Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ ЧИШМӘЛӘРЕ


тән уңышларны вакытында күреп бару, кимчелекләрнең сәбәпләрен ачу — әдәбиятның бүгенге торышы, аның киләчәге турында кайгыртып яшәүче, заманчалык хисен сизгер тоючы, чорның мөһим таләпләрен яхшы аңлаучы әдәбиятчыга хас сыйфатлар, Без моны әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә куп еллар эшләп килгән Хәсән ага Хәйригә карата да әйтә алабыз. Бу фикер аның «Иҗат чишмәләре» дигән яңа китабын1 укып чыккач янә дә көчәеп китә. Дөрес, китаптагы мәкаләләрнең күбесе вакытында укып барылган. Әмма аларны, җыеп, тагын бер кат укып чык кач, X. Хәйринең иҗат йөзе бөтенлекле булып алга килеп баса, аның әдәбият һәм тормыш мәсьәләләренә карашы тулырак к үз аллана.
Үзеннән-үзе аңлашыла, әдәбиятта булсын, әдәби тәнкыйтьтә булсын — алгы сызыкта эшләп килүче әдипләрнең иҗатларында теге яки бу халыкның әдәбиятына һәм әдәби тәнкыйтенә хас казанышлар да, җитешсез яклар да тулырак чагыла.
Шунлыктан телгә алынган китапка киңрәк тукталу зарур бер эштер.
Иң элек китап нәшриятының әлеге җыен-тыкны чыгаруын хупларга һәм КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында »гы карарын үти баруның бер кү-ренеше дип бәяләргә кирәк. Бу — әдәби про Песета куп еллардан бирле актив катнашу чы, социалистик реализм принципларын як лаучы әдәбиятчының хезмәтен хөрмәт итү генә түгел (хәер, бусы да — бик кирәкле һәм мактаулы эш). Төп хжкмәт җыентыкка тупланган мәкаләләрнең актуальлегендә,
■ Хәсән Хәйри. Иҗат чишмәләре. Тәнкыйть мәкаләләре, әдәби очерклар. Казан. Татарстан кител нәшрияты. 1975. ларга идея-эстетик тәрбия бирүендә.
Җыентыкка X. Хәйринең 60—70 нче елларда иҗат кылган мәкаләләре кертелгән. Әйткәнемчә, алар барысы да үз вакытында вакытлы матбугатта дөнья күргән, әдәбв тормышта тиешле роль уйнаган. Әмма алар бүтен дә әһәмиятләрен югалтмаганнар
Хикмәт ул мәкаләләрдә күтәрелгән проб-лемаларның бүген дә хәл ителеп җитмәүлә- рендә генә түгел, ә куелган мәсьәләләрнең тирәнлегендә, үткән һәм бүгенге көн мәсьә-ләләрен генә түгел, бәлки туачак көн проб-лемаларын да колачлавында.
Минемчә, бу китапның төп пафосы, төп идеясе — социалистик реализм принципла рының (коммунистик партиялелек, халыкчанлык, гуманизм, тормыш белән бәйләнеш, интернационализм һ. б.) безнең әдәбиятта ничек үстерелүен, әдәби мирасның бүгенге рухи тормышыбыздагы урынын аныклау аның хәзерге әдәби процесска йогынтысын арттыру турында уйлану, шуларга бәйле рәвештә хәл кылынасы мәсьәләләрне кү тәрү.
