Логотип Казан Утлары
Роман

ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ


КЕЧКЕНӘ РОМАН
VIII
алих мине Печән базары чатында көтәргә тиеш — без шуннан Большой театрга, аларның репетицияләренә китәчәкбез. Тиз тотты Салих бу эшне... Әле үткән атнада гына Солтан Габәши белән таныштырам дип әйткән иде, инде менә ай-ваөма куймыйча мине алып та бара. Музыкантлар белән танышу, музыка дөньясына керү минем өчен бик кирәк ди ич! Әлбәттә, шулайдыр, тик мин уңайсызланам, әзрәк кенә куркам да, чөнки... бик яңа дөнья бит әле ул минем өчен! Ахыры хәерле булсын, әнием әйтмешли!..
«Печән базары» дигәнебез ул асылда Бвангилистовский урамы дип атала. Бик киң урам булганга күрә, анда элек-электән үк сала халкы печән сата. Халык теленә кергән исеме дә шуннан киткән, билгеле. Бу чыкылдап торган татар оясы, әмма шул урамда, ягъни Евангилистов- ский белән Захарьевский чатында, зур гына ак чиркәү дә бар. Ә тирә- юнендә вак кына мәчетләр...
...Бүген русларның берәр бәйрәмедерме — чиркәүнең тимер ишеге киңенчә ачык, баскычының ике ягына да карт-коры, гарип-гораба саилчеләр җыелган. Мин килеп җиткәндә Салих шул саилчеләрдән аз гына читтәрәк, башын кырынрак салып тик кенә басып тора иде. Янына ук барырга кыймыйча, аптырабрак туктадым. Ләкин егетем үзе мине күреп алды да ашыгып яныма килде.
— Кичерегез!—диде ул уңайсызланыбрак.
— Нишләп тора идегез анда, саилчеләр янында?—дидем мин, га-җәпләнүемне яшермичә.
— Садака эләктерер өчен түгел инде, — диде ул көлеп. — Чиркәү хорын тыңлый идем... шәп җырлыйлар, шайтан алгыры!
— Әллә яратасыз?
— Мин барысын да тыңларга яратам, Гөләндәм, хәтта чәүкәләр хорын да!.. Ә көлмичә генә әйткәндә чиркәү хоры үзенә бер зур сәнгать бит ул!.. Гасырлар буенча эшләнеп килгән сәнгать, шуңа күрә аны тыңлау һич тә язык түгел!.. Киттекме?
Без Болак күперенә таба атладык. Салих,сүзен дәвам итеп, миңа төрле диннәрнең музыка сәнгатен гомумән бик оста файдаланулары.
Ахыры. Башы 9 нчы санда.
кайчандыр Себастьян Бах, Моцарт кебек бөек композиторларның гый-бадәтханәләр өчен махсус музыка язулары турында бераз сөйләп барды. Ахырдан:
— Тик безнең ислам дине генә музыкадан мәхрүм,—диде көрсенеп.— Мөхәммәт пәйгамбәр курай белән сорнайны гына мәчеткә керткән булса да, дин әһелләре музыкага бу кадәр тискәре карамаслар иде ф Ә шуның аркасында без күпме артка калдык! ш
Минем нишләптер кинәт сорыйсым килде:
— Ә сез азан әйткәнне тыңларга яратасызмы? =
— Әйе. бигрәк тә кичке азанны... Авылда тыңлаганым бар. кояш < баеган чакта... Гаҗәп сагышлы, моңлы ишетелә шул чакта кичке азан! ‘ Гүя фани дөньядан аера ул сине, уйлар, өметләр барысы да бик кече- < рәеп кала. Тик соңыннан бик ямансу булып китә, тизрәк үзебезнең шушы £ гөнаһлы дөньяга әйләнеп кайтасы килә... Дөнья кызыйлырак бит, Гө- 7 ләндәм?! 2
Шулай иркен генә сөйләшкәләп атлый торгач, без Большой театр § алдына да килеп җиттек. Тагын ниндидер икеләнү мине ишек төбендә § тукталырга мәҗбүр итте. Салих та туктады.
— Әллә нигә... кыенсынам,—дидем мин, аның сораулы карашын ф нан уңайсызланып кына. s
— Ни өчен тагын? *
— Анда... кешеләр күптер.
— Минем музыкант иптәшләрем генә, — диде Салих. Аннары кулым- 3 дагы котик муфтамны йомшак кына сыйпап, көйсез баланы юаткандай _ көлә-көлә өстәде: — Песи, песи, пескәем, ягез-я, курыкмагыз, усал < этләр юк анда! £
— Үзегез дә юмалый беләсез тагын!—дидем мин дә ирексездән = көлеп. <
Без театрның караңгырак алгы коридорына кердек. Аны узгач, Салих мине икенче каттагы, тәрәзәләре урамга караган кечерәк бер фойега алып менде. Монда өч кеше бар иде. Икесе рояль янында үзара сөйләшеп утыра, ә берсе алардан шактый читтә, күкрәгенә терәгән скрипкасына башын кырын салып, смычогының очы белән генә бик әкрен нидер уйнап тора иде... Салих мине алар белән таныштыра башлады.
— Бу Мөхәммәт абый Яушев,—диде ул, иң элек скрипка уйнаучыны күрсәтеп —Ә бу Фәйзи Бнккинин — һәм скрипкачы, һәм гармунчы. Бусы инде минем малай чактан ук дустым Мансур Мозаффаров дигән егет була.
Алар өчесе дә, түбәнчелек белән башларын иеп, кулымны кыстылар.
— Гөләндәм туташ! —диде Салих минем өчен. — Сезгә аның хакында әйткәнем дә бар.
— Әйе, ишеткән идек,— диештеләр егетләр, ә Мөхәммәт абый дигәне шунда ук миңа урын да тәкъдим итте:
— Утырыгыз, туташ!
Бу кечкенә буйлы абый яшь ягыннан арада иң өлкәне булса кирәк, борын төбендә генә бер чеметем кара мыегы да бар, ләкин үзе бик җиңел сөякле кешегә охшаган. Бер генә минут та тик торуны белмидер кебек, хәтта чем-кара күзләре дә!.. Ак чырайлы Биккинин да шулай ук буйга кечкенә, гәүдәгә юка гына бер кеше, әмма табигате белән башка — сабыр, басынкы, бер дә тегенең кебек очынып тормый... Ә Мансур дигәннәре бөтенләй япь-яшь, үсмер малайлыктан чыгып килгән егет кенә, үзе бик оялчан да булса кирәк, минем белән күрешкәндә нәкъ кызлар төсле ияк очына кадәр кызарды.
Мин дә, беренче минутларда үземне шактый бәйле хис итсәм дә, ничектер бик тиз тынычландым. Абыйлар гади, тәкәллефсез иделәр.
мина артык исләре китеп, күз елтыратып тормадылар. Шунда ук үзара сөйләшә башладылар, көлешеп тә алдылар — күренә, араларында дуслык бердәмлек нык булса кирәк. Тагын бер нәрсәне сизмичә калмадым Салихка үз, якын итеп кенә түгел, ә өстенрәк бер кеше итеп, хөрмәт белән дә карыйлар икән.
— Солтан абый килмәдемени әле?—дип сорады Салих егетләрдән.
— Килеп җитәргә тиеш,—диде Мөхәммәт абый. Әллә башлый торабызмы? „ . _
— Азрак көтик,— диде Салих, аннары миңа борылып әйтте: Солтан абыйга яңа әзерләгән көйләребезне уйнап күрсәтмәкче булабыз. Сез дә менә бер уңайдан тыңларсыз.
Алар үзләренең шушы кечкенә оркестрларында кайбер татар көйләрен полифония нигезендә, ягъни төрле тавышта, уйнаячаклар икән. Бик матур килеп чыга, имеш. Көйнең мелодиясе ничектер яңарып, бизәкләргә баеп, хәтта яңгырашы да көчәеп китә ди. һәм бу яңалыкны оркестрга беренче башлап Салих үзе керткән икән.
Шул арада ишекне әкрен генә ачып, тагын бер кеше тавыш-тынсыз гына килеп керде. Керү белән өстендәге пальтосын салып, урындык башына ипләп кенә бөкләп куйды. Шунда гына иптәшләре аны күреп аллылар.
— Менә ич үзе дә!
Димәк, шушы икән Әхмәтсолтан Габәши!.. Әйтергә кирәк, ул минем игътибарымны шунда ук үзенә бәйләп өлгерде. Ни хикмәттер, бу да кечкенә буйлы иде (әллә музыкантлар барысы да бер калыптан төшкәннәр инде), әмма башкалардан бөтен килеш-килбәте белән бик нык аерылып тора. Зур башлы, калку маңгайлы, карасу йөзле, гәүдәсе озынрак, ә аяклары кыскарак та кәкрерәк, атлаганда үрдәк шикелле чайкалыбрак атлый. Кыскасы, аны һич тә чибәр кеше дип әйтеп булмый. Ләкин аның бөтен кыяфәтеннән бик саф күңелле кешеләргә генә хас садәлек, самимилек, һәм шуларның чагылышыдай үзенә бер мөлаем-лык бөркелеп тора. Бигрәк тә зур күзләре нәкъ сабыйларныкы төсле бик ачык, бик эчкерсез карыйлар, тик аларның төбендә генә ниндидер бер яшерен моң-сагыш чагыла кебек... Калын иренле авызы да аның тарсынып, кыюсыз гына елмаядыр шикелле...
Менә ул ашыкмыйча гына иптәшләре янына килде, һәркайсы белән кул биреп күреште. Мин бер читтәрәк тора идем. Ул миңа таба да борылды һәм Салих шунда тиз генә:
— Бу Гөләндәм туташ була,—диде.
Солтан абый, каршыма килеп, суз әйтмичә генә кечкенә КУЛЫН сузды. Бары шуннан соң гына:
— Сез Салихның шәкертеме?—дип сорады.
— Әйе,—дидем мин нигәдер каушабрак.
— Ишеткән идем, Салихтан күп нәрсәгә өйрәнергә була, — диде ул бик гади генә итеп.
Ләкин Салих көлеп кенә үз сүзен әйтергә ашыкты:
Сез, Солтан абый, мине алай бик күтәреп җибәрмәгез әле, чебешләрне көз көне саныйлар ич!
— Мин ышанып әйтәм.
— Әмма мин бер нәрсәдән канәгать, — диде Салих, — Гөләндәм туташ белән шөгыльләнү минем үзем өчен дә бик файдалы.
— Шулай булырга тиеш тә. Өйрәтү — өйрәнү дигән сүз ул бигрәк тә музыкада! 1 J г
Мина калса, Солтан абый бик мәгънәле сүз әйтте кебек, ләкин ул аны шундый гади итеп, гүя очраклы рәвештә генә әйтте ки,’башкалар моңа әллә ни игътибар да итмәделәр шикелле, һәм шунда УК алар үз эшләре турында сөйләшә башладылар. Мин, бер читтәрәк ' утырып аларның сүзләреннән шуны аңладым: февраль азакларында артистлар.
һәм һәвәскәрләр катнашы белән зур бер кичә үткәрелергә тиеш икән. Бу кичәне комиссар иптәшләрнең соравы буенча мәҗрух кызыл гаскәриләр файдасына үткәрәчәкләр икән. Элек, ягъни большевикларга кадәр, мондый кичәләр еш кына була торган иде. «Шәрык кичәсе» дип әйтәләр иде аларны... Хәзер исә ничек дип атарлар — бу кадәресе ачыкланып бетмәгән икән әле, һәрхәлдә, исем мәсьәләсен шул ук комиссар ♦ иптәшләр хәл итәргә тиешләр, имеш... “
Кыскасы, бу да шул «Шәрык кичәсе» сыманрак милли уеннар, тан- £ палар белән үтә торган зур бер әдәби-музыкаль кичә булачак. Бәлки = әле милли ашлар да булыр — әгәр буфет ачарга азыгын-төлеген тап- * салар... Кичәдән җыелган бөтен акча, ишеткәнемчә, мәҗрух кызыл гас- э «эриләр файдасына китәчәк. Шуның өстен ә акчалата һәм әйберләтә £ иганә җыю да булачак икән. (Мәсәлән, хатын-кызларның җылы оек- £ башлар, бияләй-перчаткалар бәйләп китерүләрен бик өмет итәләр g икән)... Әнә шундый зур бер эш алда тора, имеш.
Кичәнең җыр-музыка өлешен әзерләү Солтан абый Габәшигә йөк- ? ләнгән икән. Музыкантлар бүген шуның өчен җыелганнар булып чыкты. § Алар бу эшкә гаять зур дәрт белән тотынганнар — сүз бит кызыл гаскә- u риләргә ярдәм итү турында бара!.. Салих үзенең оркестры белән шул ♦ кичә өчен махсус программа да әзерләгән — бүген шуны Габәшигә уй- - нап күрсәтәчәкләр. Ләкин көтәсе кешеләре бар икән әле. Ихтимал шуңа * күрәдер, сүзләре беткәч тә Солтан абый миңа таба борылды һәм сөй- “ кемле генә елмаеп: ы
— Әллә туташны тыңлап карыйбызмы?—диде. — Салих, сез рөх-=
сәт итәрсез бит! <
— Мин — рәхәтләнеп, — диде Салих тиз генә. — Әмма туташ үзе ни *
әйтер?! s
— Гөләндәм туташ... шулай бит әле?—диде Солтан абый миңа мөрәҗәгать итеп.— Гөләндәм туташ, эш сездән тора. Уйнап күрсәтсә- э гез, без бик мәмнүн булыр идек.
— һай, юк!—дидем мин, кинәт балаларча куркынып..
— Ни өчен?—диде Солтан абый, гаҗәпләнүдән кашларын күтәреп. — Ни гаебе бар аның? Сез уйный беләсез, ә безнең тыңлыйсыбыз килә, шулай бит, әфәнделәр?
Иптәшләр бер авыздан:
— Бик дөрес!—диештеләр. — Туташларның рояльдә уйнавын безгә бик сирәк ишетергә туры килә.
— Ишетәсезме?.. Я, килегез, утырыгыз!
Дәү абыйлар шулай ихлас белән сорагач, киреләнеп тору, әлбәттә, килешмәячәк иде. Шулай да мин әле икеләнә идем — ни әйтсәң дә, үзенә күрә бер сынау ич бу!.. Уйный алмасам, нишләрмен?! Хәер, уйнавын уйнармын да бит, тик абыйлар ни әйтерләр?.. Яныма Салих килде һәм, гадәтенчә, йомшак, әмма нык кына итеп:
— Ягез, кыюрак булыгыз! — диде.
— Әллә ничек, кинәт кенә, — дидем мин, уңайсызлануымны яшермичә, ә үзем рояль янына атладым.
— Ә сез ашыкмагыз!
Ипләп утыргач, кулларымны клавишлар өстенә салып, аз гына уйланып тордым.
— Ни уйныйм соң?
— Күңелегезгә ни килсә, шуны! — диде Солтан абый.
Башта аккорд алып, шуннан яхшы белгән көемне — «Яз да була»ны уйный башладым. Музыканың бер кодрәте шунда ки, кулларың инструментка тию белән ул сине инде үзенә тәмам буйсындыра һәм ничегрәк нтеп уйнарга да үзе үк куша. Тик ишетә бел дә тоя гына бел! Кыскасы, мин әйбәт кенә уйнап чыктым шикелле. Абыйлар шылт та итмичә тыңладылар һәм уйнап бетергәч тә бер сүз дә әйтмәделәр. Алар
гүя дәвамыа көтәләр иде. Мин яцадав бер кыска көй һәм бер озынрак көй («һаваларда йолдыз»ны) уйнадым.
Уйнап бетергәч, абыйларга таба борылырга курыккандай, күпмедер вакыт кузгалырга кыймыйча утырдым. Бары Солтан абыйның жинел генә сулап: «Рәхмәт, туташ!» диюен ишеткәч кенә урынымнан тордым. Салих исә сүзсез генә иелеп, минем кулымны үпте. Ә Мөхәммәт абый Яушев тәмам җанланып: „
— Юкка гына, туташ, ялындыргансыз икән! — диде.— Сезгә кушылып. үземнең скрипканы хәтта сыздырып җибәрәсем килде! *
Мин, әлбәттә, шат идем, оча алуына сөенгән күбәләктәй шат идем,
генә күз атып.
Инде Солтан абый минем үземнән сорады:
— Туташ, сез каршы түгелсездер бит?
Мин әле сүзнең ни турыда барганын аңлап та бетерми идем, шуңа күрә беркатлылык белән бары:
— Килә алсам, — дип кенә куйдым.
— Юк, сез тәгаен әйтегез, безгә алдан белеп торырга кирәк.
— Нигә ул?
— Без бит сезне үзебезнең кичәгә катнашырга чакырабыз.
Мин аптырап киттем: кичәгә катнашырга?! Була торган эшме соң бу? Әллә шаяртып кына әйтәләрме?.. Ә Салих... Салих ни диде сон?.. Мин аптыраудан ни әйтергә белмичә тордым, тик бераздан гына башымны кат-кат чайкап:
— Юк, мөмкин түгел бу. — дидем.
— Ни өчен? Әгәр белергә яраса?—диде Солтан абый йомшак кына итеп.
Ләкин бит мин аларга әти-әниемнән куркам дип әйтә алмыйм. Моның хәзер бик көлке булып тоелуы мөмкин.
Әмма икенче бер җитди сәбәп тә бар бит әле: кем булып кына катнаша алам мин андый зур кичәгә? һәм тизрәк шуны әйтергә дә ашыктым: кичерегез, дидем, мин үземнең кем сыйфатында катнашуымны һич тә күз алдыма китерә алмыйм, дидем.
— Нигә, менә бүгенге кебек рояльдә ялгыз уйнарсыз, — диде Солтан абый бик гади генә итеп —Татар кызы рояльдә соло уйный! — Бу бик яңа нәрсә булачак.
Мин ни әйтергә дә белмәдем. Шуннан Солтан абый Салихка мөрәҗәгать итеп сорады:
— Салих, сез туташның укытучысы, ялгыз уйнавына ничек карыйсыз?
