Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ЙОЛДЫЗДАЙ БАЛКЫДЫ


ның хрустальдәй саф, гаҗәеп нәфис тавышын күпләр хәтерлиләрдер әле. Белгечләр телендә: лирик-колоратур сопрано. Гади генә итеп әйткәндә, нечкә, әмма күңелгә ятышлы йөгерек, мөлаем тавыш, татар моңнарын да, рус һәм Европа классикларының ария, романсларын да йөрәккә үтеп керерлек итеп җиткерергә сәләтле тавыш. Ни генә әйтмә, андый вокаль сәләтле кешеләр дөньяга сирәк туа...
Ләкин табигый талантың никадәр генә зур булмасын, бөтен союз аренасына чыгу, андагы иң мәшһүр белгечләрнең күңелләрен әсир итәрлек башкару осталыгына ирешү өчен бик күп укырга-өйрәнергә, катлаулы һәм читен үсеш юлын үтәргә кирәк. Ә инде профессиональ музыкага һичнинди дә катнашы булмаган гап-гади эшче кызы өчен бу юлның никадәр четерекле һәм хикмәтле икәнлеген әйтеп тә торасы юк.
Бары Октябрь революциясе — иҗтимагый тормышны нигезеннән яңартып корган революция генә, бик күпләр рәтендә, гади татар кызы алдында да шундый киң мөмкинлекләр ача алды, җитеп булмаслык күренгән офыкларны якынайтты.
Күз алдыгызга китерегез: Казан губернасының караңгы почмакларыннан берсе — Чистай каласы. Шундагы биш балалы Әсма апа гаиләсе. Ана озын кичләрне тегү машинасы янында үткәрә. Машина текелдәвенә кушылып, авыз эченнән генә моңлы итеп нидер җырлый. Кечкенә Наилә мондый сәгатьләрдә әнисе яныннан китми, аның бөтен күңеле җырда, гүя үзе дә шул көй-моңнар эчендә эреп югала, онытыла. Җырга мәхәббәт, аның нечкә тибрәнешләрен тою сәләте ярым сабый, ярым үсмер бала күңелендә нәкъ менә шул вакытларда бөреләнә башлагандыр да.
Үсә төшкәч Наиләнең музыканы тагын да ныграк яратуы, бу мавыгуның инде артык тирәнгә китүе ана күңеленә тәшвиш, шом сала, һәрхәлдә, ул кызының, ахыр чиктә, авыз күтәреп сәхнәгә дә менеп җырлавы, «әртискә булып» китүе ихтималын абайлый, аның бу теләген өнәми, «гөнаһлы», «бозык юл» дип саный. Алла бар, дин бар, кеше теленә керүең бар...
Әмма Бөек революция яктысы бу якларга, Кама буендагы шәһәр һәм авылларга да төшә башлаган иде инде. Татар халкының да талантлы егет һәм кызлары алдында күңелләре күптән өмет иткән юллар сызылды. Ул юллар югарыга, бик еракка алып бара иде...
Күпләрнеке кебек, Наиләнең дә җыр юлы Казанда башланды.
Мулланур Вахитов исемендәге беренче үрнәк татар мәктәбендә укыган елларында ук кызның җырга сәләте игътибарны җәлеп итә. Пионер сборларында ул башлап җырлый, үзешчәннәр оештырган концертларда катнаша.
Наиләнең халык алдында беренче җитди чыгышы — «чиркәнчек алуы» Камил Якуб исемендәге типография драмтүгәрәгенә йөргән чакта була. Аны монда Коммунистик яшьләр союзына кабул итәләр һәм, беренче комсомол вазифасы итеп, типография эшчеләренең тантаналы кичәсендә концертта чыгыш ясауны тапшыралар. «Имтихан» уңышлы үтә. «Күңеле җырдан үрелгән» кызның иҗат юлы менә шуннан башланып китә дә инде. Укырга медицина техникумына керсә дә, Наиләнең бер генә көне дә музыкасыз узмый. Аның яңгыравыклы матур тавышы комсомол бәйрәмнәрендә,
А
төрле кичәләрдә еш яңгырый. Танылган композитор Газиз Әлмөхәммәдовның яңа җырлары, рус композиторларының романслары, халык көйләре... һәрберсеннән яшь» лек дәрте аңкып тора, һәркайсы яңа гына тугандай саф, нәфис яңгыраш таба.
