Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАСЫРЛАР СУЛЫШЫ


Әдәби тел һәм матур әдәбият стиленең тарихи үсеш мәсьәләләренә карата
елдә кешеләрнең табигате һәм холкы да, тормышы һәм көнкүреше дә ачык чагыла. Шунлыктан тел аралашу, аңлашу коралы гына түгел, ул кешеләрнең рухи эшчәнлеген чагылдыру чарасы да.
Тарихи юнәлештә тел стильләр белән тыгыз бәйләнештә үсә. Мондый бердәмлек матур әдәбият стиленә нисбәттә бигрәк тә ачык күренә. Чөнки художестволы сөйләм үзенең киң кулланышта булуы һәм сәнгатьчә яңгырашы ягыннан телдәге башка стильләрдән аерылып тора. Анда төрле сөйләм үзенчәлекләре, образлы сурәтләү алымнары бергә кушыла һәм язучының әдәби телне үстерүгә ярдәм итә торган үзенә хас стиль чараларына зур урын бирелә.
Матур әдәбият стиленең төп асылы — аның сәнгатьле сөйләмгә корылуында. Әдәби тел нормаларын эшкәртүдә, тел чараларыннан файдалануда матур әдәбият гаять әһәмиятле җирлек ролен үти. Художестволы сөйләмдә югары аһәңгә, сәнгатьчә яңгырашка ирешүгә ярдәм итә торган тел-сурәтләү алымнары нәфис чигешләр, матур бизәкләр — орнаментлар гына булып каралмыйча, әйтеләчәк фикерне фәлсәфи юнәлештә аңларга да мөмкинлек бирәләр. Аларның бер эчтәлеккә туры китерелеп кулланылуы нәкъ шуның белән аңлатыла да. Музыкада тормыш күренешләре, иҗтимагый вакыйгалар үзенчәлекле итеп, төрле тавыш чаралары белән бирелгән кебек, матур әдәбиятта тел-сурәтләү алымнары да әсәрнең идеясе, композициясе һәм образлар системасы белән органик мөнәсәбәттә киләләр һәм махсус кануннар җирлегендә төзеләләр.
Тарихи үсеш, эволюцион үзгәрешләр ике яклап бара. Бер яктан, телнең үсеше әдәбиятның жанрлар ягыннан тармаклануына йогынты ясаса, икенче яктан исә, художестволы әдәбият телдәге нормаларның ныгуына һәм аларның киң күләмдә халык арасында таралуына китерә.
Бөтен халык өчен уртак булып әверелгән тел нормалары нигезендә әдәби тел үсеп чыга. Ул, халык сөйләменең төп байлыгын, киң таралган үзенчәлекләрен үзендә туплап, сөйләм культурасының иң югары казанышы булып китә. Бай һәм камил әдәби телгә ия булу — халыклар тарихында яңа үсеш баскычына ирешү нәтиҗәсе.
Әдәби тел нинди юллар белән үскән соң?
Мәгълүм булганча, аның беренчел нормалары халык авыз иҗаты әсәрләрендә күренә башлый. Язу туганчы ук, татар халкының җанлы сөйләменә нигезләнеп, төрле жанрларны (бәет, легенда, риваять, җыр, әкият, мәзәк, табышмак, мәкаль, әйтемнәрне) эченә алган сөйләмә әдәбият — халык авыз иҗаты әсәрләре барлыкка килгән һәм шул җирлектә фольклор стиле формалашкан. Элек-электән халык арасында йөргән риваятьләр, Туйбикә кыйссасы, «Хан кызы Алтынчәч», «Янмый торган кыз», «Кырык кыз» легендалары, «Тыйса угылы Амәт» дастаны, Науруз бәете, Мөхәммәт
Т
Әмин бәете, әкиятләр, төрле хикәятләр башта сөйләм телендә, аннары язуда теркәлгән хәлдә, буыннан-буынга күчеп, безнең заманга кадәр килеп җиткәннәр. Шунысы әһәмиятле, фольклор әсәрләрендә бер диалект һәм җирлек белән бәйләнешле үзенчәлекләр генә түгел, бәлки бөтен халык өчен уртак нормаларга китерелгән тел күренешләре ачык чагылыш тапкан. Тел-әдәбият галимнәре фольклор телен сөйләмә әдәби телнең башлангычы итеп карау ягында торалар. ♦
Язма әдәбият барлыкка килү белән әдәби тел тотрыклы бер күренеш ала, һәрь- 3 яклап ныклы нормаларга салына. Сөйләмнең төзелеше дә катлаулана бара, фикерне Е төгәл һәм ачык итеп бирү өчен, тел чараларының иң уңышлы төрләрен кулланырга, “ иң матур үрнәкләрен саклап калырга мөмкинлек туа. Телнең билгеле бер максатка и яраклаштырылган, төрле сөйләм үзенчәлекләрен эченә алган киң тармаклары үсеп чыга. Вакытлар үтү белән, телнең тагы да нормалашу һәм калыплашу чорында, алар ? аерым стильләр булып җитлегәләр.
Тарихта бер үзенчәлекле хәл күзәтелә: әдәби тел ролендә халыкның үз теле тү- < гел, бәлки бөтенләй ят, башка чит телләр дә кулланылганнар. Мәсәлән, иранлыларда . һәм кайбер төрки халыкларда шундый әдәби тел булып классик гарәп теле, японнарда һәм кореялыларда— классик кытай, герман халыкларында — латин, көньяк һәм о көнчыгыш славяннарда — иске славян, Балтик буенда һәм Чехиядә — немец телләре * саналган. *
Татар теле тарихында бу мәсьәлә ничек тора? Борынгы язма истәлекләрне һәм н татар әдәби теленең үсешен тикшерү түбәндәге нәтиҗәгә китерә: бездә язма әдәби X тел төрле үзенчәлекләрне (борынгы төрки, угыз, чыгтай, гарәп, фарсы һ. б) эченә * алса да, ул халык өчен бөтенләй ят һәм чит тел булмаган, халык язма әсәрләрнең аз күбесен аңлаган. Татар халкы арасында матур әдәбият әсәрләрен җыелышып уку күптәннән матур гадәткә кереп киткән. Элек-электән оста укып бирүчеләр, тел осталары, чичәннәр, әкиятчеләр булган. Алар телнең киң байлыгыннан файдаланганнар, буыннан-буынга телне үстереп һәм баетып, аның рухын саклап килгәннәр.
