УЛ ЛЕГЕНДА БУЛЫП КАЙТТЫ
Гомерем минем монлы бер җыр иде. Үлемем дә яңгырар җыр булып.
М. Жәлил.
1929 ел иде. Август аеның соңгы көннәре. Мин Мәскәүнең Варварка урамы буйлап барам. Кулымда—кыршылып беткән студент чемоданы.
Күптән түгел генә югары әдәби курслар ябылды. Ә мин шунда укыган идем. Шуннан мине Мәскәүнең 1 нче дәүләт университетына кабул иттеләр һәм университетның тулай торагында урын бирделәр. Тулай торак Варварка урамының 7 нче йортында иде. Хәзер бу урам Разин исемен йөртә. Ә тулай торак булган йортка Коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм башка учреждениеләр урнашкан. Ә каршысында—«Россия» гостиницасы.
Дүрт катлы йортның коңгырт төстәге зур ишеге алдына килеп туктыйм. Баскычтан югары күтәреләм. Караңгы коридор буйлап бик күп ишекләр яныннан үтеп, тулай то
ракның комендантын табам. Комендант мине тулай торактагы бүлмәләрнең берсенә урнаштыра.
Бүлмәдә бер генә егет. Ул өстәл янына утырган. Ниндидер китап укый. Исәнләшәм дә кайсы койканың буш булуы турында сорыйм. Бүлмә эченә күэ салам. Бүлмә зур түгел, квадрат формасында. Стена буйлап дүрт койка тезелеп киткән, араларында— тумбочка. Тумбочкалар өстенә китаплар, дәфтәрләр өелгән, кайберләрендә — стакан- ф нар, чынаяк чокырлары. Бүлмә уртасында—зур өстәл, өстәл янында—берничә < урындык.
Егет белән танышабыз. Ул Кубаньнан килгән, исем-фамилиясе—Миша Егоров, хи- j- кәяләр яза. Бу бүлмәдә әдәбият факультеты студентлары гына тора икән
— Шагыйрьләр бармы соң монда? 2
— Бар,—ди Егоров.—Менә бу Долинин койкасы. Аның инде Мәскәүгә килгәнче үк g кечкенә генә китабы чыккан булган. Ә монысы—Евсеевныкы. Ул да башлап язучы ша- — гыйрь. Китаплары юк әле, шулай да журналларда басылгалый. Ә менә ишек янындагы Z койка—татар шагыйре Җәлилнеке, исеме Муса.
...Бу көннәрдән соң инде ярты гасырга якын вакыт үтте. Ул вакытта Совет иле S күптән түгел генә үзенең беренче ун еллыгын үткәргән, тирә-як революция романтикасы белән тулы, сәнгатькә, әдәбиятка эшче һәм крестьян яшьләре килгән заман иде. _ Беренче курс студентлары, философия тәгъбирләрен аннан-моннан отып алып, бик кискен бәхәсләшәләр, бер-берсенә «идеалист», «Кант иярчене», «метафизик», «эмпе- рик» һәм башка кушаматлар тагалар, «диалектик метод», «форма һәм эчтәлекнең бердәмлеге», «чагыштыру теориясе», «каршылыклар бердәмлеге» һ. б. тәгъбирләрне— гәрчә алар турында бик сай фикер йөртсәләр дә—еш кулланалар иде. Башлап язучы прозаиклар һәм шагыйрьләр шул вакыттагы РАПП, леф, конструктивистлар, перевал һ. б.лар кебек әдәби юнәлешләрне тәнкыйтьләп яки яклап тамаклары карлыкканчы бәхәсләшәләр, Маяковский, Есенин, Сельвинский, Асеев. Тихонов, Пастернак, Лугов- ской һ. б. популяр шагыйрьләрнең исемнәрен һәр килештә кабатлыйлар
Көннәрнең берендә безнең бүлмәдә шуңа охшаш бәхәс башланып китте...
