АНЫ КОМСОМОЛ ҮСТЕРДЕ
Язучылар союзына җибәрү өчен язган автобиографиясендә I I I I/ шагыйрь болай ди: «1919 елда, мәктәпне (сүз Оренбург шәһә- VVVI рендәге «Хөсәения» мәдрәсәсе хакында бара — Р. М.) яңабаштан үзгәртеп кору өчен, реакцион мөгаллимнәргә һәм шәкертләргә каршы кискен көрәш бара иде. Мин әлеге хәрәкәтнең сул канатында торып көрәштем. Нәкъ менә шунда комсомолга да язылдым».
Ләкин Муса Җәлилнең тормыш юлына караган рәсми документлар буенча фикер йөрткәндә, ул комсомолга 1920 елның 17 февралендә Мостафа авылында керә. Ниһаять, Җәлил комсомолга 1923 елның көзендә, Казан рабфагында укыган чагында алына дип раслаучылар да бәр. Шуларның кайсы дөрес? Кемгә ышанырга?
Шушы мәсьәләне ачыклау өчен, мин Мусаның абыйсы Ибраһим Җәлилов белән хат алыша башладым. Озакламый аның үзе янына — Фрунзе шәһәренә киттем. Ул Җәлилнең комсомолга чыннан да 1919 елның язында кергәнлеген раслады.
Бик авыр еллар була. Шәһәр янында ук дошман гаскәрләре. Урал арты урманнарында сары казак кырпулары күренгәли, шәһәр урамнарына снарядлар төшеп шартлый. Урамнарда учаклар яна. Алар янында, кулларыннан винтовкаларын төшермичә, кызыл патрульләр җылына. Коймаларда, афиша такталарында әйбер төрә торган кәгазьгә басылган прокламацияләр. Алар халыкны революция дошманнарына каршы көрәшкә күтәрелергә чакыралар:
«Эшче иптәшләр! Шәһәребезгә зур куркыныч яный. Котырынган буржуазия, халыкара капитал белән союзга кереп, революция казанышларын канга батырырга тели. һәммәбез бер кешедәй булып, дошманга каршы күтәрелик! Кызыл Армия, эшче һәм крестьяннар армиясе сафларына язылыгыз!»
«Эшче яшьләр һәм эшче хатын-кызлар!
Советлар Россиясе, бөтендөнья пролетариаты белән берлектә, халыкара капиталга каршы көрәшкәндә, без, яшь эшчеләр, халыкара пролетариат революциясенең алдынгы вәкиле буларак, бу көрәшкә зур активлык белән катнашырга тиешбез. Пассивларга безнең арада урын юк. Бердәм, оешкан булсак кына иптәшләребезгә туганнарча ярдәм күрсәтә алырбыз.
Иптәшләр! Ill Интернационалның коммунистик яшьләр союзын төзегез!»
Унөч яшьлек шагыйрьнең беренче шигырьләре дә шушы прокламацияләр рухында языла. Автобиографиясендә үзе күрсәткәнчә: «...Бу шигырьләрнең төп эчтәлеге эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырудан, буржуйларны, генералларны, байгураларны фаш итүдән, атаман Дутов бандасына нәфрәт тәрбияләүдән гыйбарәт була».
1919 елның сентябрь-октябрь айларында Төркстан фронты каршында татар телендә чыгыл килгән «Кызыл Йолдыз» газетасында М. Җәлилнең шундый сигез-тугыз шигыре басыла.
1919 елда Оренбургның элекке биржа бинасында шәһәр яшьләренең гомуми җыелышы уздырыла. Шәһәр советы председателе Александр Коростелев агымдагы хәл һәм яшьләр союзы алдында торган бурычлар турында доклад сөйли. Җыелыш ♦ бик шау-шулы уза. Арткы рәтләрдә утырган гимназистлар докладчыны әледән-әле бүлдерәләр, «Долой! Теләмибез!» дип кычкыралар. Эш тукмашуга хәтле барып җитә. Гимназистларны залдан куып чыгарганнан соң гына, А. Коростелев докладын тәмам-лый ала. Ахырдан теләгән кешеләрне комсомолга язалар. Бу елларда комсомолга керүчеләрдән рекомендация дә соралмаган, һәр кешене аерым-аерым тикшереп тору да булмаган. Комсомолга керүчеләрдән шунда ук Кызыл Гвардия отрядлары төзеп, берникадәр өйрәткәннән соң, аларны фронтка җибәрә торган булганнар.