Төрки халыкларда язу культурасы борынгы заманнарда ук туган. Матур әдәбият стиле дә үзенең тарихын бик ерактан башлап китә. Безнең эраның VI—VIII гасырларында ташка чокып, рун хәрефләре белән язылган төрки ядкарьләрдә үк инде поэзия һәм проза үрнәкләре чагыла '. Элекке төрки әсәрләрне язганда төрле әлифбалардан файдаланылган. Төрки истәлекләрнең күбесе гарәп хәрефләре белән язылган (•Котадгу белекинең аерым нөсхәләре, Мәхмүд Кашгарый сүзлеге — XI гасыр, Әхмәт Югнакиның «һибәтел-хәкаикъ» әсәре — X—XII гасырлар, Замахшариның «Мөкаддимәт әл-әдәб»е — XI—XII гасырлар, Әхмәт Ясәви хикмәтләре — XII гасыр, Сөләйман Бакыр- гани хикмәтләре — XII гасыр, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыфны — XIII гасыр, Рабгузи «Кыйссапсы, Котбинең «Хөсрәү вә Ширин», «Харәзминең «Мәхәббәт-намә», Сәйф Сарайның «Гөлстан» әсәрләре — XIV гасыр һ. б.).
Уйгыр әлифбасында язылган әсәрләр: дини һәм юридик документлар (X—XIII гасырлар), «Алтын йарук» (X гасыр), «Котадгу белекинең уйгыр нөсхәсе (XI гасыр), «Мәхәббәт-намә»нең уйгыр нөсхәсе (XIV гасыр), Ярлыклар (XIII—XIV гасырлар) һ. б.
Латин язуында («Коман мәҗмугасы» — XIII—XIV гасыр), әрмән язуында (юриспруденциягә караган, рәсми-канцелярия стилен чагылдырган кыпчак документлары — XIV гасыр), рус язуындагы (төрле чыгышлар, дипломатия документлары, сүзлекләр — XVII—XVIII гасырлар) төрки-татар язма истәлекләре дә очрый.
Хәзерге төрки телләр төрле үсеш баскычы үткәннәр. Телләрнең эволюциясен тикшергәндә хосусый белән гомуми арасындагы диалектик берлек искә алынырга тиеш.
Татар теленең тарихи үсеше төрки телләрнең гомуми үсешеннән аерып каралмый. Төрки халыкларның кайберләрендә язма әдәби тел борын-борыннан үсеп килгән һәм ул телләрдә зур күләмле әдәби, фәнни-тарихи әсәрләр иҗат ителгән. Мәсәлән, әэербәйҗан, үзбәк, татар телләре бик электән иске язма телгә ия булган телләр рәтендә каралалар. Алар, элекке традицияләрне саклаган хәлдә, Октябрь революциясенә кадәр үк әдәби тел булып үсеп җитәләр, совет чорында тагы да киң үсеш алалар һәм камилләшәләр. «СССР халыклары әдәби телләренең үсеш закончалыкла-
1 Кара: И. В. Стеблева. Поэзия тюрков VI—VIII веков. Маскәү, «Наука» нәшрияты, 1965.
ры» дигән китапта бу хакта түбәндәгечә әйтелә: «Совет чорында иске язулы телләр үзләренең эчке ресурсларын төрле дәрәҗәдә файдаланалар. Мәсәлән, рус теленең сүзлек составы үзенең эчке ресурсларын максималь эшкә җигү юлы белән үсә. Украин, белорус, үзбәк, әзербәйҗан, әрмән, грузин, латыш, литва, молдаван, таҗик, татар, эстон һәм башка кайбер телләрнең лексик-семантик системасы нигездә алар- ның эчке мөмкинлекләре җирлегендә үсә»
Әдәби телләрнең үсешендә төп нке чорны аерырга һәм аларны буташтырмаска кирәк. Аларның берсе — теге яки бу халыкта язма әдәби телнең барлыкка килү һәм башлангыч үсеш чоры. Икенчесе — әдәби телнең тулысы белән халык сөйләме теленә нигезләнгән, икенче төрле әйткәндә, халык теленең әдәби тел функциясендә йөри башлаган чоры. Аларның һәрберсе халыклар тарихында төп иҗтимагый шартлар туганда гына өлгереп җитә. Мисалга элекке язма әдәби традицияләргә ия булган төрки телләрне алыйк.
Әзербәйҗан телендә беренче чор XIII гасырга һәм аннан элегрәк булган дәвергә карый2. Ә икенчесе — милли әзербәйҗан әдәби теленең нормалары формалашу чоры— XIX гасырның утызынчы елларыннан башлап, XX гасырның егерменче елын» кадәр сузыла 3.
Урта Азиядә төрки әдәбият һәм мәдәният шулай ук күптәннән үсә башлый. XV—XVI гасырларда иске үзбәк теле формалашып җитә 4. Үзбәк милләте туу белән (ул процесс XX гасырдан башлана, Октябрь революциясеннән соң төгәлләнә), иске үзбәк теле үзгәрә, андагы архаик нормалар кулланылыштан төшәләр, җанлы сөйләмгә нигезләнгән милли үзбәк теле барлыкка килә . Димәк, үзбәк теле тарихында беренче чор XV—XVI гасырга караса, икенче чор XX гасырдан башлана.
Ниһаять, Идел буенда үскән һәм нормалашкан татар язма әдәби теленә кагылышлы кайбер мәсьәләләргә тукталыйк. Татар теленең барлыкка килүе өчен төп шартлар күптәннән туган. Аның башлангыч формалашу, язуда теркәлә башлау чоры ерак тарихка барып тоташа. Иң читен һәм катлаулы мәсьәләләрнең берсе — әдәби- телнең тарихи нигезен дөрес ачу, ягъни анда кайсы кабилә телләренең ятуын анык билгеләү. Тикшерүләр татар теленең борынгы болгар һәм кыпчак телләренә якынлыгын күрсәтәләр. Татар телен борынгы төрки тел белән бәйли торган күп кенә үзенчәлекләр бар. Борынгы төрки тел, үз нәүбәтендә, кыпчак, угыз, карлук телләре өчендә элгәрерәк булганлыктан, татар теле фонетик, лексик һәм грамматик яктан угыз һәм карлук телләре белән дә билгеле дәрәҗәдә кардәшлек мөнәсәбәтендә тора.
Идел-Кама буенда төзелгән борынгы Болгар дәүләтендә үк, төрки кабилә телләренең бер-берсе белән тыгыз аралашуы нәтиҗәсендә, XII—XIII гасырларда татар язма әдәби теленең нормалары барлыкка килә һәм аерым стильләре (матур әдәбият стиле, фәнни стиль, эпиграфика стиле, дини трактатлар, үгет-нәсихәт әсәрләренең теле һ. б.) формалаша башлый. Димәк, татар әдәби теленең үсешендәге беренче чор- Болгар дәүләте һәм андагы мәдәният белән бәйләнгән. Ә икенче чор XIX гасыр һәм XX гасырның башы белән билгеләнә.