Аталган мәсьәләләр, минемчә, нәкъ менә әдәби тәнкыйть жанрлары (әдәби-тәнкыйп. мәкаләләре, әдәби күзәтүләр, әдәби порт-ретлар, рецензияләр) кысаларында, шул жанр таләпләре яктылыгында чишелгәннәр Дөресен әйтим, әдәби тәнкыйтьче, әдәби публицист Хәсән Хәйри миңа күбрәк охшый. Юк, бу аның әдәбият теориясенә һәм тарихына кагылышлы хезмәтләренә һич тә кимсетеп карау түгел. Кызганычка каршы, әдәбият белеме, әдәбият тарихы белән әдәби тәнкыйть арасына ясалма стена торгызып. беренчесен югарырак баскычка куеп, ә икенчесенә түбәнсетебрәк карау очраклары һаман да бар Мондый караш әдәби тәв-
Көн үзәгендә торган, нәкъ менә бү- бүгенге әдәби хәрәкәтне активлаштыруга тенге чор өчен аеруча мөһим бул- хезмәт итүендә, аның төп үсеш закончалыктан мәсьәләләрне күтәрү, ирешел- ларын һәм тенденцияләрен аңлатып, укучы
кыить әсәрләренә һәм әдәби тәнкыйтьчеләргә мөнәсәбәттә дә үзен сиздергәләп тора. Чынында нсә, әдәбият белеме, әдәбият тарихы һәм әдәби тәнкыйть арасында кытай стенасы юк. булырга да тиеш түгел. Әдәбият белеме әдәби тәнкыйть биргән нәтиҗәләрне, күзәтүләрне, бәяләүләрне гомумиләштерә, шулардай мәгълүм кануннар чыгара Әдәби тәнкыйть исә әдәбият белеменә методологик һәм теоретик база буларак таяна Шушы диалектик бердәмлек әдәбият белеменең заманчалыгын, тормыш- чанлыгын. актуальлеген, сугышчанлыгын, дәлиллелеген, ә әдәби тәнкыйтьнең фәннилеген, тирәнлеген тәэмин итә. .
Агымдагы әдәби тәнкыйтьнең көче әдәбият тарихын өйрәнүнең торышы белән дә бәйләнгән. Бу уңайдан Н. Юзиевнең образлы бер фикерен китерү урынлы булыр: «Әдәбият тарихы — тәнкыйтьнең тылы. Ә тыл ныклы булмаса, фронтта сугышуы авыр...>''—дигән иде ул.
X. Хәйринең әдәби-тәнкыйть чыгышларында нәкъ менә әдәбият фәне казанышлары, бу өлкәдәге үз күзәтүләре, әдәбият тарихы тәҗрибәсе мул файдаланыла. Әйтик, автор Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын тикшерүгә багышлап «Тормыш чәчәкләре» исемле рецензия яза. Әмма әсәрне конкрет анализлау җирлегендә ул уңай герой, персонажларны типиклаштыру алымнары кебек мөһим теоретик мәсьәләләр күтәрә. Г. Тукай традицияләренең дәвам итте- релүен һәм үстерелүен күзәткәндә. X. Хәйри хәзерге чор поэзиясе белән генә чикләнми. ә аның барлык үсеш баскычларын диярлек колачлый. Мондый мисалларны байтак китерергә мөмкин булыр иде.
Китап ике бүлектән тора. Беренчесе аның хәзерге чордагы әдәби хәрәкәтнең үсеш тенденцияләрен, мәгълүм язучыларның иҗатын һәм аерым әсәрләрен тикшерүгә багышланган.
X Хәйри әдәби күренешләргә бәя биргәндә иң элек заманчалык таләбен куя: әдип тормышның нинди актуаль проблемаларын күтәрә, алар бүгенге чынбарлыкның төп үсеш тенденцияләрен чагылдырамы, чагылдырса — ничек чагылдыра, чорның нинди геройларын образлаштыра һәм ничек об- разлаштыра? Шундый сорауларга җавап эзләү нәкъ менә социалистик реализм принципларының тормышка ашырылуын күзәтергә әдәбиятның төп үсеш тенденцияләрен билгеләргә омтылуны чагылдыра Димәк,
1 Нил Юзиев «Хәрәкәттәге эстетика» — хәрәкәттә. «Казам утлары». 1973. 8 сан. 168 бит. автор әдәби күренешләрне тормыш күренешләре белән нисбәттә карый (бу исә әдәби тәнкыйтькә куела торган иң төп таләпләрнең берсе). Шуннан чыгып, ул соңгы елларда татар совет әдәбиятының яңа күтәрелеш, җанланыш кичерүен раслый, моны әдәбиятның халык тормышына якыная төшүе, анда заман темаларының үзәк урын ала баруы белән аңлата. «Татар совет әдәбиятында.— ди автор,— төрле жанрларның зур формаларында киң колачлы әсәрләр иҗат итәргә омтылу, кеше турында кайгыр- тучанлык, социалистик гуманизм, мораль мәсьәләләрен куеп тирәнрәк яктыртырга теләү тенденцияләре, һичшиксез, халыкның героик хезмәт күтәренкелегенең көчле уңай йогынтысы белән бәйле» (5 бит).