Җәлил соң гына кайтты. Мөлаем, акыллы һәм бик тыйнак итеп елмайды. Аның тыйнаклыгында бер үк вакытта тәвәккәллек, максатка омтылыш, ныклык сизелеп тора иде.
Җәлил койкасына утырды, шактый вакыт дәшми генә безнең бәхәсне тыңлады. Аннан йокларга әзерләнә башлады. Бүлмәдәш егетләр беләләр: ул, университетта уку өстенә, татар телендәге балалар журналы «Октябрь баласыиның редакторы да иде Аруы бик табигый.
Без дә йокларга яттык. Ут сүнде...
Иртә белән иң беренче Яша Полонский тора иде. Койкага торып баса да кычкырып Маяковский шигырьләрен сөйләргә керешә. Җәлил, башкалардан соң кайтуына карамастан, шундук сикереп тора да урыннарын җыештырып куя. Вакытның кадерен белә иде ул: бик тиз юына, бик тиз киенә.
Беренче карашка бик әһәмиятсез булып күренгән вак детальләр дә хәтергә сеңеп калган: Муса койканы бик матурлап җыя иде, ә башкаларыбыз—ашып-пошык, аннан- моннан гына.
Аннары, китап-дәфтәрләрне алып, беренче катка, ашханәгә йөгерәбез. Без анда иртәнге, кичке ашны гына ашый идек. Ә көндезге ашка университеттан ерак түгел Георгиевский тыкрыгындагы студентлар ашханәсенә йөрибез.
Әгәр вакыт сыйдырса, укырга без җәяүләп барабыз. Вакыт аз калса, трамвай.-а утырасың. Ул вакытта Кызыл мәйданда да трамвайлар йөри иде әле.
Ә кичләрен, дәресләрдән соң, бүлмәбездә кискен бәхәсләр, әңгәмәләр дәвам итә.
Җәлил соңгарып кайтса да, әгәр шигырьләр, поэзия турында сүз барса, ялкынланып китеп бәхәскә кушыла иде. Аның бу вакытта арыган йөзе җанланып китә. Ә, гадәттә. ул үзен тыйнак тота, бәхәсләргә катнашырга яратмый иде.
— Муса,— дисең аңа,— нигә һаман дәшмисең?
— Ә мин бай булырга телим,—дип мәзәкли иде ул.—Сузең көмеш булса да, дәш* мәвең алтын, диләр бит.
Без аны шундый гадилеге, кешелеклелеге өчен ярата идек.
Безнең бүлмәдәге шагыйрьләр һәм әдәбият факультетында укучы күршеләр— Саша Отелендер, Паша Железнов, Вася Цвелев—үзләренең яңа язган шигырьләрен укыйлар. Аннан фикер алышу башланып китә.
Әлбәттә, без бу әңгәмәләрдә, бәхәсләрдә әдәбият темалары белән генә чиклән* мибез, беренче курстан ук политэкономия, диамат, революция хәрәкәте тарихы дөресләре буенча лекцияләр тыңлагач, бик табигый, дөнья политикасы, капитализм ил* ләрендәге кризис, чит илләрдәге сыйнфый көрәш, илебездә барган төзелеш эшләре, киләчәк турында да фикер йөртәбез. Безнең әсәрләр дә шулар белән бәйле иде.
Мондый әңгәмәләр вакытында Муса бер-ике сүз белән генә үз фикерен белдерә торган иде. Бу сүзләрне ул акрын тавыш белән, ашыкмыйча, уйлап кына әйтә. Әле хәзер дә аның тыныч, акрын тавышы колак төбемдә яңгыраган кебек. Шунысын һич онытасым юк: Җәлилнең кыска җөмләләрендә, кисәтмәләрендә партия эшчәнлегенә тирән ышаныч, какшамас идея юнәлеше сизелеп тора иде. Үзенең бер-ике сүзе белән дә безнең бәхәсләрнең юнәлешен бүтән якка юнәлткән очраклар еш булды.
