ШИГЫРЬЛӘР
Дуслар хөкеме
Әле генә кулдан төшкән эшне Дуслар хөкеменә куям да, Жулап китә йөрәк һәм җан поса Әйләнеп бер куркак куянга... Бер-бер артлы килеп карый кеше Башкарылган эшнең үзенә.
Күрәм һәм җан керә башлый бер чак, Шатлык күргәч алар йөзендә.
Шыла курку яннан шыпырт кына, Шатлык ала җанны кочакка, һәм әйләнә бер тау бөркетенә Әлеге «куян» әнә шул чакта!..
Кем гаепле?
Бер ишегалдында Сүгәләр ишәкне: «Жан кебек эшләрне Менә бит нишләтте!.. Пычратты бар юлны, Оста тик ишәргә, һич акыл билгесе Күренми эшләрдә, Нишләргә, җәмәгать, Нишләргә?..» Ә ишәк бер мәхлук, Еламый, көлми ул. Никадәр сүксәң дә, Шул мәхлук инде ул. Тел белмим, ышанмыйм, Эш кушкач аңарга, Кирәктер, мөгаен, Үзеңә карарга, Ахмаклык гаебен Ник аңа ягарга?..
Ташмаңгай
Әйттеләр аңа:
— Эшең начар бит. Кыймылдамасаң, Юшкын басар, — дип.
— Юк, — ди Ташмаңгай, — Төзәтәчәкмен.
Эшне нигездән Үзгәртәчәкмен.
Рәхмәт, иптәшләр, Хак сүзегезгә! Тәнкыйть һавадай Кирәк ул безгә!..
Тагын җыелыш, Тагын һәм тагын... Күрсәтә һәркем Кимчелек ягын.
Әйтәләр һаман:
— Эшең начар бит, Кыймылдамасаң, Юшкын басар,—дип.
Ә ул утыра Бик җитди тестә. Пошынмый ләкин, Ыжламый һич тә.
Тычкан һәм аңа баш игән «Җанлы тау» мәсәле
Авыр иде бик Тынканның хәле. Калган иде тик Чыкмаган җаны. Фил янына ул Сыенды килеп. Ябышты җимгә. Ач талпан кебек.
«Әйдә, — диде фил, — Ашасын, жәлме?
Бигрәк начар бит Мескеннең хәле». Симерде шунда, Үрчеде тычкан, һәм, беләсезме, Нишли ул, дошман?
Бөтен нәселен Ала да җыеп, Яши явыз җан Кара яу булып. Ни чара күрсен, Ниләр кылсын фил?
Йотарга кала Аңарга тик җил.
Симерә тычкан, Елмая, көлә.
Таяна ныклап Бөерләренә:
— Авыз ачасы Булма һич кенә, Керермен ату Борын эчеңә!
Сизеп алган шул Авырткан җирне. Бар дип тә белми Фил тикле филне. Бармак зурлыгы Гына бер җанвар... Ә бит «җанлы тау» Баш игән аңар...
Әйе шул, көчле, Куәтле алар Салпы колаклар Янында хамнар...