Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ СӘНГАТЬ ҺӘМ АНЫҢ * СОЦИАЛЬ РОЛЕ ТУРЫНДА


атар мәгърифәтчеләре сәнгать мәсьәләләренә багышлап язылган махсус хезмәтләр калдырмаганнар. Ул мәсьәләләргә алар дөньяны танып белүнең башка өлкәләренә караган әсәрләрендә кагылып үтәләр. Бу әсәрләрдә без мәгърифәтче галимнәрнең сәнгатькә, аның җәмгыять тормышында тоткан роленә, гүзәллекнең асыл табигатенә карата булган бик күп фикерләрен очратабыз.
Башка өлкәләрдәге кебек үк, сәнгать һәм эстетика мәсьәләләрендә дә татар мәгърифәтчеләренең карашлары ислам дине тәгълиматына, дини торгынлыкка каршы көрәштә формалаша һәм ныгый. Мөселман диненең сәнгатьне, эстетик фикер үсешен гасырлар буенча тоткарлап килүе һәркемгә мәгълүм. Руханилар театр һәм музыкага каршы даими көрәш алып баралар, скульптура һәм сынлы сәнгатьне катгый рәвештә тыеп, җыр-бию кебек нәрсәләрне зур гөнаһ дип күрсәтеп киләләр.
Нинди генә сәнгать әсәре булмасын, мөселман руханилары аларның һәркайсында бозыклык һәм әшәкелек күрәләр, сәнгать әсәрләрен таратуны әхлакый бозыклык чыганагы дип саныйлар, бу юнәлештәге теләсә нинди башлангычка каршы чыгалар. «Безнең тәрәкъкыять заманында,— дип яза Петербург имамы Г. Баязитов,— нәфис аздыру вә тән мәхәббәтенә җирлекне киңәйтүгә омтылышны һәркайда очратасың. Сынлы сәнгать үз сюжетларына сылу кызларның баштанаяк шәрә гәүдәләрен, аларның хыял җитмәс аздыргыч позаларын сайлап ала; скульптура һәм башка сәнгатьләр дә шул ук эздән атлыйлар, тормышның үзендә дә, хыял вә теориядә дә шушы идея- кешеләрнең күзләрен тондырган. Хәтта әдәбиятта да порнография хакимлек итә. Бу шартларда аларга мөрәҗәгать итеп, рух вә әхлак тәрбиясе чараларын без булмаган җирдән эзләмибезме икән» '.
Мәгърифәтчеләр сәнгатькә мондый карашны кискен рәвештә кире кактылар. Сә- наигы нәфисөне дини фанатикларның һөҗүменнән, беренче булып, Шиһаб Мәрҗани яклап чыга. Ул, музыкада да, сәнгатьнең башка төрләрендә дә гаепкә алырлык берни юклыгын исбат итеп, болай дип яза:
«Кеше хуш, үлчәүгә салынган, мәгънәле, күңелләрне хәрәкәткә китерә торган көйне тыңлый. Сандугач һәм башка кошларның тавышын тыңлау тыелмаган. Тавышта- (көйдә) асыл — хайваннарның тамакларыннан чыккан авазлар; уен кораллары башлап шуңа ияртелгәннәр. Беренче үрнәкләре... табигатьтә иҗат ителгән нәрсәләргә таянган һөнәрнең һичбер куркынычы юк. Бер тамак белән икенче тамак арасында, җансыз җисемнәр белән хайваннар арасында (бу мәсьәләдә) һичбер аерма юк. Кереше һәм дәвамы үзара яраша торган, үлчәүгә салынган хуш авазларны хәрам дип әйтү гаҗәп. Әгәр бер төрле дә мәгънәсе булмаган тавышларны тыңлау дөрес була икән, хикмәт
1 А Баязитов. Отношение ислама к науке и к иноверцам. Рус телендә. СПБ. 1887 ел. 74—75 битләр.
