Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Җырчы Илфак Смаковка багышлыйм
Кышкы фантазия
Январь, январь!..
Ерып чыккысыз керт!
Турыга юл яру бик кыен.
Карлар коры.
Изеп басмасаң да,
Ифрат шәп шыгырдый ул быел. Морҗалардан төтен— ак багана, Кымшанмый да, әнә, сак кына Оеп калган, Салкын йолдызларны
Җирдән җылытып торган шәм сыман һаваларда сихри өн шәйләнә, Челтер-челтер карлар агышы — Көрт астыннан каз бәбкәләредәй Бип-бип итә уҗым арышы...
Әлегә суык, дуслар, яз ул — килер, Араларны февраль бикләгән.
Карны ачыл, сезне сөяр идем,— Өшерсез дип уйлыйм, шикләнәм...
Каз йолкыйлар кызлар
Башланды каз өмәләре! Оча каурый иләккә.
Таушалмаган мәрмәр сымак, казлар ята беләккә.
Өйдә — шау-гөр, өйдә — шат җыр, хәлләре бетәр көлеп, Бу мизгелдә шушы бер йорт җирне яктырткан кебек...
Бит очлары—уймак чокыр, чокырлары алсудан, Ясалма алсу түгел, ул — эчтә кояш балкудан.
Кулларның тормыш утында янасы-көясе бар, Көясе бар — тупылдатып, бәбәйләр сөясе бар!
Казлар әзер. Әйдә, хәзер! Көянтәләргә асыл. Киләләр урамнан кызлар кыр казларыдай басып...
Елга өстен яшь боз өргән — тәрәз пыяласымы?!.
Бозлы суда, кул өшетми, казлар юаласыңмы?
Кинәттән кызлар дерт итте, — әллә күзгә күренә? —
Егетләр җыр яңгыратты Шәрифҗан күпереннән:
«Ал тәгәрмәч, арт тәгәрмәч, барысы бергә әйләнә, Без кызларга бәйләнмибез, кызлар безгә бәйләнә...»
Кызлар калырмы җавапсыз, аһ, алар — тел бистәсе!
Егетләр сагаеп калды, — бар икән ишетәсе:
«Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Галимҗан, Сөюеңне үзем беләм, тик әйт, күпме жалуньяң?»
Егетләр — ялт, егетләр — шалт, елмаешып килделәр, «Эһ» дигәнче көянтәне иңнәренә элделәр.
Килештереп атлый алар, кызлар исә — эргәдә, Күреп калыйк дигән сыман, тартыла ак пәрдәләр...
Як-ягыңа өчәр каз да, көянтә саен алты, Күңелле су буйларыннан шулай парлашып кайту!..
Капка турысына җиткәч, кызлар: «Рәхим итегез!»
Егетләр юнәлткән була: «Юк, кермәбез... Китәрбез...»
Үзләре ишеккә карый, үзләре инде — тупсада, Шул чак берсе морҗадагы төтенгә дә күз сала.
һәм әйтә гармунын тартып: «Дөрләткәнсез учакны... Егетләр, саныйкмы эчтән — бу йорт ничә почмаклы?»
Бипелдәшеп бәбкәләрдәй тышта карлар тәңкәли, Өйдә — казлар, өйдә—кызлар, керми китсәң, үпкәли.