Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДА РЕВОЛЮЦИЯ КӨННӘРЕ


Генераль репетиция
оссиядәге 1905—1907 еллар революциясе — Советлар Союзы Коммунистлар партиясе тормышында, Ватаныбыз халыкларының һәм бөтен дөнья хезмәт ияләренең азатлык хәрәкәте тарихында күренекле вакыйга.
КПСС Үзәк Комитеты «Россиядә 1905—1907 еллар революциясенең 70 еллыгы турында» карарында, бу революциядә пролетариат, крестьян массаларының киң катлаулары, Ленин партиясе җитәкчелегендә, кулларына корал тотып самодержавиегә, социаль һәм милли изүгә каршы чыктылар, дип күрсәтә. Бу—империализм эпохасында беренче халык революциясе булды. Ул бөтен дөнья тарихында яңа чор, политик тетрәнүләр һәм революцион сугышлар чоры башлануын белдерде. 1905—1907 еллар революциясе самодержавиегә, алпавытлар һәм капиталистлар хакимлегенә куәтле удар ясады. В. И. Ленин әйткәнчә, «1905 елдагы «генеральный репетициядән» башка 1917 елгы Октябрь революциясенең җиңүе мөмкин булмас иде».
Бу революциядә азатлык өчен көрәшүче изелгән массаларның юлбашчысы пролетариат булды, аңа В. И. Ленин, большевиклар партиясе җитәкчелек итте.
Беренче рус революциясендә Казан һәм Казан губернасында халык массаларының революцион хәрәкәтенә большевикларның Казан оешмасы әйдәүче булды. Ул халыкны царизмга, алпавытлар һәм капиталистлар изүенә каршы көрәшкә юнәлдерде.
Безнең крайда революция дулкыннары
Халык массасы хәрәкәтенең туктаусыз көчәя баруы һәм 1904—1905 еллардагы рус-япон сугышы Россиядә революциянең башлануын тизләтте. 1905 елның 9(22) январь вакыйгалары революциянең башлануы булды.
РСДРПның Казан комитеты, патшаның халыктан канлы үч алуы турында хәбәр алгач та, рус һәм татар телләрендә эшчеләргә өндәмә чыгарды. Өндәмәдә царизмның реакцион политикасы фаш ителде. Алафузов эшчеләре, большевиклар җитәкчелегендә, булачак забастовка өчен 8 сәгатьлек эш көне, эш хакын күтәрү, штрафларны бетерү кебек гомум пролетар таләпләр куйдылар. Комитет стачка фонды оештырды, забастовкачыларга атмаска чакырып, Казан гарнизоны солдатларына аерым листовка белән мөрәҗәгать итте. Алафузов предприятиеләре эшчеләре, царизмның канлы ерткычлыкларына каршы протест белдереп, иске стиль белән 20 январьда стачка игълан иттеләр. Стачкада 4 меңгә якын эшче катнашты. Аларга Свешников һәм Рам заводлары эшчеләре кушылды.
Р
Казан эшчеләренең стачка хәрәкәтенә политик төс бирү өчен большевиклар 21 январьда эшчеләр, солдатлар һәм укучы яшьләр митингысын оештырдылар. Митинг* та большевик ораторлар, Алафузов эшчеләренең забастовкасын якларга чакырып, речьләр белән чыктылар. Аларның чыгышлары көчле кул чабулар һәм «Бетсен самодержавие!» дигән тавышлар белән каршыланды.
1905 елның февралендә һәм мартында, Алафузов предприятиеләре эшчеләренең стачкасын яклап, типография эшчеләре, приказчиклар, балта осталары, фармацевтлар, күмәччеләр, киемчеләр, извозчиклар һәм грузчиклар забастовка башлады. Пролетариатның революцион Рухы Казан шәһәренең укучы яшьләренә дә күчте.
Ленин тарафыннан чыгарыла торган «Вперед» газетасы Казан эшчеләренең массовый революцион чыгышына югары бәя бирде. Казан комитеты, уннарча мең прокламацияләр чыгарып, эшчеләр җыелышларында, агитация түгәрәкләрендә политик азатлык таләбен нык үткәрә, пролетариатның бөек социалистик идеалын тормышка ашыруда аның әһәмиятен аңлата иде.
Патша хөкүмәте, куәтле революцион күтәрелешне какшатырга омтылып, халыкларны бер-беренә каршы котыртты. Бакуда татарлар белән әрмәннәр арасында суеш оештырылды, Феодосиядә һәм башка шәһәрләрдә еврей погромнары булды. Царизм Казанда да татарлар белән руслар арасында суеш әзерләде.
Казан большевиклары хезмәт ияләре массларына самодержавиенең милли дошманлык кабызу юлы белән эшчеләр сыйныфының сафларын таркатырга һәм революцияне буарга омтылуын армый-талмый аңлаттылар. Комитет, царизмга каршы уртак революцион көрәштә барлык милләт хезмәт ияләрен дуслыкны ныгытырга өндәп, рус һәм татар телләрендә прокламацияләр чыгарды. РСДРПның Казан комитеты исеменнән татар телендә бастырылган «Иптәшләр, татарлар!» дигән прокламациядә большевиклар болай дип яздылар:
«Без һәр вакытта, рус. татар эшчеләре, бер семья булырга тиеш; чөнки аларның барысы да бертөсле авырлыкны татыйлар, дибез: аларның икесен дә бер үк байлар эксплуатацияли, аларның икесенең дә аркаларында патша камчылары бертөрле йөри, дибез. Рус, татар, әрмән, яһүд эшчеләре барысы да бер-берләренә кул сузып, бер туганнар кебек, бер җан, бер тән булып көрәшкәндә генә дошманны җиңү, бәхетле тормышка чыгу булачак, дибез. Иптәшләр, сез патша жандармнарының коткыларына бервакытта да ышанмагыз; алар безнең арага дошманлык кертәләр, сезне изәр, кысар, сезнең өстән патшалык итәр өчен алар сезне көчсезләндерергә тырышалар.
