Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИРЕНЬНӘР ЧӘЧӘК АТКАНДА


«Имәннәр тамыр җәйгәндә» романыннан өзек
— Улбай, монау үзебезнең комиссар Кәримжан гой — дип, колга 'буйлы кавалерист куанып кычкырып жибәрде. — Кор, кор, әй, тукта! — хужа тезгенне тартып атны тынычландырырга тырышты. — Кор, кор, дим. Ал, жол булсын. Бол жиде төн уртасында кайдан килә жатыр- сыз, комиссаржан?
— Ташжан әкә, бу сезме? — Кәрим кесәсеннән кулын алды.
— Ничек, вокзал тынычмы? Чехлар кузгалмыйлармы?
— Без хәзер генә шул яктан уралдык. Пока ул-бу сизелми. Чехлар — вагоннарында.
— Иптәш комнссар!—әле һаман атын туктата алмый борылып йөргән яшүсмер егет Кәрим белән Ташжан арасына килеп кереп сүзне бүлде.— Кайчан инде бу чехлар коралларын бирә башлыйлар? Ато ведь, көн дә иртән, көн дә иртән. Наверно хитрит итәләр, ышанмыйм мин ул сволочьларның сүзләренә.
— Менә нәрсә, иптәшләр,— диде дә Кәрим, аргамак аты белән юлны кисеп, туктаусыз тирә-якка каранып, күзәтеп торган мәһабәт гәүдәле зур кара сакаллы кешегә таба иелә төште һәм пышылдап кына
эрим, тыкрык чатына житкәч, атын Яна мәчет урамына бора гына башлаган нде, кинәт чаттан өч кораллы жайдак килеп чыгып аны урап алды:
— Тукта!
Кәрим, сул кулы белән жирән кашканың тезгенен тарта биреп, уң кулын галифе кесәсендәге наганга сузды һәм басынкы тавыш белән:
— Сез кемнәр?—дип сорады.
— Патруль.
— Пароль.
— Күп сөйләмә, парольне үзең әйт!
— Йолдыз.
сөйли башлады, — яңа гына семеркадаVIII шул мәсьәләне карадык. Бүген, төнге сәгать уникедә, коралны тапшыра башлау турындагы килешүнең срогы тулды. Без инде артык көтә алмыйбыз. Таң алдыннан вокзалны урап алачакбыз. Иптәш Тодояш, — Кәрим кара сакаллыга төбәп карады, — мадьяр эскадронына иптәш Зайкин китте. Сез аның җитәкчелегендә хәрәкәт итәрсез. Төшендегезме? — Кәрим Ташҗанга таба борылды.—Ташҗан әкә, сез хәзер тагын вокзал якны урап карап чыгыгыз. Иртә белән штабта күрешербез. Карагыз, — Кәрим соңгы сүзгә аеруча басым ясады, — карагыз, егетләр, сак булыгыз, засадага эләкмәгез. Хушыгыз! Кара әле, оныта язганмын,— Кәрим, кулын күтәреп, кузгала башлаган патрульне туктатты, — бүген штабта иптәш Алиев дежурить итә, ул-бу сизелсә, аңа гына хәбәр итегез...
Атлар берьюлы юыртып юлга чыкты һәм кара төнгә кереп югалды. Кызыл Яр каласы тирән тынлыкка чумды.
— Әйдә, кашка, без дә кузгалыйк! — Кәрим, тезгенне тартып, атын мәчет ягына борды.
*
« *
Кәрим штабка килеп кергәндә, анда инде ыгы-зыгы иде. Берәү керә, берәү чыга. Өзек-өзек сөйләшүләр, шау-шу. Тәмәке төтене һәм төче май исе. Почмактагы кечкенә өстәлдә куыгы шартлаган иске жщделе лампа «лып-лып» итеп утыра. Стенада—телефон. Дежурный телефоннан сөйләшә. Ишектән Кәрим керүгә, дежурный сөйләшүен өзеп трубканы элеп куйды да өстәл артыннан чыгып смирно басты һәм, уң кулын фуражкасына куеп, көр тавыш белән рапорт бирде:
— Иптәш комиссар, штаб буенча дежурный рота командиры Али Алиев!
— Вокзалдан ни хәбәр?
— Тынычлык. Без аларны даими күзәтеп торабыз. Солдатлар — вагоннарында. Мин әле яңа гына вокзал янындагы пост белән сөйләштем. Хәвеф сизелми.
Алиев үзе Кызыл Ярныкы түгел, читтән килгән кеше. Мөгаен, Мәс- кәү ягы мишәредер, теле каты. Элек ул каладагы җирле командалык штабында хезмәт иткән офицер. Хәрби эшне белә, ярата. Аңа тапшырылган һәр эш вакытында урынына җиткерелеп үтәлә. Әмма отрядтагы кызылгвардиячеләр аны яратып бетермиләр, кырын карыйлар. Мөгаен, аның аеруча күзгә ташланып торган пөхтәлеге, бигрәк тә патша армиясе поручигы булуы ошамыйдыр. Дөресен әйткәндә, Кәрим дә Али Алиевка артык җылы түгел. Ләкин нишләтәсең, хәрби белгечләргә мохтаҗлык зур. Шуның өчен, хәзер шәхси мөнәсәбәтләр белән хөкем йөр-
VIII 1918 елның 25 маенда Кызыл Яр Советы республика реввоенсоветыннан Кызыл Яр тимер юл станциясенә үтүче эшелоннардагы ак чехословак корпусы гаскәрләрен коралсызландырырга, әгәр буйсынмасалар, эшелоннарга паровоз бирмәскә дигән боерык ала. Шул көнне ике эшелон чехословак гаскәрләре, Омск шәһәрен үз кулларына алу нияте белән Кызыл Яр станциясенә тукталмыйча, турыдан-туры Омскида үтә. Аның артыннан ике эшелон — артиллерия һәм интендант гаскәрләре станциягә килеп туктый Икенче көнне тагын бер эшелон чехлар килә. Кызыл Яр Советы эшелон командованиесенә коралларны тапшырырга таләп итә, югыйсә, паровоз бирелмәячәген белдерә Чехлар, бу станциягә үз көчләрен туплап восстание күтәрү, шәһәрне үз кулларына алуны ниятләп, Совет белән сөйләшү-килешү башлаган була. Ул арада Кызыл Ярның түбән каласындагы казаклар, чехословаклар белән килешеп, ачыктан- ачык уз көчләрен тупларга тотыналар.
