Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИТДЫЙК АЙДАРОВ


атар халкының яраткан җырчысы Ситдыйк Айдаровны күреп белми идем әле мин.
Ул 1895 елда Казанда туган, дин йолалары һәм гореф-гадәтләргә фанатик рәвештә буйсынып яшәгән вак сәүдәгәр гаиләсендә тәрбияләнгән. Яшьтән үк җырга, музыкага һәвәс булган, унике яшьләрендә, әти-әнисеннән яшереп, гармун уйнарга өйрәнгән Унбишләргә җиткәч. Казан яшьләре оештырган кыллы оркестрга мандолиначы булып кергән, ә ике елдан үзе шул оркестрга җитәкчелек итә башлаган.
Ситдыйкның бу эше атасына ошамый. Ике арада төзәлмәс конфликт туа. Атасы Ситдыйкны өеннән куып чыгара.
Шуннан соң Айдаров Г. Кариевның «Сәйяр» труппасына килә. Оста режиссер ярдәме белән тиз арада сәхнә алымнарын үзләштерә.
Татар сәхнәсендә яңа гына музыкаль әсәрләр куела башлаган еллар була ул. Айдаров, артистлардан беренче буларак, уен белән җырны кушып алып бара. Аның ягымлы, көчле тавышын халык тиз яратып өлгерә.
Миңа язмыш озак еллар буе менә шушы кеше белән бергә сәхнәдә уйнау бәхетен бирә.
Бер көнне Кәрим ага Тинчурин мине үз янына чакырып алды да: «Сезгә мин үземнең пьесамнан бер эур роль бирәм. Ленинградтан җырчы Ситдыйк Айдаров килүгә хәзерләп өлгертсәгез, яхшы булыр иде. Сезгә ышанам», — диде һәм «Сүнгән йолдызлар» пьесасыннан баш роль — Сәрвәрне биреп чыгарды. «Сүнгән йолдызлар» татар театрында куела башлаган иде инде. Сәрвәр ролен беренче булып артистка Рокыя Кушловская уйнап бара иде. Аның моңлы тавышы, сөйкемле сыйфаты Сәрвәр образына биктә килешеп тора күк иде. Минаның уенын күреп, сокланып тыңлап йөри идем. Кәрим Тинчурин кулыннан роль дәфтәрен алгач, бераз каушап калдым. Драматург үзе «Сезгә ышанам» диде дә бит, бу кадәр зур рольне укып кына чыгып, аңа җавап биреп булмый, эшкәртәсе барлыкны искә алып, рольдән образга керү авырлыгы башыма сыймас булды. Ролемне алып кабинеттан чыгып китү белән, тулай торакка да кайтып тормастан, театрның тыныч бер почмагын табып, ролемне ятларга керештем.
Т
Бу эшемдә миңа Салих Сәйдәшев бик күп ярдәм итте. Ул Кәрим абыйның миң» Сәрвәр ролен бирәсен алдан ук белеп торган икән. Ролемне бераз укып алгач, гадәтем буенча җырларын ейренергә аның янына барганда, ул инде мине көтә иде. Мин» каршы алу белән, хәзерләп куйган уңайлы кәйләрен сайлый башлады. Сәрвәрнең беренче пәрдәдәге беренче җырына «Эскадрон» дигән башкорт көен алдык. Ул көйне сайлавыбызның төп сере шунда иде: көй Камил Мотыйгый репертуарында булып, аның җырлавын мин гел ишетеп үскәнгә, ул минем өчен җырларга җиңел һәм таныш булды. Инде Сәрвәрнең икенче җырына, шашкан вакытта җырланасы җырына, татары халык көе «Каз канатыпн бәйләдек. Бу көй янә минем өчен якын, яшьтән җырлап йөргән көем иде. Икенче пәрдәдәге Мәхдүм белән Сәрвәр дуэтына Сәйдәшев грузин халкы музыкасын файдаланды. Ул көйне үзенчә эшкәртеп, дуэт итеп эшләде. Бу көйләрне барысын оештырып, үзе аннан пьеса өчен бик матур увертюрасын язды. Бу көйләр минем өчен якын һәм таныш булгач, өйрәнүе дә ансат булды. Кәрим ага- Тинчуринның ышанып биргән үтенечен Ситдыйк Айдаров Ленинградтан кайтып җитешенә өлгертеп куйдык.