— Минемчә, иртәрәк әле, Солтан абый, — диде Салих.—Сәхнә шартларында уйнар өчен зур тәҗрибә кирәк, аннары безнең тамашачылар да андый нәрсәне ишетеп өйрәнмәгән әле... Туташка авыр булыр!
«Рәхмәт, дустым», — дидем мин эчемнән генә сөенеп.
— Ә оркестрга кушылып берничә көй уйнаса? — диде Солтан абый.
Аның бу сүзен Мөхәммәт абый да куәтләп җибәрде:
— Менә бу ярый торган фикер!..
— Ләкин бит аның өчен шактый репетиция үткәрергә кирәк булачак. Ә вакытыбыз бик чикле,—диде Салих уйланып, аннары, кинәт нидер
тик сүзем генә юк, сүз әйтерлек көчем дә юк...
Аз гына паузадан соң Солтан абый: и „
— Сез, туташ, әйтергә кирәк, көйне шактый нечкә тоеп уйныйсыз, Салихның үзе кебегрәк, — диде үпкәләтмәстәи генә көлемсерәп. Уңыш телим сезгә, тик укуыгызны ташлый күрмәгез!
Аннары ул Салихка таба борылды:
— Салих, туташны безнең кичәгә чакырганда яхшы булыр иде бит. Ничек уйлыйсыз?
— Минемчә дә начар булмас иде,— диде Салих, миңа мәгънәле
исенә төшкәндәй, һич көтмәгәндә өстәде: — Әмма туташның тагын бер мөмкинчелеге бар әле: ул матур гына җырлый да!
Ах, бу Салихны!.. Нигә кирәк булды моны әйтү, нигә? Хур итә ич инде мине, ходаем!
Ләкин башкаларга аның әйткәне житә калды.
— Шулаймыни? — диде Солтан абый чынлап куангандай,—Менә *
бик әйбәт! Туташ бездән бу сәләтен дә яшермәс, иншалла!.. Шулаймы, 5 Гөләндәм туташ, сез җырларсыз бит безгә? 2
— Мин җырчы түгел, Салих абыйга ышанмагыз!—дидем мин, i=
ирексеедән дорфа гына итеп. S
— Җырчы түгел, ягъни сәхнәләрдә җырлап йөргән җырчы түгел... з
Анысына без дә ышанабыз. Салих та алай дип әйтмәде, минемчә... ь Җырлый аласыз, диде ул, һәм без моңа да ышанабыз. Сездә моң бар. к слух бар, тик хикмәт тавышта гына... Тавышыгызны да ишетик инде. £ туташ!.. Аннары сез һич тә борчылмагыз, без барыбыз да монда үз ке- 5 шеләр, бер гаилә дип әйтерлек. Гаеп итү юк, димәк, хафаланырга урын 2 да юк. ®
— Белмим, белмим,—дидем мин, ике кулым белән битемне учлап Әмма снзәм— Солтан абыйның шундый үз итеп әйткән сүзләренә кар- _ шы торырга да көчем җитмәс кебек. Ә алар көтәләр, сабыр гына, әдәп “ белән генә көтәләр... Нишлим соң, ходаем? х
Ул да булмый, Салих рояль янына килеп тәвәккәл генә утырды да: ®
— Мин уйнасам, җырлый ул!—дип, кулларын җәеп, иркен-җиңел, әмма гадәтенчә йомшак кына итеп уйный да башлады: — Сезнең ярат- < кан көегез, Гөләндәм! *
Әйе, бу минем яраткан көем... «Мәдинәкәй» иде. Хәер, эш яратуда - гынамыни?! Салихның куллары рояль телләренә тию белән, әйтерсең, s йөрәк кылларына килеп кагылды һәм мин чарасыздан диярлек аңа п иярдем:
Карлыганнан кара ай кашларың, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч. Бөрлегәндәй кызыл йөзләрең.
Шикәрләрдән тәмле, балдан татлы, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч. Тел тибрәтеп әйткән сүзләрең...
Әле кыймылдаган кеше юк, сүз әйткән кеше дә юк — мин дә җырымны яңадан кабатладым.
Бу юлы инде җырлап бетерүем булды — кемдер арттан:
— Афәрин, туташ — дип кычкырып та куйды.
Мин хәтта сискәнеп киттем. Артыма борылып карасам, ишек төбендә генә тулырак ак йөзле, зур гына соры күзле бер кеше басып тора. Кем ул? Күрәсең, мин җырлаган чакта сиздермичә әкрен генә кергәндер инде, чөнки башкалар да аның тавышын ишеткәч кенә борылып карадылар. һәм берничәсе куанышып:
— Ә, Кәрим! Кәрим абый!—диделәр.
Ул кеше исә аз гына чайкала биреп безнең янга килде дә туп-туры миңа кулын сузды.
— Туташ, мин болар кебек музыка әһеле түгел,—диде кабаланыбрак.— шуңа күрә сүземне алдан әйтеп калырга ашыгам: матур, моңлы җырладыгыз, миңа бик ошады, ихлас! Комплимент дип уйламагыз, әмма үзегез дә Мәдинәкәй кебек кара кашлы, зәңгәр күзле икәнсез! — һәм ул каты гына итеп минем кулымнан кысты.
Мин ияк очыма кадәр кызардым, ә ул, берни булмагандай, башкалар белән күрешә башлады. Аннары яңадан миңа таба борылды
— Гафу итегез, туташ! Ашыгып, исемегезне сорарга да онытканмын... Татарлык!.. Кем дип беләбез инде?
Ләкин мин телгә килгәнче. Солтан абый әйтеп өлгерде:
— Безнең гаеп, Кәрим, без таныштырырга тиеш идек. Бу — 1 өлән- дәм туташ була.
— Гөләндәм?.. Чибәр исем! _ е
— Салихның шәкерте. Фортепьянода уйный... Танышу йөзеннән без әле менә туташны уйнатып та, җырлатып та карадык.
— Бик хуп! Зинһар, дәвам итә күрегез!.. Мин дә бик вакытлы килгәнмен икән.
Шулай диде дә, тыңларга җыенгандай, бер читкәрәк китте. Мин инде аның «Кәрим» дигән исемен ишеткәч тә кем булуын чамалаган идем. Нык, базыграк гәүдәле бу җитез кеше чынлап та Кәрим Тинчурин булып чыкты. Даны таралган артист һәм әдип!..
Ләкин, кызганычка каршы, мин аның алдында жырлый алырлык хәлдә түгел идем инде. Әллә ничек берьюлы бушап, тугарылып калдым. Җырласам да рәтле-юньле чыкмаячагын сизеп торам. Шуңа күрә, абыйларның көтеп торуына карамастан, уңайсызланып кына
— Кичерегез, артык булдыра алмыйм,—дидем дә әкрен генә рояль яныннан киттем.
Минем хәлне башлап Солтан абый аңлады булса кирәк.
— Ярый, әфәнделәр, туташны ирексезләмик! — диде һәм. аз гына уйланып, минем үземә шуны әйтте: — Сез җырлый аласыз... Дөрес, та-вышыгыз бик көчледән түгел, әмма йомшак-ягымлы, сулышыгыз да шактый иркен... Ихтимал, көчлерәк тә җырларсыз... Кыскасы, Салих белеп әйткән: сезнең сәхнәгә чыгып җырларлык чамагыз бар...
Аннары ул шунда ук Кәрим Тинчуринга мөрәҗәгать итте:
— Кәрим, без Гөләндәм туташны үзебезнең кичәгә чакырып торабыз. Сез ни диясез?
— Мин сезнең теләккә кушылам,—диде Тинчурин, урыныннан торып. — Туташны сәхнәдән җырлатырга мөмкин, бик мөмкин.
— Ишетәсезме, моны сезгә Кәрим абыегыз әйтә!
— ...Әлбәттә, билгеле бер хәзерлек кирәк булачак, — дип өстәде Тинчурин. — Үз тарафымнан мин туташка кыюрак булырга киңәш итәр идем —сәхнә кыюлыкны ярата ул!
— Инде, туташ, сезнең сүзне ишетик. Ни әйтәсез? — диде Солтан абый миңа ягымлы гына карап.
Ни әйтим?.. Рәхмәт әйтеп кенә баш тартыргамы? Юк, бу бик зур сансызлык булыр кебек. Шундый мөхтәрәм абыйлар ышанып дәшәләр ич!.. Аннары гаҗәп мавыктыргыч та бит әле ул — сәхнәгә чыгып җырлау... Нинди генә татлы хыяллар уятмый ул синдә?!, һәм мин инде күңелемнән риза булырга да әзер идем, әмма ләкин, менә хәзер үк шул «риза» дигән сүзне әйтергә ничектер җөрьәт тә итә алмыйм. Бик хәтәр, бик четерекле бер эш булып тоела ул миңа.
Ахырда, шактый көттереп, мин:
— Кичерегез, Солтан абый, хәзер генә бер сүз дә әйтә алмыйм, уйларга вакыт бирегез, — дидем.
— Яхшы!—диде ул килешеп. — Уйлагыз, без сезне ашыктырмыйбыз... Инде_ риза булсагыз, репетиторыгыз яныгызда, бергәләп тагын берничә көй әзерләрсез. Салих, ишетәсезме?
— Ишетә.м, Солтан абый! — диде Салих дәртле генә. — Тыныч булыгыз. туташның ризалыгын да алырмын, көйләрен дә әзерләрмен.
Шуның белән сүз бетте, мин китәргә җыена башладым. Бүлмәдә ке- г’елэр дә артты, шуларның берничәсе хатын-кызлар иде.
— Кая ашыгасыз? — диде Салих гаҗәпләнебрәк.
— Вакыт, Салих абый, вакыт!—дидем мин, чынлап та каядыр ашыккандай. Ә дөресен генә әйткәндә, аларның репетициясендә ят бер кеше булып утыруны ничектер килештермәдем.
Салих минем хәлемне аңлады булса кирәк, артык кыстап тормады һәм урамга чаклы озата да чыкты.
Театр ишеге төбендә тукталгач та мин аңа чын үпкә белән: ♦
— Салих абый, сез мине нинди читен хәлгә куйдыгыз, — дидем.— ы
Шулай ярыймыни инде? <5
— Ник,— диде Салих, бер дә исе китмичә генә,— мин бит сезне та- = ныштырырга дип алып килдем. Башта ук әйтеп.
— Таныштыру шушы буламыни?.. Белмәгән, күрмәгән кешеләр ал- * дында мине уйнарга да, җырларга да мәҗбүр иттегез.
— Әйе, таныштыру нәкъ шушы була инде. Шуның өчен китердем >
дә мин сезне музыкантлар янына. -
— Ә нигә сез миңа аны алдан әйтмәдегез?
— Алдан әйткәч, сезне китереп буламыни?! — диде Салих, эчкерсез =
көлеп.— Сез бит ни... сары песнәк кебек, чак кына хәбәр си^ү белән =; очарга гына торасыз. ®
— Бу чаклы да хәйләкәр булырсыз дип һич тә уйламаган идем, ф Ярый, мин дә моны бер исегезгә төшерермен әле, менә әйтте диярсез! _
— Гөлгенәм! —диде Салих, күзләремә карап. — Әллә чынлап та үп- 3
кәлисез инде? =
Мин дәшә алмадым. Минем инде үпкәм дә эреп беткән иде. Нигәдер, jjj бик якын, кадерле булып китте ул миңа шушы минутта.
— Сез керегез инде,— дидем мин борчылып.— Салкын тидерерсез, < ялан баш кына чыккансыз!
— Хушыгыз, алайса! — диде ул, кулымны кысып, һәм җибәрмичә торып, әкрен генә өстәде: — Шушы йомшак кулыгызның җылысы ши- g маль суыкларыннан да саклаячак мине, Гөләндәм!
— Әйтмәгез! — дип кенә пышылдый алдым мин һәм, башымны иеп, тиз генә китеп бардым... Бераздан түзмичә артыма борылсам, ул, кышкы салкынны һич сизмәгәндәй, минем тарафка һаман карап тора иде әле...
IX
Ах, әгәр дә мин ул кичәгә катнашуның ахыры ни белән бетәсен алдан белгән булсам! Хәер, бу мөмкин дә түгел иде. Чөнки мин гел бер юнәлештә, бары бер нәрсә турында гына уйландым: катнашыргамы- юкмы?.. Яшь кенә тәҗрибәсез башыма бу да артыгы белән җиткән иде.
Әйе, нишләргә миңа — катнашыргамы-юкмы?
Бер караганда, сәхнәгә чыгып җырлауның әллә ни куркынычы юк та кебек. Җырлыйлар ич минем кебекләр! Шундый ук ике куллы, ике аяклы һәвәскәрләр, тик ходай биргән тавышлары булгач, чыгалар да җырлыйлар. Миңа да бит — кемнәр диегез, Габәши, Тинчурин кебек абыйлар! — сез. туташ, җырлый аласыз, дип әйттеләр. Шулай булгач, ник тәвәккәлләмәскә?!
Хуш, тәвәккәлләп чыктым да ди. Ялан кадәр якты сәхнә уртасында ялгыз бер үзем басып торам, ә баз шикелле караңгы залдан йөзләрчә күзләр миңа төбәлгән: Я, чибәркәй, тыңлап карыйк әле сине дә, дигән төсле, буй-сыныңны, кигән киемеңне, һәрбер хәрәкәтеңне тикшереп, күзәтеп торалар. Юк, куркыта бу мине, куркыта!.. Алла сакласын, әгәр шуннан тавышың бетеп куйса яки җырыңны онытып җибәрсәң? Залда пышылдау, көлү башланса, өстәвенә, берәрсе сызгырып та җибәрсә — күз алдыгызга китерәсезме?.. Бу бит бер мизгел эчендә җимерелеп төшү, тәмам хур булу, сәхнәдән чыгып качу дигән сүз булачак. Ә мине чакыр-
2, «К У» !•
ган, мина күпмедер өмет баглаган дәү абыйлар ни әйтерләр?., йөземә күтәрелеп карарга да кыймаслар, ник чакырдык бу җебегәнне дип эчләреннән генә үзләрен тиргәрләр (ихтимал, кайберәүләр, мәсәлән, Солтан абый, юаткан да булыр, әмма ләкин аңардан миңа ни файда ояты, хурлыгы барыбер кала ич!) Ә Салих... Салих ни уйлар, ниләр кичерер?.. Шуны гына уйласам да йөрәгемә бозлы салкын йөгерә... Юк, иртә әле миңа тәвәккәлләргә, иртә! Җитмәгән әле аның вакыты, җитмәгән!..
Мин инде әтием-әнием турында әйтеп тә тормыйм. Алдан рөхсәт сорауның һич мәгънәсе юк — билгеле, авызда ачтырмаячаклар. Соңыннан белсәләр, өйдә зур жәнжал кубачак. Аларның унҗиде яше дә тулмаган бердәнбер кызлары каядыр артистлар арасына барып, сәхнәләргә чыгып, җырлап йөрсен, имеш! Бу аларның котын алачак. Бигрәк тә әтием моны гафу итмәячәк һәм хөкеме каты булачак аның!.. Иң әүвәл ул мине Салихтан аерачак. Берәр сылтау табып, әдәп белән генә, аның безгә килеп, мине укытып йөрүдән туктатачак. Я, минем өчен моңардан да зур җәзаның булуы мөмкинме соң?!.
Әнә шулай йокысыз төннәр, курку-шикләнүләр, башка капканчы уйланулар, хәтта, аптырагач, шыпырт кына елап та алулар... Ходаем, нигә болар?—тотарга да «юк, булмый!» дип кенә әйтергә иде бит. Ә мин шуларның берсенә дә карамастан, риза булдым да куйдым. (Күрәсең. теләк куркудан көчлерәк!) Әмма, беләсез инде, моның төп сәбәпчесе минем гаять үзсүзле дустым Салих булды. Ул үгетләде, ул кыстады. ул, ниһаять, күндерде. Гаҗәп, аның өчен бөтенесе бик ачык та бик гади иде: шикләнү — ни дигән сүз ул?! Солтан Габәши кебек кеше белмичә чакырамыни? Үзеңә ышанырга кирәк, бәгырь, ышанырга! — шунсыз сәнгать бусагасыннан атлап керергә дә ярамый. Кайчагында таланты кечкенә, чамалы гына кеше дә үз-үзенә чамасыз ышану аркасында сәнгатьнең, түренә үк җитмәсә дә, ишеге төбеннән шактый ерак уза Шик—көя ул. аңардан үзеңне ашатырга ярамый. Аннары ул. Салих, минем янымда булачак, миңа аккомпанировать итәчәк бит. Аңлыйсызмы сез шуны. Гөләндәм? ди ул миңа.
Инде әти-әнидән курку мәсьәләсенә килгәндә—ни әйтергә? Иске хорафатлар җимерелгән бер вакытта бу әллә ничек көлке дә, аяныч та. Дөрес, әти-әниеңне тыңлама дип әйтергә теләми ул, әмма изге эш. күркәм эш өчен әзрәк тартышырга да кирәктер ләбаса!.. Юк, ул музыкант дусларына: «Гөләндәм туташ әтисеннән курка!» дип әйтмәячәк. Беләсезме, нинди сылтау табачак ул? Бик җитди рәвештә: «Туташны Элдер- меш 1 егетләре урлап киткәннәр!» дип кенә әйтәчәк.
Әнә шулай кызартты, көлдерде, һәм ахыр чиктә җиңде мине бу, Әлдермеш егетләренә биргесез, Салих Сәйдәшев дигән егет!
Шулай да мин ризалыгымны тик бер шарт белән генә бирдем: исемемне афишада чыгармаска.
— Кечкенә мәсьәлә, — диде Салих, ничектер бик тиз килешеп.— Матур җырласагыз, исемегез икенче көнне үк бөтен шәһәргә таралыр.