Совет каланы камалу хәлендә дип игълан итә һәм җиде кешедән Кызыл Ярны саклау хәрби комиссиясен оештыра. Бу комиссиягә түбәндәге иптәшләр сайлана: Дубинин Исидор Дмитриевич (председатель), Сутюшев Кәрим (урынбасар), членнар: Зайкин, Трацевский, Идрисов. Базарбаев. Батырбаев.
31 нче май көнендә шушы җиделекнең ашыгыч утырышы була. Хәзер сүз шул комиссиянең карары турында бара.
теп булмый. Менә ул, Кәримне хөрмәтләп, штаб начальнигы кабинетының ишеген ачты.
— Рәхим итәсез, сезне көтәләр иде, иптәш комиссар.
Бүлмә уртасында озын өстәл. Ярым караңгы. Тәмәке төтене, керосин исе. Өстәлдә—карта. Биш-алты кеше өстәлне урап шул карта өстенә * иелгән. Ишек ачылуга, барысы да кузгалып, бусага ягына таба борылдылар. 5
— Ә, Сутюшев! — Өстәлнең аргы башында — уртада басып торган <
штаб начальнигы Исидор Дмитриевич Дубинин калын бас белән сүз 5 башлады,—сине көтә идек. Нинди яңалыклар?.. *
— Чехлар әле вагоннарында. Кузгалмыйлар. Юлда Хәмитне очрат- g
тым. Мәүлеттән көлә. Андагы иптәшләр семофор алдындагы полотноны ~ сүтә башлаганнар. о
— Ә Хәмит үзе кайда? 5
— Центрга мөселман яшьләре дружинасына китте. Семерканың соң- ?
гы карарын аңа белдердем. Ул үз дружинасын әзерләячәк. =
— Яхшы, уз!
Өстәл тирәсендәгеләр, бераз чигенеп, юл ачтылар, ияк кагып кына исәнләштеләр, һәммәсендә дә авыр, борчулы караш. Кәрим дә сүзсез “ генә баш иде. Беренче тапкыр күргәндәй, һәрберсен җентекләп карап * чыкты...
Барысы да күптәнге танышлар, бергә аралашкан консерва заводы * эшчеләре. Ә хәзер? Хәзер алар — үз теләкләре белән Кызыл Гвардия s сафына тупланган хөррият сакчылары. Алай гына да түгел, турылык- = лары, кыюлыклары белән иптәшләренең ышанычын казанган дружина ~ командирлары бит алар. £
Менә иң кырыйда колга буйлы ябык, озынча битен сары сакал бас- = кан, гомер буе бөкрәеп тимер чүкүдән аркасына бөкре чыккан карт тимерче Галимҗан ага басып тора. Ул озын киндер күлмәк өстеннән иске камзул кигән. Башында җәлпәеп төшкән сырма эшләпә. Мылтыгын таяк төсле көпшәсеннән генә тотып таянып тора. Аның янында — шундый ук озын буйлы, сары чәчле, сипкелле битле яшь егет. Ләкин ул гәүдәгә тулы, иңнәре киң, күкрәге калкып тора. Егетнең өстендә — кыек якалы кара сатин күлмәк. Башында —күн фуражка, штаб начальнигына охшатып аз гына кыңгыр киелгән. Биле киң солдат каешы белән буылган. Сул як күкрәк өстендә —кара сатин күлмәктә — кызыл бант ут булып янып тора. Егет мылтыгын сул иңенә элеп, кулы белән каешыннан тартып, смирно баскан. Галимҗан абзый күз кырые белән генә аңа карап алды. Аның эчкә баткан яшьле күзләре бу минутларда яктырып китте. Ник яктырмасын? Бу егет карт тимерченең терәге, ышанычлы булган өлкән улы Гарифҗан бит. Ул да әтисе янында завод тимерчелегендә эшли. Дөрес, ул әле оста түгел, ярдәмче генә, мех өрдерә, чүкеч уйната. Ә берничә елдан, һичшиксез, Гарифҗан да атасы кебек үк атаклы тимерче булыр. Карт моны күңеле белән сизә һәм шуның өчен улына караган саен күңеле кнңәя, буш егет түгел, атасына охшар! Ничек баскан әнә, әфнссәрдән ким түгел!..
Өстәлнең аргы кырыенда — касабчы Болтабай әкә. Тәбәнәк. Юан. Җәенке бит, солы күз. Алар тәмам йомылганнар. Юк! Кәрим яхшы белә бу күзләрне. Алар — мәргән күзләр. Күкчәтау иленең атаклы сунарчысы бит ул. Күктәге кош, җирдәге җәйран аның угыннан китә алмый. Болтабай исә хәзер карабинын култыгына кыстырып уйга калган— солы күзләр йомылган. Аның башында кырпулары кырылып беткән алты өлгеле казаки бүрек, өстендә — гомер буена өстеннән төшмәгән, майланып беткән иске чапан.
Дубинин янында — заводның ман кайната торган казаннарын ямау
чы бакырчы Әхмәтбәк Туганов. Газават алдыннан ант биргән сыман, бар уен, бар көчен көрәшкә туплаган — жан фида!
Дубининның сул ягында әле күптән түгел генә фронттан кайткан, элек шушы Кызыл Яр консерв заводында слесарь булып эшләгән Николай Новиков белән Микола Таран. Алар икесе дә солдат киемендә — таушалган, уңган гимнастерка, козыреклары яиьчелеп-чатнап беткән фуражка. Кулларында — герман окопларында аунап шомарып беткә» штыклы трехлинейка.
Кәрим өстәл янына утыруга, Дубинин, колак артына кыстырган калын, кызыл карандашын кулына алып, картага иелде. Башкалар да өстәл янына тыгызландылар.
— Менә монда Меновой двор,— дип, штаб начальнигы карандашын кала картасы өстеннән йөртә һәм аңлатма бирә башлады. — Анда безнең кавалерия эскадроны тора. Командир — Бөркетбаев. Ә менә монда., татар зираты янындагы Ахун йортында, пехота ротасы һәм Хәмит Су- тюшев оештырган мөселман яшьләре дружинасы. Менә монда — Чиркәү мәйданында, Ганшин йортында, интернациональ отряд. Венгр, латыш доброволецлары. Тире заводында — Кызыл Гвардия отряды. Менә монда вокзал,— ул карандашның икенче очы белән күк боҗра урады,— козгыннар оясы! Удар шушы яктан булачак. Әзер булырга кирәк? Без — аларның каршысында.