Шунысын да әйтергә кирәк: безнең бүлмәдә яшәүче егетләр барысы да комсомоллар булып, арабызда бердәнбер коммунист Муса Җәлил иде.
Студентларның вакыты аз була: лекцияләр, университет китапханәсендә утырулар, иҗтимагый эшләр, түгәрәкләргә, спорт залларына йөрү. Кич кенә бүлмәгә кайтабыз.
Беребез беренче катка кайнар суга йөгерә, чәй эчәргә утырабыз. Кемдә нәрсә бар—уртак итеп бүлешәбез. Мондый чәй мәҗлесенә, әгәр иртәрәк кайтса, Муса да катнаша.
Шунысы хәтердә: иртән Муса янына дусты килгәли иде. Аның белән бер яшьтәгедер булыр. Буйлары да тигез иде. Кем икәнен белмим. Мөгаен, үзе кебек үк шагыйрь булгандыр. Бәлки, хәзер дә исәндер. Варварка урамындагы тулай торакта безнең бүлмәне хәтерли торгандыр...
Иртән иртүк еш кына Муса белән бергә, я җәяүләп, я трамвайга утырып, университетка бара идек. Төрле курсларда укысак та, мин аларга нинди дәресләр бирелүе, лекцияләрне кемнәр укуы турында сораша идем. Шулай да юлда йөргәндә күбрәк поэзия турында сөйләшү барды.
Ул вакытта милли әдәбият әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү киң колач алмаган иде әле. Мусаның Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Һади Такташ һ. б. күренекле татар шагыйрьләре турында сөйләгәннәре шуңа күрә минем өчен яңалык иде.
Тукай турында аеруча куп сөйли иде Муса. Аның шигырьләрен яттан белә, «Габдулла Тукай—минем остазым ул!»—дия иде.
Һади Такташны бик хөрмәт итә, аны шул заманда иң көчле шагыйрь итеп таный, новатор-шагыйрь дип атый иде.
«Шулай ук Багрицкий белән Маяковскийга да минем хөрмәтем бик зур!..» — дия иде.
Мөгаен, Муса Җәлил белән мондый әңгәмәләр миңа зур йогынты ясагандыр. Соңрак мин Тукай, Гафури һәм башка татар шагыйрьләренең күп кенә әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иттем...
...Муса белән бер бүлмәдә яшәсәк тә, көн саен күрешсәк тө, ул вакытта аның яшьлек биографиясен, ундүрт яшьлек малай вакытында ук гражданнар сугышына катнашуын, ялкынлы комсомолец булганын белми идек әле. Муса безгә авылда беренче комсомол ячейкасы оештыруы, кулына корал тотып, кулак восстаниеләрен бастыруга катнашуы, комсомолның Оренбург губкомында эшләве турында һичвакыт сөйләмәде. Болар турында мин сугыштан соң, китаплардан укып кына белдем. Мөскәүдә университетта укыганда да ул, Комсомол Үзәк Комитетының татар секциясе хезмәткәре булу өстенә, бик күп менә дигән әсәрләр язды. Сугышчы, язучы, коммунист Муса Җәлил эшкә бар күңелен бирә, янып эшли белә иде. Бу яну аның күңелен чыныктырды, аны зур сынаулар алдында каушап калмаска әзерләде. Җәлил укый, иҗат итә, эшли
иде, ә аның өчен палач ул вакытта ук балта кайраган икән инде. Әмма аның йөрәге бу геройлыкка шул заманда ук әзер булуы хак, минемчә.
Безнең бүлмәдәш, безнең иптәш Муса Җәлил шундый иде.
Еллар бик тиз уза. Университет бусагасын соңгы кабат атлап чыкканга шактый вакыт узды. Без—дуслар-иптәшләр—төрле якка таралыштык.
