КИҢРӘК КОЛАЧ БЕЛӘН
11. «К У » № И-
Мәкаләне саннардан башлап китәсе килә. Безнең республикада татар телендә язучы 130 Союз члены бар. Узган ел аларның, яңадан бастырган әсәрләрен дә кертеп исәпләгәндә, 90 лап китабы чыккан. Болары — Татарстан китап нәшрияты чыгарган китаплар гына. Шулар янына Мәскәудә һәм илебезнең башка нәшриятларында басылган китапларны өстик, һәммәсен бергә җыйсак, шактый зур бер сан килеп чыгар.
Инде рус телендә язучы иптәшләрнең китапларын санап карасак, 15 Союз членына 9 китап туры килә. Күргәнегезчә, иҗади союзыбызның руслар өлеше татар язучыларына караганда сүлпәнрәк эшли икән. Дөрес, монда мәсьәләнең тагын бер ягын исәпкә алырга кирәк. Татарстанда яшәүче рус язучылары әдәби тәрҗемә өлкәсендә аеруча актив эш алып баралар. Соңгы елларда алар татар язучыларының бик куп әсәрләрен тәрҗемә иттеләр. Мәсәлән, узган ел Ян Винецкий Габдрахман Минскийның «Яшенле яңгыр» повестен тәрҗемә итеп чыгарды. Бу өлкәдә Тихон Журавлев та бик күп эшли. Ул Рафаил Төхфәтуллинның «Агымсу» повестен тәрҗемә итте. Ел ахырында гына аның тәрҗемәсендә тагын бер әсәр — Шамил Рәкыйповның партизан Иван Кабушкинга багышланган «Кайда син, Жан?» дигән документаль повесте дөньяга чыкты. Рус язучылары татарча язылган шигырьләрне рус теленә тәрҗемә итү буенча да куп эшлиләр. Бу өлкәдә Рөстәм Кутуй белән Николай Беляевның активлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Н. Беляев тәрҗемә әсәрләрен үз шигырьләренә караганда да күбрәк бас
тыра бугай. Мин бу мәкаләдә ул тәрҗемәләрнең сыйфатын тикшерергә, аерым юлларның, образларның сәнгатьчә үзенчәлекләрен өйрәнеп, аларга гомуми бәя бирергә җыенмыйм. Әмма бер нәрсә бәхәссез, Рөстәм Кутуй, Марк Зарецкий, Лидия Григорье. ва, Мария Аввакумова кебек шагыйрьләре- безнең тәрҗемәләре Мәскәү тәрҗемәчеле- ренекеннән бер дә калышмый.
Рус телендә язылган китаплар аз чыккан дидек. Димәк, чыккан кадәресенә киңрәк тукталырга мөмкинлек бар. Барыннан да элек, Рафаэль Мостафинның активлыгын билгеләп үтәсе килә. Узган ел аның Муса Җәлилгә багышланган китабы берьюлы ике нәшриятта чыкты. «По следам поэта-героя» дигән ул китап башта йөз мең тираж белән Татарстан китап нәшриятында, аннары «По следам оборванной песни» дигән исем һәм 220 мең данә тираж белән «Дружба народов» журналына кушымта итеп чыгарылды. Ике ел эчендә 400 мең данә китап чыгару (шул ук китап берничә ел элек 50 000 данә тираж белән «Детская литература» нәшриятында басылган иде) — авторның зур уңы-шы, бу, язучы буларак, аның үсүен күрсәтә торган факт.
Р. Мостафинның әлеге китабы турында да, Муса Җәлилнең иҗатын һәм героик көрәш юлын өйрәнүгә багышланган мәкаләләре турында да үзебездә булсын, үзәк матбугат битләрендә булсын бик күл мактау сүзләре әйтелде. Мин аларны кабатлап тормыйм. Аларның барысы да диярлек урынлы иде, дөрес иде. Игътибарыгызны язучының җитди тәнкыйть сүзеннән читтә- рәк калган икенче әсәренә — «Полтора эк-
161
ватора» дип аталган юлъязмаларына юнәлтәсе килә.