Әлбәттә, әдәбиятның җаны — кеше. Аны кеше турындагы фән дип тикмәгә генә атамаганнар. Шуңа күрә дә чын әдәбиятта тормыш проблемалары кеше язмышлары аша чагылыш таба. Шуңа күрә дә язучылардан заманыбызның монументаль герое образын иҗат итү, коммунизм төзүче геройларның рухи үсешен, хезмәттә һәм шәхси тормышта аларда яңа сыйфатлар барлыкка килүен сурәтләү таләп ителә. Тәнкыйтьче безнең әдәбиятның иң яхшы әсәрләрендә уңай ге-ройларның рухи сафлык, дәүләт, коллектив каршында җаваплылык тою, халык эшендә, коллективта көчле таяныч табу кебек алдынгы совет кешесенә хас сыйфатларны туплавын күреп сөенә.
Әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен ныгытырга, анда чынбарлыкның магистраль юнәлешләрен чагылдырырга, заман герой-ларын бөтен буена гәүдәләндерергә кирәклек турында сөйләгәндә, X. Хәйри, беренче чиратта, республикабызның кайнап торган тормышын, аның гүзәл кешеләрен күздә тота. Аның игътибарын иң элек җәмгыятебезнең әйдәп баручы көче булган эшчеләр сыйныфы тормышын һәм вәкилләрен, аннары авыл тормышы проблемаларын һәм шул проблемаларны хәл итү белән мәшгуль булган кешеләрне, халык интеллигенциясе вә-килләрен калку гәүдәләндергән әсәрләр тарта.
X. Хәйри, кагыйдә буларак, язарына азык итеп әдәби процессның үзәгендә торган, йөкнең авыр өлешен үз иңендә күтәреп барган әдипләрнең иҗатларын сайлый. Аның мәкаләләрендә әдәбиятыбыз хәзинәсенә кыйммәтле өлеш керткән Г. Тукай, Г. Ибра- һимов, Ь. Такташ, ф. Кәрим, Г. Кутуй, Г. Бә- широв, И. Гази, Г. Әпсәләмов, С. Хәким, Ф Хөсни, А. Расих, Г. Ахунов кебек әдип
ләрнең иҗатларына яки аерым әсәрләренә әдәбиятыбызның әйдәп баручы тенденция-ләренә бәйле рәвештә анализ-бәя бирелә. Минемчә, X. Хәйринең иҗат принцибы бу.
Аңлаешлы хәл. Чөнки әдәбиятның төп үсеш баскычларын художестволы иҗатта өр-яңа сүз әйткән, әдәби процесста өр-яңа сәхифә ачып җибәргән зур талантлар билгели. Бүтән әдипләргә игътибар бирмәсәңдә ярый дигән сүз түгел бу. Әдәби процесс даһи һәм зур талантларның иҗатларыннан гына тормый. Әдәбият төрле әдипләрнең куп булуы белән ямьле һәм анда һәркайсы- ның үз урыны бар. Әмма олы әдәбиятның баганалы юлы турында сүз алып барганда аның төп үсеш тенденцияләрен гәүдәләндергән әдипләрнең игътибар үзәгендә торуы аклана булыр.