Болгар дәүләте экономика һәм культура ягыннан югары үсеш баскычына ирешкән зур феодаль дәүләт була. Ул дәвердә үк әдәби телдә стильләргә бүленү башланганлыгын һәм төрле жанрлар туганлыгын күзалларга мөмкин. Элекке чордагы терки язма истәлекләрдә телнең эчке мөмкинлекләреннән киң файдаланыла, күчерелмә мәгънәдәге сүзләргә, төрле сурәтләү алымнарына, фразеологик әйтелмәләргә- зур урын бирелә. Мисалга XIII гасыр язма истәлеге — «Кыйссаи Йосыф» поэмасын алырга мөмкин. Тел чаралары борынгы төрки тел традицияләре нигезендә сөйләү теле үзенчәлекләре белән тыгыз үрелеп баралар. Геройларның портретын сурәтләгәндә дә бу ачык күренә. Шагыйрь Йосыфның портретын түбәндәгечә бирә:
’ Закономерности развития литературных языков в советскую эпоху (внутриструктурное развитие старопнсьменных языков) Мәскәү. «Наука» нәшрияты. 1973. 17 бит
’ М Ш Ширалиев. М UI Рагимов Азербайджанский язык. «Закономерности развития литературных языков » дигән китапта. Мәскәү. 1973. 222 бит.
’ А М. Демирчизадә Әзербәйҗан әдәби теленеп ннкншаф юллары. Баку. 1958. 38—41 бит;. Әзербәйҗан теленек өслүбияте. Баку. 1962. 18 бит (Икесе дә әзербәйҗан телендә )
196016 9 6 Н К°но"ов Грамматика современного узбекского литературного языка. М —Л.-
' Һилал —ай. гамзә кылсак — назласак.
1 Мвнадилар — базар хәбәрчеләре; өнен чагырдылар — тавыш бирделәр; кадде — буе; зариф үзле —зирәк табигатьле; фәсих —төзек, сәхих —дөрес
Һилалә биңзәр сәнең кашларың вар, Энҗүйә биңзәр сәнең дешләрең вар, Гамзә кылсаң, йолдыз тик күзләрең вар, — Керлекләрең җанымнан кәчәр имди
Күренешләрне бер-берсе белән чагыштыру, охшату сәнгатьле сөйләмнең эмоцио- . нольлеген һәм аһәңен күтәрүгә ярдәм итә. Телнең төрле мөмкинлекләреннән файдалану тезем рәвешендә бирелгән сыйфатларда да ачык күренә. Мондый алым әдәби £ телдә стиль чараларының гасырлар буена үсеп килүен күрсәтә. Бер өзеккә мөрәҗә- з гать итик: §
и
Мөнадилар олы өнен чагырдылар, Бу угланны кем сатып алыр дирләр. Ун дөрле һөнәре вардыр дирләр, — Һөнәрләрен берен-берен әйтер имди. Әүеәл улдыр: кадде яхшы зариф үзле, 17
Икенче — бәңзе якты, йөзе нурлы. Өченче — фәсих делле, сәхих сүзле,
Йитмеш ики телне тәмам белер имди2. ж
<
Халыкның зирәк тәҗрибәсе җирлегендә туган образлы сурәтләүләр, чагыштыру- х лар, фразеологик әйтелмәләрнең төрле формалары XIII гасыр язма истәлекләрендә !Z куп очрый. Мәсәлән: тулун ай тик нурлы йөз, гәүһәр кеби яшь, бал-шикәрдин тат- х лы суз, Һилалә биңзәр каш, кан аглау (елау), миһер уты кайнау, бәгырь яну, ата хакы, тунын сую, ут ягу, кул тигерү, ант эчү, пошиман булу Һ. б.
Күреп үткәнебезчә, сәнгатьле сөйләм борынгы чорда ук аерылып чыккан һәм мөстәкыйль үсеш алган. Төрки әдәбиятта поэзиянең өстенлек алуы безнең борынгы бабаларыбыз һәм Көнчыгыш әдәбиятына хас күренеш булып тора. Гадәттә, ул әсәрләр мавыктыргыч сюжетка корылган булалар, элекке төрки язма тел традицияләрен дәвам иттерәләр.
Болгар дәүләтендә төп урынны алып торган болгарлар белән Казан татарлары арасындагы тарихи бәйләнешкә — культура, тел-әдәбият багланышларына күптәннән игътибар ителгән. Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри да, мәшһүр тарихчы Шиһап Мәр- җани да, халык шагыйре Г. Тукай да бу мәсьәләне читләтеп үтмәгәннәр. Совет чорында исә мәдәни һәм әдәби мирасны фәнни яктан тикшерү тагы да киң җәелде.
Тарих фәнендә исбат ителүенчә, Идел һәм Урал буенда төркиләшү процессының башлануында хәлиткеч урынны Азов буеннан килгән болгарлар гына түгел, ә аңа кадәр үк III—IV гасырларда һуннар һөҗүме һәм VI—VII гасырларда Бөек Төрки каганат вакытында Көньяк Урал һәм Көнбатыш Себер далаларыннан килгән төрки кабиләләр тотканнар 3.
Татарларның этногенезына һәм теленә кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә, төрле халыкларның (болгарларның һәм кыпчакларның) тоткан урыны дөрес ачылырга, тарихка бәйләнешле күп төрле факторлар искә алынырга тиеш. Шунлыктан соңгы елларда бу мәсьәләгә һаман да ачыклыклар керә бара. Бер төркем галимнәр раславынча, татар теле төрле тарихи-иҗтимагый сәбәпләр аркасында үзендә кыпчак теле үзенчәлекләрен күбрәк берләштерә. Эш шунда ки. Болгар дәүләте җимерелеп, XIII гасырда Алтын Урда дәүләте төзелгәннән соң, кыпчак теле шул хакимиятнең дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә. Нәтиҗәдә, болгар теленең элекке кулланылышы тарая, Идел буенда, борынгы Болгар дәүләте чорындагы язма әдәби телнең үзенчәлекләрен берләштергән хәлдә, кыпчак сөйләменә нигезләнгән яңа язма тел үсеп чыга. Без моны хәзерге татар әдәби теленең тарихи җирлеге дип карыйбыз. Бу язма телнең традициясе Алтын Урда дәүләте оешкан вакыттан гына башланмый, бәлки элегрәк дәверләрдән — Болгар дәүләте һәм Төрки каганат чорыннан ук килә.
