КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
ОКТЯБРЬ, 1974 ЕЛ
Без. монтажчылар, тугыз катлы йортның түбәсендә эшлибез. Туп алырга торган волейболчы кебек аякларны киң җәеп, кулларны югары күтәреп, ак кар төсендәге панельләрне кабул итәбез. Күз ачып йомганчы, бер мизгел эчендә, күп тонналы деталь үз оясына кереп утыра. Безнең һәр вакыт җитез егетләр бүген аеруча төгәл эшли.
Бригадада бүген тантаналы көн — быелгы программада билгеләнгән соңгы йортны монтажлау тәмамлана.
Ашыкмый гына тагын бер кабат тирә-юньгә күз салабыз. Күз алдыбызда — Яңа Чаллының Главмосстрой төзелеш идарәсе вәкилләре төзегән микрорайоны. Анда инде кешеләр урнашып беткән диярлек. Тулаем торак мәйданы 51 мең 130 квадрат метр булган һәрберсе тугыз катлы бу җиде йорт та безнең коллектив эше. Коллективның җитәкчесе — Ташкент һәм Тольятти ветераны. Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, коммунист Александр Иванович Московцев.
Н. Злобин ысулын үзләштерү — бригада тормышында мөһим этап булды. Бригада, подряд ысулына күчкәч, материалларны экономиялерәк, карабрак куллана башлады. Ел башында бригада, еллык заданнене 25 октябрьга үтәргә дип, өстәмә план кабул иткән иде. Бу план бер атнага элегрәк үтәлде. Эшчеләр сүзләрендә тордылар. Ә хәзер коллектив бишьеллыкның соңгы, тәмамлау елы исә-бенә беренче йортны төзи.
(Монтажчы И. Николайчук мәкаләсеннән) «Правда», Мәскәү.
Чаллыда ГДР һәм СССР фильмнары фестивале булды. Автозавод төзүчеләр тугандаш илдән килгән кинематографистлар делегациясен һәм совет киносы эш- леклеләре төркемен бик җылы кабул иттеләр.
Шунысы әһәмиятле: ике илнең кинематографистлары үзләренең тамашачылары белән яңа шәһәрдә, тугызынчы бишьеллыкның иң зур төзелешендә очраштылар. КамАЗны бит җитмеш милләт вәкилләре кора, автогигант төзүчеләрнең куәтле интернациональ коллективы белән беренче социалистик немец дәүләте халкы арасында дуслык һәм экономик бәйләнеш үскәннән-үсә. КамАЗда җиһазларны урнаштыруда ГДР белгечләре дә эшли.
ГДР һәм илебез кинематографистларын төзелеш мәйданнарында, завод цехларында, кинотеатрларда һәм культура сарайларында төзүчеләр һәм эшчеләр кадерле кунаклар кебек итеп каршы алдылар.
— Мин Мәскәүдә укыдым, кино сәнгате институтын тәмамладым, — диде режиссер Крис Гуснер. — Советлар Союзы мәңгегә минем икенче Ватаным. Чаллыда күргәннәребез чын-чынлап сокландыра. Искитмәле монда. Тәэсирләр суынганчы. якын арада КамАЗ турында фильм төшерергә, анда төзүчеләрнең бәхетле язмышын күрсәтергә телим.
Кшю хезмәтләре һәм телевидение союзы вице-председателе Гюнтер Райш ГДР кинематографистларының яңа киноленталарын тәкъдим итте.
ГДР кинематографистларының яңа әсәрләрен һәм совет картиналарын тамашачылар яратып карадылар.
Кама буендагы шәһәрдә тугандаш илләрнең кино сәнгате бәйрәме биш көн барды.
• Советская культура», Мәскәү.
«Гигант» совхозында шәһәр тибындагы поселокта 30 семья өй туйлары үткәрде. Бу совхоз эшчеләре Кама буендагы автоград кешеләрен сөт һәм яшелчә продуктлары белән тәэмин итә. Поселокның барлыкка килүе турыдан-туры КамАЗ белән бәйле һәм ул КамАЗ колачы белән төзелә.
Башлыча ике һәм өч катлы йортлар салына. Квартираларда газ, су, алар үзәктән җылытыла. Киң урамнарга асфальт һәм бетон җәелә, агачлар утыртыла.