Татар иптәшләр! Сез бервакытта да шуны хәтерегездән чыгармаска тиешсез: сезнең дошманнарыгыз рус халкы түгел, сезнең дошманыгыз мөстәбит (монарх, деспот— Ш. X.) хөкүмәттер» *.
Татар халкы массасына Казан большевиклары оешмасының йогынтысы көчле булганлыктан, патша хөкүмәте татарлар белән руслар арасында суеш оештыра алмады.
Россиянең барлык зур шәһәрләрендәге кебек ук, Казанда да Беренче майны бәйрәм итү җирле большевиклар оешмасы җитәкчелегендә кискен политик характер алды. Казан большевиклары Ленин тарафыннан язылган Беренче май листовкасын, Баку комитеты тарафыннан чыгарылган прокламацияне тараттылар. Алар пролетар партия лозунгларын популярлаштырдылар һәм эшчеләр сыйныфын кискен көрәшкә — патша самодержавиесен бәреп төшерүгә тупладылар. Беренче май көнне Казан комитеты урманда маевка оештырды. Речьләр белән большевиклар В. М. Лихачев, X. Яма- шев, эшче М. И. Быков һәм башкалар чыктылар. Алар кораллы восстаниегә һәм царизмны бәреп төшерергә өндәделәр.
Халык революциясенең үсүе эшчеләр сыйныфыннан һәм аның партиясеннән көчләр туплауны, массаның революцион хәрәкәтенә дөрес һәм катгый политик җитәкчелек итүне таләп итте. Россиядә инде башланган революция шартларында партиягә аның тарафыннан яхшы дип табылган һәм аның барлык членнары өчен мәҗбүри бул-
1 М X Гайнуллин. Ж. Г. Вәэиева Татар әдәбияты. XX йез I кисәк, Таткнигоиэдат. 1954 ел. 357-268 битләр.
ган тактика кирәк иде. Моның өчен, меньшевикларның ишетергә дә теләмәүләренә карамастан, Ленин җитәкчелегендәге большевиклар РСДРПның III съездына нык әзерлек башладылар.
Казан большевиклары III съездны кичекмәстән чакыру өчен меньшевикларга каршы көрәштеләр, аны чакыруны партиядәге кризистан котылуның бердәнбер юлы дип карадылар. Ә Казан меньшевиклары исә съездның кирәклеген инкарь иттеләр. .
РСДРПның Казан комитетындагы шундый авыр эчке хәл Үзәк Комитетның Самарадагы Көнчыгыш бюросының меньшевистик, провокацион политика алып баруы нәти- й җәсендә тагын да тирәнәйде. Ул чагында социал-демократларның Казан оешмасы х шуңа буйсына, шунлыктан Казан комитетының, аз гына вакытка булса да, меньшеви- ® стик карашка басуы очраклы хәл түгел иде. Ул, партиянең III съездын чакыру өчен § әле уңай вакыт җитмәгән, дигән хата резолюция кабул итте һәм большевистик «Впе- S ред» газетасын үзенең җитәкче органы дип танымады.
Большевистик үзәк заданиесе белән 1905 елның февралендә Костромадан Казан- Ч га партиянең талантлы оештыручысы Я. М. Свердлов килде. Ул Казан социал-демо- и кратларына аларның ярым меньшевистик ялгышларын аңлатты. Меньшевикларның о. раскольниклык линиясен фаш итте. <
Ленинчыл «Вперед» газетасында партиянең III съездын чакыру турында белдерү X игълан ителде. Казанның Я. М. Свердлов җитәкчелегендәге революцион социал-де- н мократлары, III съездны чакыру мәсьәләләрен 1905 елның 20 мартында тикшереп, җирле меньшевикларны тар-мар иттеләр һәм аны кичекмәстән чакыру турында боль- 5 шевистик резолюция чыгардылар. н
1905 елның март ахырында Ленин «Партиягә» дигән мәкаләсендә, Күпчелек ♦ Комитетлары бюросын сайлаган 13 комитет күптән инде съезд чакыруны яклап чыкты, а ә соңга таба аларга «Урал, Тула, Воронеж, Самара, Теньяк-Көнбатыш, Смоленск, Харь- ° ков, Казан комитетлары, ягъни 8 комитет кушылды» ', дип язды. Шулай итеп, партия < оешмаларының зур күпчелеге съезд чакыруны яклап чыкты.
Партиянең III съезды 1905 елның апрелендә Лондонда ачылды. Анда 20 большевистик оешмадан 38 делегат катнашты. Казан большевиклар оешмасыннан партиянең * III съездына делегат итеп комитетның актив эшлеклесе И. А. Саммер сайлана. _
КПСС Үзәк Комитетының «Россиядә 1905—1907 еллар революциясенең 70 еллыгы о турында» дигән карарында күрсәтелгәнчә, 1905 елның язында, революция кызган S чорда, партиянең III съезды Ленин идеяләре нигезендә эшчеләр сыйныфының, бар- — лык хезмәт ияләренең революцион көрәшенең большевистик стратегиясен һәм тактикасын эшләде.
Большевикларның III съезды тарихи карарларын партиянең күпчелек оешмалары, шул исәптән Казан оешмасы да, демократик революциянең җиңүе өчен сугышчан көрәш программасы дип каршыладылар. Бу карарлар партиянең бөтен практик эшенә нигез итеп алынды.
РСДРП Үзәк Комитетының III съезд турындагы белдерүе һәм съезд карарлары 1905 елның августында Казан комитеты утырышында тикшерелде. Ill съезд турындагы докладны большевикларның Казан оешмасы делегаты, съездда РСДРП Үзәк Комитеты членлыгына кандидат итеп сайланган И. А. Саммер ясады. Комитет III съездның тарихи карарларын һәм анда сайланган үзәк учреждениеләрне тулысынча таныды. Большевикларның Казан оешмасы меньшевикларның оппортунистик тактикасын кискенлек белән гаепләде. Комитет оешмадагы меньшевиклардан III съезд карарларын, анда сайланган Үзәк Комитетны һәм РСДРП уставының Ленин формулировкасын тануны таләп итте. Ләкин меньшевиклар большевикларның бу таләбенә каршы чыктылар һәм Женева конференциясе карарларын якладылар. Шуннан соң комитет алар- ны партиянең Казан оешмасы сафларыннан куды.
