РЕВОЛЮЦИОНЕРНЫҢ СОҢГЫ ХАТЛАРЫ
еллардагы революция алдыннан бер төркем алдынгы татар яшьләре демократик ирек өчен көрәшүчеләр хәрәкәтенә кушылды. Шулардай җәмгыять тормышындагы политик үзгәреш
ләрне яхшы аңлаганнары үзләренең язмышларын эшчеләр сыйныфы белән бәйләде, социал-демократлар партиясе сафына керде. Бу юнәлештә беренче сукмакны салучылар рәтендә Зариф Садыйков та бар иде. Кызганычка каршы, без аның турында бик аз беләбез. Революция таңында ук халыкка хезмәт итү дәрте белән янган һәм үзенең бөтен тормышын шул изге эшкә багышлаган бу ялкынлы көрәшченең биографиясе бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Шуны искә алып, без, яңа табылган архив материаллары һәм истәлекләр нигезендә, аның кыскача тормыш юлын, революцион эшчәнлеген яктыртырга, туганнарында сакланып калган берничә хатын игълан итәргә булдык.
Зариф Шәриф улы Садыйков 1877 елда Казан өязе. Зур Күлбәш авылында крестьян семьясында туа. Ул биш яшькә җиткәндә, аның атасы кинәттән үлеп китә. Ике яшь баланы тәрбияләп үстерү авырлыгы ана өстенә төшә. Шушы авырлыкны бераз җиңеләйтү нияте белән ул үзенең язмышын икенче берәү белән бәйли: Казан шәһәрендә Яңа Бистәдә торучы Шәрәфетдин Мәсгутов дигән кешегә иргә чыга. Зариф Казан мәдрәсәләренең берсенә укырга керә. Зирәклеге һәм акыплылыгы белән башкалардан нык аерылып торучы Зариф тырышып укый, дөньяви фәннәрне үзләштерүгә күбрәк игътибар бирә. Мәдрәсәне тәмамлап чыкканда инде ул әйләнә- тирәне, заманның рухын, юнәлешен сизенерлек дәрәҗәгә килә.
Уйбиш-уналты яшьләрендә Зариф үз көнен үзе күрү турында уйлана башлый. Укуын дәвам иттерергә бернинди мөмкинлеге булмаганлыктан, ул Шакир Гафуров дигән Казан баена яллы хезмәткә керә. Башта вак-төяк йомышка йөрүче малай, аннары приказчик булып эшли. Хезмәт процессында төрле кешеләр белән таныша, алардан төрле фикерләр, киңәшләр ишетә. Бигрәк тә ул азатлык турында, илдә демократик тәртипләр урнаштырырга кирәклек турында кайгыртучыларның сүзләренә колак сала. Шулар ярдәмендә җәмгыять тормышының кая таба барганын ай- мыллый, революцион яшьләр белән элемтәгә керә: Хөсәен Ямашев, Гафур Колөх- метов белән дуслаша. Алар Зарифны әкренләп марксистик әдәбият белән таныштыралар, партия эшенә тарталар. Көннән-көн дөньяга карашы киңәя һәм үсә барган, социаль каршылыкларның кискенләшүен үз күзе белән күреп торган яшь егет, пролетариатка хезмәт итү изге бурыч икәнлегенә инанып, 1904 елда большевиклар партиясе сафына керә.
1905-1907
1905 елгы революциянең көчле дулкыннары бөтен илгә таралган көннәрдә Зариф Садыйков халык арасында кайный, эшчеләр митингларына, стачкаларга, демонстрацияләргә катнаша. Бер үк вакытта ул массалар арасында большевистик листовкалар тарату буенча да актив эшли. Хөсәен Ямашев белән берлектә Казан партия оешмасының прокламацияләрен русчадан татарчага тәрҗемә итә, җилем басмада баса, ышанычлы кешеләр аркылы аларны завод-фабрикаларга, авылларга җибәрә. Суфия ф Колөхметоеа үзенең бер истәлегендә абыйсы Гафур янына Хөсәен Ямашев белән Зариф Садыйков килүе һәм өчәүләшеп аларның Рыбнорядский (хәзерге Куйбышев) урамындагы консператив йортта төне буе большевистик прокламацияләр басулары турында яза.
