Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ЛИНГВИСТИКА МӘКТӘБЕНӘ 100 ЕЛ


Моннан нәкъ 100 ел элек, 1875 елның октябрь аенда Казанда беренче лингвистик җәмгыять оеша. Соңыннан ул мөстәкыйль фәнни мәктәп дәрәҗәсенә күтәрелә һәм тел белеме тарихына Казан лингвистика мәктәбе дигән исем белән кереп кала.
Казан лингвистика мәктәбенең күренекле вәкилләреннән профессор И. Бодуэн де Куртенә, академик В. Радлов, СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты
B. Богородицкий, танылган педагог һәм методист А. Анастасиев һәм башкалар демократик педагогика фәнен эшкәртүгә зур өлеш кертәләр, татарларның һәм Идел буендагы рус булмаган башка халыкларның мәгариф эшен һәм мәдәниятен үстерүгә уңай йогынты ясыйлар. Аларның уңай тәэсире һәм якыннан ярдәме белән татар халкы арасыннан дөньяви фәннәр буенча беренче галимнәр үсеп чыга. Хәлфиннәр, X. Фәезханов, Г. Мәхмүдов, К. Насыйри, Ш. Ахмеров, алдынгы татар мәдәниятенең һәм педагогик фикернең башка күренекле вәкилләре әлеге демократик юнәлешнең прогрессив тәэсирен тоеп яшиләр *.
Казан лингвистика мәктәбен оештыручы һәм аның беренче җитәкчесе профессор И. Бодуэн де Куртенә була. Шәкерте В. Богородицкий сүзләре белән әйткәндә, аның фәнни эшчәнлегө университетның филология факультеты тормышында бөтен бер эпоханы тәшкил итә. Яңа мәктәп, барыннан да элек, Казан университетындагы алдынгы галимнәргә һәм фикер ияләренә йөз тота. Бу вакыт анда В. Григорович, Н. Булич,
C. Снигирев кебек тел белеме үсешенә зур өлеш керткән күренекле галимнәр эшләгән.
Казан лингвистик мәктәбенең фәнни утырышлары атнага ике мәртәбә уздырылып, галимнәр анда дөнья күләмендәге яңа лингвистик ачышлар турында фикер алышканнар, үзләре башкарган фәнни эшләрнең нәтиҗәләрен тикшергәннәр. Утырышларда шулай ук тел, әдәбият, педагогика, психология һәм башка фәннәрне өйрәнүгә караган мәсьәләләр күтәрелгән.
Казан лингвистика мәктәбе демократик линияне алга сөргән. Фәнни-лингвистик мәсьәләләрдән тыш, алар ил күләмендәге, бигрәк тә Казан губернасындагы иҗтима- гый-политик вакыйгаларга үз мөнәсәбәтләрен белдереп барганнар. Бу мәктәп интернациональ дуслык һәм милли педагогик кадрлар хәзерләү үзәгенә өйләнгән. Биредә кулга-кул тотынып руслар һәм поляклар, немецлар һәм татарлар, чувашлар һәм башка милләт вәкилләре эшләгән. Алар актив төстә «азчылык» милләтләрне үз ана телләрендә укытуны, хатын-кызларга ирләр белән бер дәрәҗәдә белем бирүне яклап чыкканнар.
Яңа оешкан оригиналь мәктәпнең үзәгендә мәшһүр галим һәм талантлы оештыручы А. Бодуэн де Куртенә торган. Фәнни утырыш эшенә Казан шәһәрендәге тел белеменә күпмедер мөнәсәбәте булган барлык фәнни җәмәгатьчелек катнашкан.
•Я. Халбеков. Русские педагоги Татарии и их роль в развитии просвещении в педагогической мысли татарского народа. Рус телендә. Казан. 1968 ел. 134 бит.
12. «К У > № 10
177
Дәресләргә университетның, гимназиянең, духовный семинариянең һәм башка уку йортларының лингвистлары һәм тарихчылары, философлары һәм педагоглары йөргән.