Ихтимал, эшче-крестьян яшьләре союзына Муса да шундый җыелышларның берсендә язылган. Ләкин, бик яшь һәм буйга да кечкенә булганлыктан, аны отрядка алмыйлар...
Фрунзедан кайтып берникадәр вакыт узгач, Оренбург журналисты Альтовтан хат алдым. Ул Оренбург партия архивыннан Мусаның кайчан комсомолга керүен ачыклый торган документ табуы хакында хәбәр иткән. Билгеле, беренче мөмкинлек булу белән, мин Оренбургка киттем.
Минем алда 1920 елның 13 февралендә язылган 1 нче номерлы беркетмә кәгазе. Сүз анда Мостафа авылында уздырылган ячейка җыелышы хакында бара. Җыелышта РКСМның Оренбург губерна комитеты вәкиле Хәкимов авылда коммунистик яшьләр союзын оештыру турында доклад ясаган. Ахырдан авыл яшьләре комсомолга язылган. Алар арасында Мусаның абыйсы Ибраһим Җәлилов та бар. Ләкин исемлектә Муса юк.
Бу хәл мине аптырашта калдырды. Замандашларының истәлекләренә караганда, ул Мостафа авылының беренче комсомолы, комсомол ячейкасы оештыручыларның башлап йөрүчесе була бит.
Баксаң, мәсьәлә менә ничек торган икән.
Чама белән 1919 елның ноябрь аенда Муса туган авылы Мостафага кайта һәм шунда ук җәмәгать эшләренә күмелә. Оренбург өлкәсендә беренчеләрдән булып коммунистик балалар оешмасы төзи. Бу оешмага «Кызыл чәчәк» дигән исем бирелә.
Муса төрле кичәләр оештыра, спектакльләр куюда катнаша, лекция, докладлар укый, һәм, билгеле, Мостафа авылында комсомол ячейкасын төзү артыннан йөри башлый. Шул эш белән Шарлык волкомына китә. Ул үзен күптән комсомол дип санаса да, кулында комсомол билеты булмый. Шарлыкта аңа комсомолга яңадан керергә туры килер, дип аңлаталар һәм Мостафа авылында комсомол ячейкасы оештыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирәләр. Берничә ай вакыт уза, ләкин волкомнан берәү дә килми. Муса тагын Шарлык волкомына мөрәҗәгать итә, вәкил җибәрүләрен сорап, Оренбург губкомына хат язып җибәрә. Тик җавап килгәнен көтеп тормыйча, РКСМның өяз комитеты урнашкан Каширинскига китеп бара. Мусаның китүе була. Мостафа авылына губком инструкторы Хәкимов килеп төшә. Хәкимов шул ук көнне авыл яшьләрен җыеп, беренче мәртәбә оешкан төстә җыелыш уздыра. Яшьләр Мусаның кайтып җитүен көтәргә телиләр. Ләкин Шарлыкта кичектергесез эшләре булганлык-тан, Хәкимов монда озак тора алмый. Ул, Җәлилне комсомолга соңыннан, Мостафада комсомол оешмасы рәсмиләшкәч кабул итәрсез, ди. Шулай килешәләр дә. Соңыннан, бюрога Мусаны да кертүне күздә тотып, Зифа Ибатуллина җитәкчелегендә бюро сайлана.
Мостафа авылында уздырылган бу җыелыш турында Ибраһим Җәлилов болай сөйли:
«Без төне буе утырдык. Җыелыш мәктәп бинасында барды. Төн уртасында мәктәп тәрәзәсендә утлар күреп, авылдашлар, мөгаен, гаҗәпләнгәннәрдер. Хәкимовның доклады хәзер без күнеккән докладлардан нык аерыла иде. Губком хезмәткәребезнең белән гади әңгәмә алып барды, большевиклар партиясе, Ленин комсомолы, аның ике съезды турында сөйләде. Шәһәр һәм авыл ячейкалары турында аңлатканнан
9 «К У.» № II.
