ӘДӘБИ ОСТАЛЫК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
атих Хөснинең «Ни әйтергә? Ни- чек әйтергә?» исемле яңа китабы 1 төрле елларда, төрле вакыйга уңае белән язылган тәнкыйть мәкаләләреннән тө-зелгән. Аларның Һәркайсындз диярлек нинди дә булса актуаль мәсьәлә күтәрелә. Бу фикерне дәлилләү өчен, конкоет мисалларга мөрәҗәгать итик. Җыентык «Күп милләтле—күп бизәкле» дигән мәкалә белән ачыла. Исеменнән ук күренүенчә, язучы биредә безнең игътибарны һәр әдәбиятның милли үзенчәлекләрен өйрәнү мәсьәләсенә юнәлтә. Ул бик хаклы, илебездәге төрле милләт әдәбиятларының сәнгатьчә үзенчәлекләрен өйрәнми торып, совет әдәбиятының эстетик байлыгын тулы рәвештә күз алдына китереп булмаячак. Дөрес, безнең әдәбият белемендә бу юнәлештә кайбер җитди адымнар ясала башлады инде. Н. Исәнбәт һәм Й. Нигъмәтуллина хезмәтләрендә әдәбиятның милли үзенчәлекләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Г. Халит, И. Нуруллин, Н. Юзиев китапларында да әлеге мәсьәләнең төрле аспектлары тикшерелә. Ләкин әлегә кадәр татар әдәбиятының төрле чорларына, аерым жанрларына, талантлы язучылар иҗатына хас үзенчәлекләрне җентекләп яктырткан махсус хезмәтләр язылганы юк. Димәк, бу — Ф. Хөсни мәкаләсендә күтәрелгән мәсьәлә бүген дә актуальлеген югалтмаган дигән сүз.
Китаптагы икенче мәкаләдә автор бу мәсьәләнең эченәрәк керә һәм әдәби хәрәкәткә, таррак алганда, әдәби әсәргә эстетик анализ ясауның нихәтле мөһим эш булуы хакында сүз алып бара. Моны ул Габдулла Тукай иҗаты мисалында аңлата. Бу очракта да аның белән килешми бул-
Ф Хөсни. Ни айтерга? Ничек әйтергә? Казан. 1974.
мый. Чыннан да, бездә халык шагыйре Г. Тукай иҗатының төрле якларын яктырт- кан «әтрафлы әдәби-гыйльми хезмәтләр бар». Ләкин аның шигъри осталыгы әлегә кадәр рәтләп өйрәнелмәгән «...Тукайның, шагыйрь буларак, гүзәллек табигатен ачмыйча торып, бу сыйфатның образлардагы чагылышын эзлекле рәвештә күрсәтмичә торып, Тукайны тулысынча ачтым дип кем генә әйтә алыр икән!» (24 бит).
Җыентыкның алдагы битләрендә урнаш-тырылган шушы ике мәкалә аның гомуми проблематикасын ачыкларга да булыша. «Ни әйтергә? Ничек әйтергә?» җыентыгының нигезен әдәбият һәм әдәби осталык мәсьәләләре турындагы мәкаләләр тәшкил итә. Китапта турыдан-туры әдәби осталык мәсьәләләренә кагылмаган мәкаләләр дә бар. «Тукай турында уйлану», «Баскычлы юл юк», «Моннан шагыйрь узды» һәм башка кайбер мәкаләләр өнә шундыйлар.
Әмма мондый типтагы мәкаләләрдә дә әдәби осталык мәсьәләләре күләгәдә калмый. Югарыда телгә алынган «Моннан шагыйрь узды» исемле очеркта, мәсәлән, автор башта һ. Такташ иҗатына гомуми бәя бирә, аның иҗатының үсеш этапларын, эволюциясен билгеләү юнәлешендә җитди фикерләр әйтә. Шул ук вакыт очеркның байтак өлеше һ. Такташның шигъри осталыгын ачуга багышланган.