Җыентыкка тупланган әсәрләрнең күбесенә янә бер сыйфат хас: аларда иң элек әдәбиятның үсеш дәрәҗәсен билгели торган жанрлар турында сүз бара. Моның шулай ук үз сере бар. Әйтик, прозаның җитлегүен, барыннан да элек, халык тормышын киң планда тасвирлаган зур жанрлар — роман белән повестьлар билгели. Автор өчен бу «әдәби-формаль мәсьәлә генә түгел, ул әдәбиятыбызның үсеш дәрәҗәсен күрсәтүче бер фактор» (13 бит).
Тәнкыйтьченең Г Әпсәләмов иҗатын тик-шерүгә багышланган хезмәтләре аерым игътибарга лаеклы. Ул аларда әдәбиягыбыз- да иң актив эшләп килүче әдипнең иҗат принципларын һәм алымнарын, ул алып килгән яңалыкны, аның индивидуаль йөзен уңышлы ачып бирә. Шул ук вакытта X. Хәйри язучы иҗатының уңышсыз якларына да күз йоммый. Бездә, әлбәттә, җитешсезлек- ләрне ачып биргән тәнкыйть мәкаләләре дөнья күрми түгел, тик шунысы бар: җитеш- сезлекне күрү әллә ни кыен эш түгел, ә менә теге яки бу җитешсезлеккә китергән сә-бәпләрне ачып бирү — монысы инде куп мәртәбә кыенрак. X. Хәйри нәкъ менә шушы якка дикъкать бирә. Инде телгә алынган «Тормыш чәчәкләре» исемле рецензиясендә. мәсәлән, ул төп герой Гөлшаһидә образына хас кимчелекләрне әдәби образ иҗат итү. типиклаштыру принциплары белән бәйли.
Җыентыкка кергән иң нигезле хезмәтләр, мөгаен, тарихи романга кагылышлылары- дыр. Аларда тарихи роман хакындагы карашларны күзәтү дә (дөрес, авторның тарихи роман теориясендә шактый киң таралган карашны һичбер искәрмәсез кабул итүе белән бәхәсләшергә мөмкин), безнең әдәбиятта тарихи романның традицияләренә сәяхәт тә. конкрет әсәрләргә (әйтик, Н. Фәттахның «Этил суы ака торур». А. Расихның Ямашев» романнарына) тәфсилле анализ да бар. Бу — нәкъ менә теоретик һәм тарихи анализның табигый үрелешенең һәйбәт бер мисалы.
Әлеге мәкалә-тнкшеренүләрендә X. Хәйри тарихи романнарга партиялелек һәм та-рихилык принципларына тугрылык, иҗти-магый-тарихи тормыш үсешенең төп тен-денцияләрен дөрес аңлау, художестволы һәм фәнни фикер синтезы һ. 6. кебек таләпләрнең ничек үтәлүеннән чыгып якын килә. Тарихи романнарның вазифасы тарихны тулыландыруда гына түгел. Автор фикереңчә, алар совет кешеләренең үткән тарихи юлын, бүгенгенең тарихи тамырларын тирәнрәк аңларга, иҗтимагый һәм рухи тормыш тәҗрибәсен киңәйтергә ярдәм итә, патриотизм, гуманизм һәм интернационализм хисләрен тәрбияләү бурычын үги. Шуңа күрә дә X. Хәйринең әдипләрне халык эпопеясын иҗат итү юлында кыю адымнар ясарга, кеше язмышлары аркылы халыкның тарихын, көчен, рухын, милли үзенчәлекле Ьсарактерын чагылдырырга, халыкның тарихтагы хәлиткеч ролен ачарга, халкыбызның батыр уллары, революционерлары, атаклы эшлеклеләренең онытылмас образлары аша тарих проблемаларын хәзерге заман теләшләре, идеаллары яктылыгында хәл итәргә чакыруы (97 бит) бик урынлы, бик вакытлы.
