Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ДОКУМЕНТ РАСЛЫЙ


Белоруссия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты каршындагы партия тарихы институты, КПСС Үзәк Комитеты каршында марксизм-ленинизм институтының Белоруссия филиалы, БССР Фәннәр академиясенең тарих институты һәм «Беларусь» нәшрияты «Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссиядә бөтен халык партизаннар хәрәкәте» (1942 елның июне-1944 елның июле) дигән өч томлык документлар һәм материаллар җыентыгы бастырып чыгарды Бу җыентыкның беренче китабында Муса Җәлил җитәкләгән яшерен патриотик оешма зшчәнлеге нәтиҗәсендә партизаннар ягына чыккан «Идел-Урал» легионы батальоны турындагы документ та бар. Түбәндә без шул документны укучыларга тәкъдим итәбез.
* Вл, Огиев. Поэзия һәм заман «Советский писатель». 1961 ел. 292 бит. Радом шәһәре тирәсендә һәм Едмино (?) 1 авылында «Идел-Урал» татар легионнары батальонында фашистлар безнең хәрби әсирләр белән 4 ай дәвамында өйрәнүләр оештыралар.
Формирование вакытында аларның партизаннарга каршы сугышка китәргә тиешлекләре билгеле була. 825 нче батальон врачы иптәш Жуков, фельдшер иптәш Таҗиев һәм штаб ротасының хуҗалык взводы командиры Рахимов личный составның партизаннар ягына чыгуын әзерләү буенча төп җитәкчеләр булалар.
Формирование вакытында, инде ул бетеп килгәндә, барлык личный составка тулысыңча немец формасы киендерелә, аннан соң немец анты бирергә мәҗбүр итәләр. Ант кабул иткәннән соң, аларны немец гражданнары итеп исәплиләр. Хәрби әзерлек буенча тактик һәм теоретик занятиеләрне немецлар күзәтүе астында туры- дан-туры безнең комсостав уздыра.
Хәрби әсир булган командирдан тыш, һәр ротага, киңәшче сыйфатында, тагын немец та командалык итә. Рота командирының һәр кылган чарасы мәҗбүри тәртиптә киңәшче белән килешеп эшләнергә тиеш була. Ә взводларда хәрби әсир булган взвод командирыннан тыш шулай ук немец вәкилләре күзәтчелек итә. Алар инструкторлар дип йөртеләләр.
Батальон партизаннарга каршы җибәрелер алдыннан Едмино (?) авылына Берлиннан доклад ясар өчен профессор килә. Аның фамилиясе билгесез. Доклад чит телдә ясала. Докладчы легион әсирләрне большевикларны юк итәргә чакыра, Гитлер- ның «Татар дәүләте» булдыруы, «яңа гүзәл тормыш» тудырачагы турында сөйли.
1943 елның 14 февралендә эшелонга төяләләр һәм партизаннарга каршы көрәшү өчен Витебск шәһәренә җибәрелүләре билгеле була. Витебскига 18 февральдә төнлә килеп җитәләр, вагоннардан төшәләр дә Сураж юлы белән Белыновичи авылына юнәләләр, аннары Көнбатыш Двина елгасының сул ярындагы Гралево авылына борылалар. Көнбатыш Двина елгасы буендагы казаклар частен (номеры билгесез) алыштырып, 1943 елның 21 февралендә оборонага урнашалар. 1943 елның 21 февралендә Бирюлин җитәкчелегендәге партизаннар бригадасы белән элемтәгә керәләр һәм 1943 елның 22 февралендә 23 сәгатьтә партизаннар ягына күчәргә сөйләшәләр. 1943 елның 22 февралендә 22 сәгатьтә штаб ротасы командиры Хөсәен Мөхәммөтовка (1916 елда туган, ВКП(б) членлыгына кандидат, сугышка кадәр кадровый армиядә Көнбатыш Украинадагы Иске Самбар шәһәрендә 579 нчы АБ да кече лейтенант булып хезмәт иткән) безнең якка күчүне оештыручы җитәкчеләр Жуков, Таҗиев һәм Рахимов иптәшләрнең фашистлар тарафыннан кулга алынуын әйтәләр. Бер минут та кичекмәстән, иптәш Мөхәммәтов партизаннар ягына күчүне җитәкләү инициативасын үз кулына ала. Шунда ук ул үз ротасының взвод командиры Галиев Гаригә немец штабын юк итәргә боерык бирә. Бу боерык үтәлә. Шул ук вакытта башка роталарга да хәбәр ителә. Бары тик 2 нче ротаның еракка урнашкан 2 взводына гына хәбәр | җибәрергә мөмкин булмый.
60:—70 кешедән торган немец командованиесен юк иткәннән соң, безнең якка күчү башлана. Ул 1943 елның 23 февралендә 14 сәгатькә кадәр бара.
Партизаннар ягына 45 миллиметрлы өч туп, 100 гә якын кул пулеметы, 1 станоклы пулемет, 550 гә якын винтовка, патроннар, атлар һ. б. лар белән 930 кеше күчте.
Алар башлыча Захаров һәм Бирюлин бригадаларына бүленде.
Белоруссия КП(б) Витебск өлкә комитеты җаваплы оештыручысы К И. Шемялинсның БКП(б) Витебск өлкә комитеты секретаре И. Л. Стуловка <Идел-Урал» татар легионнарындагы 825 нче батальонның 1943 ел, 23 февральдә партизаннар ягына чыгуы турындагы хәбәре (К.ПБ Үзәк К