Авторның бу әсәре «Муса Җәлил» теплоходында сәяхәт итү нәтиҗәсендә языла. Башта ул Татарстан китап нәшриятында басыла, аннары «Дружба народов» журналына кушымта итеп чыгарылган китапка урнаштырыла. Дөресен әйтергә кирәк, «Полтора экватора» әсәре Муса Җәлилнең үзе турындагы китаптан йомшак чыккан. Билгеле, монда объектив сәбәпләрне дә искә алмый ярамый. Муса Җәлил шәхесе, аның шагыйрь һәм солдат буларак кылган батырлыгы болай да укучыда кызыксыну уята, аны дулкынландыра. Әмма «Полтора экватора» әсәренең кимчелекләре турында сүз барганда, авторның бары тик үзеннән генә торган сәбәпләр хакында да әйтмичә калып булмый. Әйтик, юлъязмаларда диңгез тормышын белгән һәр кешенең колагын ярып керерлек ялгыш атамалар очрый. Ләкин эш анда гына да түгел. Иң үкенечлесе шул, автор үзен һәм судно командасын бер бөтен итеп бәйли алмаган. Әйдәгез, болай фараз кылыйк: авторны Муса Җәлил исемен йөрткән теплоходка түгел, ә бөтен-ләй башка корабльгә утырттык, ди. Нинди аерма килеп чыгар иде икән? Мөгаен, автор корабль кем исемен йөртә, шул кешенең тормышына караган мисаллар, фактлар китерер, башка шигырьләр укыр иде. Корабль исемнәрен алыштырып куюдан әллә ни үзгәрмәс иде. Ә бит Муса Җәлилнең үзе турында язылган документаль китап белән танышканда бөтенләй башка хәл. Укучы, шагыйрь, көрәшче һәм гражданин буларак, аның батырлыгына соклана, укучы күңелендә шушы батырлык тарихын өйрәнүгә 10 ел гомерен багышлаган авторга карата хөрмәт уяна. Ә инде авторның, очраклы рәвештә килеп эләккән пассажир сыман, «Муса Җәлил» теплоходына утырып дөнья буйлап сәяхәт итүе турында укыганда, күңелдә аңа карата әллә ни зур хөрмәт туа алмый. Бу очракта, киресенчә, «Муса Җәлил» теплоходына утырып сәяхәт итү авторга дөнья күрү Һәм үзен күрсәтү өчен бер сәбәп кенә булган дип карыйсың. Рафаэль Мостафин- ның юлъязмаларында төпле фикер йөртү җитми. Ул тизрәк нәтиҗә ясарга, укучыга үзенең әзер фикерен көчләп тагарга ашыга. Ә аның ул әзер фикерләре белән һәр очракта да килешеп бетәсе килми. Мәсәлән, Сингапур шәһәре турында автор болай дип яза. «Бу күңелне үзенә тартып тора торган, экзотикалы шәһәр. Монда барлык дәүләтләрнең корабльләре килеп туктый. Шәһәргә нигез салучы кеше дә бар. Ул — инглиз лорды...» һәм автор шул лордның һәйкәленә карап тора да, аның турында җитәрлек мәгълүмат биреп, аңлатып тормастан: «Аның йөзе бик кырыс», дигән нәтиҗә ясарга ашыга. Укучы шәһәрнең ничек салынуын, шәһәр салганда нинди каршылыклар килеп чыгуын — берсен дә белми кала.
• Бу йөздә мин кан диңгезен, кол ителгән кабиләләрне, экономик, политик һәм социаль гаделсезлекләр өемен күрәм», — дип әйтеп, автор ялгышмый, әлбәттә. Барысы да дөрес. Әмма андый шәхесләр турында язганда, мәсьәләгә берьяклы гына карарга ярамый. Бер генә түгел, ә дистәләгән фактларны янәшә куеп, чагыштырып карарга, шуннан соң гына нәтиҗә ясарга кирәк. Мисалга океаннарның бөек адмиралы Христофор Колумбны алыйк. Ул да, үзе артыннан яңа җир яуларга ябырылган башка пиратлар кебек үк, бер юлбасар була. Адмирал испан королевасына җибәргән хатында үзе ачкан һиндстан җиреннән ел саен 4 мең кол алып кайтырга мөмкин дип яза. Бу эштән никадәр табыш алачакларына кадәр исәпләп күрсәтә. «Колларның байтагы юлда үлеп тә калсын, ди, әмма барысы да үлмәячәкләр бит», — ди шөһрәт яратучы диңгез пираты... Күрәсез, Христофор Колумб та фәрештә булмаган икән. Әмма ни генә булмасын, Американы башка берәү түгел, ә нәкъ менә Колумб ачкан. Шуның өчен аның исеме гасырлар үтсә дә онытылмаячак. Аның диңгезче һәм флот башлыгы буларак осталыгын, кыюлыгын һәм батырлыгын һәр вакыт мактап сөйләячәкләр. Мөгаен, Сингапурга нигез салган кеше дә характеры белән башкалардан аерылып торгандыр. Шулай булмаса, ул кыргый агачлар гына үскән тропик урманнар уртасында ки-ләчәктә җир йөзендә бердәнбер дәүләт- шәһәр үсеп чыгасын алдан күрә алмас иде. Мондый шәхес турында тулырак һәм объективрак мәгълүмат биргәндә дә начар булмас иде диясе килә.