Утызынчы елларның яртысына да җителде. Мәскәүдә калган сабакташлар белән сирәк-мирәк әдәби оешмаларда, газета-журнал редакцияләрендә, нәшриятларда оч- рашкалыйбыз. Бу елларда, мөгаен, Җәлилнең эше бик тыгыз булгандыр, чөнки аның белән бик сирәк очраша торган идек. Шул очрашуларның берсе бик яхшы хәтердә сакланган. 1936 елмы, 1937 нчеме—анысын тәгаен әйтә алмыйм. Мин аны Зур Черкас тыкрыгындагы нәшриятның өченче катында очраттым. Ул вакытта СССР халыклары поэзиясе редакциясендә Софья Моисеевна Хитарова эшли иде.
Ул елларда инде милли әдипләрнең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү планлы төстә алып барыла башлады. Нәшриятларда республикалар шагыйрьләренең поэтик антологияләрен, аерым шагыйрьләрнең җыентыкларын чыгару буенча махсус редакцияләр оештырылган иде.
Мин редакциягә кергәндә, Софья Моисеевна өстәле янында Муса утыра, аның белән «Татарстан шагыйрьләре» дигән җыентыкның язмышы турында сөйләшә иде. Бу китапны төзүчеләрнең берсе Җәлил үзе иде кебек...
Аннары без, тәрәзә янына барып, хәлләребезне сораштык, үткәннәрне искә төшердек.
— Хәтереңдәме, Муса,—дидем мин,—Син Тукай, Гафурилар турында сөйләгән идең. Хәзер мин аларның һәм башка татар шагыйрьләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итәм. Синең шигырьләрне таба алмадым, аларны да тәрҗемә итәргә исәп иде.
— Минем шигырьләрне бит Миних тәрҗемә итте.
...Александр Миних. Мин бу озын буйлы, ябык гәүдәле шагыйрьне белә идем. Миних тәрҗемә иткән шигырьләр җыентыгы Мусаның рус телендә басылып чыккан беренче китабы иде. Александр Миних Бөек Ватан сугышында һәлак булды.
Мин Мусага тагын Шәйхи Маннур, Нур Баян шигырьләрен тәрҗемә итүемне әйттем, тәрҗемә итү өчен аңардан да яңа әсәрләрен сорадым.
Муса елмайды да: «Тәрҗемә итәрсең әле»,—диде.
Аның ул сүзләре раска килде. Саубуллашканда бер шигырен Багрицкий тәрҗемә иткәнен әйтте.
Багрицкий һәм Җәлил!
Мин бу ике шагыйрьнең үзара бәйләнеше турында сөйләргә телим. Инде әйткәнемчә, Җәлил, университетта укыганда ук, Багрицкий поэзиясен яратуы турында еш сөйли иде. Егерменче еллар комсомолы, гражданнар сугышында үзе дә катнашкан Җәлилнең романтик шагыйрьне, гражданнар сугышы җырчысы, «Дума про Опанаса» авторы Багрицкийны яратмавы мөмкинме соң?
Багрицкий, гомумән, тәрҗемә белән бик аз шөгыльләнә иде. Шулай да ул яшь татар шагыйренең әсәрләре арасыннан үзенә ошаган бер лирик шигырьне сайлап рус теленә тәрҗемә иткән.
Ә соңыннан без 1942 елның февралендә Волхов фронтында һәлак булган яшь шагыйрь Всеволод Багрицкий урынында Икенче удар армиянең «Отвага» газетасында татар шагыйре, өлкән политрук Муса Җәлил эшли башлаганын белдек.
Яраткан шагыйренең улы урынында эшли башлаганда Мусаның нинди хисләр кичерүен күз алдына китерү кыен түгел...
Утызынчы еллар ахыры. Илебездә төзелеш эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Ә дөнья тыныч түгел. Германиядә фашизм баш калкытты. 1939 елда ул Польшага һөҗүм итте, Икенче бөтендөнья сугышы башланып китте. Европа дәүләтләрендә урта
* МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ 70 ЕЛЛЫГЫНА
гасырлар кыргыйлыгы хакимлек итә башлады. Ә ике елдан инде Гитлер Германиясе хыянәтчел төстә безнең илебезгә каршы сугыш ачты.
