ШИГЫРЬЛӘР
Нигез сагындырса
Гомер чишмәсеннән ерак китеп, Якынайган саен диңгезгә, Ешрак сагынам һаман әнкәм өен, Ныграк табынам туган нигезгә.
Чит җирләрнең күреп йолдызларын — Җилләр көчен тойган хәлемдә, Туган җиремә мин урап кайтам, — Тукаема,
Такташ,
Җәлилгә.
...Өмет белән сугылам якташларга — Мостай ага, Наҗар Нәҗмигә.
Гадиерәк хәзер идеаллар да, Матилъдалар түгел, я Сандлар: Истә күбрәк Сәмитова апа, Мозаффария, Гыйффәт туташлар'.
Эйфель башняларын күрдем инде. Ләкин
Сөембикә җанга якынрак, Парижларда сагынам Казанымны, Тик каладан — авыл артыграк...
Зур хыялга тимим, дөнья гизсен, Әүвәлгечә, юлым—диңгезгә.
Тик еш сарыл, җаным, арышларга, Төштә әйдә һаман ныграк үксе Үзең ташлап киткән нигездә....
Газизә Сәмитова, Мозаффария, Гыйффәт туташ — шагыйрәләребез.
Сиңа багышланган шушы җырым бәхетләргә озата барсын сине! Туй атына таккан кыңгыраудай, сискәндереп шатландырсын сине, җаныңа үтеп кергән көе белән...
Котлап
язмышка кул биргән көнең белән, тарантасың артына ук басып,
ак йортыңа озата барсын сине!
Ә син
иске алма бу көнеңдә мине: ахры, җиңә алдым мин үз-үземне, өстен куеп синең бәхетеңне...
{Тик бәхетле булсаң иде, эх, булсаң иде!)
Җырым бәхетләргә озата барсын оине! Борыла күрмә үткәннәргә кире: анда—яфрак койган урман, хыял иле.
Ә алдында тормыш үзе инде — тигезләр я тигезсезләр җире!
Ләкин, җырым бәхетләргә озата барсын сине!
Туй узгач та, якын моңы белән әле озак яңгырар кыңгыраудай, хәтереңдә күпкә калсын иде сиңа багышланган шушы җырым!
Болытлы көннең кояшы югалып, ерак йөри. Иртәдән бирле офыкта борчулы йөрәк йөри. Мәңгегә китмәгәндер ул, үз юлын белми булмас. Болытлар үтәр, аязыр... Кояшын табар бу яз! Күгеннән, күздән югалып Китсә дә вакытлыча, борчылып, Кояш юлыннан күңелләр күккә оча! Болытлы күңелдән дә бит Кояшы ерак йөри.
...Күр, күктә давыл агышы... Болытлар белән тартышып ул минем йөрәк йөри!
Якташ шагыйрь турында
Дүртөйледән без дүртәүбез...
Н. Наҗми, «Шэйхзада Бабич».
Дүртөйледә нигә тумаганмын?! — Иркен урамында Әсәннең Үсмәгәнмен нигә?!
Беләм ямен туган якны сагынып яшәүнең! — Бу якларның беләм матурлыгын, ишетеп түгел, тоеп наз-җилен...
«Дүртөйледән— дүртәү»... Күреп беләм Минештесен Наҗар Нәҗминең!
Күреп беләм
Бәдрүш Мокамайның туган авылын, —
Зыя Мансурның...
(Якташ итеп белсен алар исемен авылымның минем, Марсымның!) ...Нәни Күәш аккан җирдә Әсән, шагыйрь авылы, исемең таныш бик, — Сәйлә, каян килде аңа садә, Тукайга тиң моң, көч — Бабичлык?!
Халык йөрәгеннән ургылганмы зур гамь тулы җырлар чишмәсе?! — ...Сусаганда ешрак кайтасы бар, туган якның суын эчәсе.
Гаҗәпмени сихри моңнар белән кабатланса шагыйрь башкада?!
«Дүртөйледән — дүртәү» генә булмас — Бабичыннан исәп башланса...