17 A X Халиков История формирования тюркоязычиых народов Поволжья и Приуралья, «Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья» дигән китапта Казан, 1971, 36 бит
1968 елда Токиода үткәрелгән VIII Халыкара конгресста Ш. Ф. Мөхәммәдьяров татар халкының килеп чыгу тарихына багышланган докладында да болгар теле белен кыпчак теле арасындагы кереш, нәтиҗәдә, кыпчак теленең җиңеп чыгуы турында сүз алып бара һем хәзерге татарларның чыгышлары ягыннан өлешчә болгар, ә телләре ягыннан кыпчак булулары турында күрсәтеп үтә '.
XIV гасырда Идел буенда киң күләмдә гомуми төрки культура үсеп китә, әдәби һәм фәнни-тарихи әсәрләр иҗат ителә. Ул чорда язылган әсәрләрнең шактый өлеше хәзерге замангача килеп җиткән. Алар безнең илдә генә түгел, Көнбатыш Европа һәм Көнчыгыш илләрендә дә табыла торалар. Шунлыктан XIII—XIV гасыр төрки яз> ма истәлекләрен чит ил тюркологлары да зур кызыксыну белән өйрәнәләр.
Мәсәлән, шагыйрь Котбиның ун мең шигъри юлны эченә алган «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы 1342 елда язылган. Күчермәсе Франциянең милли китапханәсендә саклана. Беренче башлап Польша Фәннәр академиясендә А. Зайончковский тарафыннан бастырып чыгарыла. Биредә XIV гасырдагы язма әдәби телнең гүзәл үрнәкләрен күрергә була. Шагыйрь бу әсәрендә шул чордагы әдәби телнең киң мөмкинлекләреннән иркен файдалана, табигать күренешләрен матур алымнар белән сәнгатьчә яңгырашта сурәтләп бирә, тормыш-көнкүрешнең аерым детальләрен гади итеп тасвирлый. Әсәрдә кулланыган тел-стиль чаралары хәзерге татар телендә дә дәвам итәләр. Түбәндәге шигырь юлларына мөрәҗәгать итик:
Күңел кис таҗ тәхетдин, бул фаригъ, Чыраең кыйлма кайгы берлә сарыйг. Әгәр булсаң бу тәхет — таҗга мохтаҗ, Сәңа йир — тәхет ирер, югары күк — таҗ 2.
Биредә чагыштыруның үзенә бер төре — ике генә компоненттан торган чагыштыру бар: җир — тәхет, күк — таҗ. Мондый чагыштырулар гасырлар буе үсеп, киң кулланылышка кереп киткәннәр. Г. Тукайдан бер өзек:
Бик күңелсез бер начар журнал — гомер
Анда, әйбәт, баш мәкалә мал ирер.
Шагыйрь, сөйләмнең кыскалыгын тәэмин итү өчен, журналны гомер, баш мәкаләне мал белән чагыштыра.
С. Рәмиев бу чара аша портретның классик үрнәкләрен бирә:
Кашлары — ай аның яңа туган, Йөзе — айның тулган көннәре; Керлекләре — нурлар кич чәчелгән. Ике күзе — шул кичнең күлләре.
һ. Такташта да шундый ук традицияләр дәвам итә:
«Барабызнга утырып, теләгән җиргә Кошлар кебек очып барабыз, Кояш — безгә иптәш,
Ә җ и р инде — безнең анабыз.
М. Җәлил дә бу төрдәге чагыштыруларны киң куллана. Түбәндәге өзектә кар белән кәгазь, кояш белән шагыйрь чагыштырыла:
Кар —
әйтерсең, ап-ак кәгазь,
Теләсәң шигырь,
Теләсәң җыр яз.
Нур каләмен кулына тотып,
Чыгып баскан шагыйрь — кояш.
1 Ш Ф. Мөхәммәдьяров Основные этапы происхождения и этнической истории татарской народности. Мәскәү. 1968. 10 бит
1 Алынган өзекләр хәзерге орфографиягә яраклаштырып биреләләр. Сүзлек; бул фаригъ — бушан.
Мен» 1353 елда Харәзми тарафыннан язылган «Мәхәббәт-намә» әсәре. Аның уйгыр һәм гарәп хәрефләре белән бирелгән күчермәләре Британия музеенда һәм Терния китапханәләрендә сакланып калган Бу әсәр үзенә бер алым белән — хатлар стилендә иҗат ителгән. Төрки әдәбиятта элек-электән аерым стильләрнең тыгыз үре- ф леп баруын күзәтергә мөмкин. Биредә эпистоляр стиль белән матур әдәбият стиле _ кушылып килә. Бер өзек:
Әйа! Арслан йөрәкле хан ыругы,
Кечек яшьдин олугларның олугы. Исәр таң җиледәг йилкенде атың, Кояш йаилык җиһанны тотты затың. Әгәр мең ел терелсә Хатим-и тай Синең атың ишеткәч йирләр үпкәй. Улус тотдың камуг гаклың көчендин, Чиригтә кан тамар камчың эчендин.
Ул чордагы әсәрләр халыкның тормыш тәҗрибәсе җирлегендә туган күп төрле О гыйбрәтле сүзләргә, мәкаль-әйтемнәргә Һәм халык афоризмнарына да бай. Моның < үрнәкләре Сәйф Сарай тарафыннан 1390 елда язылган «Китабе Гөлстан бит-төрки» х әсәрендә Дә ачык чагыла. Мәсәлән: «Никадәр кем бәкләр ашы татлы булса, и ку- н нак, ярлы-юксылга коры итмәке андан яхшырак», «Күрексез киленгә күрекле тун ки- ~ дереб йарашмас», «Йитсә татлы суга сусамыш ир, курыкмас алнында булса аҗдаһа», < «Озын буйлы ахмакдан кыска буйлы гакыл йахшырак дорыр», «Йимеше күб агачка ® таш атарлар», «Мал гомер рәхәте өчен дорыр, дәхи гомер мал җәмг итмәк өчен дә- гел», «Эчереб илгә кашык берлә шурба, чүмеч сабы белән күзен чыкарма» һ. б
Әсәрдә хәзерге халык сөйләмендә кулланылган фразеологик әйтелмәләр дә күп очрый. Кайбер мисаллар: күңел теләге, җәһәннәм уты, ачы тел, юксыллык йөге, фәкыйрьләр аһы, саба йиле, йыллар кичү, йөз суын түгү, әл (кул) озайту, җәрахәт өс- тенә тоз куймак, гафләт уйкусы, йөз кайтармак, төн ката йөрү, йөз тоту һ. б.