Бик зур авырлыклар белән узган дүрт елдан соң, без, Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре белән бергә, немец җиренә, Берлинга аяк бастык.
...Тирә-якта—тоташ янгын, коточкыч хәрабәләр. Тәрәзәләрдә исә ак җәймәләр, күлмәкләр, мендәр тышлары җилферди. Ә урамнарда безнең сугышчылар гына. Берлин кешеләре әлегә яшеренгән.
Без барысын да белми идек әле. Бу көннәрдә мин Шпандауда да, Берлин тирәсендәге башка шәһәрләрдә дә булдым. Якында гына Моабит төрмәсенең калын диварлары эчендә, Шпандау төрмәсенең таш казаматларында татар шагыйре Муса Җәлилнең фашизмга каршы көрәш алып барганы ул вакытта кем башына килсен?!. Әйе, ул вакытта без Германиянең үзәгендә, гестапо белән рәттән, Муса Җәлилнең хәрби әсирләрдән яшерен оешма оештыруын да, төрмәләрдә үлем көтеп ятуын да, иң авыр шартларда, төрмә каравылчыларыннан яшерә-яшерә, аерым кәгазь кисәкләренә өмет һәм киләчәккә, җиңүгә ышаныч белән сугарылган шигырьләр язуын да белми идек әле. Болар безгә сугыштан соң гына, аның палач балтасы астында язган җырлары туган илгә кайтып җиткәч кенә билгеле булды.
И минем кадерле дустым Муса! Коточкыч фашист төрмәләрендә нинди генә сынаулар үтмәдең дә нинди генә кыенлыклар кичермәдең син! Хәтта хәзер, күп еллар үткәч тә, синең башың өстендә палач балтасы ялтыравын күз алдыма китерсәм, тамагыма төер утыра, күз алларым караңгыланып китә.
Әмма син җиңдең, Муса! Тәрәзәләрдә, балконнарда ак җәймәләр җилфердәгәндә, фашист Германиясе синең алда да тез чүкте бит, Муса!..
Илленче еллар башы иде. Илебез сугыш яраларын дәвалаган, зур төзелешләр алып барган заман.
Көннәрдән бер көнне «Литературная газета»ны ачып укырга керешсәм, күземә Муса Җәлил исеме чагылды. Дулкынлана-дулкынлана аның батырларча һәлак булуы турындагы хәбәрне, Илья Френкель тәрҗемәсендә чыккан шигырьләрен укып чыктым. Мусаның Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре беренче мәртәбә басылуы иде бу.
Башта үз күземә үзем ышанмадым—шул Мусамы икән соң ул? Тыйнак, кыюсыз елмая торган студент, шагыйрьне—тәбәнәгрәк буйлы гына гади егетне—Моабит төрмәсендә җәфа чиккән куркусыз көрәшче, Гитлер җәлладлары белән көрәшкә чыккан каһарман образында күрү мине башта икеләндерде дә кебек. Юк, ул шул мин белгән, минем дус, минем бүлмәдәш Муса иде! Йөрәгем чәнчешеп китте...
Соңрак «Советский писатель» нәшриятының СССР халыклары поэзиясе редакциясе миннән Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язган шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итәргә катнашуымны үтенде.
Аның шигырьләрен тәрҗемә итәргә бик рухланып, зур дулкынлану белән керештем. Үзе инде дөньяда булмаса да, каһарманлыгында, җырларында яшәүче шагыйрь белән кабат очрашу иде бу. Шигырьләренең һәр юлыннан аларның язу өстәле янында түгел, үлем камерасы диварлары эчендә, тоткынлыкта, ерткыч нацизм белән тигезсез көрәш дәвамында, баш өстендә палач балтасын күреп торган килеш язылган булулары сизелеп тора иде.