Әлбәттә, X. Хәйри, прозага бирелгәне, аны яратканы хәлдә, әдәбиятның башка төрләрен һәм шул төрләрдә иҗат итүчеләрне дә «онытмый». Ул Г. Тукай, Һ. Такташ. Ф. Кәрим, Г. Кутуй, С. Хәкимнәрнең портретларын тудыра, аларның иҗат үзенчәлекләрен ача. Шулай да автор проза әсәрләренә бәя-анализ биргәндә үзен иркенрәк сизә шикелле.
Китапның икенче өлеше «Әдәби мирас — халык хәзинәсе» дип атала. Бусында инде төп игътибар узгандагы әдәби күренешләргә. әдәби исемнәргә юнэлтелгән. Ләкин бу шартлы бүленеш. Беренче бүлектә урнаш-тырылган хезмәтләрдә әдәбият тарихына сәяхәтләр тулып ята, ә икенче бүлектә урын алсаннарында әдәби традицияләрнең бүгенге көндә ничек дәвам иттерелүе турында сүз бара. Димәк, автор тарихилык принцибы таләпләрен истә тотып эш итә.
Мәгълүм булганча, тарихилык принцибы — марксистик-ленинчыл методологиянең нигез ташларыннан берсе.
Теге яки бу күренешне дөрес аңлау һәм ■аяың үсеш перспективаларын сиземләү өчен аның узганын, үсеш баскычларын күздән кичерергә, ә узганны дөрес һәм тирән төшенү өчен аңа хәзерге фән һәм практика крешкән каланчадан торып карарга кирәк. Тарихилык принцибының әдәби күренешләрне анализлаганда әһәмияте аеруча зур, чөнкн культураның бер тармагы булган әдәбиятның чагыштырмача мөстәкыйль үсеш кануннары бар. Шу,ларның берсе — дәвамлылык. Социалистик реализм әдәбияты нигилистик әдәбият түгел, ул узгандагы алдынгы әдәбиятның иң яхшы традицияләрен алга таба дәвам иттерә, яңа эчтәлек һәм форма белән баета. Шул ук вакытта элекке әдәби мирасның бүгенге рухи тормышы-бызда һәм әдәби хәрәкәттә һаман зуррак урын ала баруын да истә тоту кирәк. Чөнки социализм СССР халыкларының революциягә кадәрге демократик әдәбиятларына икенче тормыш бирде. Аларның уңай традицияләре хәзерге әдәбиятларга яңа көч- хуәт өстәп тора Менә ни өчен X. Хәйринең үткәндәге әдәби мираска шундый зур игътибар бирүе аңлашылса кирәк. Бүгенгене узганның дәвамы итеп, традицияләрне үсештә. хәрәкәттә карау тәнкыйтьченең мирас хакындагы чыгышларын заманча яңгырашлы итә.
Икенче бүлектәге аерым мәкаләләрдә олы әдипләребез традицияләренең бүгенге әдәбиятта ничек дәвам иттерелүе күзәтелә. Арада «Г. Тукай традицияләре һәм татар совет поэзиясе» дип исемләнгәне аерата кызыклы. Автор бик дөрес раслый: «Совет тормышы шартларында аның (Г. Тукайның— ф. Ә) иҗатын аңлау, аның халыкка якынлыгы тагын да киңрәк, тирәнрәк, көчлерәк ачылды. Аның классик әсәрләре, Октябрьга кадәр күз алдына да китерергә мөмкин булмаган дәрәҗәдә һәм күләмдә, миллионлаган тираж белән төрле басмаларда, терле телләрдә киң халык массасына җиткерелде. Тукай иҗаты мисалында партиябезнең классик әдәби мираска карата дөрес мөнәсәбәте аеруча ачык чагыла» (163 бит).