Күрсәтелгән кимчелекләренә дә карамастан, Р. Мостафинның «Полтора эквато- ра»сы бөтенләй өметсез әсәр түгел. Киресенчә, ул кызыклы һәм кирәкле зур эшнең башы гына булып торырга тиеш. Аның Җәлил турындагы документаль китабы ничек язылганын искә төшерик. Язучы шушы олы уңышка ничек иреште соң? Иң элек ул Муса Җәлил турында аерым публицистик мәкаләләр бастырып чыгарды. Аннары, ша-гыйрьнең дусты Гази Кашшаф белән бергә, «Эзләнү дәвам итә» дигән китап язды. Бо-
ларның берсе дә Р. Мостафинны олы әдәбият югарылыгына күтәргән әсәрләр түгел иде әле. Андый югарылыкка күтәрелү өчен язучыга еллар буена тырышырга, эзләнергә, тикшеренергә, иҗат газаплары кичерергә туры килде. Шуңа күрә аның «Муса Җәлил» теплоходында сәяхәт итү тәэсирендә язылган очерклар китабын да олы һәм җитди тикшеренүләрнең, киләчәктә туачак зур хезмәтнең башы гына дип карарга кирәк. Андый зур хезмәт язу өчен исә авторга бөтенләй мөмкинлекләр бар. Республикабызда гына да Муса Җәлил исеме белән бәйләнгән күпме кызыклы фактлар очрый. КамАЗда ул, мәсәлән, Вазыйх Мәүликов бригадасы члены булып, автогигант төзи. Районнарда шагыйрь исемен йөрткән колхозлар күп... Менә шул коллектив кешеләренең ничек яшәүләре турында сөйләү кызыклы булмас идемени? Теләк булган тәкъдирдә, автор шушы матур башлангычны дәвам итә ала...
Узган ел Михаил Скороходов үзенең яңа, җитди әсәрен тәмамлады. Казанда аның «Текә таулар» дигән китабы басылып чыкты. М. Скороходов — безнең якташыбыз: сугыш елларында ул Чистайда яши. Аннары Архангельскига күчеп китә һәм берничә ел элек туган якларга яңадан әйләнеп кайта. Татарстанда яшәгән берничә ел вакыт эчен-дә ул төньяк поморларының борынгы юллары буйлап сәяхәт итүгә багышланган кызыклы китап һәм күп кенә шигырьләр язды. Узган ел шулар янына «Текә таулар» романы өстәлде.
Роман язу Татарстанда яшәүче рус язучылары өчен сирәк очрый торган хәл. Алар язган романнарның иң соңгысы моннан ун еллап элек чыккан иде. Мин Ян Винецкий- ның нефтьчеләр тормышына багышланган «Тот, кто верит» дигән романын күздә тотам.