ф МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ 70 ЕЛЛЫГЫНА
129
соң, булачак комсомолларның ни белән шөгыльләнергә тиешлекләрен төшендерде һәм илебезнең сәяси хәлен аңлатты. Без дә, үзебезнең чиратыбызда, тормышыбыз, эшләнгән эшләребез, бигрәк тә «Кызыл чәчәк» оешмасы турында сөйләдек. Хакимов безне тырышлыгыбыз, җәмәгать эше дигәндә янып торуыбыз өчен мактады һәм Мостафа авылы ячейкасы бердәм, сугышчан ячейка булыр, дигән өмет белдерде. Балалар арасында эшләргә җаваплы кеше билгеләргә кирәк булгач, без бертавыш- тан эшне Мусага тапшырырга кирәк, дидек. Хәкимов безнең белән килеште һәм бу турыда беркетмәгә дә язып куярга тәкъдим итте. Ләкин, минем әйтеп узасым килә, Муса бу мәсьәлә белән генә шөгыльләнмәде. Чынлыкта, ячейканың төп эшен ул алып барды, чөнки мондый эшләрдә ул башкаларга караганда әзерлеклерәк иде».
Ике көннән соң Муса кайта. Билгеле, җыелышның аннан башка узуына бик көенә.
Икенче көнне ул РКСМга член итеп алына. Мостафа авылы комсомол ячейкасының | 1920 елның 16 февралендә уздырылган җыелыш беркетмәсендә болай диелә: «Җә- лилов Мусаның РКСМ союзына кабул ителүен сорап язган гаризасын тыңладык. Аны РКСМга кабул итәргә дигән карар чыгарылды» '. Беркетмә 17 февральдә язылган.
Шул ук җыелышта тагын шундый мәсьәлә карала:
«1. Президиумга яңа бюро сайлау. 2. Драма түгәрәге оештыру. 3. Җыр яратучылар түгәрәге төзү. 4. Пропаганда материаллары алып кайту өчен бер кешене Оренбургка җибәрү».
Шул ук архивтан мин Мостафа авылы ячейкасының 1924 елның 3 август беркетмәсен таптым. Беркетмәдә дүртенче пункт итеп менә нинди мәсьәлә каралган: «Тыңланды: Җәлилов Мусаның гаризасы. Гаризада күрсәтүенчә, ул Союзга 1920 елның 17 февралендә кергән, ләкин 21 елда документларын югалткан, әмма хәбәр итә алмаган. 23 елда Казанда яңадан Союзга кергән. Ул, документларын югалту сәбәпләрен һәм дәлилләрен күрсәтеп, үзенең 20 ел комсомолы икәнлеген һәм элекке стажын раслауларын сорый. Карар: Җәлилоөның теләген искә алып, өлкә комитетыннан аның үтенечен канәгатьләндерүне сорарга».
Беркетмәнең почмагына икенче бер кул белән: «М. Җәлиловның комстажын 1920 елның 17 февраленнән дип санарга», дип язылган.
Шулай итеп, соңгы документ барлык шикләнүләрне юкка чыгарды. 1921 ачлык елында Мусаның 150 чакрым араны җәяүләп, ач-ялангач, тәрбиячесез балалар белән тулган Оренбург шәһәренә килүен искә төшерик. Ул биографиясендә: «Мин ачлыктан качып килүчеләр арасында болганып... ике ай чамасы ни туры килсә, шуны ашап, кайда туры килсә, шунда кунып... йөрдем»,— дип яэа. Шулай булгач, аның комсомол билетын югалтуы һәм вакытында бу турыда хәбәр итә алмавы гаҗәп түгел.
