КУШМА ФИГЫЛЬЛӘР- ХӘРӘКӘТ ТАСВИРЫНЫҢ КУӘТЛЕ ЧАРАСЫ
өрки телләрдә, шул исәптән татар телендә, кушма фигыльләр зур урын алып тора. Әмма тел белемендә һәм сүзлекләрдә бу төр фигыльләргә бик аз игътибар итәләр Тел фәнендәге бу җитешсезлек әдәби телгә, аның үсешенә кире йогынты ясый. Эш шунда ки, төрки грамматикаларда фигыльләрнең абсолют күпчелеген тәшкил иткән кушма фигыльләр тикшерелми, тикшерелгән очракта исә аларның табигате дөрес билгеләнми, алар грамматик форма итеп күрсәтелә. Кушма фигыльләрне телдә куллану, аларның образлылыгын эшкә җигү күп кенә очракта аңлы рәвештә алып барылмый.
Мәсьәләне ачыграк аңлау өчен, татар телендәге фигыльләрнең ясалыш ягыннан тө-зелешен искә төшерик. Мәгълүм булганча, төрки телләрдә һәм татар телендә фигыльләр үзләренең структурасы ягыннан өч зур төркемгә: тамыр фигыльләр, кушымчалы фигыльләр, кушма фигыльләргә бүленәләр. Үз чиратында, кушма фигыльләр ике зур төргә аерыла.
Беренче төре исем яки исем мәгънәсендә килгән сүзләргә ит, бул. кыл, кил кебек ярдәмче фигыльләр кушылып ясала: тәэмин ит, кабул ит, эш кыл һ. б. Бу төр фигыльләр саф кушма фигыльләр дип атала. Алар грамматикаларда карала, сүзлекләрдә дә бирелә. Саф кушма фигыльләрнең әдәби телдә актив кулланылганнары меңгә җитә.
Икенче төре ып/еп, п яисә а/ә. ый/и кушымчалы хәл фигыльгә дәрәҗә ясагыч фигыльләр кушылып хасил була: укып чык. бара төш, кычкырып җибәр һ. б. Мондый фигыльләр тезмә фигыльләр дип атала. Төрки телләрдә дәрәҗә ясагыч фигыльләр саны төрлечә: егермедән алып утызга кадәр санала. Татар телендә түбәндәге дәрәҗә ясагыч фигыльләр (дәрәҗә фигыльләре) кулланыла: ал, ат. бар, башла, бет, бетер, бир, йөр, кал, кара, кер, кил, кит. куй. сал, тор, төш, уз, утыр, чык, чыгар, яз (мәсәлән, егыла язу), ят. үт, җибәр, җит, җиткер.
Бер фигыльгә дәрәҗә ясагычларның барысы да кушыла алмый. Алар беренче ком-понентның лексик каршылыгына очрыйлар, икенче сүз белән әйткәндә, тамыр яки ясалма фигыльнең лексик эчтәлеге дәрәҗә ясагычларга кушылырга мөмкинлек бирми, һәр тамыр яки ясалма фигыльгә 8-10-15 дәрәҗә фигыле кушылып тезмә фигыль ясала ала. Мәсәлән, «яз» фигыле дәрәҗә ясагыч фигыльләр белән кушылып түбәндәге тезмә фигыльләр барлыкка китерә: язып алу, язып килү, язып чыгу, язу язу, язып бару, яза башлау, яза калу, язып карау, язып яту, язып җибәрү, язып бетерү
Шулай итеп, «яз» фигыле белдергән мәгънә тагын да конкретлаша, ачыклана төшә. мәгънәнең образлыгы арта Күренгәнчә, дәрәҗә ясагыч фигыльләр «яз» фигыле тәгъбир иткән эш-хәрәкәтнең төрле дәрәҗәсен чагылдыралар.
Дәрәҗә ясагыч фигыльләр үзләренең төп функциясе һәм мәгънәсе белән рус һәм немец телләрендәге приставкаларга туры киләләр: укып чыгу—прочитать—uderleeen.