Хәзер инде һәртөрле шик-шөбһәләрне бер читкә ташлап, «матур җырлар» өчен нык кына әзерләнергә кирәк иде. Салих миңа өч көй тәкъдим итте: берсе Солтан абыйга җырлап күрсәткән «Мәдинәкәй». икенчесе «Сакмар» (моны мин үземдә җырларга яратам), өченчегә тагын бер җиңелрәк көй, мәсәлән, «Исле гөл»не әзерләргә кушты, һәм ул килгән саен, я дәрес алдыннан, я дәрестән соң, без аларны кабатлый торабыз. Әтием элекке кебек безне хәзер саклап утырмый. Теге вакытта юл чистартыл кайтканнан соң гадәтен бераз үзгәртте — дөньяга чыгып йөри башлады. Әзрәк кешеләр белән аралашасы, кемнәр ни сөйләгәнне ишетәсе килгәндер инде. Ә сүз безнең көннәрдә күп бик күп, тыңлап кына бетерерлек тә түгел... Дөрес, хәзер власть башына тагын
‘ Казаннан ерак түгел бер авыл исеме. Халкы бик чая булган, диләр.
кем менәр икән дип шомланып көтүләр бетте шикелле, һәрхәлдә, чехлар киткәннән сон кире кайткан большевиклар властьны кулларында нык тоталар булса кирәк. Шәһәрдә үзенә күрә иминлек, тәртип-тыныч- лык. (Хәер, Салихның әйтүенә караганда, тынычланырга иртәрәк икән әле. Бөтен җирдә фронт, бөтен яктан аклар һөҗүм итеп маташа, кызыл гаскәр шуларга каршы каты сугышлар алып бара ди. Анысы шулап ф инде, сугыш барганда чын тынычлык буламыни ул?!) u
Аннары әтиемне чыгарга, йөрергә мәҗбүр иткән икенче бер җитди ж сәбәптә бар: соңгы вакытларда азык-төлек табулары бик читенләште. = Бер кайда бер нәрсә сатылмый — кибетләр күптән ябылып бетте. Телә- д сәң кайдан тап!.. Ярый әле. Казанның Печән базары бар, бөтен алыш- биреш шунда икән хәзер, билгеле, ачыктан-ачык түгел, әмма итәк § астыннан җаның теләгән нәрсәне табып була, диләр. Әтием дә менә t шуннан онын-ярмасын, итен-маен дигәндәй табып китерә. Акчага ала- __ мы. әйбергә алыштырамы — ул кадәресен мин белмим дә. Монда әле үз S кайгым да үземә бик җиткән. =
Кыскасы, без репетировать итәбез — Салих уйный, мин җырлыйм. ? Тик артык иркенәеп кенә булмый, чөнки өйдә әни бар, аңа сиздерәсебез - килми. Болай тыелып кына җырлау, тыелып кына сөйләшүләр Салихны да канәгатьләндерми иде. Шуңа күрә ул мине бер-ике мәртәбә театрга _ да чакырды. Анда инде чын репетиция ясадык. Солтан абзый, кат-кат “ җырлатканнан сон, миңа гадәтенчә ипләп, ашыкмыйча гына бик урын- = лы киңәшләрен бирде. Җырларга өйрәтү дә бик кирәк нәрсә икән ул. = Үзем дәсизәм: ничектер иркенәеп, көчәеп киткәндәй булды минем җыр- _ лавым! Аннары Кәрим абый да мине кайбер «артистлык сәнгатенә» - кызу гына өйрәтеп алды. Сәхнәгә ничек килеп чыгарга, ничек чыгып >■ китәргә — шуларны үзе үк күрсәтеп бирде. Җырлаганда кулларыгыз 7 камчы шикелле асылынып тормасын, менә болай тотыгыз, җан булсын - аларда, диде. Каушап калмас өчен залның беренче рәтләренә кара- * маска, ә түренә карарга кушты. Хәтта, җырлап беткәч, алкышлауларга каршы матур гына итеп баш ияргә дә күрсәтеп бирде. Үзе ул боларның барысын да гаҗәп оста эшли белә иде.
Иң ахырдан өстемә нәрсә кию турында да сүз булып алды. Кәрим абый бер дә тарсынмыйча буй-сынымны махсус күздән кичерде дә:
— Сезнең, туташ, фигурагыз бик сылу, күз генә тимәсен, тик менә буегыз гына сәхнә өчен кечерәк икән, — диде. — Өстегезгә тар гына озын күлмәк, аякларыгызга биек үкчәле туфли, ә башыгызга кечкенә I энҗеле калфак кисәгез яхшы булыр. Сез биегрәк һәм тагы да сылурак булып күренерсез.
Мин кызарып кына:
— Ярый, Кәрим абый, мин сез кушканча киенергә тырышырмын. — дидем. Әнә бит ул сәхнәгә чыгуның нинди серләре дә бар!
Ә берничә көннән соң минем күптән күренмәгән дус кызларым — Әҗем Мөршидәсе белән Аит Мәрьяме көтмәгәндә безгә килеп керделәр Кызарышканнар, тыннарын көчкә алалар — ни булган боларга дни аптырый калдым.
— Ишеттеңме ахирәткәй, — диде Мөршидә, ишектән керүгә. — Шәрык кичәсе булачак икән ләбаса!
Ә-ә. эш әнә нәрсәдә икән!
— Шулаймыни, — дидем мин, гаҗәпләнгән булып. — Кайдан белдегез?
— Менә әле генә Мәскәүский чатында афишасын укыдык.
— Күптән булганы юк иде ич мондый кичәнең, — диде Мәрьям.— Бәлшәвикләр вакытында бу беренче генә әле. Әллә иске заман кайта инде?!.
— Кайтыр сиңа, тот капчыгыңны! Мәҗрух кызыл гаскәриләр файдасына дигән ич.
— Алан икән, соң нәрсәләр булачак ул кичәдә? дип сорадым мин ваемсыз гына. „ л
Мөршидә белән Мәрьям, бер-берсен бүлә-бүлә. кабаланып тезә дә башладылар:
— Ике бүлектән зур концерт!
— Соңыннан милли уеннар, сәгать өчкә кадәр танцы!
— Конфетти белән серпантиннар!
— Иң оста биючеләргә бүләкләр биреләчәк!
— һи, бик күп икән!—дидем мин, тагы да гаҗәлләнгәнрәк булып.— Ә концертына кемнәр катнаша, язмаганнармы? _
— Без белгәннәрдән Фатыйма Гумерова, Әшрәф Синаева, Ситдыик Айдаров, Мохтар Мутин...— дип санап китте Мөршидә. Без белмәгәннәр дә күп, алары һәвәскәрләр булса кирәк.
Шөкер, афишада мин юк икәнмен, булсам, иң элек дөнья шаулатып шуны әйтерләр иде.
— Тагын нәрсә?
— Тагын «Салих Сәйдәшев тәхте идарәсендә милли оркестр уйнап торачак» икән.
— Аны бик чибәр егет диләр, иеме, Мөршидә?
— Күргәнем бар,—диде Мөршидә эре генә.—Болай ничава үзе. Әтисе читек каючы булган диме шунда.
Сүзне Салих тирәсеннән тизрәк читкә борасым килде:
— Я, тагын, кызлар?
— И, әйтергә дә онытып торам — милли ашлар белән буфетта булачак бит, — диде Мөршидә, аеруча җанланып, камыр ашларын бик ярата торган иде ул.
— Менә монысына мин бик үк ышанып та бетмим,—диде Мәрьям.— Мондый хәерче вакытта азыгын каян тапсыннар?
— Комиссарлар таба, җаным, кирәксә — җир астыннан да таба!
— Алай, бик күңелле, кызык булачак икән шул, — дидем мин, көрсенеп кенә. — Сез нишләргә уйлыйсыз инде, кызлар?
— Ә без барабыз!—диделәр алар, икесе дә беравыздан.— Ә син, Гөләндәм?
— Белмим шул, — дидем мин, әз генә икеләнгән булып. — Барасы иде дә бит» әнием ни әйтер тагын.
— Бармыйча калырга ярыймы соң әллә нидә бер килгән шундый кичәгә. Бибимәликә апа белән үзебез сөйләшәбез, теләсәң!
— Ә кайчан була инде ул кичә?
— Егерме алтынчы февральдә, җомга көн, «Новый клуб»та дигән афишада.
— Вакыт бар икән әле... Ярый, кызлар, әнием белән башта үзем сөйләшим, сезнең дә барасыны әйткәч, бәлки болай да рөхсәт итәр.
Кызларым шуңа риза булдылар. Ләкин чыгып киткәнче мине һаман «үтереп» кыстадылар: Гөләндәм, ахирәткәй, җаным, берүк бармыйча калма, соңыннан бик тә үкенерсең!» диделәр.
Бу хәтле кыстауның үзенә күрә шактый зур сере бар иде: безнең әниләр кызларын берәр җиргә җибәргәнче иң элек кемнәрнең баруы белән кызыксыналар Шуңа карап рөхсәтләрен я бирәләр, я бирмиләр. Менә ни өчен Мөршидә белән Мәрьямгә минем «Шәрык кичәсенә» баруым бик кирәк: әниләренә кайтып «Бибимәликә апаның Гөләндәме дә бара» дигәч, а.тарга рөхсәтне алуы җиңелрәк булачак. Минем өчен дә ул шулай «Ант Мәрьяме дә бара» дисәм, әниемә мине җибәрмәү кыенрак булачак. Кыскасы, берәр кичке тамашага барырга кирәк булса, безнең хәйләкәр кызлар әнә шулай бер-берсен сөйри торганнар иде.
Бу җәһәттән Мөршидә белән Мәрьямнең килеп, мине «котыртып» китүләре яхшы да булды әле. Әмма, икенче яктан, аларның кичәдә
булулары минем хәлемне бик читенләштерәчәк тә иде. Сәхнәгә килеп чыгуымны күрү белән алар, билгеле, шаккатып калачаклар һәм икенче көнне үк инде бу «фәүкылгадә» вакыйганы бөтен таныш-белешләргә исләре китеп сөйләячәкләр. Көне-сәгате белән ул әниемә дә килеп җитәчәк... Әтием дә беләчәк. Шуннан соң ни буласын әйтеп тору кирәк микән? Хәер, минем өчен хәзер барыбер инде, теләсә ни сөйләсеннәр!.. ы Чигенү юк, чигенү мөмкин түгел. Бөтен уем-күңелем белән мин тик о шул кичәдә, шул кичәнең кешеләре арасында — гүя Салих дәшкән £ дөньяга кердем дә инде мин... Башка нәрсә күземә дә күренми, уема Р да һич керми. Мин җырларга тиеш. Матур итеп, мине чакыручыларны х да, мине тыңлаучыларны да канәгатьләндерерлек итеп. Я, моңардан = да зуррак башка кайгының булуы мөмкинмени хәзер?!.
һәм менә ул, минем өчен зур сынау көне — егерме алтынчы февраль £ көне килеп тә җитте. Әнием күп карышып тормыйча гына рөхсәт тә 6 итте. Аңа таныш кызларның баруыннан да бигрәк, кичәнең «мәҗрух = солдатлар файдасына» булуы ныграк йогынты ясады шикелле (ана кеше ич!), чөнки миңа иганәгә дип, бер әйбәт кенә сөлге белән бер пар ® җылы оекбашлар да бирде. Ф
Сәгать биштән үк мин ашыкмыйча гына әзерләнә башладым. Әйбәт- = ләп юындым, чәчләремне тарап үрдем. Кәрим абый киңәшен истә тотып, Z өстемә киясе нәрсәләрне сайлап алдым: кара бәрхеттән тар гына озын = күлмәк, биек үкчәле туфлиләр, кечкенә энҗеле калфак... Шуларны £ киеп көзге алдына баскач, үземне чынлап та үсеп киткән төсле итеп = күрдем. Бу эштә миңа Сабира да булышты. <
Мин әле сөрмә тарта, пудра сала белмим (дөресрәге, кирәген тап- £ мыйм), әмма хушбуйның бик нәфис ислесен сөртергә яратам. Бу юлы = да бизәнеп тормыйча, бик кадерләп кенә тоткан француз хушбуен муе- £ ныма, кашларыма, колак яфракларыма сөрткәләдем. Сабира, хәерсез, борынын киереп исни-исни, Салих абыйны исертеп кенә һушыннан яздырмасаң ярар иде, дигән була. Мин аңа үпкәләмим дә, көлмим дә. Мин бүген бик тыныч.
...Кызлар мине алырга керделәр. Әнием белән бик ачык сөйләштеләр. Гөләндәмне икебез ике ягыннан саклап кына йөртербез, югыйсә, комиссар иптәшләр чибәр кызларны конфисковать итәргә яраталар икән, дип көлешеп тә алдылар. Комиссар сүзе телгә бик кереп китте әле. Аеруча хатын-кызлар аны кызыксынып та, куркып та гел кабатлый торалар... Әзрәк шаулашканнан соң без, ниһаять, аллага тапшырып, кухня яктан гына чыгып киттек. Хәерле сәгатьтә!
Кар һәм йолдызлар яктысы гына төшкән урамнан шагыр-шогыр атлап кызу гына барабыз. Суык, каты суык бүген! Тамагымны саклар өчен авыз-борынымны мех яка эченнән бер дә чыгармыйм. Урам буш, капкалар бикле, тәрәзә капкачлары ябык, кеше заты юк диярлек яки бик сирәк очрый. Аны да каршыңа килеп чыккач кына шәйләп аласың. Ялгыз булсаң, йөрәгең ярылыр иде, ә өчәү булгач, сер сынатмыйбыз инде. Тик сөйләшми-нитми сыптырабыз гына...
Әйткәнемчә, мин тыныч. Күңелем төбеннән генә кая һәм ни өчен баруымны уйлап куйгаласам да. нишләптер үземдә бернинди курку-бор- чылу кебек нәрсә тоймыйм. Гүя алар барысы да артта калды инде.
Клубның ишегеннән барып керүгә безне Салих каршы алды. Чара юк, мин аны «ахирәтләрем» белән таныштырырга тиеш идем. Ул сүз әйткәнче (я, «бәгырем», я «Гөлгенәм» дип куяр тагын), мин шуны эшләргә дә ашыктым:
— Таныш булыгыз, болар минем дус кызларым!
Салих көлемсерәп, баш иеп кенә алар белән исәнләште. Ул үзе дә нидер сизде булса кирәк, сез, кызлар, чишенеп фойега менегез, диде дә шунда ук безнең яннан китеп тә барды... Ике-өч адым да китәргә
өлгермәгәндер, күзләренә ут капкан «ахирәтләрем» кабаланып сора шырга да тотындылар.
— Салих'абый. Музыкадан укытучым, —дим мин ничек тә гади ГИ*—"әлла Салих Сәйдәшен?— ди Мершида, «күргәнем бар» диюен онытып.
— Әйе, шул үзе!
— Кара, бик яшь ләбаса!
— Нигә, укытучы сакаллы булырга тиешмени. _
— Юк инде, Гөләндәм, укытучың үзеңнән олы, солидный кеше бул- маса... әллә ничек килешми... хәтәр!
Мин бик гаҗәпләндем:
— Ни өчен хәтәр?
— Укытам дигән булып, башыңны әйләндерә башласа, я, нишләрсең?!.
Кызларым чыркылдашып көлделәр, ә мин ни әйтергә дә белмәдем ниндидер бер хакыйкать ишетелеп киткәндәй булды Мөршидәнең бу сүзләреннән... Ә бит ул аны һич ни уйламыйча, бары көнчелектән генә- әйткән булырга тиеш.
Өске киемнәребезне салып, икенче катка — биек түшәмле озын гына фойега мендек. Халык шактый килгән икән инде. Фойеның уртасы әйләнеп йөрүчеләр белән тулган диярлек. Күп кенә яшьләрнең күкрәгендә ефәк тасмадан очын салындырып, матур итеп таккан кызыл бант — инкыйлапка хөрмәт билгесе. Хәрбиләр дә бүген күп икән. Араларында шактый дәү абыйлар да күренә — комиссарларның зурларыдыр, ахрысы...
Түрдәге почмакларның берсендә кечкенә өстәл—өстәл янында шәфкать туташлары булып киенгән ике ханым басып тора. Өсләрендә ак кофта һәм кара юбка, башларында кызыл ай белән йолдыз тегелгән ап-ак бөркәнчек. Шуны маңгайларына төшерә биреп, колакларына гына кыстырып куйганнар — бик килешә үзләренә. Безнең кулдагы төргәкләрнең нәрсә икәнен белгәндәй, бер хәрби:
— Кызлар, бүләкләрегезне әнә шунда илтегез, — дип китте.
Без шәфкать туташлары янына барып, төргәкләребезне бирдек. Берсе алып, икенчесе язып тора. Исем-фамилияләребезне сорадылар. Мин исемемне генә әйттем, фамилиямне әйтеп тормадым.
Инде миңа кызларымнан ничек тә аерылып, Салихны тизрәк күрергә кирәк иде. Ләкин шул арада Салих үзе безнең янга килеп җитте. Ул- ашыга иде, ахрысы, килүе белән мина туп-туры:
— Гөләндәм, сезгә сүзем бар, — диде дә бер читкәрәк китте.
Аның мондый тәвәккәллек белән дәшүе мине әз генә уңайсыз хәлгә дә куйды. Ә бәлки шулай кирәк тә булгандыр — качышлы уйный торган* чакмыни хәзер?!
Мин китә башлагач, Мәрьям:
— Син югалма инде.—диде.
Ә Мөршидә, көлгән булып, артымнан:
— «Укытучысы» бик тә чибәр, югалса да, гаҗәп түгел, — дип калды. Әнә ни ди бит, явыз! Юк. тәвәккәл булмыйча ярамый хәзер, ярамый!" Салих янына баргач, ул мина сынап кына бер карап алды да көлемсерәп сорады:
— Бу сакчыларны сезгә кем тагып җибәрде?
— Шулай килеп чыкты инде, сез аларга игътибар итмәгез!
— Ә сез үзегез?
— Минем өчен дә барыбер, — дидем мин.
— Яхшы, алайса,—диде ул җитдиләнеп.—Беләсезме, Гөләидәм.. безгә сәхнә артына керергә вакыт.