Формаль рәвештә комсомол секретаре булып исәплөнмәсә дә, Муса авылда комсомол эшләренең җитәкчесе, оешманың җаны булып таныла. Ул стена газетасы, кулъязма әдәби журнал чыгара, фикер алышулар, кичәләр оештыра, үзешчән сәнгать түгәрәге оештыра. Озак та үтми, Мусаны өяз комитеты члены, бераз соңрак гу- ( берна комсомол конференциясе делегаты итеп сайлыйлар. Үзенең шушы конференциягә баруы турында ул «Комсомол мәхәббәте» дигән шигырендә болай яза:
Безнең сөешү болай кызык кына Булды бугай: Кызыл вагонда, Икебез дә волком членнары, Бер съездга барган чагында — Син, өшегәч.
Килеп уртаклаштың
Минем җылы бәрән тунымны.
Менә шунда, каһәр, Әллә ничек.
Бик үз булып миңа тоелдың.
1 Оренбург елкәсенен партия архивы. 217 фонд, I тасвирлама. II саклау берәмлеге 2.
Оренбург партия архивындагы Муса Җәлил биографиясен ачыкларга ярдәм итәрлек кыйммәтле документлар болар белән генә чикләнми. «Муса Җәлил — педагог» дигән китап авторы Ф. Мостафин шул ук архивтан Мостафа авылы партячейкасының 1921 елның 11 февралендә уздырылган җыелышының 4 номерлы беркетмәсен тапты. Шуннан бер өзек китерәбез: «Муса Җәлилнең үзен РКП сафларына кабул итүне сорап язган гаризасы тикшерелде. Җыелыш Җәлиловны РКП сафларына кандидат- ф лыкка кабул итәргә һәм райкомнан аңа вакытлы билет бирүләрен сорарга дигән карар чыгарды». Мусага бу вакытта әле унбиш тә тулмаган була. Шуны искә алып, райком бу карарны расламый. Әмма ни генә булмасын, Мусаның партия сафларына омтылуы һәм авыл партячейкасының аны партиягә лаеклы дип санавы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Ә бит бу Оренбург далаларында ак банда калдыклары йөргән, «сәнәкчеләр» фетнәсе яңа гына бастырылган, коммунистлар наганнарын баш асларына куеп йоклаган иң тынычсыз көннәр була. Әйе, Мусаның сүзе бервакытта да эшеннән аерылмый.
Яшим халкым өчен, көчләр табам мин. Халык өчен һаман алга барам мин.
Минем гомерем төгәлләнер шуның чөн. Күмелсәм дә бу юлда, бер дә янмыйм! Халык хакына хаклап җыр язам мин! Бизеп, күңелемне алмыйм дөньядан мин! Берәр караңгы көн өчен үземне Бөтен зур кайгы-хәсрәткә дә салмыйм!..
1920 елның январь аенда язган бер шигырендә Муса Җәлил әнә шулай ди.
Кайбер кешегә архив киштәләрен актару күңелсез һәм кызыксыз эш булып күренергә мөмкин. Ләкин чынында һич алай түгел. Кайвакыт архивта бик кызыклы материаллар табыла. Менә Шарлык волосте комсомол ячейкасы утырышы беркетмәсеннән бер өземтә: «Тыңладык: керосин өләшү турында. Карар кылдык: картлар аяз көннәр вәгъдә иткәнлектән һәм эңгер-меңгер вакытта күктә ай булу сәбәпле, бу атнада керосин өләшмәскә».
Менә тагын берсе: «Тыңладык: НЭП турында. Карар: Ленин НЭП яклы булганлыктан, НЭПка каршы чыкмаска. Ләкин капкорсакка тозны капкорсак бәһасеннән саттырмаска, тозны экспроприацияләргә һәм ярлы халыкка совет бәһасеннән сатып, акчасын капкорсакка бирергә».
Бу елларда комсомол ячейкасы бик куп мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша. Кайбер очракларда исә алар авылларда Совет властеның вәкаләтле илчеләре булалар. Оренбург архивында эзләнә торгач, мин моңа кадәр билгеле булмаган документларга юлыктым. Бу 1924 елның җәендә Мостафа авылы комсомол ячейкасы уздырган җыелыш беркетмәләре иде. Алар арасында шагыйрьнең үз кулы белән язылган отчетлар да бар. Рабфак студенты Муса Җәлил җәйге каникул көннәрендә бик күп җәмәгать эшләре башкарган. Бу кәгазьләр буенча аның җәйге ял вакытындагы һәр көнен күз алдына китерергә мөмкин.