1925 ел. Ситдыйк Айдаров Ленинградтан кайтып, драма театрында артист һәм җырчы булып штатка күчә. Шул ук елны «Сүнгән йолдызлар» спектаклендә уйныйбыз.
Исмәгыйль — Айдаров, мин—Сәрвәр ролендә, Мәхдүм ролендә — Кәрим Тин- чурин үзе.
Шөһрәт казанган Ситдыйк Айдаров һәм Кәрим Тинчурин кебек артистлар янында уйнап чыгу минем кебек яшь артисткага зур сынау булды.
Ситдыйк Айдаров — үзенең матур тааышы, артистлык осталыгы һәм сәхнә өчен генә яратылган дип әйтерлек мәһабәт буй-сыны белән Казан сәхнәсендә моңа кадәр дә шөһрәт казанып өлгергән иде инде. Аның Казанга кайтып сәхнәдә яңадан күренүе халык өчен куаныч булып, спектакль зур уңыш казанды. Халык Ситдыйк Айдаровның һәрбер чыгышын туктаусыз рәвештә алкышлап каршы алды. Бу кичәбез уңышлы үтүенә Салих Сәйдәшев аеруча сөенеп йөрде. Композитор буларак, аның күңеле чиксез күтәрелде. Чөнки аның җырларын башкаручы тагын бер талантлы җырчы артты бит! Ситдыйк Айдаров кайткач, ул яңадан-яңа дәрт белән яңа көйләр иҗат итә башлады.
«Сүнгән йолдызлар»дан соң Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгеселн уйнап киттек. Салих Сәйдәшев безнең тавышка махсус көйләр язды. Кәрим Тинчурин да бере арты бере музыкаль әсәрләр яза башлады.
Салих Сәйдәшев «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», «Галиябану», «Башмагым», «Асылъяр» кебек, элегрәк куелган әсәрләргә музыканы татар халык көйләреннән файдаланып язган булса, «Наемщик», «Ил», «Кандыр буе» әсәрләренә халык көйләрен бик аз файдаланды Увертюра, балет, хор, ария, дуэтлар — барысы-барысы да композиторның үзе иҗат иткән музыкалары иде. Татар моңын югалтмыйча, халыкның йөрәгенә керерлек итеп халык теле белән язылган бу әсәрләр җырчыларга да аңлаешлы булып, җырларга җиңел иде. Билгеле, Сәйдәш моңнарын йөрәкләребезгә якын итеп алучылар аның беренче җырчылары Ситдыйк белән без булдык. Сәйдәш тә безнең җырлауны яратты. Сәхнәдән җырлап чыгуыбызга беренче булып каршыбызга чыгар иде дә үзенең бик канәгать булуын белдереп, кулларыбызны кысып рәхмәтләр әйтер иде.
Драматург, композитор һәм башкаручыларның үзара дуслыгы зур иҗади бәйләнеш ул елларны күп кенә музыкаль драмалар тууга сәбәп булды. Нәтиҗәдә опера театры ачылу мәсьәләсен тизләтү көн тәртибенә басты.
Бер көнне театрда Кәрим ага Тинчуринның «Кандыр буе» спектакле бара иде, тәнәфес вакытында Салих Сәйдәшев сәхнә артына керде дә җырчыларны җыеп: «Иртәгә Министрлар Советында утырыш була, җырчыларны һәм композиторларны чакырдылар», — диде. Шунда Ситдыйк Айдаров: «Нинди мәсьәлә карала икән?» — дип сорады. Сәйдәшев: «Казанда татар опера театры оештыру турында әңгәмә бара», — дип җавап кайтарды. Бу сүз театрның бөтен коллективына күптән көтелгән шатлыклы хәбәр булды.