— Бәс, шулай итеп...—диде Галимҗан абзый, мылтыгын бер кулыннан икенче кулына күчереп, тынычсызланып,— илаһи уптым алганда, без инде ничә штык булабыз шунда?
— Кызыл Ярның барлык почмакларына таралган бар огрядларньз җыеп исәпләсәк, Галимҗан абзый, бер мең дә бер йөз илле кызыл сугышчы була.
— Ә чехлар өч эшелон...—дип башын чайкап куйды Микола Таран.
— Да... — диде Дубинин, картадан башын күтәреп, — аларда өйрәтелгән, инде сугышта булып үткән өч меңгә якын солдат һәм офицер...
— Аларда — артиллерия,—дип өстәде Николай Новиков, авыр< сулап.
— Әйе, шулай, Николай Иванович,— диде Дубинин,— дошмав безгә караганда сан ягыннан ике тапкыр артык. Өстәвенә, пулемет, артиллерия. Ләкин! — Ул бу сүзгә аеруча басым ясады. — Ләкин аларда бер нәрсә юк. Безнең нигез һәм терәк: — халык, юксыллар. Без аларның азатлыгы өчен көрәшәбез. Ә чехлар—(килмешәк. Алар...
— Иптәш начальник! — Али Алиев ашыгып кереп смирно басты, шпорлары зыңлап китте. — Сезне телефонга чакыралар.
Дубинин ал як бүлмәгә чыгып телефон трубкасын алды:
— Тыңлыйм. Кем? Хәмит. Әйе, нәрсә?.. Хәзер үк кавэскадронны түбән калага! Үзеңнең дә дружинаңны алып шунда төш! Тиз! Мин моннан бер взвод җибәрермен. Ашыгыгыз!
Дубинин телефон трубкасын урынына элде дә, тып-тын калып, «Нәрсә булды?» дип аптырап торган штабтагыларга борылды, авыр итеп* көрсенде.
— Түбән каладагы казаклар баш күтәргән.
Ул арада тышкы ишек ачылып китте. Аннан йөгереп, мышнап Таш- җан әкә килеп керде, ярым казакъча, ярым русча кычкырып әйтте:
— Уйбай, чехи! Вокзалдан чыгып монда килә җатыр. Идут сюда!
*
* *
Чехсловаклар, вокзалдан чыгу белән, таң алды каралыгыннан файдаланып, консерв заводын — штабны урап алырга омтылганнар иде. Әмма инде кичтән үк вокзал артындагы котлованнарда, канауларда
күзәтүдә яткан ике отряд аларны аз гына якын жибәрде дә ике яктан пулемет һәм мылтык уты астына алды. Аягүрә торып ата-ата килгән солдатлар кинәт ятарга мәҗбүр булдылар. Кара-каршы ятып ату башланды. Ул арада заводның цехларында дежурда торган эшчеләр — кызылгвардиячеләр, штабтагылар — чыгып, каралтыларга ышыклана- ышыклана, алдынгы линиягә — канауда атышып ятучыларга якын- ♦ лашты. <
— Иптәш комиссар!—әле генә, канауга килеп ятып мылтыгын = цехларга төби башлаган Кәримгә янәшә чокырдан Гарифҗан шуыш- * ты. — Иптәш комиссар, әгәр мин үземнең егетләр белән әнә теге са- < райлар арасыннан яшел ыштаннарның артына төшсәм ничек булыр? £
*Арт сабакларын укытыр идем имансызларның, ә? 5
Бер-бер артлы берничә пуля канау кырыендагы түмгәкләргә бәре- " леп сызгырып үтте — ком коелды. 2
— Ят тизрәк! 3
— Вот, контрлар, сөйләшергә дә бирмиләр, ә? ы
Кәрим прицелен бераз төшереп төбәп атып җибәрде. Канаудагылар = бергәләп берничә залп бирделәр. Чехлар ягы тынды.
— Иптәш комиссар! ♦
— Ярый, рөхсәт. Но, кара, егет, засада булмасын, сак булыгыз. ® —‘ Була ул, комиссар абый. х
Ул арада, үз телләрендә нәрсәдер кычкырып, чехлар ата-ата якын- * лаша башладылар. Кәрим кирпеч өеме артына урнашкан «максимка» < пулеметы расчетына команда бирде: °
— Николай, әйдә башла! S
Якында гына кемдер кычкырып жибәрде. Кәрим шул якка борылды. = — Болтабай әкә, сезме? Кай җирегезгә тиде? <
— Уйбай комиссар. Монау жегет бәйләйде, зарары җок, сул кул. °- Кәрим канау кырыеннан үрелеп төбәп ата башлады.
Ерак Көнчыгыш — Күкчәтау як офык алсуланды. Салкынча җил исте. Болытлар тарала башлады. Чехсловаклар, ачыктан-ачык күрен- мәсәләр дә, инде ерактан төсмерләнәләр. Алар, торып-ятып, торып- ятып ата-ата, һаман якынлашалар... «Их, тагын бер-ике «максим» бул- сачы...» — дип, Кәрим, эчтән рәнҗеп, заводның ташландык базларына якынлашып килгән бер соры күләгәне мушкага алды.
Күләгә ауды. Әллә юри, әллә яраланып... Шул арада Кәримнең сул ягына берәү шуышып килеп ятты да өстерәп килгән пулеметын канауга рәтләп куеп тыкылдата башлады.
— Ә, Галимҗан абзый,—Кәрим куанып кычкырып куйды,—Бир әйдә кирәкләрен...
Шундук чехлар ягыннан да бер-ике пулемет ут ачты. Николайның «максимка»сы тынып калды.
— Их, нәкъ кирәгендә... — Кәрим «максим» расчетына таба үрелде. — Ни булды?
— Николай...
— Кызганыч, Микула, син аны штабка санотрядка алып кит. Без монда үзебез, Гриша белән... Гриша, давай лентаны! — Кәрим пулеметын рәтләп, тагын төбәп гашеткага басты. — Мәгез, сволочьлар!..
