ШИГЫРЬЛӘР
Хезмәт юлымны урта мәктәп бусагасыннан башладым. Рельслар буйлап илне урадым. Тимер юллар салдым. Шахтада кумер чыгардым. Сигезьеллык мәктәптә укыттым. Район газетасында эшләдем.
Туган авылымда—Башкортстанның Борай районы, Бустанай җидееллык мәктәбендә үткәрелгән әдәби конкурста беренче шигырем белән катнаштым. Бөре педагогия институтында уку чын шигырьне гади сүз тезмәләреннән аерырга ярдәм итте. Шигърият — миңа тугры юлдаш һәм гомер бакый эчеп туймаслык матурлык чишмәсе.
Тукайга, Такташка, Җәлилгә булган мәхәббәт мине Казанга алып килде.
Тукайга барам
Kapa кайгы канатыннан
Чәчләремә кар какканда;
Күзләремнең нурын алып, Йөзне сагыш саргайтканда; Шатлыгымнан күңелемдә Сызылап кына таң атканда, — Тукайга барам, Чордашым итеп, Җырдашым итеп, Юлдашым итеп.
Кайгыларны җиңә-җиңә, Куаныч һәм шатлык алсам; Сагышларны юа-юа, Җаныма мин сафлык алсам; Бер шатлыгым меңгә бүлеп, Иң бәхетле зат булалсам, — Тукайга барам.
Чордашым итеп,
Җырдашым итеп, Юлдашым итеп.
Уракчы малае бит мин, Уракчы минем әнкәм. Башаклар чыңлый, гүяки Ташка төшкән саф тәңкә. Шырпысыз кабыныр кебек, Шул кадәр кызган һава!
Әйтерсең миллион кисәккә Вакланып кояш ява. Салкын чишмәгә йөгерәм, Табанны өтә сукмак. Их, берәр күләгә табып, Аласы иде туктап!
Ярамый, суларга сусап Әнкәйләр мине көтә. Утлы табадай тар сукмак Табаннарымны өтә...
Малай чактагыча һаман Бертуктаусыз йөгерәм. Көннәрне аралап ,үтәм, Елларга сәлам бирәм. Ут кебек кызган замана, Туктарга кая форсат?! Кемнәрдер көтеп тора күк
Мине, эчәргә сусап.
Кубыз
Көн уздырган идән асларында, Кичен чыккан — гүя ярканат. Өметсезгә ул таяныч булган, Бәхетлегә куйган пар канат.
Аулак өйнең аулак почмагында Серен чишкән кызлар кубызга. Төтәп-төтәп күпме чыра сүнгән, Кубыз моңы таңны кабызган... Вакытында җырлата да ала, Вакытында кубыз елата.
Татар кызы кебек дәртле дә ул, Татар кызы кебек тыйнак та... ...Куылган ул кара мунчаларга. Кибетләрдә төшкән киштәдән.
Үги бала кебек кагылса да, Сугылса да кубыз яшәгән.
Яшәячәк җыр ул! Шау йолдызлы Күк төшсә дә өскә ишелеп. Сандугачның әнә туганын да, Үлгәнен дә белми кешелек.
Җаным
Бер сүз бары, ә үзенә күпме Көч һәм кодрәт җыйган, туплаган! Шуны ишетеп сабый күзен ачкан, Шуны әйтеп йөрәк туктаган. Кайгылардан көеп йөргән чакта, Кинәт шул сүз җанны эретә. Тупасларны — назлы, йомыкларны Ачык йөзле асыл ир итә.
Шушы сүздән балкый күк гөмбәзе, Җиргә тула шигъри матурлык. Җылысыннан аның карны тишеп Гөлләр шытып чәчәк атарлык. Бу сүздә бар урман, чишмә моңы, Тояк чыңы җитез атларның. Үч төбендә ярылып ята төсле Саф рухы, җаны татарның...
Күңелләргә — ачкыч, җанга — терәк, Йөрәкләрдә ул дәрт уята.
Йолдыз кабына һәр кич шул сүз белән, Шул сүз белән һәрбер таң ата. Җаным...
Җаным!..
Ике йөрәк — ике яфрак,— Серләшеп бетми сере, Ялгыз яфрак — җансыз кошчык, Пар булса әгәр — тере.
Ике йөрәк — ике яфрак,— Тоташтырган серле кыл. Җыры да юк, моңы да юк. Әллә өзелгәнме ул?
Ике йөрәк — ике яфрак, — (Арасында салкын кыш.) Берсен мәхәббәт көйдерә, Берсендә — сары сагыш.
Гел шатлыктан торса гомер, Бәйрәм булыр иде тормыш. (Тоташ бәйрәм — барабан күк. Тавышы күп, ә эче буш.)
Гел кайгыдан торса гомер, Тәмуг булыр иде тормыш. (Тәмуг — ут ул, әмма бакый Җанга өрми җылы сулыш.)
Йөрәкләрдә шатлык белән Кайгы бик еш бәрелешә, һәм очыннан керфекләрнең Очып-очып очкын төшә.
Утызынчы кыш
Карлар яна дөрләп-дөрләп, Зәһәрле салкын ялкын.
Ишеп яуган ап-ак яфрак
Туң җиргә ята тып-тын.
Ап-ак урман... Җанга җыям Якты нурларның барын. Ява яфрак. Яфракмы соң? Бу — утызынчы карым. Яшел җәйдән якын күреп, Ник кышны яратамын? Гомеремнең ак карларын Сакладым, каралтмадым. Карлар яңа сауган сөттәй Торалар күбекләнеп. Кәккүк тавышын ишетергә Йөримен өметләнеп.
Җәлил һәйкәле
Синең хакка кеше гомерен бирә, Кадерле дә инде син, ирек!.. Кайткан Җәлил фашист зинданының Кара стенасын җимереп.
Ялан аяк һәм ялан баш кайткан, Күп татыган ул юл газабын. Ике кулы бәйләнмәгән булса, Кысып кочар иде Казанын. Итәгендә болыт кар ташыйдыр, Кыш салкындыр бездә димәгән. Ялан аяк һәм ялан баш кайткан, Гимнастеркасын да кимәгән... Ярым ялангач ул... Тора шулай Буран булсын, салкын җил булсын, Тора шулай. Безгә, җиргә күбрәк Бирер өчен йөрәк җылысы