Төрки халыкларда матур әдәбиятның поэзия һәм проза стиле күптәннән үсеш алган. XIV гасырда бер күренеш күзгә ташлана: проза сөйләме, шигъри әсәрләрнең бер өлеше буларак, киң урын ала. Бу яктан «Гөлстан» әсәре бик үзенчәлекле. Анда хикәятләрдән торган проза сөйләме һәм поэзия бер-берсе белән керешеп килә. Үрнәк өчен бер мисал:
«Хикәят. Локман Хәкимгә сордылар:
— Әдәбне кемнән үгрәндең? Әйтте: — Әдәбсезләрдән. Бактым аларның әфгале- нә — кайсы хәрәкәт, кем, миңа хуш килмәде, аннан ихтираз кылдым.
Әгәр уйнап бер яхшы бер хәреф әйтсә, Алыр андан белек әһле нәсыйхәт;
Килер ахмак колагына уйынчак
Укыр булсаң йөз илле баб хикмәт».
XIV гасырда тулысы белән проза стилендә язылган оригиналь әсәрләр дә очрый. Хикәятләрдән һәм новеллалардан торган зур күләмле әсәрләрнең берсе — Махмуд бине Гали Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» әсәре.
XIV гасырдан безнең чорга бик күп истәлекләр килеп җиткән. Алар арасында тагы Хисам Катибның «Җөм-җөмө солтан» Саядиның «Дастаны Бабахан» әсәрләре, «Коман мәҗмугасы», галимнәрдән Әбу Хәййанның «Китаб-ел-идрак^.», Җамалетдинның «Китабе болгат-эл моштак» исемендәге сүзлекләре, фәнни хезмәтләре һ. б. зур әһәмияткә ия булып торалар.
Татар әдәби теленең һәм матур әдәбият стиленең үсешен күз алдына китерүдә XIII—XIV гасыр язма истәлекләре зур чыганак булып хезмәт итәләр. Аларда татар теленең тарихи үсеше һәм киң тел байлыгы чагыла. Бу чордагы язма истәлекләрне җентекле рәвештә Әмир Нәҗип өйрәнә. Ул аларны төрки халыкларның күпчелеге (нугай, төркмән, казакъ, үзбәк, башкорт һ. 6.) өчен уртак мирас итеп карый *.
1 Ә Нәҗип Татар әдәбиятының һәм татар әдәби теленеп кайбер онытылган язма истәлекләре турында «Совет әдәбияты». 1957. № 12. Кыпчакско огуэский литературный язык мамлюкского Египта’ XIV века. Докторлык диссертациясе, М. 1965. Уртак хәзинә. «Казан утлары», 1971. № 2.
Алтын Урда дәүләте таркалганнан соң, ул территориядә яңа дәүләтләр, ханлыклар барлыкка килә. Шуның берсе — Казан ханлыгы. Татар халкының бер дәүләткә оешуы Казан ханлыгы төзелү белән тыгыз бәйләнгән. Бу чорда тел һәм культура ягыннан элекке традицияләр дәвам итә. XV—XVI гасырларда әдәби тел нормалары тагы да киң кулланылышка керә, матур әдәбият стиле үсә, ул төрле сурәтләү алымнары белән байый. Моны шул дәвер шагыйре Мөхәммәдьярның «Төхфәи мэрдан» (1539 ел), «Нуры содур» (1542 ел) поэмалары мисалында ачык күрергә мөмкин. «Нуры содур» әсәреннән гаделлек турында әйтелгән бер өзеккә мөрәҗәгать итик:
Гадел берлә ил камуг булыр әман, Калмаз илдә фетнә вә золым һаман. Бер сәгать гадел кыйлмак яхшырак, Кем гыйбадәт алтмыш елдан озаграк. Гадел берлә ил гыймарәт булыр уш, Барча эшләр табар аның берлә хуш. Гадел булыр барча эш башы, белең, Гадел берлә даимән бәс эш кыйлың.
Шагыйрь халык сөйләм теле үзенчәлекләреннән, тел байлыгыннан уңышлы файдалана, халык авыз иҗаты әсәрләренә таянып, художестволы сурәтләү чараларын, тасвирлау алымнарын оста куллана. Сәнгатьле сөйләм чарасы буларак, фразеологик әйтелмәләр сөйләмнең эмоциональ яктан югары яңгырашына, фикерне ачык һәм төгәл белдерүгә ярдәм итәләр: багстан былбылы, кан эчү, ил күзе, гакылым кошы, җир үбү, колак салу, таңга калу, күз йомып ачканчы Һ. б.
Мәкальләр Һәм әйтемнәр бик борыннан матур әдәбият әсәрләрендә зур урын алалар: «Борынгыдан ирер мәсәл — колак сал: ямандин сән буеныңи сатып ал», «Бер нәсихәт итәем мән, колак сал: иясен сыйласаң, этенә сөяк сал», «Гакыйль булсаң, иргә касд итмә, зинһар: «Каюг казып, үзе төшкәй» — мәсәл бар» («Төхфәи мэрдан»).
Моннан тыш Өмме Камал, Мөхәммәд Әмин, Гариф бәк шигырьләрендә, канцелярия документларында, ярлыкларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә ул дәвердәге тел нормалары киң чагылыш таба. Әдәби телнең күчерелмә мәгънәдәге сүзләргә һәм төрле сурәтләү чараларына бай булуы әсәрләрнең поэтик яңгырашына һәм сәнгатьлеккә ирешүдә зур роль уйный.
Аз сүз белән тирән мәгънә аңлатуга элек-электән зур игътибар ителгән. Телнең тәэсир итү көче дә нәкъ шуннан чыгып билгеләнә. Бу яктан татар теленең бик бай традицияләре бар. Моннан берничә ел элек кенә, VII—XIII гасыр төрки ядкарьләрендәге 20 меңгә якын сүзне һәм сүз тезмәләрен эченә алган сүзлек чыкты ’. Анда борынгы төрки телнең киң байлыгы чагыла. Татар телендә дә шул борынгы төрки сүзлек катламы сакланып килә. Сүзләрнең күпчелеге элекке төп мәгънә төсмерләрен саклаганнар. Аерым тарихи-географик шартларда, төрле халыклар белән аралашу нәтиҗәсендә һәр телнең үзенә хас үзенчәлекләре аерылып чыккан. Сүзләрнең кайберләре терле үзгәрешләр дә кичергәннәр. Бер төркем сүзләр вакытлар үтү белән мәгънә ягыннан тарайган. Бу күренеш турыдан-туры телнең камилләшүе һәм мәгънәнең төгәллеге белән бәйләнгән. Мисалга тары сүзен алыйк. Безнең борынгы бабаларыбыз чәчү мәйданын, иген чәчә торган җирне, шулай ук җыеп алынган уңышны тарыг дип йөрткәннәр, ә җир эше белән шөгыльләнүче кешене, крестьянны, тарыгчы дип атаганнар. Тарыг сүзенең аерым чәчү культурасын белдергән тар мәгънәсе дә күптәннән кулланыла башлаган. В. В. Радлов үзенең сүзлегендә кайбер төрки телләрдә тарыг сүзенең сөрү, чәчү җире мәгънәсендә йөргәнлеген күрсәтә. Татар халык сөйләү телендә кушма сүз составында гына элекке мәгънә төсмере сакланган. Мәсәлән: «Көз җитеп, иген-тару ындырга кердеме — ул инде миңа кыз димләргә тотына» (Г. Ибраһимов). Тара (чәч тара) сүзендә дә тары сүзенең борынгы мәгънәсе (эшкәртү, сөрү) белән бәйләнеш дәвам итә.