— Иртәрәк түгелме соң әле?
— Миңа хәзер оркестрым янына барырга кирәк, шуңарчы үзем сезне кертеп калдырмакчы идем.
Мин уйланыбрак калдым: вакыт та җитә, димәк!
— Сез тыныч булыгыз!—диде Салих, мине юатып.—Анда барысы
да җыелганнардыр инде. ♦
— Ә үзегез кайчая килерсез? ы
— Өченче звонок булу белән! Киттекме? Әллә башта юлдашлары- 5
гызга әйтеп киләсезме? , =
— Юк инде, әйтеп тормыйм. Алар барыбер мине югалганга саный- <
лар. _
— Ә мин табылганга саныйм! —диде Салих, хәйләкәр генә күз кы- <
сып һәм мине ияртеп тар коридордан каядыр алып китте. *
Берничә ишекне узып, кыска гына баскычтан менеп, без, ниһаять, s сәхнәгә барып кердек. Бу, түшәмсез-стенасыз дигәндәй, үзе иләмсез g зур, үзе бик салкын бер урын икән... Тик каядыр биектә аркылы сузыл- = ган киртәләр күренә, аларга калын итеп ниндидер киндер нәрсәләр ч уралган, ә баш-башларыннан әллә нинди баулар асылынып тора. Сәх- L- нәнең ике пәрдәсе бар: берсе — авыр, зурысы—тамаша залына кара- ф ган, икенчесе — сәләмәрәк тә җиңелрәге — иң артка эленгән. (Соңын- _ нан белдем: задник дип атала икән ул.) Салих мине менә шул пәрдә ж артына алып керде, ә анда рәттән өч бүлмәнең өч ишеге тезелеп тора. = Артистларның киенә-ясана торган бүлмәләре икән алар. Өчесеннән дә „ сөйләшкән, көлешкән тавышлар ишетелә. Салих иң кырыйдагысынын _ ишеген ачып, миңа алдан юл бирде. Керсәк бүлмәдә дүрт кеше сөйлә- < шеп утыралар: Солтан абый белән Кәрим абый, ә икесен мин таныма- * дым. Аларның берсе какча гәүдәле, җирән кыяфәтле, кара кәләпүшен - кырынрак салган зифа гына бер егет иде. Икенчесе хәрби киемнән, бик s төз буйлы, куе кара чәчле, тулы гына ак чырайлы шактый чибәр бер ° кеше иде.
Без керүгә дүртесе дә урыннарыннан тордылар. Кәрим абый ачык йөз белән:
—• Ә, Гөләндәм туташ, рәхим итегез! — диде.
Мондый чакта мин ирексездән уңайсызланып китәм, чөнки шундый дәү абыйларның түбәнчелек белән каршы алулары башлыча Салих хакынадыр дип беләм. Алай дисәң, ни өчен алар минем кебек бер яшь туташ алдында үзләрен чын кавалерларча тотмаска тиешләр?!. Гади әдәп һәм мәдәнилек билгесе ич бу!..
Салих ашыга иде, юри шаярткан булып:
— Әфәнделәр, туташны сезгә тапшырам, саклагыз үзен!—диде дә чыгып китте.
— Җаныгыз тыныч булсын! —дип калды Солтан абый аның артыннан.
Салих чыгып киткәч, Кәрим абый мине әлеге ике кеше белән таныштыра башлады. Кәләпүшле зифа егетне күрсәтеп:
— Бу Габдрахман Камал абыегыз булыр. Бүгенге концертны алып баручы... Шул сәбәпле, без, үз нәүбәтебездә, сезне дә аның мәрхәмәтле кулына тапшырырга мәҗбүрбез. Сез шуңа ризамы?
Шаяртыбрак әйткән бу сүзләргә каршы мин дә елмаеп кына баш кагып, ризалыгымны белдердем. Ә Габдрахман Камал исә кулындагы урталай бөкләнгән ак кәгазьне ачып карады да:
— Сез, туташ, программада бишенче икәнсез,—диде. — Алданрак әйтермен, әзер булып торь/рсыз!
Аяын тавышы гажапсаф, ачык, ничектер үзеннән-үзе якгырал китәргә генә тора иде.
Шуннан соң Кәрим абый моңарчы бер читтәрәк көлемсерәп кенә торган әлеге хәрби кеше белән дә мине таныштырды.
— Бу—Шамил иптәш Усмаиов. Дәһшәтле комиссар, ялкынлы әдип! Ишеткәнегез бармы?
— Бар!—дидем мин икеләнебрәк, чөнки ачык кына һич тә хәтерләмим: ишеткәнем бар да кебек, юк та кебек. Шулай да мин ала моңарчы күз күрмәгән дәү бер җанварга караган шнкеллерәк итеп карадым.
Ә Шамил Усманов таза ак тешләрен күрсәтеп елмайды да:
— Мин бик шатмын! — диде һәм, кавалерларча тураеп, мина башын
иде. .
«Әллә көлә инде, ходаем!» дип борчылып куйдым мин. Ләкин ул гади-ихлас кына итеп өстәде:
— Туташ, мин сезгә бүгенге концертта зур муаффәкыять телим, от души!..
«Дәһшәтле» комиссарның мондый нәзакәтлек күрсәтүе миңа, билгеле, бик сәер тоелды.
...Алар барысы да үз эшләренә ашыгалар иде шикелле.
Кәрим абый Габдрахман Камалга:
— Сәхнәне җыештырып бетерергә кирәк, икенче звонокны бирергә дә вакыттыр инде, — диде. Аннары миңа карап әйтте:—Күршедә генә ханымнар бүлмәсе, сез шунда керегез. Анда җылырак та, күңеллерәктә булыр.
Ул шулай дигәч, мин дә аларга ияреп, бүлмәдән чыктым. Ләкин күрше бүлмәгә минем кереп торасым килмәде. Анда зур артисткалар, дәү апалар җыелгандыр дип уйладым мин, ахмакланып; кереп игътибарларын үземә җәлеп итмим әле, янәсе!.. Әнә шулай тискәреләнеп мин сәхнә артында гына әрле-бирле йөренә башладым. Ә аран шикелле шыксыз, ягылмаган зурсәхнә бик салкын иде — мин моны биктизоизеп алдым. Шунда ук борылып бүлмәгә генә керәсе иде дә бит, әмма үҗәтлекне тиз генә җиңеп буламыни?! Ул арада фойеның югары сәндерәсендә уйный башлаган оркестр тавышы да ишетелде... «Ай, былбылым»ны уйныйлар — һай, дәртле-матур уйныйлар да соң! Түзмәдем, сәхнәнең алдынарак узып, тыңлый башладым, хәтта бермәлгә әшәке салкынны да онытып җибәрдем.
Ә бу вакытта Габдрахман Камил абый һәм тагын ике егет, югарыдан әлеге киртәгә ураган ниндидер киндерләрне сүтеп төшерә-төшерә, кызу гына эшләп йөриләр иде.
— Туташ!—дигән кискен тавышка сискәнеп киттем. — Ник бүлмәгә кермисез, тунарсыз ич монда!
Борылып карасам, Камал абый икән бу...
— Кичерегез! —дидем мин, гаебемне сизеп, бәлки комачаулый да торганмындыр әле мин аларга... Кире сәхнәнең артынарак киттем һәм... гаҗәпләнә калдым: теге киндерләрне төшергәч, сәхнә бөтенләй икенче рәвешкә кергән иде. Артта кояшлы каен урманы, урман өстеннән бик биектә ак болытлар агыла, ә агачлар арасыннан бормаланып ат юлы килеп чыга. Як-якта да ботакларын җәйгән шундый ук ак каеннар... Гүя бу җәйнең эссе көннәрен хәтерләткән чәчәкле, хуш исле, гаҗәеп, матур бер аланлык, имеш! Без шушы кояшлы аланлыкта җырлаячакбыз икән. Я, әкият түгел диген инде!
Ә шулай да мине әкрен генә калтырата. Бүлмәгә керсәм дә хәзер соңдыр инде. Залда яңгыраган звонокны да ишетмәгәнмен, ахрысы. Сәхнә артына керүчеләр күбәйде, бүлмәдән ханымнар да чыга башладылар. Зат киемнәре өстеннән кайсы иңенә мамык шәл, кайсы пальтосын салган — минем кебек жүләр түгелләр икән шул!
Бер читтә һаман ялгызым гына торам, карыйм, күзәтәм. Кызык дөнья, кызык кешеләр! Әмма үзләрен бик гади, бик иркен тоталар. Дөрес, мин ал арның күбесен белеп тә бетермим әле, ләкин кайберләрен элек күргән спектакльләр буенча таныйм да шикелле, әнә теге юка-озын гына гәүдәле, ак чырайлы, гел елмаеп кына сөйләшә торганы Өммегөл-
сем ханым Болгарская булырга тиеш. Ә арада ин яше, иң чибәре Әшрәф Синаева булса кирәк. Тагын әнә теге аяк йөзеннән үк зәңгәр ефәк күлмәк кигән, тулы күкрәкле, сары чәчлесе Мәрьям Рахманкулова түгелме икән? Әгәр шул булса, бу инде соңгы вакытларда исеме бик таралып киткән яшь җырчылардан исәпләнә.
Ирләрдән аеруча бер кеше минем игътибарымны үзенә җәлеп итте. ♦ Пенсне кигән бу таза, нык гәүдәле кеше, сөзәргә җыенган үгез сыман, ш озын ял чәчле башын ия биреп, кулларын күкрәгенә куеп, һичкемгә g дәшми-карамый бер читтә әрле-бирле йөри дә йөри... Кем булыр бу?.. = Өстендә кара бәрхеттән иркен-озын толстовка, муенында ак тасмадан < бик зур бант — юк, андый-мондый гына кешегә охшамаган ул! 3
Ниһаять, зарыктырып көттергән минем Салихым да килеп җитте. £ Ашыккан, күрәсең, битләре кызарып чыккан. (Ә кызыллык аңа бик ь сирәк чыга.) §
— Әллә гел шушында тордыгыз? — диде ул. килеп җитүе белән. 5
Мин гаепле бала сыман бары елмайдым гына. Ул сак кына кулымны | тотып карады да: ®
— Боз кебек булган лабаса! Ах, сезне, сезне! — диде пошынып.— Ник бүлмәгә кермәдегез?
— Кереп тормадым шул... Ә сез борчылмагыз, миңа хәзер суык тү- s гел инде, —дидем мин, эчке калтыравымны ничек тә басарга тырышып. Дөрестән дә. өшүемне сизми башлаган идем, (ә калтырау болай гына = ■ул) киресенчә, вакыт-яакыт миңа эссе дә булып киткәли иде. “
Шул чакта безнең янга Өммегөлсем Болгарская килде. ®
— Исәнме. Салих? —диде ул бер туганына дәшкәндәй итеп кенә. * •—1 Исәнмесез, Гөлсем апа!—диде Салих түбәнчелек белән.
— Шушында керсәм, һич чыга алмыйм, — дип зарланды Болгар-*
ская. — Залда халык күпме соң? л>
— Бик күп. Аншлаг дияргә мөмкин.
— Яхшы инде, алайса... Мәҗрух гаскәриләргә әҗере дә күбрәк булыр, ичмасам!
— Әлбәттә!
— Ә бу чибәр туташны кем дип беләбез?..—диде Гөлсем апа, мөлаем карашын миңа күчереп. —Таныштырмыйсың да!..
— Гафу, Гөлсем апа!—диде Салих тиз генә. — Бу Гөләндәм туташ •була, бүгенге концертка катнашачак!
— Шулаймыни?! Яна җырчы, димәк! Беренче мәртәбәме?
— Әйе, беренче мәртәбә генә!
— Хәлегезне аңлыйм, матурым! — диде Гөлсем апа минем үземә, аркамнан сыйпагандай итеп кенә. — Беренче тапкыр халык алдына чыгу—билгесез тирән дәрьяны кичү белән бер инде ул!.. Әмма сез тыныч булыгыз, иркәм, без барыбыз да аны кичтек, сез дә, иншалла, кичәрсез!
Әнә шулай юатты мине күптән танылган, тәҗрибәле артистка. Билгеле инде, аның бу хикмәтле сүзләре минем дә ышанычымны арттыра төшкән кебек булды.
Ул да булмый, сәхнә артында Габдрахман Камалның көчле тавышы яңгырады.
— Иптәшләр, дикъкать! Хәзер башлыйбыз, тавыш, хәрәкәт бетсен! һәркайсыгыз кайчан, кем артыннан чыгуыгызны белеп, әзер булып торыгыз!
Башлана! Чаң суккандай тәэсир итте бу... Сәхнә арты шунда ук тынып калды, бөтенесен, хәтта күнегеп беткән артистларны да бер мәлгә җитди киеренкелек биләп алды. Минем исә йөрәгем урыныннан кубардай булып тибә башлады. Гүя бу минутның килеп җитәсен мин белми торганмын!
Өммегөлсем апа шыпырт кына:
— Ярый, мин залга чыгыйм але. - диде. - Хәзергә монда эшем юк
Сезгә уңыш, иркәм! _
— Рәхмәт! — дидем мин, дерелдәгән иреннәрем белән генә.
Менә әкрен генә пәрдә дә ачылды. Караңгы залда гүләү тынды. Пөзләрчә кешеләрнең дикъкатен, көтүләрен сиздереп, аннан якты салкын сәхнәгә җылы адәм сулышы бөркелгәндәй булды. Аз гына көттереп, ике «агач» арасыннан Габдрахман Камал жиңел адымнар белән килеп чыкты да, кыйгачлый биребрәк, сәхнәнең нәкъ алдына барып басты.
...Ул нидер сөйли башлады. Бик дәртле, ялкынлы итеп, ләкин аның чыңлап торган тавышы караңгы зал өстендә үтә кискен яңгырый иде. Әллә шуңа,әллә безгә аркасы белән торганга күрә, беренче сүзләрен мин юньләп аера алмыйча да калдым. Тик соңгы сүзләре генә килеп житте безгә:
— Шәрык уянды! Богаулар өзелде! Гасырлар буенча изелгән маз- лум милләтләргә тулы азатлык килде. Бүген без шуның олуг тантанасын кичерәбез. Әмма каты, канлы көрәшнең беткәне юк, иптәшләр! Кискен көрәш, рәхимсез көрәш дәвам итә, иптәшләр! Шик юк ки, бу көрәш пролетариат революциясенең җиңүе белән бетәчәк! Бүгенге кичәбезне без революциянең шанлы көрәшчеләренә — каһарман кызыл гаскәриләргә багышлыйбыз! Яшәсен бөтен дөнья инкыйлабы, бетсен капитал, бетсен золмәт, иптәшләр! Азатлык кояшы бөтен галәмне балкытсын!
һәм ул башын иде. Халык аңа дәррәү генә кул чапты. Шуннан соң Камал абый концертның беренче номерын игълан итте.
— Музыкаль трио! Скрипкада — Мөхәммәт Яушев, гармунда — Фәйзи Биккинин, мандолинада—Мансур Мозаффаров!.. «Аккош маршы!»
Сәхнәгә өч егет чактылар һәм баскан килеш кенә уйнап та жи- бәрделәр.
— Ник калтырыйсыз? — диде Салих мина әкрен генә.
— Үзем дә белмим!—дидем мин, бөтен тәнем белән куырылып.
— Ярамый, бәгырь!.. Тынычланыгыз!
Юк, бу тынычсызланудан-борчылудан түгел иде. Мин инде тиздән чыгасымны уйламыйм да диярлек. Мина салкын үткән булырга тиеш— шул йөри тәнем буйлап... Хәер, нервалар да шаяра торгандыр инде, бәлки менә бу музыканың да тәэсире бардыр?! Музыканы мин бер вакытта да тыныч кына тыңлый алмыйм, юк, тыңлый алмыйм!-
Э өч егет үзара гажәп бер килешкәнлек, осталык белән өздереп кенә уйныйлар лабаса!.. «Аккош маршы»ннан соң, «Эрбет», «Бибкәй кыз», «Прховой Фатих», «Шакир солдат», «Гөлмәрфуга»... Халык аларны тиз генә җибәрмичә, кат-кат «бис»ка чакырып, әнә шулай күп уйнарга мәжбүр иттеләр.
Алардан соң, җиз төймәле яшел тужурка кигән, чем-кара чәчләрен сулдан уңга ерып тараган, базык-таза гына бер студент егет чыгып җырлады. Ахрысы, башкорттыр. Иркен, көр тавыш белән ул «Ашказар»ны, Кәраван сарай»иы һәм «Коңгыр бозау»ны җырлады. Тамашачылар ана да бик мәмнүн булып кул чаптылар.
Әмма иң хикмәтлесе теге иңнәренә озын чәчләрен тарап төшергән, берәүгә дә дәшми-карамый ялгыз бер читтә йөренеп торган сәер кеше- Нм1 чыгьш сө,1ЛӘВе булды. Камал абый халыкка аны тантаналы рәвештә «Мөхтар Мутин» дип игълан итте. Менә кем икән ул... Исем-фамнлия- сендә үк үзенә тарта торган нәрсәдер бар аның!
Ашыкмыйча гына чыкты ул, алга ук узмыйча караңгырак бер урында тукталды, шылт та итмичә көтеп торган залга беравык җитди-усал гына карап торды да әкрен-шомлы итеп:
— Таң вакыты... татар йоклый, — диде.
Әнә шулай, шигырьнең исемен дә әйтеп тормыйча башлап китте ул! һәм тыңлаучыны сискәндерерлек итеп башлаганнан соң ниндидер •бер гаҗизлек, аптырау, әрнү белән дәвам итте:
Мин, йокысыз, уянам. ф
Уянам да тиле кебек Тик бер үзем уйланам. Н
Уйланам, уема батамын, о
Тормыймын, үзем ятам... s
Ятмас идем дә, жибәрмн 5
Атадан калган хатам. *
Артистның көчле, матур тембрлы тавышы интонацияләргә искиткеч = бай иде. Менә ул кинәт иң югары ноктага күчеп, бер үк вакытта ял- £ варган да һәм янаган да төсле шашынып, аллага мөрәҗәгать итә: £ га Алларын белгән татарларның S
тик син, бер алла! га
Әйт! §
Бетәрләрме икән татарлар <-
җир йөзеннән. .
