АККОШЛАР КАЙТЫР ӘЛЕ
һе. . Көзгә хәтле көтик, янәсе, тотарбыз, бүлербез, имеш. Тот соң, бүл соң, кем аңа каршы. Күлнең суын җибәр дә, имеш, капчыклап чумыр. Чирткән булып, капкан булып җаныңны кытыкламагач, балык тотумыни ул1 һе...»
Үзалдына шулай сөйләнә-сөйләнә, Әхмәтша бабайның таң белән күлгә барышы. Барышы дигәч тә, әллә ни барасы юк, Әхмәтша бабайларның мунча асларында гына ул, тау гына төшәсе.
«Күлен әйтер идем... Элек анда мунчалага дип юкә генә сала идек без. Аннан-моннан казыштырдылар да... Авыз суларын корытып, шуңа күл дип йөрмәсәләр. Маймычлар җибәргән булдылар тагын, адәм көлкеләре. Алкын елганы бусалар соң... Дию пәриләре күк машиналар була торып соң...
Элекке елларда, әле яшьрәк чакларында, бер табалык кына балыкны Миңҗамал җиңгәгез сыер савып көтү куган арада каптырып менә иде аны Әхмәтша абзагыз. Их, бар иде Алкын елганың алтын чаклары, мөлдерәмә вакытлары... Елга гынамы соң1 Аңа тоташкан күлләр, тын култыклары күпме иде... Чуртаны кирәк икән, әнә Камышлы күлгә бар, корбандыр, бәртәстер ишесен теләсәң, Кәрәкә күленә томыр идең кармагыңны. Тирә-юньдә дан бер балыкчы иде дә бит Әхмәтша... Хәзер менә утыр инде, шушы күлдәвеккә табынып!..»
Әхмәтша бабай, уфтана-уфтана, сукрана-сыкрана, яр буенда бер ялгызы моңаеп, йокымсырап утырган карт өянке янына килеп чүгәләде. Аннары, кармагын сүтел, җим каптырып күлгә ыргытты да, каз каурыеннан ясаган ак калкавычка текәлеп, тын калды.
Күзе калкавычта булса да, күңеле әллә кайларда иде Әхмәтша баүзмәде Әхмәтша бабай, бүген тагын китте. Юк, балык тансыклаудан гына түгел, бигрәк гә карчыгы Миңҗамал әбигә үч итеп китте бу юлы. «Соң, ике сүзнең берендә шуны китереп кыстырмаса! Имеш, миңа гына кирәк, имеш, персидәтел белән булышам, ясмыкны ястык итәм, янәсе. Итте ди, итмичә. Ул да пошынмагач... Миңа нәосә, бер аягым җирдә булса, икенчесе гүрдә хәзер. Ун-унбиш чабак тотам икән... Әле шуның өчен дә кара тавыш чыга. Елгасы кибеп, күлләре коргаксып беткәч... Юк инде, юк, кая ул элекке бәртәсләр, жумбалар!..
байның. Уза бит гомер дигәнең, әллә ни арада узып киткән. Әле кайчан гына кебек, югыйсә. Шулай бервакытны, күрше килененең буйга узып, ризык талымлап йөргән көннәре булды, ахрысы, әнисе: «Улым, Хәтимә апаң балык ашыйсым килә дип әйтә», — дигәч, Кәрәкә күленә барып, кичтән үк кармак салып кайтты. Ә иртәгесен, менә бүгенгедән таң тишегеннән торып, шул кармакларын карарга дип килгән иде. Күл кырыендагы җикән камышларын аралап су өстенә күз салса .. шаккатты Әхмәтша. Кая карама анда — йомры-йомры төнбоек чәчәкләре. Тал-тирәкләр ышыгында тынып, каралып яткан шоп-шома түгәрәк күл өстендә ап-ак чәчәкләр. Кайберләре әнә хәзер генә уяналар,^күз алдында ачылалар. Сизелер-сизелмәс талпынгандай итәләр дә, йокысы туеп күзләрен кинәт шар ачып җибәргән нарасый бала кебек елмаешып, нур сирпеп иртәнге кояшка багалар. Әхмәтшаның мондаен галәмәтне әле беренче күрүе иде. Юк, төнбоек чәчәкләрен түгел, аларның менә шулай жиңелчә генә сискәнешеп, назланышып күз ачу вакытларына беренче мәртәбә тап булуы. Әхмәтша, табигатьнең кеше күзеннән яшерергә теләгән шикелле эшләнә торган үтә дә пакь, үтә дә садә бу хикмәтенә туры килүеннән оялгандай каушап, бер мәлгә югалып калды—
Ак калкавычның бер тартылып, уйнаклап куюы Әхмәтша бабайны уйларыннан айнытып җибәрде. «Чү, чиртә түгелме соң?1 Чиртә шул, чиртә!.. Яле, я... һап!.. Әй, мәхлук, бармак буе нәрсә... Кармагы белән үк йотмасаң! Нишләтим инде мин сине? Җибәрсәм, барыбер үләсең, мәчегә ярарсың әле, чум инде булмаса чиләккә...»
Әхмәтша бабай ташбаш малаен чиләккә салды да, кармагына яңа жим каптырып, тагын күлгә томырды һәм, бүленеп калган тәмле төшен күреп бетерергә ашыккандай, кабат баягы уйларына, яшьлегенә әйләнеп кайтты.
. Әллә ни мулдан булмаса да, бөтенләй үк буш кул белән кайтасы түгел, ярыйсы гына бер корбан, бер кара балык капкан иде ул чагында аның кармакларына. Кара балыкны җиңел генә суырып чыгарды, ә корбаны, ычкынырга тырышып, күрәсең, кармак жебен төнбоек сабакларына уратып, чуалтып бетергән иде. Чишенеп күлгә чуммыйча булдыра алмады Бер җайдан, кызыгып, дүрт-бишләп төнбоек чәчәге дә өзеп чыкты. Әмма кызыгудан гына микән? Алай гына түгел иде шул, хикмәт монда бигрәк тә башкада, тиздән куенына керергә җыенып йөргән Миңҗамалында иде. Шуңа дип алып чыкты бит ул төнбоек чәчәкләрен.
Ун-унике яшьләр булгандыр, икәүләп шушы күл янына килгәннәр иде. Төнбоек чәчәкләрен күргәч: «Ай, нинди матурлар!» — дип тәмам әсәрләнде Миңҗамал. Мондый хәлдән соң түзеп тора аламы инде егет буласы кеше. Үзенең әле рәтләп йөзә дә белмәвен онытып: «Хәзер алып чыгам мин сиңа аларны», — дип, тотты да сикерде күлгә, алакай. Чәчәкләр янына житеп, инде берничәсен өзгән дә иде Әхмәтша, инде чыгыйм дип кире дә борылган иде. Менә шул чагында сынатты да куйды. Сыңар кул белән генә йөзәргә бөтенләй дә өйрәнмәгән икән шул әле, калдырырга туры килде чәчәкләрне. Ике куллап маташа торгач та чак-чак кына чыгып житте. «Әллә нинди сөлекләр ябышкан»,— дигән булды аннары Миңҗамалга. Шул чактагы оятын бүгенгәчә оныта алганы юк Әхмәтшаның. Хәзер менә алып кайтсын әле ул аларны. куйсын әле тәрәзә төпләренә.
Әхмәтша, кеше бик үк кайнаша башлаганчы дип, чык ера-ера, болын аркылы турыдан гына авылга ашыкты...
Авылга кайтып җиткәч, әлеге дә баягы, шул кеше күзенә чалынасы килмичә. Миңжамалларга ындыр артлатып кына китте егет.
Менә ул аларның бәрәңге бакчалары турысына килеп туктады. Як- ягына карангалап алды да киртә аркылы бакчага сикерде һәм, буразна буйлатып кына барып, арт капкадан лапаска керде. Керсә, ни күрсен,
лапасның бер почмагында, тәбәнәк бүкән башына утырган килеш, чаж- чож китереп, Миңҗамалның әнисе сыер сава. Ярый әле, керү уңаена арты белән утырган. Үзе сава, үзе тагын шул арада
— Җәсәнә... харап инде... Синдә генә булган икән. Чү, чү!..—дип,
янәшәдәге аралыктан чыгарга өтәләнгән бозавына таба башын сузып мөгри, сабырсызлана башлаган сыерын тыярга азаплана. Әйдә, сөйлә- ♦ нә бирсен, Әхмәтшага шул гына кирәк тә, мыштым гына кереп китсен м әле ул менә... §
Үтте егет, сизмәде бугай әби буласы кеше... &
Уйлары шул турыга житкәндә, тагын бүленде Әхмәтша бабай. Бу 2 юлы калкавыч уйнаклап-нитеп тормады, балыкмы — нәрсә, аны кинәт < кенә тындырып, су астыннан өстери үк башлады. Әхмәтша бабай, кау- * дарланып, кармак сабына ябышты һәм: <
— Яле, яле... Әттә-тә-тә... һап!—дип сөйләнә-сөйләнә, кул яссуы g
кадәрле кызыл канат тартып чыгарды. «Менә монысы ярый, ичмаса, ° баягысы ише генә түгел. Әйдә, чум, жаный, чиләккә». *
Әхмәтша бабай, уйларыннан бүленә-бүленә, өзелеп калган хәтер жепләрен ялгый-ялгый, ыбыр-чыбыр балыкларны күлдән суыра тора. *
«Их, ул яшь чаклар, егет вакытлар... һәр кыланышың бер гомер s икән ләбаса... Әле бүген генә булган кебек ич һәммәкәе дә...» *
Миңҗамалы йоклаган ак келәт тәрәзәсенә Әхмәтшаның элек тә °- килгәләгәне бар иде. Анысы шул күз бәйләнгәч, караңгы капкан тирә- ™ ләрдә була торган иде. Ә бүгенгедәй яп-яктыда, көн балкышында бу тирәдә алай ук әрсезләнеп йөргәне юк иде әле. Иа хода, лапас белән * келәт арасы оҗмахның бер почмагы икән ләбаса! Күр инде бу бакча- ч ны1 Күр инде бу бояр гөлләрен! Булса да булыр икән. Аклы-кызыллы. >> зәңгәрле-чуарлы, граммофон торбасы кебек чәчәкләре белән балкып, и дөньясын нурга күмеп ташлаганнар. Җитмәсә тагы, әнә чәчәкләр ара- < сыннан ак келәтнең каерып ачылган бизәкле тәрәзәсенә корылган кар- u дай ак пәрдә жилфердәп тора. Шушы илаһи нурда коенып, шул сихерле тәрәзәгә баккан килеш, мәңге кузгалмыйча торыр иде дә Әхмәтша, юк шул, булмый шул. Ишетә ич әнә, чаж-чож китереп, сузып- сузып саумый бит хәзер әби буласы кеше, чиләккә төшкән сөт тавышы кисәк-кисәк кенә, бетәм-бетәм дип кенә, чәш-чеш итеп кенә ишетелә башлады. Йомышны үтәргә дә яхшы чакта табанны ялтыратырга кирәк.
Әхмәтша, гөлләрне имгәтмәскә тырышып, тиз генә тәрәзә янына килде. Килде дә, кулындагы төнбоек чәчәкләренә карап, бер мәлгә икеләнеп калды. «Шулай гына куйыйм микәнни? Шиңмәсләрме?..» һәй. бирим дигән колына... Әнә ич, рәшәткә башында нихәтле чүлмәк! Егет чүлмәкләрнең берсен алды да, келәт почмагында торган кисмәктән су чумырып, төнбоек чәчәкләрен шунда утыртты. Аннары, песи кебек кенә, кабат тәрәзәгә елышты һәм, пәрдәнең бер почмагын гына ачып, төнбоеклы чүлмәкне тәрәзә төбенә куйды. Келәт эченнән ул-бу сизелмәде, шылт иткән дә аваз юк. Йоклый жаный.. Назлый әнкәсе, жәлли кызын... Әнә бит иртәнге һавага дип тәрәзәсен дә ачып куйган. Киткәнче, үз кулымда чагында йоклап калсын ди торгандыр инде.
Лапас аркылы хәзер Әхмәтшага юл юк иде инде. Шуңа күрә ул, сузан буйларын сындырып, урам капкасыннан мыштым гына чыгып шылды...
Ә кичке уенга Минжамалы, әллә кайдан ук жаныңны эретерлек наз бөркеп, айның ундүртләре кебек балкып, ашкынып килгән иде ул көнне...
«Әй, кортка онытты микәнни соң шул вакытларын. Миңа гына кирәк, имеш, күле дә, елгасы да. Әнә, табып карасыннар хәзер им өчен хет бер генә төнбоек чәчәген. Табарсың, бар. Кая карама—чокыр да чакыр, ком да тузан. Ут себергәнмени дөньясын!»
Күңеле тәмам ургып, балыгына да, күленә дә кул селтәп, инде кайтып кмтәм дип кенә торганда, Әхмәтша бабай янына колхоз председателе Билал килеп туктады.
— Әхмәтша бабай, ни кылануың бу, ә! Олы кеше ләбаса син. Ничәмә-ничә әйттем үзеңә... Сиңа карап бүтәннәр узына бит.
— һәй, каныктың ла соң. Тотмыйм мин синең ул карп-марлларың- ны, тотмыйм. Котың очмасын... Әнә, кара чиләкне...
— Син тотмасаң, башкалар тота... Бер дә сайлап тормыйлар.
— Әй, улым, улым, дисәм дә инде үзеңне... Күрмисеңмени соң? Сасыган бит күл... Әнә кара су өстен, нихәтле балык үлгән! Авылның бөтен чүп-чары төшә бит шунда. Ә чыгар җире юк. Алкын елганы бусак соң!..
— һидият абый белән сүз куештыгыз мәллә?! Берегез болын дип, икенчегез елга, күл дип колак итемне ашыйсыз. Вакыты җитәр менә, буарбыз. Син уйлаганча ансат кына түгел лә ул...
' — Түгел, түгел, имеш... Кем әйтә сиңа ансат дип. Ат белән дә, кулдан ташып та буа идек без аны тегермән бар чакта. Бездән ары тагын башка авыллар... Алар да буа иде... Син бала идең шул әле... Шомырт башыннан мәтәлеп төшкәч соң?!. Мин сөйрәп чыгардым ич елгадан. Анысын онытмагансыңдыр, нибуч... Әнә чыпчык атлап чыгарлык бит хәзер елга аркылы... һидият дөрес әйтә ул, болыны да харап булачак. Их, яшь чагым булса кана...
— Бер дә харап булмас. Сукалыйбыз аны, ашлык чәчәбез. Күле дә чистарыр... Ә син, Әтмәтша бабай, шулай да уйла әле, котыртма халыкны.
— Юк инде, җаный, бигайбә, киләм мин монда, аты коргыры, киләм. Балык дип җәһәннәм астына йөрер хәлем юк минем хәзер. Син лутчы әнә без әйткәнне тыңла. Су кирәк авылга, елга кирәк, күл кирәк. Ә кирәк ул, Бнлаттин улым, тирәкне ега. Менә шулай... Хуш әлегә...
