Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ


НОЯБРЬ, 1974 ЕЛ
Бөек Октябрьның 57 еллыгын камаэлылао лаеклы каршылыйлар. Аларның эшләре тагын да ритмлырак бара, көн саен миллион сумнан артык акча даими рәвештә үзләштерелә башланды. Хәзер төзүчеләр беренче чиратта торган проблемаларны хәл итәләр: кою, җыю, двигатель, пресс-рам, тимерчелек заводларының түбәләрен ябалар, еларга җылылык трассалары үткәрәләр. Бәйрәм алды вахтасы көннәрендә шәһәр салучылар һәм КамАЗ заводларын коручылар аеруча тырышып эшлиләр. Күптән түгел генә хезмәт ияләре депутатларының Чаллы шәһәр Советы XIV сессиясе шәһәрдә төзелеш башланганнан бирле эшләнгән эшләргә йомгак ясады. Өч елдан артык вакыт эчендә миллион ярым квадрат метр файдалы торак мәйданы күләмендә йортлар, 14 гомуми белем мәктәбе, 17 балалар бакчасы, 11 җәмәгать туклануы бинасы. 24 кибет, 3 больница һәм уннарча культура объектлары төзелгән...
«Известия», Мәскәү.
Хабаровск шәһәреннән Чаллыга — бөтен союз комсомол төзелешенә — «1Б-125» һәм «1Б-140» маркалы токарь-револьвер автоматлары җибәрелде. Станоклар төзү заводы КамАЗ заказларын срогыннан бер айга элегрәк үтәде.
Бу станокларның җитештерүчәнлеге элеккеләренә караганда 20—30 процентка артыграк. Алар тишү, фрезерлау һәм катлаулы кыру эшләре өчен өстәмә җайланмалар, чүпләрне алып китү өчен автомат транспортер белән тәэмин ителгән.
Болар КамАЗ өчен станок төзүчеләр башкарган беренче генә заказ түгел. Шулай ук КамАЗга универсаль фрезер станоклары да графиктан алдарак озатылган иде. Хәзер завод коллективы үтә төгәл автомат станоклар әзерләүгә кереште. Аларның беренче партиясе КамАЗга җибәреләчәк.
«Комсомольская правда». Мәскәү.
Мәскәүдә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә, совет автомобиль төзелешенә 50 ел тулу юбилее уңае белән. Бөтенсоюз автотехника күргәзмәсе ачылды. «Халыклар дуслыгы» мәйданында уннарча автомобильләр, парадтагы кебек, ике рәткә тезелгән Аларга карап, 1924 елның ноябренда булып үткән икенче бер парад хәтергә төшә: ул вакытта Мәскәү авомобиль җәмгыятендә ясалган ун данә беренче йөк машинасы горур рәвештә Кызыл мәйданнан узды. Шуларның берсе — тарихи истәлеккә әверелгән »АМО-Ф 15» хәзер бу күргәзмәдә түр урында тора.
Күп тонналы «БелАЗилар, куәтле «МАЗ»лар һәм «КрАЗ»лар, уңайлы «Рафик»- лар — хәзерге заман автомобиль промышленносте үрнәкләре.
Болардан тыш күргәзмәдә илебезнең иң зур предприятиеләрендә, шулар исәбеннән КамАЗда эшләнәчәк зур йөк күтәрешле машина үрнәкләре дә бар
«Социалистическая индустрия». Мәскәү.
Бөек Октябрьның 57 еллыгы уңае белән СССР Элемтә министрлыгы күп буяулы маркалар бастырып чыгарды. Шул маркаларның берсенә куәтле «КамАЗ» дизель йөк машинасы сурәте төшерелгән.
«Советская Татария», Казан.
Бетончы Т. Васюкова КамАЗга комсомол путевкасы белән килә. Удар хезмәте өчен ул күп тапкырлар «Автоэаводстрой» тресты һәм 4 нче төэелеш-монтаж идарәсенең Почет грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.
Газетада төзелеш ударнигы портреты һәм завод төзелеше панорамасы басылып чыккан.
«Известия». Мәскәү.
Әлегә кадәр илебездә иң зур автогараж Тольяттида иде. Хәзер Чаллыда икенчесе сафка басу алдында. Аның беренче чираты срогыннан ике ай элек эксплуатациягә тапшырылды.
Гараж-гигантта берьюлы 500 авыр йек күтәрешле машинага һәм шул кадәр үк ярым прицеп-фургоннарга комплекслы хезмәт күрсәтеләчәк. Анда ремонтчылар ярдәмчесе автоматлар, электроника, кибернетика булырга тиеш. Катлаулы гараж комплексы белән идарә итүне автоматлаштырылган система башкарачак.
«Социалистическая индустрия», Мәскәү.
