Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең рәхмәтебез


Киләсе ел өчен газета-журналларга язылу башланган көннәрдә «Казан
утлары» журналы редакциясе республикабызның барлык элемтә
бүлекчәләренә һәм хат ташучыларына бу эшне уңышлы башкаруда аларның
редакциягә якыннан торып булышуларын сорал язылган хат белән
мөрәҗәгать иткән иде. Редакциянең шушы соравына җавап ител, соңгы ике
ай эчендә безгә бик күп хатлар килде.
Менә шул хатларның берсе. Аны Минзәлә районының Җәмәк авылы хат
ташучысы Хава Кашапова яза:
— Мин йөз хуҗалыкка хезмәт күрсәтәм. Быел «Казан утлары» журналын
47 хуҗалык алдырган иде. Ел дәвамында аны укучылар саны тагын да артты.
1976 елда журналны 69 хуҗалык алдырачак.
Шул ук районның Шикәрлекаен авылы хат ташучысы Рәмзия Вәлие- ва да
киләсе ел өчен журналга быелгыдан күбрәк яздыруы турында хәбәр итә.
Актаныш районының Такталачык элемтә бүлегеннән Хөрмә Галимо-
ваның хаты да куанычлы.
— Мин подписка үткәргән участок зур түгел, — ди ул, — нибары 40
йорттан тора. Шулай да анда «Казан утлары» журналын бик күлләр ал-
дыралар һәм яратьмт укыйлар. Киләсе ел өчен журналга һәр ике йортның
берсе язылды. Бу — журналны һәр йөз кешенең 35—40 ы даими укып барачак
дигән сүз.
Алдагы елда журналыбызның укучылар арасында быелгыга караганда
күбрәк таратылачагын хәбәр иткән хатлар республикабызның башка
районнары хат ташучыларыннан да алынды. Редакция аларның һәркай- сына
рәхмәт белдерә, эшләрендә, шәхси тормышларында уңышлар тели һәм
журнал белән киләчәктә дә тыгыз элемтәдә булырлар дип ышана.
ЖУРНАЛ РЕДАКЦИЯСЕ.