Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


«ДЕТСКАЯ ЛИТЕРАТУРА»
ЖУРНАЛЫНДА
Мәскәүдә басыла торган «Детская лите-
ратура» журналы үзенең август санында татар
балалар әдәбияты һәм сәнгате мәсьәләләренә
зур бүлекчә багышлап чыгарды.
Редакция тарафыннан бирелгән кереш
сүздә социалистик Татарстанның балалар
әдәбияты һәм сәнгатен журнал битләрендә киң
күләмдә яктыртуның очраклы түгеллеге
әйтелә. Татарстан язучылар оешмасы
РСФСРда—Мәскәү һәм Ленинградтан кала —
нң зур оешма. Аның тугандаш башкорт совет
әдәбияты. Урта һәм Югары Иделдәге башка
халыклар әдәбиятлары белән күп уртак
сыйфатлары бар. Татар әдипләре бүгенге
шәһәр һәм авыл балаларын. аларның рухи
тормышларындагы җитди үзгәрешләрне
сурәтләүгә торган саен кыюрак мөрәҗәгать
итәләр.
Татарстанның бүгенге чынбарлыгы һәм
балалар әдәбияты, әдипләр, сәнгать эшлек -
леләреиең яңа буынны тәрбияләүдәге жа-
ваплылыгы турындагы бу сөйләшү КПСС- ның
Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Ф.
Вәлиев мәкаләсе белән ачылган. Татарстан
язучылар союзы идарәсе председателе Гариф
Ахунов. «Кечкенә кешедә олы дөнья» дип
исемләнгән чыгышында татар балалар
әдәбияты үткән озын юл. аның казанышлары
һәм аерым сыйфат үзенчәлекләре, бүгенге
бурычлары хакында сөйли. Татарстан
язучылар союзының балалар әдәбияты
секциясе җитәкчесе Ләбибә Ихсанованың
«Характерлар формалашканда» дигән
мәкаләсендә соңгы елларда балалар язучылары
иҗат иткән әсәрләр бәяләнә. уңышлы һәм
кимчелекле яклар күрсәтелә. Тәнкыйтьче
Рафаэль Мостафин үзенең мәкаләсен «Җәлил
— балалар шагыйре» дигән темага
багышлаган.
Журнал битләрендә шулай ук Равил
Фәйзуллин белән Гәрәй Рәхимнең балалар
өчен иҗат ителгән поэзия әсәрләре турындагы
мәкаләсе, күренекле тәрҗемәче Семен
Лнпкинның «Шүрәле» һәм Тукай шигърияте
хакында, шагыйрь Сибгат Хәкимнең «Тукай-
Кырлай» дигән язмалары урнаштырылган. Г.
Тукай исемендәге республика премиясенең
соңгы еллардагы лауреатларыннан берсе,
әдәбият галиме Нил Юзнев «Тылсымлы көзге»
дигән мәкаләдә Шәүкәт Галиевнең балалар
өчен язылган шигырь китапларын анализлый,
язучы һәм әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиев
Нәкый Исәнбәтнең балалар әдәбияты һәм
фольклоры өлкәсендәге эшчәнлеген бәян итә.
Журнал битләрендәге сөйләшүдә тагын «Ба-
лалар һәм музыка» исемле мәкалә белән
Татарстан композиторлар союзы идарәсе
председателе Нәҗип Җиһанов. республика-
быздагы балалар өчен эшләүче художникларга
багышланган язма авторы Эрот Зарипов, Казан
курчак театры хакындагы мәкаләсе белән
драматург Роберт Батул- лнн катнашалар.
Журнал бүлекчәсендә моннан башка,
күренекле татар совет балалар язучылары
Гариф Гобәй. Шәүкәт Галиев, Нәкый Исәнбәт.
София Борисовна Радзиевская. Госман
Бакиров. Ләбибә Их- санова, Җәвад
Тәрҗеманов, Хәкимҗан Халиков һ. б. —
барлыгы утыздан артык әдипнең —
фоторәсемнәре, алар хакындагы белешмәләр
урнаштырылган. Журналның эчлегеңдә һәм
аерым битләрдә балалар өчен нәшрият
чыгарган китап тышлык- ларының төсле
рәсемнәре дә басылган.