Т
Шулай итеп, «яз» фигыленнән 15 тезмә фигыль ясала. Әгәр без татар әдәби телендә актив кулланылган тамыр һәм кушымчалы фигыльләрнең уң меңнән артык булуын һәм һәр фигыльгә уртача 8—10—15 дәрәҗә ясагыч фигыль кушыла алуын искә алсак, әдәби телдә бу төр кушма фигыльләрнең 80—100 меңнән артып китүен исәпләп чыгаруы кыен түгел. Шуңа карамастан, безгә шунысы да билгеле: татар теленә караган бер генә сүзлектә дә барлык сүзләрнең саны 40 меңнән артмый Эш нәрсәдә соң ♦ Үкенечкә каршы, хәзерге көнгә кадәр диярлек төрки һәм татар грамматикаларының о. күпчелегендә бу төр кушма фигыльләр сүз. лексик берәмлек дип танылмады, грамма- ч тик форма итеп каралды яки аларга бөтенләй игътибар ителмәде. Төрки сүзлекләрдә, ч шул исәптән татар теленә караган сүзлекләрдә дә, тезмә фигыльләр үзләренә урын Й тапмадылар. Чыгарма буларак, күренекле галим Н. Исәнбәт үзенең «Татар теленең аң- ё латмалы сүзлеге»ндә бу сүзләргә киң урын бирә1 <
Хәзерге көндә тюркологиядә күпчелек галимнәр бу фигыльләрне лексик берәмлек §§§§§§ ******* дип таный башладылар. Бу эштә татар галимнәренең дә өлеше зур булды, һәм бер дә > икеләнмичә әйтергә мөмкин: киләчәктә бу төр кушма фигыльләр, һичшиксез, сүзлекләрдә урын алырлар, грамматикаларда сүз ясалышы бүлегендә өйрәнелерләр Бу * исә әдәби телнең үсешенә уңай йогынты ясаячак ш
Тезмә фигыльләр бер төр телләрдә (мәсәлән, рус телендә) юк, икенче бер тел- s ләрдә (мәсәлән, һинд, япон, төрки телләрдә) киң таралганнар. Һинд теле белгече х А. П. Баранников һинд телендә фигыльнең нигезенә «ясаучы» фигыльләр кушылып * кушма фигыльләр хасил була һәм бу хәл һинд телендә оригиналь күренеш булып то- ь ра дип яза 2. Япон теле белгече А. А. Пашковский япон телендә шулай ук ике фигыль < кушылып иксез-чиксез кушма фигыльләр барлыкка килә дип раслый. Мәсәлән, «каки» — язу дигән тамыр фигыльдән бик күп төрле кушма фигыльләр барлыкка килә: «какидасу»—яза башлау, «какиреру»—язып алу. «какисоэру»—язып кую. «какиуци- усу» — күчереп язу, «какинуку» — язып чыгу һ. б.3 Япон теленең мондый кушма фигыльләре грамматикаларда гына тикшерелеп калмыйча, сүзлекләрдә дә бирелә.