Шул вакыт мин Мусаның: «Минем шигырьләрне дә тәрҗемә итәрсең әле», дигән сүзләрен хәтерләдем, һәм мин аның кан белән язылган изге җырларындагы ялкынлы хисләрне, фикерләрне саклау өчен җаным-тәнем белән тырыштым. Алардагы кайнар мәхәббәт, көчле нәфрәт, туган илгә, туган халкына чиксез бирелгәнлек, көрәш рухы мине тирәнтен дулкынландырды.
Әйе, Муса Җәлилнең башын кисәр алдыннан язган шигырьләрен дулкынланмыйча, тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Үлемгә баручы кешенең тормышка мәхәббәте нинди көчле! Аның шигырьләренә, пуля тишеп үткән партбилетка сеңгән кебек, шагыйрьнең кайнар каны сеңгән.
«Аның җырларында кырыс ихтыяр, кеше рухының җиңүе, какшамаслык гимны, күңелнең горур гүзәллеге ташып тора»,—дип язды Муса әсәрләре турында тәнкыйтьче Владимир Огнев
Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү хакында берничә сүз әйтергә телим.
Әлбәттә, Мусага иң зур һәйкәл—аның әсәрләре. Ул үз поэзиясенең шигъри юлларында бик озак яшәячәк. Аның җырлары гасырлар дәвамында яңадан-яңа укучыларның күңелен баетыр. Муса Җәлил образы Татарстан башкаласындагы һәйкәл бронзасында, аның исемен йөртүче Татар дәүләт опера һәм балет театрында, язучыларның аңа багышланган әсәрләрендә мәңге яшәр. Муса Җәлил исемендәге мәктәпләр, китапханәләр, колхозлар, урамнар, проспектлар, пионер отрядлары һәр вакыт аны искә төшереп торыр. Одесса портыннан чит илләргә йөзә торган зур тоннажлы судно «Муса Җәлил» исемен йөртә. Третьяков галлереясендә художник Харис Якуповның «Хөкем алдыннан» полотносын тамашачылар яратып карый. Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ул Ленин премиясе белән бүләкләнде. Тууына 60 ел тулу уңае белән СССР Элемтә министрлыгы аның рәсеме төшерелгән почта маркасы, конвертлар һәм открыткалар чыгарды һ. б.лар һ. б.лар.
Муса Җәлил исемен чит илләрдә дә яхшы беләләр. Берлин заводларының берсендә иң яхшы бригадага Муса Җәлил исеме бирелгән.
...Мин еш кына элекке Варварка урамындагы (хәзер Разин исемендәге урам) 7 нче йорт яныннан узам. Монда, Мәскәү дәүләт университетының булмыш тулай торагы бинасында студент вакытында шагыйрь, олы җанлы патриот Муса Җәлил яшәгәне турында мемориаль такта куеласын да, әлбәттә, күрергә туры киләчәк әле дип уйлыйм.
Җәлил турында чын-чынлап сәнгатьчә эшләнгән нәфис фильм тудырырга да күптән вакыт инде. Аның гүзәл тормышы, батырлыгы бәя биреп бетергесез тәрбияви әһәмияткә ия булыр иде.
Киң укучылар массасы Җәлил турында торган саен күбрәк белергә тели. Укучыларның бу теләкләрен канәгатьләндерү—язучыларның гына түгел, Оренбургта, Татарстанда, Мәскәүдә шагыйрь белән бергә укыган, бергә эшләгән, фронтта бергә сугышкан, бергә фашист тоткынлыгында булган һәркемнең изге бурычы.
Соңгы минутына кадәр Ватанга, халкына, Коммунистлар партиясенә тугрылыклы булып калган, Туган иленә легенда булып әйләнеп кайткан каһарман шагыйрьнең исеме ил хәтерендә мәңге сакланыр!