Казан комитеты, III съезд күрсәтмәләрен үтәп, үзенең эшен РСДРПның большевистик уставының оештыру принцибына туры китереп корды. Комитет уставны аерым листовка итеп чыгарды. 1905 елның җәенә Казан большевиклар комитеты составына түбәндәгеләр кергән иде: оештыручы сыйфатында Я. М. Свердлов, РСДРП Үзәк Комитеты членлыгына кандидат И. А. Саммер, Алафузов районы оештыручысы Н. Н. На- коряков, җаваплы пропагандист В. В Адоратский, Н. И. Дамперов, А. С. Кулеша,
§ В II Ленни Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. I том. 251 бит.
С. А Лозовский, X. М- Ямашев һем башкалар. Шулай итеп, профессиональ рееолю- ционерлар җитәкчелегендәге Казан большевиклар оешмасы пролетар оешма иде. 1905 елның җәе ахырында Казан оешмасы сафларында эшчеләрдән генә дә 300 ге якын партия члены бар иде.
Казан партия оешмасы үз эшендә В. И. Ленин, большевистик Үзәк Комитет һәм ленинчыл «Пролетарий» газетасы киңәшләрен һәм күрсәтмәләрен кулланды. Комитет Үзәк белән элемтәне Н. К. Крупская аркылы тормышка ашырды. Ул Владимир Ильич заданиесе буенча җирле партия эшенә юнәлеш биреп торды.
Казан комитетына партиянең күренекле эшлеклесе Я. М. Свердловның җитәкчелек итүе хәлне тамырдан үзгәртте, фабрикалар һәм заводлар игътибар үзәгенә куелды. Большевиклар комитеты, патша охранкасының эзәрлекләвенә һәм җирле меньшевикларның таркату эшенә карамастан, район һәм фабрика-завод комитетларын ныгыту һәм яңа комитетлар төзү буенча гаять зур эш башкарды. Комитет эшчеләр арасында политик эш алып баруга һәм алардан агитаторлар һәм пропагандистлар әзерләүгә аеруча игътибар бирде. Комитет каршында пропагандистлар группасы оештырылды. 1905 елның җәендә Казан шәһәрендә эшчеләрнең 31 пропаганда үзәге бар иде һәм аларда 23 пропагандист эшләде.
Казан комитеты татарлар арасында эшләү өчен махсус социал-демократлар группасы оештыра. Татарлар арасында марксизм-ленинизм, пролетар интернационализм һәм халыклар дуслыгы идеяләрен пропагандалауда Хөсәен Ямашев бик күп эшләде. Инде профессиональ революционер булып җитлеккән Ямашев большевиклар комитеты җитәкчелегендә татарлар арасында эшләү буенча оештыру ролен башкара иде. Ул, татар пролетариатына таянып, революцион эштә алдынгы татар интеллигенциясен дә файдаланды.
Комитет матбугат эшен көчәйтү өчен дә актив эш алып барды. Апрельдә яңа яшерен типография оештырылды. Шул уңай белән листовкалар чыгарылды һәм алар- ның тиражы тагын да артты. Кайчакларда партиянең Үзәк һәм Баку комитетларының листовкалары да күчереп бастырыла иде. Крестьяннар арасында эшләүче пропагандистларга кулланма сыйфатында Казан комитеты июньдә «Крестьяннар хәрәкәтенә караш турында» РСДРПның III съездында кабул ителгән резолюцияне һәм «Крестьян түгәрәкләрендә эшләү программасы»н махсус листок итеп басып чыгарды.
Комитет, III съезд карарларын үтәү йөзеннән, татар телендә пропаганда һәм агитация әдәбияты чыгару буенча да эш алып барды. Казан большевиклар комитетының тапшыруы буенча Хөсәен Ямашев партия әдәбиятын татар теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгарды. Бу әдәбият Казан губернасында гына түгел, бәлки күрше Сембер, Уфа, Самара һәм Вятка губерналарында да таратылды.
Хезмәт ияләре массасын кораллы восстаниегә туплау максаты белән, 1905 елның маенда Казан большевиклар оешмасы яшерен рәвештә «Рабочий» газетасы чыгара башлады. Бу газета Я. М. Свердлов җитәкчелегендә оештырыла. Газета Идел буе һәм Урал шәһәрләрендә һәм авылларында киң тарала.
Казан большевиклары Ленин әсәрләрен даими рәвештә алып тордылар. «...Без— Казанның партия работниклары — «Ике тактика» дигән гүзәл брошюраны бөтен комитет белән укыганда,— дип искә ала партия оешмасының актив эшлеклесе В В. Адоратский,— революцияне үстерү интересларын Владимир Ильичтан да дөресрәк, эзлеклерәк һәм талантлырак итеп якларга мөмкин түгеллеген барыбыз да аңладык» *. В И. Ленинның «Демократик революциядә социал-демократиянең ике тактикасы» дигән күренекле әсәре Казан партия оешмасы эшендә сугышчан программа булып хезмәт итә.
♦ ♦
Иваново-Вознесенск эшчеләре стачкасы 1905 елның җәендә иң җитди революцион вакыйгаларның берсе булды. РСДРПның Казан комитеты үзенең прокламациясендә һәм «Рабочий» газетасында патша палачларының ерткычлыгын, аларның баш күтәрүчеләрдән үч алуларын һәм халык массасының героик керешен күрсәтте. Иваново-Вознесенск эшчеләренең революцион кәрәше үрнәгендә Казан пролетариаты яңа чыгышларга әзерләнә башлады.
1 В. В, Адоратский. Сайланма әсәрләр. М., 1961 ел. 586 бит.
Январь көннәрендәге кебек үк, беренче булып Алафузов эшчеләре күтәрелде. Моңа политик эшнең һәм партия-оештыру эшенең яхшы куелган булуы ярдәм итте. Забастовка башлануга багышланган митингта 8 сәгатьлек эш көне, эш хакын арттыру һәм башка таләпләр куелды.