Халыкчанлык һәм реализм өчен, халык азатлыгы һәм бәхете өчен көрәш, гуманизм һәм халыклар дуслыгын ныгыту, бөек рус халкына, аның культурасына тирән хөрмәт белән карау, «Яшәсен туган ил, туган тел! Яшәсен халык әдәбияты!» кебек Тукайның төп принциплары, идеаллары татар совет әдәбияты өчен ят булмады, алар аның нигез ташларын салырга ярдәм итте, органик
рәвештә аңа тоташты. Шунысы уңышлы, X. Хәйри әлеге традицияләрне гомумиләштереп кенә калмый, ә аларның әдәбиятыбызда ничек үстерелә, нинди яңа сыйфатлар ала, яңа тарихи шартларда нинди яңа эчтәлек белән байый баруын да эзлекле күзәтә. Ул бу йогынтыны форма ягыннан үзенчәлекле дәвам иттерелүендә дә күрә. Аның аерым язучыларда поэтик эзләнүнең кайчак формаль як белән чикләнүен кисәтүе, поэтик идея пафосының хәлиткеч роль уйнавын искә төшерүе бик урынлы. Шулай ук автор заманында әдәби мирас тәҗрибәсен кире кагу, аңа бәя биреп җиткермәү кебек җитди ялгышларга күз йоммый, аларның сәбәпләрен аңлатырга омтыла. Кыскасы, X. Хәйри әдәби традицияләр белән новаторлыкны бер-берсеннән аерылгысыз бәйләнештә карый. Бу — шулай ук әдәбият белемендә һәм әдәби тәнкыйтьтәге җитди принципларның берсе. Кызганычка каршы, бездә әлеге принципның үстерелеше бик аз өйрәнелә, тикшерелгән очракта да игътибар мәсьәләнең асылына түгел, ә тышкы якларына, беренче карау белән ук күзгә ташлана торган охшашлыкка юнәлтелә. Хәлбуки, традицияләр белән новаторлыкның диалектик элемтәсе бик тирән. Өлкән буын әдипләре һәм яшьләр иҗаты күзгә бәрелеп тормый торган җепләр белән үзара бәйләнгән. Бездә үзара йогынты турында сөйләгәндә шул йогынтыны кичергән әдип-ләрнең үз сүзләренә таяну көчле (бу— X. Хәйринең әлеге мәкаләсендә дә үзен сиздереп тора). Ә мәсьәләнең асылы тирәнрәк катлауларда. Әлеге җәһәттән В. Г. Бе- линскийның хикмәтле бер фикерен искә төшерү зарарлы булмас. Ул, бөек шагыйрьнең башка шагыйрьләргә йогынтысы аның поэзиясенең әлеге шагыйрьләр иҗатында чагылуы рәвешендә булмый, дия язган иде. Аның фикеренчә, бөек шагыйрьнең поэзиясе башка шагыйрьләрнең үз көчләрен кузгата. Кояш нуры да бит җирне балкытканда аңа үз көчен бирми, ә җирнең үз күкрәгендә яшеренеп яткан көчне генә хәрәкәткә китерә *. Бу фикер әдәбиятның барлык төрләренә дә кагыла.
Икенче бүлектәге мәкаләләрнең берничә- се әдәби мирасны туплау-саклау, өйрәнү һәм пропагандалау мәсьәләләрен кузгата. Алар «Әдәби мирас — халык хәзинәсе», «Күптән өлгергән мәсьәлә» исемле мәкаләләрдә, һ. Такташның тууына 70 ел тулу
' Карагыз В. Г Белинский Әсәрләр (рус телендә). Мәскәу. 1948, 2 том. 164—165 битләр.
уңае белән сөйләнгән докладта, М. Хәсә- новның Г. Ибраһимов эшчәнлеген тикшергән монографиясенә рецензиясендә күтәрелә. Автор, әдәби мирасны, элекке әдәби яд-карьләрне, истәлекле документларны җыю, классикларыбызның мирасын туплау һәм дөньяга чыгару юлында ясалган уцышлы адымнар өчен сөенү белән бергә, бу өлкәдә хәл ителмәгән мәсьәләләрнең булуына көенә дә. Байтактан язылсалар да, ул мәкаләләрдә куелган мәсьәләләрнең шактые әле дә хәл кылышмаган Борынгы әдәби памятникларны җыю, өйрәнү, хәтта классикларыбызның һәм хәзерге әдипләребез- нең мирасын, онытылмаслык тарихи документларын, әсәрләрен туплауда эзлекле һәм планлы эш кирәклеге, борынгы чор әдәбияты үрнәкләрен күбрәк бастыру, шул чорны өйрәнүчеләрнең санын арттыру турында кайгырту, тарихи фондларны баетуда барлык мөмкинлекләрне файдалану, әлеге эшкә киң җәмәгатьчелекне тарту зарурлыгы кебек мәсьәләләр әнә шундыйлар рәтенә керә.
