Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘН ЮЛЛАР


...Октябрь революциясен мин Казанда каршыладым. Беренче атышкан көн минем кебек өйрәнмәгән кешегә куркыныч булды. Икенче көнне Кабан куле буена чыгып, шәһәр өстеннән снарядлар очканын карап тордык.
Шәһәргә зур зыян килмәде. Кешеләр урамда йөрүдән дә бөтенләй үк туктамадылар. Тик университетның бер колоннасына снаряд төшеп, яртысын җимереп китте.
Октябрьда власть Советлар кулына күчсә дә, 1917—18 елда мәктәп-мөдрәсә эше элеккечә калды. Күрәсең, совет органнары әле мәгариф эшләрен үз кулларына ту- лысынча алып өлгермәделәр — башка эш һәм көрәш күп иде.
Совет идарә органнары Казанда мәгариф эшләрен яңабаштан кору эшенә 1918 елның җәендә керештеләр. Татар уку йортларын үзгәртеп кору өчен, шәһәр советы каршында Мөселман мәгариф шогъбәсе төзелде. Урта (ул чакта икенче баскыч) мәктәпләргә укытучылар хәзерләү өчен Казанда 6 айлык курслар ачылды. Мин дә шул курсларга укучы булып кердем. Анда төрле фәннәр укыту белән бергә, безне русча да җырларга өйрәтәләр иде. Укытучы безне тезеп куя да:
Во поле березенька стояла, Во поле кудрявая стояла; Люли, люли стояла, Люли, люли стояла,
— дип җырлата һәм «стояла» сүзен әйткәндә тешләрне ике бармак сыярлык итеп ачарга куша, без авызга ике бармак тыгып җырлый идек.
Дөресен әйтим, бәлки минем наданлыктыр, үзем авызны алай зур ачып җырлауны әле дә яратмыйм, Тукай әйтмешли, иреннәрне кәгазь сыярлык итеп җырлау миңа күбрәк ошый.
Курста укыган чакта, мин ни сәбәптәндер авылга кайтып киттем. Шул чакта Казанга чехлар кергәннәр.
Казан чехлар кулында булса да, аларның властьлары теньякка таба 10 чакрым ераклыктагы Киндерле авылыннан уза алмады. Ул чакта Арчада берничә волостьны берләштергән район мәгариф бүлеге бар иде. Бу бүлекнең җитәкчесе өлкән буын большевик Анатолий Машкин, мәктәптән тыш мәгариф эшләренең җитекчесе партиясез педагог Николай Смолин иде. Болар һәр икесе гаҗәп культуралы гуманистлар булып хәтердә калган. Мин чехлар вакытында Казанга бармадым, бәлки шул мәгариф бүлеге җитәкчелегендә авылларда совет мәгарифе урнаштыру, совет мәктәпләре, көтепханәләре оештыру эшләре белән шөгыльләндем. Нәкъ шул чакта мәктәпләрне челтәргә кертү дигән бер термин (школьная сеть) туды. Моны әле авыл кешесе белми. Бер көнне авылда кич сәгать 9 да йокларга ятарга әзерләнгәндә ике кеше менеп, мине җыенга чакырдылар. Бардым. Халык шау килә. Алар мәктәпне челтәргә кертүне зур челтәр хәзерләп, шуның белән мәктәпне каплап кую дип аңлаганнар һәм бу күренеш аларның акылларына сыймаган. Аңлаткач тиз тошенделәр. Шул чакта ике мәктәп — берсе ир балалар, берсе кыз балалар өчен — ачарга булдылар. Шул елның көзендә мин Яңа Кенар авылында беренче тапкыр (бөтен волостька) көтепханә ачтым. Бу көтепханә «волость көтепханәсе» дип атала иде. Әлеге Арчадагы мәгариф бүлеге мине көтепханә эшчеләре хәзерләү курсларына җибәрде. Шулай итеп, мин мәктәптән тыш мәгариф эшчесе булып киттем.
1919 елда укый-яза белмәүне бетерү турында хөкүмәт декреты чыкты. Шул уңай белән ликбез пунктлары ачылды. Мин инде бу чакта мәктәп һәм мәктәптән тыш эшләр буенча волостьта мәгариф инструкторы идем. Ликбез мәктәпләре оештыруда актив катнаштым.
