ШИГЫРЬЛӘР
Йолдызлар җитә һәркемгә
Нидер калды кырылыш — уздың таптап, Ишетмәде бәгырең һичнәрсә.
Күккә багып эзли бәхетен кеше, Әгәр җирдә шатлык җитмәсә. — һәм эзләдең. Бар туасы туып, Үлгән терелеп кайтса әгәр дә, Синнән генә түгел, алардан да Артып калыр йолдыз галәмдә.
Сайла, ярат! Салма тик кесәңә...
Җитми калса, күкләреңә ат Үзең ясап. Терән, кәйлә белән Чыгар айкал — күкрәгеңә так! Инде тәмам алдар булса өметең, Барма сорап әҗәт һичкемгә.
Кеше дигән горур исемең мактап, Янар йолдыз каберең өстендә.
Күктә йолдыз җитә һәр кешегә, Шатлыкларны тигез өләшә.
Йолдыз ача белмәс кешеләр генә Ятлар өлешеннән көнләшә.
1974
Урам көе
Чыккан ул җирнең үзеннән Бодай кыягы белән. Шуңа да туа-тумыштан Җир дип, ил дип өзелгән. Буразналар буйлап йөргән Сабанчылар артыннан. Чалгы чыңы белән бергә Кояшларга талпынган. Йөргән сабан туйларында. Калмый афәт-яулардан. Кан, тир, яшь белән булыгып, Ят кырларда аунаган.
Нишләтик, булган талымсыз— Үзен һәркем сөйгәнгә, Йөргән фахишләр белән дә, Эчкечеләр белән дә Кочаклашып урамнардан Узган этләр өрдереп, Шуңарга да аның даны, Аты — урам көе бит.
Калаларны буйлап йөргән, Киңәйтим дип ил-көнне. Өстендә — җир төсле сырма, һәм балчыклы итеге...
Ертык эшләпәсен салып, Сәхнәләрдән баш игән. Кызыл авыз көйләр аннан Хихайлап кайчак кэлгән. Урам көе шулар белән, Әллә чын, әллә юри, Көязләнә, чытлыклана, Тилерә, көлә, бии...
Иркә көйләр, көяз кәйләр — Исерткеч өермәле. Кул-аяклар бутый-бутый, Баш түбәле йөрмәле.
Тик кырга чыкса көязләр, Яңгырда тузганактай Сибелгәч, җиргә күмелгәч, Шытмый бер үлән хәтта...
Урам көе— яшел диңгез, Шаулый узган көнебез, Ак чулпанлы таңнарыбыз, Җиребез һәм күгебез. Ул безнең моңсу Агыйдел, Камабыз, Иделебез. Сөембикә манарасы Күк атылган сөнгебез.
Ул безнең тимер сүзебез — Заводларда яңгыраган.
Ташый күмер, тоз, аракы Баржалар, вагоннардан.
Егылса да таеп хәлдән, Тәгәрәп баскычлардан, Канлы тирләрен сөрткән дә Яшь көнне алкышлаган.
Бәхәсләшмә, дөрестер бу — Җыр белмидер чиркану. Эт мәетен күтәреп тә Каберлеккә илтә ул...
Тик таңнар-иртәләр аша Күкләрдә чыңлый-чыңлый, Кыз сафлыгы төсле көнне, Җирне якты хис урый.
Чыңлый көй, чыңлый синең дан, Синең җан, минем җаным. Минем балам, синең балаң — Карында нәселең, каның.
Булган ул борын заманда, Бар һаман да—җил, сулыш. Бар кайгы, бәхет, мәхәббәт, Бар Табигать, бар Тормыш! Ул чыңлый, чыңлый колакта, Елларга чакырып хисне: «Үлсәм исемем калыр илдә Халкымның үзе төсле....»
1971—73
Күнекмә
Моңсызлыкка, әй, күнекмә, күңел, Дөньяң хәтта булса җитешле. Ач күзеңне, син бит антидөнья Хәбәрчесе анда, чит кеше.
Минутлар юк, көннәр—кино-лента, Акрынайткан кемдер йөрешен. Әллә атлый, әллә туктый кеше, Кем белсен.
Көлү дә юк анда, елау да юк, Тәрәзә ачсаң, керер җил дә юк. Эшләү кирәк бәлки бер җүләрлек, Гайбәтчеләр ярышып сөйләрлек?