ӘДИПЛӘРЕБЕЗНЕҢ ӘСӘРЛӘРЕ —
ТУГАНДАШ ХАЛЫКЛАР ТЕЛЕНДӘ
Калининградта рус телендә фронтовик
шагыйрьләр һәм Бөек Ватан сугышында
катнашкан Калининград шагыйрьләренең
әсәрләре тупланган «Хәтер. Утларда чыныккан
сүз» дигән җыентык дөньяга чыкты. Бу китапта
солдат-шагыйрь Фатих Кәрим шигырьләренә
зур урын бирелгән. А. Ахматова. Я. Смеляков.
П. Шубин. Р. Моран. В. Потапова
тәрҗемәләрендә шагыйребезнең ике дистәләп
шигъри әсәре урнаштырылган.
«Совет композиторы» нәшриятында «Му-
зыка дөньясында Пушкин» исемле белешмә
басылып чыкты. Бөек шагыйрьнең шигырь һәм
сюжетларына музыкаль әсәрләр язган
композиторлар арасында Татарстан
композиторлары Юрий Виноградов, Нәҗип
Җиһанов, Мансур Мозаффаров. Фәрит
Яруллин. Җәүдәт Фәйзи. Мәрьям Рахман-
куловаларның да исемнәре бар.
Язучы Салих Батталиың «Сигезенчесе
кем?» повесте «Байкал» журналының 1975 ел
икенче санында басылган.
КамАЗ ТУРЫНДА ДОКУМЕНТАЛЬ
ФИЛЬМ
Чаллы шәһәрендә «КамАЗ-74 ел» исемле
яңа документаль фильм күрсәтелде. Ленинград
документаль фильмнар студиясе тарафыннан
чыгарылган бу фильмны әзерләүдә Казан
шәһәренең документаль кино осталары да
катнашты. Быел язын Кишиневта үткән VIII
Бөтенсоюз кинофестива
лендә ул фильм беренче премиягә лаек булган
иде. «КамАЗ-74»нең геройлары арасында
«Спецстрой» идарәсе бригадиры. Ленин
комсомолы премиясе лауреаты Рәис Ганиев.
«Металлургстрой» идарәсе бригадиры.
Социалистик Хезмәт Герое Алексей
Новолодскийлар бар.
ӘДИПЛӘР-УКУЧЫЛАРЫ АЛДЫНДА
Мордва АССРнын партия өлкә комитеты
чакыруы буенча Татарстаннан бер төркем
язучылар һәм яшь сәнгать көчләре бу
республиканың Рузаевка һәм Ләмбер рай-
оннарында булып кайттылар. Культура
йортларында һәм авыл клубларында үткә-
релгән әдәби-музыкаль кичәләрдә алар бүгенге
татар әдәбияты, язучы һәм шагыйрь-
ләребезнең яна әсәрләре хакында сөйләделәр.
үз иҗат үрнәкләре белән таныштырдылар. әдип
һәм композиторларның яңа әсәрләрен
башкардылар. Татар әдәбияты һәм сәнгате
вәкилләре татар совет әдәбияты классигы
Шәрәф Камалның туган ягында. мордва
халкының сөекле художнигы Эрьзя музеенда
булып, халкыбызның бу бөек шәхесләргә
карата булган уртак хөрмәт хисләрен
белдерделәр
Очрашуларда прозаик һәм шагыйрьлә-
ребездән Хәсән Сарьян. Зөлфәт. Фаил
Шәфигуллнн, үзешчән композитор Зиниур
Гыйбадуллин. яшь жырчылар Рафаэль Сә-
хәбиев. Розалия Гарипова. Татарстан язучылар
союзының әдәбиятны пропагандалау бюросы
мөдире Эльс Гаделев катнаштылар.