Троицк станок төзү заводында элентроэррозион станоклар эшләп чыгарыла башлады. Бу станокларда аерата нык корычтан коелган материалларны, штампларны, кискечләрне һәм башка инструментларны бик җиңел эшкәртергә мөмкин.
Яңа продукциянең беренче партиясе КамАЗ инструментальчыларына һәм башка машина төзү предприятиеләренә, сәгать заводларына җибәрелде.
ТАСС, Троицк шәһәре.
Илебезнең зур төзелешләрендә, предприятиеләрендә, авыл хезмәт ияләре янында булып кайткан художниклар үз хезмәтләрен Мәскәүдә «Туган ил» исемле күргәзмәгә куйдылар. Алар арасында П. Малаянның (Ереван) «КамАЗда плита коючы ЛюбаГвар- децева» дигән рәсеме дә бар.
«Правда», Мәскәү,
Чаллыда КамАЗны үз шефлыгына алган СССР Кинематографистлары союзын җылы сүз белән телгә алалар. Анда кинофестивальләр үткәрү матур традициягә әверелде. Күптән түгел Чаллыда Союз идарәсе секретаре А. Караганов җитәкчелегендә кино артистлары группасы булды. Артистлар, режиссерлар, сценаристлар төзелеш мәйданнарында, инде сафка баскан предприятие корпусларында эшчеләр белән бик еш очрашалар. КамАЗ темасы илебезнең күп кенә киностудияләре планнарына кертелде. «КамАЗ причаллары», «КамАЗ — минем язмышым», «Бригадирлар», «Рәис Ганиев» фильмнарында төзүчеләрнең героик хезмәте сурәтләнә.
Төзелеш язмышы белән СССР һәм РСФСР Язучылары союзы идарәләре дә даими кызыксынып тора. Алар Чаллыга әледөн-өле үз делегацияләрен җибәрәләр. Роберт Рождественский. Феликс Чуев, Михаил Львовларны бригадаларда бик җылы каршыладылар, һәм алар төзелештәге иң яхшы кешеләр турында яңа әсәрләрен яздылар.
СССР Художниклары союзы да КамАЗны онытмый. Художн>ик-акварел1истлар Чаллыда ике мәртәбә булып, шәһәр музеена картиналар, скульптуралар, график әсәрләр коллекциясе бүләк иттеләр. Бөтенсоюз театр җәмгыяте белән Үзәк актерлар йорты да төзелештә һәм шәһәрдә иҗади очрашулар сериясе үткәрде.
КамАЗ төзелеше, андагы көндәлек хезмәт героикасы Татарстан язучылары, художниклары, композиторлары, артистлары иҗаты өчен мул чыганак. Төзүчеләр Геннадий Паушкинны, Мәхмүт Хөсәенне, Сибгат Хәкимне, Әхсән Баянны һ. б. язучыларны яхшы беләләр. Аларның төзүчеләргә багышланган әсәрләре КамАЗ кешеләренә яхшы таныш. Чаллыда үткәрелгән әдәби конкурска йомгаклау җыелышлары моның ачык мисалы. Укучылар конференцияләренә сигез меңгә якын кеше катнашты.
Хезмәт темасы, автомобиль гигантын һәм яңа шәһәр коручы замандашыбыз образын тулы канлы итеп сурәтләү — республиканың күп кенә сәнгать осталары иҗатында үзәк урынны алды.
Шулай да төзүчеләр җырчыны, язучыны, художникны, кинофильмны тудыручыны алкышлаганда рәхмәт белдереп кенә калмыйлар, шул ук вакытта алар зур промышленность үзәге булып килә торган Чаллыда иҗат союзларының тагын да киңрәк, тирәнрәк. төрлерәк эш алып баруларын да таләп итәләр. Иҗат союзларына. Культура министрлыгы белән берлектә, мөгаен, шәһәрнең социаль-культура үсеше, культура учреждениеләре планын эшләүдә катнашырга кирәктер.
«Советская культура», Мәскәү.
Моннан ике ел элек беренче бишьеллыклар геройлары Алексей Стаханов, Петр Кривонос, Мария Виноградова, Иван Гудов, Александр Бусыгин КамАЗ төзүчеләренә ачык хат белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. «Сезнең эшләрегездә җәмгыятебезнең иң яхшы традицияләрен тою күңелле, — дигәннәр иде ветераннар. — Безнең буын — сезнең бабаларыгызның һәм әтиләрегезнең хезмәт казанышлары эстафетасы энергияле, яхшы белемле, иң алдынгы техника белән коралланган җитмешенче еллар төзүчеләренең ышанычлы кулларына күчте. Без сездә, кадерле дуслар, үзебезнең кайнап торган яшьлегебезне күрәбез, сезнең девизларыгызда героик беренче бишьеллыклар эшенең дәвамы яңгырый».