Петербург эшчеләрен атуга ярты ел тулу көнендә—1905 елның 9 июлендә — Казан большевиклар комитеты политик демонстрация оештырды. 9 январь көнне үтерелгәннәр истәлегенә багышланган листовкалар таратылды. Кич белән комитет зур митинг үткәрде. -.
Ill съездның крестьяннар хәрәкәтенә җитәкчелек итү турындагы карарларын тор- 2 мышка ашырып, Казан комитеты крестьяннар арасында революцион көрәш оешты- j руга һәм аңа җитәкчелек итүгә зур игътибар юнәлтте. Россия эшчеләренең җәйге ж стачкалары Казан губернасы крестьяннарына да зур йогынты ясады. Спас, Казан, х Цивильск, Чистай өязләрендә аграр хәрәкәт бермә-бер көчәйде. Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, август-сентябрь айларында Казан губернасында крестьян- ё= нарның 18 оешкан чыгышы булган. а
Эшчеләрнең һәм крестьяннарның революцион хәрәкәте, рус-япон сугышында s. хөкүмәт гаскәрләренең әледән-әле җиңелүләре армиягә дә йогынты ясамый калмады. < 1905 елның июнендә Кара диңгез флотында «Потёмкин** броненосецында восстание х башлана. Солдатларны революционлаштыру өчен Казан комитеты үзенең «Рабочий» н газетасында потемкинчыларның «Барлык цивилизацияле дөньяга» дигән өндәмәсен £ бастырып чыгара. Казан гарнизонының кайбер гаскәри частьларында да чуалышлар £ башлана. Солдатларны революция ягына тарту максаты белән. Я. М. Свердлов инициативасы нигезендә, комитет янында махсус хәрби группа төзелде һәм ул группа ♦ солдатлар арасында партия-оештыру Һәм агитация-пропаганда эшен киң җәелдерде. а
Революциянең үсүеннән куркуга төшкән царизм буржуазия белән килешү такти- о касына күчте. 1905 елның 6 августында думага сайлаулар турында Булыгин керткән < закон проекты расланды. Царизмның бу адымы бер генә максатны: халыкның peso- S люцион хәрәкәтен туктату максатын гына күздә тота иде. Россия буржуазиясе, шул < исәптән Казанның рус һәм татар буржуазиясе дә, Булыгин думасын котлап каршыла- х ды һәм халыкны сайлауларда актив катнашырга чакырды. _
Татар буржуазиясе хезмәт ияләрен революцион көрәштән аеру өчен нәрсәләр о генә эшләмәде. «Татар буржуаз-политик дөньясының «веча чаңы» булган Рәшит Иб- г раһимов группасы тырышлыгы белән Нижний Новгородта 1905 елның августында = мөселманнар съезды үткәрелә. Съезд мөселман буржуазиясенең партиясе — «Итти- фак-эль-мөслимин» (мөселманнар союзы) төзи. Съездда катнашкан татар, башкорт, езербәйҗан, Кырым буржуазиясе вәкилләре Россиядәге барлык мөселманнар исемен-нән патша Николай II гә тарихка Булыгин думасы дигән исем белән кергән «вәкилләр думасы» чакырырга вәгъдә иткән август манифесты чыгарылуны хуплап, рәхмәт хаты җибәрәләр.
1907 елның январь аенда большевикларның Казан комитеты тарафыннан татар телендә чыгарылган «Гражданнар» дигән прокламация бу буржуаз партиянең асылын бик дөрес билгеләде. «Ул — кадетлар (байлар) партиясе, яки халыкның күзен ныграк каплау нияте белән, халыкны бик нык алдау уе белән төзелгән «Мөселман иттифакы» партиясе. Боларяың программасы кадетларныкы белән хәрефкә-хәреф туры килә» 1
Казан большевиклары митингларда, җыелышларда, массовкаларда һәм матбугатта Булыгин думасының ялганлыгын фаш иттеләр. Казан губернасы шәһәрләрендә һәм авылларында В. И. Ленинның «Өч конституция яки дәүләт төзелешенең өч тәртибе» диген мәкаләсе күп итеп таратылды. Казан комитеты аны татар телендә дә чыгарды. Казан большевиклар оешмасы Ленин тактикасын — Булыгин думасына актив бойкот белдерү тактикасын тулысынча яклады.
РСДРПның III съезды директиваларыннан чыгып, Казан большевиклары кораллы восстание мәсьәләсен революцион социал-демократларның Һәм эшчеләр сыйныфының практик һәм кичектергесез бурычы дип карадылар. 1905 елның җәендә эшчеләрнең сугышчан дружиналарын төзү башланды, аларны хәрби эшкә өйрәтү занятиелөре үткәрелде, корал табу һәм хәзерләү һәм башка эшләр алып барылды.
** М. X. Гайнуллин. Ж Г. Вәзиева Татар әдәбияты XX йаэ I кисәк. Казав. 1954 ел. 274 бит.
Казанда 1905 елның октябрь вакыйгалары
«... Салкын җилле октябрь яңгырлары эчпошырып сибәләгән бер кендә, Казан урамнарында атыш башлангач, Гәрәй шәһәр ягына юнәлде.
Университет янында халык белән полиция арасында чын-чыннан сугыш бара. Воскресенская урамындагы кешеләрне исерек солдатлар Пассаж һәм Семинария янына кысрыклап, яралыларны алып китәргә дә ирек бирмичә, езлексез аталар. Мылтын тавышларына аралашып, цирк янындагы йорт балконыннан Андрейның тавышы ишетелә:
— Коралга, гражданнар! Үтерүчеләргә үлем! Патша строена үлем!
Казан тарихы бу дәрәҗәдә кискен бәрелешне хәтерләми иде. Петербург. Мәскәү. Баку эшчеләре башлаган хәрәкәтнең дулкыннары хәзер инде бистә урамнары аша бөтен Казанга, бөтен губерниягә җәелде:
— Крестовниковта забастовка...
— Алафузов заводлары эшләми...
— Студентлар арасында чуалыш...