Әхмәтша бабай, бер кулына чиләген, икенчесенә кармак сабын тоткан килеш, инде болай да сизелерлек булып чыккан җилкәсен отыры күтәрә, кабарта төшеп, салмак кына атлый-атлый өйләренә менеп китте. Алды бераз салынып, арты күтәрелебрәк торган иске сырмасы, шактый ук ямьшәйгән тула эшләпәсе аның бу иртәдәге кыяфәтенә нәүмизлек чалымнарын тагын да өсти, арттыра төшкән иде.
Ә Билал Алкын елга аша күперсез-нисез генә сузылган юл буйлап күрше авылдагы колхоз идарәсенә китте.
*
♦ ♦
Әхмәтша бабай, кармак таягын өй почмагына сөяп, балыклы чиләген болдырга куйды да ишегалдына күз йөртеп чыкты. Аннары, ашыгыч бер эшен исенә төшергән кеше төсле, кабаланып лапаска кереп китте. Ә болдырның икенче башында, кояшка күзләрен кыскалап, рәхәткә чумып яткан зур гына соры мәче, әйтерсең шуны гына көткән, урыныннан сикереп торды да хуҗасы куеп калдырган чиләк янына килде. «Карасана... Сизгән иде шул аны, дөрес икән, балык ич чиләктә!» Борынын да төртеп карый Миауша, тәпие белән дә үрелгәли, әмма морадына ирешә алмый, чиләге тирәнрәк.
«Кирәк иде бит, югыйсә, берсеннән генә булса да авыз итәсе иде... Их, тәтеми, ахрысы... Нигә дип тузына соң әле бу хуҗа лапас бетереп!» Мәче, шунда таба башын борган килеш сагаеп, шөгыленнән туктап калды. Ә лапаста тавыш, ыгы-зыгы һаман көчәя бара:
— Себерке сабына хәтле пычратмасагыз... Көш, игелексезләр, көш!..
Ул да түгел, кыткылдый-кыткылдый, лапастан башта янып торган кызыл әтәч, аның артыннан очына-тузына тавыклары, үрдәкләр атылып чыкты, һәм менә, кулына саплы себерке тотып, эшләпәсе күзенә үк төшкән Әхмәтша бабай үзе күренде.
Хәерлегә түгел бу дип, мәче дә бер якка таярга уйлаган иде дә, болдыр кырыенда гына торган чиләккә орынып китте. Чиләк ишегалдына мәтәлде, балыклар чәчелде. Песи, хуҗасыннан шүрләсә дә, җирдә ялтырашып яткан балыкларны күргәч түзмәде, болдырдан сикереп төште һәм, — тамак тәмугка кертә дигәннәре хак икән. — Әхмәтша бабай- ф <ның әле тоткан чакта ук: «Менә монысы ярый, ичмасам» дип мактаган бердәнбер кызыл канатын эләктереп баскыч астына шылды. “
Ул арада, чәчелеп яткан балыкларны үрдәкләр дә күреп алып, бол- п дыр тирәсенә йөгерешә башладылар. Килеп җитүләре булды, Әхмәтша з бабай күзенә төшкән эшләпәсен күтәрергә дә өлгермәде, балыклардан с җилләр исте. Үрдәкләр муеннарын як-якка сузгалап, эзләнгәләп кара- 2 дылар да, күзләренә башка берни дә чалынмагач, бигрәк аз булды ла о. бу дигән кебек, «вак-вак-вак» дип, ава-түнә капкага таба китеп барды- £ лар. g
Лапас янында себерке сабын сөрткәләп маташкан Әхмәтша бабай- g ның инде сүрелеп барган ачуы, үрдәкләрнең бу кыланышларын күргәч, < тагын бер кат сиздереп алды: ♦
— Вак, вак, имеш, һәй, ачкүзләр. Эресен әнә үзегез төшеп тотыгыз s
күлгә!., һе... ө
3
Әхмәтша бабайның елга, күл, болын хакындагы сүзләре кичәдән бирле болай да әйле-шәйле йөргән Билалның ярасына тоз салгандай » булды. «Әллә идарә утырышы турында ишеткәнме картың? Юктыр, өлгермәгәндер әле, утырыш кичен соң гына бетте ич. Алай да нәкъ һи- < дият абый әйткәннәрне сукалый... Саттар абый да никтер каршы чыкты. u Югыйсә, үзе дә председатель булган кеше ләбаса. Ул елганы, бу болынны юньгә китерү өчен хәзер... Явымлы елларда әле бер хәер, азмы- күпме печәне була, терлек йөртәсең. Ә быел... Дөрес чыгардык карарны, сукаларга кирәк. Ә алар икәү әнә каршы, авыл Советы сессиясенә куябыз, диләр. Әйдә, куйсыннар, без дә дәлилли белербез».
Дүрт авыл арасында җәелеп яткан болын уртасына баскак килеш, як-ягына карана-карана, Билал шулай байтак кына уйланып торды. Аннары, кызу-кызу атлап, юлын тагын дәвам итте. Менә ул Алкын елганың Зирекле авылына орынып ук «аккан» икенче тармагына килеп җитте. Текә юлдан йөгереп аска төште дә, елга төбендә юаш кына чылтырап яткан тар суны сикереп, икенче ярга күтәрелде.
Идарәгә якынлашкан саен болын кайгысы арткырак исәпкә кала барды. Председательнең күңелен хәзер башка уйлар, башка борчулар биләп алган иде. Әнә бит, игеннәр өлгереп килә, ә комбайн турында хәбәр-хәтер юк. Узган атнада ук инде тиздән кайтыр шикелле әйткәннәр иде әйтүен. Шуннан бирле үзенең дә белешкәне булмады, эш белән мавыгып, ничектер, онытыбрак җибәргән. Кичәге тарткалашулардан соң төн йокламый ята торгач, кылт итеп шул комбайн исенә төште Билалның. Иртә таңнан торып идарәгә ашыгуы да шуңа иде. Кирәкле кеше-ләре таралышып беткәнче, район белән сөйләшеп алырга иде исәбе. Инде менә килеп җиткәч, бүген якшәмбе икәнен хәтерләп, кабинетына керәсе килмичә, ишек төбендә туктап калды. Аннары, кесәсеннән папирос чыгарып, шуны бармак арасында әвәлп-әвәли, болдырга барып утырды. Әмма папиросын кабызырга да өлгермәде, ачык тәрәзәдән телефон чылтыраганы ишетелде. Трубканы идарәдә дежур торучы Әхтәм бабай алды:
— Кем бу?.. Районнан дисеңме?.. Юк шул, юк, килеп җитмәде әле персидәтел...
Билал утырган җиреннән сикереп торды да тәрәзә янына атылды.
— Әхтәм бабай, куйма трубканы, әйт тизрәк, килде диген!
— Карале, кем, тыңлыйсынмы?.. Килде персидәтел. килде...
Бабай телефон трубкасын тәрәзә аша Билалга сузды.
— Илдар Хәерович. сезме бу?.. Шулайдыр дигән идем... Ураккамы?.. Бүген-иртәгә дип торабыз... Китче!.. Бик кирәк иде, бик... Кеше дисезме?.. Җибәрәм. җибәрәм . Әйе, әйе, иртәгә... Рәхмәт, Илдар Хәерович, рәхмәт... Бүген ял көне булгач... Өегездәнмени?.. Рәхмәт инде, бик зур рәхмәт...
Билал трубканы бабайга кире сузды да, малайларча җилкенеп, бер-берсенә шап-шоп суга-суга, кулларын угаларга тотынды.
— Тагын бер комбайн кайткан безгә, Әхтәм бабай, аңладыңмы?!
— Аңламый соң, ишетеп тордым ич.
— Шәп... Самый вакытында җибәргәннәр.
— Шулай булмыйни... Бирсен ходай, Билал энем, бирсен. Бә-әк кирәкле нәстә...
— Инде кайтсаң да ярый, Әхмәт бабай. Мин әле монда булам. Бер уңайдан Илһамнарга да сугыла кит, эшкә барышлый минем янга керсен.
— Кайсы Илһамнарга дисең, Билал энем?
— Сезнең очта Илһам бер генә ич инде. Механикны әйтәм.
— Ә-ә. ярый, ярый, киттем, алайса.
Билал кабинетына кереп, өстәл янына утырган гына иде, тыштан Әхтәм бабайның кемгәдер җикеренгәне ишетелде.
— һәй, норсыз... Үләсен дә белмәс. Башка җирдә беткәнмени... Монда килеп кысылмасаң?!.
Билал, тәрәзәгә үрелеп, урамга күз салды. Аклы-каралы зур гына кәҗә идарә йорты алдындагы бакча рәшәткәсенә башын тыккан да хәзер әнә чыгара алмыйча тыпырчына. Әхтәм бабайның сукрана-сукра- на шуны коткарырга азаплануы иде.
— Баш тыкканчы мөгезең барын да онытмыйлар аны, мәнсез!..
Әхтәм бабай, кәҗәне ничек кирәк алай ычкындырып, инде китәм дип кенә торганда, муенына бәйләнгән кызыл чүпрәкне шәйләп алды. Кәҗәнең ул каршы йортта гына торучы Гарифә карчыкныкы икәнен белә иде. Әле менә кызыл чүпрәген күргәч, көлеп җибәрде. Колхозлашып, беренче тапкыр уракка төшкәч, бөтен хатыннарны уздырып, Гарифә гел алда барган иде. Шуннан соң «Пионер ул безнең Гарифә» дип, стена газетасына язганнар иде үзен. Тәки тагылып калды пионер дигән исем Гарифәгә. Әхтәм бабай шул дәртле елларны, шуңа бәйләп, күрәсең, үзенең яшьлеген дә искә алып, тирән генә бер көрсенеп куйды. Аннары:
— Пионер башың белән соң... Оялмыйча,—дип, кызыл чүпрәкне капшап, кәҗәнең маңгаеннан сыйпаштыргалап торды да, сынар аягына аксый-аксый, үз юлына китеп барды. Ә сакалбай, Әхтәм бабай киткән якка карап, әллә аны үчекләп, әллә инде рәхмәт әйтеп, бер мәэлдәп куйды да рәшәткә арасыннан баш сыярлык икенче урын эзли башлады...
Ярата шул карусыз картны Билал. Әле председатель итеп сайланган гына чакларында, идарәдән кеше тынгач, икәүдән-икәү генә калып, төн урталарына хәтле сөйләшеп, киңәшеп утырган вакытлары күп булды. «Син, энем, — ди иде аңа Әхтәм бабай,—башта тамырына кара эшнең, тамырына, Саттар абыең шикелле. Айт дигәнгә һайт дип торма, үз башың бар, гыйлемең җитәрлек... Саттар абыеңны әйтәм әле. Талкып та карадылар кешене теге вакытта, үлән турысында. Тәки үзенекен итте итүен, әмма бетереште соңыннан шулай да. Сугыштан кайткан авыруы яңарды. Югыйсә кана... Ә син, энем, борчылма, батырып эшлә, батырып. Хәзер инде... Кая ул...»
Гарифә карчыкка йорт саласы булгач та Әхтәм бабай йөргән иде бөтерелеп. Идарәдә сүз күп булды бу хакта. «Урыны бик җайлы — авыл уртасы, клубы, кибете, почтасы шул тирәдә, әллә икенче жиргә күчерәбезме карчыкны? Бер башына ташпулат салмабыз бит инде!» — диючеләре дә табылды. Әмма Билал: «Гомер иткән нигезеннән кешене ничек кузгатмак кирәк, — дип каршы төште. — Үзе риза булса, сүзем ♦ юк, күчсен, ә болай ярамас. Салабыз икән, зур итеп, матур итеп салыр- ы га кирәк»,— диде. Шулай килештеләр дә. Инде карчык белән сөйлә- го шәсе калды. Әмма бу нәрсә йорт салудан да кыенрак булып чыкты. | «Шушысын гына сипләп бирсәгез дә миңа бик житкән, балам. Күпме н гомерем калгандыр, зинһар, зурдан купмагыз, мин кем ул кадәре. Икен- < че урынга да күчәсем килми, балам»,— дип, яулык чите белән күзен * сөртә-сөртә бик ялварып калды Гарифә әби. «
Күкеле кузгалып, кәефсезләнеп чыкты Билал Гарифә карчык янын- g нан. «Күчү турындагысын ялгышрак ычкындырдым, ахрысы. Анысын 2 әйтмәскә үк иде. Белә торып бит, шайтан алгыры». Әмма карчыкны < ничек тә күндерергә кирәк иде. Икенче көнне Билал: «Син үгетләп кара әле» дип, Әхтәм бабайга кушты.
Әхтәм бабай кергәндә Гарифә әби бер ялгызы, нәүмиз генә чәй £ эчеп утыра иде. э
— Ни хәлләрең бар, Гарифә? Күптән сугылганым юк иде үзеңә. _
— Кермисең шул, Әхтәм, күренмисең бу араларда. Ашым аш, йокым йокы түгел әле кичәдән бирле.
— Ник алай?.. *
— Персидәтел кергән иде дә... Эчем бик пошып калды. Күчерсәк ю
ничек булыр икән, Гарифә әби,—ди. *
— Дөрес аңламагансың син, Гарифә. Кысыр хәсрәт белән утыруың икән ич.
— Нишләп дөрес булмасын. Нигә миңа шул кадәр зур өй. Кеше көлдереп, оялмыйча...
— Әй, Гарифә, Гарифә. Котың очкан икән. Булса соң, зур булсын. Ахырысын бер дә уйламыйсыңмыни? Яшең бара лабаса. Ялгыз башың дим... Нишләрсең? Әнә укытучы кызларны кертерсең. Я булмаса башкасын... Утыны-ние дигәндәй... Колхоз бирә ич.
— Анысы алай да...
— Алай да түгел, болай да түгел, ризалаш. Билал кушты миңа синең белән сөйләшергә. Борчылмасын, рәнжемәсен безгә дип әйтергә кушты. Зур йорт салырга рөхсәт бирмәсә дип кенә әйткән сүз ул, ди.
— Бигрәк инде, Әхтәм...
— Нәрсәсе бигрәк?.. Син, Гарифә, үзеңне генә уйлама. Җитәкчеләрнең дә хәленә кер. Авыл уртасына, идарә каршысына тавык кетәге салып булмый бит инде хәзер. Бу тирәдә әллә ниләр булачак әле, күрдем мин рәсемен. Шатланырга кирәк.
— Шатланмаган кая инде ул, рәхмәттән башка бер сүзем юк. Әле болай кинәт кенә... Мә сиңа, карчык, йорт, имеш...
— Соң, ни дип әйтим Билалга?
— Ярар инде, алайса, Әхтәм, салсыннар, күчерә генә күрмәсеннәр.
— Шулай диләр аны, жүләр. Югыйсә соң, балалар күк... Әйдә, яса инде болай булгач миңа да бер чынаяк. Сиңа тукый-тукый авызым кибеп бетте...
Берне генә дип тотынган Әхтәм бабай, яңа аертылган балны капкалап, сөйләшә-сөйләшә эчә торгач, онытылып китеп, әллә ничә чынаякның башына җитте. Гарифә әби самаварны иеп үк агыза башлагач кына исенә килеп:
— һай, һай, һай, Гарифә, бу кадәрле дә тәмле булыр икән чәен,
тәмам эредем,—дип, түбәтәе белән битен жмллэтэ-жиллэтэ, урыныннан кузгалды.
