«ЧӘНЕЧКЕЛЕ КИТАП»ТАН
Килде дә... китте
ФЕЛЬЕТОН
— Башлык эштәме?
— Эштә.
— Кабул итәме?
— Йтә.
Чиратка язылучылар Инде сиксәнгә җитә!..
— Кемнәр?
— Барсы да хатын-кыз, Яслегә урын даулап.
— Башлыкка әйт, хәзер киләм, Бүлмәсе булсын аулак!..
Килде. Зур чират агышын һәм кабулны туктатып, Заказын биргән аулакка Керде китте тып та тып. Халык көтте. Янәсе, ул Зур бер эш көйләп китте. Ә ул... нәниләр турында Анекдот сөйләп китте.
Тиз туу һәм күз буу турында
«Кулсыз кеше келәт баскан
Кереп ябык ишектән!
Сукыр шуны күреп торган,
Чукрак шуны ишеткән.
Телсез каравыл кычкыргач,
Аксаклар куа киткән...»
Ялганчылар, сезнең гайбәт Шулай тиз туа икән! Ялагайлар, сезнең мактау Шулай күз буа икән!
Белергә өйрәтү
— Әтием, бу кем сурәте?
— Үзең кара, белмим.
— Ә монысы нинди манара?
— Үзең кара, белмим.
— Ә бу кай илдә, нинди тау?
— Үзең кара, белмим.
— Әти, сиңа бик күп сорау Яудырмыйммы бер мин?
— Ә бусына бик кыскача
Җавап бирә алам:
Сора! Сора! Шулай гына Белеп була, балам!
Ике рәссам сөйләшә
— Буявың ничек җитә дә Ничек талмый кулларың: Сурәт иттең илнең күпме Кызларын һәм улларын?
Көнләшеп әйтмим, куанам! Димәк, бар —шөкер! —фикер!.. Меңләп сереңнең, ичмаса, Дәлилгә берсен китер?!
— Агымның барча яманын Яхшыга борыр өчен Уйлыйм мин башта аларның Кәефне кырыр төсен.
Аннары сызам сурәттә Шушының нәкъ киресен... Ялганны шулай җиңәм дә, Шулай табам дөресен!
Эшләнми бу эш аларны Каралар-таплар өчен. Язма, дус, бары кемнеңдер Хәтерен саклар өчен.
1975