1905 елның җәендә Казанда революцион хәрәкәт тагын да киңрәк җәелә һәм куәтлерәк төс ала. Локке фабрикасы, Шабанов заводы эшчеләре забастовка игълан итәләр. 7 июльдә алафузовчылар көрәшкә күтәрелә һәм атна буена эшкә чыкмый. Слесарьлар һәм күп кенә бүтән профессия кешеләре стачка хәрәкәтенә кушыла. Укучы яшьләр арасында чуалышлар башлана. Билгеле, болар барысы да большевиклар җитәкчелегендә эшләнә. Зариф Садыйков, партия оешмасының актив бер члены буларак, эшчеләрнең һәм бүтән демократик катлау кешеләренең революцион чыгышларын әзерләүгә якыннан торып катнаша.
Зариф Садыйковның революцион активлыгы полиция күзенә чагылмый кала алмый. Охранка агентлары аны бертуктаусыз күзәтеп торалар. Төрмәгә эләгү куркынычын сизеп, ул җәй ахырында Кырымга, Ялтага китә. 3. Садыйков биредә дә революцион эшчәнлеген туктатмый. Җирле большевиклар белән бик тиз элемтәгә кереп, эшчеләр, һөнәрчеләр һәм укучы яшьләр арасында эшли башлый, аларны царизмга каршы көрәшкә өнди. Ләкин жандарм идарәсе агентлары аны биредә дә ты- ® ныч тотмыйлар. Патша хөкүмәтенә каршы агитация алып баруда гаепләп, 3. Садый- — ковны 1906 елда хөкемгә тарталар һәм полициянең махсус күзәтүе астына алалар. о Төрмәгә утырту алдыннан ул Ялтадан Астраханьга качып китә һәм анда Ибраһим Муратов дигән ялган фамилия белән яши башлый. •*
Астрахань чоры Зариф Садыйковның революцион эшчәнлегендә аерым урын х алып тора. Барып җитү белән ул җирле большевиклар белән танышып өлгерә һәм зур энергия белән татар эшчеләре арасында революцион идеяләр таратырга кере- j шә. Шушы юнәлештә 3. Садыйков үз тирәсенә бер төркем актив та туплый. Салихов ® дигән укытучы аның иң якын ярдәмчесе була. Ул рус эшчеләре белән дә тыгыз элемтәдә тора. Партия членнары арасында ышаныч казангач, аны социал-демократик комитет секретаре итеп билгелиләр.
Бу вакыт Астраханьда «Борһан тәрәкъкый» дигән татарча газета чыгыл килә. Әмма либераллар кулындагы бу орган «Мөселман иттифакы» партиясе сукмагыннан атлый, халык арасында милли-буржуаз идеяләр тарата. 3. Садыйков аның политик юнәлешен үзгәртергә уйлый. Шушы максат белән ул «Борһан тәрөкъкый» газетасы редакциясенә эшләргә керә. Кыска гына вакыт эчендә 3. Садыйков әлеге газетаны демократик идеяләрне чагылдыручы органга әверелдерә. Г. Ибраһимов үзенең «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» исемле китабында 3. Садыйков эшләгән 3—4 ай эчендә «Борһан тәрәкъкый»ның шактый ук «кызаруын». «Мөселман иттифакы»- на каршы кискен көрәш алып баруын һәм социалистик идеяләрне яклавын күрсәтеп үтә. Үткен каләмле публицист буларак, ул бу газетада тирән революцион эчтәлекле һәм киң катлау массаларының теләкләрен чагылдырган көчле мәкаләләр бастыра.
1907 елда Астраханьда «Туп» исемле татарча журнал чыга башлый. Дөрес, ул бик кыска гомерле була. 3 нче номеры чыгу белән аны. хөкүмәткә каршы материаллар бастыруда гаепләп, яптыралар. 3. Садыйков демократик юнәлештәге шушы органның хезмәткәре һәм идея җитәкчесе була.