Ләкин сул яктан бер төркем солдатлар инде канау өстенә чыгып киләләр. Урыйлар! Кәримнең өстенә салкын су сипкәндәй булды. Калтыранып китте. Нишләргә? Чигенергәме? Кая? Артта завод! Юк, юк! Кузгалмаска! Кәрим, пулеметны әле уңга, әле сулга борып, солдатларны ут сызыгыннан уздырмаска тырышты. Ләкин көчләр тигез түгел иде. Сул канат—завод як сынды, чигенә башладылар.
Шул чак сарайлар артыннан көчле «ура!» яңгырады.
— Иптәшләр! — Кәрим телдән телгә күчмәле команда бирде.— Алга!
Беренче булып ул үзе күтәрелде. Аның артыннан канауда яткан башка кызылгвардиячеләр тордылар.
Әле генә үзләренең көчләренә масаеп йөгереп килгән чехословак- лар, артларыннан һөҗүм башлануны сизеп, тәртипләрен бозып җиргә яттылар, аннан вокзалга таба чигенә башладылар.
— Но, молодец, малай! — Галимҗан агай куанычыннан, сугышта икәнен дә онытып, аягүрә торып кулын болгый башлады, — шулан-шу- лай, малай, бир үзләренә. Мать якаларыннан!
— Галимҗан ага, ят тизрәк, — Кәрим аның чабуыннан тартып яткызды да атарга кушты, — әйдә, малайга булышырга кирәк бит...
— Бик дөрес!..—ул, үзен-үзе орыша-орыша, пулеметын җайлады һәм чигенеп барган солдатларга ут төбәде.
һөҗүм башланган җиргә — сарайлар янына — беренче булып Кәрим йөгереп килеп чыкты да, почмактан борылуга, таш булып катып калды: кирпеч өеме артында сузылып Гарифҗан ята, күкрәгеннән—кызыл бант өстеннән — кайнар кан саркый иде.
Ул арада арттан, пулеметын күтәреп, Галимҗан абзый йөгереп килеп чыкты.
— Әйдә, әйдә, комиссар, туктама!—диде ул. — Кыздырдыкмы үзләрен! Я алла! — һәм картның күзләре җирдә яткан Гарифҗанга тукталды, кулындагы пулемет төшеп китте. Галимҗан, кулларын җәеп, иңрәп улы өстенә ауды.
— Гарифҗан! Гарифҗаным...
♦ *
Шушала 1 ишегендәге йозак шалтырауга, Кәрим язып утырган кәгазен каршыдагы мичкә астына тыкты. Шәмне сүндерде. Револьверын кулына алды.
Ишек акрын гына ачылды.
— Эһе, эһе... Тым-караңгы, гой...
— Ата? Хәзер...
Кәрим, тире артыннан чыгып, ящик өстендәге шәмне кабызды. Шушала яктырып китте. Чал ишекне ябып алга узды.
— Карының ачып калган чыгар, балам,—Мецбай әкә комганның капкачын ачып, аннан кушкабырга, ыслаган казы һәм бер төргәк чыгарып мичкә өстенә куйды,— аз-маз йөрәк ялгап ал. Сораган кәгазьләреңнең дә кайберсен таптым, карагым.
— Рәхмәт, ал, ни хәбәр ата?
— II балам. Нисен сорыймсың? — Чал, гадәтенчә, сакалын учлап авызына капты,—башым әйләнде... Кара кайгы... Зиратта булдым.
— Кемнәрне җирләдегез, ата җан?
г — Ой, нисен әйтәсең, үзең белгән сары нугайның улы Гарифҗанны... Үзебезнең мәргән Болта әкәне, җәнә Әхмәтбәкне... Черкие булса да мөселман, гой, байгыш.
— Ни дисез?! — Кәрим сискәнеп китте, Чалның авызына керердәй булып үрелде, — Әхмәтбәк Тугановмы? Булмас! Ялгыша тор! ансыздыр, әкә. Ул заводтан бергә чигенде, әтәч каласына минем белән бергә килде бит... Әкә?
— И балам...— Чал ашыкмыйча, сабыр тавыш белән сүзен дәвам итте.— Дөньяны кортып торган яман күз, гой. Ул күрми каламы? Кичә төндә Әхмәт байгыш кулга төшкән. Барып ул хәзрәти Галидәй гайрәтле җан, гой. Ике казакны пычаклап качкан.
— Ал, шуннан, ата? Кайда киткән?
Шушала — ит каклый торган бина, коптилка.
— Байгыш, башка барыр жире калмагач, үзебезнең мәчеткә кереп качкан. Таң иртән халык белән бергә иртәнге намазны укыган, муллага сәдака биргән... Ә намаздан таралганнан соң, унбер-унике атлы казак килеп мәчетне урап ала.
— Мөгаен, берәү күрсәткән.
— Ой, балам, нисек әйтәсең? Ходай өендә дә сатлык жаннар утыр- ♦ ганда дөнья төзәләме? — Чал авыр итеп көрсенде, жирдә аунап яткан < бер әржәне алып каплап куеп утырды. — Я хода, мәдәт бир.
— Әйе, шуннан, ата? 5
— Әйтергә тел бармый, балам, — Меңбай әкәнең тавышы калтыра- < ды, изелеп-инрәп китте. Ул чапан жиңе белән күзләрен сөртте. Мәчет ‘ ишеге алдында кылыч белән турап ташлаганнар мәлгуньнәр...
Шушала артында эт шыңшыды.
— Их! — Кәрим ачуга, кайгыга чыдый алмый арлы-бирле йөри баш- о лады.—Сволочьлар, хайваннар, нинди асыл затларны харап иттеләр. 3 Бу вәхшәтлеккә түзеп торырга мөмкинме? Юк! Юк!