Т
һәм дөрес мәгънә бирә торган тавышларны тыңлау ник дәрес булмасын? Шулай булгач, кеше кулы белән ясалган төрле инструментлардан чыккан, шулай ук тамактан килгән хуш авазларны тыңлау да дөрес булырга тиеш... Бүтән сизу әгъзалары аркылы алына торган ләззәтләр кебек, тыңлау ярдәмендә алына торган ләззәт тә үзенә махсус бер ләззәт була»
Ш. Мәрҗани фикеренчә, сәнгать ләззәте кешеләрдә яшәү көчен арттыра. Эстетик ләззәткә омтылу — кешенең табигатенә хас сыйфат. Сәнгатьнең теләсә кайсы төрендәге чын әсәр кешеләрдә файдалы, уңай тойгылар уята. Язгы табигать һәм чәчәкләр, музыка һәм аның тавышлары белән ләззәтләнә белми торган кешене нормаль зат дип булмый, ди Ш. Мәрҗани. Андый кешенең табигате дәвалап булмаслык дәрәҗәдә бозылган була. К. Насыйри да шул ук фикерне куәтли: «Бер кемсәнең яз фасылында әнваг гөлләр ачылганда вә әнваг нәгъмәләр вә сазлар чыңлаганда күңеле хәрәкәткә килеп кузгалмаса, ул кешенең мәзаҗы бозыктыр, аңа гыйлаҗ юктыр; мондый кешене телебездә мүкле йөрәк диләр»2. Димәк, музыка ләззәте, табигать яменә соклану хисе кебек үк, нормаль кешенең нормаль ихтыяҗы булып чыга. Бәс шулай икән, эстетик ихтыяҗларны канәгатьләндергән чаралардан җыр, му-зыка. рәсем сәнгате һ. б. ларны тыю бернигә дә нигезләнмәгән.
Әдәби иҗат белән шөгыльләнү һәм сәнгать әсәрләреннән ләззәтләнүнең хак эш булуын исбатлау өчен Ш. Мәрҗани хәтта илаһи чыганакларны да ярдәмгә чакыра, борынгы заман авторитетларының фикерләренә таяна, мөселман цивилизациясе үзәкләреннән Багдад һәм Әндәлүс хәлифәтләрен мисалга китерә. Коръәндә булсын, хәдисләрдә булсын, җырны яки музыканы турыдан-туры тыйган сүзләрне таба алмыйбыз, ди ул. Ә мөселманнарның боларны гөнаһлы дип уйлавы — фанатик дин әһелләренең уйдырмасы нәтиҗәсендә килеп чыккан бер ялгышлык кына. Мөселман дөньясының әл-Фәраби һәм Әбугалисина кебек иң күренекле галимнәре музыканы, җырны һич тә яманламыйлар, ө, киресенчә, аларның кешеләр өчен кирәкле нәрсә икәнлегенә басым ясыйлар. Шәрыкта мөселман дәүләтләре чәчәк аткан чорда анда сәнгать тә торгынлык кичермәгән, музыка һәм матур әдәбият исә аеруча гөрләп үскәннәр. «Ислам килеп гарәпләр гаҗәм 3 солтаннарын җиңгәч, фарсы һәм румнар кулында булган җырчылар гарәпләр кулына керделәр... Бу һөнәр күтәрелүендә дәвам итте һәм Габ- басилар хәлифәлеге чорында Ибраһим бине Мәһди, Ибраһим Мусыли, аның улы Исхак, аның улы Хаммат тарафыннан камилләштерелде. Алар нечкә мотивлар, яңа кораллар уйлап чыгардылар, боларны Багдад һәм Гыйракның башка шәһәрләренә тараттылар... Зирияб исемле җырчы-уенчы көнбатышка, Әндәлүскә китте. Андагы гарәп-мөселман падиша бу сәяхәтчене кырга чыгып каршы алды, җир-имение һәм бүтән байлыклар бирде... Бу Зирияб биш кыллы яңа уен коралы уйлап чыгарды»
Ш. Мәрҗани мөселманнар арасында сәнгатьнең кайбер төрләрен инкарь итүгә китергән сәбәпләрне дә ача. Ислам туып килгән чорда, ди ул, гарәпләр потларга (таш сын) табына торган булганнар. Шушы мәҗүсилек гадәтен тамырыннан корыту өчен Мөхәммәт җан ияләренең рәсемнәрен ясау һәм таратуны тыйган. Ислам диненең беренче чорында урнаштырылган бу тәртипне диндар тәгълиматчылар соңыннан дини канун дәрәҗәсенә күтәргәннәр. Димәк ки, скульптура һәм сынлы сәнгать, дин әһелләре исбат итәргә тырышканча, һич тә алла кушуы буенча түгел, ә дөньяви мак-сатлардан, үз заманының идеологии көрәш ихтыяҗларыннан чыгып тыелган. Шулай булгач, скульптура, сынлы сәнгать әсәрләрен һәм кеше сурәтен иҗат итүдә дә, алар- ны таратуда да хәзер бернинди гөнаһ юк. Мәккә шәһәренә сәяхәте вакытында Теркин мәгариф министры кабинетында күргән антик статуя хакында Ш. Мәрҗани сокланып сөйли. Ул үзе, замандашларының фикере белән исәпләшеп тормыйча, кат-кат фотоларга төшә, шуның белән башкаларга да үрнәк күрсәтә.