Прозаиклар Вакыйф Нуруллин. Кояш
Тнмбикова. шагыйрь Рөстәм Мингалимов
август аенда Зеленодольск районында
булдылар, колхоз һәм совхозларда игенчеләр,
терлекчеләр, авыл механизаторлары белән
очрашуларда әдәбиятыбызның бүгенге
уңышлары, үзләренең ижатлары хакында
сөйләделәр, әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Шагыйрьләребездә!, Зөлфәт, Фаил Шә-
фигуллин Мари АССРның Бәрәңге районы
хезмәт ияләре белән очрашулар үткәрделәр.
әсәрләрен укыдылар, республикабызның әдәби
тормышы хакында сөйләделәр.
Чүпрәле районы игенчеләре алдында Нәби
Дәүли, Роберт Әхмәтжанов. Мөдәррис
Әгьләмов чыгышлар ясадылар, үз ижатлары
һәм әдәбият яңалыклары белән
таныштырдылар.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ПАРТИЯ
ҖЫЕЛЫШЫНДА
Татарстан язучылар союзының август
аенда үткәрелгән ачык партия жыелышын- да
шагыйрьләр Зөлфәт һәм М. Әгьләмов- ның
ижат отчетлары тыңланды. Әднпләре- бездән
Ш. Маннур һәм М. Шабаев аларның соңгы
еллардагы иҗади эшчәнлегенә анализ ясап,
уңай һәм кимчелекле якларны күрсәттеләр.
Фикер алышуларда катнашучылар яшь
шагыйрьләрнең ижат колачларын тагун да
киңәйтү, үстерү теләгеннән чыгып күп кенә
фикерләре белән уртаклаштылар.
МАКТАУЛЫ ИСЕМ
Совет театр сәнгатен үстерү өлкәсендәге
хезмәтләре өчен Г. Камал исемендәге татар
дәүләт академия театрының баш режиссеры
Марсель Хәким улы Сәлимжановка РСФСР
нык атказанган сәнгать эшлеклесе дигән
мактаулы исем бирелде.
ЯҢА КИТАПЛАР
Татарстан китап нәшриятында күренекле
татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрн- ның ике
томлык «Сайланма әсәрләр»енең II томы
басылып чыкты. Бу томга галим тарафыннан
җыелып эшкәртелгән халык иҗаты җәүһәрләре
— мәкаль һәм табышмаклар. жыр-бәетләр.
әкиятләр тупланган.
Нәшрият татар әдәбияты классигы Га-
лимҗан Ибраһимов әсәрләренең сигез том-
лыгын чыгара. Әсәрләрнең инде III томы китап
сәүдәсе челтәренә керде. Монда язучының
«Казакъ кызы» романы. «Яна кешеләр»
драмасы һәм «Кызыл чәчәкләр» повесте
кертелгән.

Лирик һәм юмористик әсәрләре, балалар
өчен язылган китаплары белән танылган
шагыйрь Шәүкәт Галиевнең яңа җыентыгы да
укучыда кызыксыну уятмый калмас.
«Тамчылар тамар чаклар» дип исемләнгән бу
китап шагыйрьнең лирика өлкәсендәге иҗатын
шактый тулы чагылдыра. Анда төрле елларда
иҗат ителгән шигырь һәм җырлар, поэма,
балладалар тупланган.
Г. Афзалның «Кышкы озын кичләрдә» исемле
яңа китабы дөньяга чыкты. Бу — күренекле
шагыйребезнең беренче хикәяләр жыентыгы.
Анда әдипнең соңгы елларда язылган
гыйбрәтле, үткен хикәяләре, кечкенә-кечкенә
шаян юморескалар тупланган.
«һәркемнең гомере бер генә». Хисам
Камаловның Татарстан китап нәшриятында
чыккан бу повестенда дәһшәтле фронт
вакыйгалары тасвирлана. Илне фашист
илбасарларыннан азат итү өчен барган аяусыз
көрәш фонында автор гади совет солдатының
рухи куәтен, фидакарьлек сыйфатларын калку
күрсәтә.