— Ал, балам,— Меңбай әкә башын күтәрмичә генә Кәримне бүл- = де,— куй, кайгырма, шәһит жаннар, гой. Җаннары җәннәттә булыр, иншалла!—Чал башын күтәреп ике кулы белән битен сыйпады, нин- ♦ дидер дога укыды. Кәрим дә, картның ихлас күңеллелеген хөрмәтләп, « кулларын күтәрде. х
— Амин! <
Дога төгәлләнде. Тагын дөнья хәле алга килеп басты. Кәрим бераз < уйланып йөрде дә Меңбай әкә янына әржә өстенә килеп утырды. и
— Ал, ата, энегез Ташжанның хәле ничек? <
— Безнең күршедә үпкәсе сырхау бер әель1 бар иде. Ахун хәзрәт- = нең доктор кызы шул әельне караганнан соң безнең өйгә дә кергән... < Ташжанның кулын карап май жаккан, бәйләгән... Моннан соң ул башка “• өйгә күчкән. Ташҗанны әйтәм, ходай саклаган. Ул китүгә өенә өч ка- - зак килеп тентү ясаган... Уйбай, онытканмын, гой,— Чал сүзен бүлеп иелде, кәвешен салды, олтырак астыннан бер кәгазь алып Кәримгә сузды,— хәтер дигәнең юк, гой. Онытып барам. Мә, ал, балам, бу әманәтне ахунның кызы сезгә тапшырырга кушты..
Меңбай әкә, әманәтен тапшыргач, тиз генә кәвешен киеп, комганын алып шушаладан чыгып китте. Кәрим шәмнең көеген бармаклары белән өзеп ташлап бераз яктыртты да иелеп хатны укый башлады.
«...Һаман кулга алулар бара. Дубинин, Идрисов, Зайкин — барысы да төрмәдә. Имәнтаулык Абдрашитов дигән кеше сезгә барган икән, аны да тотып япканнар. Бүген төндә бер төркем венгр доброволецларын атачаклар икән дигән хәбәр бар. Аннан Али Алиевны аклар штабында күргәннәр. Сине эзлиләр, зинһар саклан.
1918 сәнә, 1 июнь. Дустың.
Кирәк сүзләрең булса, шушы почта белән юлла. Хуш, үбәм».
— Алиев аклар штабында?! Кәрим хатны икенче тапкыр укып чыкты да аптырап үз-үзе белән сөйләшә-бәхәсләшә башлады. Булмас! Ул кадәргә үк барып җитмәс. Мөгаен, башка кеше белән саташтырганнардыр. Ә менә венгр дуслар?—ул шушала буенча арлы-бирле йөри .башлады.— Их, безнең азатлык өчен мадьяр егетләре газиз башларын корбан итәләр. Ничек соң аларны коткарырга?..
Шәм бер якка кыйшаеп сүнә башлады. Кәрим аны, тәлинкәсе белән алып, бармакларын пешерә-пешерә тигезләде, фителен корымнан тазартты. Утырды, уйга калды: «Юк, болай бикләнеп ятып эш чыкмый. Төрмәдәге иптәшләрне коткару чарасына керешергә кирәк!»
Әель — хатын
Ишек ачылды. Кәрим сискәнеп урыныннан торды. Бу ни бу? Нәрсә? Әллә күзгә күренә генәме? Юк! Ишектән зур бер капчык кереп килә. Кәрим ни уйларга, ни әйтергә белмичә аптырап калды.
— Меңбай әкә?
— Улым, мин, гой. — Чал капчыкны шушалага этеп кертеп ишекне ябып, келәсен салып куйды.—Аллага шөкер...
—• Ата, монавыгыз ни?
— Сабыр. Хәзер әйтәм, гой. Менә...
Кинәт абаланып Озын колак өрә башлады. Шушаладагы ике кеше тын да алмый катып калдылар. Ә эт һаман чинап-чинап өрә.
— Син инде, Кәримжан, яшерен. Мин аллага тапшырып... — Чал сак кына атлап чыкты. Ишекне бикләде. Шәм сүнде. Ниндидер әрҗә авып төште. Нәрсәдер челпәрәмә килеп ватылды. Озын колак һаман абаланып өрде.
— Ал, кил, улым, монда кер,— Меңбай әкә шушалага унбер-унике яшьләрдәге бер баланы ияртеп керде. — Уф алла! Казак кереп калдымы дип курыккан идем... Монау сары нугайның кече улы икән. Сине сорый, Кәримжан.
— Я, улым, кил, курыкма.
— Мин курыкмыйм,— бала бик тере генә атлап Кәрим янына килде. — Әти җибәрде.
— Бик әйбәт. — Кәрим баланың кыюлыгына сокланып карады. Озын, ябык. Соры чәч. Почык борын. Күзләре төбәлеп карый. Нәкъ Галимҗан абыйның копиясе. —Исемең ничек соң?
— Сабиржан.
— Яхшы. Абыең кебек кыю икәнсең.
— Бүген... Бүген... — Сабиржан кинәт үксеп елап җибәрде. — Абыйны... абыйны күмделәр бит...
— Беләм, беләм, җаным! — Кәрим якын килеп Сабиржанны кочты, керпе чәчләреннән сыйпады.— Утыр менә бу әрҗә өстенә. Елама. Абыең кебек батыр булып үс!
— Мин болай гына... —Сабиржан җиң очлары белән күзләрен сөртте.— Мин... еламыйм. Күзләрем генә яшьләнә бит...
— Ярый, ярый, тынычлан.
— Ал, Кәрим, син бала белән әңгәмәләшә бир, мин курага чыгып күз-колак болаем.
Чал сөйләнә-сөйләнә шушаладан чыгып китте. Кәрим әрҗәсен Са- бирҗанга якынрак тартып утырды.
— Я, сөйлә, Сабиржан, әтиең кайда? Сине нигә монда җибәрде?' Үзе кайда соң?
— Әти, — Сабиржан күлмәк итәге белән борынын сөртте, — зират каравылчысы Әхмәдулла абзыйлар өендә. Казак урыслар безгә бүген ике рәт килеп тентү ясады. Әтиең кайда? Кая качты, диләр.
— Ә үзегезгә тимәделәрме? Кыйнамадылармы?
— Әни мине, казак атлары күренә башлагач ук, күрше Апушлар курасына җибәрде. Мин шунда койма ярыгыннан гына карап тордым. Бер кара сакаллысы әнигә камчы белән сугып калды. Мин чак-чак кына йөгереп чыкмадым. Башына таш белән бәрәсем килгән иде.
— Инде син әтиең янына күп барып йөрмә. Артыңнан күзәтеп барулары мөмкин. Сакланырга кирәк. •
— Ә без, абый, әүвәле Апуш белән ат-ат уйнап далага чытабыз. Аннан соң гына зират урманына керәбез.
— Анда ярый. Алай да алдыңа-артыңа карап йөр, яме? Я, әйт, әтиең ни диде соң?