Мәгърифәтчеләр сәнгатьне динчеләр һөҗүменнән яклау белән генә чикләнмиләр, ө аның җәмгыять тормышында әһәмиятле урын тотуын да исбат итәләр. Алар күзаллавынча, сәнгать күңел ачу, кәеф-сафа кору чарасы гына түгел, ә кешеләрнең рухи дөньясына тәэсир итү коралы. Ул, үзенә хас чаралар белән, кешенең гакылына һәм
’ Г Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты архивы, ф. 22. тасвирлама I. саклау берәмлеге — 20. 80—81 битләр
’ К. Насыйри Фәвакиһелҗеләса. Казан, 1884 ел. 443 бит.
’ Гажәм гарәптән башка халыклар.
* Ш Мәрҗани Казан. 1968 ел. 26 бит (Хәзерге заман музыка белгечләре исбат итүенчә, биш кыллц уен коралы (лютня) шәрыктә Зириябтав бик күп элегрәк тә кулланылган — А в т )
әхлагына уңай йогынты ясый, кешенең аң үсешен тизләтә, рухи дөньясын баета. Шуңа күрә дә. дип саный LU. Мәрҗани, чын сәнгатьнең порнография белән, азгын хисләрне кабарту белән бернинди дә уртаклыгы юк. Музыканы да, җырны да тыелган уеннар, исерткеч эчемлекләр, кешене кимсетә торган башка нәрсәләр белән катнаштырырга ярамый, ди мәгърифәтче'. Шушы ук фикерне К. Насыйри да куәтли.
Мәгърифәтчеләр фикеренчә, әдәбият һәм сәнгатьнең мөһим бурычы — халыкның үзаңын уяту, гуманизм, патриотизм, гражданлык хисләре тәрбияләү, мәгърифәтчелек. яңарыш һәм азатлык идеяләрен пропагандалау, урта гасырчылык, патриархальлек күренешләрен фаш итү. М. Акмулла, М. Акъегет-Задә, 3. Бигиев, Г. Ильяси, Ф. Халиди кебек мәгърифәтче язучыларның әсәрләре нәкъ менә шундый идеяләр белән сугарылган. Мәгърифәтчелек әдәбиятының каһарманнары Хисаметдин менла, Гайса Зурколаков, Әбүзәр-бәк, Морат Сәлимов һәм башкалар мәгариф һәм прогрессны кайгыртучылар, үз халкын хәерчелек һәм торгынлыктан коткару теләге белән янып яшәүчеләр итеп сурәтләнәләр.