Хәтта ул еллар өчен дә сирәк очрый торган хәл: кызны Татар дәүләт драм- театрының опера труппасына солистка итеп чакыралар. Әле нотаны да белмәгән килеш, бары хәтер буенча гына, яшь җырчы Наилә Рәхмәтуллина беренче татар * опера үрнәкләре «Эшче», «Сания» спектакльләрендә катнаша. Шушы ук вакытта радио буенча да беренче чыгышларын ясый. £
1930 елда театр Мәскәүгә, милли театрларның Бөтенроссия олимпиадасына килә. 3 Г. Әлмөхәммәдов, П. Виноградов, С. Габәшинең «Эшче» операсы куела. Татар =! профессиональ музыка сәнгатенең бөтен союз аренасында күренә башлавы була бу. ю Олимпиададагы уңышлы чыгышыннан соң Наиләгә музыкаль белем алу белән җитди § шөгыльләнергә киңәш итәләр. Музыка тәнкыйтьчеләренең берсе Евгений Брауде аңа: Ч «Зур корабка — ерак юл», ди: Мәскәүгә укырга чакыра, һәм менә Татарстан Халык 3 Мәгариф комиссариаты фатихасы белән Рәхмәтуллина Мәскәүдәге театр сәнгате Үзәк ч техникумының (соңыннан ул А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате £ институты — ГИТИС итеп үзгәртелә) музыкаль бүлегенә укырга килә. Проф. М. В. Вла- с; димирова классында дүрт ел дәвамында Европа җыр мәктәбе хәзерлеген үтә. Наиләнең концерт эшчәнлеге дә шушы елларда башлана. Кечкенә һәм өлгер агит- ♦ бригадалар Мәскәү һәм аның тирәсендәге эшче районнарына да, Татарстан, Башкорт- < стан авылларына да барып чыгалар. Халык йортлары, авыл клублары шыгрым тулы ® була. Газиз Әлмөхәммәдов, Исмәгыйль Илялоө, Солтан Габәшине тамашачылар н алкышлап каршы ала. Бригаданың яшь солисткасы Наилә җырлавы да һәркемдә сок- = лану хисе уята. ТатЦИК исемендәге берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбе га курсантлары, Мәскәүдәге Хөсәен Ямашев исемен йөртүче Үзәк татар эшче клубы, и тагын башка оешмалар аны рәхмәт язулары тапшырып озаталар. Профессиональ m тәҗрибә кирпечләре шулай салына...
Шушы ук елларда яшь җырчының күңеленә тирән эз салган тагын бер вакый- ң гага тукталып китмичә мөмкин түгел. Сүз партиянең һәм совет дәүләтенең күренекле О эшлеклесе, Ленинның тугрылыклы булышчысы һәм тормыш иптәше Н. К. Крупская Е белән Наиләнең хат алышуы хакында бара.
1933 елның 29 октябренда Наилә Н. К. Крупскаяга хат җибәрә. «Кадерле Надежда Константиновна! Сезгә хат язарга күптәннән җыенып йөрсәм дә, кыюлыгым җитмичә, һаман сузып килдем. Инде менә язам — гаеп итмәгез. Мин — татар кызы, җырчы, Татарстаннан квалификациямне күтәрү өчен килдем.
Сездә Октябрь тантанасы хөрмәтенә оештырылачак концертта миңа да катнашырга рөхсәт итүегезне үтенмәкче идем. Анда мин яшь композиторларыбыз иҗаты һәм татар, башкорт җырлары (Бөек Октябрь җимешләре!) белән таныштырыр идем. Сәлам белән һәм хөрмәт белдереп: Рәхмәтуллина».