— Әти әйтте, ни дип... Әй, анда Әхмәдулла абзыйларга теге хәреф- җыючы Җамал апа да килде бит. Ул да әйтте. Ни дип... Монда килеп кәгазьләр алып кайт дип.
— Ә юлда үзеңне казаклар тотса?
—1 Юк ла, абый, — Сабирҗан тереләнеп элеккеге кыюлыгына кайтты,— каян тотсыннар мине. Мин бит әллә кайдагы тыкрыклардан йөрим. Кичә генәк әле әтигә өйдән алтатар да алып барып бирдем. Сарайда күмелгән иде. Гарифҗан абый яшергән булган...
Сабирҗан тагын йомшарып, еламсырап куйды. Кәрим юри аңа еларга мөмкинлек бирмәскә тырышып сүзгә тартты. g
— Молодец, андый юлларны белгәч. Бик әйбәт... Хәзер мин сиңа,— <
Кәрим урыныннан торды да, каршыдагы мичкәне кыйшайтып, астыннан н бер төргәк кәгазьләр алды.— Менә болар Җамал апан әйткән кәгазьләр. Син аны кайда яшерерсең икән, ә? 2
Сабирҗан зур тимер юлчылар фуражкасын башыннан салды да 2 эчлеген әйләндерде. л
— Менә монда, абый... Эчлеген юри сүтеп куйган идем...
Кәрим кәгазьләрне ипләп кенә фуражканың астары эченә җәйде, ан- = <нан фринч кесәсенең капламасыннан җепле инә алып эчлекне бераз = теккәләп тә чыкты. Калган җебен чалды. Фуражканы кагып-сугып Са- □ бирҗанның башына кидерде. ♦
— Ярый, хуш. Әтиеңә әйт, иртәгә кич мин аны табармын. Кәгазьләр- ш
не Җамал апаңа тапшырсын... °
Сабирҗанны озаткач, Меңбай әкә тагын шушалага кайтты, теге зур < капчыкның авызын чиште.
— Ата, бу нинди капчык? Нитә монда алып килдегез? о
— Сабыр. Сабыр кыл, балам,— дип, сорауга җавап бирмичә, Чал х
капчыкны бушата башлады. Аннан яшел бәрхеттән алты өлге белән = тегелгән казакъ бүреге, буй-буй яшел чапан, бөрмә ыштырлы кара * бумази чалбар, читек, кәвеш чыкты. а
— Боларыгыз ни, Меңбай әкә? =
— Күршемездә бер сырхау әель бар дип әйткән идем, гой. Сол әель иртән җәйләүгә йөреп китмәк. Мин аның туышлары белән сөйләштем: алар риза. Инде сезгә сол әель менән җәйләүгә йөреп китү мәгъкуль. Инде менә осы киемнәрне табып алып килдем. Төсне үзгәртү кирәк.
—1 Ата1 — Кәрим сикереп торып картны ике кулы белән кочты. — Сезгә бик зур рәхмәт. Әмма юлдашларым камауда, тоткында ятканда ялгыз башымны алып качу егетлеккә ятмас!
— Уйбай, монау ни дигәнең? — Чал еларга җитешеп, ялварып Кәримнең күзләренә карады. — Бол җирдә Кызыл Яр туфрагында калу куркыныч. Әйткәнне эшлә, өлкәннәргә каршы торма.
— Юк, ата, — Кәрим башын чайкады, — булмый, ата.
Кинәт якында гына ике тапкыр мылтыктан аттылар. Шушала селкенеп китте кебек. Атлар чабып узды. Этләр өрә башлады...
Шәфәкъ сүнде. Биш күл ягыннан инде бер ягы кителә башлаган кызгылт ай күтәрелде. Көндезге тымызык эсседән соң җир аз гына суынып, иркенләп тын алды. Бәлҗегән үләннәр, яфраклар талгын жил белән иркәләнеп җәелеп, күтәрелеп, яшәреп киттеләр. Ниһаять, Кызыл Яр өстенә июнь киче күксел канатын җәйде, ерак күктә йолдызлар җемелдәде.
Гадәттә, мондый кичләрдә кала халкы өен-курасын ташлап бакчага агыла иде. Ник агылмаска? Ник ашыкмаска? Кызыл Яр каласының бакчасы — шәһәр паркы барлык Себер калалары арасында дан тоткан бакча. Мәһабәт карагайлар, яшел ефәк тәңкәле, ак тәнле назлы каен
нар, кара-кучкыл вак яфраклы моңсу карагачлар, туктаусыз шыбырдап торган усаклар. Алар арасында ышыкланып, шау чәчәккә күмелеп утырган шомыртлар, сиреньнәр, тирә-якка хуш ис бөркеп, тәнгә шифа, җанга рәхәт бирәләр.
Бу агачлар XVII гасыр башларында бу якка килеп чыккан атаман Ермакны, аның тынгысыз отрядын күргәннәр һәм изге Павел белән Петр хөрмәтенә дип казакъ даласын үзләштерү өчен корылган хәрби крепостьны җил-давылдан ышыклап торганнар. Күпне күргән бу кала уртасында шаулап торган урман... Ул гынамы. Бөтен Себердәге бердәнбер җәйге цирк — гөмбәз бина шушы бакча уртасында утыра бит. Яз җитте исә, монда дөньяның әллә кай почмакларыннан шаккатыргыч клоуннар, артистлар, акробатлар, жонглерлар, фокусниклар- күзбәйләүчеләр, күрәзәчеләр, чегәннәр, тагын-тагын әллә кемнәр җыела. Бакча, цирк шау-гөр итә.
Ә менә бүген җылы, жнл-давылсыз, тыныч кич булуга карамастан, бакча буш, цирк ябык. Аллеяларда, урындыкларда бер кеше, бер генә пар егет белән кыз күренми.
Бу бакча каланың нәкъ урта бер төшеннән башланып китә дә, сузыла торгач, мөселман зиратына барып тоташа. Зират зур. Кызыл Ярдагы барлык мөселманнар: татарлар, казакълар, үзбәкләр, кавказ халыклары, уйгурлар йөз елдан артык инде үзләренең мәетләрен шушында җирлиләр һәм һәрбер кабер өстенә язулы таш кую, чардуган- мазар кору белән беррәттән, берничә төп агач та утырталар. Менә шушы нәни агачлар урман булып күтәрелгән. Элегрәк бакча белән зират арасында такта койма да булган. Еллар узу белән, баганалар черегән, койма ауган, һәм бакча белән зират тоташ бер кара урманга әверелгән.