Язучының һәр китабы аның иҗат биографиясендә әһәмиятле бер этап булып тора. Сүз дә юк, «Текә таулар» романы да — язучы тормышында үзенә күрә бер биеклек. Әсәрдә хезмәт юллары Бөек Ватан сугышы елларында башланган урта буын вәкилләренең язмышы, аларның әйләнә-тирәдәге кешеләргә мөнәсәбәте турында сүз бара. Анда бик матур язылган аерым эпизодлар очрый. Әмма, тулаем алганда, роман зур әдәбият алдына куела торган таләпләргә җавап бирерлек булып чыкмаган. Авторга әдәби сиземләү, чама тойгысы җитеп бетми. Ул еш кына геройларының яшьләрен, характерларын онытыл җибәрә. Геройларыннан яшьләренә хас булмаган эшләр эшләтә, алардан үзе әйтергә теләгән сүзләрне көчләп әйттерә. Мәсәлән, В. И. Ленин хезмәтләре хакында алар тәҗрибәле пропагандистларга караганда да акыллырак фикер йөртәләр. Сугыш турында, икенче фронт турында сүз барганда, геройлар авызыннан полководецларныкына караганда да төплерәк сүзләр чыга. Героебыз әле кичә генә бер кызны яраткан, үпкән була. Кызның станок белән тупас мөгамәлә итүен күрүгә үк ул мәхәббәтеннән баш тартырга әзер. Әсәрдә шундый бер эпизод бар: Игорь белән Андрей өлгергәнлек аттестатына инша язалар. Икесе дә автор тарафыннан намус- лыдан да намуслырак кешеләр дип тәкъдим ителә. Инде шуларның кылган гамәлләренә игътибар итик: «...Андрей күз кырые белән генә Игорьнең сочинениесен тикше-реп чыкты... Ике артык өтерен тапты. Комиссия членнарында шик тудырмыйча гына шул өтерләрне бетерү өчен ярты сәгать вакыт узды...»
Менә шушы тормышларын ялганнан башлаган һәм бернинди вөҗдан газабы кичермәгән геройларыбыз трибун шагыйрь В. Маяковскийның югары поэзиясе турында фикер йөртәләр, М. Горький геройларыннан үрнәк алырга, В. И. Ленинча яшәргә ант итәләр.
Романның икенче өлешендә геройларның берсе дөреслек өчен көрәшүче, үзенең гражданлык һәм партиялелек принципларыннан беркайчан да тайпылмый торган кеше итеп күрсәтелә. Ә бит укучы әле аның бик оста алдалый белә торган кеше икәнен хәтерли. Бер тапкыр алдашкан кеше икенче тапкыр да алдашмас дип кем әйтә ала? Шуңа күрә, әсәрнең геройлары дөреслек һәм намуслылык өчен көрәшүче кешеләр икәненә ышануы кыенрак.
Бер караганда, «Текә таулар» романында барысы да дөрес кебек. Явызлык җиңелә, яхшылык тантана итә. Баш герой үзенә каршы кешеләрдән өстен булып чыга, аны икенче эшкә — дәрәҗәлерәк урынга чакыралар. Әмма автор уйлап чыгарган бу хәлләрнең берсенә дә ышанасы килми.
Бездә язучы күтәрергә ярамый торган темалар юк. һәр нәрсәне күтәрергә, һәр тема буенча яңа әсәр иҗат итәргә мөмкин. Әмма бер шарт белән: язучы үз әсәрендә тормыш чынбарлыгыннан читкә тайпылмаска, чорны дөрес чагылдырырга, барысы турында да марксистик-ленинчыл позициядән чыгып фикер йөртергә тиеш. Юрий Белостоцкий иҗатын тикшерергә керешкән-
че, тагын бер талкыр шул сүзләрне искә төшерәсе килде.
Соңгы елларда ул иҗат активлыгын бик нык көчәйтте. Аның "Текә вираж» дигән беренче повесте моннан куп еллар элек чыккан иде. Шуннан соң ул бик сирәк басылып килде. Хәзер аның ел саен яңа китабы чыгып тора. Минемчә, моның бер сәбәбе вакыт белән бәйләнгән. Элек Ю. Белостоц- кий өлкә газетасында эшли иде. Ә журналист профессиясе кешене бөтенләе белән узенә йота. Хәзер ул Татарстан язучылар союзында әдәби консультант булып эшли. Иҗади атмосферада яшәү һәм буш вакытның күбрәк булуы язучының иҗат активлыгына уңай йогынты ясады. Соңгы елларда аның «Кыска шырпы» дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. Озак та үтми, Татарстанда оештырылган очучылар эскадрильясына багышланган «Күк серләр саклый» дигән повесте зур тираж белән басылды. Узган ел Юрий Белостоцкий тагын бер яңа әсәр — «Кук тә, гомер дә — бер генә» дигән повесть тәмамлады. Бу повестенда, алдагы әсәрләре белән чагыштырганда, язучының иҗади үсеше сизелеп тора. Автор характерларны психологик яктан дөрес ача, материалларны, детальләрне сайлаганда бик таләпчән эш итә. Аның сугыш турында кешедән ишетеп кенә түгел, ә үзе белеп язганы күренеп тора.