— Бик харап инде. Әллә нигә бер кереп...
Әхтәм бабай чыгыйм дип инде бусаганы ук атлаган иде. Шул чагында Гарифә әби, тагын нидер әйтәсе килгән шикелле талпынып торды да, булдыра алмагач, йөзенә яулык читен каплап, мич буенда торган сандык өстенә утырды. Карчыкның тавышы-тыны юк, бары тик иңбашлары гына сизелер-сизелмәс калтырана иде.
Әхтәм бабай, чыгасы жиреннән туктап, әле генә торып киткән урын-дыгына-кире барып утырды да башын иеп уйга калды.
Берсе бер сүз дәшми-нитми озак кына утырдылар, һәм, ниһаять, Гарифә әби йөзеннән яулыгын алды да, яшь аралаш елмаерга тырышып:
— Миннән соң дим, Әхтәм, ә... Барыбер колхозга кала ич ул, имә?——дип куйды.
Шәп итеп салдылар Гарифә әбигә йортны. Зур итеп, биек итеп. Тәрәзә тирәләрен бизәкләп, челтәрле кәрнизләрен буяп, түбәсенә шифр да ябып жибәргәч, урам өсте ялт итте. Гарифә әби үзе дә, яңа салынган йорты кебек, эчтән-тыштан балкып, яшәреп киткәндәй булды. Яулыгын артка чөеп, итәкләрен кыстыргалап өй тирәсендә ап-ак йомычка җыеп йөрүләре узган-барганнарга да бер куаныч, бәйрәм иде.
Мал-туар таптамаган ишегалды ямь-яшел чирәм. Урта бер жирдә ап-ак булып зур гына ялпак таш ята. Таш кырыена, дутыш күгәрченедәй бүксәсен киереп, жиз комган менеп кунаклаган. Бары да әйбәт, барысы да күзне иркәли. Тик ишегалдын әйләндереп алган иске читән генә җитәкчеләрнең эчен пошыра иде. Әмма Гарифә әби: «Галиуллам төсе ич, Галиуллам истәлеге, анысы гына булса да калсын»,—дип кырт кисте. Бу юлы инде Әхтәм бабай да югалып калды. Чөнки читән аның үзенә дә бик газиз, бик кадерле иде.
Кече туганнары вак булгач, Галиулла олыгаеп кына башка чыккан иде. Шуңа күрә капка-койма өлгертергә хәле дә, арасы да булмады. Алкын елга буеннан тал кисеп, Әхтәм бабай белән бергә үргәннәр иде бу читәнне. Чатлыктагы тал казыкның берсе инде шул елны ук тамырланып яфрак жибәргән иде. Хәзер әнә нинди зур тирәк булып үсеп җитте. Ә елга буенда талларның эзе дә калмады...
Озакламый сугыш башланды. Галиулла белән алар бер көнне үк чыгып киттеләр. Әхтәм менә, аксап булса да, әйләнеп кайтты, ә Галиулла дусына туган туфракка аяк басулар насыйп булмады.
Шулай да Гарифә әби белән тагын бер сөйләшергә туры килде Әхтәм бабайга.
— Бала булмасана, Гарифә,—диде ул аңа. —Асыл ташка чуен балдак ич бу килеш. Бик телисең икән, әнә, ишегалды ягыннан бер торык калсын. Истәлеккә шул җитәр...
Нишләсен Гарифә әби, кордашы, иренең яшьлек дусы шулай үз итеп үгетләгәч, күнмичә дә хәле юк иде...
Билал, тәрәзәдән аерылып, аны-моны караштырыйм дип кенә торганда, кабинетка Илһам килеп керде.
— Исәнмесез, Билал абый! Мине чакыргансыз икән.
— Ничек болай бик тиз? Әхтәм бабай әле киткән генә иде ич.
— Каршыга очрады ул... Комбайн кайткан, ди, дөресме бу хәбәр?
— Әйе, дөрес. Иртәгә менә Салих белән шуны алып кайтырсыз. Куансын инде. Югыйсә, быел да шул Нух арбасына калам дип теңкәгә тигән иде.
— Беткән шул комбайны, бик беткән. Әле дә тырышты инде кеше дигәнең.
— Ярар, хәзер менә яңасына утырыр... Карале, Илһам, кайчан өлгертәсез бульдозерны? Көн аязында торбаларны күмеп бетерәсе иде. Бигрәк күз алдында, урам уртасында бит. Канауны әйтәм. Бала-чага уйный... Мал-туар төшүе бар.
— Бездән тормый, Билал абый, запчасть юк ич. Кырык-илле метр гына араны болай да күмеп була инде.
— Була, була... Каян табасың хәзер кешене’
— Беткән ди Ак Чишмәнең үзендә карт-коры. Авыр эшмени, иш тә төшер, иш тә төшер. Суы булгач, рәхмәт әйтсеннәр.
— Белмим шул. Силоска да җиктек үзләрен, өшәнгәннәрдер, һаман- һаман килешеп бетәр микән?
— Килештерсәң килешә ул, Билал абый...
Илһам сүзен әйтеп бетермәде, ишектән Ак Чишмә авылындагы бригадир Фәрит килеп керде.
— Исәнмесез!.. Иртәләгән сез бүген.
— Үзең дә соңга калмагансың бит.
— Әнә, Билал абый, бригадир сөйләшеп карасын үзенең картлары белән.
— Ни булды, нәрсә турында?
— Булмады ла... Су торбаларын тизрәк күмдерәсе иде дим.
— Кирәк иде, кирәк. Илһам ич... шул бульдозерны рәтли алмый.
— Аның әнә үзенең бер дә исе китми, картларын кушсын, ди.
— Ә-ә... Юк инде, агайне, җитәр, яхшы түгел...
— Ник. Фәрит абый, Әхмәтша бабайны кузгата алсаңмы?!.
— Ай-Һай... Менә председатель сөйләшеп караса гына инде. Ә ник, Билал, ипләп кенә, ә? Үземә уңайсыз, билләһи. Оялам. Болай да инде...
Билал күзеңдә шаян очкыннар уйнатып механик белән бригадирга карап торды да ризалашкандай итеп әйтеп куйды:
— Ә син, механик, бульдозерны барыбер тизләт!..
Билал башлап Әхмәтша бабайга сугыласы итте. Тик менә талканы бик коры картның. Бу арада бигрәк тә сәерләнеп китте кебек. Әллә Билал га гына шулай тоеламы? Иртә белән юкка бәйләнде, ахры, юкка рәнҗетте...
Капка төбендәге эскәмиядә утырып торган Миңжамал әбине күргәч, Билал адымнарын кызулата төште. «Шәп булды әле бу. Кем белә аны- кын, капылт кына килеп кергәнче...»
— Ни хәлләр, Миңҗамал әби, исән-сау йөрисеңме?!.
— Шөкер әле, Билаттин улым, шөкер. Безгә килүең түгелдер ич?
— Сезгә шул, Әхмәтша бабай янына иде. Ничек соң кәефе?
— Иртәдән бирле көйсезләнебрәк йөрде дә... Ятып тора иде әле.
— Алай икән... Ярый инде, алайса. Күл янында сүзгә килгән идек шул. Икенче әйләнермен әле...
— йомышың бар идемени? Хәзер дәшим әле үзен. Йоклавы түгел ул... Син аңа карама. Картлар күңеле пыяла инде ул, тоттың исә уала. Ә болай, салам ялкыны гына ул, гөлт итеп кабына да сүнә. Хәзер, хәзер...
Байтак көтте Билал, һәм менә шыгырдап өйалды ишеге ачылды, аннары капка артында кыштыр-кыштыр аяк тавышы ишетелеп торды да, ниһаять, җилкәсенә сырмасын салып, аягына киез ката кигән Әхмәтша бабай килеп чыкты.
«— Ә-ә!.. Билаттин, күптән күрешкән юк иде. Нигә монда гына утырасың? Әйдә, өйгә керик. Ммнжамал әбиең чәй яңарта калды.
— Рәхмәт, Әхмәтша бабай, вакыт бик тар.
— Соң?..
— Соң дип... Су торбалары күмелми ята. Идарәдә киңәштек тә
менә, тагын сезне борчырга булдык. _ ,
— Ничәнче бригада соң без, ә? Хет номерын әйтсәгез икән! Югыйсә... нәрәткә генә кертәсегез калды инде. Юк, булмый миннән, бигайбә, кәефем юк.
Әхмәтша бабай инде кереп китам дип капка келәсенә үк тотынган иде.
— Башкаларга әйтеп мине калдырган, кинә тота икән дип үпкәләмәсен дигән идем. Ярый, алайса, Әхмәтша бабай, бүтән борчымабыз, — дип, борылып та карамыйча, Билал китеп баргач, карт капка баганасына сөялеп туктап калды. Аннары, иңбашыннан шуыша башлаган сырмасын күтәрә-күтәрә. эскәмиягә барып утырды.
Озак утырды Әхмәтша бабай. Тик Миңҗамал әби, баскыч төбенә чыгып:
— Атасы, ник кермисез инде, чәй ясыйм,—дигәч кенә кузгалды, «һе!.. Үпкәли ди, үпкәләмичә. Тапкан үпкәләр кеше...»
Чәе чәй булмады Әхмәтша бабайның. Капка төбенә дә ничә чыгып, ничә кермәде. Шулай бер чыгып, бер кереп, әрле-бирле йөри торгач, баскыч төбенә килеп утырды да карчыгына кычкырды:
— Кая, чыгар әле минем итекне!..
Озак та үтми: «Кая барырга җыенасың?»—дип, итек күтәреп, Миң- җамал әби килеп чыкты.
— Кая барсам да барырмын... Үпкәлим ди... Тапкан...
Әхмәтша бабай, үзалдына шулай сөйләнә-сөйләнә итеген киеп алгач, торып басты да тагын Миңҗамал әбигә кычкырды:
— Көрәк кайда?!
Бу юлы инде Миңҗамал әби өй эченнән генә җавап бирде:
— Ах алла! Үзең тотасың ич, урынындадыр. Карап ал шунда.
Чыннан да, көрәк үз урынында иде, болдыр култыгында, күз алдында ук тора...
Әхмәтша бабай менә тагын капка төбендә. Моннан, тау өстеннән, түбәнге урам уч төбендәге кебек аермачык күренә. Тик Әхмәтша бабай күзенә түгел. Әнә бит, җиде кеше кайнашуын күрә дә, кемнәр икәнен танымый. Кемнәр чыккан икән, беләсе иде.
Әхмәтша бабай, көрәк сабы белән өй түрендәге рәшәткәне шакый- шакый, тагын Миңҗамал әбине дәште:
— Анасы, чыгып кер әле монда, чык!..
һәм менә, алъяпкычына кулын сөртә-сөртә, капкада Миңҗамал әби күренде.
— Тагын ни бар инде?
— Карале, анасы, синең күз җетерәк, кемнәр ул әнә тегендә?
Миңҗамал әби Әхмәтша бабай күрсәткән төштә кайнашучы картларны санап чыкты.
— һе...— диде Әхмәтша бабай, тыңлап бетергәч.— Мүкәлә Хәерт- тине юк, алайса?
— Юк, күренми.
— Куян Гаязы дамы?
— Ул да юк.
— Шулай булыр дигән идем аны.. Пыранлатыйм әле үзләрен!...
Әхмәтша бабай, эшләпәсен батырыбрак кия-кия, кирза итекләре белән лап-лоп басып, түбәнге урамга төшеп китте...
Әхмәтша бабай кергәндә, Хәертдин карт баз өстен рәтләп маташа иде. Кая җитте анда иске такта кисәкләре, балтадыр, пычкыдыр ише эш кораллары аунап ята. Ә карт үзе, капкага арты белән торган килеш, тезләнеп, тук та тук китереп нидер кадаклый иде. Шуңа күрә ул капка тавышын да ишетмәде. Әхмәтша бабай мыштым гына базга таба атлады. Шул чагында Хәертдин бабай, кадагы бетте, ахрысы, кинәт ф туктап калды. Аннары уңга-сулга карангалап алды да, кулыннан чүкечен дә төшермичә, мүкәли-мүкәли, үзеннән бер жиде-сигез адым чит- “ тәрәк торган кадак тартмасына таба китте. Моны күргән Әхмәтша бабай туктап, ике кулы белән көрәк сабына таянган килеш, башын селкә- з селкә тавышсыз-тынсыз рәхәтләнеп көләргә тотынды: «Ай, Мүкәлә, Мү- с кәлә, бу кадәрле дә килешеп торыр икән үзеңә кушаматың! Алтыдагы S алтмышта дип белми әйтмәгәннәр, күрәсең». a
Хәертдин, ни сәбәптәндер, җиденче яшенә чаклы тәпи басмады, гел ң мүкәләп йөрде. Шуннан соң кайсыдыр бер кычыткан теле ана Мүкәлә § дигән кушамат таккан иде. «Кара син аны, җитмешенә җилкенсә дә, g шул гадәтен онытмаган икән!» <
Әхмәтша бабай шулай көлә-көлә яшьтәшенә карап торды да, тавы- ♦ шына кыркурак төс бирергә тырышып, керешсез-нисез әйтте: s
— Хәертгин, синең янга Билаттин кердеме? ө
Хәертдин бабай, мүкәләгән җиреннән кинәт туктап, капкага таба £ борылып, җиргә утырды да, ни әйтергә белмичә, Әхмәтша бабайга те- « кәлде... 3
— Җә, әйт, кергән идеме? <
— Кергән иде дә бит... Кәефем юк иде. Соң, кордаш, булышмыйбыз * түгел ич инде...
— Күренеп тора, синең кәеф тә шул минеке төслерәк булган икән. < Кордаш булсаң, әйдәле кырдаш та бул, ал да көрәгеңне, киттек. Килеп “ терәлмәсә, безгә инәлмәсләр иде. “•
— Шулай инде, анысы. Су үтә башлаган бит әнә. Карчыкның киптереп куйган корты күгәргән. Тапкан куяр җир,— дип сөйләнә-сөйләнә, Хәертдин бабай аягына торып басты. Аннары чалбар төбен кага-кага өстәп куйды:
— Сыер дуласа, үзең беләсең. Бәласеннән башаяк дип тотыну иде... Син дә кузгалгач, бармый булмас инде.
Хәертдин бабай баз тирәсен аннан-моннан гына җыештырды да икәүләп урамга чыктылар.