Татар халкын агарту эшенә зур өлеш керткән күренекле тюрколог һәм җәмәгать эшлеклесе В. Радлов (1837—1918) фәнни утырышларның иң актив члены була. Соңрак бу галим Петербург Фәннәр академиясенең академигы итеп сайлана. Аның тырышлыгы белән мәдрәсәләр һәм башка татар мәктәпләре каршында рус класслары ачыла. Аның ук тырышлыгы белән 1876 елда Казанда татар учительләр мәктәбе ачыла. Соңыннан бу мәктәп алдынгы педагоглар хәзерләп чыгаручы үзәк кенә булып калмый, ә Идел буе халыклары арасында марксистик-ленинчыл идеяләр таратуда да зур роль уйный. X. Ямашев, Г. Коләхметов кебек беренче татар большевиклары шул мәктәптә белем ала.
В. Радловка иҗтимагый-мәгариф өлкәсендәге изге ниятләрен тормышка ашыруда Г Мәхмүдов, К. Насыйри, Ш. Мәрҗани кебек алдынгы татар галимнәре булыша. В. Радловның фәнни һәм иҗтимагый-педагогик эшчәнлеге ифрат күпкырлы. Ул татар мәктәпләре өчен уку программалары һәм дәреслекләр төзи, тюркология фәне буенча киң гыйльми тикшеренү эшләре алып бара, татарларны рус теленә һәм рус культурасына якынайтуга искиткеч зур роль уйный. 1873 елда, мәсәлән, В. Радлое татар мәдрәсәләрендә укучы шәкертләр өчен «Рус теленең грамматикасы» исемле хезмәт чыгара. Галимнең ун томнан торган «Төрки халыкларның халык әдәбияты үрнәкләре» (1868—1904) исемле хезмәте бүгенге көнгә кадәр үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган.
СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты А. Богородицкий Казан лингвистика мәктәбенең иң эзлекле шәкерте булып таныла. Аның ярты гасырдан артык фәнни һәм иҗтимагый-педагогик эшчәнлеге Татарстанда уза. Биредә ул Россиядә беренче эксперименталь фонетика лабораториясе төзи. Шул лаборатория аша узыл, фән дөньясына татарлардан Г. Шәрәф. М. Корбангалиев, Ш. Таһиров кебек тел галимнәре һәм методистлар килә. Казан учительләр мәктәбендәге күзәтүләренә таянып язган «Татар мәктәпләрендә рус грамматикасын укыту турында» дигән хезмәтендә В. Богородицкий үзенең төп методик принципларын яктырта. Татарларга рус телен өйрәтүнең фәнни нигезләрен ачып биргән бу хезмәт соңыннан кат-кат басыла.
В Богородицкий татар халкының телен, мәдәниятен һәм әдәбиятын яхшы белгән. Бу могтәбәр лингвистның исеме Татарстанның культура төзелеше тарихында мактаулы урын тота. Чөнки ул тел фәне үсешенә генә өлеш кертеп калмый, татарлар арасыннан фәнни-педагогик кадрлар хәзерләү, милли мәктәпләрдә рус телен укыту методикасын яхшырту эшенә дә якыннан торып ярдәм итә. Ул шулай ук гомуми тел белеме һәм тюркология буенча күп кенә хезмәтләр калдыра, тел галимнәре әле дә аның шул хезмәтләреннән файдаланып киләләр.
Мәгълүм булганча, Казан лингвистика мәктәбе утырышларына күренекле татар галиме. мәгърифәтче К. Насыйри да йөри. Ул университет галимнәрен татар халкының этнографиясе белән таныштыра, В. Радловка татар укучылары өчен дәреслекләр төзергә булыша. Кайчакларда алар арасында төрле бәхәсләр булып ала. Мәсәлән. К. Насыйриның В. Радлов белән педагогика мәсьәләләре турында бәхәсләшүе мәгълүм. В Радлов немец педагогикасы Россия өчен дә үрнәк булырлык педагогика дип расларга тырыша. К. Насыйри аның бу фикерләрен кире кага һәм тәнкыйть итеп чыга '.