Әгәр безнең үз гербыбыз, үз эмблемабыз булса, мөгаен, әдәбиятчыны да, дөреслек алласы Фемида шикелле, кулына микрометр тоттырып ясарлар, әмма күзләрен ачык калдырырлар иде. Чөнки язучы күрә белергә һәм күргәннәренә бик төгәл бәя бирә белергә тиеш. Менә бу яктан караганда, Ю. Белостоцкийга төгәллек җитми. Ул әсәренең башында ук бер хата җибәрә дә ахырдан бөтенләй ялгыш нәтиҗә ясый.
Авторның яңа әсәре дә хәрби очучылар тормышына багышланган. Бомбардировщиклар экипажы командиры Шуваловка фронт сызыгын үтеп чыгып, дошман объектларын фотога төшерергә һәм шул фотолар белән базага кайтырга дигән бурыч йөкләнә. Тик кузгалып китәргә генә торганда, көтелмәгән хәл килеп чыга. Бомбардировщикны дошман самолетларыннан сакларга тиешле истребительләрнең өч минутка соңга калулары беленә. Акылы булса, Шувалов яхшылап уйлап карарга һәм берсүзсез ис-требительләрне көтәргә тиеш иде. Ә ул уйлап та, көтеп тә тормый, «Әй, ни булса шул булыр» дип, ялгызы һавага күтәрелә. Билгеле, «Мессершмидтилар самолетын утка тоталар. Ул үзе парашют белән җиргә сикерә, ә бортрадист һәм штурман һәлак булалар. Нәрсә бу? Батырлыкмы, әллә малайлыкмы? Малайлык, әлбәттә. Хәтта алай гына да түгел, бу хәлне хыянәт дип тә бәяләргә мөмкин. Чөнки командирның малайлыгы аркасында экипаж һәлак була, машина яна.
Сугышта вак-төяк нәрсә булмый, анда һәр нәрсә әһәмиятле! Мәсәлән, кырык өченче елның җәендә безнең гаскәрләрнең Курск дугасында җиңүгә ирешүнең бер сәбәбе, бер караганда, кечкенә генә нәрсәгә бәйләнгән кебек. Совет командованиесе, разведка материалларыннан файдаланып, немецларның кайсы юнәлештә, кайчан һөҗүм итәчәкләрен алдан белеп тора һәм дошман белән көрәшкә өстәмә гаскәрләр туплый. Сугышта батырлык эшләү, панфиловчылар кебек, приказны төгәл үти белүдә чагыла.
Әйдәгез, Л. Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» романын искә төшерик. Анда шундый бер эпизод бар: бервакыт Александр патша рус армиясе белән командалык итүче Кутузов янына килеп чыга һәм аның ни өчен һөҗүмне башламавы белән кызыксына.
— Полкларның барысы да килеп җитмәгән әле, — дип җавап бирә Кутузов.
— Сез бит Царицын кырында түгел. Анда гына бөтен гаскәрләр җыелып бетмичә парадны башламый торалар, — ди патша.
— Нәкъ менә Царицын кырында түгел, ә сугышта булганга күрә һөҗүмне башламыйм да, — дип җавап бирә Кутузов.
Ю. Белостоцкий әсәрендә исә башкачарак килеп чыга. Хәрби частька әйләнеп кайткач, Шуваловны судка бирәләр. Ревтрибунал аны хәрби заданиене үтәүдән читкә тайпылуда, машинаны һәм иптәшләрен һәлак итүдә гаепли. Очучы штрафной батальонга җибәрелә. Шуваловка җәза дөрес бирелгәнме, әллә юкмы? Әйе, трибунал дөрес хөкем иткән. Чөнки Шувалов гаепле — ав-тор үзе шундый нәтиҗә ясый. Аның гаебен киметә торган бер генә нәрсә булырга мөмкин. Ул да булса — суд тәмамланганнан соң штурманның исән калганлыгы беленә: ул ике атнадан соң исән-сау әйләнеп кайта һәм үзе белән дошман объектлары төшерелгән кассетаны да алып кайта. Шулай да Шуваловны тулысынча аклап булмый. Ә автор исә аны акларга тырышып карый. Ул, үзенә-узе каршы килеп булса да, Шуваловны яклап калырга, ә ревтрибунал һәм штрафной батальоннар сугыш вакытында бөтенләй кирәксез нәрсәләр булган дип дә-лилләргә тырыша.
