Логотип Казан Утлары
Публицистика

«БЕЗ—ҖИҢӘРГӘ ӨЙРӘНГӘН ХАЛЫК...»


Шушы елның ноябрь аенда фронтовик шагыйрь Мифтах Вәдүтнең тууына 60 ел тула.
Вәдүт Кашшаф улы Мифтахов Татарстанның Сарман районы Яхшы Каран авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Лубьян урманчылык техникумына керә. Аннан соң Казан педагогия институтында укый.
1934 елда республика газета-журналла- рында М. Вәдүтнең беренче шигырьләре басыла, һәм тиз арада ул үзен сәләтле шагыйрь итеп таныта. 1939 елда аның беренче җыентыгы басылып чыга. «Җырла, җир!» дип исемләнгән ул китапта иң зур урынны колхоз кешеләренә, аларның фидакарь хезмәтенә багышланган шигырьләр алып тора. Аның шул шигырьләренә гомуми бәя биреп, 1939 елда Муса Җәлил болай дип яза: «Аның әсәрләре барыннан да бигрәк колхоз тематикасына язылганнар. Алар гади, халыкның җанлы телендә язылган булулары белән кызыклы».
Вәдүт Мифтахов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка ките. Аида үзен кыю солдат итеп таныта, полк комсоргы булуга кадәр күтәрелә. Алгы сызыкта да шигырьләр язуын дәвам иттерә. Аның «Без —җиңәргә өйрәнгән халык», «Үлем фашистларга!» кебек көчле шигырьләре нәкъ шул чорда языла.
Ләкин сәләтле яшь шагыйрьнең гомере вакытсыз өзелә. Мифтах Вәдүт 1942 елның мартында батырларча һәлак була һәм Туяв өлкәсенең Арсеньев районы Рыдань авылында хөрмәт белән күмелә.
1956 елда Татарстан китап нәшрияты «Җыр һаман яңгырый» исемле җыентык басып чыгарды. Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган яшь татар шагыйрьләре иҗатына багышланган бу җыентыкка Мифтах Вәдүтнең дә күп кенә шигырьләре кертелгән.