Астрахань большевиклар оешмасының күренекле җитәкчеләреннән берсе булып киткән Ибраһим Муратов (Зариф Садыйков) полициянең даими күзәтүе астына алына. Патша хөкүмәтенә каршы көрәшүче куркынычлы җинаятьче санап, аны тагын эзәрлекләргә керешәләр, суд хөкеменә тарту өчен материаллар туплыйлар. Шушы кара теләк белән Таврия һәм Казан губерна жандарм идарәләре арасында язышулар башлана. Беренче чиратта, Ибраһим Муратовның чын фамилиясен, ата-аналары-
РЕВОЛЮЦИОНЕРНЫҢ СОҢГЫ ХАТЛАРЫ
ның. аралашкан кешеләренең кем икәнен белергә тырышалар. Шушы эзләнүләр процессында жандармнар кулына Гафур Коләхметовның да адресы килеп эләгә. Зариф Садыйкоа белән дус һәм элемтәдә торуын белеп, алар Коләхметовларның барлык семья членнарын эзәрлекләргә тотыналар.
Тәҗрибәле конспиратор Зариф Садыйков Астрахань жандармнары корган тозакка да эләкми. Аларның туктаусыз күзәтүләрен сизеп, ул 1908 елда яшерен рәвештә Казанга кайта, аннан Уфага китә. Бу тотылмас революционерны жандармнар тиргә батып эзлиләр, ләкин эзенә баса алмыйлар. Тик социал-демократлар арасына үтеп кергән провокатор «Шахвның чагуы аркасында гына ул полиция тырнагына эләгә. Берникадәр вакыт 3. Садыйков Уфа термәсендә утыра, аннан Ялтада башланган тикшерү эше буенча аны этап белән Симферопольгә озаталар. Биредә 3. Садыйков ике елга төрмәгә ябарга хөкем ителә. Яшеренеп яшәү елларында шактый нык какшаган сәламәтлеге төрмә шартларында тагын да начарлана. Салкын һәм юеш камерада ачлы-туклы яшәп, ул үпкә авыруы ала. Ләкин шулай да аны иреккә чыгармыйлар. Бары тик 1911 елда срогы тулгач кына 3. Садыйков азат ителә. Әмма бу вакыт инде ул физик зәгыйфьләнгән, бөтен сәламәтлеген югалткан була. Шунлыктан 3. Садыйков, төрмәдән чыгу белән, больницага кереп ятарга мәҗбүр була. Иреккә чыгуы турында тиз генә Казандагы туганнарына хәбәр итә. Җавап та килеп җитмәстән, әнисенә тагын бер хат яза. Ул хатның тулы эчтәлеге түбәндәгеләрдән тора:
«Мөхтәрәмә газиз әнкәем!
...Төрмәдән халас1 булган көннең иртәгесен үз җәнабегезгә ачык мәктүп язмыш идем. Шаять алгансыздыр. Мин мәзкүр мәктүбемдә бу Симферопольдә кайвакытка кадәр калачагымны аерып яза алмамыш идем. Чөнки мин төрмәдән чыккач та урынга яттым. Соңра берничә көнләр үткәч, күкрәк авыруына оста булган докторларга күрендем. Алар һәммәсе дә минем күкрәгемне тыңлап бактыкдан соңра бер авыздан диделәр ки, иштә минем уң тараф үпкәм авырудыр. Берничә вакытларга монда, Симферопольдә, торып ял итәргә мәслихәт иттеләр, ягъни миңа тыныч аулак торакта яхшы ашап, саф һавада йөрмәк кирәк диделәр, юкса, синең хәлең уңайсыз һәм куркынычлы диделәр. Үзегезгә мәгълүмдер: минем хәзерендә докторлар кушканча торыр хәлем юк, чөнки минем айга 30 яисә 40 тәңкә килеп торган урным юктыр, һәм миңа шәмдики хәлдә урынга керергә дә ярамыйдыр, чөнки урынга кереп хезмәт итү түгел, урамга чыгыл йөрергә дә хәлем юктыр. Хәлемнең ошбу рәвештә җайсыз икәнчелекне бер белеш докторыма барып сөйләдем. Ул миңа больницага кереп ятуны мәслихәт