Гадәттә, татар халкы кабер өстенә истәлек итеп язулы таш һәм чардуган куя. Ә менә үзбәкләр, казакълар (билгеле инде хәллеләре) кирпечтән, таштан тәрәзәсез-ишексез гөмбәз-өй салып, мәетне күммичә таш плитә өстенә куеп калдыралар. Кызыл Яр зиратында да берничә шундый мазар бар.
Кемдер менә шундый бер мазарның стенасын кеше мүкәләп керерлек итеп тишкән. Бу төнне әнә шул мазар эчендә, уртадагы таш плитә- дә биш кеше утыра иде. Мазар эче караңгы. Утыручылар берсен-берсе күрмиләр. Сөйләшү бик сак, пышылдау белән генә бара.
— Башта әйткәнемчә, — диде уртада утырган эшләпәле кеше, ку-лындагы трость белән аяк астындагы җирне чокып, — бу операцияне иртәгә таң алдыннан башларга кирәк. Шуннан да соңга калырга ярамый. Алынган хәбәрләргә караганда, аларга берсекөнгә суд ясарга һәм атарга җыеналар.
— Ә бездә корал җитәрлекме соң?—диде эшләпәле янында утырган сакаллы кеше карлыккан тавыш белән.
— Корал барын бар, әмма азрак. Тимер юлчылар ике пулемет вәгъдә иттеләр. Хәмит төрмә сакчыларының берничәсен безнең якка аударган. Алар, какраз, берсекөнгә сакка чыгалар.
— Менә бусы ярый, — диде әлеге сакаллы кеше, урыныннан бераз кузгалып.
— Галимҗан абзый,—диде эшләпәле, сакаллы кешегә таба борылып,— син инде үзеңнең егетләреңне кичтән үк төрмә янындагы кабакка алып бар. Әгъләм, шау-шу күбрәк булсын өчен, гармунын да алсын. Уйнасын, җырласын, шик-шөбһә булмасын, эчкән булып, җырлап, сүгенеп утырсыннар. Операция вакыты җиткәч, кабакчы (ул безнең кеше) кабакны ябам дип сезне куып чыгарыр. Сез гармун белән җырлап төрмә ягына барырсыз. Кузгалу вакытын иртәгә билгеләрбез. Мин түбән каладагы иптәшләргә хәбәр салдым. Ә бүген...
Кинәт мазарның эченә, ук кебек атылып, бер малай килеп керде. Утыручылар, сискәнеп, куркып, сикерешеп тордылар, коралларына тотындылар. Галимҗан ага, лачын кебек атылып, малайның өстенәташланды, муеныннан тотты.
— Әтәй... — малай җан тавышы белән кычкырып җибәрде, — бу ♦ мин бит...
— Үтерә яздым бит үзеңне, хәерсез. Нишләп йөрисең монда?
— Ә-ә, әти,— малай мышнап, көчкә-көчкә тын алып, ашыгып сөйләп китте,—мине монда доктор апа җибәрде, зиратчы өенә бер офицер килде, Кәрим абыйны эзли, ди. Ни ди, тизрәк таралсыннар, ди... Сезне...
— Рәхмәт, Сабирҗан,— Кәрим малайның башыннан сыйпады — молодец! Ә сез, иптәшләр, берәмләп зират эченәрәк китеп таралыгыз. Иртәгә шушы тирәдә күрешербез...
и О
...Үткән төн Кызыл Яр хәрби госпитале врачы Мәдинә Урманова * өчен аеруча тынгысыз, хәвефле булды. Кичен бертуктаусыз яралы казак- ч ларны ташыдылар. Палаталар гына түгел, коридорлар да шул дәү са- < каллы, яман күзле казаклар белән тулды. Ыңгырашу, акыру, сүгенү’ ° Җитмәсә, өлкән врач Моисей Абрамович, казакларны күрү белән, ко- 2 ты очып инфаркт белән егылды. Бар авырлык Мәдинә өстенә ауды. 2 Аларны кара, дәвала, операция яса... <
Ә төн уртасында? Иң хәвефлесе әнә шул төн уртасында булды бит. Ярый әле, алдан сизенде. Барысы да һәлак була иде.
...31 май төнендә Кәримнең сугышта яраланган дуслары Николай Новиков белән Микола Таранга Мәдинә өйләрендә перевязка ясаса да, гангрена башлану куркынычы тугач, яшертен генә госпитальгә алдырган иде. Менә кичкырын сеңелесе Марзия килеп казакларның госпитальдәге авыруларны тикшерергә җыенуларын әйтте. Ә Марзия алар- ның штабында машинистка булып эшли иде. Мәдинә ике Николайны процедурага дип чакыртты да подвалдагы моргка төшерде. Ишекне бикләп өскә күтәрелгәннәр генә иде, кылычларын, шпорларын шылдыр- шылдыр китереп, бер төркем казаклар килеп керде. Берничәсе ишек тө-бендә калды. Ә дәү сакаллы гыйфрит төсле өч казак Мәдинә кабинетына керде. Башлыклары—яшь бер офицер.
Мәдинә, бу чакырылмаган кунакларның килеп басуларыннан каушап, нәрсә эшләргә белмичә иңге-миңге булып торганда, теге офицер аның алдына килеп басты:
— Гафу итәсез!.. Әллә танымыйсыз да инде, Мәдинә туташ?! Гарнизон начальнигы полковник Волков әфәнде приказы буенча! Мөгаен, сез каршы түгелдерсез, әгәр без палатадагы авыруларны тикшереп чыксак?
— Мин монда туташ түгел, ә врач, Али Алиев әфәнде. .— Мәдинә эченә тулган ачу, нәфрәтен яшерә алмыйча агарып китте. Иреннәре дерелдәде һәм шушы хәлен сиздермәскә тырышып, ишек төбендә куркудан катып калган шәфкать туташы Машага борылды,— Офицер әфәндегә халат бирегез!
Али Алиев госпитальнең барлык палаталарына кереп, һәр авыруның йөзенә җентекләп карап, тикшерел чыкты. Аннары процедура кабинеты янында торган Мәдинә янына шак-шок атлап килеп басты да, аның күзләренә сынау белән карап, коры, рәсми тонда сорады:
— Авырулар тагын кайда ята, врач әфәнде?