әллә белерләрме икән “
хаталарын бер алда? s
Иң ахырдан исә, зур бер хакыйкатьне ачкандай тынычланып, газап- = тан бушанып, ләкин шуның белән бергә халыкка өндәү ташлагандай = нык-батыр һәм тантаналы итеп тәмамлады ул:
Бетмә надан, туг яңадан <
Мәгърифәтле анадан! х
Бул кеше, үзең тырыш, өмет итмә, Хата ул өмит алладан! I
Гүя тирән газаптан туган шигырь үзе һәм, бигрәк тә аны шул кадәр л> белеп, тоеп сөйләү тамашачыларны тәмам сихерләде булса кирәк, алар өзлексез кул чабып, артистны кат-кат «биока чакырдылар. Ләкин Му- тин абзый бер генә тапкыр чыгып, һич тә исе китмәгән бер кыяфәт белән шашынган залның галеркасына кадәр күз йөртеп узды да, яллы башын яртылаш кына бөгеп, күпмедер вакыт тик кенә торды. Аннары кисәк кенә күтәрде дә шундый ук тыныч горурлык белән ашыкмыйча гына чыгып та китте.
— Бу артист бер заман татар сәхнәсен шаулатачак әле!—дип калды Салих та аның артыннан,
Ул да булмый, безнең янга Камал абый килде.
— Туташ, тиздән сезнең нәүбәт, әзер булып торыгыз,— диде ул ашыгып. — Салих, ишеттегезме?
— Ишеттек, без әзер! —диде Салих.
— Иа рабби!—дип куйдым мин, ирексездән. Нигәдер кинәт кенә куркып-шомланып киттем. Дөрес, җырлый алуыма мин моңарчы ышанып тордым, тик менә хәзер бөтен тәнемдә йөргән шушы бизгәк мине бик борчый иде. Шул гына харап итмәсә ярар иде, ходаем! Тавышым үзгәрмәде микән?.. Хәер, белеп буламыни инде аны хәзер генә?!
Ә Салих әзрәк кенә шаярткан да булып, мине һаман әкрен генә юата: Әнә Мутин абзагыздан үрнәк алыгыз, аның кебек горур, салкын, тыныч булыгыз, ди. Тамашачыны онытыгыз, бары минем өчен генә җырлагыз, шул чакта тыңлаучылар да сездән бихуш булырлар, ди.
Аңа әйтүе ансат! Белсә иде ул минем хәлемне... ә бәлки белеп, юатырга тырышуыдыр.
Чү, Камал абый мине әйтә түгелме соң?! Бик ачык итеп, залны яңгыратып:
I Сәгыйт Рәмиев шигыре, 1914 елда Галимҗан Ибраһимов төзел чыгарган «Яңа әдәбият» китабыннан алынды.
— Яшь һәвәскәр җырчы Гөләндәм туташ Солтанова! Рояльдә — Салих Сәйдәшев! Рәхим итегез.
«Әйдә, атлагыз!»—диде Салих мина. Мин... атладым. Якты сәхнә, караңгы зал. Мин шуларның нәкъ чигеннән үтәм кебек... озак үтәм. Ниһаять, рояль янына җитеп туктадым. Шунда ук Салих та килеп утырды (ә мин аның артымнан килгәнен һич тә сизмәдем). Янымда — Камал абый, иелә биреп миннән сорый: «Беренче җырыгыз?» Мин иреннәремне кыймылдатам. Аннары ул залга кычкырып әйтә:
— «Мәдинәкәй».
Ә зал тып-тын... Хәер, бөтенләй үк тып-тын да түгелдер инде, тик минем бөтен-бөтен дикъкатем Салихта—ничегрәк итеп башлар ул?.. Мин бары шуны көтәм, залда хәзергә һич эшем юк.
...Рәхмәт төшсен аның кулларына! Рояль телләренә түгел, гүя йөрәк кылларыма йомшак кына кагылды аның нәфис куллары! Гүя авазлар ярдәме белән дәште ул миңа: чын, саф «Мәдинәкәй» менә шушы була!—диде, һәм мин аңа буйсынып, ана ияреп җырладым. Халык ихлас кына кул чапты. Кинәт миңа җиңел булып китте. (Сәхнә дигәнең ул хәтле үк куркыныч урын түгел икән...) Аннары мин «Сакмар»ны җырладым. Үземә калса, моны инде иркенрәк тә, рухланыбрак та җырладым шикелле. Бу юлы халык та ныграк кул чапты. Ләкин мин икене җырлаганнан соң, түбәнчелек белән баш иеп, сәхнәдән чыгарга тиеш идем, һәм шулай эшләдем дә... Ә халык тынмый, халык «бис» ка чакыра. Тик мин белеп бетермим әле — кыстатыбрак торыргамы, әллә тәвәккәлләп чыгаргамы? Салих күзләре белән генә миңа «ягез!» дигәндәй ишарә ясады һәм без яңадан чыктык. Алдан әзерләгән тагын бер көебез бар иде — мин шуны («Исле гөл»не) җырладым.
...Кул чабулар, «биока чакырулар бу юлы да кабатланды. Әмма ләкин минем үземә бик җитте, ахрысы... Халыкка баш иеп, сәхнәдән ашыга-ашыга чыккач, тукталып та тормыйча, караңгырак бер почмакка барып постым. Миңа бик эссе иде .тынымны өзеп-өзеп алам, ә тез буыннарым туктаусыз калтырый...
Артымнан Салих та килеп җитте.
— Бәгырь, ник болай куян шикелле качтыгыз?—диде ул, сөенечле көлемсерәп. — Ишетәсезме, халык чакыра ич!..
Миңа хәзер тел әйләндереп бер сүз әйтүе дә авыр иде. Тик бераздан гына көчкә-хәлгә әйтә алдым:
— Мин янам!
Әйе, мин яна идем, утта яна идем... Салих пошынып минем күзләремә карады, аннары аз гына икеләнгәннән соң кулының сыртын маңгаема сак кына тидереп алды.
— Кайнар икән шул!—диде ул җитдиләнеп. — Нәрсә бу, салкын зәхмәтеме?
— Ахрысы.
— Ярый торган эш түгел бу... Әйдәгез, чыгыйк әле моннан булмаса!
Ул мине ияртеп буш фойега алып чыкты, аннары урам якка караган иркен генә бер бүлмәгә алып керде. Монда үзенә күрә буфет икән. Түрдә озын өстәл, өстәлдә галәмәт зур самавар һәм шул самавар янында йокымсырап ялгыз гына бер хатын утыра. Хәзергә монда һичкем юк иде.
Салих башта мине читтәге өстәлләрнең берсенә илтеп утырты. Үзе исә хатын янына барып:
— Апа, безгә ике стакан кайнар гына чәй ясагыз әле,—диде һәм борылып миңа дәште: — Гөләндәм, буфет бөтенләй үк буш түгел икән, нигъмәтләрнең төрлесе бар: чәкчәк, кош теле, пирожный — кайсын телисез?
— Миңа берни дә кирәкми, — дидем мин; ашау кайгысымы соң хәзер миндә!
Шулай да ул кечкенә поднос белән ике стакан куе чәй, ике пирожный һәм бер уч чамасы конфет китерде.
— Эчегез, суытмыйча гына!—диде ул каршыма утыру белән.
— Миңа болай да кызу.
— Барыбер эчәргә кирәк. Шулай ук салкын тиде микәнни? .
— Белмим. Башта өшетте, аннан яндыра башлады. Ә менә хәзер тагын калтырата... “
— Эчегез әле, пешә-пешә булса да эчегез!... Сезгә һич тә авырырга о. ярамый. н
—Ни өчен? Авыру сорап килми ич!
— Әгәр сез авырсагыз, мине асачаклар, — диде ул, юри тавышын а әкренәйткән булып. — Хәер, анысына түзәр дә идем, әмма сезне саклый S алмавым өчен мин үземне иң авыр газапка дучар итәчәкмен.
— Кирәкми ул кадәр, Салих абый... Үтәр әле.
— Үтә күрсен!.. Ләкин авырырга ярамый диюемнең икенче сәбәбе 3 дә бар. 2
— Анысы нәрсә? ®
— Сез бүген, Гөлсем апа әйткәнчә, дәрья кичтегез... һәйбәт кичте . гез! Бүген сезнең бәйрәм, Гөләндәм!.. Я. шушындый көнне авырырга _ ярыймы соң?!.
Салихның гадәтен беләм инде, ул шулай шаяртыбрак сөйләргә яра- = та. Әмма шуның белән бергә ул ике арада ничектер менә табигый үзлә- ~ шү — якынаю да тудыра белә. Аңа һәр вакытта ышанасы килә. Әлбәт- _ тә, ул дөрес әйтә — бүгенге кичәне мин үзем өчен, һичшиксез, бәйрәм - дип саный алам. Ләкин нигә ул минем өчен генә?
— Безнең уртак бәйрәм бу, Салих абый, — дидем мин аңа, сөенечемне яшермичә. — Барысына да сез сәбәпче!
— Киләшәм, шулай да булсын... Беләсезме, музыкант белән жырчы го бер-берсен тапсалар, аларның эшләре һәр вакытта уңышлы чыга.
— Сез гел киная белән сөйлисез!
— Ә мин әйтеп бетермәдем әле,—диде ул, минем күзләремә карап.—Тагын бер сәбәбен әйтәсем килә, бәгырь!
— Нәрсәнең?
— Авырырга ярамый диюемнең... Иң төп сәбәбен!.. — һәм ул башын иеп, бик азга гына тукталып калды. Аннары икеләнүен җиңгәндәй кисәк кенә күтәрелеп, яңадан миңа төбәлде.
. Бик тын иде. Без икәүдән-икәү генә. Бүлмә эче ярым караңгы, түшәмдәге ут сүндерелгән, тик почмаклардагы шәмдәлләр генә яна. Нигә ул миңа бу хәтле төбәлеп карый? Минем йөрәгемә үтеп керергә телиме яки миннән берәр нәрсә көтәме? Ә мин... мин аның тагы да караңгы- лана-тирәнәя төшкән күзләренең гипнозына эләккәндәй тәмам югалып, тын алырга кыймыйча утырам.
.. Менә ул миңа үрелә төште, сузылып кулыма әкрен генә орынды һәм ашыгып, кайнар пышылдап әйтте, ниһаять:
— Юк, сез белергә тиешсез, Гөләндәм!.. Вакыт, әйе, вакыт! Мин бит сезне яратам, иң саф, иң мөкатдәс бер ярату белән яратам! Ишетәсезме?
Мин ике куллап йөземне капладым. Йа хода, менә кайчан килеп ишеттем мин бу сүзне, хәтәр-көйдергеч сүзне! Ә бит көтә идем, көтә идем, күптән инде йөрәгем аның мәхәббәт сүзенә зарыгып, ачылып тора иде... Әмма ләкин менә хәзер ни әйтә алам мин, нишли алам?!. Шундый хәлсез мин, бөтен тәнем утта яна, буыннарым таралып китәргә тора, тик елыйсым гына килә, үксеп елыйсым гына...
Салих ашыгып урыныннан торды, яныма килде, иелеп, ике кулымны да алмашлап үбә башлады.
— Кичер, бәгырь! Кичер...
— Юк, сез кичерегез мине... Әллә ни булды миңа... Кайтасы иде.
— Әйе. әйе, сезгә кайтырга кирәк. Үзем озатам. Тик авырый гына күрмәгез, авырый гына!
Без буфеттан чыктык. Фойе буш, бер жирдә беркем юк. Залда һаман әле концерт бара. Гардероб янында Салих миңа киенергә булышты, үзе дә киенде.
Урамга чыккач та ул мине шундагы извозчикларның берсенә утыртты. Аякларымны калын япма белән ураштырып куйды. Артсыз чанага үзе дә менеп утыргач һәм шома гына кузгалып киткәч, ул мине җил- суыктан саклар өчен билемнән алып, ышыклап барды. Башка вакытта мин моны бәлкем рөхсәт тә итмәгән булыр идем, ләкин бүген инде хәл- сезлектән үземнең аңа сыенасым килә иде.
...Бер-ике көннән хәлемне белергә вәгъдә биреп, Салих шул укизвоз- чикта кире театрга китеп тә барды.
X
Мин чынлап торып авырдым. Икенче көнне инде урынымнан да тора алмадым. Дөрес, башта, өйдәгеләрне хәвефләндермәс өчен, әзрәк кенә салкын тигән, башым гына авырта дигән булып, чын хәлемне яшерергә тырыштым. Ләкин шул ук кичне температурам кырыкка җитә язды. Моны күреп куркуга төшкән әнием электән үк безгә таныш карт врачны тизрәк чакыртып китерде. Сакал-мыегы белән бераз Чайковскийны хәтерләткән карт врач килеп карагач, миндә «испанка» 1 дигән авыруның башланганын әйтте. Бу бик йогышлы авыру икән. Шуңа күрә мине кем дә булса бер генә кеше карарга тиеш, диде. Аннары ул берничә төрле дару язып калдырды, бары урын өстендә генә ятарга, кайнар сөт эчәргә, тирләргә һәм аз гына өргән салкыннан да бик сакланырга кушты.
Әйтергә кирәк, авыру мине бик кисәк һәм бик каты бөтереп алды. (Күрәсең, авыруның башы миндә Шәрык кичәсенә барганчы ук булгандыр инде, тик салкын арандай сәхнәдә өшеп торуым аны көчәйтеп кенә җибәргәндер...) Температура, әйткәнемчә, кырыкка җитте, башым ярылырдай булып авыртырга тотынды, көчле томау, ютәл башланды. Мин үземә урын таба алмыйча ут эчендә бәргәләнеп яттым, вакыт-вакыт хәтта аңымны да югалткаладым. Билгеле инде, әтием-әнием минем бу көтелмәгән авыруымнан тәмам куркуга төштеләр һәм баштарак апты- рап-каушап та калдылар. Шулай да әнием, врач кушканнар белән генә канәгатьләнмичә, мине үзе белгәнчәрәк тә дәваларга кереште. Мәтрүшкә кайнатып эчерде, төнгелеккә кайнар сөткә бал изеп эчерде, аякларыма кайнар су салган шешәләрне чүпрәккә урап куйды.
Боларның барысы да ярдәм итте булса кирәк, бер дүрт-биш көннән соң мин үземне җиңелрәк сизә башладым. Температурам әкренләп 37 гә кадәр төште, баш авыртуы һәм томау да бетте диярлек, тик ютәл генә һаман җибәрми иде әле. Әмма мин бик нык хәлсезләнеп калдым, биш көн эчендә авыру минем бөтен көч-куәтемне әйтерсең суырды да алды. Түгәрәк өстәлдәге кечкенә көзгене үрелеп алып, шуңа карагач, үземнең дә исем китте: күзләрем баткан, күз төпләрем каралып уелган, борыным шешенеп, зураеп киткән, ә битемдә әллә нинди хәвефле кызыл таплар!.. Бик әшәке нәрсә икән бу матур исемле явыз чир!
Иң авыр хәлдә яткан минутларымда да мин... Салихны онытмадым. Алай гына түгел, үз-үземне оныткалаган чакларда да ул ничектер минем аңымда яшәде. Соңыннан уйлыйм: әнә шул онытылып киткән чакларымда мин аның исемен дә телгә алмадым микән? Моның булуы бик мөмкин ич! Тик белә генә алмыйм, әйтүче дә юк миңа... Әнием ләм-мим
на ____ ^И^анка» дип ул елларда бик нык таралган гриппның бер төрен атаган-
бер сүз әйтми, хәтта нидән, ничек авырып китүемне дә сорашмый. Ә бу хәерлегә булмаска тиеш. Белә, барысын да белә, күрәсең... Белмиме соң?! Теге «ахирәтләрем» Шәрык кичәсендә күргәннәрен түкми-чәчми күптән сөенчеләп китереп җиткергәннәрдер инде. Ләкин әнием сабыр хатын — мине мондый хәлемдә, әлбәттә, борчымаячак. Шулай ук Салих турында да хәзергә берни дә әйтмәячәк. Әмма ахыры моның нп булып ф бетәчәк, ахыры?.. Бигрәк тә әтием белә калса... Менә нәрсә «испанка»- дан да яманрак көйдерә дә яндыра мине хәзер! ё
Салих бит бер-ике көннән хәлеңне белергә килермен дигән иде. | Килдеме икән-юкмы икән, кемнән генә шуны белергә соң?.. Әниемнән < сорау мөмкин түгел. Салих килсә дә. ул аны миннән яшерәчәк. Моны * бары Сабирадан гына белеп булыр иде, ләкин аны да әле минем янга § кертмиләр. Ә Салихның килүе минем өчен шундый әһәмиятле, шундый £ кирәкле, әйтерсең тизрәк терелүем бары шуңа гына бәйләнеп тора Килеп кергән сәгатендә үк мин бернинди авыру булмагандай җиңел генә о аякка басар идем кебек. Менә бит ни өчен түбәндәге һәр тавышка ко- = лак салып, ишектән күземне алмыйча зарыгып ятам мин... Әгәр шул g кичне ул «яратам» дигән сүзен әйтмәгән булса, миңа хәзер күп мәртәбә 2 җиңелрәк булыр иде. Ә ул әйтте, «яратам, мөкатдәс бер ярату белән ф яратам!» диде, йа рабби! Мин бит бу сүзне аңымны югалткан минут- _ ларда да исемнән чыгармадым, гүя чигәмдәге кан тамыры шикелле ул 3 өзлексез тибеп торды. Әйе, бу сүз, чын була калса, мине терелтәчәк, ин = каты авырудан да терелтәчәк! Инде ялган әйткән булса —тәңрем, киче- ~ рә күр! — терелү миңа нигә кирәк, нигә?!. _
Сукырның бөтен теләгәне ике күз, диләр. — ниһаять, дүртенче көн- < нең иртәсендә минем янга, бик кыска гына вакытка. Сабира кереп чык- * ты. Баш очыма ук килде дә иелеп әкрен генә:
— Ах, туташ, туташ!—диде.— Ни булды, нигә болай кинәт авы- s рып киттең?