итте. Шәмдики хәлдә бүген 11 нче көнемдер бер больницада ятамын. Сәламәтлегем бер рәвештә чибәрләнеп киләдер, ягъни бераз аякка бесып йөри башладым инде, юкса, моннан ике атна мөкатдәм бөтенләй хәлем начар иде. Бу больницада кай вакытка кадәр ятачагымны, ягъни кайчан чыгачагымны хәзергә аерып әйтә алмаем. Гәрчә тиз көннән больницадан чыксам да, хәзер үк поездга утырып Казанга китәрлек хәлем тиз булмас әле, чөнки, бердән, минем җылы киемнәрем юктыр, вә, икенчеләй, минем авыру хәлдә сезгә кайтып ятасым килми. Сезнең үз хәлегез үзегезгә җиткән. Аның өстенә мин дә авыру килеш сезгә кайтып керсәм, бөтенләй сезнең өчен уңайсыз булыр... Бәлки тиз көннән сәламәтләнермен, ягъни урынга кереп хезмәт итәрлек дәрәҗәдә сәламәтләнсәм, ул вакыт Казанга кайтып, җәнабегезнең фатихасын алырга тырышырмын. Минем хәзерендә бар эч пошкан нәрсә Шәйхетдиннең солдат эшедер. Мин монда Симферополь военное присутствиесенә прошение язмыш идем: мине карасагыз икән һәм эшкә ярап яисә ярамаганлыгымны Казанның военное присутствиесенә мәгълүм итүегезне үтенәмен дип, хәлбуки, бу көнгә кадәр җавап алганым юктыр. Бер таныш адвокатның мәслихәте буенча тиз көнчән Казанның военное присутствиесенә ике докторның минем эшкә ярамаганлыгымны шәһадәт иткән имзалары белән прошение күндерәчәкмен... Бәлки, Шәйхетдинне вакытлыча калдырып торырлар, ягъни мин үзем кайтып күренгәнче. Кулымнан килсә иде, ягъни ике мең чакрымнан артык җирне поездга
утырып кайтырлык һәм анда кайткач та бераз ял итәр өчен кулымда акча булса иде, мин узем кайтып күренер идем дә, Шәйхетдинне бер авыз сүзсез котылдырыр идем. Ни эшләмәк кирәк соң? Минем хәзерге көндә Казанга кайтыр хәлем юктыр. Насыйп булса, ягъни бераз сәламәтләнсәм, кайтырмын. Шәйхетдиннең кайчан каралачагымы мәгълүм итеп һәм үзегезнең хәлегезне ачык мәгълүм итеп хат язуыгызны үтенәм. Шәйхетдингә һәм башка кардәш- ♦ кабиләләрнең һәр кайсына сәламемне юлладым. Хәзергә хуш, сәләмәт улып 3 торасызлар. <
Угылыгыз 3 а р и ф». н
Больницада бераз хәл алгач, 3. Садыйков Казанга кайту турында кайгырта. Авырудан терелеп җитмәсә дә, туган җиргә булган мәхәббәт, кардәшләрне, дус-ишләрне күрү теләге аны урыныннан күтәрә. 1911 елның ахырында 3. Садыйков көч-хәл белән Казанга кайтып җитә. Озын юл аны тәмам вата, эштән чыгара. Якын иптәшләре 3. Садыйковны Иске клиникага урнаштыралар. Ул биредә беркадәр вакыт дәвалана, ләкин тазара алмый. Врачлар аңа көньякка, Кырымга китәргә киңәш бирәләр. Әмма 3. Садыйковның ерак җиргә дәваланырга барырлык бернинди материаль мөмкинлеге булмый. Менә шундый авыр моментта аңа Хөсәен Ямашев ярдәмгә килә. Үзе студент булуга карамастан, ул 3. Садыйковка юлына һәм беркадәр вакыт дәваланырга җитәрлек акча табып бирә. 1912 елның февралендә 3. Садыйков Мәскәү аша Симферопольгә юл тота. Партия эше буенча белгән иптәшләре һәм туган-тумачалары аны озатып калалар. Мәскөүгә барып җитү белән ул әнисенә түбәндәге открытканы җибәрә:
«Мәскәү. Сәгать кичке 6 һәм 22 февраль.