1919 елның көзендә мине мәктәптән тыш мәгариф эшчеләре хәзерләү курсларына Казанга җибәрделәр. Бу чакта Казанда тормыш авыр, ашау-эчү бик кысынкы булды. Икмәкне һәртөрле орлык: арыш, бодай, солы, арпа, тагын, белмим, нинди орлыклар кушып тарткан оннан пешерәләр, икмәк кибәкле, күкле-яшелле төстә була. Безгә столовойда ашарга 10 тиенгә талон бирәләр. Кашыкны, тозны да үзең белән алып барасың, чөнки аш тозсыз пешерелә. Икенчесенә солы ярмасыннан пешкән ботка. Солы ярмасын кибәктән әрчү өчен тегермәндә ике кат әйләндереп чыгарырга кирәк. Ә безнең ботканың ярмасы бер генә кат өйләндергән, шуңа күрә яртысы кибәк, һәркем ботканы авызына алып чәйни дә кибәген чыгарып өстәлгә өя, ашаучыларның алдында кечкенә генә солы кибәге өеме кала. Мәктәптән тыш мәгариф эшчеләре курсларында без шулай укыдык. Шул чакта мин беренче тапкыр кулга каләм алып, «Эш» газетасына «Мәктәптән тыш мәгариф эшләре» исемле мәкаләләр бирдем. Мәкаләләр «Укытучы» имзасы белән басылып чыктылар. Курслардан соң Халык мәгарифе институтына укырга кердем. Әмма тәртипле укып 'булмады. Сәбәбе— һаман шул тормыш кыенлыклары иде. Ул чакта институтларда лекцияләргә йөрү мәҗбүри түгел, укыган өчен акча да (стипендия) бирмиләр. Шулай да мин читтән торып укучы рәвешендә I нче курсны төгәлләп, II нче курска күчтем, шуннан артык барып булмады. Тагын Яңа Кенәргә кайттым. Мәктәп һәм мәктәптән тыш мәгариф эшләре буенча волость инструкторы итеп билгеләндем.
Шул чакларда без Яңа Кенәрдә беренче сәхнә оештырдык. Ул болай булды: Яңа Кенәр волость идарәсе өчен салынган йортның яртысы олы писарьга квартирага бирелгән иде. Олы писарь күптән урыныннан төшерелгән булса да, ул һаман шунда тора иде. Без бер көнне аны квартирасыннан чыгардык та балта-пычкы белән кирәкмәгән бүлемнәрен кистек, сәхнә ясадык. Арча мәгариф бүлегеннән чаршаулык, төрле буяулар (грим өчен) алып кайттык, менә дигән сәхнә килеп чыкты. Шунда Шамил Усмановның «Канлы көннәрдә», «Беренче адым», Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесаларын куйдык. Халык театрга күп йөрде, артистлар — укытучылар, авыл егетләре исә катнашмыйлар иде.
Яңа Кенәр (Мәмсә) волосте ничектер өч волостьны (Яңа Кишет, Олы Мәңгәр һәм Мәмсә) берләштерә. Өч волость укытучылары айга бер тапкыр Яңа Кенәргә киләләр, Сәмигулла бай йортында җыелыш була иде. Ул чакта әле мөгаллим һәм мөгаллимәләр аерым утыралар. Алар арасы ширма белән бүленгән була иде. Без бер
көнне шул җыелыш алдыннан әлеге ширманы алып куйдык. Өй ике ишекле иде. Бер ишектән мөгаллимнәр, берсеннән мөгаллимәләр керәләр. Без ширманы алып куйган көнне мөгаллимә туташларыбыз үз ишекләреннән керәләр дә, ширма юклыгын күргәч аптырап: «Бәлеш!» — диләр дә урыннарына барып утыралар. Шуның белән мөгаллимәләрнең бездән йөз яшерү мәсьәләсе чишелде, ширма яңадан куелмады.
Кенәр— дүрт мәчетле зур авыл. Дүрт мәчеткә дүрт мәктәп. Нормаль булмаган ♦ бу хәлне бетерү өчен, без зур гына итеп салынган почта бинасын мәктәпкә алдык, а. Почтаны каядыр күчерттек. Сугыш, ачлык еллары нәтиҗәсендә ятим калып соранып ч йөрүче балалар күп, шуларны тәэмин итү өчен бер байның йортын алып балалар о йорты оештырдык. Балалар бакчасы да төзелде. Гомумән, Мәмсә волостенда өч = урында балалар йортлары ачылды. Кантон мәгариф бүлеге кушуы буенча һәрбер ба- 2 палар йортына 50 шәр бала, шуларны карау, ашату кебек эшләр өчен 5 өр кешелек >• штат бирелә иде. Бу балалар йортларында тәрбия эшләрен алып баручылар да — ф укытучылар. Гомумән, бу елларда укытучылар, эшләгән өчен акча-фәлән бөтенләй „ диярлек түләнмәсә дә, зур дәрт һәм энтузиазм белән эшләделәр, һичбер авырлыктан s курыкмадылар, читенсенмәделәр. Моның сәбәбе нәрсә? Сәбәбе — ирексезлектән, “ ябылып ятудан туйган яшьләргә революция биргән ирек иде. Бу хәл бер бездә генә түгел, барлык волостьларда шулай баргандыр, шуның белән авылларда советчылык £ идеясе таралуга, иске, йомык тормышның әкренләп бетә баруына юл сызылды. g
Әгәр материаль тормыш кыенлыкларын исәпкә аямасаң, Кенәрдә тормыш күңелле о «Ле. *
Кенәрдә мәгариф эшчеләре коллективы зур, үзара дус яши идек, халык арасын- |_ да да авторитет күтәренке, үзебез кирәк тапкан чараларны үткәрә ала идек. Без Кенәрдә танца түгәрәге оештырдык. Үзара җыелышып, арыш оныннан чумар пеше- х pen булса да, бергәләп, күңелле итеп утырыша идек. Яшь чаклар!