Гаязлар турысына җиткәч, урам буендагы бакчаларында кемдер кайнашканны сизеп, Әхмәтша бабай туктап калды. Аннары, юлдашына да ым кагып, койма ярыгыннан бакчага күз салды. Күрә, Гаяз карт бакча уртасына баскан да, бер кулын алъяпкыч күкрәкчәсенә тыгып, икенчесенә зур гына ак алма тоткан килеш, алгы тешләре белән генә чәйнәштереп, авызын мүкелдәтә-мүкелдәтә, бик иркенләп, гамьсез генә бер кыяфәттә алма ашап тора иде. Аның өчен дөньяның бөтен ләззәте, бөтен рәхәте бу минутта әйтерсең лә әнә шул ярмалы ап-ак алмага тупланган. Күрәсең, бакчада инде байтак казынгандыр, маңгаена бөр- чек-бөрчек тир бәреп чыккан. Кара бәрхет түбәтәен баш артына ук шудырып җибәргән дә хәзер әнә күзләрен кыскалый-кыскалый рәхәтләнеп алма ашый. Бу галәмәттән Әхмәтша бабайның да авызыннан сулар килде. Ләкин ул тавыш-тын чыгармады, кордашын бүлдерәсе килми иде аның. Шуңа күрә артына әйләнеп, Хәертдин бабайга да ишарәләп алды. Тавышланма, янәсе...
һәм менә Гаяз карт, алма белән эшне бетергәч, сакал-мыегып сый- паштыргалап алды да җирдә яткан китмәненә иелә башлады. Шул чагында Әхмәтша бабай эченнән генә: «Ә-ә-ә, карт куян, чыгар исәбен
юк, ахры, синең. Туктале мин сине...» — дип куйды һәм: «һайт, Гаяз- тин!» — дип кычкырып җибәрде. Гаяз бабай кинәт тураеп, ялт-йолт карана-карана, агачлар арасына кереп югалды.
Озак та үтми, капка келәсе күтәрелгән тавыш ишетелде. Шуның артыннан ук бер кулына көрәк, икенче кулы белән алма төялгән алъяпкыч итәген тотып, Гаяз карт килеп чыкты.
— Хәзер барам дип тора идем...
— Шулайдыр шул. Белеп көтәбез ич без...
Алар килеп җиткәндә, канау күмүче картлар инде шактый гына эш майтарып ташлаганнар иде. Бу өчәүне күргәч, көлешергә тотындылар:
— Карагыз әле, кара килешләрен... Әллә кибет тирәсендә чуалдыгызмы. качкалаклар?!
— Юк ла, — диде Әхмәтша бабай,—менә Гаязлар бакчасыннан сезгә дип алма җыйдык...
Инде кояш баерга да күп калмаган иде. Картлар, әледән-әлетуктап, билләрен капшаштыра башладылар. Әмма эшнең чиге күренеп торгач, бүленмәскә иттеләр, иртәгә дә көнне ваклыйсылары килмичә, бүген үк очлап куярга иде исәпләре. Шул чагында алар янына авыл Советы председателе һидият килеп чыкты. Башына салам эшләпә кигән. Көн шактый эссе булса да, өстендә пннжәк. Ак юллы зәңгәр күлмәк якасын тышка кайтарып салган. Терсәктән түбән протезлы уң кулы гадәттәгечә пннжәк кесәсендә. Култык астына тәгәрәтеп төргән ниндидер кәгазь кыстырган. Озын буйлы, эре сөякле, әле иллесен генә узган бу кеше, сакал-мыек йөртмәвенә карамастан, кай ягы беләндер юлаучы бер картны хәтерләтә. Хәер, «кай ягы беләндер» дип икеләнеп торуның кирәге юк бугай. Бар аның ул ягы, бар.
һидият, тора торгач, авылларны урап кайтырга ярата. Сыңар кулын артка куя да, уңга-сулга караштырып, китә шулай җайга гына. Кем дә булса юлын бүлдермәсә, ачык капкаларга күз салгалап, очраганга сәлам биреп, беркайда да озаклап тукталмыйча, салмак кына атлый-атлый бара бирә. Күңеленә хуш килмәгән берәр нәрсәгә тап булса да тукталмый ул, бары тик адымнарын тагын да әкренәйтә төшеп, төбәлебрәк карый да. «алай икән боларда» дигән сыман, әллә ни исе китмәгәндәй уза да бара. Я, юлаучы түгелмени? Алай да ашыкмыйк әле.
Шулай бервакытны моның янына, язылышу турында гариза бирергә дип, комбайнчы Салих белән фельдшер кыз Дилбәр килә. Икесе дә чуктан киенгәннәр. Ай да кояш болар, берсен алып берсен куярлык түгел. Дилбәре Дилбәр инде, ә менә гел эш киеменнән күреп өйрәнелгән Салихны һидият башта танымыйча ук торды. Аннары: «Кара син аны, малай актыгын, ә, вәт хәчтерүш, вәт егет», —дип куйды эчтән генә.
— Менә шулайрак инде безнең хәлләр, һидият абый,— дип, Салих председательгә бер кәгазь кисәге сузды да, авызын ерып, өстәл кар- шысында торып калды. Ә Дилбәре, башка вакытта, медпунктка ул-бу кирәк булганда чәт-чәт итеп торган Дилбәр, әйтерсең лә һидият абыйсын беренче күрүе, түргәрәк узарга да кыймыйча, оялчан балалар төсле башын иеп тик тора.
— Ярый, ярый... Ярый торган эш бу,— диде һидият, кәгазьгә күз йөртеп чыккач. — Хәерле сәгатьтә булсын. Ә туйны кайчан итәбез?
Салих, ерылган авызын әле һаман да җыя алмыйча, икесе өчен дә жавап бирде:
— Без бүген үк әзер дә бит, язмассыз шул, срок диярсез.
— Кара син аларны! Диярбез шул. Ярый, ярый, ниятегез нык икән, туе качмас, өлгерерсез. Ә хәзергә уйлашыгыз...
Яшьләр китәргә җыендылар. Шул чагында һидият:
— Салих, син чыкмый тор әле, йомышым бар,—диде.
Алар икәү генә калдылар.
— Менә нәрсә, Салих, кайчан тәртипкә кертәсең ул йорт тирәгезне?
Ишегалдыгызда рәт-баш юк. Коймаңа терәү куйгансың. Капка төбенә якын килерлек түгел, чүп-чар, утын өелгән. Ә үзең килен төшерергә йөрисең?!
— Вакыт булмады ич, һидият абый.
— Башкага табасың. Кибет тирәсендә азрак чуал, яме. Күргәләдем мин. Бу турыда кабат сүз әйтерлек итмә, ишетсен колагың. Өйләнәсе егет дип тормам, хур итәрмен. Калырсың шешә кочаклап.
— Бер генә булды ич ул, һидият абый... Егетләрне озатканда гына...
— Бер булса да берәгәйле булган, шулайрак ишетелде.
— Ни бит, һидият абый...
— Нәрсәсе ни? Кара аны, егет, кыз бик әйбәт, бер дигән. Ничек караган әле ул сиңа. Ярый инде, бәхетең бар икән. Шулай булгач, ычкындырма. Килештекме?
Салихның авыз җыелган иде инде. Әле генә мөлдереп ташырга, очынырга торган күңеле кинәт бушап, сүрелеп калды. Әйтерсең лә аның Дилбәрен, бердәнберен, менә хәзер үк тартып алачаклар, әйтерсең лә аңа хәзер нәкъ менә шул турыда инде һич тә үзгәртеп булмаслык катгый бер карар укыганнар.
Егетнең болай шүрләп калуына, сөмсере коелуга сәбәп тә бар иде. Белә ич ул һидият абыйсын, әйттем исә кайттым кеше түгел. Хәтерендә әле, бик тә хәтерендә. Шулай бервакытны авыл Советы: <Кирәкле- кирәкмәс авылга трактор белән кереп йөрмәскә!» — дип карар чыгарган иде. Ә дусы Баһрам моны санга сукмаган булып кыланды. Бу хәл һидият абыйларына ишетелеп, шелтә дә алган иде егет. Ләкин моңа карап кына мутлыгын барыбер ташламады. Шуннан соң авыл Советы Баһрамны ике айга трактордан алуларын таләп итте. Эш өсте, кызу чак дип, колхоз председателе яклап та караган иде. Әмма һидият абыйлары ишетергә дә теләмәде. Шулай итеп, Баһрам тракторына кабат утыра алмыйча армиягә китеп барды. Бик үпкәләгән иде киткәндә. Бераз кәгеп алган баштан, дусын яклаган булып, һидият абыйсына карата Салих та хәтәр генә сүзләр ычкындырган иде, тинтәк. Баһрам ул әнә гафу үтенеп хат язды да котылды. Ә минеке менә торып-торып килеп чыга...
— Җә, ник дәшмисең, ник торасың инде, Дилбәр көтәдер,— диде председатель, егеткә күз кысып.— Бар, бар, җебемә. Сораса, әйтерсең, мотоцикл төзәтергә кушты диген.
Әй, яшьлек, юләр яшьлек... Бу кадәрле дә булырсың икән! Шелтәлерәк бер сүз әйтсәләр дә, кара кайгыга төшәсең, бер күз кысу белән күгеңдә кояш балкый. Кара инде менә бу тилесен, авызы тагын колагына җиткән. Нәрсә ди бит әле, ерык авыз, тапкан сүзен:
— Бар да наять булыр, һидият абый, рәхмәт, онытмам...
— Армый эшләгез!
— Ә-ә, һидият... Армыйбыз, куәт бар бездә.
— Ун ат көченә торырлык.
— Әйтмәсәң дә. Унау икәнсез шул...
Картлар, теләр-телә!мәс кенә туктап, көрәк сабына таяныштылар да һидияткә төбәлделәр.
в «к у.» м и. 81
ГАБДУЛЛА ШӘРӘФИ ф АККОШЛАР КАПТЫР ӘЛЕ
— Нәрсә, персидәтел, әллә безнең эшне хисапларга килдеңме?
— Исәп юк түгел. Анысы инде эшне бетергән булыр. Әлегә менә моны карагыз.—дип, һидият алып килгән төргәген сүтәргә җыенды. Әмма аның үзенә җайсыз иде. Шуңа күрә якындарак торган ике карт төргәкне үз кулларына алдылар. Сүтеп җибәрсәләр, кәгазьдә авыл Со- зетының чираттагы сессиясен чакыру турында шәмәхә кара белән эре- эре итеп язылган белдерү иде.
БЕЛДЕРҮ
Зирекле авыл Советының чираттагы сессиясе чакырыла.
Көн тәртибе:
1. «Партизан» колхозында җирдән файдалануның торышы турында •колхоз идарәсенең отчеты.
Докладчы авыл Советы депутаты, «Партизан» колхозы председателе Билал Харисов.
2. Зирекле авыл Советы территориясендәге елга-күлләрне, чишмәләрне тәртипкә китерү турында.
Докладчы Зирекле авыл Советы башкарма комитеты председателе һидият Хәкимуллин.
Сессиягә, депутатлардан тыш, колхоз идарәсе членнары, бригадирлар һәм көн тәртибенә куелган мәсьәләләр белән кызыксынучы барлык колхозчылар чакырыла.
— һе... — диде Әхмәтша бабай, белдерүне укып чыккач.
Гаяз картның исә сүзе озынрак булды:
— Белмим шул, ничек кенә тәртипкә китерерсез икән. Кайда соң ■ул күлләр хәзер, юк бит инде, киптеләр, туган, беттеләр алар.
Ә калганнары ярым-йорты җөмләләр белән генә чикләнделәр.
— Күптән кирәк иде дә бит...
— Белмим шул... Ай-Һай...
— Исләренә төшкән икән....
— Чынлап торып тотынсалармы?! һәй әле...
һидият, картларны бүлдермичә, башта елмаеп кына тыңлап торды да, ниһаять, үзе дә сүзгә кушылды:
— Карап-карап торам да сезгә, агайлар, тагын бер карап куям. Айдан төштегез мәллә? Үз колхозыбыз, үз тирәләребез хакында бара бит сүз. Ә сез бөтенләй чит кешеләр күк сөйләшәсез. «Исләренә төшкән», «Тотынсалар», имеш. Юк инде, сездән башка эш чыкмый монда.
Картлар, бер-берсенә карашып, көлешергә тотындылар:
— Менә сиңа мә, иске авыздан яңа сүз... Тагын да без кирәк!
— Ник көләсез, кирәк шул. Бу белдерүне мин сезгә әллә күрсәтү өчен генә алып килдемме? Юк инде, аксакаллар, киләсез сессиягә, рәхим итәсез.
— Кунак булып кына тугел икән, алайса?
— Түгел. Үзегез ич: «Елганы кайчан буабыз?», «Чишмәләр кибә», «Куаклыкны, вак урманны харап иттегез!» — дип күзне ачырмыйсыз. Ә хәзер бер дә атлыгып тормыйсыз шикелле.
Карсак буйлы Хәертдин карт баскан урынында камыт аяклары белән таптангалап алды да көлә-көлә әйтеп куйды:
— Бетте болай булгач, җәмәгать. Пенсия кыягазен иртәгә үк кире илтеп бирәм. Бер дуласын әле карчык. Чукынмас баз өсләре.
— Чыннан да, шулай ит син, Хәерттин, — диде аңа төрттереп Гаяз бабай.—Мең дулаганга түзгәнне, берсенә генә исен китмәс, тирең калын әле.
Моңа каршы Хәертдин карт:
— Үзең соң, кордаш...— дип башлаган иде дә, сүзне һидият бүлдерде:
— Ярый, агайлар, мин китим. Болай да шактый вакытыгызны алдым. Тик онытмагыз, уен эш түгел бу. Ил картлары була торып, киңәш- табыш та итешмәсәгез...
— Алай бик кирәксенсәгез, ярар, калмабыз,—дип, картлар тагын *
эшкә тотындылар. ч
Инде шактый киткәч, һидият, артына әйләнеп, Әхмәтша бабайга кычкырды: s
— Әхмәтша бабай, исән булсалар, теге рәсемнәрне дә алып кил, £
яме? S
— Ярар,—диде карт, башын селкеп, — барсам алып килермен... £
Бармыймы соң Әхмәтша бабай. Тетмәләрен тетәсе иде үзләренең s дип, инде күптән үк кызышып йөри ич. Тик моңарчы җае гына чыкка- £ ны юк әле. Туры килгәндә я Бил алга, я башкасына төрттерүдән ары о. уза алмый. «Шәп нәрсә унлаган һидият, ахрысы, тотынды бугай»,— 2 дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, көрәген иңбашына салып, Әхмәтша = бабай өенә кайтып килә. Шулай кайта торгач, һидиятнең рәсемнәр ту- * рында әйткән сүзләре исенә төште. Рәсемнәр дигәч тә, саргаешып бет- с; кән нибары ике фоторәсем инде ул. Берсендә — Әхмәтша бабайларның * капка төбеннән торып төшерелгән болын, әрәмәлекләр, шулар арасын- 2 нан бормалана-бормалана, ике тармакка бүленеп, болынны һәр яктан < уратып, бу тирәдәге дүрт авылның дүртесен дә читләтмичә, һәркайсы- u на орынып ук диярлек аккан Алкын елга күренеше. Икенчесендә — Ак Чишмә авылы. Монысы да ерактан, болын түрендә торып төшерелгән. Шуңа карамастан, бер ягы биегрәк, икенчесе сөзәгрәк булып, дугаланып килгән тау өстенә утырган авыл уч төбендәге кебек. Дуганың нәкъ урта бер җиреннән—тау астыннан ургып чыккан чишмә өстенә корылган алачыкка кадәр аермачык күренә. Тирәсендә өянкеләр, эт миләше куаклары. Уйлый калсаң, үзәгеңне өзәрлек истәлекләр..