Җәнаб газизләрегезнең һәр кайсына сөләм юлладым... Сәләмәт Мәскәүгә килеп җиттем. Хәзерендә Курский вокзалында Симферопольгә китәчәк поездны көтеп утырамын. Кәефем бер килеш яхшы, юлда бик аз йөткердем. Ләкин ейдән чыкканнан бирле рәтләп бер нәрсә ашаганым юк. Тик шул килеш ятып барамын. Поездны сәгать 10 да килә диләр. Миңа китәргә яңадан 3 ярым сәгать бар. Хәзер кайнар аш ашамакчы булып тора.
3 а р и ф».
Симферопольгә барып җиткәч, 3. Садыйков анда ничек урнашуы, үзен ничек сизүе турында өнисенә түбәндәгеләрне хәбәр итә:
«Симферополь шәһәреннән, 1912 сәнә, 6 март.
Миһербанлу вә шәфкатлү әнкәем!
Әткәм нлән һәр икегезгә... сәламемне күндердем. Мөхтәрәм кардәшем Шәйхетдингә җәмәгате һәм сөекле кызы белән барчасына хәерле вә бәхетле гомерләр теләп сәләмемне юлладым. Күземнең алмасы бәрабәрендә күргән сөекле сеңелем Әминә белән хөрмәтле Мәфтуха апакга хәерле сәламәтлекләрени теләп... сәләмемне күндердем. Хәдичә апакга мөхтәрәм ак сакаллы җизни белән һәр икесенә күптән-күп һәм чукдин-чук сәләмемне тапшырып, Хәдичә апакга хәерле сәламәтлекләр теләгәнлегемне сөйләрсезләр. Алак-абыстайлар- ның Һәр кайсына (И. Заһидә! белмисең минем хәлне)... сәләмемне тапшыра- сызлар. Хәзерге сәләмнәр-фәләннәр җитеп торсын инде. Киләек үз хәлебезгә.
Үземнең монда Симферопольгә килеп төшкәнгә бүген нәкъ 10 көн тулды. Сез минем монда килеп җиткәч тә язып җибәргән хатымны алган көнне үк җавап язган булсагыз иде, бу көн сездән хат булырга тиешле иде. Хәлбуки, әлегә кадәр хат-фәлән күренми... Үзем бер килеш... тагын йөрештергәли башладым. Беренче марттан башлап дүрт көн рәттән бер дә көнләрнең рәте-башы булмады. Салкын һөм вак яңгыр сибәләп кенә торды. Ошбу дүрт көн эчендә һичбер кая аяк атлап өйдән чыкмадым. Кичәле һәм бүген яңадан кояш чыгып көнләр матурланып торадыр. Бу соңгы көннәрне яңадан тыным бетә башлады. Су җыелган булырга тиеш. Ләкин әүвәлге кебек йөткерүем куәтле түгел. Йөт- кергәлим, әмма алай булса да Казандагы шикелле буылып утырулар хәзергә
ХӨСӘЕН ХӘСӘНОВ ф РЕВОЛЮЦИОНЕРНЫҢ соңгы
күренми торадыр әле. Кичә янәдән докторга барып күренеп кайттым. Яңадан тыным бетә башлаганлыкны сөйләдем. Доктор башта бу тын бетүне һаваларның бозылып торуларыннан гынадыр дисә дә, соңра тишендереп тыңлап карагач, үпкәңне яңадан су баса башлаган, шул сәбәпле тының бетә диде. Ләкин доктор Казан клиникасындагы кебек су алдыруны мәслихәт күрмәде. Минем фикеремчә, алдырмавың файдалы дип, хәзергә алдырмаенча торырга киңәш бирде һәм дару бирде. Әгәр дә ошбу даруның тын бетүгә файдасы ти- мәсә, яңадан миңа килерсең, ул вакыт янәдән уйлашырбыз дип җибәрде. Бүген иртәдән башлап биргән даруны эчә башладым. Файдалымы яисә файдасызмы— хәзергә әйтеп булмый. Ахры ничек булыр... Бүген көндез көн бик җылы һәм кояшлы булгач, ишегалдында байтак кына утырып кердем. Ашка кадәр бакчага төшеп менмәкче идем, ләкин доктор хәзергә күп йөрмәскә, күбрәк урында ятарга кушты. Шул сәбәпле бакчага төшмәенчә ишегалдында гына утырып кояшка кызынырга мәҗбүрмен.