Без, язучылар, үзебез иҗат иткән герой, ларны балаларыбыз кебек күрәбез. Безнең уңай һәм тискәре геройларыбыз була. Ба. лалар арасында да аеруча ярата торганнары һәм бик яратып бетермәгәннәре очрый. Шуңа карамастан, ата-ана баланың Һәркай- сына бертөсле карарга тиеш. Кызганычка каршы, Ю. Белостоцкий кайбер геройларын артык нык ярата — аларның бөтен кимчелекләрен гафу итәргә әзер тора, ә кай- 1бер геройларына үги балага караган кебек карый. Автор прокурорны да, суд тикшерүчесен дә, каравыл хезмәтендәге солдатларны да акылсыз диярлек кешеләр итеп күрсәтә. «Смерш» капитаны артык бәйләнчек итеп бирелә, ревтрибунал полковнигы, аныңча, очучыга бәйләнергә генә тора. Шуваловны штрафной батальонга озата баручы солдаттан көләр өчен, ул аны арты белән кадакка утырта. Шуваловны заданиегә җибәргән штаб начальнигы исә иң кабахәт кешеләрнең берсе итеп сурәтләнгән.
Шулай итеп, башка геройларына караганда Шуваловны артык нык яратуы аркасын, да, автор бөтенләй ялгыш нәтиҗә ясый. Укучыга ул чынбарлыкка туры килми торган фикер тага. Билгеле, мондый әсәрнең ышандыру көче дә зур була алмый.
Рус язучылары иҗат иткән иң уңышлы әсәрләр рәтеннән Рөстәм Кутуйның «Кышкы алмалар» җыентыгын билгеләп үтәсе килә. Бу китапта тормыш турында тирән фәлсәфи фикер, геройларга карата җылы мөнәсәбәт, тормыш тантанасына, дөреслекнең явызлыктан өстен булуына ышаныч сизелеп тора. Гәрчә авторның интонациясендә бик үк төгәл булмаган акцентлар чагылса да, Р. Кутуйның бу китабына кергән хикәяләре күп милләтле совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләре югарылыгында эшләгән.
Тагын шунысына да тукталыйк: язучы бит повестьлар, романнар, хикәяләр һәм шигырьләр белән генә яшәми. Ул җәмәгать эшләрендә катнашырга, аңарда гражданлык хисләре югары булырга тиеш. Ә менә рус секциясендә член булып торган иптәшләрне инде бу яктан һич тә мактап булмый. Күптән түгел «Советский писатель» нәшриятында рус шагыйре Александр Яшинның «Миләш белән сыйлыйм» дигән хикәяләр җыентыгы басылып чыкты. Анда шундый юллар бар: «Минем тормышым хәзер дә әле тулысы белән туган авылым тормышына бәйләнгән — якташларыма авыр булса, миңа да авыр, аларның эшләре яхшы барса, миңа да яшәргә һәм эшләргә җиңел...»
Бездәге рус язучыларының иҗатын тикшергәч, аларны «туган авыллары» бик аз кызыксындыра икән, дигән фикергә киләсең. Роман, повесть, олы поэма тиз генә язылмый. Кайчакта моның өчен берничә еллар уза. һәм шул вакыт эчендә язучыга берәр ашыгыч тема очрамый калмый. Шул турыда матбугатта бүген үк, хәзер үк фи-кереңне әйтергә кирәк була. Кызганычка каршы, Татарстанда яшәүче рус язучылары вакытлы матбугатта бик сирәк катнашалар. Гражданлык публицистикасы алар өчен чит нәрсә булып кала бирә. Узган ел Мария Елизарова «Казан утлары» журналында А. Пушкинның Казанга килүе турында кызыклы гына мәкалә урнаштырды, Геннадий Паушкин КамАЗ төзүчеләре турында еш яза, бервакыт Нонна Орешина «Правда» га-зетасында очучылар турында кызыклы гына репортаж язып чыкты, аның берничә очеркы башка үзәк матбугатта да басылды, һәм менә шуннан башка тагын телгә алырлык берни дә юк бугай. Рус язучылары әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә бик пассивлар. Күрәсең, алар каләмдәш иптәшләренең иҗатлары, яңа чыккан китаплар, тормыш, әдәбият, сәнгать мәсьәләләре турында вакытлы матбугат битләрендә чыгыш ясауны кирәксенмиләр.