Төрки телләрдәге тезмә фигыльләрнең асылын билгеләве авыр. Алар телдә, терекөмеш кебек, бик үзгәреп торалар, йөгерек хәлдә яшиләр. Аларны үзләренә охшаган ирекле сүз тезмәләреннән аеруы да шактый кыен. Шуның өчен дә бу мәсьәләдә һаман да әле буталчыклар яшәп килә. Күп кенә тезмә фигыльләр үзләренең тышкы күренеше ягыннан синтаксик берәмлек булган ирекле сүз тезмәләреннән берничек тә аерылмыйлар. Бу очракта дәрәҗә ясагыч фигыль мөстәкыйль сүз буларак үзенең төп мәгънәсендә кулланылган була. Лексик берәмлек булган тезмә фигыль, чынлыкта, ирекле сүз тезмәләреннән табигате белән бөтенләй аерым. Беренчедән, тезмә фигыль бер лексик мәгънә белдерә һәм, шуңа бәйләнешле рәвештә, бер җөмлә кисәген тәшкил итә. Мәсәлән, «Кулымдагы хатны тагын бер кат укып чыктым» (М. Гафури) дигән җөмләдә «укып чыктым» тезмә фигыле бер лексик мәгънә белдерә һәм җөмләдә бер җөмлә кисәге — хәбәр буларак кулланыла. Тезмә фигыльләрнең кисәкләре бер-беренә бик нык береккәннәр, бер-берсеннән башка яши алмыйлар Ә тезмә фигыльләргә охшаган ирекле сүз тезмәләрендә фигыльләр ике лексик мәгънә белдерәләр һәм җөмләдә ике җөмлә кисәге булып киләләр, анда төрләнешле фигыль хәл фигыльсез дә яшәргә мөмкин, моннан җөмләнең төзелешенә зарар килми. «Шаян тавышлы бер яшүсмер, көлә-колә. нидер сөйләп бара иде». (Г. Бәширов). «Бу хатны ничек башларга белмичә бик озак аптырап утырдык». (Г. Бәширов.)
Икенчедән, тезмә фигыльләрнең кисәкләре бер-берсеннән аерым кулланылмынлар һәм башка бер сүз яки сүзләр тезмәсе белән аерымлана алмыйлар. Ирекле сүз тезмәсе башка бер сүз яки сүзләр төркеме белән бүленергә мөмкин: йортка кереп кире чыкты. Йортка кереп, агач алып чыкты һ. б. Тезмә фигыль арасына бик сирәк очракта гына кисәкчәләр керә ала. «Наташа сәхнәгә менеп тә җитте». (Г. Бәширов ) Шигъри сөйләмдә кайбер вакытта ул компонентлар инверсняләнә ала. Әмма алар башкача бернинди үзгәрешләргә дучар булмыйлар.
Югарыда китерелгән билгеләр берсе дә абсолют түгел, тик алар барысы бергә ге-
1 Н Исәнбәт Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (проспект). 1949. СССР ФА Казан филиалы |рхнпы. 5 фонд. 19 язма. 52 берәмлек. 22 нче бнт
’ А П Баранников Хиндустани. JI . 1934. 106 бит
******* «Японский лингвистический сборник». М. 195J. Зо бнт
вә тезмә фигыль китереп чыгаралар. Бу хәл тезмә фигыльләрнең татар телендә бик катлаулы һәм кызыклы күренеш булуын күрсәтә.
Тезмә фигыльләрнең матур әдәбият өчен әһәмияте гаять зур. Алар сурәтләнә торган теләсә нинди эш-хәрәкәтне конкрет, төгәл һәм образлы итеп күз алдына китерергә мөмкинлек бирәләр.
Төп фигыль белдергән гомуми эш-хәрәкәтне конкретлаштыру дәрәҗә фигыльләренә бәйләнгән, аларның төп функциясе теләсә нинди эш-хәрәкәтнең башкарылу ысулын, алымын билгеләүдән гыйбарәт. Шуны да онытмаска кирәк, дәрәҗә фигыльләренең шактый өлеше күп мәгънәле. Мисал өчен «чыгу» дәрәҗә фигылен тикшереп карыйк. Ул түбәндәге мәгънәләрне белдерә: 1) бик күп предметларны үз эченә алган зш-хәрәкәтне: «Ун-унбшп умартаны берәм-берәм карап чыкты». (М. Гали); 2) эш-хәрәкәтнең fiaтыннан алып ахырына кадәр үтәлүен, башкарылуын: «Габдулла газетаны йотлыгып укып чыкты». (Ә. Фәйзи); 3) нәтиҗәле эш-хәрәкәтне: «һичшиксез, алар арасыннан театрның талантлы солистлары үсеп чыгачак» М. Җәлил); 4) билгеле бер урында, пространство чикләрендә барган эш-хәрәкәтне: «Райүзәкнең бер урамында бөтен эреле-ваклы кибетләрне йөреп чыга». (Ә. Еники); 5) нинди дә булса вакыт аралыгы эчендә дәвам иткән эш-хәрәкәтне: «Без төн буе синең турыңда сөйләшеп чык-тык». (Г. Кутуй); 6) нәрсәгә дә булса җитүне, нәрсә белән булса да очрашуны: «Ул бүгенге иртәдән үк анда барып чыгарга уйлап куйган иде». (Ш. Камал); 7) көтелмәгән яки кинәт башкарылган эш-хәрәкәтне: «Түрәгә охшаш бер адәм килеп чыгу белән монда да халык үзләренә шундый бер афәтнең якынаюын хис кылгандай булдылар». (Г. Ибраһимов).