Мин әүвәлге хатымда, ихтимал, көз көне яткан больницага яңадан берәр атнага кереп ятармын, чөнки шулай итәргә белеш докторым киңәш итә дип язган идем. Хәзергә керәсе итмәдем инде. Бүлмә алып бу март аен ошбу Симферополь шәһәрендә үткәрергә уйладым. Чөнки диңгез буенда бу март аенда көнләр вакыты-вакыты белән бик кинәт кенә үэгәрүчән була икән. Хосусан, мин бармакчы булган Алушта дигән җирдә. Мин Казанда вакытта Алупка дигән җирдә тормакчы идем. Монда иптәшләрем һәм доктор анда барырга кушмадылар, чөнки барыбер мине аннан куарлар диделәр. Берәр айдан Ялтага пад- ша үзе киләчәк. Алушта да Ялтадан бик үк ерак түгел. Әмма алай булса да Алуштада хәвефсез торырга мөмкин булыр диләр. Хәзергә монда һавалар бик яхшы булып тора әле. Монда ушандак җылы һәм кояшлы һавалар булып торган хәлдә моннан китү мәгъкуль түгел диләр. Шул сәбәпле монда бер айга 12 сум белән бүлмә алып тора башладым. Баштарак бүлмә таба алмаенча гаҗиз булдык. Минем биткә генә карыйлар да, син бик каты авырыйсың икән, бу кадәр авыру кешегә бүлмәбезне бирә алмыйбыз дип чыгарып җибәрәләр. Хәзерге бүлмәм, бик кыйммәт булса да, бик якТы, җылы һәм ике тәрәзәле бүлмәдер. Иртәдән кичкә кадәр кояш эчендә уйныйдыр. Көндезге ашны шул ук фатир хуҗаларым пешереп бирәләр. Аена 10 сум түлим. Көндезге аш ике тәлинкәдән гыйбарәт. Беренчесе аз гына ит белән шулпа. Аның артыннан икенче тәлинкәдә котлет яисә жаркое кебек нәрсә. Менә бүген җиденче көнем көненә бер стаканнан артык чәй эчкәнем юк. Иртә белән сәгать 9 яисә 10 да торам. Җуынып бетерүгә хуҗа хатыны бер стакан кайнар сөт белән ике йомырка пешереп өстәлгә китереп куядыр. Стакан кайнар сөткә бер кашык эч мае салам. Ул эрегәнче ике йомырканы ничек кирәк алай итеп ашап бетерәм дә тиэ генә күзне йомып мәзкүр майлы сөтне эчеп җибәрәм. Укшыта башласа, тиз генә бер кашык кортлы май алып кабам. Иртәнге чәй тәмам. Кем дә булса берәр берәү хәл белә килсә, сөйләшеп утырасың. Килүче булмаса, кояшка каршы утырып китап укыйм. Сәгать ике җитә. Хуҗа хатыны, югарыда әйткәнчә, ике тәлинкәдән гыйбарәт ашны кертеп куя. Мин акрынлап кына ашыйм. Кай көнне бөтенләй чыертам. кай көнне кала. Ятып ял итәм. Көн матур булса, ишегалдына чыгып утырам. Сәгать 4 йә 5 чамаларында бер стакан чәй эчәм. Сәгать 8 дә янә ике йомырка һәм стакан ярым сөт эчкәч, бер ярты сәгатьләп йөрим дә йокларга ятам. Менә шулай итеп көн артыннан көн үтә бара. Килеп-китеп йөргән иптәшләремнең сүзе буенча, бу соңгы берчике көйләрдә бераз төс кереп киткән була диләр... Күңелем күтәренке. Үлчәнеп караганым юк. Артканмынмы яисә кимегәнменме — белмим, Болай үземне бераз хәл кергән кебек хис итәм... Ни язса, шул булыр инде. Хәзергә хуш, сау булыгыз. Үзегездәге хәлләрне мәгълүм итеп хат языгыз. Хатыгызны бу соңгы адрес белән языгыз. Моннан әүвәлге хатымдагы адрес буенча язмагыз, чөнки ул кеше мәзкүр аптекадан чыкты һәм башка урынга керде. Адрес хат эчендә булыр».