— Әйтмә инде, Сабира!.. Салкын тидердем шул, үземдә гаеп.
— Бөтенләй суырылып калгансың, җаным! Урамда озаграк тордыңмы соң?
(Нигә ул алай дип сорый? — димәк, аның колагына да нидер кергән инде.)
— Юк. — дидем мин. — урамда бер минут та тормадым. Театр бик салкын иде, әллә кыш буе якмаганнар үзен... Иңемә шәлемне салырга да онытканмын.
— Терел инде тизрәк, терел!—диде ул, минем күзләремә туры карарга тырышып.
— Иншалла! —дип кенә куйдым мин, йөземне читкә борып.
Ә ул һаман миңа төбәлеп карый, гүя нидер әйтәсе бар да тик мин сораганны көтә. «Әйт инде, җаным, әйт тизрәк! — дим күңелемнән аңа ялварып. — Беләсең ич миңа ни кирәген, үзең дә беләсең! Зарыктырма, телдән әйттермә, зинһар!». Ахырда ул мине аңлагандай, тагы да иелә төшеп, шыпырт кына:
— Салих абый килгән иде, — диде.
Мин күзләремне йомдым, әз генә тынып яттым.
— Кайчан?
— Кичә, кич белән...
Ә шулай да нидер буа мине, җиңел генә тын алырга бирми.
— Чак кына көт, Сабира!.. Озак тордымы?
— Салих абыймы? Юк, озак тормады.
— Кем... кем белән сөйләште?
— Әтиегез белән...
Алай икән... Килгән... Озак тормаган... Әтием белән генә сөйләшкән... Ә әнием белән сөйләштеме икән?
Сабирадан сорыйм:
— Әнием белән сөйләштеме?
— Юктыр, ахрысы... Аланын залга кергәнен дә күрмәдем мин...
— Шулай да... күпме торды Салих абыең?
— Ну, күп булса, бер ярты сәгать чамасы... Нигәдер тиз китте.
«Әйе, тиз киткән, тиз... Ә ни өчен?.. Сабира моны белми, әлбәттә... Алар залда икәү генә сөйләшкәннәр. Салих, билгеле, минем хәлемне сорашкандыр, әмма ләкин әтием ни дип әйтте икән? Әтием... Ах, беләсе иде бит! Әнием дә аның килгәнен миңа әйтмәде ич! Мине борчымас өчен генәме?.. Юк, аның өчен генә булмас, ышанмыйм!..»
Минем инде Сабирадан бүтән бер нәрсә дә сорыйсым килми иде. Шулай да ул акланырга теләгәндәй:
— Абзый үзе Салих абыйны озата чыкты. — диде.
Карасана, әтием үзе чыккан!.. Кы-зык! Моңарчы бит Салих артыннан тышкы ишекне гел Сабира ябып кала иде. Ә бу юлы әтием үзе... Сабирага берәр сүз әйтеп калдырмасын дип курыккандыр инде... Әнә ничек саклыйлар икән минем газиз башкаемны, рәхмәт төшкерләре!
— Син бар инде, Сабира—дидем мин, тагын хәлсезләнә башлап.— Рәхмәт сиңа!
— Ә син, туташ, тыныч кына ят! — диде Сабира, мине юатырга теләп. — Салих абый килер әле, килер!..
Әйе, әлбәттә диясем килде минем. Әмма беләм: шушы минуттан минем бәгырьне билгесезлек иги башлаячак. Килерме, килгәнен миңа әйтерләрме, әллә инде ана юл киселдеме? — менә нәрсә турында гына мин өзлексез уйланып ятарга мәҗбүр булачакмын. Хәзер барысы да әтием белән әнием кулында — алар хөкеме барысын да хәл итәчәк. Ә бәлки иткәннәрдер дә инде... Кай гөнаһ шомлыгына дучар булдым соң мин бу әшәке авыруга? Ник саклана белмәдем, ник шул җылырак бүлмәләренә кереп тормадым?.. Инде менә шуның җәзасын таты: бер кичне аның «яратам» дигән сүзен ишет тә икенче көнне үк аны күрүдән мәхрүм бул, имеш!
Юк-юк, миңа авырып ятарга ярамый, һич тә ярамый! Ничек тә тизрәк торырга, аяккв басарга, хәтта авыруымны йомарга, яшерергә!.. Ул кирәк, Салих кирәк миңа!.. Мин бит әле үзем аңа берни дә әйтергә өлгермәдем, күптән йөрәгемдә туганны, телемдә тибрәнгәнне әйтергә өлгермәдем ләбаса!.. Йа раббем, үзең сихәт бир, үзең куәт бир миңа!..
Әмма... җан теләсә дә, язык җибәрми дигәндәй, күпме генә ашкынсам да, миңа урыннан тору тиз генә насыйп булмады. Хәер, бер генә мәртәбә тордым һәм шуның белән бөтен эшне боздым да шикелле. Бик матур кояшлы көн иде. Дөнья әйтерсең нурда коена, кар өсләре учлап энҗе бөртеге сипкәндәй җем-җем уйнаклап тора, кыектан өзелеп төшкән тамчылар, кинәт кабынып, тәрәзәмнән күренеп кала. Минем күңелемдә дә кинәт нидер кабынды, бөтен сырхауларым онытылып китте, үземне тәмам терелеп җиткәндәй хис иттем. Әллә каян гына килгән бер җиңеллек белән тиз генә урынымнан тордым, халатымны кидем, иңемә мамык шәлемне салдым да түбәнгә, кухняга төшеп киттем. Дөрес, минем буыннарым хәлсез иде әле, башым да әйләнә иде, ләкин болар гына мине тотамы соң?!
Шулай да әниемнең, мине күргәч, коты алынды:
— Бу ни хәл, ник төштең?
— Менә төштем инде,— дидем мин, тыштагы кояштай елмаеп.
— Иртә әле сиңа, кызым, иртә! Ютәлең дә бетмәгән, я өзлегеп китәрсең. алла сакласын!..
— Миңа әйбәт хәзер, ә ялгызыма күңелсез!
— Күңелсез... Ахырын уйларга кирәк, — диде әнием, мыгырданып, ләкин мине кире куып тормады.
Кухнядагы зур өстәл тәрәзәгә терәп куелган иде — мин шуның бер башына барып утырдым. Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә дигәндәй, Сабира дөбер-шатыр табак-савыт юа, әнием исә куна тактасына он или. Ә мин, тәрәзәдән төшкән кояшка аркамны куеп, әниемнең ике учы арасында тигез генә чайкалган иләккә карап утырам. Вакыт-вакыт ютәлем кузгала, ләкин мин аны ничек тә басарга тырышам. Әгәр ♦ шул чакта миңа тәрәзәгә аркаң белән утырма дип әйтүче булган булса ы иде! Юк шул, үзем дә тәрәзә салкынын сизмәдем, әнием дә нишләптер <? моңа игътибар итмәде. =
Кыскасы, шул ук кичне минем яңадан температурам кинәт кенә * күтәрелде. Кырыкка җитте ул!.. Ютәлем көчәйде, тавышым үзгәрде, 3 хәтта тынымны да гыжылдап ала башладым. Икенче көнне үк әлеге ь карт врачны чакырттылар. Ул килгәч, урын өстендә, эчке күлмәгем *- аша гына күкрәгемне тыңлап карады, иреннәрен кысып бераз дәш- £ мичә торды, аннары яңадан тыңлады, бары шуннан соң гына әниемә 3 борылып әйтте: салкын тиюдән туташның үпкәсе шешә башлаган, ® диде... Бу бик җитди авыру иде. Бигрәк тә хәзер, беркаян бернинди ® дару табып булмаган заманда... Ахыры ни белән бетәр? — моны карт врач та өзеп кенә әйтмәде. Шулай да ул әниемә мине дәвалау ысулла- * рын бик әйбәтләп төшендерде, таба алсагыз дип, берничә рецепт та = язып калдырды. Минем үземә исә: «Гүзәлкәй, бу авыруны сез үзегез я генә җиңә аласыз, шуңа күрә нык булыгыз, тәшвишкә бирелмәгез, ты- = ныч ятыгыз, иншалла сәламәтләнерсез!» диде... Әмма ләкин миңа бары- ы сын да әйтеп бетермәгән икән. Озата чыккан әниемә генә, берничә көн- = нән кризис башланыр, шул чакта мине тагын чакыртырсыз, дип әйтеп * киткән. 2:
Шулай итеп, беренче авырудан котылырга өлгермәс борын, мин S икенче, тагын да хәтәррәк авыруга дучар булдым. Вакытсыз торып, кухня тәрәзәсе янында утыру мине харап иттеме, әллә беренче авыруның астыртын гына башланган дәвамы булдымы бу — хода белсен — әмма хәзер инде тиз генә аякка басу турында уйларга да ярамый иде. Хәлнең никадәр җитди-куркыныч икәнен мин беренче көннән үк сиздем. Гүя үлем үзе минем бугазыма ябышырга чамалый иде. Нинди акылга сыймас нәрсә бу — үлем!.. Юк. моның булуы мөмкин түгел, һич тә мөмкин түгел! Алла рәхимле, мин тереләчәкмен, әлбәттә, тереләчәкмен!.. Тик врач бабай кушканны онытмаска, бернинди тәшвишкә бирелмичә тыныч кына, сабыр гына ятарга кирәк миңа...
Ә хәтәр авыру, мәкерле авыру, мине сынарга теләгәндәй, көннән- көн көчәя, көннән-көн аяусыз рәвештә куәтемне суыра бара. Тын алуларым бик-бик авырлаша, күз алларым караңгылана, зиһенем дә еш кына томалана. Мин инде врач әйткән кризисның кайчан башланганын да, күпме дәвам иткәнен дә үзем белмәдем. Хәлем искиткеч авыр булган, тәмам кыл өстендә генә калганмын. Үлем чынлап та бугазымнан ала язган, күрәсең... Әмма, аллага мең шөкер, мин шулай да бнрешмә- гәнмен, тешем-тырнагым белән каршы торып булса да, җиңеп чыкканмын.
Кризистан соң, мин, ниһаять, күземне ачтым. Иң беренче сизгән нәрсәм шул — мин үземнең, балы агып беткән кәрәз шикелле, бөтенләй бушап, җиңеләеп калуымны хис иттем. Билгеле инде, минем кыл кыймылдатырлык та хәлем калмаган йде. Карт врач бер килүендә мине сөендерергә тырышты: «Менә әйттем ич, гүзәлкәй, авыруны сез үзегез генә җинә аласыз дип... Яшь организм шул!.. Хәзер куркыныч үтте дияргә дә ярый. Ләкин кузгалырга иртә әле, иргә, озак кына ятарга кирәк әле сезгә!..»
Ә шулай да тыйнаклык күрсәтә инде, бабаем!.. Аның йомшак ку-
1. «К У • т* ю
33
лы, акыллы киңәшләреннән башка «яшь организм» ул хәтәр авыруны үзе генә җиңеп чыккан булыр иде микән әле?!.
Көне-төне мине карап, минем хәсрәттән әнием дә бик өшәнгән иде. Атналар буе янымнан китмичә кан калтырап утырган чакларында ниләр уйлап, ниләр кичергәнен аның саргаеп-суырылып калган йөзеннән үк күреп була иде. Әниләрнең сабырлыгына исең китәр!.. Авыру карауның бөтен җәфасын күтәрү өстенә, ул әле сиңа бернинди наразыйлык- фәлән дә сиздерми. Ә бит әнием минем авыруымның төп сәбәбен бик яхшы белеп тора, әмма ул хакта авыз ачып ник бер генә сүз әйтсенче!.. Кризис вакытында мин еш кына саташканмын да икән. Бәлки шул чакта «аның» исемен дә телгә алганмындыр. (Бүтән кем белән саташыйм соң?!) Ләкин бу хакта да минем үземә дөресен генә әйтүче булмады.
Хәлем бик авыраеп киткән чакларда әтиемдә яныма кереп утыр- галаган. Тик мин моны үзем белмим, хәтерләмим. Ә менә соңгы тапкыр, инде кризис узгач, кереп чыгуын яхшы хәтерлим. Бик йончыган, картаеп киткән төсле күренде миңа әтием. Хәер... мин аңа туры гына карый да алмадым. Аяк очымда миннән күзен алмыйча күпмедер басып торганнан соң, ул, башын селкеп, тирән әрнү сиздергән эчке бер тавыш белән әкрен генә: «Әй, бала, бала!» —диде дә ничектер авыр гына борылып, ашыкмыйча гына чыгып та китте. Мин аның бөкрәйгән аркасын гына күреп калдым. Әллә аны, әллә үземне кызганып елыйсым килде, ләкин минем еларлык та хәлем юк иде әле.
Әйе, мин чынлап торып үлем куркынычын кичердем. Ә бу бөтен куркынычлардан да дәһшәтлерәк куркыныч кешенең эчке халәтен дә үзгәртмичә калмый икән. Шул куркыныч аркасында мин күпмедер вакытка дөньяның бөтен нәрсәсен онытып тордым. Хәтта «аны» да — «ул» да онытылды, каядыр читкә китте. Чыкмаган җаным, сүнеп бетмәгән аңым бары бер генә нәрсә — үлем тырнагыннан котылу өчен генә көрәшкән булырга тиеш. Тик мин моны бераздан ис кергәч кенә аңладым.
...Инде менә күзләрем ачылуга әлеге гаҗәеп дөнья үзенең язгы кояшы, тәрәзә башында гөрләгән күгәрченнәре, әллә каян гына килгән серле өннәре, гел алышынып торган төс-бизәкләре, онытылмаган хатирәләре, сүнмәс өметләре белән әкрен генә миңа кайта да башлады. Бер үк вакытта, шушы искиткеч тансык дөньяның үзәгенә әйләнеп, «ул» да кайтты. Хәтта кинәт сискәндереп кайтты... Иртәнге сәгатьләрнең берсендә, йокылы-уяулы яткан чагымда «ул» минем яныма кергән, миңа иелеп карап тора, имеш! Менә кул сузымында гына — иягендәге чокырын да күрәм кебек... Мин бик курыктым — ходаем, без ялгыз икәү генә бит, минем өстемдә бер кат эчке күлмәк кенә ич, әнием килеп керсә, ни булыр?!. Хәер, шул секундта ук моның саташулы төш кенә икәнен аңласам да, күзләремне ачарга кыймыйча күпмедер әсәрләнеп яттым әле... Төшемә аның әнә шулай бик ачык булып керүен яратам мин...
Минем авырый башлавыма, шәт, айдан артык узгандыр инде. «Шәрык кичәсе» 26 февральдә булган иде, ә хәзер апрель башы булырга тиеш. Менә күпме вакыт безнең очрашканыбыз юк. Кайда йөри икән ул, ни эшләр бетерә икән, мине онытмады микән, безгә тагын килгәне бар- мы-юкмы аның?.. Әмма ни газап — боларның берсен дә белә алмыйм мин. Минем янга әүвәлгечә бары әнием генә кереп йөри, ул гына карый мине... I аҗәпләнәм дә мин моңа, чөнки авыруым хәзер йогышлы түгел бит инде, шулай булгач ни өчен мине, әйтик, Сабирадан аералар?
Дөрес, Сабираның кереп чыккан чаклары да булгалады. Я өстемне алыштырырга, я урын-жиремне рәтләргә, ләкин гел әнием барында гына, ул карап торган чакта гына... Билгеле, сүз алышу мөмкин түгел иде, ә шулай да ул үзенең аз гына хәйләкәр-мәгьнәле күз карашы белән нидер әйтергә тели иде кебек. Аннары эшен бетереп, чыгып киткән чагында һаман бер үк сүзне кычкыра биреп кабатлый иде:
Терел, туташ, тизрәк терел!..— һәм шушы сүзе белән гүя «синең терелүеңне ул да көтә!» дип әйтмәкче була иде.
Кризистан соң бер ун көн узгач, мин. әкрен генә торып, бүлмә эчендә генә йөргәли башладым. Баскычтан төшәргә-менәргә рөхсәт итмиләр әле. Хәлем дә бик тиз бетә — аз гына йөрим дә тагын урыныма килеп ятам. Каты тоткан икән шул рәхимсез авыру, каты тоткан—тәмам кү- * ләгәгә әйләндерде үземне!.. Шулай да адәм баласы — әрсез җан, бер g кузгалгач, тырыша-тырмаша булса да үрмәли инде. Мин дә тырышам, £ мин дә үрмәлим, һәм көннән-көн әкренләп хәлләнә баруымны үзем дә р сизеп торам. Иң мөһиме — аппетитым яхшырды, әнием әзерләп китер- 5 гәнне ашап бетерә башладым, кайчагында әле җитми дә кала. (Авыру 3 вакытта югалтканны шулай ашыгып җыям, күрәсең!) Аннары сабый 5 бала кебек изрәп йоклыйм да. н
Тик менә һава җитми миңа, һава кирәк, саф һавага бик чыгасым § килә. Ләкин ул хакта әлегә уйларга да кушмыйлар. Кар суы минем § өчен бик хәтәр, тәмам ныгып җитмичә, язгы җепшек һавага чыгарга^ һич тә ярамый, диләр. Моны карт врач үзе бик нык кисәтеп, әйтеп g киткән икән.
Ә болай өй эчендә йөрим инде, түбәнгә — кухняга да төшәм. Саби- _ раның мәзәкләрен дә тыңлап утырам, әтием югында залга да керәм - (ни өчендер әтием күзенә еш күренәсем килми минем). Бер тапкыр s пианино янына да килеп утырдым, капкачын ачтым, клавишларын бас- = калап карадым. Әллә ничек сәер генә яңгырады аның тавышы — гүя u миннән читләшкән кебек тоелды. Бармакларым элекке көчен, җитезле- = ген югалткан икән шул, бәлки шуңа күрә рәнҗидер әле минем сизгер * җанлы пианинам!.. £
Ләкин миңа пианиноны озак «рәнҗетергә» туры килмәде. Әнием Й ишетеп, шунда ук килеп җитте. го
— Кызым, сиңа ярамый әле, ярамый. — диде ул, минем ябык иңбашларымнан тотып. — Онытып тор әле син аны хәзергә!..