Тун сүзенең дә мәгънәсе тарайган. Ул өс киеменең тиредән ясалган бер төрен генә белдерә. Анда шулай ук борынгы төшенчә сакланган (борынгы заманнарда тире
' ДревнстюркскнП словарь. «Наука» нәшрияты. Ленинград. !9б9.
киемнәр генә булган). Ләкин элекке чорда һәм урта гасырларда бу сүз өчен гому- милек хас. Барлык өс киеме шул исем астында йөргән. Кайбер язма истәлекләрдә тун сүзенең мәгънәсе конкретлаша баруы да күренә. Казан ханлыгы чоры һәм аннан соңгы дәвер язмаларында, С. Хәлфин сүзлегендә, XIX гасыр һәм XX гасыр башындагы әсәрләрдә тун сүзенең конкрет мәгънәсе өстенлек ала. «Тунсызларга нурлы көннәр килде», «Килер ак тунлы кыш та» (Г. Тукай) һ. б. Ниһаять, элекке киң мәгънә ф бөтенләй югала, ул бары тик топонимик исемнәрдә (Каратун авылы) һәм аерым сөй- _ ләшләрдә генә сакланып кала. Э
Кайбер төшенчәләр киңрәк мәгънәле сүзләр белән белдереләләр. Ләкин бу ча- £ гыштырмача сирәк очрый. Мәсәлән, борынгы телдә ил сүзе кабилә союзы, халык яки бер этник төркем мәгънәсендә йөргән. XVI йөз татар әдәби телечдә дә шул а. төшенчә саклана: «Ил бәгенең анда багы бар иде» (Төхфәи мэрдан»). Сөйләү телендә с; корт иле, ил теле кебек тәгъбирләрдә дә шундый үк төсмер чагыла. Сөйләмгә эмо- з циональ-экспрессив яңгыраш бирүдә матур әдәбият стилендә моны ачык күреп бу- Jr ла. Г. Ибраһимовтан берничә мисал: «Җәй көне тамак ил өстендә туя», «Атаңны илгә ~ чиратка салдылар», «Илдә кемнәр юк, дисең» («Көтүчеләр»), «Фаҗига ил телендә шул ♦ рәвешле тәфсыйль кылына» («Яшь йөрәкләр»). Элекке мәгънәне саклаган хәлдә ил ® сүзенең иҗтимагый функциясе киңәя, ул бер дәүләткә кергән барлык идарә органнарын, күп халыкларны, конкрет территориаль бүленешне белдерә торган гомуми- < ләштерүче сүз булып китә. Шуңа карамастан, ил сүзенең билгеле бер өлкә, яши торган урын төшенчәсендә кулланылган очраклары да бар.
Әдәби тел һәм матур әдәбият стиленең тарихи үсешендә искергән, кулланылыш- х тан төшеп бара торган сүзләрне дә очратырга мөмкин. Кайбер төрки-татар сүзләре, элек-электән язма истәлекләрдә урын алсалар да, соңгы чорларга таба сирәк кулланыла башлыйлар яки телдән бөтенләй төшеп калалар. Мәсәлән: турун (онык), йи (аша), бичин (маймыл), болак (елга, чишмә), әл (кул), ут (үлән), үкүш (күп), тархан (титул, чин), чирү, сү, ләшкәр (гаскәр), көбә (панцырь), чиркин (начар), төмән (бик күп), буга (үгез), йаг (дошман), йазы (дала), Чулман (Кама), кот (бәхет), туг (байрак), чыгай (ярлы), талуй (диңгез), асыг (файда), барк (бина, йорт), будун (халык), күни (кәнизәк) Һ. б. XIX гасырның икенче яртысында, XX гасыр башында язылган әсәрләрдә әле аларның кайберләрен очратырга була. Мисаллар: «_лавык итләрен агу итеп йидерә» (3. Һади), «Янә сөймәс бер аен да, чытып чиркин чыраен да», «...ки әлдән ул сәне салмас», «Өмид илән каләм алды бу элем» (Г. Кандалый). Кайбер искергән сүзләр хәзерге телдә аерым лексик берәмлекләр составында табыла алалар. Мәсәлән, җимеш сүзенең тамыры (җи), фонетик яктан үзгәреп, йи сүзеннән торганлыгын сиземләү читен түгел. Ут (үлән) сүзе кайбер очракларда элекке төшенчәсен саклый (утау, утлавык, чәнчү уты һ. б.). Милли әдәби тел нормалашу чорында болак сүзе борынгы мәгънәсендә дә йөри (елга, чишмә) һәм елганың исемен дә белдерә. Мәсәлән, «Болагы саф, чәйгә һәркем су салганда» (Акмулла), «Сал шаулый, сулар гөрли болакларда». Таулар, болаклар барысы да басылды» (Дәрдмәнд), «Шул сәбәптер ки: «Болак гөлдән вә рәйханнан ерак» (Г. Тукай).
Элек-электән кулланылган сүзләрнең бер төркеме авыл, елга, шәһәр, кеше исемнәрендә генә сакланып калган: Чирү (гаскәр), Каратун, Дөбьяэ (төп дала), Олыяз (олы, зур дала), Торнаяз (торна даласы), Сылуяз (матур дала), Котыш (бәхетле), Алабуга (Ала үгез), Төмән (бик күп) һ. б. Борынгы чор әдәбиятында киң урын алган атаг (дан), кот (бәхет), билгү (акыллы, зирәк), маг (хөрмәт) сүзләре кушымчалар ялганып хәзер дә элекке мәгънә төсмерен чагылдыралар: атаклы, котлы, билгеле, мак-таулы.
Татар теле кушма сүзләрнең күп кулланылуы белән дә аерылып тора. Кушма сүзләрнең төрле төрләре очрый. Икенче кисәге мәгънә белдерми торган кушма сүзләрдә (савыт-саба, мал-туар, бала-чага, кыз-кыркын һ. б.) җыймалык төшенчәсе аңлатыла. Борынгы телдә саба, туар, чага, кыркын сүзләре барысы да мөстәкыйль мәгънәгә ия булганнар. Җентекләп караганда, бу төрдәге кушма сүзләрдә бер үк төшенчәнең кабатлануы күренә.
