалган ике кешенең башына җиткән контрлар. Кешеләре кемнәр диген әле син аның: алтмышка җиткән бер карчык та алты-жиде яшендәге бер сабый бала бит!
Ахыры киләсе санда.