...Арчада укытучыларның профсоюз җитәкчесе булып эшләгән чакта без укытучыларның политик хәзерлекләрен дә тикшереп йөрдек. Бу яктан эшләр шәп түгел иде. Мәсәлән, бер авыл укытучысыннан СССРда дәүләт идарәсе системасын сораган идек, җавап бирә алмый аптырап калды. Аннары сүзне кантонга күчердек, кантонда властьның кем, нинди учреждение кулында булуын сорадык. Ул уйлап торды да: «Ибраһим абзый Якупов кулында булырга кирәк».— дип җавап бирде. Моның хикмәте шунда иде: Ибраһим Якупов элекке учитель, бу чакта кино мөдире урынбасары Ул элек-электән дисциплинага өйрәнгән кеше. Арчада дүшәмбе көн базар була, шунда базарга килгән укытучыларны: «Ник мәктәбегезне ташлап йөрисез?!» — дип куа иде. Шуннан безнең әлеге укытучыбыз да куркып калган һәм Арчада власть шул Ибраһим Якупов кулындадыр дип уйлаган. Тикшерү вакытында мондый кызыклар аз булмады, әмма алыштырырга мөмкин түгел, кадрлар юк. Аеруча кыенлык мәктәптән тыш мәгариф эшчеләре: көтепханәчеләр, избачлар, клуб мөдирләре тирәсендә туа иде. Бу группа эшчеләрнең белем дәрәҗәләре аеруча түбән, шуңа күрә алар бик еш алыштырылалар, ә профсоюз бу мәсьәләгә катнашмый кала алмый.
Арчада эшләгәндә күп төрле конференцияләр, съездлар, җыелышлар үткәрелде. Шулар арасында иң зур хәзерлек белән үткәне кантондагы барлык укытучыларның съезды булды. Бу съезд партия Үзәк Комитеты карары нигезендә чакырылачак Беренче бөтенсоюз укытучылар съездына делегат сайлау өчен 1924 елның кышында җыелды.
1925 елның 1 апрелендә мине Казанга күчерделәр. Мин Казанда татар балалар шәһәрчегендә укыту-төрбия бүлеге мөдире, Арча кыры районында мәгариф эшчеләре месткомы председателе, өлкө мәгариф эшчеләре союзы правлениесе члены, татар телен эшкә чыгару (РТЯ) курсларында укытучы булдым. 1926 елда Бөтенсоюз мәгариф эшчеләре съездында катнаштым. Съездда Луначарский, Украина мәгариф комиссары Рьяппо, Татарстан мәгариф комиссары Ш. Әхмәдиев иптәшләрнең док-ладлары булды. Без Шәһит Әхмәдиев белән бергә бер гостиницада яшәдек. Шәһит Әхмәдиев гаҗәп ягымлы, гади, югары культуралы кеше иде.
Казанга килеп урнашкач, миңа Казанның галимнәре, укымышлылары, театрлары белән якыннан танышырга, әдәбият дөньясына да якынлашырга киң юл ачылды. Казанга килеп урнашуның беренче елында ук РТЯ курсларының укыту бүлеге мөдире, гаять яхшы педагог һәм организатор Фаэылҗан Хәмидуллин (хәзер пенсионер) һәм
башка укытучылар, ул чакта мәгариф эшчеләре өлкә союзының культура бүлеге мөдире, гаҗәп ягымлы һәм культуралы иптәш Удалов һ. 6 белән якынлаштым. Казанда башланып та, өзелеп калган язу эшләре дә әкренләп кузгала башлады. «Безнең юл» журналында бер хикәя, соңрак «Мәгариф» журналында мәкаләләр чыга башлады. 1925—26 елларда инде татар язуын латин нигезендәге яңалифкә күчерү турында көчле бәхәс кузгалган иде. «Яңалиф» җәмгыяте төзелде. «Яңалиф» исемле журнал чыга башлады. Мин дә шул яңалифләшү хәрәкәтенә актив катнашып киттем.