Ниһаять, җыентыкның икенче бүлегендәге өченче төр хезмәтләрдә әдәбият теориясен һәм әдәби тәнкыйтьне үстерү проблемаларына гукталына. Иң элек сүз «Әдәбият фәнебезнең үсеш юлы» дип исемләнгән хезмәт турында барырга тиеш. Автор анда безнең әдәбият фәненең үсеш баскычлары, традицияләре, аны үстерүгә зур өлеш керткән әдәби көчләр турында сөйля. Әлбәттә, доклад-мәкаләдә әдәбият фәнебезнең барлык катлаулы мәсьәләләре дә хәл ителеп бетмәгән һәм автордан моны таләп итеп тә булмый. Минемчә, X. Хәйринең таяныч ноктасы нык, кыйбласы дөрес Бу кыйбла — татар әдәбият фәненең үзәгендә социалистик реализмның тууы, үсүе, аның критик реализмы һ. б. метод, юнәлешләр белән бәйләнеше, мөнәсәбәте мәсьәләләре торды, дигән нәтиҗә. Әлеге фәннең үсешендә ялгышулар, абынулар да булган Ләкин төп рухны, төп юнәлешне алар билгеләми. Авторның кайбер галимнәрне менә шушы төп моментка игътибар биреп җиткермәүләре өчен тәнкыйтьләве бик аңлашыла
«Әдәби тәнкыйть сүзе» дигән хезмәттә автор төп нәрсәне — татар әдәбиятында социалистик реализм һәм аның үсеше, милли үзенчәлек мәсьәләләрен күз уңында тота, шушы таләптән чыгып «хәрәкәттәге эстетм- ка»ның торышын тикшерә Бу мәкаләдә дә әдәби тәнкыйть әле хәл итәргә тиешле байтак мәсьәләләр күтәрелгән (әдәби тәнкыйтьне үстерүдә вакытлы матбугатның ролен арттыру, яшьләрнең иҗатлары турында проблемалы мәкаләләр, иҗат портретлары язу, тәнкыйтьтә фәлсәфи тирәнлекне, дәлилле- лекне көчәйтү, бу өлкәдә эшләүче кадрлар- ларның идея-теоретик дәрәҗәсен, профессиональ осталыгын күтәрү мәсьәләләре һ. б ).
Шул рәвешле, X. Хәйри укучыларга байтак актуаль мәсьәләләрне алга куйган китап тәкъдим иткән. Әйтергә кирәк, алар татар әдәбияты өчен генә түгел, ә бөтен күп милләтле әдәбият өчен актуаль мәсьәләләр. Автор милли әдәбияттагы күренешләрне тикшергәндә һәр вакыт анын күп милләтле совет әдәбиятының аерылмас бер өлеше булуын күздә тотып эш итә. Ул тәнкыйтьчеләрдән теге яки бу әсәрне тикшергәндә үз әдәбият кысалары белән генә чикләнеп калмаска, милли культура казанышларын башка тугандаш халыкларның культура байлыклары белән чагыштырырга, әдәби иҗат өлкәсендә тәэсир итешү, баетышу процессларын күзәтү һәм күрсәтү өчен го-мумсоюз сәнгате тәҗрибәсенә тиешенчә мөрәҗәгать итәргә өнди, ә үзе мөмкин бул-ганча шушы принципны үтәргә тырыша. Социалистик әдәбиятларның чәчәк ату һәм акрынлап якыная баруы, бердәм коммунистик җәмгыять культурасы туу процессы көчәя барган безнең чорда әлеге принципның әдәбият белемендә һәм тәнкыйтьтә төп методологик таләпләрнең берсенә әверелүен һич кенә дә истән чыгарырга ярамый. Кызганычка каршы, бездә әлеге таләп читләтеп узылган мәкаләләр, рецензияләр еш чыга тора. Дөрес, аларның авторлары моны начар ният белән эшләмиләр Бөтен бәла шунда, я белем офыгы тар, я тәҗрибә җитми.