Хәер, гражданлык пассивлыгы өчен рус секциясе членнарына гына түгел, ә Татарстанның бүтән күпчелек язучыларына да үпкә белдерергә мөмкин. Кайчандыр Достоевский: «Без барыбыз да Гогольнең «Шине- ле»ннән үсеп чыккан кешеләр»,—дигән. Татарстан язучыларының да күбесе газетадан, вакытлы матбугаттан үсеп чыккан кешеләр. Әйдәгез, газета-журнал битләрен ачып карыйк. Хөрмәтле һәм танылган язу- чыларыбыздан кемнәр генә шушы жанрда иҗат итә икән? Алар — бик аз, кайбер язучы гадәти генә биш-алты хикәя, повесть яки роман язды исә, әйләнә-тирәсендәге тормышка үзенең әдәби снобизмы югарылыгыннан карый башлый. Фикеремне дәлилләр өчен тормыштан конкрет бер мисал китерәсем килә. КамАЗда беренче субайлар гына кагыла башлаганда, Татарстан язучылары тугызынчы бишьеллыкның шушы зур төзелеше турында коллектив җыентык чыгарырга карар иткәннәр иде. КамАЗ турында кемнәр генә, кайда гына язмадылар. Хәтта Америкада да китап чыкты. Чаллыда инде ремонт-инструменталь заводында җыелган машиналар да йөри башлады. Тиздән төп конвейерда хәрәкәткә киләчәк. Ә Татарстан язучыларының вәгъдә ителгән җыентыгы һаман юк. Эш болайга
киткәч, хәзер инде әйтүе дә кыен: гигант автозавод алданрак тезелеп бетәрме, әллә әдәбиятчыларыбызның юка гына җыентыклары алдан чыгармы икән?
Без гаҗәеп матур чорда яшибез. Язучы кеше совет халкының көндәлек эшендә, тормышында катнашып, узенең төпле фикере, дәртле сузе белән экономик, социаль һәм әхлакый проблемаларны чишугә өлеш кертергә, бишьеллык геройларына дан җыр. ларга тиеш. Ләкин мәсьәлә анда гына да түгел. Язучының тормышка тирән үтеп керүе аның иҗаты өчен бик кирәк. Чөнки тормышны тирәнрәк белу аның үзен дә баета, ул бернинди белешмәләрдән дә таба алмаслык бай материал туплый. Дөрестән дә, республикабыз язучылары ауга чыгу, балык тоту, табигать турында язганда, менә дигән итеп, М. Шолохов кебек оста итеп яза алалар, ә инде геройны бүгенге көннең конкрет эш обстановкасында күрсәтергә кирәк булса, зур инженер, колхоз председателе, өлкә күләмендәге җитәкче психологиясен ачарга туры килсә, монда инде бик примитив, беркатлы фикер йөртү килеп чыга.
Бу яктан караганда, тагын Рөстәм Кутуй« ны мактап телгә аласы килә. Ул конкрет чынбарлыктан читкә тайпылмый, җыентыгының исемен дә җанлы кешедән — гомер буена кышкы алмалар үстерү белән шөгыльләнгән Галина Ивановна Розанова турындагы очерктан алган. Мин бу очеркның ничек язылуын, матбугатта нинди каршылыкка очравын беләм. Башта аны автор «Со. ветская Россия» газетасына тәкъдим иткән иде. Анда басмадылар. Ә «Сельская моло-дежь» журналы шул әсәре өчен авторга 300 сум бүләк бирде.
Тугызынчы бишьеллыкның соңгы елы тә-мамланып килә. Унынчы бишьеллыкта совет халкы алдына бүгенге көнгә караганда да зуррак бурычлар килеп басар. Совет халкының шушы олы иҗади хезмәтендә әдипләр дә турыдан-туры катнашырга тиеш. Әдәбиятның бөтен жанрларында — күп томлы эпопеялар да, романнар да, поэма, лар да, үткен телле, ялкынлы публицистик очерклар да язарга кирәк. Әйдәгез, үзебезне сынап карыйк, төрле жанрларда иҗат итик. Үзебезне дә, көчебезне дә. сәләтебезне дә кызганмыйча эшлик.