Артистлар арасында: «Ничек Казанда татар опера театры оешсын, ди? Аның җырчылары, музыкант лары кая, аларсыз ничек опера театры эшли алсыи икән?» дигән аптырау сүзләре дә ишетелде. Ләкин бу мәсьәләнең дә чарасы күрелгән икән-.
Драма театрының җырчы артистларын опера җырчысы булуга лаеклы остальәжа •иренеп туплап кайту шарты белен, Мәскәү консерваториясе каршында оешачак •опера студиясен» укырга җиберү турында сүз купты. Режиссер Сульва Велиев, Министрлар Советы кушуы буенча, кулына кәгазь алып җырчы артистларны исемлеккә алып йөргәндә кайбер илтешләрнең, ризасызлык белдереп: «Юкны сөйлемә, Сөләйман, кайдан килгән эш бу? Күпме хезмәт иткәннән соң, семьядан аерылып китеп укулар булмас бит ул?» — дип, үз-үзләренә ышанып җитмәү, зарланулары Оулгалады. Без, министрлыкта утырыш көнендә үк, Ситдыйк Айдаров һем Салих Сәйдәшев белән бергә, укырга китәргә ризалыгыбызны биреп кайткан идек инде.
Шулай да Мәскәүгә китәр вакыт җиткәч, Ситдыйк Айдаров белән минем күңелдә драма театрында еллар буе җырлап та, сөйләп тә уйнап арганнан соң янә опера җырчылары була алырбызмы икән дигән шик туды. Ләкин, бер биргән вәгъдәдән чигенмичә, без Мәскәүгә укырга китеп бардык.
Студиядә безгә эшне яңабаштан башлап җибәрергә туры килде. Мәсәлән, мин драматик яки меццо-сопрано тавышлары белән җырлый идем. Мәскәүгә килеп профессорлар кулына эләккәч, тавышымны югары тавыш дип таптылар, тавыш кую дәресләрендә миңа иң югары ноталарны биреп җырлата башладылар. Хәтта шул кадәр .югары ноталарга менгерделәр ки, минем элекке меццо-сопрано (түбән тавыш) иң югары ноталарга күтәрелеп, колоратуралы сопрано тавышына әйләнде. Ситдыйк Айдаров тавышы да шулай ук булып чыкты. Ул — Казан драма театрында драматик тенор тавышында җырлап килгән булса, Мәскәү профессорлары аны баритон тавышка борып куйдылар. Элек ул «Наемщик» әсәрендә Батырҗан, «Зәңгәр шәл»дә Булат рольләрен уйнаганда күтәренке тавыш, тенор тавышында җырлап килә иде. Мәскәү опера студиясе аңа «Евгений Онегинонан Онегин, «Свадьба Фигаро»дан Фигаро партияләрен биреп, баритон тавыш белән җырлата башладылар.
Ситдыйк Айдаров каникул вакытларында Казанга кайтып концертларда катнашканда. рус һем Көнбатыш Европа әсәрләренә күбрәк игътибар биреп, рус телендә, е кайбер әсәрне итальян телендә дә җырлый иде.
Опера студиясендә укыган елларда Ситдыйк Айдаров үзен талантлы җырчы итеп тәрбияләүгә зур көч куйды. Бу елларда ук инде ул П. И. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Онегин партиясен һәм Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсында Булат партиясен әзерләп өлгергән иде. Әмма үкенечкә каршы, ул 1938 елның 13 сентябрендә рак авыруыннан вафат булды.
Ситдыйк Айдаровның соңгы уены хәтердән һич тә китми:
1934 елда, Мәскәүгә китү алдынан, саубуллашу кичәсе көнендә «Наемщик» әсәрә куелды. Батырҗан образында Ситдыйк Айдаров уйнады. Ул үзенең чыгышыннан канәгать булып: «Бүген мин бөтен көчемне биреп җырлыйм, ахры, каян бу кадәр көч, тавыш килде миңа? Ничә уйнап та болай дәртләнеп җырлаганым юк иде».— диде.
Тамашачылар аны әнә шул ягымлы, көчле тавышы белән хәтерләрендә калдырдылар, яраткан җырчылары Ситдыйк Айдаровны әле дә әнә шуның өчен сагынып искә алалар.