Шулай бервакытны, җәй башында, Гаязның Казанда укып йөргән каенесе Җәмил кайткан иде. Менә шул егет белән Әхмәтша, ничектер, бер-берсенә бик тиз ияләшеп киттеләр. Хикмәт, күрәсең, икесенә дә балык жене кагылуда, су буйларын, гомумән, табигатьне яратуларында булгандыр. Шуның өстенә тагын, көннәре дә мач килгән иде. Чалгы- тырма көйләнеп, арба-фәләне майланып та, әле печәнгә төшәр чак җитмәгән бер ара иде. Ничә генә таңны бергә каршыламадылар да ничәмә- ничә тапкыр. болын аркылы чык ерып, билдән суга батып кайтмадылар.
— Их, Әхмәтша абый, яшисез дә соң оҗмахта,— ди торган иде Җәмил,— Кара инде син, ә1 Бу елга, бу болын... Күлләрен генә булса да бирмәгән бит табигать дигәнең безнең авылга. Ата-бабаларыбыз ни карагандыр, белмим.
— Бирмәсә бирмәгән инде,— ди Әхмәтша көлемсерәп.— Каян җиткерсен барысына да. Ә син уфтанма, кант шулай ел саен безнең авылга. Җизниләр үзләре дә бик ишле, җайсыз дисәң, безгә кайт, бездә урын җитәрлек.
— Юк. киң күңелле алар. Эш андамыни, сокланып кына әйтүем...
Ә беркөнне Җәмил Әхмәтша абыйсы янына фотоаппарат асып, өч аяклы агач штатив күтәреп килде.
— Синең әле андый һөнәрең дә бармыни? Кая җыендың болай?
— Менә ич, синең янга килдем. Әйдәле, Әхмәтша абый, вакытың булса, тагын бер әйләнеп кайтыйк әле. Синең белән күңелле. Үзебез-
нец училище егетләренә дә күрсәтәсем килә сезнең якларны. Аһ итсеннәр әле бер. ,
Бу юлы Әхмәтшаның әллә ни вакыты юк иде югын. Егет шулай үз итеп, якын итеп килгәч, әсәрләнүен дә сизеп, ничектер, күнмичә булдыра алмады.
— Ярар, әйләнербез. Башта син менә бу төштән, тау өстеннән төшер әле. Әнә, елгасы да, болыны да, әрәмәлекләре дә—барысы да берьюлы күренә.
— Тау өстеннән төшергән идем инде мин. Тик эшләнмәгән генә. Әллә чыккан, әллә юк, тагын бер төшерү зыян итмәс, — дип, Җәмил аппаратына тотынды...
Бу көнне алар кунак егетен әсәрләндергән, авыз суларын корытып ул мактаган бөтен күренешләрне төшереп кайттылар. Алкын елга буенда шау чәчәккә батып, оя-оя булып утырган шомырт куаклары да, зиреклек тә, тегермән буасы да, өчәүләшеп бер тирәгә тупланган Аккош, Камышлы, Кәрәкә күлләре дә —берсе дә, берсе дә калмады. Тик аккошларны туры китерә алмаулары өчен генә Җәмилнең кәефе бераз кырылган иде.’ Сирәк күренәләр шул алар бу чакта, күп вакытларын кеше күзеннән читтәрәк, күлнең сазламыграк, аулаграк читендә, камышлар арасында үткәрәләр. Барлыгы ике аккош, ел да кайта үзләре. Бала чыгаралар да... Икенче елны тагын әйләнеп кайталар.
Инде кайтып килгәндә, болын уртасына туктап, Җәмил: «Монысы соңгы кассета»,— дип, Әхмәтша бабайда әле бүген дә саклана торган шул ике күренешнең берсен—Ак Чишмә авылын төшереп алган иде.
Ә иртәгесен, ике рәсем күтәреп, кош тоткандай очынып, җилкенеп килгән иде Җәмил.
— Менә, Әхмәтша абый, барысы да шәп чыккан. Әлегә икесен генә ясадым. Истәлегем булсын, ал!—дигән иде.
Берничә көннән сугыш башланды. Җәмил әллә үз авылларына, әллә инде Казангамы, каядыр китеп барды. Тик ун-унбиш көннән соң җиз- нәсе Гаяз аркылы гына аның армиягә алынуын ишетте. Озакламый Әхмәтшаның үзенә дә чират җитте. Действительныйда хезмәт иткән чакларында авылларын өзелеп тә сагынган иде Әхмәтша. Инде менә тагын китәсе булгач, бик сагынсам бер карармын дип, Минҗамалы, үзе, ике улы бергә утырып төшкән рәсемнәре белән әлеге шул ике фотоны да алган иде.
Дүрт елга якын йөрде Әхмәтша. Ике тапкыр яраланды, әмма сугышның азагына хәтле сафтан чыкмады...
Әхмәтша төнлә кайтып төшкән иде. Иртән иртүк торып, су буйларын әйләнеп кайтыйм дип капка төпләренә чыкса, исе-акылы китте. Ни булган бу болынга?! Хәер, болын, әлбәттә, үз урынында, элеккечә үк ямь-яшел иде. Ә елга буендагы әрәмәлекләр әйтерсең бөтенләй дә булмаган. Болынны су басмасын өчен, уйсурак урынга өелгән таш «күпер» тирәсендәге берничә карт өянке дә елгадан чак кына читтәрәк, тау итәгендә утырган өч карама гына күренә. Ишелгән, җимерелгән елга кырыйлары, текә ярга әверелеп шәп-шәрә булып калганнар. Ә Алкын елга — һәр вакыт мөлдерәмә тулып, ташырга җитешеп торган Алкын елга үзе — оятыннан кая барырга белмичә аптырагач, әнә шул ыржаеп торган ярлар арасына качкандыр да акрынлап сулгандыр төсле тоелды солдатка. Әхмәтша әрәмәлекне кисеп ягулары, тегермән буасының китүе, кабат буа алмаулары турында Миңҗамалы язган хат аркылы белә иде. Әмма ул болай ук булыр дип күз алдына да китерә алмады. Шулай бик озак карап торгач, бу хәл белән инде килешә язган сыман, ■ йлап куйды: «Дүрт авыл дүрт яктан кыра башлагач.... Ярый инде, нишләсеннәр».
Әхмәтша, бәлки күлләр элеккечәдер, шулар тирәсеннән әйләним, дип кузгалырга гына тора иде, түбәнге урамнан үзләренә таба кем-
нендер килгәнен күрде. Кеше якынлашкан саен адымнарын кызулата, сыңар кулы белән җәһәтрәк селтәнә иде. Менә ул менеп тә җитте.
— Әхмәтша абый?!
— һидият!
Кочаклашып күрештеләр.
— Солдат киеменнән булгач, синдер дип уйлаган идем. Ничек сон ♦
хәлләр? ’ ы
— Әй, энем, сорап торасың. Илгә кайткач соң!.. Исән сау, тагын °
ни кирәк? §
— Ә мин менә сыңар канат белән калдым. |
— Болай гына ярый, туган, кайгырма. Минекеләр. .. Башкалар әнә g ятып та калдылар... Җимертеп эшлисең ди әле Миңжамал җиңгәң. с.
— Бик җимертеп булмый шул, Әхмәтша абый, кеше юк. Әй.. Ни кирәксә шул юк... Нәрсә, танымадыңмы болынны? Шуны карап тора ? идеңме? Танымассың да. Үземнең дә үзәк өзелә.
— Ә күлләр? Бармы әле алар, исәнме?
— Бар белән юк арасында. Бик саектылар, кибәләр. ♦
Әхмәтша, көрсенеп, күкрәк кесәсенә үрелде. Башын кесә өстенә үк -
иеп, бармаклары белән кармаланып торды да ике фоторәсем тартып ө чыгарды.2
— Мәле, карале, танырсыңмы?
— Әхмәтша абый, каян килде сиңа болар?!
— Килде инде. Бик сагынганда шуларга карый идем. <
— Әллә үзең белән йөрттеңме?
— Күрәсең ич... Минем белән ниләр генә күрмәде алар.
— Канчан кайтарырбыз икән тагын шул хәленә, ә?
— Кайтыр, кая китсен. Гитлерны дөмектергәнне, монысын гына <
булдырырбыз... u
Истәлекләр дәрьясында йөзә-йөзә, Әхмәтша бабай кайтып җиткәнен дә сизми калды. Хәзер дә әнә, шул татлы да, моңсу да хатирәләреннән, аерыласы килмичә, көрәген коймага сөяп, эскәмиягә барып утырды. Өйгә керсә, барысы да онытылыр, тышта калып, һәммәсе дә югалыр, таралышыр төсле иде аңа.
« ..Эшләсә эш төтмәс, йөрсә йөреп туймас ир уртасы чакларында, жину шатлыгыннан исереп, айга сикерердәй булып йөргән вакытларда барысы да кулдан килер төсле иде. Юк икән шул. булмады. Кайту белән һидият шикелле үк бригадир итеп куйдылар. Ул чагында буалар, күлләр кайгысы идемени?! Аннан дүрт авыл берләшеп зур колхоз булдылар, инде аны күтәр, аны аякка бастыр. Тагын да олырак мәшәкатьләр, төн йокыларын качырган борчулар... Айга да сикердек сикерүен, йнысын да күрдек. Өс тә бөтен хәзер, тамак та тук, әмма җанны җылытырлык, күзне иркәләрлек ямь генә бетеп бара.
Хәер, Саттар председатель вакытта талпынып карадылар каравын. Хәзер инде аякка бастык, тернәкләндек, башласак та була дип. буа проектын төзергә белгечләр дә чакыртып йөргәннәр иде. Барысы да изге ният килеш кала бирде. Саттары авырып, Әхмәтша үзе олыгаеп эш башыннан киттеләр, һидият хәзер әнә авыл Советы председателе. Шулай итеп, колхозның дилбегәсе яшьләр кулына күчте. Сүз дә юк, белемлеләр, әйбәт алып баралар. Кая ул хәзер! Ә элеккене белмиләр, хәтерләмиләр. Аларга тирә-як һаман да шушы килеш, чокырда чакыр, ком да тузан булган кебек. Ә Билал? Ул белергә тиеш ич. Шомырт башыннан мәтәлеп төшкәч соң...» Уйлары шул турыга җиткәч. Әхмәтша бабай сискәнеп куйды. «Шомырт!» Аларны да төшергән иде ич Җәмил, күп итеп төшергән иде. Кайда соң барысы да?! Гаязларда сакланмады микән?!»
Әхмәтша бабай тиз генә торды да. көрәген алып, кабалана-кабала- на өенә кереп китте.
Капка тавышын ишетүгә, баскыч төбенә Минжамал әби чыкты»
— Атасы, нишләп бик озак? Ашым куерып бетте ич инде! Эштә генә йөрмәгәнсеңдер бу гомер. Дөньяңны онытып...
— Туктале, анасы, куерса куерыр. Сыегын да күп ашаган, — дип, Әхмәтша бабай көрәген болдыр култыгына сөяде дә кире капкага таба китте.
— Тагын кая инде?!
Хәзер, анасы, хәзер, Гаязтиннарга гына барып кайтам.
— Әй, карт иләс!..
Өстен-башын да алыштырмаган килеш, кирза итекләре белән дыя та дык басыл, Әхмәтша бабай килеп кергәч, сөлгене муенына салып, карчыгы белән бик тәмләп, янып-пешен чәй эчеп утырган Гаяз бабай «ул арада ни булды икән?» дип аптырап калды. Аннары сөлге очы» сакал-мыек тирәсендә уйнатып алды да, сәбәбен тизрәк беләсе килеп, теленә килгән беренче сүзләрне ычкындырды:
— Тагын дәшмиләрдер ич?
— Син нәрсә, Гаязтин, әллә мине йомышчы дип белдеңме?
— Әй, тыңламасана шуны. Ул тозсызның шул булыр инде. Кешене башта табынга дәшәр идең,— дип, карчыгы урыныннан купты.— Әйдәле. Әхмәтша, гүрдән уз, чәй ясыйм.
— Рәхмәт, Маһизөләл, хәзер китәм. Минжамал да табын әзерл» калды.
Әхмәтша бабайның тыныч кына күренүенә карамастан, Гаяз картның күңеле әле һаман да урынына утырмаган иде. Шуңа күрә ул тагын бер сорыйсы итте:
— Ул-бу юктыр ич?
— Юк ла, юк, зинһар, борчылма. Җәмил хакында гына сорыйсым килгән иде.
Җәмил исеме чыккач, Маһизөләл әби дә сагая калды. Моны сизгә» Әхмәтша бабай сүзен ачыкларга ашыкты:
— Киткәндә берәр нәрсә калдырмаган идеме дим?
— Юк шикелле. Ул гомердән бирле инде... — Гаяз карт бераз уйланып торды да карчыгына ымлап өстәп куйды:
— Белмим тагын, әнә апасыннан сорап карыйк. Ә, карчык?
— Сезгә кирәкле ни генә калдырсын икән студии кеше...
Карчыкның тел төбе бөтенләй үк буш түгеллеген сизеп, Әхмәтша бабай тагын сорап куйды:
— Шулай да хәтерләп карале, Маһизөләл?
— Хәтерлә дип... Калдырган иде ул калдыруын да... Ни икәнен генә белмим. Әйдәгез, алайса, булышыгыз,— дип, Маһизөләл әби түр стена буенда торган сандык янына китте...
Картлар зур гына жәенке кисмәктә утырган фикус гөлен идәнгә куйдылар. Маһизөләл әби. калайлап эшләнгән агач сандыкның капкачын ачты да, кайсы баштан тотынырга соң әле дигәндәй, бер мәлгә туктап калды. Әхмәтша бабай, карап торуны яхшысынмыйча, читкә үк китеп, яны белән бер урындыкка утырды.
Озак та үтми: «Менә шушы иде инде ул»,—дип, Маһизөләл әби кызыл башлы сөлгегә төргән бер нәрсә чыгарды. Сандык тирәсендә таптангалап торган Гаяз карт төргәкне кулына алды да өстәлнең бушрак бер почмагына китереп куйды. Әхмәтша бабай да өстәл янына ашыкты. Икәүләшеп сөлгене сүттеләр. Әмма әле ни икәнен тәгаен генә белерлек түгел. Бик әйбәтләп «Кызыл Татарстан» газетына төргә» бәләкәйрәк кирпеч сыман бер әйбер иде. Әхмәтша бабай, төргәкне кулына алып, авырлыгын чамалап торды да:
— Шул булырга тиеш,— диде.
— Нәрсә шул?
— Фото әйберләре булса кирәк...
Картлар газетны да сүтәргә тотынгач, читтәнрәк карап торган Маһи- зөзәл әби: «Моны беркемгә дә бирмә, ачма да, ярамый, дигән иде, җанашым», — дип, ике кулы белән йөзен каплап ачык сандык кырыена ф барып утырды.
— Нишлик соң алай булгач, карчык?
— Хәзер инде нишләтсәң дә ярый. Үзегез карагыз шунда...