Чыннан да, Чаллыга килгән саен, буыннар җаваплылыгы тойгысын сизәсең. Ул панно мозаикаларыннан яңа шәһәргә карап торучы буденновка кигән быргычыларның
йөзләрендә күренә, «Даешь КамАЗ» дигән шигъри лозунгларда яңгырый. Ул тойгыны, ниһаять, революцион романтика, АМО, Горький автозаводы, автомобиль промышленностеның башка предприятиеләрен тезүчеләрендәге чиксез фидакарьлек эстафетасын дәвам иттерүче КамАЗ автогигантын коручылар үзләре тудыра.
...Еллар узар. Уннарча еллар үтәр. Кама буендагы автомобиль батыры капкасыннан ел саен йөз меңнәрчә куәтле «КамАЗплар чыгар, тугызынчы бишьеллыкта барлыкка килгән Яңа Чаллы шәһәрендә заман бәйләнеше хакына, буыннарның революцион һәм хезмәт бәйләнеше хакына армый-талмый эшләүчеләрнең йөз меңнәрчә балалары, балаларының балалары бәхетле тормыш итәрләр.
«Социалистическая индустрия», Мәскәү.
Бөек Октябрь алды ярышында «Каздорстрой» тресты коллективы зур уңышка иреште. Дәүләт комиссиясе Казан — Чаллы автомобиль магистраленең 43 километрдан артык булган беренче участогы сафка басу турындагы актка кул куйды Шулай итеп, автомагистраль Алабугадан Мамадышка кадәр арада әзер. 9 метр киңлектәге асфальт лента автомобильләргә иң зур тизлектә йөрергә мөмкинлек бирә. Магистраль буена хәзерге заман юл билгеләре, күрсәткечләре куелган, пассажир павильоннары ясалган.
«Советская Татария». Казан.
Әлегә «КамАЗ» төзелә генә, ә инде Одесса автоҗыю заводында Кама автогиганты чыгарган машиналар өчен прицеплар эшләнә башлады.
Алар 14 һәм 20 тонна йөк сыйдырышлы. Терлекләр йөртү өчен махсус прицеплар микроклимат булдыру өчен җылыткыч һәм вентиляция җайланмалары белән җиһазландырылган.
«Известия», Мәскәү.
Чаллыда автомобиль индустриясе төзүчеләрнең йөз меңлек армиясе бүген үк инде үз хезмәтләренең нәтиҗәләре белән горурлана ала: Кама буенда мәһабәт төп һәм ярдәмчел производство корпуслары калкып чыкты. КамАЗ — түбә астында, КамАЗ пыялага, бетонга төренде. Аның йөзе 1,5 миллион квадрат метр торак мәйданлы күп катлы йортларда, хәзерге заман архитектура ансамбльләрендә күренә. Шәһәр өр-яңадан салына. Анда 1,3 миллиард сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылды. Бер мәйданда шундый масштабтагы, шундый колачтагы эшләрнең моңа кадәр илебездә әле башкарылганы юк иде.
КамАЗ төзүчеләрнең узган юлы якты һәм мөһим вакыйгалар, казанышлар һәм уңышлар белән тулы. Әмма аларның файдаланып бетмәгән резервлары да бар әле Новороссийскида сөйләгән речендә Л. И. Брежнев болай дигән иде: «Коммунистлар партиясенең яңа — XXV съездына без лаеклы нәтиҗәләр белән килербез дип уйлыйм. Барлык партия, профсоюз, комсомол оешмаларының, совет һәм хуҗалык органнарының, безнең барлык совет халкының эше хәзер шуңа юнәлдерелгән». Чаллыда үткәрелгән партия активы җыелышына катнашучылар үз максатларын нәкъ менә шундый итеп билгеләделәр, алар беренче «КамАЗ» автомобилен КПССның XXV съездына чыгарырга карар кабул итте.
«Социалистическая индустрия». Мәскәү.
Соңгы елларда Кама буенда, Чаллыда зур үзгәрешләр барлыкка килде. Биниһая зур мәйданда автогигантның күп катлы корпуслары үсеп чыкты. Күптән түгел- генә әле кечкенә шәһәр булган Чаллы илебезнең зур индустриаль үзәгенә әверелде Завод конвейерыннан авыр йөк күтәрешле автомобильләр чыгу көнен якынайту өчен КамАЗ төзүчеләре рухланып эшлиләр.
«Сельская жизнь». Мәскәү.
Соңгы елларда Советлар Союзында шәһәр төзелеше бик нык алга китте. Илебе» картасында йөзләрчә яңа шәһәрләр, поселоклар барлыкка килде
Яңа торак районнар төзү комплекс белән алып барыла. Йортлар белән бергә культура-көнкүреш объектлары да төзелә.
Автомобиль тезүчеләр шәһәре Чаллы көннән-көн үсә, матурлана. Кама автогиганты корыла башлаганнан бирле биредә йөз меңнән артык кеше өй туйлары үткәрде.
«Экономическая газета». Мәскәү.