СИРЕНЬНӘР ЧӘЧӘК АТКАНДА
Мәдинә бер-нке адым читкә авышты, аптырап тирә-якка караган булды.
— Белмим... Сездә ничектер? Врач авыруларын подвалга яшерми.
— Алайса,—диде Али Алиев, шпорларын зыңлатып, һәм уң кулын фуражкасына күтәрде, — борчуыбыз өчен гафу үтенәм.
Ике Николайны Мәдинә бары тик дежурстводан чыгар алдыннан гына моргтан терапея палатасына күчертте һәм Машага тапшырды. Ә аннан, өенә дә кайтып тормыйча, түбән калага — Гыйльмулла абзыйга Кәримнең пакетын тапшырырга йөгерде.
Банк урамы чатына чыгуга, Мәдинә аптырап туктап калды. Урамның аргы башыннан бер төркем халык килә иде. Нидер кычкыралар, таяклар белән кизәнәләр. Төркем арттарак калды. Алга атлы казак чыкты. Ул нигәдер бертуктаусыз артына әйләнә. Кулындагы озын камчы белән кизәнеп суга. Кемгә?! Абау, бу ни бу?! Кемнедер муенына мунчак салып ат койрыгына бәйләгәннәр ич. Ат җилдерә башлады. Теге, мескен, ат артыннан иярә алмый тартыша, сөртенә. Арттан килүчеләр таяклары белән аның башына, аркасына сугалар, ямьсез тавыш белән акыралар:
— Мә сиңа.
— Мә, кызыл эт!
— Теләгеңә житештеңме, комсыз комиссар!
— Әйдә, әйдә, җилдер атны, кызыл комиссар йөгереп карасын!
Кемдер атка таяк белән сугып алды, ат элеккегегә караганда да тизрәк җилдереп китте. Койрыкка бәйләнгән кеше бераз йөгерде дә абынып егылды. Алда яңгырдан жыелып калган пычрак су. Казак юри атны шул пычрак эченә әйдәде. Койрыкта сөйрәлеп килгән кеше шул суга чумды. Адәм карагысыз булып пычранып чыкты. Суны үткәч, атны туктаттылар. Теге мескенне типкәләп, муенындагы җебеннән тартып торгыздылар. Ул чайкалып көчкә-көчкә генә басып тора. Өстеннән пычрак су ага...
— Я алла... Бу... Бу — Кәрим ич...
Мәдинә, якындагы коймага сөялеп, хәлсез, өнсез калды.
Менә аркылы урамнан ат алдына озын буйлы, бик тулы гәүдәле, кара пальто, кара эшләпә кигән ап-ак сакаллы кеше килеп чыкты. Ул кулындагы тимер тростьны алга ташлап эре-эре атлый. Мәдинәнең йөзе яктырып китте, күзләре ачылды. Извозчиклар тотучы, атаклы купец Масляков бит бу. Әйе, әйе! Мәдинәләрдә берничә тапкыр кунакта да булды бит ул. Мәдинәнең әтисе, ахун хәзрәт, аны бик тәрәкъкый, киң күңелле дип мактаган иде. Мөгаен, хәзер ул Кәримне бу хурлыктан, җәфадан коткарыр өчен ашыгадыр. Әнә-әнә якынлаша. Атны туктатыр Юк, нигәдер туктатмады. Масляков туры Кәримгә таба атлады ... Якынлашты. Мөгаен, ул аңа нәрсәдер әйтергә телидер. Мәдинәнең күз аллары караңгыланып китте.
— Я алла!.. Нишлисез сез?
Масляков кулындагы авыр тимер таягын югары күтәрде дә бар көче белән Кәримнең башына сукты.
— Мә, җәһәннәмгә дөмек, мәлгунь!..
. .Кәримне җирләгәннең икенче көнендә Бибиҗамал апаларга госпитальдә шәфкать туташы булып эшләүче кыз — Маша килде.
Ул, ишектән кергәч, ишетелер-ишетелмәс кенә исәнләште дә түрдә бала тирбәтеп утырган Бибиҗамал апага бер кәгазь сузды:
...Менә... Сез...—иреннәре дерелдәде, сүзен әйтеп тә бетерә алмады, үксеп, елап сәке кырыена чүкте. Бишек селкенеп, чайкалып китте, кәгазь өстәл өстенә төште. Бибиҗамал апа да алъяпкычы белән битен каплап үкси башлады. Тавышка бишектәге бала уянып еларга тотынды. Өйдә өч җан өчесе дә үксеп, тыела алмыйча елыйлар. Шулай да Бибиҗамал апа үзен кулга алды, бишеккә иелде.
Ниһаять, •бала йоклап китте. Ана бишектән күтәрелде, изүләрен каптырды:
— И аллам... Мәдинә туташның хәле ничегрәк соң... кызым? Ул кайда?
— Аны кичә генәк, җеназадан соң, психиатрия больницасына алып киттеләр бит... Апа җаным...— Маша, яулыгы белән күзләрен сөртә- сөртә, сәкедән торды. — Ярый, хушыгыз... Мин инде сменага соңга калам. Хушыгыз, апа җаным...
— Карале, кызым, — Бибиҗамал, кызны тотып калырга теләгәндәй кулларын сузды,— тукта әле! Бу язуны кем бирде соң?
— Үзе, апа... үзе биргән иде... Соңгы сәгатьләрендә язды...
Дерелдәп торган бармаклар өстәлдәге кәгазьгә үрелделәр...
«Туганым, Хәмит! Нәрсә генә эшләсәм дә, мин халык азатлыгы өчен эшләдем. Әгәр син, туганым Хәмит, исән калсаң, соңгы җиңүгә хәтле, эшчеләр эше өчен көрәш! Хуш!
Синең Кәрим. 1918 сәнә, 5 июнь» ’.
— Я раббем!—Бибиҗамал, хәлсезләнеп, үксеп сәкегә ауды, кәгазь идәнгә төшеп китте.
Кинәт җил кузгалды. Ябылыр-ябылмас торган бакча як тәрәзә ачылып китте. Әле күптән түгел генә чәчәк аткан сирень гөлләре иелеп бүлмәгә үрелде. Җил тагын сугылды. Бүлмәдә хуш ис, сирень исе аңкыды...
1