КӨЛКЕ КУА КИЛӘ
аян» журналына 50 тулу уңае белән шушы журналда соңгы ел- • • ларда басылган кайбер әдәби әсәрләр һәм рәсемнәр аерым китап итеп чыгарылды. Ул «Көлке куа килә» дип атала. Җыентыкка 57 авторның 98 исемдәге сати- ра-юмор әсәре, шулай ук халык мәзәкләре һәм карикатуралар урнаштырылган.
Яңа фатирга күчеп, йокыга яткач кына, кайдандыр моңлы җыр яңгырый башлый. Баксаң, ул күрше фатирдан сибелә икән. Җырга сул як күрше дә, өске һәм аскы катта яшәүчеләр дә кушыла. Тора-бара үзешчән хорга җитәкче дә табыла. Һәркай- сы үз квартирында торып, бөтен шартын китереп, төне буе җыр өйрәнәләр. Туфан Миңнуллинның «Ансамбль» исемле юмористик хикәясенең кыскача эчтәлеге әнә шундый.
3. Гомәрованың «Өч баҗа һәм бер тәкә», Р Фәизовның «Йомыкый», В. Шәриповның «Гарнитур» хикәяләре, Н. Мадьяров, Ш. Га-лиев, Г. Рәхим, Ә. Исхакларның китапка кергән шигырьләре дә яратып укырлык, рәхәтләнеп көләрлек булып чыккан.
Бу китапны бик озак мактарга була. Әмма без күзгә ташланган кайбер җитешсез якларын да күрсәтик әле.
Китапта аннотация бирелгән. Ләкин ул алты юлдан гына тора. Югыйсә, кыска гына итеп булса да, журналның үзе турында, кайчан һәм нинди шартларда чыга башлавы турында язарга бик мөмкин иде бит.
Җыентыкның нинди принципта чыгып төзелүен дә аңлап булмый. Шигырьләр хи-кәяләр белән аралашып килә. Китапта барлыгы 57 автор катнаша дип әйткән идек. Менә шуларның әсәрләре 79 урында бирелгән. ягъни бер үк авторны берничә урында очратабыз. Мәсәлән Г. Афзал, Ә. Исхак. Т. Миңнуллин, М. Мәһдиев, А. Яхин фамилияләре өч җирдә очрый, ә Ш. Галиев шигырьләре хәтта дүрт урында (8, 52, 96, 195 битләрдә) бирелгән. Сигез автор икешәр тапкыр кабатлана. Болай таркату нәрсәгә кирәк булды икән?
Карикатуралар да бер тәртип белән ур-наштырылмаган. Әйтик, сабан туена багыш-ланганнарны бер тирәгә җыярга булыр иде, ә алар ике җирдә. Эчүчелеккә каршы ясалган рәсемнәр белән дә шул ук хәл, алар алты урында бирелгән. Авторларның исем- фамилияләрен бутаулар очрый. Эчтәлектә Илдар Юзәй, Рәшид Фазлыев, ә китапның эчендә Илдар Юзеев һәм Рәшит Фаэлыева дип бирелгән
Гадәттә, мондый җыентыкларны кем дә булса төзи, һәм аның фамилиясе беренче биттә языла. Ә бу китапны кем төзегәнлеге дә билгесез.
Санап үтелгән кимчелекләр җыентыкның ашыгыч рәвештә төзелгәнлеген һәм игъти-барның җитеп бетмәве турында сөйлиләр.
Китап моңарчы күрелмәгән 25 мең тираж белән чыккан иде. Хәзер аны кибетләрдән табуы кыен. Димәк, укучылар аны яратып кабул иткән.
Элек «Чаян» китапханәчеге чыга иде. Шуның кебек, бер-ике елда журналда басылган әйберләрне туплап чыгару бик мәслихәт булыр иде. Әйтик, бер елны татарчасын, 1гкенче елны русчасын. Бу — үзешчән коллективларга да зур ярдәмлек булыр иде. Сәхнәдән сөйләү өчен күпме кызыклы, көлкеле әйберләр бар анда.
Сатирик байлыкны даими рәвештә туплап чыгаруны юлга салырга кирәк. Моның өчен «Чаян» журналының чираттагы юбилеен көтеп тору һич кирәк түгел.
Р. ГАЛӘВИН.