Язучының әдәби осталыгы — гаять катлаулы Һәм безнең әдәбият белемендә рәтләп өйрәнелмәгән мәсьәлә. Әле һаман Г. Иб- раһимов, һ. Такташ, М. Җәлил кебек әдипләрнең әдәби осталыгына багышланган махсус хезмәтләр чыкканы юк. Бу өлкәдә әдәбият белгечләрен гаять кызыклы һәм мавыктыргыч ачышлар көтә. Ф. Хөсни мәкаләләрендә бу нәрсә кат-кат искәртелә. «Ник мин болай озын?» дигән мәкаләдә
Ф
әдәби әсәрнең темасы һәм шул теманы ачу эчен алынган тормыш материалы хакында суз бара. Автор фикеренчә, бездә бу ике төшенчә еш кына буталып йөри икән. Кайбер язучылар теге яки бу темага әсәр башлыйлар да, табак артыннан куып, аны бик озынга сузалар. Хәтта әсәрнең үзәгендә торган тема инде ачылган булса да... Чөнки «тормыш материалы очсыз-кырый- сыз, аны берсен икенчесенә, икенчесен өченчесенә ялгарга һәм очсыз-кырыйсыэ дәвам итәргә мөмкин» (66 бит). Тема белән тормыш материалының үзара мөнәсәбәте мәсьәләсенә «Йөгердем, җитәлмәдем...» исемле мәкаләсендә ул кабат әйләнеп кайта. Гадәт буенча, биредә дә конкрет мисалларга мөрәҗәгать итә.
Әдәби осталык, барыннан да элек, тормыш хакыйкатен дөрес чагылдыра белүгә бәйләнгән. Әгәр әсәрдәге вакыйгалар, алар- ның барышы у-кучы күңелен ышандырмый, аңарда шик уята икән, мондый әсәрне оста язылган дип булмый. Ф. Хөсни үзе тикшерә торган һәр әсәрне нәкъ әнә шул яктан килеп бәяли. Бу җитди мәсьәләгә ул махсус мәкаләләр дә багышлый. «Чак-чак кына»...— шундыйларның берсе. Биредә ул Әнисә Ибраһимованың «Томан тарала» повестена һәм Әхсән Баянның «Челтәр аша» поэмасына туктала. Тулаем алганда, һичшиксез, оста язылган бу әсәрләрнең кайбер эпизодларында автор тормыш чынлыгына хилафлык күрә. Үз идеяләрен гәүдәләндерү юнәлешендә әлеге язучылар тормыш чынлыгыннан «чак-чак кына» аерыла башлыйлар. Нәтиҗәдә кайбер күренешлар укучыда шик уята. Шуның белән бергә, әсәрнең эстетик дәрәҗәсе дә түбәнәя, аның тормышчанлы- гына зыян килә. Яисә менә «Тормыштагыча булсын!» дигән ачык хатны алыйк. Анда сүз Р. Төхфәтуллинның «Яңа магазинда» исемле хикәясе хакында бара. Конкрет анализ нәтиҗәсендә олы язучы Р. Төхфәтул- линга һәм башка язучыларга гыйбрәт булырдай мондый сүзләр әйтә: «...Әдәби әсәрдә тормыш чынлыгына карата сизгер һәм гадел булыйк, әсәрнең укучы алдындагы уңышы, барыннан да элек, шуның бе-лән тәэмин ителә» (204 бит).
Сәнгатьчә төгәллек — әдәби әсәрнең төп сыйфаты. Шунсыз чын сәнгать әсәре туа алмый. Ф. Хөсни проза турындагы фикер алышулар уңае белән язылган «Без китмәскә килдек!» мәкаләсенең бер бүлеген сиул төшенчәне ачыклауга багышлый.
«Кеше күңеленең «серле бүлмәләренә!» дигән язмасында ул сәнгать әсәрендә образны тулы канлы итеп ачу мәсьәләсенә туктала. Ф. Хөсни фикеренчә, тулы канлы образ иҗат итү өчен, язучы кеше күңеленең иң нечкә кыллары тибрәнүен тыңлый, аның эчке тормышын бетен катлаулылыгы, каршылыклары белән гәүдәләндерә белергә тиеш.
Соңгы елларда әдәби тел хакында җитди сөйләшүләр, фикер алышулар булып узды. Ф. Хөснинең дә берничә мәкаләсе шул мәсьәләгә багышланган. «Әдәби телебез турында» дигәнендә автор мәсьәләне гомумирак планда күтәрә, тәрҗемәләрнең сыйфаты, әдәби әсәр телендә аерым сүзләрнең кулланылышы хакында яза. Әйтик, ул, «гүзәл» эпитетына махсус тукталып, бо- лай ди: «Мондый купшы сүзләрне бигрәк тә шагыйрьләр күп кулланалар. Гүзәл җыр, гүзәл моң, гүзәл йолдыз, гүзәл кыз, гүзәл бакча, гүзәл койма... Ә ныклабрак эзләгән, дә боларның һәрберсенең үзенә хас туры килә торган эпитетларын, әлбәттә, табарга булыр иде» (99 бит). Сүз дә юк, бик урын, лы кисәтү.