Каты авыруга дучар булган революционерның хәлен Кырым һавасы да җиңеләйтә алмый. Башта беркадәр рәтләнәм дип үзен юатса да, соңга таба ул сәла-
мәтлеге тагын начарлануыннан, өстәвенә дәвалану өчен акчасы бетүдән зарлана Бу әнисенә җибәргән түбәндәге хатта ачык чагыла.
«Симферополь. 1912 ел, 27 март.
Гыйззәтле әткәм белән мөшфика әнкәм җәнаб газизләрегезнең һәр икәвенә сәламемне күндердем. Мөхтәрәм туганым Шәйхетдингә җәмәгате вә сөекле кызы Һаҗәр белән һәр кайсысына тәүфикъ вә сәгадәтле гомерләр теләп
Зариф Садыйков 1907 ел.
Матбугатта беренче тапкыр чыга
гомер дигән нәрсә! Кем уйлаган иде шундый таза егет шулай тиз генә һәлак булыр дип. Минем өчен дусларым арасында иң кыйммәтле, кадерле вә саф калебле бер дус иде һәм шуның өчен дә бу егетнең болай вакытсыз һәлак булуы минем өчен бик зур хәсрәттер. Хосусан, минем буйлә авыру булып торганым хәлдә, мине монда җибәрүче дө ул иде бит. Ул мартның 8 ендә телеграф белән миңа 23 рублә акча җибәргән иде һәм озакламыйча яңадан җибәрермен дип язган хатын да алган идем. Хәзергә шул ул җибәргән акчага торып торам әле... Бәлки, башка иптәшләрем бу хакта берәр нәрсә мәгълүм итеп хат язсалар кирәк иде дип өмөт итеп торамын. Монда минем бер белеш татарым бар. Ул үзе җәй көне бакчалар алып, фрукталарны базарга куядыр Ә кыш көне фрукта кибете тотып көн күрәдер. Үз йортлы-җирле бер чибәр генә кеше ул. Мин монда килгәч тә ул минем белән күрешеп, ул үзенә, бакчасына, торырга чакырган иде, ягъни көннәр җылынып бакчада торырлык булгач та туп-туры тот та миңа кил, юкка борчылып анда бүлмәдә сасып ятма дип киткән иде. Бу көннәрдә яңадан шуны көтәм әле. Әгәр дө минем бераз аякка басып йөрерлек хәлем булса иде. шаять мәэкүр татар мине шунда үз янында бер эшкә кушар иде, хәлбуки, минем бер дә хәзергә шул торып йөрерлек хәлем юк. Аз гына җир йөрсәм, тыным бетеп хәлем китә, соңра йөткерә башлыймын. Бу соңгы көннәрдә тыным бетүе яңадан куәтләнеп торадыр. Су тәмам тулган булырга тиеш. Ашавымның да бик үк рәте юк. Хосусан, йоклый алмыймын. Күптән түгел генә докторга да күренеп карадым. Ул да: үпкәңне тәмам су каплаган; хәзер сиңа бер дө урамга чыгып йөрергә ярамый, һаман ятып кына торырга тиеш һем уң кабыргаңа, киндерне чылатыл, ягъни компресс куярга
8. «К У» Mil.
ләм юлладььм. Сөекле сеңелем Әминә белән мөхтәрәмә Мәфтуха апакга хәерле вә бәхетле гомерләр теләп сәламемне күндерәм. Апак-абыс- тайга, Шакир җизнигә вә башка кардәш-кабиләләрнең һәр кайсысына сәләмем сөйләрсезләр. Хәдичә апакга мәктүп язганда һәр икәвенә миннән сәләм әйтеп язарсыз. Җибәргән хатыгызны алгач, сәламәтлегегезне белеп бик шатландым. Хосусан, Шәйхетдиннең чакырыл язуына, бик шатланып чын күңелемнән рәхмәтләр укырга мәҗбүр бул-дым. Авыру кешенең күңеле балалар күңеле белән бер: юк кына вә кечкенә генә күңелгә ятышлы сүз кем тарафыннан булса да булсын авыру кешенең хәлен җиңеләйтеп һәм бераз хәсрәтен киметеп җибәрәдер. Хөсәен Ямашевның үлем хәбәре мине шул кадәр ватыл ташлады, хәтта ике йә өч көн авызыма аш ала алмадым. Мин аңар 12 мартта гына хат язып җибәргән идем. Ихтимал, ул бичара минем хатны алган көнне үк яки иртәгесен үлгән булырга тиеш. Менә син агай,
113
тиеш; суны алдыру мәслихәт түгел ди.п дару язып калдырды һәм хәзерендә һичбер яры чыгып йөргәнем юк. Хатта ишегалдына да чыгып утырганым юк, чөнки җил тиюдән куркам.