Әхмәтша бабай Гаяз картның әле һаман да төргәк өстендә торган кулын читкәрәк этеп куйды.
— Чынлап та, Гаязтин, мин әйткән әйбер булса... Якты төшмәсен.
— Ие шул. Карале оин, ә. Ярамас шул,—дип килеште Гаяз карт та. —Менә табышмак... Карале, нигә кирәк булды ул сиңа?
— Миңа гына түгел, сиңа да кирәк ул, Гаязтин. Барыбызга да... Әйдә, Салих янына барыйк әле, ул аның рәтен белә. Юлда сөйләрмен.
Картлар төргәкне күтәреп комбайнчы Салихларга киттеләр.
*
* *
— Хәзер беләбез аны,—дип, Салих өйалды почмагындагы кечкенә бүлмәгә кереп китте. Картлар болдыр баскычына утырыша калдылар.
Озак та үтми, кулына кара пыяла кисәге тотып, Салих килеп чыкты.
— Негативлар болар, «фотокор» негативлары. Әй дә шәп чыккан! Менә карагыз әле...
Картлар негативны кулдан-кулга йөртеп, әле алай, әле болай китереп карап бактылар да кире Салиховка суздылар.
— Шәп дисең инде, алайса,—диде Әхмәтша бабай тамагын кырга- лап. — Шәп булса, син безгә шуларны кәгазьгә төшереп бир инде.
Гаяз бабай өстәп куйды:
—■ Хакыннан тормабыз, улым, бәхилләтербез, яса гына.
Салих көлеп җибәрде. Көлмәслек тә түгел, Гаяз бабай чын-чынлап, «келе-1микеле уйларга һич тә урын калдырмыйча сөйләшә иде. Салих, авызын тагын да ера төшеп, сорап куйды:
— Каян актарып чыгардыгыз соң боларны, бабайлар?
— Син анысын сорама инде, әйтербез әле, әйтербез. Яса син башта, яса гына,—диде Гаяз карт.
— Түлке бик тиз кирәк. Әмма кеше-кара күрмәсен. Әлегә сер, аңладыңмы?— дип кисәтте Әхмәтша бабай.
— Бик тиз кирәк дисез инде, алайса. Кызык бит әле бу... — Салих башын кашып алды. Бабайлар көлемсерәп куйдылар.
— Кашынма син, кашынма. Аның каравы, әҗере зур булыр. Саваплы эш кушабыз ич без сиңа, саваплы эш.
— Комбайнга барасы бар иде шул иртәгә, вакыт бик тар...
— Ә син кичләрен эшлә, төннәрен, — диде Әхмәтша бабай. Аннары, Салихка якынрак килде дә: — Безнең дә бар иде ул... яшь кияү чаклар,— дип мәгънәле генә итеп кабыргасына төртеп алды.
Салихка, ничектер, уңайсыз да, шул ук вакытта, ниндидер бер эчке горурлык хисләре уянып, рәхәт тә булып китте.
— Ярар инде, тырышырмын сез дигәндә, озаклатмам...
Картлар киттеләр. Салих, ни дип уйларга да белмичә, башын чайкап карап калды.
Ни генә уйламасын, бабайлар салып киткән оеткы шактый көчле булып чыкты. Салихның хәзер бер генә минут та түзәр әмәле калмаган иде. Проявителен-ниен әзерләп, шундук эшкә тотынды. Байтак негатив
ГАБДУЛЛА ШӘРӘФИ ф АККОШЛАР КАПТЫР ӘЛЕ
ны кәгазьгә күчерсә дә, әмма әле барыбер бернәрсә дә аңламый иде. Ниндидер күлләр, камышлар, таллар... Берсе дә күз күргән җирләре түгел... Һәм менә... Таный ич монысын, таный, үзләренең Ак Чишмә авыллары! Менә тагын... Тегермән! Әкиятләрдә сөйләнгән шомлы-сихер- ле йорт кебек, агачлар куелыгыннан ишекле бер стенасы да түбә кыегы гына күренеп тора. Салих белә башлаганда ук бик тузган иде инде, Аны сүткәндә ялан аяк малай гына иде әле ул. Шушы тегермән белән авыл рәсемен күрсәтмәсәң, яшьләрдән хәзер берсен-бер кеше танымаячак. «Безнең тирәләр микәнни болар һәммәсе дә?! Өлкәннәрнең сүзе юкка түгел икән, юкны сөйләмиләр икән шул...»
Салих, мавыгып китеп, картлар китергән негативларның барысын да шул ук кичне кәгазьгә төшереп бетерде. Иртәгесен иртүк торып, киптерү өчен җәеп куйган рәсемнәрне тагын бер кат карап чыкты. Шул чагында ул өченче бер рәсемне дә танып алды. Монысын Алкын елга борылышларыннан, таш «күпер» буенда әле дә үсеп утырган карт өянкеләрдән таныды.
Рәсемнәрне җыеп газетка төрде дә комбинезон кесәсенә салып куйды. Зиреклегә — колхоз идарәсенә чыгышлый картларга бирә китү иде исәбе. Әмма, капка төбенә чыккач, башта һидият абыйларына сугыласы итте. «Нигә кирәк булган ул аларга, ник шулай ашыктыралар икән? Бәлки ул беләдер, картлар тирәсендә кичә ул чуалган иде ич?»
Салих килгәндә һидият болдыр баскычыннан төшеп килә иде. Аның артыннан ук өйалды ишегендә комган тоткан хатыны Сәгадәт күренде.
— Исәнмесез!
— Ә-ә, Салих, исәнме, исәнме. Ник болай иртә кузгалдың?
— Комбайнга барабыз!..
— Әйтәм, авызың ерылган... Туктале, тукта, шуңа гыча микән?! Кичәдән бирле инде... Җыелырга вакыт иде ул авызга, ә?! — һидият үзе дә ишегалдын яңгыратып көлеп алды.
— Шундый авыз инде ул минем, һидият абый. Дилбәр әнә «басу капкасы» ди аны.
Сәгадәт карап-карап торды да ирен ашыктыра башлады:
— Шул кадәр ихахайламасаң. Әйдә, юынсаң юын тизрәк, минем эшем болай да җитәрлек.
— Бирегез комганны, Сәгадәт апа, үзем салып торам...
Хатын кереп киткәч, һидият юынган арада, Салих картлар турында сөйли башлады:
— Кызык хәл килеп чыкты бит әле, һидият абый. Кичә кич Әхмәтша бабай белән Гаяз бабай килгән иде безгә. Әллә каян иске негативлар табып китергәннәр, кәгазьгә күчереп бир, диләр. Ә үзләре рәтләп берни дә әйтмиләр, бик сәер, серле кыланалар. Ярты төнгә хәтле шулар белән утырдым. Шәп төшергән дә соң, каһәрең, күрсәң исең китәр.
— Кем төшергән, нәрсәне?
— Күп анда. Күлләр, чишмәләр, агачлар... Кем төшергәндер, белмим.
— Кая соң алар?
— Хәзер, менә сөртенегез дә күрсәтәм.
һидият сөлге белән маташкан арада Салих комбинезон кесәсеннән фоторәсемнәр чыгарды.
— Менә алар. Карагыз әле, танырсызмы?
һидият дәшми-тынмый рәсемнәрне карарга тотынды...
— Шәп бит, ә, һидият абый?
—• Әй, энем, энем, шәп кенәме соң! Беләсеңме болар ии?
— Әзрәк чамалыйм.
— Чамаласаң, менә шул, тарих бу, алтынга бирмәслек рәсемнәр! Каян казып чыгарганнар диген, ә?
— Зурайтасы иде боларны, һидият абый, картина шикелле итеп.
— Үзем дә шуны уйлап торам. Әйдәле, Салих, тотын шуңа. Өч көн «срок оина.
— Булмый, һидият абый, минем зурайткыч ярамый боларга. Икенчене әмәлләргә кирәк. Өч көндә генә булмый.
— Районда да эшләмәсләр микән?
— Юктыр, Казанга илтмичә булмас.
— Алайса, бар. Мин жыенган арада негативларны китер әле. Сезнең
белән районга барам. Аннан Казанга.
— Ә бу рәсемнәрне нишләтим?
— Бир картларның үзләренә, карый торсыннар...
Ние бар аның, ясарлар да бирерләр дип уйлаган иде һидият. Юк икән шул, андый заказлар белән йөрүче бер ул гына түгел икән. «Эш муеннан, иптәш, бер айсыз да өлгертер чамабыз юк», диделәр калада. Әллә ничә җиргә кереп, әллә кемнәргә ялынып-ялварып та эш чыкмагач. соңгы автобус белән кире авылга кайтып китте...
Кичкырын, Зирекледән Ак Чишмәгә чыгып килешли, һидият Алкын елга буенда Әхмәтша бабай белән Гаяз бабайны очратты. Председательнең йончыган кыяфәтен күреп, картлар сагая калдылар.
— Син нәрсә, һидият, балтасы суга төшкән кеше күк?
— Калага барган идем дә... Арылган, күрәсең. Сезнең рәсемнәрне зурайтырга иде исәп. Барып чыкмады. Бер айсыз да булмый, диделәр.
— Шулай ук диләрмени?
— Шәп буласы икән дә кана...
һидият, портфеленнән негативларны чыгарып, кайсына тапшырырга белмичә икеләнебрәк торды. Аннары, Гаяз бабай кулын сузгач, төргәкне шуңа тоттырды.
— Саклагыз. Бер эшләтербез әле. Сессиягә кадәр өлгермәгәч, кал-дырасым килмәде. Ничектер, күңел сүрелде...
Иртәгесен иртүк ике карт калаңа китеп бардылар.
*
* *
Билгеләнгән көн килеп җитте. Әхмәтша, Гаяз, Әхтәм бабайлар, сессиягә килүчеләрне күзәтеп, киң, иркен фойеның бер почмагында тыныч кына утыралар. Клуб ишегендә үз кордашлары күренсә генә, керә- керешенә үк каршысына баралар да, күрешеп, хәл-әхвәл сораша-сора- ша үз яннарына алып китәләр. Тик андыйлар күп түгел, барысы да утыз-кырыклар тирәсендәге «яшьләр» иде.
Шулай, читтән генә күзәткәләп утыра торгач, Гаяз карт каршы стенага эленгән комаяк 6 рәсеменә ымлап, Әхмәтша бабайның кабыргасына төртеп куйды:
— Хәтерлисеңме, кордаш, әнә шундый комаяк турысында печән чапкан идек? Теге елны дим?
Әхмәтша бабай, җавап кайтармыйча, йөзен генә җыерып кунгач, тагын бер төртеп алды:
— Ник, әллә оныттыңмы, картлач? Шәп иткән идең син ул чакта директорны. Ә хәзер...
— Нәрсә хәзер? Бетте ул тугай хәзер, менә шул. Күле-ние белән.
— Юк ла, мин ул хакта түгел... Гәзитенә язалар, радиосы сөйләп тора. Фәлән завод фәлән суны агулаган, фәлән кадәр штраф түләткән
6 Комаяк — елга ярында ком салган урын.
ГАБДУЛЛА ШӘРӘФИ ф АККОШЛАР КАПТЫР ӘЛЕ
нәр, имеш. Пычагым! Кем түли соң аны?! Барыбер дәүләт акчасы! Безнең завод түләмәгән идемени? Шуның артыннан ук тагын сасытты- Алкын елганы...
— һе... Аннан соң туктадылар ич.
— Туктадылар... Син барып имләп кайткач.
Икесе дә көлеп җибәрделәр...
Ул арада, халыкны залга чакырып, звонок чылтырый башлады...
Башлап сүзне колхоз пердседателе Билалга бирделәр. Доклад шактый озын иде. Шулай да игътибар белән тыңладылар. Докладчыны» соңгы сүзләре йокымсырап утыручыларны да уятып җибәрде.
— ...Шулай ител, депутат иптәшләр, соңгы ун ел эчендә уңыш гек* тарына бишәр центнерга артты. Бездәге туфракны, үзегез беләсез, карау да карау, ашлау да ашлау кирәк. Элегрәк, иң әйбәт килгән елларны да, ун-унике центнердан узмый идек. Ә азакка таба унбишәр- уналтышар центнер алып килдек. Өченче ел исә унтугызар центнер уңыш җыйдык. Ләкин бу да чик түгел, тырышсак, тагын да зурракны өмет итәргә була иде. Шуңа исәп тотып, агымдагы бишьеллыкка зур планнар кордык, күтәренке йөкләмәләр алдык. Тик, күреп торасызһ эшләр без дигәнчә бармый, ике ел рәттән корылык, ике ел рәттән иген уңмады, планнар үтәлми. Ничек тә җаен табарга, бу хәлдән чыгарга кирәк. Шуңа күрә колхоз идарәсе инде байтактан бирле безне әллә ни мантытмаган болынны сукалап ашлык чәчәргә дигән карар чыгарды. Бу бит, иптәшләр, меңнәрчә центнер өстәмә иген дигән сүз. Ә менә идарә членнарыннан ике кеше — авыл Советы башкарма комитеты председателе һидият Хәкимуллин, колхозның элекке председателе Саттар абый — сөйләп күрсәткәнемчә, бу эшкә каршы килделәр. Баш- I та Алкын елганы буыйк, болынны шул килешендә тәртипкә китерик, диләр. Алар тырышлыгы белән мәсьәлә менә сессиягә куелды. Нигездә моңа беребез дә каршы түгел. Әмма ул бик кыйммәткә төшәчәк. Безнең әле болай да төзисе, төгәллисе объектларыбыз күп. Хәзергә вакыты кыйммәт. Буа хакында тиешле җирдә сөйләшенде. Елга үзәненең берничә урынында зур-зур плотиналар кору киләсе бишьеллыкта дәүләт планына кертеләчәк. Монда күрше колхозлар файдасы да күздә тотыла. Үзебезнең комаяк тирәсендәге тугайлар да элекке хәленә кайтачак. Менә шулай, иптәшләр, идарә карар кылганча эшләргә кирәк.
Зал беравык гөжләп торды, өзек-өзек сүзләр ишетелеп алды:
— Дөрес әйтә председатель, ни печәне хәзер, ни чурты...
— Ашыкма, чамалабрак...
— Чамалангандыр инде...
— Жәл бит болын...
— Идарәдә дә башсызлар түгел...
— һе...— дип куйды Әхмәтша бабай да. Әмма моны янында утыр* ган Гаяз карттан башка берәү дә ишетмәде бугай.
— Нигә һеһелдисең, әнә Хәсәнбай тугае да элекке хәленә кайтачак ди ич.
— Ай-Һай...
Әхмәтша бабай тынып калды. Ул хәзер үз уйларына бирелгән иде. Сессиягә керер алдыннан гына комаяк турысында печән чапкан вакытларын, завод директоры белән булган хәлләрне искә төшереп, көлешеп алганнар иде. Әле менә Билал да шул тугай хакында сүз кузгаткач, Әхмәтша карт үзалдына җанланып, көлемсерәп куйды.
Хәзер инде көлеп кенә искә алсалар да, вакытында Миңҗамалдав байтак яшь түктергән, Әхмәтшага шүре туны кидергән вакыйга булды ул.