Матурлыгы шул ук Дүртөйленең, урамы киң, иркен Әсәннең...
Беләм мин дә ямен —-
туган якны, якташымны сагынып яшәүнең!
Роза- Турайда
Латвиянең күмеп урманнарын салкын карлар яуган бу аңда каян килде сиңа тере чәчәк — ал розалар, Роза-Турайда?7 Усаклары шаулый Сигулданың, җилләр сызгыралар юлларда. Ә гашыйклар йоклый, язын алар уянырмы, Роза-Турайда?
Латыш Джульеттасы, Ромеосы... Легендалар охшаш — дөньяда: Таһир белән Зөһрә кушылган җир кайда икән, Роза-Турайда?
7 Роза-Турайда — Латвиядәге мәгълүм легендага бәйле урын:
Ә мәхәббәт үлми, синдәгедәй мәңге янар җаннар булганда...
Бу розалар алар гомерен бәлки дәвам итә, Роза-Турайда?
Мине мәңге сокландырыр гөлләр Иделемдә, болын-тугайда....
Гел эзләрмен гашыйкларың төсен... Антым сиңа, Роза-Турайда!
Һәйкәл янында
Таш атларын тыел тынып калган Латыш укчылары.
...Туктал, Кеше, башың иеп уйлан бер минутка бары.
Нәрсә сөйли сүзсез латыш батырлары?
«Җиңеп кайттык. Тик, югалтулар зур...
Авыр хәбәр. Ничек әйтик аны?
Иптәшләрнең күбесе кайт алмады, еракта — атлары...
Кайтты илгә канлы байраклары...
Ерак Идел, Уралларда ятьт калды
латыш укчылары, җайдаклары...
Таш атларда ярыл үтик әле бу тынлыкны! Ул кургаштай авыр.
Сузыйк матәм көен сүзсез генә — кыен ул җыр...
Ә аннары Тарих өчен аны мәңгеләштерер чор».
һәйкәл булып калган таш атларда кайткан авыр минут.
...Туктал, Кеше: синең хәтерең өчен яна мәңгелек ут.
Таш атларда — латыш укчылары.
Э. Г. га
Тукта әле, туктал тик беразга, Әгерҗе поезды!..
Әллә нигә гомер синең кебек гел ашыгып узды...
Ашкынганга чыккандыр рельсеннән
Кайчакта яшьлегем.
...Тойгыларның авыр йөген бүген яшемә яшердем...
Туктал әле, поезд, гамьсез узыл син калдырган якта шпалларга башын салып бәлки үкенечем ята?!
Тешлегенә җитә гомер, ахры, гүзәл мизгел узды.
Тоталмадым. Нигә туктамадың, Әгерҗе поезды?
Үзбәк шагыйрәсе Этибор Ахуновага
Күк диңгезнең күкрәгендә дулкын уйный...
Ярда исә яшь бер ханым. Ул ни уйлый?!
— «Мәһабәт бу чиксезлектә, хәрәкәттә юлыктыммы җанга охшаш бер халәткә?
Давыл, тынлык, көрәш, яшәү — кушылганмы?
Тын деньянь» шаулатыр җыр шушындамы? Дулкыннарга сәбәп — Кояш, Ай, Җир эше, тарту көче. Ни — тартышу сәбәпчесе?!
Нинди гәүһәр өлгерсен дип упкыннарда, армый-талмый йөзү язган дулкыннарга?!
Үзенә чакыра яр диңгезне сере белән, күңелнең дә яры юыла җыры белән.
Бетми һич моң... тормыш язган сүзләр кала, ә дулкыннан ярда нинди эзләр кала?..
Вак-вак ташлар, мәрҗәннәр, буш кабырчыклар моңмы — диңгез күкрәгеннән ярып чыккан? Бәлки серле бер хат — дулкын язулары?
Суга язган антны саклый алырлармы?» ...Үзе сорау, үзе җавап — диңгез уйный... Ә ярында уйчан ханым. Матур уйлый...