— Тигәнәле мужиклары Әхтәм морза имениесенә «кызыл әтәч» җибәргәннәр.
— Спас батальоны эшчеләргә атудан баш тарткан...
Бу турыда өйләрдә генә түгел, урамда да ачыктан-ачык сөйлиләр. Бөтен Каза» хәзер шундый хәбәрләр белән яши. һәркайда борчулы ыгы-зыгы... Барлык вакыйгалар революциянең яңа баскычка күтәрелүен, ике арадагы тартышның кораллы бәрелешкә илтәчәген сиздерәләр иде.
Большевиклар оештырган митингларда, түгәрәк җыелышларында яз башында ун инде кораллану мәсьәләсе кузгалды. Русча, татарча листовкалар Казан эшчеләрен кораллы көрәшкә чакыралар иде» .
Танылган татар язучысы Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романында Казандагы революция вакыйгалары шулай тасвирлана. 1905 ел сентябренең икенче яртысында Мәскәү печатниклары башлаган забастовка, очкын сибелгән кебек, Мәскәүдән Петербургка һәм күп кенә башка шәһәрләргә таралды. Октябрь башында Мәскәү—Казан тимер юлы эшчеләре забастовка ясадылар. Ә озакламый инде халык нәфрәте ташкыны чын-чынлап дөрләде. Октябрь политик стачкасы Бөтенроссия политик стачкасына әверелде. «1905 елның октябре һәм декабре,— дип язды В. И. Ленин,— Россия революциясенең күтәрелү линиясенең иң югары ноктасы булды. Халыкның барлык революцион көч чыганаклары элеккегә караганда да киңрәк ачылды»2.
Большевикларның Казан комитеты чакыруы буенча, стачканы Казан эшчеләре дә бердәм якладылар. Сентябрь аенда ук Казан университеты һәм ветеринария институты аудиторияләре һәр көн үткәрелә торган массовый җыелышлар һәм митинглар урынына әйләнде.
Октябрьның беренче яртысында большевикларның Казан комитеты хезмәт ияләренә, Россиядәге гомум политик стачкага кушылырга чакырып, «Бөтен кешеләргә» исемле өндәмә белән мөрәҗәгать итте. «Гомум политик стачка, — диелә бу өндәмәдә,— бөтен шәһәрләрне чолгап алды. Казан шәһәре дә шуларга кушылырга тиеш».
Казан предприятиеләре эшчеләре 15 октябрьда эш ташладылар. Аларга вокзал, типографияләр, сәүдә учреждениеләре эшчеләре кушылды. Югары һәм урта мәктәп укучылары укуны туктаттылар. Казан гарнизонының ике батальонында чуалышлар башланды.
Октябрь забастовкасының тарихи вакыйгалары Казанда 1905 елның 17 октябрендә башланып китте. Большевистик легаль газета «Новая жизнь»ның «Казанда революцион көннәр» дигән мәкаләсендә язылганча, ул көнне шәһәрдә күл кенә куркыныч сүзләр йөрде. Җирле властьлар халык җыелган урыннарга атачаклар икән, дип сөйләнделәр. Шуңа карамастан, Воскресенская урамы (хәзер Ленин урамы) тиз арада эшчеләр, студентлар һәм интеллигенция белән тулды. Университетта митинг үткәрелде Соңыннан митингтан тыныч кына таралучы халык арасына казаклар, полицейскийлар бәреп керде. Кешеләрне кыйный башладылар. Митингта катнашучыларның бер өлеше.
’ Кави Нәжмн Язгы жилләр Роман. Казан. 1952 ел. 123—124 битләр.
* В И Ленин Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 23 том. 265 бит
Казан комитетының сугышчан дружиналары членнары җитәкчелегендә, казаклар һәм полицейскийлар белән атышты.
Казаклар һәм полицейскийлар, бетен якларга ут яудырып, начар коралланган революцион массаларның каршылыгын бастырдылар. Семинария һәм Пассаж биналарына туктаусыз атып тордылар. Митингта катнашучыларның бер өлеше шул биналар- ф да яшеренгән иде. Шәһәрнең төрле якларында төн буе залплар яки әледән-әле ш аерым ату тавышлары ишетелеп торды. “j
«Волжский листок» газетасының хәбәр итүенә караганда, бер көндә 10 кеше үте- Е релгән, 30 кеше яраланган. Бу турыда «Новая жизнь» газетасы болай дип язды: «Бу Ф төн күпләрне яңадан тудырды. Революционерларны чит күргән кешеләр икенче көн- к не үзләре революционер булдылар». Урамнарда кешеләрне кыйнау 18 октябрьда да — дәвам итә. Большевикларның Казан комитеты ул көнне ашыгыч бюллетень чыгарып, g хезмәт ияләрен кораллы восстаниегә чакыра. Бюллетеньда болай диелә: «Граждан- 5 нар, коралланыгыз! Урамнарга чыгыгыз!.. Барыгыз да баш күтәрегез! Үтерүчеләргә ® үлем! Царизмга үлем!» °-
18 октябрьда иртән Казанда патша манифесты турында хәбәр алынды. В. И. Ле- 5 нин патшаның 17 октябрь манифестын көчләрнең беркадәр тигезләнү моменты дип 5 бәяләде. Ул вакыт пролетариат һәм крестьяннар царизмны бәреп төшерерлек дәрә- Q җәдә көчле түгел иде, ә царизм элекке средстволар белән идарә итә алмый һәм < сүздә генә булса да «гражданлык ирекләре» һәм «закон чыгаручы» Дума булдыру ту- < рында вәгъдә итәргә мәҗбүр булды. Патша манифесты чыгу белән пролетариат көрәшне туктатмаска тиеш, киресенчә, аны көчәйтергә кирәк, дип күрсәтте В. И. Ленин. ♦ Манифест чыгарган көнне царизм Казанда явыз җинаять эшләде: 17 һәм 18 октябрь- ® да шәһәрнең тыныч халкына 12 меңнән артыграк пуля атылды. °
Царизмның канлы һөҗүменә җавап итеп, Казан хезмәт ияләре, большевиклар < җитәкчелегендә, кораллы демонстрация үткәрергә карар бирделәр: 19 октябрьда * иртә таңнан Казанда халык массаларының көчле хәрәкәте башланды. Шәһәр Думасы < бинасы янында (хәзер шәһәр Советы башкарма комитеты бинасы) зур митинг булды. * Анда 20 меңнән артыграк кеше катнашты. Большевик ораторлар полицияне корал- — сызландырырга, халык милициясе оештырырга чакырып сөйләделәр. Большевиклар- ° ның полицияне коралсызландыру һәм халык милициясе төзү турындагы тәкъдимнәрен митингта катнашучылар хуплап каршыладылар. Шул сәгатьтә халык массалары боль- =J шевиклар җитәкчелегендә полицейский участокларына юнәлделәр. Берничә сәгать эчендә шәһәрдәге бөтен полиция коралсызландырылып бетерелде. Шәһәрнең барлык почмакларыннан корал төягән олаулар университетка таба агылды.