Ф. Хөсни китабында әдәби осталыкның бик күп яклары турында сүз бара. Аларның барысына да тукталып тормастан, китаптагы соңгы мәкаләгә мөрәҗәгать итеп карыйк. Ул «Кайда сез, олы язмышлар?» дип атала. Мәкалә 1969 елда язылган. Аннан соң безнең прозада җитди генә үзгәрешләр булып алды. Н. Фәттахның «Этил суы ака торур», М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар», Ш. Бикчу- ринның «Каты токым» кебек романнары басылып чыкты. Бүгенге көндә прозабыз җитди сыйфат үзгәрешләре кичерә. Акрынлап, олы язмышлы геройлар да күренә башлады кебек. Әмма, моңа карап, Ф. Хөсни мәкаләсенең актуальлеге кимегән дип булмый. Олы язмышлы геройлар һәр вакыт әдәбиятта төп урынны алып килде. Бу киләчәктә дә шулай булачак. Чөнки әдәбиятның иҗтимагый-эстетик дәрәҗәсен, ахыр чиктә, зур әдәби осталык белән сурәтләнгән олы язмышлы геройлар билгели...
Тәнкыйть мәкаләләрен кабул итүнең билгеле бер закончалыгы бар кебек. Андый материалларның тәнкыйть өлеше, ягъни язучыны, шагыйрьне, берәр китапны тән-кыйтьләүгә багышланган битләре, җиңелрәк укыла. Принципиаль тәнкыйть белән сугарылган мәкаләне, гадәттә, «полемик рухта» язылган диләр. Минемчә, бу закончалыкны Ф. Хөсни бик яхшы аңлый, һәрхәлдә, ул язучыларны, шагыйрьләрне һәм тәнкыйть, челәрнең үзләрен дә күбрәк тәнкыйть итәргә ярата. Ихтимал, шуңа күрәдер, аның мә.
келәләре җиңел укыла. «Кайда сез, олы язмышлар?»
Л. Н. Толстой иҗатына багышланган мәкаләләре нәкъ өнә шул хакта сөйли.
Ф. Хөсни мәкаләләре җиңел укыла, дидек. Җитди тәнкыйть белән сугарылганга гына түгел, әлбәттә. Хикмәт шунда, Ф. Хөсни мәкаләләрендә авторның позициясе ярылып ята, ул һәрбер әсәргә, һәр әдәби күренешкә ачыктан-ачык үз мөнәсәбәтен белдереп бара. Язучылар теле «шома», төзек, ул һәр вакыт югары эстетик таләпләрне истә тотып яза.
Билгеле булганча, авторның проза әсәрләре халыкчан юморга бай. Бу сыйфат аның мәкаләләрендә дә чагыла. «Ни әйтергә? Ничек әйтергә?» китабында ул комик күренеш тудыруның төрле ысулларына мөрәҗәгать итә. Әйтик, -Ләззәт тә бирәме?» мәкаләсендә шактый кызыклы алым кулланылгач. Анда сүз кайчандыр Чаллыда булып узган укучылар конференциясе турында бара. Автор баштан ук мәкаләгә юмористик яңгыраш бирә. Конференциядә ике «тере язучы» да катнашты, ди. Бу тон алга таба да дәвам итә. Конференциядә катнашучыларга алдан ук темалар бүленеп бирелгән икән. Язучы фикеренчә, конференциянең барышы җиләк-җимеш сәүдәсе рәтендә карбыз сайлауга охшап кала. Шуның белән бәйле рәвештә мәкаләгә «уңай карбыз» һәм «тис-кәре карбыз» төшенчәләре килеп керә. Алар мәкаләнең буеннан-буена сузылып баралар. Шулай итеп, билгеле бер әдәби күренешне тормыш-көнкүреш хәлләре белән чагыштыру мәкаләгә юмористик яңгыраш бирә. Мондый алым Ф. Хөснинең кайбер башка мәкаләләрендә дә очрый.
Язучы юмористик алымнарны үзенә карата да куллана. «Без китмәскә килдек!» мәкаләсендә автор, «сәнгатьчә төгәллек» төшенчәсенең кайбер җитди аспектларын күрсәтеп үткәннән соң, болай дип өсти: «Менә шушы саналып үтелгәннәр һәм баш җитмәү аркасында саналмый калган бүтән бик куп компонентлар — бөтенесе бергә сәнгатьчә төгәллек дигән төшенчәне тәшкил итәләр дә инде» (46—47 битләр).