Сөйләмне матурлый торган, аңа җегәрлек өсти торган фразеологик әйтелмәләр туры мәгънәдә кулланылган гади сүз тезмәләреннән килеп чыкканнар. Мәсәлән: ут ягу (күңел борчу мәгънәсендә), кул тидерү (сугу, кыйнау), чүбек чәйнәү (бушка сөйләү).
тауга менү (дәрәҗәгә күтәрелү), колакка салу (яхшылап ишетү), канат сыну (ятим калу, якын дустыңнан аерылу), җәясен тартып карау (уй-фикерен белү), җилләр исү (югалу, чыгып китү мәгънәсендә) һ. б. Кайбер тәгъбирләр аша халыкның тормыш- көнкүрешен, һөнәрен аңларга мөмкин. Мәсәлән, заманында туку станоклары белән бәйләнешле киләп сару сүз тезмәсе вакытлар үтү белән күчерелмә мәгънәдә бөтенләй яңа (бушка вакыт әрәм итү, тик утыру) төшенчәне белдерә башлаган. Бер төркем тотрыклы әйтелмәләр халыкның гореф-гадәтләре, этнографиясе белән тыгыз мөнәсәбәттә туган. Алар ерактан, мәҗүсилек чорыннан ук киләләр. Мәсәлән, ата хакы — тәңре хакы дигән тәгъбирдә ыруглык заманнарында ук кулланылган мәгънә төсмере сакланган. Җир-су төшенчәсендә төрки халыкларның туган-яшәгән җире күздә тотыла. Андый атамалар культ дәрәҗәсендә йөргән, аларда халыкның оешканлыгы да, көче дә һәм гадәтләре дә ачык гәүдәләнгән.
Телдәге әйтелмәләр төрле мәгънәви үзгәрешләр дә кичерәләр. Үрнәк өчен XIII гасыр язма истәлекләрендә очрый торган бәгырь яну тәгъбирен алыйк. Бу — хәзер йөрәк яну әйтелмәсенә туры килә. Бәгырь сүзе авазлар үзгәреше нәтиҗәсендә бавыр сүзеннән ясалган. Элек бавыр сүзе йөрәк мәгънәсендә тойгылы сөйләм тудыручы, үзенә хас мәгънәле бер сүз булып йөргән. Халыкта минем бавырым, бавырга керү, чит бавыр, бавыр бәйләү, бавырыма басу, бавырыма таш булып яту кебек борынгы тел күренешләре хәзер дә сакланганнар.
Сөйләмдә билгесез күплекне яки абстракт күплек төшенчәсен белдергәндә аерым саннарның кулланылуы да — борынгы тел күренеше. Мәсәлән, «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы «Кырык ирдән куәте артык имди», «Йитмеш ике телне белер» кебек җөмләләрдә бирелгән саннарның татар халык мәкальләрендә, фразеологик әйтелмәләрдә киң таралган булуы шуны күрсәтә *. Чагыштырыгыз: «Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә», «кырык тартмачы», «кырык корама», «кырыкмаса кырык кат», «кырык чөе кырылсын». «Кырыкка ярылу», «кызлы өйгә кырык ат бәйләнер», «кырык эше кырылып ята», «кырыкка берәү тулмаган», «җиде кат үлчә, бер кат кис», «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», «җиде кат тирене тунау», «җиде күккә менү», «җиде атасына җитү», «җиде төн уртасы», «җиде ят», «җиде ятып бер төшкә кермәү» һ. б. Шул хәзинә матур әдәбият әсәрләрендә киң файдаланыла. М. Җәлилнең «Ике йөзле кешегә» дигән шигырендә ул чаралар антитеза алымы белән килеп поэтик сөйләмнең яңгырашын күтәрүгә булышалар:
Киемем минем кырык ямаулы да, Күңелем саф, аның каравы.
Син купшы, тик тузган йөрәгеңнең Җитмеш җиде төрле ямавы.
Әдәби телдә һәм матур әдәбият стилендә элекке чорларда ук халык телендәге чаралардан, андагы байлыктан киң файдаланылган. Бу традиция XVI—XVIII гасырларда да дәвам итә. XVII гасыр татар әдәбиятында М. Колый, XVIII гасырда Габдерәхим Утыз Имәни поэзиясе әһәмиятле урынны били. Хисаметдин бине Шәрәфетдиннең XVI—XVIII гасырларда язылган «Тәварихы Болгария», Кадыйр Гали бәк тарафыннан фарсы теленнән тәрҗемә ителгән «Җәмигъ-эт тәварих» әсәрләре фәнни-тарихи проза стиленең үсешен күзалларга ярдәм итәләр. Прозаик сөйләм драматургия стиленең дә үсүенә зур йогынты ясаган. Поэзиягә караганда проза әсәрләренең теле тарихи юнә-лештә үзенең җанлы сөйләмгә якынлыгы белән аерылып тора.
XVII—XVIII гасырларда һәм XIX гасырның беренче яртысында (Һибәтулла Салихов. Әбелмәних Каргалы, Шәмсетдин Зәки иҗатында һ. б. әсәрләрдә) элекке язма тел традицияләре шактый дәрәҗәдә саклана, шул ук вакытта, сөйләү теле чараларын куллану да активлаша.
Бу чорлардагы төрле стиль үзенчәлекләрен чагылдырган дәреслекләр-хрестома- тияләрдә, кулланмаларда, сүзлекләрдә (С. Хәлфин, И. Хәлфин, М. Иванов, С. Кук- ляшев, М. Махмудов. Г. Ваһапов һ. б. ларның хезмәтләрендә) әдәби телдәге үзгә-
1 Өлкән әдип һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» (3 томда). «Татар халык табышмаклары» дигән хезмәтләрендә телнең үсешен ачыклый торган гаять бай һәм күп материал тупланган.
решләрне күзәтергә була. Шулай итеп, халыкның җанлы сөйләме нигезендә татар теле үсешендә яңа этап башлана, милли әдәби тел туу өчен җирлек хәзерләнә.
XIX гасырның икенче яртысында һәм XX гасыр башында татар халкы милләт булып оеша. Әдәби әсәрләр саф татар телендә — халыкның сөйләү телендә языла башлыйлар. XIX гасыр — татар әдәби теле тарихында менә шушы үсеш тенденцияләрен гомумиләштерүче һәм синтезлаучы яңа чор була *.