— Нәрсәне?
— Менә шул нәрсәңне дим... Я өзлегеп китәрсең.
— Мин болай да бик озак онытып тордым инде. Музыка яратмый ул онытып торганны.
— Сихәтләнгәч, кызым, сихәтләнгәч, алла бирсә!
— Ә Салих абый килерме соң? — дидем мин, балаларча беркатлылык белән.
Әнием әз генә дәшми торды. Аннары туры гына җавап бирәсе килмәгәндәй әйтеп куйды:
— Син үзең дә хәзер яхшы уйныйсың, кызым!
— Ләкин бит безнең дәресләребез бетмәгән иде әле.
— Алары инде казага калып торыр...
— Ни дигән сүз ул, мин аңламыйм!.. Музыка дәресләрен өзәргә ярамый бит, әни...
— Ярамаса да туры килә инде.
— Ни өчен?
— Шулай кирәк таптык, әтиең белән.
— Ләкин минем үземнән сорамадыгыз ич!
— Әй, бала!— диде әнием ачынып. — Сорарлык хәлдә идеңмени син?!
— Ул чагында минем терелгәнне көтәргә иде.
— Бу бит инде, кызым, ата-ана эше! Салих әфәндене сиңа мөгаллим итеп әтиең үзе чакырды, үзе менә, вакыты җиткәч, аңа әйбәтләп кенә әйтте дә.
— Нәрсә дип?
— Кызыбыз Гөләндәм белән мондый хәл булып киткәч, без инде сезне артык тотарга җөрьәт итә алмыйбыз, — диде. Әнә шулай әдәп белән генә... Шунда ук тиешле акчасын да чыгарыл бирде.
Мин ике куллап йөземне капладым: әдәп белән генә, акча сузып, бусагадан борып җибәргәннәр!..
— Оят. оят!—дидем мин әрнеп-сыкранып.
— Оят? Кемгә оят? —диде әнием, ачулана төшеп. — Син ай ярым урын өстендә яттың, кыл өстендә калган чакларың булды, без әтиең белән атналар буе баш очыңнан китмәдек... Ә кем аркасында?..
Ах, әнә нәрсә икән ул!.. Бик нечкә җирдән тотты әнием. Мин хәтта бер сүз әйтә дә алмадым, йөземне каплаган килеш, бөгелеп өнсез утыра бирдем.
Әнием йомшара төште:
— Әлбәттә, Салих әфәнде — яхшы музыкант, сине дә күп нәрсәгә өйрәтте, ләкин ул, яшьлеге аркасында булса кирәк, үзенең төп вазифасыннан чыга башлады. Без бит аңа сине җырчы артист итәргә кушмадык.
Бу юлы инде дәшмичә каласым килмәде. Әнием күптән ишетеп белгәнне, ниһаять, үзем әйтергә булдым:
— Әйе, мин «Шәрык кичәсе»ндә чыгып җырладым, ләкин бу бит әле артистка булам дигән сүз түгел. Анда минем кебек һәвәскәрләр күп иде.
— Инде үзең дә танмыйсың икән!—диде әнием авыр гына сулап.— Әй, кызым, кызым!.. Ә нәтиҗәсе ни булып чыкты?.. Юк инде, безнең бердәнбер кызыбызны югалтасыбыз килми — Салих әфәнде гафу итсен!
— Ләкин бит минем авыруыма ул гаепле түгел!..
— Ә котыртып илтүче кем соң?
— Ах, әни, ник алай дисең?!. Үзең рөхсәт иттең ич!
— Минем сиңа якмаган сәхнәләргә чыгып җырларга рөхсәт иткәнем юк!
— Аның ни гаебе бар соң?! — дидем мин, ниһаять, яшьләремә буылып.
Әнием чынлап курка калды.
— Гөләндәм, балам, тукта, җитәр!—диде ул, башымны ике кулы белән дә күкрәгенә кысып. — Сиңа болай гасабиланырга ярамый, ярамый, ишетәсеңме? Бетерик, сөйләмик, буласы эш — булган, ахырын алла хәерле итсен!
...Озак тыела алмадым мин. йөрәгемә бик күп җыелган икән шул... Көчсезлек, гаҗизлек, билгесезлек, әйтелмәгән, әйтеп тә булмый торган сүзләр — барысы да әче, кайнар яшькә әйләнеп акты да китте. Сау чагым булса, бәлки тыела да алыр идем, ә хәзер, әйдә, аксый, чыгып бетсен инде булмаса! Мин тынычлана төшкәч, әнием мине сак кына урынымнан торгызды һәм үз бүлмәмә хәтле озата да менде. Урын- жиремне яхшылап рәтләгәч, ятарга кушты.
— Менә шулай тыныч кына ят, кызым! — диде өстемә юрганымны каплап. — Берүк өзлегә күрмә инде...
Ләкин үзе чыгып китәргә ашыкмады. Аз гына нидер уйланып торды* да аяк очыма карават читенә генә утырды. Беравык миңа сынагандай карап торганнан соң, сабыр гына:
— Кызым. Гөләндәм! — диде. — Бер сүз чыкканда сиңа шуны да әйтәсем килгән иде. Тик син борчылма, тыңлап кына ят!.. Ийе, менә шуны әйтмәкче идем: дөньяның хәзер бик хәвефле чагы, кызым. Сугышлар тагын көчәйде булса кирәк. Уралдан Колчак дигән берәү кызылларга каршы һөҗүм итеп килә, диләр. Уфаны алган икән инде...
Ә җәнүбтән II Деникин дигән бер генерал һөжүм башлаган, имеш. Бу власның гомере әллә бар, әллә юк — хода белсен!.. Шәһәрдә төрле шомлы хәбәрләр йөри, тентүләр, кулга алулар да көчәйгән, шикле кешеләрне чүпләп кенә торалар икән. Әтиең менә елдан артык кәсепсез утыра, беркая чыкмый-йөрми, көн итүләре бик авырлашты, кызым! Үз хәлебезне үзебез генә беләбез... Авырып китмәсәң дә, музыка дәресләрен ба- ф рыбер өзәргә туры килер иде. Бел, аның кайгысы түгел бездә — баш м кайгысы!.. Бер ходаның үзеннән иминлек сорап, заманның тынычлан- £ ганын сабыр гына көтеп ята торган чак... Шуңа күрә, Гөләндәм, сиңа £ да әйтәсем килә: онытып тор әле син барысын да, онытып тор!.. Күне- < леңне дә бозма, юк-бар уйлар белән башыңны да ватма!.. Сәламәтләнә- * сең бар әле синең, аякка басасың, ныгыйсың бар... Хак тәгаләдән шуны | сорыйк, кызым!.. Бик куркыттың син безне, бик куркыттың.. Уеннан уй- £ мак дигәндәй, бик хәтәр авырып киттең шул... Ә хәзер тыныч кына ят инде, балам, йокларга тырыш, йокы бик файдалы ул синең өчен!.. |
Әнием юрган аша гына аягымны, кулымны сыйпаштырды да уры- = ныннан торды. Ә мин күзләремне йомган идем, йоклар өчен түгел — § башка берни дә ишетмәс өчен йомган идем. Җитте инде, житте! Хәлсез- t- ләндем дә бугай, температурам да азрак күтәрелде шикелле. Ләкин ф минем аны үлчәп карыйсым килмәде. =
Әйе, әнә шулай, барысын да онытып торырга кушып, чыгып китте * әнием. Онытып торырга?! Мөмкинме соң бу?.. Йөрәк тибүдән туктап “ тора алмый бит!.. Бер типкән арада да күңелгә ниләр генә килеп кит- w ми! Ниләр генә! х
...Ә Салих килмәс, юк, килмәс инде. Кирәгем бетте минем бу йортка * дигәндер... Әле безгә яңа килеп йөри башлаган чагында ук ул мина ни- в. чектер бер әйткән иде: Әхмәтҗан абзый өчен мин бары музыкант кына, - сезне укытырга кирәгем булмаса, өенә аяк та бастырмас иде, дигән £ иде. Мин ул чакта, ана каршы төшеп, юк, бу дөрес түгел, әтием сезне бик хөрмәт итә, дип әйткән идем. Ә хәзер кем хаклы булып чыкты инде?.. Ә бәлки әле Салих абый болар барысы да миңа әйтел, минем ризалык белән эшләнгәндер дип тә уйлый торгандыр... Әгәр шулай уйласа, бу бит коточкыч гаделсезлек булачак... Әйе, коточкыч, йа рабби, ничек кенә төзәтим мин бу гаделсезлекне, ничек кенә... Мин бит әле көчсез, мин бит әле берни дә, берни дә эшли алмыйм!..
Әмма юк, мин ышанмыйм, ышанасым килми, теләмим. Уйламас ул алай, уйламас—уйларга тиеш түгел. Ярата ич ул мине, ярата! Үзе әйтте ич, саф, мөкатдәс бер ярату белән яратам, диде... Ә яраткач, начар уйламыйлар бит инде, шулай түгелме?! Яраткач матур уйлыйлар, гел сагынып кына, шулай ич?1. Ә мин тереләчәкмен, кадерлем, тереләчәкмен, алла бирсә!.. Без очрашачакбыз, кадерлем, әлбәттә, очрашачакбыз!..
Тик менә... ниткән Колчак икән ул тагын?.. Уралдан килә диме?.. Пи өчен килә, кызылларны бетерергәме? Салих өчен дә куркынычтыр бит бу?! Ачыктан-ачык кызыллар яклы ич ул!.. Ни булыр аңа? Ләкин мин бәхетсезлек көтмим, мин сине югалтуыма ышанмыйм, дустым, юк, ышанмыйм! Син югал, имеш!—ничектер акылыма сыймый бу минем...
...Караңгы да төшеп килә икән инде... Эңгер-меңгер вакыты. Шәһәр чиркәүләре зур чаңнарын салмак кына кагалар: доң... доң... доң!.. Бик ямансу була миңа бу вакытта... Дөнья гүя миннән әкрен генә ераклаша, ераклаша... Син дә ераклашасың, каядыр китәсең, китәсең... әмма күпме генә ераклашсаң да, мин сине күрәм — офыкта кабынган бердәнбер йолдызым төсле итеп күрәм мин сине, кадерлем!..
II Көньяктан.
XI
Кар сулары китеп бетте. Жир сарыкты, утырды, кипте. Тик урам уртасында гына ишегалларыннан ыргыткаи соңгы боз кисәкләре эреп яталар. Көннәр бик җылы тора, тиздән аларның да юеш эзләре дә калмас болай булгач...
...Жылы-жилсез көннәрдә мин дә һавага чыгып йөри башладым. Үзебездән ерак китмим, күбрәк Кабан буенда гына әрле-бирле йөре- нәм. Сәламәтләндем дияргә ярып инде Ләкин нишләптер бик озакка сузылды бу сәламәтләнү — менә һаман да әле тәмам хәлләнеп, ныгып җитә алганым юк.. Берара әйбәт кенә алга киткән идем, аннары тагын кирегә чиккәндәй булдым. Нидер ярамады... Шуңа күрә миңа бик сакланырга кушалар. Үпкә чиреннән соң яңадан өзлегү бик хәтәр нәрсә ул, диләр. (Чехоткага әйләнеп китүе бар, имеш!)... йөрергә чыга башласам да. әнием кат-кат киенергә кушып, теңкәмә тиеп бетә, артымнан гел, озак йөрмә, ерак китмә, суга якын барма, дип ялварып кала. Ә мин үзем ул хәтле коточарлык хәтәр сизмим, киресенчә, яр буенда үземне бик әйбәт хиситәм: чак кына салкынчарак саф һаваны рәхәт-ләнеп сулыйм һәм сулаган саен күкрәгемнең, куәт җыйгандай, киңәя баруын гына тоеп торам.
Кабан инде боздан арчылган, аңа хәзер Болак аша Идел суы керә, ул тулып күтәрелеп, гүя киерелә биреп ята. Яр битләрендә беренче тере яшь үлән дә баш төртеп, чыгып килә. Карт тирәкләрне сырган бөреләр дә көннән-көн бүртә, сагызлана бара — тиздән бәлки нәни яфракларның очлары да күренә башлар. Ә аннары барысы да, гөлт итеп кабынгандай, ямь-яшел җилфердәшеп китәр бер заман!.. Әнә шулай килә язлар һич нигә карамыйча!..
Тик минем язым гына нигәдер килергә ашыкмый. «Ул» юк, очраганы да юк, хәбәре дә юк. Билгесезлек мине газаплый. Күңелем, җәйрәп яткан шушы тын күлдәй, сагыш, сызлану, нәүмизлек белән тулы... Аерылышканга ике ай тулды бит инде. Ничек кинәт өзелде барысы да — исең китәр!.. Билемнән йомшак кына тотып, извозчикта озата килде, ике көннән хәлеңне белергә керермен, бәгърем, дип вәгъдә биреп калды һәм менә шуннан соң, ай күрде, кояш алды дигәндәй, минем өчен юкка чыкты да куйды!.. Әмма өметемне һич тә өзмим әле мин. Без бит бер шәһәрдә яшибез, бер үк урамнардан йөрибез. Без. әлбәттә, очрашырбыз, очрашмыйча калмабыз, насыйп булса! Тик кайчан, кайда! — эш бары шунда гына!
йөрергәчыккан саен бу өмет уяна. Гүя ул да күл буена килеп, мине көтеп йөридер кебек тоела башлый миңа. Кабаланып өйдән чыгам, карана-карана урам башына чаклы бер узам, ике узам, аннары чатта тукталып, иптәшләрен югалткан баладай, тик кенә басып торам. Ләкин әнә теге яктагы халык кайнашкан «Болгар», «Амур» тирәләренә барасым килми — оялам, дөресен генә әйткәндә, хурланам да: эзләп йөрү кыз кешенең эшемени ул?!. Нәүмизлек баса мине, авыр миңа, әмма ләкин түзәргә кирәктер инде, сабыр итәргә, өметне учтан төшермәскә кирәктер...
Минем хәлне бердәнбер аңлаучы—ул да булса Сабира иде. Аңа әйтү кирәк тә түгел, үзе барысын күрә дә, белә дә ул... Бер-ике тапкыр миннән «Туташ, Салих абыйны эзләп табыйммы әллә?» дип тә сорады. Ләкин мин аңа: «Бар, тап!» дип әйтә алмадым, оялумы, хурланумы — нидер тотты мине... Шулай да Сабира, шәһәргә чыккалаган араларда каяндыр ишетеп, миңа кайбер хәбәрләр китерде. Мәсәлән, театр (ягъни кышкы сезон) ябылган икән инде, артистларның күбесе фронтларга киткәннәр, имеш, ә бер төркемне ни өчендер Самарага да җибәргәннәр... Бу «имеш» хәбәрләр мине бер яктан әзрәк тынычландырса, икенче яктан хәвефләнергә дә мәҗбүр итте. Болай булгач, дип уйладым,
мин, Салих та шәһәрдә ялгыз калмас, ул да башка артистлар белән бергә кая да булса киткәндер. Тик менә солдат итеп кенә алып куймасыннар үзен! — бу мине борчый, бик борчый. Сугыш бик куркыныч нәрсә бит ул, алла сакласын!.. Хәер, аның кулына мылтык тоттырмаслар— мылтык тотар өчен яратылмаган ич аның куллары!
Кыскасы, мин өмет белән яшим. Вакыты шулай — кеше бүген мон- ♦ да, иртәгә әллә кайда. Атналар, айлар үтсә дә мин аны көтәчәкмен! ш Көтү... ышанып, сагынып көтү минем эш — кызлар эше ул!
Июнь башларында Сембердән безгә әниемнең бертуган энесе Ка- £ сыйм абый килде. Соңгы бер-ике елда аның килгәне юк иде — заманнар г да буталып китте, юл йөрүләр дә мөшкелгә әйләнде. Шуңа күрә кадер- g ле абыйның һич көтмәгәндә килеп чыгуы барыбыз өчен дә (бигрәк тә х әнием өчен) зур шатлык булды. Өйгә бәйрәм төсе керде, өстәлдән аш-су ч өзелмәде, ә сорашу-сөйләшүләрнең очы-кырые булмады. ®
Касыйм абый аеруча миңа карап гаҗәпләнә иде. >
— Гөләндәм, карале, син тәмам җиткән кыз булгансың лабаса! _ һай-һай-һай!.. Бөтенләй чибәр туташка әверелгәнсең... Күз генә тия күр- 2 мәсен үзеңә! — ди ул, кат-кат башын чайкап. Бер түгел, берничә мәртә- s бә әйтте ул моны... Аңа ияреп, мин үзем дә гаҗәпләнә калдым; ике ел * җитеп килгән кыз өчен күп вакыт, күрәсең... Ә шулай да әллә ничек х уңайсыз, оялам... Нидер уйлап әйтә шикелле абыем... Бер тапкыр < әниемнән дә сорап куйды: *
— Гөләндәмгә ничә яшь соң инде? s
— Апрельдә унҗидесе тулды, — диде әнием. s
— Алай икән, балигъ булган икән шул,—диде Касыйм абый мәгъ- ° нәле генә итеп.