1924 елның 1 июлендә Муса авылга кайта. Шул ук көнне ул, 7 комсомолны җыеп, җыелыш уздыра. Аның чыгышы беркетмәгә тулысы белән теркәлгән: «Комсомол членнарының санын барлап, сафларны ныгытырга. РКСМ программасын һәм уставын өйрәнүне оештырып, гомуми җыелыш җыярга, шунда комсомол һәм аның алдында торган бурычларны яңадан аңлатырга. Шулай итеп, без сүздә генә түгел, эштә җәмгыятьнең алдынгы көрәшчеләре булырга тиешбез» ‘.
Алга таба Муса дингә каршы пропаганда эшләрен көчәйтергә чакыра, спектакльләр куеп һәм үзешчән сәнгать концертлары оештырып, халыкның күңелен ачарга кирәк, ди. Яшьләр аның чыгышын яратып тыңлыйлар һәм җәй айлары өчен аны вакытлыча комсомол секретаре итеп сайлыйлар.
Оренбург елкэсенен партия архивы. 217 фонд, I тасвирлама, саклау берәмлеге 2. 4 бат.
ф МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ 70 ЕЛЛЫГЫНА
Озакламый Мостафа авылы ячейкасының эше бермә-бер җанланып китә. Муса кырларда газета укуны оештыра, әңгәмәләр уздыра. «Ни өчен без ленинчылар дип аталабыз?» дигән темага комсомол җыелышы үткәрә. Партячейка белән берлектә авыл мулласына һәм дингә каршы сәяси суд оештыра. «Ни өчен без элек ярлы идек?» дигән темага һәм халыкара хәл турында лекцияләр укый. Халыкара эшчеләргә ярдәм оешмасының члены буларак, бер комсомол җыелышын чит ил эшчеләренә ярдәм итүгә багышлап, аларга ярдәм йөзеннән акча җыйный. Газета-журналларга язылуны оештыра.
Җәйге кыр эшләре чоры булуга карамастан, бер июль аенда гына да Мостафа авылы ячейкасы 5 комсомол җыелышы, 3 бюро утырышы, ике мәртәбә дин турында диспут уздыра, үзешчән сәнгать концертлары оештыра. Шушы вакыт эчендә комсомоллар һәм партиясезләр өчен 3 лекция, 5 доклад, 2 әңгәмә уздырыла. Комсомолга 5 яңа член алына, өлкә һәм республика газеталарына язу өчен хәбәрчеләр билгеләнә.
Муса авылда 23 августка кадәр була. Документлардан күренгәнчә, атна ярым авырып ята. Шуңа карамастан, август аенда ике гомуми җыелыш, бер бюро утырышы, комсомолның үз-үзен тотышы дигән темага һәм империалистик сугыш башлануга 10 ел тулуга багышланган ике кичә уздыра. Докладны, билгеле, Муса ясаган, пьесада төп рольне башкаручы, мандолина уйнаучы һәм шигырь укучы да ул булган. Комсомол оешмасы урындагы властьлар белән комсомолның бәйләнешен тикшерә, авыл Советына бер вәкил сайлый, самогон куучыларга каршы көрәш ача һәм башка шундый мөһим эшләр башкара. Соңыннан җәйге каникулга кайткан студентлар белән саубуллашу кичәсе уздырыла...
Бары 53 көн. Бу көннәрне ул барлык эшләрдән һәм мәшәкатьләрдән башка ял итеп кенә дә уздыра алыр иде. Әмма Муса әнә нихәтле эш эшләгән.
Оренбург партия архивыннан табылган яңа документлар Муса Җәлилнең зур җәмәгать эшлеклесе булуы хакында сөйлиләр. Соңыннан Муса үзе турында бик хаклы рәвештә: «Мине комсомол үстерде!» диде. Дөрестән дә, Ленин партиясе эшенә чын күңелдән бирелгәнлек, күтәренке рух, кайнар теләк Мусаның иҗатында үзенчәлекле эз калдырды.