Моңсызлыкка, әй, күнекмә, күңел, Вакыт читләп узар бит сине. Ташланыйк без күгенә гамьсезлекнең Яныш төшкән йолдыз шикелле.
1967
Баш ияргә мөмкин
Табигатьтән сиңа баш бирелгән Тик уйларга, иелергә түгел. Бил бирелгән — бөгелергә түгел, Кул бирелгән — төйнәлергә түгел, Күз бирелгән — кызыгырга түгел, Тез бирелгән—тезләнергә түгел.
Бил бирелгән, мәйдан уртасында Егылсаң да, туры, сау кайтырга. Кул бирелгән үрелергә күккә, Йолдыз җыеп җиргә таратырга. Күзләр — сокланырга киләчәккә, Бүгенгене ләкин яратырга.
Яклар өчен җир бирелгән сиңа һәм матурлык атлы гүзәл эат та. Күзләреңнән синең алып киңәш, Кирәк чагын белеп аңлатыр баш:
— Тезләнергә мөмкин бары туган җиргә, Баш ияргә — бары мәхәббәткә!
1974
Син булганда
Яшел серем, урман күмгән яшьлек җирем, Онытмасам җилләр телен, яфрак телен, Мин кайда да ялгыз түгел.
Шау-шулардан, мәхәббәттән һәм дуслыкгган, һәм бәхеттән, һәм үземнән — бар тормыштан Арсам да мин... ялгыз түгел.
Яфрак кипсә, дулкын туңса, җилләр тынса, Күзләр кысып, күк илаһи сүзләр куша — Мин кайда да ялгыз түгел.
Әй, юлдашым, фикердәшем—яшел серем, Ә картайсам, хыянәтсез бердәнберем! Мин кайда да ялгыз түгел...
Син булганда.
1974
Ник ашкынып китәм туган җирдән? Хисләремне аңлап булмастыр. Калды тагын, калды өзелеп сөйгән Моңлы суым—Базы елгасы.
Китәм иңде, ялыкканнан түгел, Туган җирдән ничек бизәрсең. Тар суларга сыймый ярсу күңел, Киң суларда килә йөзәсем.
Җилләүләре, күкрәүләре белән Озата барды сәер минутлар. Әллә ялгыш, әллә каргыш шундый — Яшен атып калды болытлар...
1954
Бу җирләрдә минем исем белән Ялан аяк йөргән бер малай Кайда хәзер, кайда? Колагымда Тик тавышы чыңлап торгандай...
Әй, әйләнер идем аның белән Саз-болыннар буйл>ап юлсыз да. Ялан аяк йөргән шук малайга Күрешергә диеп кул сузам.
Ә ул кача еллар аръягына.
Бу җирләрдә уры.н тар микән? Малай, сине кемнәр эзли тагы? Сагынучы бүттән бар микән?
Сагына сине Әшмән урманнары, Кайдалыгың алар беләләр.
Мин тапмагач, кошлар белән бергә Моңсу гына итеп көләләр.
1974
Мин югында кыен булган сезгә, Базы буендагы үзәннәр.
Ярларыннан керәшәләр киткән, Сазларыннан бизгән челәннәр.
Артык сагынып инде кипкән күлләр, Көрәнләнеп көйгән келәмнәр. Йортсыз, җырсыз калган бакаларым, Каз-торналар җәфа күргәннәр.
Җир^су йөген бергә тарт, тарт диеп, Тартайларым озак түзгәннәр.
Кайт, кайт, диеп түзгән-түзгәннәр дә Кайтуымнан өмет өзгәннәр.
Инде кайттым, сез дә кайтыгыз, әй! — Эндәшмиләр, ахры, бизгәннәр.
Мин югында кыен булган сезгә, Базы буендагы үзәннәр.
Кыен булган...
1974
Миләшең
Өй янында үсә миләшең, Миләшеңә килеп эндәштем: «Тәрәзәгә зинһар кагыл да, Берәү, диген, өзелеп сагына.»
s. «к. У» м п.
65
Уйларымны сиңа сөйләсен Өй янында үскән миләшең. Аңлатсын ул сагыну хәлләрен, Сөюеңдә нинди тәм барын.
Үзе кызыл кебек булса да, Тәлгәшендә сары төс яна. Тәмнәрендә—минем күз яшем, Өй янында үсә миләшең.
