Логотип Казан Утлары
Шигърият

Муса Җәлил Якутиядә


Җәлил шигырьләре китабы якут телендә чыгуга багышлана
Үтерделәр сине зинданда, Ә илеңә кайттың җыр булып. Батырлыгың җирдә балкыды Үлемсезлек белән бер булып. Ә аннары юлың—ил буйлап: Узып Урал, узып Себерне, Күрдең килеп ерак якларда Без «Сайсары» 9 10 дигән бер җирне. Урын биреп тайга натрында Лена, Вилюй, Алдан ярында Уранхайлар 11 сине сәламли, Җырларыңның зурлый барын да. Коймак каптың, җылы сөт эчтең, Гәпләшкәндә телләр талмады. Якын итте сине һәр якут, Кан кардәш дип әйтми калмады. Бүгенгегә сокланып карап, Гасырларның уйлап үткәнен, Бергә белдек уртак телебез Үлемсез һәм бөек икәнен...
Безнең бәйрәм — ысыах 12 түрендә Иң дәү кунак, шагыйрь, син идең. Син элек тә яхшы биегәнсең, Бүген исә шәбрәк биедең. Менеп алдың кыю юргага һәм җил булып истең кыр буйлап. «Сәлам!» дидең безнең кызларга, Кымыз эчтең яңа җыр уйлап. Күренеп тора: оста җайдаксың, Ат холкын син яхшы беләсең! Безнең сары \ безнең билбауның Килешкәнен сиңа күрәмсең? Өстең-башың нәкъ-нәкъ безнеке, Әйтерсең лә яшьтән шундый син. Әйтә төсле якут гүзәле:
«Ничек моңа гашыйк булмыйсың!» Син кадерле безнең һәр өйдә. Күңелләрдә якут яктысын — Яратуны безнең кабул ит, Мәңге-мәңге моңа хаклы син. Безнең җирдә урман-тау аша Син атлыйсың, Муса — ир-егет. Йөрәгеңдә — көрәш җырлары, Бирешмәсләр алар бил бөгеп.