Казанда октябрь вакыйгаларында катнашучыларның берсе — Казан университеты студенты A. А. Власов үзенең 1905 ел, 23 октябрьда язган хатында түбәндәгеләрне белдерә: «19 октябрьда иртән шәһәр Думасы утырышы булды. Шул вакыт Думага таба берничә мең халык юнәлде. Полицияне коралсызландырырга — аның урынына шәһәр милициясе оештырырга һәм казакларның шәһәрдән чыгуларын таләп итәргә, дигән карар чыгарылды. Зур халык төркеме «Марсельеза» һәм «Сез корбан булдыгыз» дигән революцион гимннар җырлап шәһәр урамнары буенча үтте. Бер полицейский участогыннан икенчесенә күчеп, барлык урыннарда полицейскийларның һәм приставларның кораллары тартып алынды. Заводларда манифестантлар төркеменә эшчеләр кушылды, бу көн шәһәр театры бинасында үткәрелгән гаять зур митинг белән тәмамланды. Биредә тәртипне полицейскийлар урынына милиционерлар саклады. 19, 20, 21 октябрьда — өч көн буе шәһәрдә власть безнең кулда булды».
Казан большевиклары халык милициясе яки халык ополчениесе (РСДРП Казан комитетының кайбер прокламацияләрендә «халык милициясе» —«халык ополчениесе» дип тә атала) һәм сугышчан дружиналар төзеделәр. Алар тәҗрибәле һәм ышанычлы башлыклар җитәкләгән вак отрядларга бүленделәр. Университетка корал алу өчен яңадан-яңа кешеләр төркеме агылып торды. Яңа төзелгән кораллы дружина шәһәр Думасына таба юнәлде. Шәһәрдә власть кораллы массалар кулына күчте. Шәһәрнең барлык почмакларында кызыл байраклар күтәрелде.
Большевикларның Казан комитеты утырышында власть мәсьәләсе һәм корал складларын кулга төшерү мәсьәләсе ашыгыч рәвештә тикшерелде. Власть мәсьәләсе бары тик кораллы восстание юлы белән генә хәл ителәчәк иде. Шуңа күрә бөтен
чаралар белән аңа әзерлек барды. Революцион хәрәкәткә җитәкчелек итү өчен Казаң комитеты «Шәһәр Коммунасы» төзергә карар бирде. Бу «Коммуна» вакытлы peso* люцион власть функциясен үтәргә тиеш иде. «Шушы ук төндә (ягьни 19 октябрьда — Ш. X.) социал-демократлар комитеты тарафыннан «Шәһәр Коммунасы» төзелде, анд» башка революцион партияләрнең вәкилләре дә кертелде»,— дип яза «Новая жизнь» газетасы. «Шәһәр Коммунасыпна (Берләшкән комитетка) большевикларның Казан комитетыннан И. А. Саммер, Н. Н. Накоряков, Н. И. Дамперов һ. б. керде.
«Шәһәр Коммунасы», революцион властьның коллектив органы буларак, һәр көнне шәһәр Думасында утырышлар уздырды, халык милициясен арттыру һәм шәһәр халкының иминлеген саклау өчен чаралар эзләде. Шәһәр Думасы бинасы баш күтәр* | гән халык штабына әверелде. Казанны халык милициясе саклады. Шәһәрдә револю* цион тәртип урнаштырылды.
Икенче көнне, 20 октябрьда, халык милициясе мәсьәләсе буенча шәһәр Думасы* ның гадәттән тыш утырышы булды. Бирегә ун меңгә якын кеше җыелды. Утырыш халык митингысына әйләнде. Большевиклар комитеты ораторлары речьләр белән чык* тылар. Алар, бирегә җыелган аудиториядән файдаланып, эшчеләргә гомум политик стачкага кушылу һәм кораллану кирәклеген аңлаттылар. Большевиклар полицияне коралсызландырырга, политик гаеп белән төрмәгә ябылган кешеләрне чыгарырга һәм тулысынча азат итәргә чакырдылар. Эшчеләр һәм шәһәр халкы большевикларның чыгышларын кайнар яклады. «Кыскасы, без Париж Коммунасы вакытларын кичерәбез, ләкин без бәхетлерәк, эшебез уңышлырак бара», — Казан ветеринария институты студенты А. Н. Соловьев үзенең 1905 ел, 20 октябрьда язган хатында шулай дип хәбәр итә.
Революцион халыкның таләбе буенча Казан буржуазиясе шәһәр Думасы утырышында полицияне халык милициясе белән алыштыру турында карар чыгарырга мәҗбүр булды. Карарда түбәндәгеләр әйтелә: «Шәһәр управасына 8 гласный катнашында ашыгыч рәвештә шәһәр милициясе төзүгә керешүне тапшырырга, управага моның өчен полицияне тотуга ачылган кредиттан расход тотарга хокук бирергә». Либераллар халык милициясенә җитәкчелекне үз кулларына алырга—моның өчен исә «милиция комиссиясе» булдырырга маташтылар. Большевиклар либераль буржуазиянең бу омтылышын фаш итте. Халык милициясе — халык ополчениесенә җитәкче итеп большевик Н. И. Дамперов куелды. Шулай итеп, халык милициясен төзү һәм коралландыру эше большевикларның Казан комитеты кулына күчте. Эшчеләр һәм революцион социал-демократлар тарафыннан төзелгән халык милициясе сафларында 400 дән артык кораллы кеше исәпләнә иде.