Казан лингвистика мәктәбе вәкилләренең матур әдәбиятка һәм аны өйрәнүгә карата булган фикерләре дә мәгълүм бер әһәмияткә ия. Әдәбиятны алар сәнгатьнең зур тәрбияви көчкә ия булган бер төре дип саныйлар. Алар фикеренчә, әдәбият кешенең дөньяга карашын киңәйтә, аның эстетик зәвыгын үстерә. А. Анастасиев, мәсәлән, поэзия зур тәрбия көченә ия, ул әхлакый карашларның формалашуына һәм үсүенә булыша, тирә-юньдәге гүзәллекне аңлау хисен үстерә, дип яза
Күп кенә башка замандашлары кебек үк, әлеге мәктәп вәкилләре матур әдәбият әсәрләрен аңлы рәвештә үзләштерү методын алга сөрәләр, моны алар кешегә акыл
’ М. Г а й н у л л н н Каюм Насыйри Казан. 1975 ел. 13 бит.
’А Анастасией Выразительное чтение как предмет начального обучения Рус телендә, шнеж 1ЯЧ1 ел 31 Лит
бирү һәм тәрбияви йогынты ясауның иң уңышлы бер юлы дип саныйлар Матур әдәбият әсәрләрен аңлы рәвештә үзләштерү принцибы ул чакта хөкем сөргән схоластик һәм догматик карашларга үлем карары булып яңгырый.
Казан лингвистика мәктәбе галимнәренең милли әдәбиятларның язмышы һәм үсеш юллары турындагы фикерләре аерым игътибарга лаек. Аерым алганда. В Богородицкий әдәбият тарихын өйрәнү методларын аның үз эчке һәм милли үзенчәлекләреннән чыгып эшләргә кирәк дип яза. Алга таба ул матур әдәбиятта халык настроениеләре чагылуын билгеләп үтә. һәр халыкта сәнгать әсәрләренең специфик үсеш алган формалары була, ди '.
Шул кадәресен билгеләп үтәргә кирәк, Казан лингвистика мәктәбе шәкертләренең матур әдәбиятны өйрәнергә чакырулары очраклы хәл булмый, бу мәсьәлә һәр вакыт аларның игътибар үзәгендә тора. Әлеге мәктәп лингвистлары укучы игътибарын иҗат психологиясенә, шигырь техникасына, матур әдәбиятның тел-стиль мәсьәләләренә юнәлтәләр. Язучылар стилен күп еллар буена күзәтүдән соң, В. Богородицкий, мәсәлән, үткәндәге матур әдәбиятның бөек мастерларының телен өйрәнү совет лингвистикасының актуаль бурычларыннан санала, дигән нәтиҗәгә килә -
Билгеле, телнең иҗтимагый функцияләрен аңлатканда Казан лингвистика мәктәбе вәкилләре аерым ялгышлар да җибәрәләр. Шуңа күрә без аларның хезмәтләреннән тәнкыйть күзлеге аша карап файдаланырга тиешбез. Әмма ни генә булмасын, Казан лингвистика мәктәбе асылда бик кирәкле һәм файдалы эш башкара. Аларның фәнни нигезләргә куелган төгәл принциплары була, алар шул вакыттагы башка мәктәпләр- некеннән шактый аермалы булган үз тикшеренү методларын булдыралар.
Казан лингвистика мәктәбе халык мәгарифе, филология фәннәре үсешендә һәм Идел буендагы халыклар арасында педагогик фикерләр таратуда зур роль уйнаган методик үзәк була. Бу мәктәпнең традицияләре буыннан-буынга күчә бара. Әйтик. Татарстанда аларның педагогик карашлары М. Корбангалиев, Р. Газизов, А. Вәлитов, Г. Алпаров кебек совет галимнәренең хезмәтләрендә тагын да тирәнәя һәм үстерелә төште. Аларның уку-укыту процессында туган телнең роле турындагы карашлары бөек рус педагогы Р. Ушинскийның, татар мәгърифәтчесе К. Насыйриның, совет педагогы Н. Крупскаяның педагогика фәненең алтын фондына кергән фикерләре белән аваздаш яңгырый.
Әгәр бүгенге совет белгечләре әлеге мәктәп галимнәренең фәнни мирасыннан хәзер дә иҗади файдаланалар икән, бу Казан лингвистика мәктәбе калдырган мирасның шактый зур һәм мөһим булуы турында сөйли.
3. ШӘРӘФЕТДИНОВ.