Вакыты бик тар булуга да карамастан, Н. К. Крупская хатны җавапсыз калдырмый. «Кадерле иптәш Рәхмәтуллина! — дип яза Крупская шул ук елның 12 ноябренда — Сезнең язган хатыгызны бәйрәмнән соң алдым. Миңа татар, башкорт җырларын җырларга теләвегез өчен рәхмәт, мин бик рәхәтләнеп тыңлар идем, әмма бәйрәм көннәрендә авырып яттым. Минем өй шартларында концерт оештырып булмый... Әйдәгез, болай итик: мин карт большевиклар җәмгыяте белән сөйләшермен, алар бәлки үзләрендә концерт ясарлар, шул чак мин дә анда барырга тырышырмын. Анда музыканы әйбәт аңлый торган кешеләр бар. Иптәшләрчә сәлам белән: Н. Крупская».
Крупскаяның бу хаты Наиләнең күңелен кузгатып җибәрә. Игътибарлы һәм кай- гыртучан мөнәсәбәте өчен рәхмәт әйтеп, Надежда Константиновнага ул болай дип яза:
«Кадерле Надежда Константиновна! Сезнең хатыгызны бүген генә алдым, эшче районнарында йөреп кайттык. Игътибарыгыз өчен биктә рәхмәт... Кадерле Надежда Константиновна, мин Сезне мәшәкатьләргә теләмәгән идем, мин Октябрь бәйрәмендә Сез утырышта булырсыз һәм соңыннан концерт карарсыз дип уйладым... Мин белом, Сез бик күп һәм зур эшләр башкарасыз. Минем Сезне күргәнем бар, ул чагында миңа унөч кенә яшь иде, бер җыелышта Сез чыгыш ясаган идегез (Мәскәүгә экс-
курсиягә килгәч, безнең пионер отряды очраклы гына анда барып чыкты). Яныгызга килеп мин Сезне үбәргә теләдем, кыюлыгым җитмәде. Сезне мин әнием кебек якын иүрәм, китапларыгызны укыйм. Борчуым эчен гафу итегез. Сәлам белән һәм хөрмәт белдереп: Рахматуллина».
Бу хатларда, су тамчысындагы кояш нурыдай, халыкның Крупскаяга булган кайнар мәхәббәт хисләре чагыла. Рухи һәм профессиональ үсеш юлыннан атлаучы җырчы кызның тормышында ул вакыйга онытылмаслык бер хатирә булып сакланып кала.
Наиләнең ирешкәннәре алдагы биеклекнең үр башы гына булган әле. Чын-чыннан зур җиңү 1935 елда килә. Ленинград шәһәрендә 17 февральдән 2 мартка кадәр баш- каручы-музыкантларның Икенче бөтен союз конкурсы үтә. Составында Д. Шостакович, Д. Кабалевский, Б. Асафьев, А. Нежданова кебек музыкаль җәмәгатьчелекнең иң күренекле вәкилләре утырган жюри конкурста катнашучы илле җырчы арасыннан Наилә Рәхмәтуллинаны җиңүче дип таный. Шул көннәрдәге матбугат битләреннән күренгәнчә, Наиләнең утыз минутка сузылган чыгышы көчлә тәэсир калдыра. Ул, программасындагы татар композиторларының әсәрләрен һәм Римский-Корсаковның «Роза гөленнән әсирләнеп сандугач...» дигән романсын җырлап бетерүгә, залда кинәт алкышлар куба. Жюрида утыручыларның конкурс дисциплинасын болай ачыктан-ачык бозуны беренче тапкыр илтифатсыз калдырулары була бу. (Конкурста кул чабулар рөхсәт ителми бит.)
Яшь артистканы илебезнең атаклы музыкантлары тәбрик итә. Д. Шостакович, И. Ершов һәм башка сәнгать осталары Татарстан Үзәк Башкарма Комитетына, Совнаркомына котлау телеграммалары җибәрә. Танылган музыка эшлеклесе В. Городинский, Икенче бөтен союз конкурсына йомгак ясап, «Правда» газетасының 1935 ел, 6 март санында болай дип яза: «Сәнгать төрләренең иң катлаулысы һәм иң нечкәсе музыка— шул ук вакытта иң киң таралыш алган, массалар өчен иң якын һәм сөекле сәнгать төре дә... Тик революция аркасында гына яшь татар җырчысы Н. К. Рөхмәтуллина тормышта шулай өскә күтәрелә алды». «Комсомольская правда» газетасы музыкаль конкурс лауреатларын «Яшь совет сәнгате йолдызлары» дип атый. Ярышта җиңеп чыккан талантлы яшь кызларның исемнәре хаклы рәвештә беренче бишьеллык батырлары белән бер рәткә куела.