Октябрь политик стачкасының кызу көннәрендә, царизмга каршы көрәш утында, эшчеләрнең революцион иҗаты яңа һәм гаять куәтле көчне — эшче депутатлары Советын тудырды. Дөрес, 1905 елның октябрь көннәрендә Казанда Мәскәүдәге һәм Петербургтагы шикелле эшчеләр депутатлары Советлары төзелмәде, шулай да Казанда Советларның күп кенә функцияләрен «Шәһәр Коммунасы» үтәде. «Коммуна» кораллы көчләрне арттыру өчен корал эзләп табу чараларын күрде. Аның таләбе буенча корал магазиннары хуҗалары барлык коралларны революцион власть карамагына тапшырдылар һәм алар шунда ук эшчеләргә таратылды. Большевикларның Казан комитеты эаданиесе буенча, сугышчан дружина корал складларын да кулга төшерергә омтылып карады, ләкин бу операция уңышлы барып чыкмады.
Казан большевиклары революцион халыкның җиңүе турында 20 октябрьда чыгарылган листовкада болай дип яздылар: «Кичәге көнгә кадәр Казанда полиция хакимлек итте һәм кан елга булып акты. Кичә власть халык кулына күчте, һәм бөтенесе тынычланды — һәркемнең сәламәтлеге һәм милке сакланды. Казан гражданнары! Аңлагыз: власть халык кулында булганда — һәммәсе тыныч булыр. Халык милициясе гражданнарның шәхесен һәм милкен саклый алыр». «Чыннан да,— дип язды «Новая жизнь» газетасы, — шәһәрдә тынычлык үрнәк булырлык иде».
1905 елның 20 Октябренда Казанда октябрь көннәре корбаннарын күмү булды. Анда 30 мең чамасы кеше җыелды. Халык сафлары өстендә күп санлы кызыл һәм кара байраклар җилфердәде. Халык «Марсельеза», «Матәм маршы», «Варшавянка» җырлап барды. Мондый күмү процессларының Казанда элек булганы юк иде әле.
большевиклар һәм халык милициясе җитәкчелегендә уздырылган күмү церемониясе политик демонстрациягә әверелде.
Шәһәрдә власть баш күтәргән халык массалары, «Шәһәр Коммунасы» кулында булган бу көннәрдә һәр җирдә гаять зур политик демонстрацияләр, җыелышлар һәм митинглар уздырылды. Большевикларның Казан комитеты шәһәрнең татар районында да зур митинг үткәрде. Анда Хөсәен Ямашев чыгыш ясады. Җыелышларда, митинг- ♦ ларда большевиклар халык массаларына 17 октябрь манифестының ялган, мәкерле w тозак икәнлеген аңлаттылар. Манифесттан соң патша хөкүмәтенең кыланышы провока- 2 ция дип бәяләнде. Большевиклар Казан эшчеләрен коралланырга өндәделәр.
Профессор М. Корбангалиев үзенең истәлекләрендә октябрь көннәрендә патша †† ‡‡ манифестының хәйлә булуын большевик Хөсәен Ямашевның Казанда халык массала- к рына оста аңлатуын күрсәтеп үтә. Ул Хөсәен Ямашевның йомшак, ягымлы тавыш бе- 3 лән саф татарча итеп әйткән сүзләрен исенә төшерә. «Николай хөкүмәте ул манифестны безне кызганганлыктан чыгармады, бәлки аны эшчеләр үзләре көрәшеп, кан S коеп алдылар. Шуңа күрә безгә бу манифестка ышанып тик кенә торырга ярамый, £ чөнки ул бер алдавыч кына, елый торган балаларны юату өчен булган бер уенчык кына» 1 — ди X. Ямашев. 3
Властьны баш күтәргән халык яулагач, шәһәрдәге типографияләр да фактта Ка- 2 зан эшчеләре кулына күчте. РСДРПның Казан комитеты бу көннәрдә большевистик сь әдәбиятны куп бастырды һәм таратты. Пролетариат профсоюзларга һәм башка җәмә- н гать оешмаларына ирекле рәвештә берләшә башлады. т
В. И. Ленин Казан пролетариатының октябрь көннәрендәге җиңүенә югары бәя ♦ бирде. «Чишелү якынлаша» исемле мәкаләсендә 1905 елның ноябренда Ленин, ца- ш ризмның Тверь шәһәрендә ясаган ерткычлыклары турында һәм Казан хезмәт ияләре- О нең октябрь көннәрендәге җиңүләре турында газеталардан кыска хәбәрләр китереп, < бу ике картинаны чагыштырып карауның файдалы икәнлеген күрсәтте. Беренче оч- S ракта, Тверьда — «карагруһларның үч алулары, тәртип бозулары, погром», икенчесендә, Казанда «патша властен бәреп төшерү һәм җиңүле восстаниене оештыру»г. х
Казан пролетариатының казанышларын юк итү өчен реакция погром әзерләде. 21 Октябрьда иртән губернатор полицияне яңадан коралландырды, аңа ярдәмгә. и «патриотик» манифестация сылтавы белән, карагруһчылар бандасын җыйды. Шәһәрнең татарлар яшәгән өлешендә карагруһчы мулла Галимҗан Баруди «манифестация» оеш- ® тырды. Халык массаларын самодержавиегә каршы көрәштән читләштерү теләге белән, полиция еврей погромнары башлады. Шәһәрдә реакцион элементларны рево-люцион массалардан үч алу өчен көрәшкә чакыра торган агитация алып барылды. 21 Октябрьда карагруһчыларның кораллы бандасы, казаклар һәм юнкерлар ярдәме белән, шәһәр Думасы йортын 6 сәгать буе камалышта тотты, халык милициясенә һөҗүм башлады, өч сәгать дәвамында каты сугыш барды. Ләкин көчләр тигез түгел иде. «Шәһәр коммунасы»—революцион штаб, 130 дан артык кеше кулга алынды. Алар арасында большевикларның Казан комитеты җитәкчеләре И. А. Саммер, С. А. Лозовский, Н. И. Дамперов, А. П. Машкин, укытучы Гафур Коләхметое һәм башкалар бар иде.