Эстетика проблемаларын тикшергәндә, мәгърифәтчеләр сәнгатьчә иҗатның җанлы тәҗрибәсенә таяналар. Әмма алар яшәгән чорда бу тәҗрибә татарларда шактый чикләнгән була. Динчеләрнең тыюы аркасында, милли театр, профессиональ музыка, рәсем сәнгате һөм скульптура бөтенләй булмый. Әмма, шул ук вакытта, халык авыз иҗаты, музыкаль фольклор, көнкүреш һәм төзелеш сәнгате бай эчтәлекле булулары белән аерылып торганнар. Шигъри иҗатта исә мең ел буена тупланган тәҗрибә бар иде. Шулар өстәвенә, татар мәгърифәтчеләре руслар аша сынлы сәнгать белән дә таныша, ә кайберләре исә, Мәккәгә сәяхәт иткәндә, антик сәнгатьнең күп кенә үрнәкләре белән дә очрашалар. Эстетика мәсьәләләрен тикшергәндә, мәгърифәтчеләр менә шул тәҗрибәгә таяналар һәм әсәрләрендә сәнгатьнең, башлыча, поэзия, музыка, скульптура кебек жанрларына мөрәҗәгать итәләр. Скульптура хакында сүз алып барганда алар, әйтик, дин әһелләренең аңа карата кире мөнәсәбәтләрен тәнкыйтьләү, скульптура сыннарын иҗат итү һәм таратуның хак эш булуын дәлилләү белән чикләнсәләр, поэзия һәм музыка мәсьәләләренә исә шактый киңрәк тукталалар.
Поэзиягә Ш. Мәрҗани, мәсәлән, кеше табигате белән яраша, гармонияләшә торган сәнгать дип карый. Шигърият кешеләрнең психик хәлен, кичерешләрен, теләк- омтылышларын тирәнтен ача, үзендә гомумкешелекнең танып белү һәм хәрәкәт итү тәҗрибәсен туплый, ди ул. Шуңа күрә дә поэзия кешеләрнең эшчәнлегенә, ул эш- чәнлекнең характеры һәм юнәлешенә гаять зур тәэсир ясый. «Сөйләмнең әйтергә теләгән мәгънәгә уйгын килеп төгәл аңлатылуы, өлешләрнең киселү һәм бүленүдәге ярашуы, ягъни ритм һәм рифмаларның төзеклеге аркасында, — дип яза Ш. Мәрҗани, — шигырь кеше табигатенә хуш килә. Шуңа күрә гарәпләр Максудларын шигырь белән аңлатырга яратканнар. Шигырь аларның сөйләмнәрендә иң кадерле урын алып торган. Шигырьне алар үзләренең тарихларын, хөкемнәрен, олылыкларын күрсәтүче мәхкәмә, арбитр, грамматик төзелешнең, стильнең матурлыгын билгеләүдә сынау ташы, үлчәгеч итеп тотканнар» а.
Бу өзектән шигъриятнең иҗтимагый вазифасына Ш. Мәрҗаниның нинди әһәмият бирүе яхшы аңлашыла. Шуның өстенө, шигъриятнең урыны, роле, аның фикеренчә, кешенең рухи көчләрен арттыруда гына түгел. Бер үк вакытта, ул кешенең акылын, аның зирәклеген һәм тарихи тәҗрибәсен бер төенгә төйни, иҗтимагый тормышның барлык якларын чагылдырырга сәләтле булганга, чынбарлыкка куәтле тәэсир ясый.
«Көйләп укымак яки шигырь әйтмәк гүзәлләрдән янә гүзәл нәрсәдер» 13 дип, К. Насыйри да поэзиянең тормыштагы урынын югары бәяли.
Татар мәгърифәтчеләре музыкага да зур әһәмият бирәләр. 1894 ел календаренда К. Насыйри җыр һәм музыканың, туклану, киенү, өйләнешеп яшәү кебек үк, кеше өчен зарури нәрсә икәнен күрсәтә. Икенче бер әсәрендә ул: «Гана (ягъни музыка) әрвахның азыгыдыр... Фәһемне саф кылыр, зиһенне нечкәртер, табигатьне йомшартыр, мәрхәмәтлене мактатыр, җөбенне баһадирландырыр, саранны юмартландырыр» дип яза. Музыканың тәэсир көче яу кырында бик ачык күренә. Ул хәлиткеч ми
1 Г. Ибраһнмов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты архивы, ф. 22. тасвирлама I, саклау берәмлеге 20. 81 бит
• «Совет әдәбияты» журналы. 1964 ел. 4 сан. 128 бит
•К. Насыйри Сайланма әсәрләр Казан. 1953. 46 бит
• К. Насыйри Фәвакнһелжеләса Казан. 1884. 44! бит.