Лауреатлар белән бергә Наилә Рәхмәтуллина Мәскәү һәм Ленинградның иң олы залларында чыгышлар ясый. 1935 елның 26 мартында Зур театрдагы чыгышы аеруча күтәренкелек белән үтә.
Күренекле музыка тәнкыйтьчесе Георгий Поляновский «Правда»дагы «Иң яхшыларны күрсәтү» дигән мәкаләсендә Наиләнең бу чыгышын менә ничек бәяли: «Рәхмәтуллина,— дип яза ул,— татар җырчысы. Үз иленең җырларын да, классик мирас үрнәкләрен дә ул бердәй осталык белән башкара. Аның җыр куәте бары тик тавышының матурлыгында яки музыкальлегендә генә түгел. Юк, ул безне барыннан да элек, осталыгы, үзе ирешкән мәгълүм бер культура дәрәҗәсе белән ышандыра. Римский-Корсаковның башкару өчен бик тә авыр булган «Шәрык романсы» (Рәхмәтуллина аны тел тидермәслек дәрәҗәдә рус телендә, ә калган җырларны татарча башкара) чын сәнгать әсәре булып яңгырый, аңарда күңелгә үтеп керә торган нечкәлек, яңалык, сафлык сизелеп тора. Тавышын тагын да камилләштерү, техник алымнарны баету һәм гомуми культура дәрәҗәсен күтәрү өстендә тагын да эшләү иң якын еллар эчендә аңа өлгереп җиткән җыр остасы, зур художник, Татарстанның һәм Советлар иленең горурлыгы булып әверелү дәрәҗәсенә җитү мөмкинлеге бирәчәк».
Наилә Рәхмәтуллинаның ул чыгышына Л. Осиповның «Советское искусство» газетасында басылган «Лауреатлар Зур театрда» исемле мәкаләсендә дә югары бәя бирелә.
Тиздән Харьков, Ижевск, Уфа шәһәрләрендә Н. Рәхмәтуллинаның гастрольләре үтә. Казагыстан хөкүмәтенең чакыруы буенча артистка Казагыстан шәһәр һәм авылларында гаять зур уңыш белән чыгышлар ясый. Аннары Урта Азия, Кавказдагы кайбер республикалар...
Совет Татарстаны да үзенең сөекле кызы белән горурлана. Партиянең Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан хөкүмәте 1935 елның апрелендә Наилә Кадыйровна хөрмәтенә тантаналы кабул итү кичәсе оештыра, аны рояль белән бүләкләү һәм махсус стипендия билгеләү турында карар кабул итә. Шул ук язда Наилә Ялтада
дәваланучы мәшһүр язучы Галимҗан Ибраһимов янында була, аның ечен күп кенә җырлар башкара. Әдип, җырчыны зур иҗади җиңүе белән котлап, аңа китабын бүләк итә, саубуллашкан чакта аны Казан опера сәхнәсендә күрәчәгенә ышаныч белдерә.
Н. Рәхмәтуллина ГИТИСны башкаручы-муэыкантларның бетен союз конкурсы лауреаты дәрәҗәсендә тәмамлый. Чыгарылыш спектакльләренә яшь артистлар Рим- ский-Корсаковның «Патша кәләше» һәм Ж. Бизеның «Кармен» операларын хәзерлиләр. Наилә аларда Марфа һәм Микаэла партияләрен башкара. Рәхмәтуллинага белгечләр бертавыштан бәхетле киләчәк вәгъдә итәләр, зур өметләр баглыйлар. Тиздән ул СССР Зур театрының Опера студиясенә, бөек рус җырчысы һәм педагог-вокалист Антонина Васильевна Нежданова классына кабул ителә, һәр вакыттагыча, Наилә монда да дәртләнеп, бөтен күңелен биреп укый башлый, якын киләчәктә аның алдында Зур театр сәхнәсендә җырлау мөмкинлеге ачыла. Рәхмәтуллина Зур театрда Советларның сигезенче гадәттән тыш съезды делегатлары өчен бирелгән хөкүмәт концертына катнашуга лаек була. Ул шулай ук илебездәге беренче телеөидение тапшыруларында катнашу бәхетенә ирешә, радио буенча чит илләр өчен дә ул куп җырлый.