Басым ясап шунысын әйтеп үтик: язучы Гафур Коләхметое Казандагы октябрь чуалышларында актив катнаша. Кулга алынгач, ул патша чиновникларына: «Мин шәһәр управасына студентлар янына корал алу һәм восстание ясау өчен бардым...»3 — Дип белдергән.
Казан университеты студенты С. В. Норский үзенең 1905 елның 1 ноябренда Ярославльгә җибәргән хатында Казанда реакция хәрәкәте турында түбәндәгеләрне әйтә: «Шәһәрдә революцион комитет өч көнгә якын хакимлек иткәннән соң, 21 Октябрьда Казанда хулиганнар хөкем сөрә башлады. Итчеләр һәм һәртөрле сволочьлар, патша рәсемен күтәреп, «патриотик» манифестация ясадылар, бер үк вакытта алар милиционерларны кыйный һәм үтерә бардылар һәм еврей магазиннарын, өйләрен таладылар. Башбаштаклык өч көн дәвам итте, өч көн буена кайбер попларның кешелексез догалары белән рухланган исерек хулиганнар тәреләр күтәреп һәм патша
1 «Безнең юл» журналы. 1927 ел. I ноябрь. 30 бнт
’ В И Ленин Әсәрләр. 4 басмадан тәржемә. 9 том. 4э0 бит
‡‡ М. X. Гайнуллин. Җ. Г. Вәзиева Татар әдәбияты. XX йез
Казан. 1954 ел. 295 бит.
портреты тотып, обывательләргә, бигрәк тә студентларга һәм еврейларга карата һәр» төрле ахмаклык эшләп йөрделәр. Күп кенә намуслы кешеләр бу өч көн эчендә пыч> рак кулларның корбаны булды».
Шулай итеп, патша манифестының «тантанасы» көннәрендә карагруһчылар рево» люцион халыкны рәхимсез рәвештә эзәрлекләделәр, халыкның каны коелды. Патша тарафыннан 17 октябрь манифестында халыкка вәгъдә ителгән «гражданлык иркенең какшамас нигезләре: шәхес иреге, вөждан иреге, сүз, җыелышлар һәм союзлар иреге» бары тик алдау гына булып калды. Казан хезмәт ияләренең, большевиклар җитәкчелегендә. «Бетсен самодержавие!», «Яшәсен демократик республика!» лозунглары астында үткәрелгән, кораллы восстаниегә әверелә барган революцион хәрәкәте самодержавиенең кораллы көчләре белән аяусыз бастырылды.
Казан пролетариатының большевиклар җитәкчелегендә үткәрелгән октябрь рево. люцион көрәше гаять зур политик әһәмияткә ия. Ул пролетариатның сыйнфый аңын үстерде һәм Казан большевиклар оешмасының революцион эшчәнлеген активлаштыр, ды. Эшчеләр, оешкан хәлдә хәрәкәт иткәндә, царизм властен бәреп төшерергә, үзлә, ренең халык властьларын урнаштырырга мөмкин икәнлегенә практик көрәштә ышандылар. Бу көннәрдә Казан большевиклар оешмасы ясаган төп нәтиҗә һәм сабак революция хәрәкәтен тагын да үстерү, кораллы восстаниегә ныклы хәзерлек алып бару кирәклеген танудан гыйбарәт булды.
В И. Ленин, Октябрьдагы гомум стачкага йомгак ясап, Бөгенроссия политик стачкасы үз бурычын бик яхшы үтәде, ул восстаниене алга хәрәкәт иттерде, Дәүләт Ду. масының кабахәт комедиясен өзеп, царизмга куркыныч ударлар ясады, дип язды. «Генераль репетиция бетте. Без, күрәсең, драманың үзе алдында торабыз»1,— диде В. И. Ленин. Бу драма 1905 елның декабрен да башланды. Ул чакта Мәскәү эшчеләре царизмга каршы кораллы восстание байрагын беренче булып күтәрделәр. 1905 елның декабрендагы восстание революциянең унбер ае эчендә пролетариатның политик аңы гаять зур үскәнлеген күрсәтте.
Моннан 70 ел элек булып үткән октябрь вакыйгалары эшчеләр сыйныфының экс-плуататорлар строена каршы көрәшендә гомум политик стачканың гаять зур әһәмиятен бөтен дөнья алдында ачык күрсәтте. КПСС Үзәк Комитетының «Россиядә 1905—1907 еллар революциясенең 70 еллыгы турында»гы карарында әйтелгәнчә, Октябрьда булган «Бөтенроссия политик стачкасы, Петербургта һәм башка шәһәрләрдәге, Россиянең үзәгендәге һәм окраиналарындагы сыйнфый сугышлар аның батырлык һәм гуманизмының һич онытылмас мисалы булдылар».
Политик стачка массаларны революцион туплау ысулы, пролетариатны сыйнфый тәрбияләү, берләштерү мәктәбе булды. Ул эшчеләр сыйныфын көрәшнең югары формасына — кораллы восстаниегә әзерләде. Политик стачканы — көрәшнең бу сыналган коралын — Россия эшчеләр сыйныфы, большевиклар партиясе җитәкчелегендә, үзенең алдагы революцион көрәшендә файдаланды. Петроград эшчеләре һәм солдатлары тарафыннан 1917 елның февралендә кулланылган, соңыннан кораллы восстаниегә әверелгән политик стачка халыкка царизмны берничә көн эчендә бөреп төшерергә мөмкинлек бирде.
Беренче рус революциясе эшчеләр сыйныфын кораллы восстание тәҗрибәсе белән баетты. Бу тәҗрибәне большевиклар 1917 елның октябрь кораллы восстаниесе вакытында кулландылар.