Болай, иптәшләремнең әйтүен» караганда, төскә бик үк начар түгелмен, ягъни бу соңгы көннәрдә артмасам да, бик үк күзгә күренерлек кимемим шикелле. Әлхасил башта килгәч тә бераз чибәрләнгән кебек күренсәм дә, бу соңгы көннәргә караганда әллә никадәр алга киткән җирем юктыр. Монда килгәнемә бүген айда ике көн булды инде. Казанга кире кайтуым турында хәзергә бер дә аерып бер нәрсә дә әйтер хәлем юк. Казандагы иптәшләремнең кайсысыннан булса да берсеннән бер-бер хәбәр алмыйча торып хәзергә бер сүз дә әйтә алмыйм. Әлбәттә, бу килеш ятар өчен акча кирәк. Әгәр дә алар миңа бу акчаны җибәрмәсәләр, мин хәзер яткан шикелле ята алмаем. Ул вакыт ничек итеп булса да ике якның берсен тотарга тиеш буладыр: яисә мондагы больницага кереп яту, яисә шундый авыру килеш Казанга кайтып һәм соңра авылга, Күлбәшкә, кайтып ятарга туры киләдер. Әйтәм бит, хәзергә бу хакта һичбер нәрсә аерып әйтә алмаем. Ничек тә булса бер-ике атналарны монда торырга туры киләдер. Апрель ахырларына бераз хәл алып мәзкүр әйткән татарның янына бакчага барырлык хәлем булмаса, ул вакыт кайтып китми дә хәлем булмас. Әгәр... шушы апрель аенда бераз җиңеләя төшсәм һәм шул татарга кушылсам, ул вакыт бераз вакытлар монда калыр идем дип уйлыйм, һәр ни булса да.„ вакыты белән хәбәр итәрмен. Хәзергә хуш, сау булып торыгыз... Мөмкин кадәр еш язарга иҗтиһад итегез.
Касыймның сезгә килгәне бармы? Мин аңар ике мәртәбә открытый хат язган идем, бу көнгә кадәр җавап-фәлән алганым юк әле. Әнкәй, мин Касыймга мәзкүр казакиемне чистарткан өчен акчасын бирергә хәтеремнән чыккан. Бер сум 20 тиен иде. Килсә, шуны биреп җибәрсәнә.
Шәйхетдин туганкай! Мөмкин булса, озаклатмаенча гына март аенда чыккан «Йолдыз» газетасының барча номерларын җыйнап миңа монда җибәрсәнә. Син «Йолдыз» идарәсендәге Ибраһим Кулеевтән генә кереп сора. Миңа икәнлеген әйтерсең, бәлки ул сиңа акчасызга җыйнап бирер һәм ничек итеп җибәрергә кирәклеген өйрәтеп җибәрер, һәм Гафурга барып ни сәбәпле хат язмаганын белешеп язсана.
3 а р <и ф».
Ләкин ничек кенә тырышмасын, күпме генә рухи һәм физик көчен сарыф итмәсен, ул каты авыруны җиңә алмый. Халык бәхете өчен көрәшүчеләр сафына яңадан басу өмете белән яшәгән бу ялкынлы революционерның йөрәге 1912 елның 27 апрелендә тибүдән туктый. Ул үлгәч, аның халыкка иткән олы хезмәтләренә югары бәя биреп, большевистик «Невская звезда» газетасы: «Зариф Садыйков йөзендә татар социал-демократиясе үзенең турылыклы улларыннан берсен югалтты», — дип язды. Азатлык өчен көрәш юлында вакытсыз һәлак булган бу күренекле революционерның якты образы коммунистик җәмгыять төзүче совет кешеләре өчен сокландыр-гыч үрнәк булып тора.