Әнә шулай уңыш арты уңыш яулап, югарыга үсеп килгәндә, Наилә 1936 елның ахырында көтмәгәндә автомобиль катастрофасына эләгә. Ай ярым аны Кремль больницасында дәвалыйлар, остазлары һәм дуслары ярдәмгә килә. А. В. Нежданова аның турында кайгыртып, Наиләнең тиздән терелеп аякка басачагына нык ышаныч белгертеп тора.
Наиләнең табигый түземлелеге, чыдамлыгы, яшәүгә ихтыяры авария вакытында алган яраларын җиңеп чыгарга, яңадан аякка басып, сөйгән хезмәтенә кайтырга ярдәм итә. 1937 елның язында инде ул концертларда чыгыш ясый башлый.
Бөтен союз концерт берләшмәсе солисткасы буларак, Рәхмәтуллина илебезнең бик күп төбәкләренә гастрольләргә йөри, шефлык концертларында катнаша. Чайков- скийның «Бишек җыры», Кюиның «Болероясы, Гуноның «Ромео һәмЖульетта» операсыннан Жульетта ариясеме, я булмаса Н. Жиһанов әсәреннән Алтынчәч ариясе яки Җ. Фәйзинең «Урман кызы» җырымы, халык көйләреме — һәрберсе аның башкаруында үзенә күрә бер җылылык белән сугарыла, лаеклы яңгырашын таба.
1939 елда артистка кечкенә генә бер бригада белән Ерак Көнчыгыш хәрби округы гаскәри частьларында ике айдан артык гастрольдә була. Күп милләтле Кызыл Армия сугышчылары өчен бирелгән ул концертлар Н. Рәхмәтуллина күңелендә онытылмаслык эз калдырган. Чыгышлар вакытында бирелгән котлау адресларын, командирлар һәм сугышчылардан килгән бик күп хатларны җырчы әле дә кадерле истәлек итеп саклый.
Бөтен сәләтеңне һәм көчеңне актыгына кадәр дошманга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән меңнәрчә һәм меңнәрчә ватандашларыңа хезмәт итүгә бирү, җырың белән халыкның көрәшкә һәм җиңүгә ихтыярын ныгыту — Бөек Ватан сугышы елларында болар Наилә Рәхмәтуллина өчен яшәү мәгънәсенә әверелә. Ул госпитальләрдә, хәрби хезмәткә чакыру пунктларында, гаскәри частьларда җырлый. Ул, ару-талуны белмөстән, хәрәкәттәге армия өчен оештырылган радиотапшыруларда катнаша, җыемы илнең оборона фондына бирелә торган концертларда чыгыш ясый. Фронтовиклар һәм яралы солдатлар җырчыга тирән рәхмәт хисләре белән җавап кайтаралар, җылы хатлар язалар, хис-тойгыларын хәтта шигырь белән дә белдерәләр
Наилә Рәхмәтуллинаның җырчы-артистлык юлы әллә ни озын булмады, каты авыруы аркасында, 1948 елда ул концерт эшчәнлеген туктата. Әмма җырны бөтенләй ташламый, озак вакытлар Мәскәүнең «Красный богатырь» заводында үзешчән сәнгать җыр түгәрәген җитәкли, культура-агарту эшләрендә дә даими катнаша, хосусан, татар культурасы, сәнгате буенча музейларда күргәзмәләр оештыруда аның зур ярдәме тия. Хәзер Наилә Кадыйр кызы Рәхмәтуллина — лаеклы ялда, Мәскәүдә яши. Күңеле һаман тынгысыз — үзенең комсомол яшьлеге турында истәлекләр яза. анда А. А. Жданов, Алексей Толстой, Ирма Яунэе һ. б. белән очрашулары хакында сөйли.
Н. К. Рәхмәтуллинаның артистлык юлы, әйткәнебезчә, озыч түгел, әмма дулкынландыргыч вакыйгаларга бай. тирән мәгънәле. Бөек Октябрь үстергән талантын җырмы тулысы белән халкына хезмәткә багышлады Аның җыры — та-ар совет музыка культурасы тарихында якты бер сәхифә ул.