Өйләнешкән генә чаклары иде. Колхозның да оешкан гына еллары. Шулай күмәкләшеп печәнгә төшкәннәр иде. Гармуннар белән. Булган икән, әйдә булсын инде дип, әртил казанына бер үгез дә чаласы иттеләр. Шуның өстенә тагын Әхмәтшалар бригадасына Хәсәнбай тугае дип йөртелгән ерак болын туры килгән иде. Ерак дип әллә ни ерак та түгел. Ак Чишмәдән өч-дүрт кенә чакрымда ул. Ә урыны... Оҗмахың ф читтәрәк торсын! Бер ягы карлыганлы, шомыртлы куе әрәмәлеккә килеп терәлсә, икенчесе зиреклеккә барып тоташа. Өченче кырые ачыклыкта җәелеп үскән юан-юан наратларга кадәр барып житә дә, аларны аралап, эреле-ваклы аланлыклар ясый-ясый, мари урманнарына ук кереп китә. Калган бер почмагы исә комаяк турысындарак шул ук Алкын елга буена килеп чыга. Ай-Һай, калын булып төшкән иде соң ул елны печән. Килде-китте чалгычыга якын да бармалы түгел иде.
һәммәсе дә бик әйбәт, бик күңелле башланган иде. Хәер, елы ук туа-тумышыннан гел елмаеп, гел көлеп кенә торган иде Әхмәтшага. 'Ник дисәң, беренчедән, сөйгәненә өйләнеп, кышын ул яшь кияү булды. Башка чыгарга ниятләгәч, колхоз буралык юнәтешергә вәгъдә итте. Инде килеп, әле узган сабан туенда гына батыр калды. Хәзер әнә печәнчеләргә аш пешерүче итеп аның Миңжамалын сайладылар. Мондый да мәртәбәле эшне яшь киленгә түгел, гомер иткән кайбер апайларга да кушмыйлар. Кем белгән дә. кайсы гына рәхмәт төшкересе җиткергәндер Минжамалның осталыгын!
Күңеле күккә ашар өчен авыл егетенә тагын шул җитмәгәнмени?! Алай да ул: «Әйдәле, батыр, монда да күрсәтеп кара үзеңне, юлны син яр» дигәч, каушабрак калды. Юк, булдырмам дип түгел, сынатмас иде анысы. Елның елында, беренче чалгычы булып, башлап йөрүче — Гаяз дусының әтисе Солтангали абзасы алдында уңайсыз иде аңа. Егет үзе баш тарткач, кыстап интектермәделәр. «Ярый, алайса, башы •яшь, өлгерер әле, минем артка бассын» дип, гадәттәгечә, алдан Солтангали абзасы кереп китте...
Хәл алырга туктаган бер арада Әхмәтша Миңҗамалы янына килде. Анысы сулы мичкә торган арба күләгәсендә бәрәңге әрчеп утыра иде. Әхмәтшасын күргәч, яшь килен сөенеп, эчтән-тыштан балкып китте. Аннары иркәләүчән бер тавыш белән сорап куйды:
— Армадыңмы?
— Бар бераз. Солтангали абзый артыннан баруы!.. Алай да түзәргә була. Син генә сынатма.
— Бәрәңге юарга су алып килсәң, сынатмам.
— Менә ич су, — диде Әхмәтша, мичкәгә сугып.
— Чишмә суы ич, әрәм була. Кирәге күп әле аның.
Әхмәтша, ике чиләк тотып, елгага таба йөгерде.
Комаякның авылдашлары «казан» дип йөрткән чоңгыл бер туры- •сыннан су чумырып, инде кайтам дип кенә торганда, Әхмәтшаның борынына ят ис бәрелеп китте. Елга өстенә юньләбрәк күз салса, башларын судан чыгарып, агым уңаена хәлсез генә йөзгән балыкларны күрде. Кайберләре инде йөзә дә алмыйлар, елга өстенә чалкан яткан килеш, ак корсаклары белән ялтырашып чак-чак кына кыймылдыйлар. Әхмәтша барысын да аңлады: былтыргы хәл кабатлана. Монысы әле башы гына, ахыры ни белән бетәсен дә бик яхшы белә ул. Узган көз борыныңны кысмыйча елга тирәсенә якын килерлек булмаган иде. Хәтта каз-үрдәк бизде. Яр кырыйларында, су өстендә — кая карама анда— үлгән балык иде. Алкын елгада бер генә җан иясе дә калмагандыр дип унлаган иде егет. Хәзер генә тагын!.. Әхмәтшага эсселе-суык- лы булып китте һәм ул, урман артыннан морҗасы гына күренеп тор- тан спирт заводына карап, жан ачуы белән кычкырып җибәрде:
— Бәдбәхетләр!.. Корткычлар!..
ГАБДУЛЛА ШӘРӘФИ ф АККОШЛАР КАПТЫР ӘЛЕ
Буш чиләкләрен шылтыратып, төсе качкан ире йөгереп кайткач, яшь киленнең коты алынды.
— Ни булды? Пәри күрдең мәллә?!
— Пәри, пәри... Завод әнә тагын буза җибәргән! Туктале мин алар- ны!..
Әхмәтша йөгән тезгене белән арбага бәйләнгән килеш печән ашап торган атны каударлана-каударлана чишәргә тотынды. Иренең ниятен чамалап алган Миңҗамал:
— Пәри күрмә, зинһар, син барып кына...— дип ялына, ялвара башлады.
Тик Әхмәтша инде сүз тыңлар хәлдә түгел иде. Менеп атланды да, | чабата үкчәсе белән алашаның янтыгын төя-төя, урыннан ук кушаяк- латып завод ягына чапты...
Президиум өстәлендә графинга каккалаган тавышка Әхмәтша бабай уйларыннан бүленеп калды.
— Иптәшләр, тынычланыйк әле. Нишлибез, берьюлы икенче докладны да тыңлыйбызмы, әллә фикер алышуга күчәбезме?
— Шулай булсын...
— Ничек шулай?
— Тыңлыйк икенчесен дә.
— Каршылар юкмы?
— Юк...
— Юк...
— Алайса, килештек. Сүз авыл Советы башкарма комитеты председателе һмдият Хәкимуллинга бирелә...
— Иптәшләр! Җирдән файдалану, шул ук вакытта табигатьне сак- | лау — бер-берсеннән аерылгысыз нәрсәләр. Шуңа күрә сессия утырышына бу ике мәсьәләнең бергә куелуы аңлашылса кирәк. Сүз дә юк. хәзер бездә җиргә кадер, хөрмәт дигән нәрсә бик нык артты. Шуның аркасында елдан-ел ныгыйбыз, үсәбез. Колхоз председателе моны саннар, фактлар белән дә күрсәтте. Болар һәммәсе дә безнең төп байлыгыбыз булган икмәккә, ашлыкка бәйле. Тик, иптәшләр, кайвакытта без, җирне әрәм яткырмыйк, чәчү мәйданын киңәйтик, сөрү өчен басуларны җайлырак итик дип, алдын-артын уйлап тормыйча, чаманы да югалтабыз, каш ясыйм дип күз чыгарабыз. Ак Чишмә янындагы калку кырны нишләттек? Башта, кем җитте шул чыбык-чабык кисеп, аннан сөрергә җайсыз, теләсә кем теләсә кайдан сукмак сала, иген таптала дип, вак урманны кырып ташладык. Ә хәзер анда әнә ерганак, җирне ашый, аралыкны юшкын басты.Инде кабат агач утыртырга туры килде. Тик соңгардык бугай. Шундый зур хәзинәне, байлыкны харап ит- 1 тек. Нихәтле үлән үсә иде аралыкта, печән чаба идек. Ә хәзер мал-туар кертерлеге дә калмады. Шуның өстенә тагын чишмәсе дә томаланды. Мәликә чокыры белән дә шундый ук хәл. Тирә-ягында, яр битләрендә нинди әйбәт чикләвек куаклыгы иде! Анда да басу таптала, анда да җирне саклыйбыз, имеш. Кыркыдык әнә нихәтлесен, киңәйде ул басу! Аның каравы, никадәр ерганак барлыкка килде, берьюлы ике чишмәне томаладык. Барысы да бер елны, бер үк шаукымга бирелеп эшләнде. Авыл Советы күрмәде түгел, колхоз идарәсе белән сүзләшеп тә йөрдек. Тыңламадылар. Башкарма комитетның ныклыгы җитмәде, вакытында чарасын күрмәдек...
Инде болын мәсьәләсе. Дөрес, хәзер ул печәнне элеккечә бирми. Былтырлы-быеллы бигрәк тә. Тик ашыкмыйк. Бичарадан ни чара дип кенә тотыну зур отыш бирмәс. Ни өчен ул шундый хәлгә килгән? Әлеге дә баягы, шул Алкын елга кибүдән. Дым тартмый, чык төшми. Елга тулып торса, аның дымы чакрымнарга китә. Ә бит безнен болын дүрт яктан да елга белән уралган. Шуның өстенә тагын язгы ташулар вакытында су астында кала иде... |
һидият колхоз председателе китергән саннарга, фактларга каршы үз саннарын куйды, исәпләгәндә болынның бүгенге хәленә карап түгел, ә элеккесен һәм киләчәген күздә тотып фикер йөртергә кирәклеге турында кат-кат тукталды.
— ...Өлкәннәр хәтерлиләр, билдән булып төшә иде анда печән. Менә * исәпләп карыйк, күпме була ул өч йөз гектарга? Бу бит бушлай килгән байлык, бернинди көч куймыйча, чыгым тотмыйча. Әлбәттә, хәзер инде болар юк, сукалап
ашлык чәчү файдалырак төсле. Ә төптәнрәк уйласаң, киләчәкне күздә тотсаң? Юк, иптәшләр, безгә аны әлегә табигый хәлендә сакларга, башта Алкын елганы буып, элеккечә суга туендырып карарга кирәк. Аннан күз күрер....
һидият сулыклар турында куерта башлагач, Әхмәтша бабайның уйлары тагын да шул Алкын елгага, бая бүленеп калган хатирәләренә әйләнеп кайтты. Колаклары доклад тыңлый, ә күз алдында күптәнге вакыйгалар җанлана.
...Эшнең нидә икәнен сизгән иде шул Әхмәтша. Шуңа күрә туп-туры завод янындагы буага ашыкты, һәм, чыннан да, алданмаган. Моны ул Алкын елга кушылдыгы Чапкыр суга барып җиткәч тә белде. Урман чишмәләреннән башланып, яланга чыккач, иркә-назлы кызлар кебек бормалана-сырмалана, эреле-ваклы бусагалардан сикерә сикерә аккан көмеш сулы шук елганың карарлыгы да калмаган. Яр буендагы үлән- камышларга, тал төпләренә, су өстенә асылынган тал толымнарына әйтерсең дегет сылаганнар. Яр кырыйлары буйдан-буйга каралып, шомлы бер ялтырау белән ялтырап ята иде.
Буа дигәне — урман буйлатып Чапкыр суга килеп чыга торган коры елга. Завод аны бер яктан буган да үзенең бөтен калдыгын-пычрагын шунда агыза. Ул шулай ел буе тынчып, язгы ташуларга хәтле тирә- юньгә «хуш исен» таратып ята бирә. Язгы ташулар исә бу пычракны буасы-ние белән алып китә тора. Чакрымнарга җәелгән болганчык, язгы мул су аркасында янәшә-тирә авыллар моны рәтләп сизми дә кала. Рәхәт завод җитәкчеләренә, мәшәкате юк. Ташу узгач, аннан- моннан кабат буалар да—җаннары тыныч.
Әхмәтша килеп җиткәндә буа тирәсендә унлап кеше кайнаша иде. Ерылган урынны ямарга тырышып, кайсы чыбык-чабык, кайсы тачка белән таш, җир ташый. Агасы инде җитәрлек кадәр аккан. Шулай да әле буада мазут катыш лайлалы су байтак иде. Чөнки буа төбенә чаклы ерылмаган. Су хәзер ургылып, ишелеп үк акмаса да, барыбер юлын таба. Кешеләрнең дә әллә ни пошынулары сизелми. Әйтерсең лә берни булмаган, каударланмыйча гьща үз җайларына кыймылдый бирәләр. Моны күргәч, болай да җен ачуы чыгып килгән Әхмәтша түзмәде, кулларын йодрыклап, баш өстендә селкә-селкә
— Җансызлар!.. Ваемсызлар!.. Бу ни хәл?!—дип кычкырды.
Эшчеләр күтәрелеп карадылар да үзләре дә кычкырырга тотындылар.
— Син кем әле ул кадәрле безгә җикеренергә?!
— Каян килгән белдекле баш!..
— Чабаталы нәчәлник!..
Ул да түгелү арадан берсе, тачкасын калдырып, Әхмәтша янына килде. Завод тирәсендә сезонлы эштә йөрүче күрше авыл кешесе иде бу. Танышлар.
— Син, энем, алай бик тузынма. Безмени. Буа саркый башлагач ук, карарга, ныгытырга кирәк, дип әйтә килдек. Юк бит, тыңламадылар. Җитмәсә, кичә генә нихәтле буза агызганнар. Юлын бер тапкач, күп кирәкмени ул. Төнлә белән ерган да киткән.
Шау-шуга каяндыр завод директоры килеп чыкты. Өстенә хәрбиләрчә яшькелт гимнастерка, куе зәңгәр галифе чалбар, башына күн фуражка, аягына хром итек кигән юка гына, чандыр гына бер кеше. Килә-
ГАБДУЛЛА ШӘРӘФИ ф АККОШЛАР КАПТЫР ӘЛЕ
килешенә, сары мыегын тырпайтып, ат өстендә яман да ачулы кыяфәттә утырган Әхмәтша янына атлады.
Син кем? Ник шаулыйсың? Ник тыкшынасың үзеңә кагылмаган эшкә?!
Әхмәтша кыза-кыза һаман үзенекен тукыды, бу хәлнең корткычлык икәнен аңлатырга тырышты. Әмма директорның аңлар исәбе юк иде. Әле ул гынамы? Мыскыллы елмаеп: «Әйдә, йөрмә монда сару кайнатып»,— дип, йөгәнгә ябышты да атны кайту ягына бора башлады. Бу кадәрле кимсетүгә, күзенә карап мыскыллауга Әхмәтшаның түзәр чамасы калмаган иде. һәм түзмәде дә. Дүртәр потлы арыш капчыкларын чөеп кенә йөрткән егеткә әлеге чүрәкәй үрдәкне генә очыртуы берни түгел иде. Ат өстеннән үрелеп, култык асларыннан йомарлап күтәрде дә буага очырды директорны. Эшчеләр ни кылырга белмичә аптырашып тордылар да, кайсы көрәк, кайсы чыбык тотып, директорны коткарырга ашыктылар...
Шул көнне үк кичкырын болынга ике милиционер килеп, Әхмәтшаны район үзәгенә алып киттеләр Байтак тоттылар егетне, айга якын тикшерделәр, допрос алдылар. Шүрләде Әхмәтша, үкенде Әхмәтша. Алай да нишләсен, булган эш инде булган, ни күрсәм дә күрермен дип, шактый ук тынычлана да башлаган иде. Ә бер көнне сак астында бу утырган бүлмәнең ишеген ачып җибәрделәр дә:
— Әйдә, егет, сыпырт моннан,— диделәр.