нутта батырга куәт өстәсә, өркәк җанга рух ныклыгы бирә, кешене сугышчан батырлыкларга күтәрә. Музыка шулай ук тән һәм җан сырхавына да дәва була ала. Борынгы греклар ук инде каты авыру кешенең күңелен матур көй белән күтәрә торган булганнар һәм әйткәннәр: «Берәүгә хәсрәт вә көенеч ирешсә, сауте хәсәнәне истимаг кылсын, зирә нәфес көенсә, уты кабарыр, серур вә шатлык бирә торган хуш авазларны ишетсә, нәфеснең уты сүнәр» '.
Ш. Мәрҗани да шул ук фикерне раслый. Көйләр, ди ул, җанны тынычлыкка өндиләр, сафлык һәм тугрылык дөньясына алып китәләр. Музыка кешене шатландыра, актив эшчәнлеккә чакыра, көләргә һәм биергә мәҗбүр итә. Кыскасы, музыка кешене төрле яхшы эшләргә рухландыра. Музыка тәэсирендә хәтта бишектәге бала да елавыннан туктый, чүлдә баручы дөя ачлыгын һәм сусавын оныта, адымын тизләтә.
Татар мәгърифәтчеләре музыка теориясе һәм тарихы буенча да мөһим фикерләр әйткәннәр. Шәрыктән килгән традиция йогынтысы астында, Ш. Мәрҗани да, К. Насыйри да музыканы математика фәннәре төренә кертәләр. Ш. Мәрҗани музыка гыйльмен «тавыш һәм мотивларны бер-берсе белән чагыштырып, аларны сан белән үлчи белү», дип билгели. Композицияне «ягымлы рәвештә тәртипләнгән югары һәм түбән тоннарның бер бөтен хасил итүе», дип атыйМузыка тарихы турында сөйләгәндә, ул музыканың теоретик нигезләрен тикшерүгә Пифагор, Аристотель, әл-Фараби, Әбугалисина кебек галимнәрнең зур өлеш кертүләрен әйтә.
Табигать һәм җәмгыять күренешләрен аңлатуда стихияле материалистик позициядә торулары мәгърифәтчеләрнең сәнгать һәм чынбарлыкның үзара мөнәсәбәте мәсьәләсен ничек хәл итүләрендә дә чагыла. Алар фикеренчә, өдәбият-сәнгать әсәренең нигезендә табигый чынбарлык һәм иҗтимагый тормыш ята. Ш. Мәрҗани, мәсәлән, гарәп поэзиясе гарәпләрнең яшәешен һәм тарихын чагылдыра, дип раслый. '.Шигырь ул — гарәпләрнең диваны. Анда аларның гыйлемнәре, хәбәрләре, фәлсәфәләре тупланган, шигырь аларның олылык, юмартлыкларының, турылык һәм хаталарының шаһите» ®.
Сәнгатьнең асылын материалистик аңлаулары мәгърифәтчеләрнең гүзәллек проблемасын ничек чишүләрендә дә күренә. Алар биредә Н. Г. Чернышевский торган позициягә якын киләләр һәм гүзәллек чыганагын чынбарлыкның үзендә күрәләр. Шуның белән мәгърифәтчеләр суфичылык йогынтысы астында киң таралган карашлардан арынуга таба кыю адым ясыйлар. Суфичылыкның гүзәллек идеалы бары тик аллаһ тәгалә белән генә бәйләнгән булса, ә эстетик илһам чыганагын ул фәрештәләр, оҗмах кызларында гына күрсә, мәгърифәтчеләр исә кешеләр игътибарын матурлыкны җир өстендә, реаль тормыштан эзләүгә юнәлдерәләр. Эстетик ләззәт һәм илһам да бары тормышта гына табыла. «Хәкимнәр димешләрдер ки, агар суга карамак, яшел үләннәргә карамак, матур вә күркәм йөзгә карамак күзнең нурын вә гакылны арттырыр *,— дип яза К. Насыйри. Аның фикеренчә, чын ләззәтне чынбарлык кына бирә ала. чынбарлыктагы матурлык — эстетик ихтыяҗларны канәгатьләндерә торган иң ышанычлы чыганак.