Укыту эшләрен яңалифкә иң элек күчерүче безнең 18 нче номерлы мәктәп булды. Моның кайбер объектив җиңеллеге шул: аның укучыларының зур күпчелеге татар балалар шәһәрчегеннән булганга, ата-аналар арасында бу мәсьәлә буенча барган бәхәс балаларга тәэсир итми, алар барысы да безнең карауда иделәр.
18 нче мәктәп тәҗрибәсен популярлаштыру йөзеннән, Наркомпрос миңа авыл мәктәпләре өчен бер табак методик хат язарга кушты. Хат брошюра булып басылып, мәктәпләргә таратылды. 1928/29 уку елы өчен без, педагог Шакир Нигъмәтул- лин белән бергә, яңалиф хәрефләре белән басылган тел дәреслекләре чыгардык. Гаяз Байкиевның «Обществоведение» буенча V класслар өчен төзегән дәреслеген дә мин яңалифкә күчереп бастырдым. 1932 елда профессор М. Фазлуллин белән бергә яңалифне олы яшьтәге кешеләргә өйрәтү өчен дәреслек-кулланма төзедек.
1929 елның көзендә мин 18 нче мәктәптән китеп, рабфакка күчтем. Шул керүдән 10 ел (рабфак ябылганчы) укыттым. Рабфакны мин әле дә бик сагынам. Андагы үзләре теләп укырга килгән эшче-крестьян яшьләре белән эшләү сагындыра. Хәзер инде олы яшьле кешеләр, хәтта пенсионерлар минем белән: «Мин сезнең шәкертегез!»— дип килеп күрешәләр, ә мин шатмын.
1929 елны Наркомпрос мине пединститутка белем күтәрү өчен җибәрде. Тел- әдәбият дөньясына ныклап кереп китүем әнә шул елдан башлана. Пединститутта мин әдәбият һәм тел галимнәре Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Нигъмәти, Гали Рәхим, Җәмал Вәлиди. Галимҗан Шәрәф. Г. Толымбай, шулар аркылы Сәлах Атнагулов, Фатих Сәйфи, Гомәр Гали һ. б. белән таныштым.
Габдрахман Сәгъди әдәбият дөньясына күптән, 1908 еллардан ук килгән кеше. Аның белеме нигезендә Көнчыгыш (иран, гарәп, төрек) әдәбиятчылары концепциясе ята. Ләкин без укыган чакта ул аны рус һәм көнбатыш әдәбият белеме белән тулыландырган иде. Үзенең әдәби-тарихи-политик карашларында Галимҗан Ибраһимоөка нык таяна иде.
Габдрахман Сәгъди үзен эре тота, ө Галимҗан Нигъмәти гади, садә кеше. Без соңрак, 1932—33 елларда аның белән бергәләп әдәбият тарихы да яза башлаган идек. Мин Закир Һади, Сәгыйт Рәмиев, Мәҗит Гафури турында язган идем. М. Гафури турында язганым Мәҗит аганың 1932 елда чыккан сайланма әсәрләре өчен сүз башында файдаланылды. 3. Һади турында язганым югалды, С. Рәмиев турында язылганын институт архивына тапшырдым. Ник без моны төгәлли алмадык? — белмим.
Пединститутта фольклорны безгә Гали Рәхим укыта иде. Бераз чатанлап йөрүче, ләкин гаҗәп пөхтә киенә торган бу укытучы фольклор материалын җыюга зур әһәмият бирә, һәр лекциясендә укучыларга кәгазьләр өләшә һәм үзләре белгән җыр, бәет, мәкаль һ. б. язып килүне үтенә иде. Институтта укытканда илнең төрле почмагыннан килгән укучылардан ул күп кенә материал туплады.
Фәнни грамматиканы без Җәмал Вәлидидән укыдык. Җәмал Вәлиди—1908 нче еллар тирәсендә матбугат дөньясына килгән кеше. Ул күп еллар «Вакыт» газетасы редакциясендә эшләде. 1917 елның Октябренда (Ф. Кәрими «Вакыттан киткәч) аның җаваплы редакторы булды, Оренбургта Халык мәгарифе институты ачылгач (1919 елдан соң), шунда укытты, аннан Казанга килде. Җәмал Вәлиди — Тукайның беренче биографы һәм аның әсәрләренең шактый тулы җыентыгын беренче чыгаручы (1914 елда), 1913—14 елда Г. Тукайны «халык шагыйре» дип бәяләүче өч кешенең берсе (калган икесе — Фатих Әмирхан белән Фатих Кәрими). Җ. Вәлиди — тел галиме генә түгел, аның әдәбиятка бәйләнешле хезмәтләре дә шактый.
Фонетика буенча лекцияләрне мәшһүр тюрколог профессор Богородицкий шәкерте Галимҗан Шәрәф укый иде. Шулай итеп, бу елларда пединституттагы тел- әдәбият кафедрасы тирәсенә татарның иң танылган кешеләре тупландылар, без шулардай дәрес алдык.