Дәрәҗә фигыльләренең мондый күп мәгьнәлелеге—эш-хәрәкәтне сурәтләүдә искиткеч бай чара. Бу яктан да аларның матур әдәбият телен баету, образлы итү өчен мөмкинлекләре зур.
Әдәбиятыбызның күренекле вәкилләре бу чыганактан киң файдаланганнар һәм файдаланалар. Тезмә фигыльләрне оста куллану үрнәкләрен без Г. Ибраһимов, Ш, Камал, К. Нәҗми. Г. Бәширов. Г. Әпсәләмов. Ә. Еники. Н, Фәттах, Г. Ахунов, А. Гыйлә- җев кебек әдипләрнең әсәрләрендә күрәбез.
Шулай да кайбер яшь язучылар телебезнең иң бай сүз чыганагы булган тезмә фигыльләргә аз игътибар итәләр, аларны бик саран кулланалар. Шулай ук күп кенә тәрҗемә әсәрләрдә дә тезмә фигыльләр сирәк очрый.
Кайбер очракта, мәсәлән, «уку» төшенчәсе әдәби әсәрләрдә һәм тәрҗемәләрдә шул бер төп фигыль белән бирелә. Чынбарлыкта исә «уку» төшенчәсе бик конкрет була һәм төрле өстәмә төсмерләр белән килә.
Һәр вакыт «уку» фигылен генә кулланганда, бу өстәмә төсмерләр югала, образлылык кими. «Уку» төшенчәсенең төрле төсмерләрен татар телендә түбәндәге тезмә фигыльләр белән бирергә була: укып алу, укып бару, укый башлау, укып бетерү, укый белү, укып йөрү, укып калу, укып карау, укып килү, укып китү, укып тору, укый төшү, укып язу (үтү), укып чыгу, укып яту, укып җибәрү.
Китерелгән тезмә фигыльләр «уку» фигыле белдергән гомуми мәгънәне конкрет-лаштыра, образлылыкны, динамиканы арттыра.
Шулай итеп, дәрәҗә фигыльләре ярдәмендә һәр тамыр яки ясалма фигыльдән дистәләрчә яңа фигыль ясарга һәм шул юл белән ул фигыль белдергән гомуми эш- хәрәкәтнең бик нечкә төсмерләрен чагылдырырга мөмкин.
Югарыдагы фактлар татар теленең фигыльләргә, бигрәк тә кушма фигыльләргә искиткеч бай булуын күрсәтә. Бу кечкенә мәкалә, әдәби тел өчен бетмәс-текәнмәс чыганак булган тезмә фигыльләрнең эчке мөмкинлекләрен яңадан бер мәртәбә каләм ияләренең исенә төшерү йөзеннән язылды. Әдипләр, тәрҗемәчеләр, гомумән каләм ияләре. бигрәк тә яшь язучылар үзләренең эш процессында бу бай чыганактан киләчәктә дә мул файдаланырлар дип ышанасы килә.
Киләчәктә тезмә фигыльләрнең грамматикаларда лексик берәмлек буларак тикше-реләчәгенә. сүзлекләрдә аларга киң урын биреләчәгенә һәм шул йөз меңләгән сүзне туплаган сүзлекләр төзеләчәгенә без бер дә шикләнмибез.
Бу эш исә, үз чиратында, әдәби телебезне үстерүгә, аның образлылык чараларын тагын да ныграк чарлый төшүгә ярдәм итәчәк.