Җир йөзендәге иң гүзәл зат — ул кеше, дип исәплиләр мәгърифәтчеләр. Татар әдәбиятында мондый караш Г. Кандалый иҗатында ук ачык чагылыш таба. Ул суфичылык традициясен катгый кире кагып, гап-гади җир кызларын мактый. Гүзәллекнең объектив табигатен шагыйрь яхшы аңлый.
XIX гасырның икенче яртысында барлыкка килгән мәгърифәтчелек әдәбиятында бу тенденция яңа үсеш ала. Г. Кандалый шигырьләрендә әле беренче планда кешенең тышкы матурлыгы һәм күркәмлеге тора. Шагыйрь татар кызының акылын, эчке байлыгын, әхлакый сыйфатларын мактаса да, алары әле арткы пландарак тасвирлана. Соңгырак чорда иҗат иткән мәгърифәтче язучылар исә кешенең тышкы һәм эчке матурлыгын аерылгысыз бердәмлектә карыйлар. Гүзәл кеше — тышкы кыяфәте белән генә түгел, рухи дөньясы, акыл-зиһене, аң-белеме һәм әхлакый сыйфатлары белән матур. Болар — кешене бизи торган хәлиткеч сыйфатлар. Беренче татар романисты М. Акъегет-Задә гүзәллек идеясен нәкъ шулай аңлый. «Хисаметдин менла» романы-
К Насыйри Сайланма әсәрләр. Казан. 1953. 393 бнт
: Г Ибраһнмов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты архивы, ф. 22. тасвирлама I. саклау берәмлеге 20. 7G—77 битләр
’ Шунда ук. 51 бит
4 К Насыйри Фәвакиһелжөләса. 446 бит.
ның героинясы Хәнифә баш геройның мәхәббәт хатына җавабында болай яза: «Куәтле вә мөхкәм гыйшык бер-беремезнең тыш вә заһири күренешләребезне бел- мәклә хосулә кәлмәз. Сез заһиремне яраттыгыз, бәлки, бән батиндә яманмын? Бәлки әхлаксызмын? Куәтле гыйшык икемезнең дә әхлак вә табигатемез беленгәч вөҗүдә кәлер» 14 15. Хисаметдин менла исә Хәнифәгә, синең укымышлылыгың миңа мәгълүм, ә у-.ымышлы һәм интеллигентлы кеше әхлаксыз була алмый, дип җавап бирә. Шулай итеп, әсәр авторы фикеренчә, гүзәллек идеясе, кешенең эчке һәм тышкы матурлыгын, эстетик һәм этик идеалларын бергә берләштерә. Кеше матурлыгын шушы рәвешчә аңлау бөтен татар мәгърифәтчелек әдәбиятына хас күренеш. М. Акъегет-Задә. 3. Бигиев, Г. Ильяси, Ф. Халиди һ. б. ларның әсәрләрендәге геройлар үзләрендә һәм тышкы, һәм эчке рухи матурлык сыйфатларын туплаган шәхесләр булып гәүдәләнәләр.
Сәнгать әсәрләрендә эчтәлек һәм форманың үзара мөнәсәбәте мәсьәләсен дә мәгърифәтчеләр материалистик позициядән торып хәл итәләр. К. Насыйри фикеренчә, җыр, сәнгать әсәре буларак, менә нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш: «Гананың лязим шартлары өчтер: әүвәл сазында гүзәл булсын, шигыре вә сүз татлы булсын, хуш холыклы вә фигыльле булсын вә янә мөганни белән тыңлаучы якын вә кара- каршы булсын, шигырьләрнең әлфазы гариб вә гаҗәеп вә мәгънәләре ләтыйф булсын» -. Сәнгатьнең тулы канлы вә камил булуы өчен, димәк, форма нәфислегеннән тыш тирән мәгънәле, «хуш холыклы вә фигыльле» эчтәлек кирәк. Эчтәлек һәм форма, идеялелек һәм сәнгатьчәлек аерылгысыз бер бөтен тәшкил итәләр һәм менә шушы сыйфат сәнгать әсәрен максатка ярашлы итә дә.
