Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сез иске дә без яңа дип

Сез иске дә без яңа дип, «Аһ» орулар кирәкмәс. «Искелекне» аңламаган, Яңалыкка эләкмәс.
Бер гаме юк аның синдә, миндә, Асты өскә килсен дөньяның. Кайгырта ул кара тиргә батып, Чыпчык борыны кадәр үз җанын.
Карап торсаң, болай тышкы яктан Тыйнак кеше булып күренә. Үзе һаман шыпырт-шыпырт кына Күтәрә алмас данга үрелә.