Әлбәттә, җыентыкта һәм автор тарафыннан. һәм нәшрият тарафыннан төзәтелергә, камилләштерелергә тиешле нәрсәләр дә байтак.
Җыентыкны ике өлешкә бүлгәндә эзлеклелек сакланмаган. Әйтик, һ. Такташ, Ш Камал турындагы чыгышлар «Әдәби мирас — халык хәзинәсе» исемендәге бүлектә урнаштырылган, ә Г. Кутуй, Ф Кәрим, А Алиш хакындагы язмалар «Киң колач, якты караш» исемендәге бүлектә, ягъни бүгенге әдәби процессны анализлаган мәкаләләр рәтенә кертелгән. Нәкъ менә соңгы еллардагы әдәби тәнкыйтьнең үсеш мәсьәләләрен анализлаган «Әдәби тәнкыйть сүзе» дигән доклад-мәкалә дә икенче бүлектә урнаштырылган. Шуннан инде сораулар туа: нинди принцип нигезендә? Әдәби мирасны һәм хәзерге чор әдәбиятыи билгели
торган критерийлар нинди? Әллә классик әдәбият кына әдәби мираска карыймы?
Шундый җитди җыентыкта фәнни аппаратның тиешенчә куелмавы эчне пошыра. Бер урында чыганакка мөрәҗәгать итү бар. икенчесендә — юк. Минемчә, һәр мәкаләнең нинди матбугат органында беренче булып дөнья күргәнлеген дә күрсәтү кирәк иде- Киң колач, якты караш» исемле мәкаләне укырга керешеп киткәч, аның "Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе оештырган әдәби конференциядә катнашу рәвешендә язылганлыгын абайлыйсың. Сүз анда аерым әдәби күренешләр турында язу-чылар арасында барган бәхәскә дә килеп тоташа. Нинди конференция ул? «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясенең әдәби хәрәкәтнең төрле мәсьәләләре буенча байтак дискуссияләр уздырганлыгы мәгъ лүм бит. Димәк, конференция турында да. андагы бәхәсләрнең асылы турында да кыс- кача мәгълүмат биреп китәргә, бәхәстә катнашкан авторларның чыгышларының чыганагын күрсәтергә кирәк иде.
Китаптагы аерым мәкаләләрдә кабатлаулар күзгә ташлана. Мәсәлән, «Иҗади хезмәт шатлыгы» һәм «Октябрь революциясе һәм татар әдәбияты» дигән мәкаләләрдә шулай. Аларның берсен генә тәкъдим итү белән чикләнергә мөмкин иде.
Аерым мәкаләләрдә фикерләрнең һәм нәтиҗәләрнең тиешенчә дәлилләнеп җитмәвен күрсәтеп узу урынлы булыр. Бу бигрәк тә әдәби әсәрләргә, иҗатларга конкрет анализ аз булган гомуми мәкаләләрдә үзен нык сиздерә. Моның сәбәбе — әдипләрнең исем- фамилияләрен санау белән мавыгу.
Тулаем алганда. X. Хәйри китабы татар әдәбиятының соңгы еллардагы үсеш юнә-лешләрен күз алдына китереп бастырырга ярдәм итә. Бу җыентык белән танышкач, әдәбият сөючеләр бүгенге әдәби хәрәкәткә, узган мираска, әдәбият теориясенә бәйле байтак сорауларга җавап табачаклар, алар хакында уйланырга мәҗбүр булачаклар.