Тик кайвакыт ул көлкеле сүзләр белән артыграк мавыгып китә кебек. «Уйна, уйна, моңлы сазым!» исемле мәкаләсендә ул бер шигъри өзек китерә дә укучыга мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «Колак салдыгызмы, нәрсә бу? Традицион шигырь-ме яки кайбер «яшь әтәчләр» кычкыра торган «ирекле шигырь» дигәннәреме?» (193 бит). Әгәр мондый сүзләрне әлеге «яшь әтәчләрнең» берәресе әйтсә, бер хәл иде... Икенче бер мәкаләсендә язучы үзе
да шундый ук. Ул баштан ахырга кадәр кискен тәнкыйть рухы белән сугарылган. Моңа гаҗәпләнеп тә булмый. Алтмышынчы еллар прозасы, чыннан да, кискен тәнкыйтькә мохтаҗ иде. Аннан соң, проза өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган олы язучының яшьләргә әйтәсе фикерләре дә еллар буе тупланып килгән булган, күрәсең...
Ф. Хөсни мәкаләләренең иң зур күпчелеге конкрет бер әдәби күренеш белән бәйләнгән. Ул төрле дискуссияләрдә актив катнаша. Әдәби хәрәкәтнең җитди күренешләре һәм үзенчәлекле әсәрләр аның игътибарыннан читтә калмый. Үз фикерләрен дәлилләү өчен, ул еш кына классикларга мөрәҗәгать итә, аларның тәҗрибәсенә таяна. Язучының Г. Тукай, Г. Ибраһимов, һ. Так-ташларга мөнәсәбәте, алардан үрнәк алырга чакыруы турында бер тапкыр әйтелгән иде инде.
Моннан тыш, Ф. Хөсни рус әдәбияты классикларына таяна, аларның әсәрләреннән өзекләр китерә, кайбер теоретик фикерләрен ала. Бигрәк тә ул А. С. Пушкин, А. С. Грибоедов, Н. В. Гоголь әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Тик аерым очракларда әлеге әдипләрнең фикерләрен беркатлырак аңлата кебек. «Кайда сез, олы язмышлар?» исемле мәкаләсендә ул Л. Н. Толстойның «Анна Каренина» романын телгә ала. Безнең кайбер әсәрләрдәге -рәхмәт фәрештәләрен» тәнкыйть иткәннән соң, автор Л. Толстой героинясы турында болай ди: «Анна Каренинаны, мәсәлән, аның бәхетсезлеген- дә баш очында «рәхмәт фәрештәсе» каравыллап йөрми, ул бәхетсез икән — логик ахырына кадәр, ягъни поезд астына таш-ланганчыга кадәр бәхетсез. Бу, элеккерәк термин белән әйткәндә, рок. Бу — трагик язмыш» (255 бит). Бу очракта Ф. Хөсни белән килешүе кыен. Аңа китсә, А а Каренинаны да «рәхмәт фәрештәсе» каравыллап йөри бит. Сүз Вронский турында бара. Инде килеп, Анна Каренина фаҗигасе тик «рок», «язмыш» төшенчәләре белән генә аңлатыла икән, бу роман рус классик әдәбиятының бөек әсәрләреннән саналып йөртелмәс иде. Анна Каренина язмышы — шәхси трагедия генә түгел. Ул, барыннан да элек, ил һәм халык язмышы, Россия тарихындагы иң катлаулы чорларның берсе (1861—1905 еллар), шул чорга хас иҗ- тимагый-лолитик каршылыклар, бер сүз белән әйткәндә, шул чорның үз каршылыклары белән бәйләнгән. В. И. Ленинның
ихтирам иткән яшь шагыйрьне «кызыл материя күреп котырган цирк үгезе» белән чагыштыра...
Ләкин, ни генә булмасын, Ф. Хөснинең «Ни әйтергә? Ничек әйтергә?» китабы төрле буын әдипләрен һәр вакыт борчып торган мәсьәләләрне күтәрә. Ул бүгенге әдәби хәрәкәтнең җитди бер үзенчәлеген — әдәби тәнкыйтькә һәм эстетик проблемаларга игътибар артуын чагылдырган әһәмиятле китапларның берсе.