Бу җәһәттән, Ш. Мәрҗани фикерләре дә кызыклы. Теләсә нинди китап, теләсә нинди хикәяне укыганда да, ди ул, өстән-өстән генә танышу файдасыз, әсәрнең мәгънә юнәлешенә, идея эчтәлегенә төшенү мөһим. Сәнгать әсәре өчен алар иң әһәмият- лесе. Шул ук вакытта әсәрнең идея эчтәлеген мәгълүм бер форма гына илтеп җиткерергә сәләтле була. Ш. Мәрҗани сәнгать әсәрендә форманы нәрсә тәшкил итүен һәм аның тәэсир итү көчен дә ачарга тырыша. Аның әйтүенчә, рәсем сәнгате һәм скульптура әсәрләренең «...рәсемнәре, сызыклары төгәл һәм үзара ярашучан булсалар, күркәм һәм матур күренәләр, андый нәрсәләрне күрүдән җан рәхәтләнә», музыкада «көйнең матурлыгы түбән һәм югары, йомшак һәм каты, тирбәнүчән һәм кысылучан һ. б. тоннар арасындагы ярашучанлык һәм уйгынлыклар, тавышларның яртысын, өчтән, дүрттән, биштән берен һ. б. тәртипле төзү, бер тавыштан икенчесенә күчүдә, тавышларны кайтарып алуда, тәртип һәм эзлеклелекне саклау аркасында була»J. Сәнгать әсәрен шушы сыйфатлар югарыга күтәрә, андый әсәр эстетик ләззәт алып килә, гакылны баета. Рәсем сәнгатендәге билгеле бер тәртипкә китерелмәгән сызык һәм төсләр, музыкадагы үзара ярашмаучы тоннар һәм авазлар бернинди дә мәгънә тудыра алмыйлар. Гакыл һәм хисләргә алар канат бирмиләр генә түгел, хәтта тискәре тойгылар да уяталар. Бәс шулай икән, сәнгать әсәрендә эчтәлек үзенә муафыйк һәм җанга ятышлы формага төренгән булырга тиеш.
Татар мәгърифәтчеләре үз эпохаларының эстетик фикер дәрәҗәсен алга үстерерлек идеяләрне дөньякүләм масштабта күтәреп чыкмыйлар. Алар яшәгән тарихи шартларда моның өчен объектив шартлар да булмый. Тарихи барышка алар керткән өлешне бу юнәлештән эзләү дөрес тә булмас иде. Реакцион мөселман дине хөкем сөргән бер чорда татар мәгърифәтчеләре сәнгатькә хокук яулап, динчеләрнең позицияләрен фаш итеп чыгалар, шуның белән кара көчләр тарафыннан сәнгать төрләре алдында куелган киртәләрне җимерүгә ярдәм итәләр. Татар эстетик фикере тарихында аларның урыны әнә шуның белән билгеләнә дә. Мәгърифәтчеләр, татар иҗтимагый фикере тарихында беренче булып материалистик сәнгать теооиясенә нигез салалар, сәнгатьнең иҗтимагый роле, сәнгать һәм чынбарлыкның үзара мөнәсәбәте, гүзәллек төшенчәсе һәм эстетик идеал проблемасы, эчтәлек һәм форма берлеге кебек реалистик сәнгатьнең мөһим принципларын алга сөрәләр. Татар мәгърифәтчеләре тарафыннан үстерелгән эстетик идеяләр мәгърифәтчелек реализмы әдәбияты дип исем алган прогрессив әдәбиятның нигез ташын салдылар. Иҗтимагый фикер үсешендә мәгърифәтчеләр башлап күтәргән идеяләр йогынтысында соңрак татар профессиональ театры, музыка һәм рәсем сәнгате туа.