ОЗЫН ГОМЕР, БАЙ ТОРМЫШ
Әдәбият галиме һәм педагог Хәй (Габделхәй) ага Хисмәтуллинга 80 яшь тулды.
Озын гомер, бай тормыш юлы... Үткән юллар — озын да, тармаклы да. Хәй ага үзе әйткәнчә: «Менә мин, яшьләр «Хәй абзый» дип йөрткән кеше, дөньяның дулкынын да, тынычлыгын да күрдем, үзем дә шул дулкын эчендә тибрәндем, тынычлыгында ял иттем, тармаклы юлларыннан атладым...»
Хәй аганың эшчәнлеген, аның үткән юлларын тармакка аерып карарга мөмкин. Берсе аның — культура-агарту өлкәсендәге хезмәте. 20 нче елларда бу — наданлыкны бетерү өчен көрәш, авылларда клублар, уку йортлары оештыру, спектакльләр кую, 30 нчы еллар — яңалифкә күчү өчен көрәш, сугыш елларында — Татарстан дәүләт музеенда татар әдәбиятына караган экспозицияләр, күргәзмәләр оештыру...
Икенче тармак — педагогика һәм методика өлкәсендәге эшчәнлеге. Монысы — тагын да баерак, дәвамлырак, нәтиҗәлерәк. Татарстанда Хәй ага Хисмәтуллинны белмәгән, аны ишетмәгән кеше бик аздыр. Хәй ага укыту-тәрбия эшенә күп көч сарыф иткән, бу өлкәдә күп һәм файдалы хезмәтләр калдырган күренекле педагог-тәрбияче. Аның укучылары гаять күп. Берәүләр аңардан төрле чорларда мәдрәсә, мәктәп, рабфак, институтларда турыдан-туры дәрес алса, икенчеләр аның күп санлы дәрес-лекләрен укып-өйрәнеп тормыш юлына аяк басалар. Хәй ага автор буларак катнашкан «Синтаксис» дәреслегенең 23 тапкыр, «Морфология» дәреслегенең 22 тапкыр басылуын искә алу да күп нәрсә турында сөйли. Хәй ага озак еллар дәвамында әдәбият дәреслекләре язу, хрестоматияләр төзү, башлангыч һәм урта мәктәпләр өчен программалар, методик кулланмалар төзүдә актив катнашып килә.
Хәй ага Хисмәтуллин эшчәнлегенең өченче тармагы турыдан-туры татар әдәбияты белән бәйләнешле. Мәдрәсәдә укыган елларында ук ул әдәбият белән кызыксына башлый. Хәтта шул чакларда «Вильгельм Телль» исемле пьесаны төрекчәдән тәрҗемә итеп, «Мәгариф» нәшриятына тапшыра. Әмма пьеса басылмый. Беренче басылган әдәби әсәре — «Чик саклаганда» хикәясе. Ул 1925 елны «Безнең юл» журналында «Хисмәт» имзасы белән дөнья күрә. Әйтергә кирәк, бу хикәя аның әдәби иҗат өлкәсендәге соңгы тәҗрибәсе, соңгы талпынуы була. Хикәяче булу теләге шуның белән сүнә, мәгәр аңарда әдәбиятны өйрәнү, тәнкыйтьче булу теләге уяна. Хәй аганы әдәбият дөньясында хаклы рәвештә таныткан өлкә — ул аның татар әдәбияты тарихын. язучыларның иҗатын өйрәнүдәге озак еллардан бирле дәвам итеп килә торган нәтиҗәле эшчәнлеге. Әдәбиятчы галимнең Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Әмирхан кебек классикларның әсәрләрен текстологик яктан хәзерләп, укучыларга җиткерүгә гаять күп көч куйганын аеруча билгеләп үтәргә кирәктер. Тукай әсәрләрен хәзерләү өстендә генә дә ул 20 елдан артыграк (1933—1955) эшли. 1950—60 нчы елларда ул Каюм Насыйриның һәм Шиһап Мәрҗаниның сайланма әсәрләрен хәзерләүдә катнаша (К. На- сыйри әсәрләре 1953 елны басылып чыга), Фатих Сәйфи-Казанлы һәм Гомәр Толымбай әсәрләрен туплап чыгара.
Хәй аганың әдәбият тарихын өйрәнүгә караган хезмәтләре дә шактый. Ул «Борынгы татар әдәбияты» (1963), «XX гасыр башы татар әдәбияты» (1954), «Татар совет әдәбияты тарихы» (1960) кебек коллектив хезмәтләрне язуда катнаша. Аеруча аның Г. Камал. Ф. Әмирхан, Ф. Кәрими кебек әдипләрнең иҗатын өйрәнүгә шактый өлеш кертүен билгеләп үтәргә кирәк.
Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты 1965 елны Хәй ага- «ы зурлап лаеклы ялга озатты. Әмма Хәй ага пенсиягә чыккач та каләмен кулыннан төшермәде. Ул һаман да яза, иҗат итә. «Шиһап Мәрҗани» (1968), «Галиәсгар Камала (1969) исемле китаплары пенсионер булгач дөнья күрделәр. Ул шулай ук «Фатих Кәрими» дигән хезмәт тә тәмамлады.
Быел, Фәннәр академиясенең 250 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә. Тел, әдәбият һәм тарих институтында 25 ел буе фәнни эш алып барган Хәй ага Хисмәтуллинга академик Келдыш имзасы куелган Почет грамотасы тапшырылды. Бу бүләк аны тагын да канатландырып, рухландырып җибәрде. Ул шушы көннәрдә үзенең бай архивын — басылган әсәрләрен, басылмаган кулъязмаларын институт архивына тапшырды. «Үткән юллар» исемле автобиографик язмаларын тәмамлады (түбәндә шушы истәлекләрнең берничә бүлеге урнаштырыла).
Хәй аганы олы тормыш бәйрәме белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, яңа иҗат планнарының тормышка ашуын телибез!