Сыпыртты Әхмәтша, үз аягы үзендә, әйтеп, куып торучы барында нигә дип ябылып ятсын әле ул.
Капка төбенә атылып чыкса, җигүле ат белән Солтангали абзасы көтел тора иде. Исәнме юк, саумы юк, арбага ымлады да:
— Башың китәсе иде бит, малай актыгы, утыр,—диде. Тик бераз киткәч кенә өстәп куйды: — Бөтен авыл белән яклап калдык. Шулай ярыймы соң, җүләр баш?!
Юл буе сөйләшмәделәр. Әмма Солтангали абзасының әйтәсе сүзе тагын да калган икән әле. Авылга кайтып җитәрәк кенә, завод морҗасына таба чыбыркы сабы белән төртеп:
— Көн саен мунча керә икән хәзер директоры... Эшеннән алалар бугай,— диде...
Әхмәтша бабай, уйларыннан бүленеп, башын Гаяз картка таба борды да терсәге белән аның янтыгына төртеп алды.
— Син нәрсә... тора торып?
— Солтангали абзый искә төште әле. Син дә нәкъ шул. Койган да куйган.
Соң... Улы булгач. Шаулама, һидиятне тыңлыйк әле.
— ...Без көч куеп, тир түгеп тапкан байлыкны гына байлык итеп карарга өйрәнгәнбез. Бушлай килгәне, табигать биргәне исәпкә алынмый. Мәңге шулай булган, шулай булыр төсле тоела. Түгел икән ич. Әнә бит болынны нинди хәлгә китергәнбез?!
Авылларга су кертсәк, бу безнең хезмәт җимеше, зур казаныш дибез, мактанабыз. Ә чишмәләр? Аларны онытабыз. Чишмәләрне, елга- күлләрне һәм табигатьнең башка байлыкларын саклый белүне дә зур казаныш дип танырга өйрәник. Авыл Советы колхоз идарәсе каршында бер генә кузгатмады бу мәсьәләне. Әмма чишмәләрне ачарга җыену сизелми. Авыл Советының моңа көче җитми, монда хәзер бульдозерлар кирәк. Кешегә бер икмәк кенә димәгән. Заманыбыз хәзер ул түгел. Күңел байлыгы да, рухның көрлеге дә безгә бик кирәк. Без табигать балалары. безне табигать тә тәрбияли. Шул киң күңелле, юмарт, сабыр анабызны кайчагында оятсызларча талыйбыз, биргәнен дә алабыз, бирергә теләмәгәнен дә алабыз. Нинди матур, балыклы, аккошлы күлләр уры-
нында коп-коры чокырлар торып калды. Җил чыкса, күз ачкысыз ком бураны күтәрелә. Инде карап торган бер болыныбыз бар. Дүрт авылның тәрәзәсе шунда карый. Ул да хәзер кысасыннан төшкән алка ташы кебек кадерсезләнә, кыршыла бара. Кайтарыйк без аңа үзенең көмеш кысасын. Алкын елгасын. Ул безгә бише белән түләр... Мин колхоз идарәсенә болынны саклау турындагы карарын юкка чыгарырга тәкъ- ♦ дим итәм һәм авыл Советының башка депутатлары да бу фикерне яклар дип ышанам.
...Сөйләүчеләр күп булды. Депутатлар да, депутат булмаганнары да кыстатып тормадылар. Кайсы Билал, кайсы һидият ягын каерды. Бәхәсләр куерды, кызу барды. Ниһаять, алдан ук кыҗырап та, никтер азакка табарак кына Әхмәтша бабай да сүз алды. Кулына тотып, әйләндергәләп утырган яңа эшләпәсен Гаяз картка калдырды да трибунага атлады...
— Туганнар! Без монда чакырулы кунаклар. Картлар, ягъни мәсәлән. Сезне дә тыңлап карыйсыбыз килә, диделәр. Без үзара сөйләштек, килештек тә... Менә миңа куштылар сөйләргә. Кыйбатка төшә ди ул Билал. Төшә инде. Хәзер төшә ул. һидият тә сөйләп күрсәтте бит. Без аңа кушылабыз. Икешәр тапкыр чапкан елларыбыз да күп булды элек. Богыл куяр урын тапмый интегә идек...
Залдан:
— Алай ук булмагандыр инде, Әхмәтша бабай!
— Кайсыгыз ул анда? Болында богыл куйганың бармы соң синең? Җайлы урын дип әйтүем ул минем... һе... Хәзер инде юк, чалгы селтәр җире калмады, кыршылган тун шикелле. Сәбәбе ачык, әнә сөйләп күрсәттеләр, һәм дөрес. Аннан килеп, елганы бусак та су җитмәс диләр. Монысы да дөрес, бу килештән җитмәячәк. Сугарулы итәргә исәп тотсак — бигрәк тә. Каян килеп җитсен ди ул. Аралыктагы чишмә нинди иде? Гөбе юанлыгы булып ата иде бит. Шул булып шул томаланды. Әмма алай ук хафаланмыйк. Әхтәм белән, Гаязтин белән караштырып, чамалап йөрдек әле. Берсендә әнә Хәертдин дә бар иде. Арбада тыркылдый-тыркылдый эчләр коелып бетте.
Залдан:
— Без көн саен тыркылдыйбыз әле, ул-бу юк!
Район белән ике арадан кайтып керми торган симез гәүдәле сельпо председателе иде бу. Хәер, залның икенче очыннан үзенә дә чәпәделәр:
— Сиңа ни булсын... Синең сиртмәң йомшак, сиздермәс!
Әхмәтша бабай башкаларга кушылып көлде дә тагын ялгап китте:
— Саркый әле ул чишмәләр, Мәликә чокырындагылары да, аралык- тагысы да. Кипмәгәннәр икән, шөкер. Күзләрен генә ачасы бар. Эше күп күбен, нишлисең, туры килә инде. Тотасың расходны...
Әхмәтша бабай, әйтәсе сүзен оныткандай туктап, такыр башын сыйпаштыргалап бер залга, бер президиум өстәленә таба каранып торды да тагын дәвам итте:
— Син, Билаттин, хуҗалык җанлы, кайда зыян, кайда файда икәнен чамалый беләсең. Шулай булмасаң, без сине персидәтел итеп сайлый идекмени? Тик бу юлы саташасың. Сиңа хәзер кирәк, бүген кирәк. Исәпләгез әле тагын бер. Алгарак карап. Планнарны бергә кабул иттек, кул күтәрдегез, дисең. Дөрес, шулай булды. Соң, шундый хәл килеп чыккач... Күктән иңгән план түгел ич ул. Тагын бер клуб саласы бар, пекарня, дисез. Алары да кирәк. Әмма елына күрә түзәргә була. Яшь-ләр үпкәләмәсеннәр, заманында без дә театр уйнап йөргән кешеләр. Пекарня юк дип иписез дә утырмыйбыз. Түзик тагын беразга. Шуларга дигән акчаны буага, болынга тотыйк. Теге чакта да селтәнүчеләр булды инде ул болынга. Саклап калдык. Саттар исә бөтенләй эштән чыкты. Бүген әнә сессиягә дә килә алмады, больниста ята.
ГАБДУЛЛА ЩӘРӘФИ ф АККОШЛАР КАПТЫР ӘЛЕ
Президиумнан:
— Фикерен язып калдырды ул, укырбыз...
— Калдырса бик шәп. Ә менә Хәсәнбай тугаен саклый алмадык. Плотина коргач, элекке хәленә кайтачак, дидең. Ай-Һай... Әле кайчан корыла ул? Бу бишьеллыкның өч елы бар. Киләсендә тагын биш ел. Озакка китә бит. Ә без, картлар, ашыгабыз. Тулып калсын бездән ул елгалар, ул күлләр. Яшәрсен болыннар. Киләселәр безгә үпкә сакламасын.
Инде авыл Советы турында, һидият зарланды да зарланды. Тыңламыйлар, үтәмиләр, ди. Үтәтергә кирәк. Хәзер инде колхоз элекке колхоз түгел. Ябык еллар, шөкер, үтте. Шулай булгач, ник йөрергә бозавына үпкәләгән сыер кебек. Хокук бирелгәнме, бирелгән. Куллан ту- лысынча!
Тагын бер сүз. Колхоз зур, идарәнең эше муеннан. Хуҗалык итү, һәркем белә, бик четерекле нәрсә. Очын-очка ялгыйсы бар. Кайчагында, мавыгып китеп, табигатьне оныталар. Нишләргә соң? Турыдан-туры үзләре җигелсеннәр моңа советлар. Ничек итеп дисезме? Колхозның кеременнән табигатьне саклау өчен кирәк кадәр акчаны авыл Советы бюджетына күчерергә кирәк.
Залдан:
— Әхмәтша бабай, андый закон юк бит!
— Булмаса булдырырга кирәк. Депутатлар ич сез. Кертегез шундый тәкъдим, карасыннар югарыда. Ә болай!.. Зират әйләндереп аласы булса да, колхоз идарәсенә чабалар. Акчасы булса, Совет кирәген үзе табар, үзе эшләтер иде. Колхоз да авыл Советы белән ныграк исәпләшә башлар. Идарә биш кат уйлар иде ул чагында, вак урманны кисәргәме, юкмы?.. Азмыни шундый хәлләр...
Әхмәтша бабай сүзен төгәлләгән кебек туктап калды. Залдагылар кул чабарга тотындылар. Тик картның сәхнәдән төшәр исәбе юк иде әле. һәм менә ул, президиум өстәле янында кырыйдан гына урын алган Салихка таба борылып, нидер әйтте. Тегесе, җәһәт кенә торып, сәхнә артына кереп китте. Әхмәтша бабай тагын залга карап:
— Җәмәгать, инде күп сөйләдек. Мин дә шул, һич тә уйламаган җирдән, шактыйга суздым. Менә Салих чыксын да... Бетерәм,—диде.
Карт, трибуна янында торган килеш, артына борылып карады. Анда зур гына арыш капчыгын күтәреп Салих чыгып килә иде. Зал гөжләп куйды. Ул арада Әхмәтша бабай белән комбайнчы капчыктан калын- калын катыргыларга ябыштырып ясалган зур-зур рәсемнәр чыгара башладылар. Чыгара баралар, я трибуна, я президиум өстәле кырыена элә торалар... Сессия ачылыр алдыннан кемнеңдер кулы уйнаганы сизелә иде. Кайда кирәк — шунда кадагы кагылган.
Залдагылар аптырашта калдылар, һидият исә сикереп ук торды. Ул чиктән тыш дулкынланган иде. Шау-шуны басарга тырышып, президиум өстәле аша Әхмәтша бабайга дәште:
— Әхмәтша бабай, ничек булды бу?!
Карт та аңа ишетелерлек итеп җавап кайтарды:
— Гаязтин белән министрга кердек...
Бу сөйләшүне алгы сафта утыручылар да ишетеп алды. Әмма берни дә аңламыйлар иде әле. Тик «министрга кердекжкә генә ишарәләп, берсе шаяртып куйды:
— Әйтәм аны, яңа эшләпә кигәнсең!
Әхмәтша бабай тавыш килгән якка күз йөртеп чыкты һәм кулъяулыгы белән итләч муенын сөрткәләп, көлеп утырган сельпо председателен күреп алды.
— Тагын син икәнсең! Ерма син авызыңны, ерма, менә боларга кара... Ачыбрак кара күзеңне...
Күзләр инде болай да рәсемнәргә төбәлгән иде. Ә анда — теләсәк нинди залны, теләсәң нинди почмакны бизәрлек табигать күренешләре. Менә-менә җил исеп куяр да, балан, шомырт куакларына, төнбоеклы күл буендагы җикән камышларына, елга кырыена сырышкан тал-тирәкләргә кинәт җан кереп, барысы да берьюлы тибрәнә, шаулаша башлар төсле...
— Менә, ичмасам, бизәделәр!
— Күргәзмә агитация...
— Көн тәртибе шундый ич...
— Ш-ә-әп!..
Әхмәтша бабай, залга колак салгалап, күкрәге белән трибунага капланган килеш, тавышсыз-тынсыз тора бирде, һәм менә ул, ниһаять, кулын күтәрде дә тамак кырып куйды. Зал тынычлана төште. Каян алган карт бу рәсемнәрне, нигә дип китергән ул боларны? һәркемнең шуны беләсе килә иде. Әхмәтша бабай да инде озак көттермәде:
— Мин өлкәннәр турысында әйтмим, алар беләләр. Ә яшьләр... Кайсыгыз таныды шушындагы берәр күренешне? Карап тордым, никтер сизелмәде. Күргәзмә агитация, дидегез. Булса соң? Тик әллә кайдан алып кайткан рәсемнәр түгел. Барысы да элекке Алкын елга буйлары, безнең әрәмәлекләр, безнең күлләр, безнең тугайлар. Хәзер инде алар юк. Нәрсә, әллә шушы рәсемнәрне генә калдырыйкмы үзебездән соңгыларга? Без инде бозасын боздык, корыта алган кадәресен корыттык, сез теләсәгез нишләгез, дикме?!. Без картларның сүзе менә шул. Калганын әнә депутатлар, колхоз идарәсе уйласын...
Әхмәтша бабайдан соң зал озак кына шаулап торса да, сүз алып тагын да сөйләргә теләүчеләр табылмады. Мәсьәләне тавышка куйдылар.
Алып баручы:
— Кем дә кем колхоз идарәсе болын турындагы карарны юкка чыгарсын дигән тәкъдимгә кушыла, кул күтәрегез!.. Берәү, икәү... Хәерт- дин бабай, Дилбәр! Иптәшләр! Депутатлар гына күтәрә кулны... ун... унбиш... егерме. Кемнәр каршы? Берәү, икәү, өчәү... Сигез кеше каршы. Шулай итеп, күпчелек тавыш белән, болынны сукаламаска, табигатьне саклауга җитди игътибар бирергә дигән тәкъдим кабул ителде.
Председатель итеп сайланганнан бирле, бәлки әле беренче тапкырдыр, Билал хуҗалыкка бер ул гына, бер идарә генә хуҗа түгел, ә колхозны бар иткән авыл Советы да үз урынында — сакта икәнлеген сизде. Сессиядә утырганда да, аннан соң ялгыз калып уйлана башлагач та ул үзен беркадәр югалып калгандай хис итте. Ләкин кемгәдер үпкә дә, рәнҗү дә юк аның күңелендә. Бары тик каушау, сүзен сүз итә алмавына чак кына үрсәләнү. Бары шул гына.
Әле тагын бер нәрсәне сизде Билал. Яраталар икән ич үзен, ышаналар икән. Уйласа уйларлыгы бар.
Бүген ул шоферсыз гына юлга чыкты. Район үзәгенә барышы. Машинасын да кумый. Иң әкрен тизлектә. Башлап кая сугылыр, райкомгамы, райбашкармагамы? Бәлки сельхозтехникагадыр? Әйдә, уйласын, сайласын. Ул да бит табигать баласы.