Поэзиядә мондый юнәлешне киң рәвештә үстереп җибәрүчеләрнең берсе - Г. Кандалый иде. Халык иҗатының поэтик образларын, тасвирлау алымнарын оста 3 куллану нәтиҗәсендә халыкчанлык юнәлеше аның әсәрләрендә төп сыйфатка әверелә. >
Саф татар теле үзенчәлекләре белән беррәттән, ул чорда әле башка телләрдән о. кергән алынмалар да шактый очрый. Мисалга Гали Мокрый, Акмулла, Муса Акъегет, Заһир Бигиев әсәрләрен алырга мөмкин. XIX гасырның икенче яртысында татар мил- 3 ли әдәби теленең нормалары ныгу һәм тотрыклылану процессы проза стиле форма- < лашу белән турыдан-туры бәйле (Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте, “ Заһир Бигиев романнары һ. б.). Бу чор прозасына халык теле нигезендә чынбарлыкны ♦ һәм иҗтимагый күренешләрне сәнгатьчә итеп нечкәләп сурәтләү хас. Шәхесне һәм ° табигать күренешләрен лирик-романтик, эмоциональ-поэтик тасвирлаганда телдән оста файдалану, XX гасырга чыккач, ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов әсәрләрендә үзенең иң < югары чагылышын таба. Проза теленең эмоциональ-эстетик функциясе киңәя. Анда 18 элекке төрки һәм Көнчыгыш поэзиясе традицияләре буенча килә торган образлы тас- _ вирлау алымнары халык сөйләм теле үзенчәлекләре белән кушылып бара. Димәк, х милли әдәби телнең үсеше сурәтләү чараларының да төрле тармакта күлләп кулланы- * луына, телнең эчке мөмкинлекләреннән киңрәк файдалануга этәрә. Әнә шундый үсеш — яңарыш әдәби телнең нормалашу процессы белән янәшә бара.
Әдәби жанрлар һәм стильләр барлыкка килү җәмгыятьтәге күп төрле иҗтимагый тарихи сәбәпләр белән бәйле. Мәсәлән, татар драматургиясенең теле-стилө формалашу милли әдәби тел туу мәсьәләләре белән тыгыз үсештә карала. Беренче татар драмалары XIX гасырның икенче яртысында языла башлый. Әдәбиятның башка төрләренә караганда драматургиянең үзенә хас яклары бар. Диалог һәм монологлардан торып, персонаж сөйләменә нигезләнгәнгә күрә, драматургия стиле төрле социаль катлау вәкилләренә хас тел үзенчәлекләрен чагылдыра. Бу стиль формалашу өчен әдәби тел нормаларының җанлы сөйләм теленә нигезләнгән булуы шарт. XX гасыр башында революцион-демократик хәрәкәтнең киң колач белән үсүе әдәби телнең сөйләм теленә якынаю юнәлешен көчәйтеп җибәрә. Шул рәвешчә, әдәбиятның аерым төрләре һәм жанрлары үсеше әдәби тел стильләренең үсешенә дә этәргеч ясый.
Драматургиягә хас үзенчәлекләрне, туры сөйләмнең кулланылышын матур әдәбиятта күптәннән күзәтергә мөмкин. XIII—XIV гасыр язма истәлекләре «Кыйссаи Иосыф», «Нөһҗел-фәрадис», «Хөсрәү вә Ширин», «Гөлстан», «Бабахан дастан»ында, аннан соң XV—XVI, XVII—XVIII гасырларда иҗат ителгән язма истәлекләрдә, сәяхәтнамәләрдә диалогларга һәм персонаж сөйләменә киң урын бирелә. Болар барысы да, әдәбиятның аерым төре буларак, драматургиянең аерылып чыгуын тәэмин иткән. Шул рәвешчә, реаль чынбарлык, тормыш күренешләре диалогларда һәм персонаж сөйләмендә тулы чагылыш таба башлаган.
Матур әдәбият стиленең үсеше башка функциональ стильләр белән тыгыз бәйләнештә бара. Аеруча матур әдәбият әсәрләрендә публицистик элементларның, публицистик әсәрләрдә исә матур әдәбият алымнарының бергә кушылып килүләрен, керешеп китүләрен дә еш күзәтергә була. Татар әдәби телендә иҗтимагый-публицистик стильнең беренче яралгылары күптәннән башлана. Ул элекке тарихи-публицистик очеркларда, сәяхәтнамәләрдә, вакыйганамәләрдә, ораторлык сәнгатен эченә алган өндәмәләр, мөрәҗәгатьләр, нотыклар, указлар, манифестларда һ. б. чагыла. Ә XX гасыр башында вакытлы матбугат тугач, публицистика бик нык үсеп китә һәм ул иҗтимагый вакыйгаларга бәйле рәвештә әйдәп баручы жанрга әверелә. Матур әдәбият
1 Бу хакта авторнык «Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше» (Казан. 1972) дигән китабында тулырак мәгълүмат бирелә.
үзе дә күп материалны публицистикадан ала. Матур әдәбият әсәрләренең күпчелеге иҗтимагый-лолитик эчтәлеккә ия булалар һәм көчле публицистик рухта язылалар. Язучы һәм публицист бер-берсе белән аерылгысыз мөнәсәбәттә тора. Публицистик әсәрләрнең кайбер жанрлары (очерк, фельетон, памфлет һ. б.) матур әдәбият әсәрләренә бик якын. Шуңа күрә публицистик стильдә сәнгатьчә тасвирлау алымнары, эмоциональ һәм экспрессив чаралар шактый зур урын били. Матур әдәбиятка һәм фәнни әсәрләргә охшаш кайбер үзенчәлекләрне берләштергән хәлдә, публицистиканың үзенә генә хас булган жанр һәм стиль аерымлыклары барлыкка килә.
Шул рәвешчә, стильләр арасында тыгыз бәйләнеш яши Һәм аларда әдәби телнең үсешендә күзәтелә торган төрле үзгәрешләр чагыла. Әдәби телдә элек-электән килгән китап теленә хас традицион үзенчәлекләр дә киң кулланыла. Алар, сөйләү теле белән кушылып, әдәби телнең состав өлеше булып китәләр.
Соңгы елларда тел гыйлемен, тел тарихын өйрәнүгә һәм язма истәлекләрне тикшерүгә зур игътибар бирелә башлады *. Билгеле бер эзгә төшелде, күп нәрсәләргә ачыклык керде. Әле алда да хәл ителәсе шактый күп проблемалар бар. Әмма шунысы ачык: хәзер татар теленең һәм тел гыйлеменең үсеше һич тә XX гасырның 20—30 нчы яки 40 нчы елларындагыча түгел инде. Без тел белемен тоткарлап килгән «яңа тәгълиматптан да, вульгар социологизм шаукымыннан да арындык. Ниһаять, тел кануннарына объектив бәя бирә башладык. Бу юнәлеш киләчәктә дә тел һәм әдәбият гыйлемен үстерүдә якты маяк булып торырга тиеш.
Xoieprc