— Барлык уңайлыклары булган поселок бер-берсеннән шактый еракта урнашкан дүрт иске авылны берләштерәчәк,— ди совхоз директоры, Татарстан АССР Верховный Советы депутаты Н. 3. Зиятдинов. — Совхоз кешеләренең бер урынга туплануы, әлбәттә, автогигант төзүчеләр өчен авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүгә дә уңай йогынты ясаячак.
ТАСС, Казав.
«Автоэкспорт »һәм «Авиапромимпорт» Бөтен союз берләшмәләре СССР Тышкы сәүдә министрлыгында Көнбатыш Германия фирмалары белән зур контрактларга кул куйдылар.
«Клекнер Хумбольд Дойц» фирмасы 1975—1976 елларда безнең илебезгә уннан уналты тоннага хәтле йөк күтәрелешле, һава суыткыч җайланмалар белән җиһазландырылган машиналар сатачак. Шулай ук «Рейншталь АГ Анлагентехни- ка» фирмасыннан «КамАЗ» автмобильләренең алгы күчәре өчен балкалар һәм терсәкле валларны кайнар килеш штамплау буенча зур җитештерүчәнлекле ике автомат линия алу турында килешенде.
Көнбатыш Германия фирмаларының совет техник продукциясенә — җиңел автомобильләргә, полиграфия җиһазларына, металл кисү станокларына, электромоторларга, подшипникларга заказлары да арта бара.
«Известия», Мәскәү.
1950 елда, Алтай полиметалл экспедициясендә эшләгәндә, мин «Труд» газетасына шигырьләр җибәргән идем, һәм алар «Хезмәт ияләре иҗаты» дигән баш астында басылып та чыкты. Шуннан соң мин «Братск ГЭСы» исемле поэмамда һәм башка шигырьләремдә эшчеләр сыйныфы темасына күп тапкырлар мөрәҗәгать иттем. Быел мин КамАЗда булдым һәм яңа поэма яза башладым. Аның төп герое — эшчеләр сыйныфы, бу гигант төзелештә очрашкан менә дигән кешеләр.
Евгений Евтушенко. «Труд», Мәскәү.
Шушы көннәрдә Чаллыга генераль директор Милослав Конец җитәкчелегендәге Чехословакиянең «Татра» автомобиль заводыннан халык предприятиесе белгечләре төркеме килеп китте.
Кунаклар КамАЗның төзелеш мәйданнарында булдылар, комплекслы төзү барышы генераль подрядчикның заказ бирүчеләр белән үзара мөнәсәбәте системасы белән кызыксындылар. КамАЗдан алган уңай тәҗрибәне Чехословакия автомобиль төзүчеләре үз заводларын киңәйтүдә файдаланачаклар.
«Советская Татария», Казан.
Октябрь башында Чаллыда партия, совет, профсоюз, комсомол, культура хезмәткәрләре активы җыелышы булды. Анда культура-масса эшләрен, культура учреждениеләре эшчәнлеген яхшырту мәсьәләләре каралды.
Җыелышка КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Вәлиев. республиканың культура министры А. Миндубаев, профсоюзларның Татарстан өлкә советы секретаре К. Әхметов катнашты.
«Советская культура», Мәскәү.
Кама буендагы төзелеш беренче көннән башлап газета һәм журнал битләрендә, радио һәм телевидение тапшыруларында киң чагылыш тапты.
Автозавод төзелеше турында язганда журналистлар аның халык хуҗалыгында гаять зур әһәмияте турында гына түгел, тирән интернациональ төзелеш, илебездәге халыклар дуслыгы университеты булуы турында да сөйлиләр. Газета-журнал материаллары, радио һәм телевидение тапшырулары — асылда алар төрле өлкәләрдә, крайларда, республикалардагы йөз меңнәрчә совет кешеләренең автогигант төзелешенә катнашулары, хезмәт батырлыклары турында елъязма.
Матбугат төзелештәге интернациональ коллективларның зур вакыйгалар белән тулы тормышыннан совет кешесенә хас сыйфатларны сурәтләү өчен бай материал ала.
КамАЗга бар халыкларның булышлыгын сурәтләгәндә газеталар шундый зур эшләрне бары тик бердәм көч белән генә башкарып буласына басым ясыйлар.
• Информационный вестник Союза журналистов СССР», Мәскәү.