1952—73
Әйләнмәле сәхнә
Алдыбызда — әйләнмәле сәхнә, Музыкантлар, Биючеләр чыга. Сүз бирелә, Эш бирелә Шамакайга, Жонглерга, Гипнозчыга һәм җырчыга.
Ир-егетләр бөгелә, бии, чиный маймыл, Ирдәүкәдән куркып чаба арыслан ул. Чыга кызлар, тоткан кулга утлы хәнҗәр, Акыра адәм, көлә җәнлек, мырлый җанвар. Берәү ырлый, берәү ыргый, берәү сикерә, Кемдер эзли, кемдер кача, кемдер шуа, Кемдер куа, илне-җирне дөбер китерә. Ихай-михай көлеп кемдер эчен уа.
Сәхнә инде гел, әлбәттә, әйләнмәктә — Ир-егетләр һәм маймыллар китә артка. Былбыл-кызлар, арысланнар оча бармыш, Куллар чабып озата халык, мисле язмыш. Искеләрен озата да яңаларын Каршы ала муллар чаба-чаба тагын.
Яңа шаулый, искеләрнең эш бик хөрт тик: Сәхнә артлый шыңшып йөри биюче эт...
Караңгыда күлмәгенә абынган да, Җырчы бикә егыла язып шыңшый анда, Ни булганын аңлый алмый, җыялмый Һуш — Шулай сәхнә чайкаламы, башмы сәрхуш. «Браво, браво!»—зал ягыннан килә тавыш, Абына-абына инде шунда чаба ялгыш.
Шаулы алкыш бүтәннәргә ләкин күптән, Бу бикәне бәлки күптән онтып беткән. Бикә кергәч, шул ялгыштан һәркем көлгәч, Апаң таймыш караңгыга, түгеп күз-яшь.
«Ул тилергән, ул тилергән!» — күз бәйләнә. Баш әйләнә, җир әйләнә, күк әйләнә. Узып-тузып, артта кала илләр-көннәр, Галиҗәнаб император һәм вәзирләр.
Вакытын белеп, һәм иблисләр, һәм аллалар Мәңгелеккә Ял алалар, һәм исемнәр, һәм җисемнәр килә-китә. Кала бары иң зур алла — Афродита.
Әйләнмичә,
Ул моң гына карап тора.
Елмайттыра, Таныштыра, Яраттыра.
Ярап тора—тормыш гүзәл, тормыш бара... Җир, ахрысы, әйләнмәле сәхнә.
1973
М. Ю. Лермонтовтан
Мин төш күрдем, анда аерылыштык Синең белән озак елларга, һәм уяндым, уянгач та ләкин Күз яшьләрем акты елгадай.
Мин еладым төштә: мине, бәгърем, Яратасың, имеш, син чынлап, һәм уяндым, күз яшьләрем тагын Тыя алмый тордым бик озак.
1951
М. Ю. Лермонтовтан
Без аерылдык, сурәтеңне ләкин Күкрәгемдә һаман саклыймын. Якты көннәремнең ак шәүләсе, Ул арттыра җанның шатлыгын.
Бирелсәм дә башка тойгыларга, Мин аны һич ташлый алмадым.
Буш калса да храм, җуймый исемен, Җиңелсә дә кумир — алла ул.
1951
Бүредән алда
Кеше рәнҗетте гаепсез этне, Маэмай үпкәләп читкәрәк китте. Күпмедер минут узгач та тик эт Гафу сорады, хуҗага килеп. Ялагач кулын, болгагач койрык, Яңарды дуслык, берни юк кебек.
Кешедә бүре яшәгән яшьтән, Кешегә яшьтән нык ияләшкән. Шушы бүрене, никтер, типкәләп, Рәнҗетте хуҗа бер мәл тикмәгә. Ә дуслык... дуслык бүренең анда Үзеннән алда чапты урманга.
1974
Юри генә
Уйный мәче тычкан белән юри генә, Корбанының никадәрле интеккәнен, Качмак булып кан йотканын, яшь түккәнен Белми генә.
Тычкан белән уйный мәче инде менә
Дус шикелле сыйпап кына — ай, шаян бик? Ят газаптан тәм табу юк, юк наянлык. Белми генә...
Уйный мәче усаллыклар сизми бер дә.
Тик тычканга ни җиңеллек? Мәче азак Кызык итеп кызып китеп, куя ялмап, Белми генә.
Юри генә...
1974