Бу ишеткәннәрем миндә билгеле бер шик һәм сагаю уятты. Нидер бар абыйның уенда, нидер бар!.. Моны сизеп була бит. Бигрәк тә кичке чәйдән соң аның миннән гел генә пианино уйнатуы, шул чакта миңа бик сынап каравы һәм комплимент әйткәләве, ә мин чыгып киткәч, өчәү генә калып, ярты төнгә кадәр сөйләшеп утырулары — болар барысы да юкка гына булмаска тиеш иде... Чынлап та нинди максат белән килеп чыкты икән Касыйм абый көтмәгәндә генә?.. Әллә хат белән чакырдылар микән үзен?... Дөрес, әтн-әниемнең бертуган якын кеше белән сөйләшер сүзләре күптер инде... Хәзерге хәвефле вакыт, тормыш авырлыгы, баш-мал кайгысы — беткәнмени шуның кебек киңәшер нәрсәләр... Әмма, сизеп торам, сүз, һичшиксез, минем хакта да бара... бара булса кирәк. Җиткән кыз диләр ич! (Ходаем, бу сүзнең ни икәнен бары мин үзем генә белергә тиешмен бит!)... Җиткән кызның язмышы турында уйламыйлар-киңәшмиләрме соң?! Җиткән кызны күрүчеләр, белүчеләр, аңа исәп тотучылар булмыймы соң?!, һәм моңа каршы бер ни эшләр хәл дә юк икән ләбаса!..
Кыскасы, мин тынычлыгымны җуйдым, хәтәр сизгән кошчык кебек, үземә урын таба алмый башладым. Әнием миңа бүген бул м аса иртәгә нидер әйтер кебек — мин менә гел шуны көтел йөрим. Ләкин көн артыннан көн уза, әтием белән Касыйм абый көндезләрен шәһәргә чыгып, базар тирәләреннән, үзәк урамнардан, мәйданнардан йөреп кайталар. Касыйм абый, туры килгәндә, мәйданнардагы митингларны да туктап тыңларга ярата икән. Кайткач, исе киткәндәй: «Кара, безнең татар иптәшләр дә авызларыннан ут чәчәргә остарып беткәннәр икән», дип сөйләнә. Ә кичләрен тагын сөйләшеп утыралар, самавар яңартып, чәйләр эчәләр, әмма миңа бер кемнең бер сүз әйткәне юк әле. Шул рәвешчә атна-ун көн вакыт узып та китә. Касыйм абый китү турында да сөй
ләнә башлый. Мин инде тынычланган кебек тә булам. Ләкин ашыга төшкәнмен икән — менә бер көнне иртәнге чәйдән сон әнием, ниһаять, миңа әйтте:
— Кызым, Касыйм абыең безне үзе белән алып китмәкче була, — диде.
Мин, билгеле, шунда ук сагая калдым:
— Кемне?
— Синең белән мине инде.
— Кая, Сембергәме? е
— Юк, Сембергә түгел, үзләренең утарларына чакыра. Җәйнең матур чагында ял и ten китәрсез, ди.
Мин дәшмәдем, әнием исә сүзен дәвам итеп:
— Без әтиең белән бу эшне бик мәгъкуль күрдек, — диде. — Синең үпкәләрең таза түгел, сиңа авыл җирендә ял итү бик файдалы булачак, кызым.
— Анысы шулай да бит,— дидем мин аптырабрак,— тик вакытымы соң хәзер?
— Нигә, иртәрәк дисеңме?
— Юк. алай димим... Сугыш вакыты бит, андый ерак җиргә бару куркыныч булмас микән?..
— Аллага тапшырырга туры килә инде, кызым, Абыең әйтә, безнең якларда хәзер тынычлык, ди. Ходай язмаган эш булмас, тәвәккәлләргә кирәктер, ахрысы...
— Белмим шул, әни,—дидем мин борчылуымны яшермичә. — Нигәдер күңелем тартмый.
— Я, я, кирегә юрама әле, — диде әнием ачуланыбрак. — Синең өчен тырышабы.. сиңа саф һава, яхшы тәрбия кирәк. Дәү әтиләреңнең утарын беләсең ич, аның кебек жиргә кеше акча түләп тә бара.
Әйе, беләм, бик яхшы беләм мин дәү әтиләрнең утарын. Гажәеп матур жирдә утыра ул ялгыз утар. Бер йөз адымда гына чокыр төбеннән бик саф, бик йөгерек инеш агып ята, каршыда гына, каплап куйган казал сыман, бөдрә әрәмәлек каплаган йомры тау тора, инеш үрендә, бер-ике чакрым китсәң, зур калын урман башлана, инешнең бу ягында исә, чокырны менгәч тә, чирәм яткан тип-тигез ялан башланып китә... Тау итәгендә куе чиялек, урманда какы, балтырган, чикләвек, ә чирәмлектә яфрак асты саен кызарып, пешеп яткан җир җиләге... Юньләп җыйган кеше дә юк. ичмасам! Инде чәчәкләр дисәң, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк монда!.. Тик мин күбесенең исемнәрен генә белмим.
Бу утарны минем дәү әти, әниемнең әтисе, Сембернең ахун хәзрәте, әллә бөлгән, әллә күчеп киткән бер байдан кайчандыр сатып алган бул- ■ ан Шуңа күрә аны хәзер Ахун утары дип йөртәләр. Ләкин бабай үзе дә һәм уллары да шәһәрдә торгач, монда, бу утарда, хуҗалык эшләре белән чынлап шөгыльләнмәгәннәр. Игенне бик аз иккәннәр, бераз мал асраганнар, умарта тотканнар һәм күп итеп (сатар өчен) печән чаптырганнар. Асылда кечкенә утар аларның жәйләрен бала-чагалары белән кайтып, ял итә торган дача сыман урыннары булган. Дәү әтием үзе умарта карарга һәм үлән-чәчәкләр җыеп киптерергә яраткан... «Тәңренең шушы шифалы ганимәтләре өчен генә асрыйм мин бу утарны», ди икән ул.
Инде менә Касыйм абый безне шунда алып китмәкче була. Бармаган җиребез түгел. Рәхәтләнеп, җәелеп дигәндәй, безнең анда ял иткән чакларыбыз булгалады. ... Бик яраткан идем мин ул ерактагы утарның инешен, шау чәчәктәге яланнарын... Башка вакыт булса, мин куана-куана барырга риза булыр идем. Әнием дә хаклы, минем сәламәтлегем өчен һичшиксез файдалы булачак анда. ...Әмма хәзер минем Казаннан бер җиргә дә чыгып китәсем килми. Казан тота мине, Казан җибәрми Китсәм, үкенечкә булыр кебек, гомерлек үкенечкә!.. Күңе
лемдә сүнеп бетмәгән өметем бар — шул кадерле миңа, шуны сайлыйсым килә!.. Ләкин китмәс өчен нинди генә сылтау табарга? Юк бит ул, юк! Инде сәбәбен әйтмичә генә, балаларча киреләнеп, юк, бармыйм, дисәм, бу әти-әниемне, бигрәк тә Касыйм абыйны бик гаҗәпләндерәчәк, нигә, ни өчен дип сорашу китәчәк, хәтта әле мина карата тәгаен бер шик тә тудырачак. (Әнием исә барырга теләмәвемнең асыл сәбәбен бик ♦ тиз сизеп алачак.) Нишләргә сон инде, нишләргә?.. Бик четерекле бит әле минем хәлем, ни уйларга, ни әйтергә дә белмим...
Ә кичке чәй янында Касыйм абый үзе инде ул хакта сүз башлады: р
— Әниең әйткәндер, Гөләндәм, мин бит сезне алып китәргә дип х килдем. Үзебезнең утарга... Аның хәзер бик хозур чагы, рәхәтләнеп бер g ял итеп китәрсез, ийе!.. £
— Рәхмәт инде, Касыйм абый!—дидем мин, җавапсыз калмас *- өчен генә. g
— Менә бик әйбәт... Берсекөнгә юлга чыгарбыз, ходай кушса! 3 — Шулай ук бик гизмени?.. 2
— Ә нигә сузарга? Кунак булдым инде, Казаныгызны күрдем... ®
Печән өсте дә җитә. Миңа утарга кайтырга кирәк, чибәрем!..
— Ә соң анда.. утарда куркыныч түгелме? Ялгыз урын... Шомлы * хәбәрләр йөри... =
— Син, Гөләндәм, бер дә борчылма! — диде Касыйм абый тиз генә.— Безнең ул якларда, шөкер, хәзергә тыныч әле. Шәһәрдән ерак, = олы юллардан читтә, безгә сугылган кеше дә юк. Аннары безнең утар w кечкенә бит, бояр имениесе түгел. Ә боярларны талап бетерделәр инде... = безгә, аллага шөкер, кагылучы да булмады.
Мин дәшмәдем — бу хакта мин ни беләм дә ни әйтә алам?! Касыйм о- абый минем икеләнүемне тәмам сындырырга ашыгып:
— Әле мин сиңа, Гөләндәм, иң кирәген әйтмәгәнмен икән, — ди- » де.—Дәү әтиең синең авырганыңны ишеткәч, бик хафа булды. Сезне алып кайтырга да ул кушып җибәрде. Туташыбызга хәзер саф һава, таза аш, кымыз кирәк булыр, диде. Утардагы кешебезгә бер бия дә бәйләргә кушты... Әнә ничек кайгыра синең өчен дәү әтиең, сылуым!..
— Әйе, — диде әтием дә, — кайнатай Гөләндәмне үз баласыннан да якынрак күрә шул... Аның сүзен тыңламау зур сансызлык булыр иде... Менә мин дә шуны уйлап, хәвефле чак булса да. каршы килмәдем. Барырга кирәк, кызым, дәү әтиеңнең фатихасын алырга кирәк.
Я, моннан соң мин, юк, бармыйм, дип ничек әйтә алам? Дәү әтием үзе кушкан бит!.. Ә мин аның минем өчен хафалануына да, алып кайтырга кушуына да ышанам. Дөрес, дәү әтием — карт хәзрәтнең оныклары аз түгел иде, ләкин алар барысы да аның янында диярлек, ә мин бер үзем читтә, еракта, шуңадыр инде ул мине аеруча бер җылылык, күңел нечкәлеге белән ярата торган иде. Бик кечкенә чагымда ук инде әнием мине Сембергә, дәү әтиләремә еш кына алып кайта булган. Әле дә хәтеремдә: дәү әтием мине тезенә утыртып, ак сакалы белән муенымны кытыклый-кытыклый, колагыма әкрен генә нидер көйли иде, ә ял итәргә ятса, гел генә кочагына алып яга торган иде. «Бәбкәчемнең исен яратам шул», дип әйтә икән... Инде буй үсеп, кыз булып җиткәч тә ул миңа һәр вакытта бик йомшак, бик игътибарлы булды. Минем киләчәк язмышым өчен эчке бер уйлану, борчылу сизә идем мин аңарда... Ул үзе дә миңа: «Ике догамның берсендә, кызым, синең исемеңне алла каршында яд итмичә калмыйм», дип еш кына әйткәли иде.
Менә ни өчен Касыйм абыйдан «дәү әтиең кушты» дигәнне ишеткәч, мин инде каршы бер сүз дә әйтә алмадым. Дөресрәге, намусым мине карышмаска мәҗбүр итте. Ә өметемне мин, өметемне, кая гына барсам да саклаячакмын. Аннары без бик озакка китмибез ич, ике-өч атнадан, исән булсак, борылып та кайтырбыз. Барыбер шәһәр халкы
ның да таралып торган чагы — әнә шулай юатырга тырыштым мин үземне... Тик соңрак әнием алдында бер шарт куйдым: Сабира да барсын, Сабира барса гына барам, дидем.
Әнием гаҗәпләнгән булып:
— Бусы тагын ни? — диде. — Чәчләрегез бәйләнмәгәндер ич!
— Ә мин анда ялгыз башым нишләрмен?
— Без бар ич, тагын кем кирәк сиңа?
— Миңа иптәш кирәк. Иптәшсез мин бер кая чыга да, йөри дә ал-маячакмын...
— Ярый, юк өчен хәсрәткә тарма!—диде әнием, мине тынычландырып. — Сабираны үзебездән калдырмыйбыз.
Шул ук кичне мин. Сабираны куандырырга теләп, аның үзенә дә әйттем.
— Беләм, — диде Сабира исе китмичә генә.
— Каян беләсең?
— Апа миңа өченче көн үк әйтеп куйды.
— Өченче көн үк!.. Ә ник син аны миңа әйтмәдең?
— Әниеңнән узып әйтергә тагын!—диде Сабира кырыс кына.— Апа болан да миннән бик шикләнә!
— Шикләнә?!. Ни диеп?
— Сүз йөртмәсен диептер инде. Сизә бит ул безнең араны.
— Әллә сораганы да бармы?
— Юк, сораганы юк. Апа хәйләкәр ул, сынап кына йөри.
Аңлыйм инде, аңлыйм... Әнием миңа да ышанып бетми, Сабирадан да шикләнә. Утарга алып китүнең дә берәр сере бардыр әле, кымыз эчеп, ял итәр өчен генә булмас!.. Мин авыр гына сулап куйдым.
— Менә китәргә туры килә инде... Дәү әтием чакырткан. Ярый әле, син дә барасың.
— Әйе. беләм.
— Син барысын да беләсең... Тик... мин сүземне әйтеп бетермәдем.
— Нәрсә «тик»?
— Я. ярар инде!
— Юк, юк, әйтеп бетер. — диде Сабира бәйләнә калып. — Нәрсә ул «тик»?
Бик уңайсыз иде миңа, шулай да әйтмәс җиремнән әйттем:
— Тик «аның» гына кайда икәнен белмәдең.
— Үзең гаепле, — диде Сабира кычкыра биреп. — Миңа ихтыяр куйган булсаң, мин аны сиңа җир астыннан табып китергән булыр идем, беләсеңме?
— Чү, шаулама! — дидем мин сискәнеп. — Җитәр, сөйләмик ул хакта.
Сабира тиз генә мине иңбашымнан кочаклап алды:
— Җаным, бәгырем! Иркә туташым! Син бердә кайгырма!.. Ул үзе сине эзләп килер, бер айдан, ике айдан, әмма барыбер эзләп килер!.. Менә әйтте диярсең! Син-кошчыкны оныта аламы соң ул?!
Шунда ук бугазыма төер килеп тыгылды — мин йөземне тизрәк читкә бордым. Тынычлана төшкәч кенә:
— Ярый, куйыйк аны... Безгә әзерләнергә дә кирәк бит әле.—дидем, аннары җанланырга тырышып дәвам иттем: — Беләсеңме, дәү әтиләрнең утары шундый матур җирдә, каршыда гына тау, чиялек, кечкенә генә инеш...
— Беләм, җаным, беләм! —диде Сабира, чын-чынлап куангандай— Китәбез, ходай кушса!.. Казанны җир йотмас әле... Җәйнең шушындый хозур чагында, син әйткән инеш буйларында ял итеп, күңел ачып, шәкертләр әйтмешли, бер сәрхүш булып кайтырбыз, ичмасам! Тик син борчылма, җаным, борчылма!
— Мин... борчылмыйм...
— Менә бик әйбәт!.. Шулай кирәк... Я, нәрсәләреңне алмакчы буласың?
Чынлап та, нәрсәләр генә алыйм икән соң?.. Күп аласым килми: берничә ситсы күлмәк, жакет, җәйге җилән, җиңел туфлиләр — утарда йөрер өчен шулар, минемчә, бик җиткән, һәрхәлдә, затлы күлмәкләремнең берсен дә алмыйм—минем анда кыз багар өчен килүчеләргә кү- ф ренәсем юк әле. Ләкин Сабира бер яхшысын да алырга куша: «Белмәс- щ сең, шәһәрдән кунаклар килүе бар, шул чакта ни киярсең?» ди. Ярый алайса, дидем дә, тагын бер модныйрак тегелгән ефәк күлмәгемне дә & алырга булдым. (Соңыннан әнием, минем әйберләрне тикшереп, бер дә g канәгать булмыйча, тагын берничә затлы күлмәк, шунын өстенә энҗеле * калфагым белән зиннәтле тагар нәрсәләрне дә алырга кушты. Утарда = аларның нигә кирәге бар?—дигәч, анысын мин үзем беләм. син әйт- £ кәнне тыңла, дип кенә җавап бирде. Бик гаҗәп иде бу да! Мин ни уйларга да белмәдем.) g
...Икенче көнне инде без торганы җыену, әзерләнү мәшәкате белән х генә уздырдык. Әнием иртән иртүк зур мичне ягып, пешеренергә тотын- ч ды. Татарның гадәте, юлга чыга башласа, хаҗга җыенгандай, әллә ни >- кадәр азык-төлек әзерли. Өч тавык кына суеп кыздырдылар. Сарык ите ф белән бозау ите дә куырылды. Берничә таба вак бәлешләр. Шуның s өстенә тагын күпме камыр ашлары!.. Әкәмәт инде!.. Тик шуны әйтергә * кирәк, без утарга атдарда барачакбыз икән. Чөнки утар Иделдән шак- = тый еракта — пароход белән китсәң дә, Сембергә җитеп, аннан барыбер “ атларда барырга туры киләчәк. (Элек без гел шулай Сембер аша йөри 1 идек.) Ләкин Касыйм абый әйтә, пароходларга хәзер ышаныч юк, ди, < хәрбиләр басып алып бетерделәр, ди. Шуңа күрә атлар яллап, туп-туры * Казанның үзеннән бару тынычрак булачак, ди... Ә бу ике көнлек юл = икән. Пешергән-төшергән азыкларны бәлки ашап та бетерербез әле. s
Әтием белән Касыйм абый бөтен әзерләгән нәрсәләрне — кием- ° салымнарны, юлда ашыйсы, анда баргач тотасы азык-төлекләрне, кәр- зин-әрҗәләргә тутырып, баулар белән кат-кат урап, бәйләп, зал уртасына куйдылар. Кичкырын гына Сабира белән без икәү мунча ягып уздырдык. Башта әтием белән әнием, аңнары Касыйм абый кереп чыкты. Иң ахырдан гына җылы мунчада без — ике кыз — әйбәтләп юындык. Шул эшләр белән җәйге озын көн үтеп тә китте.
Ә иртәгесен сәгать алтыда ук безнең капка төбенә пар атлар җиккән ике тарантас килеп туктады. Аларның берсен әтием, икенчесен Касыйм абый яллаган. Хуҗалары татарлар, олы гына яшьтәге агайлар, әтиемнең танышлары икән.
Алар килгәндә без инде иртәнге чәйне эчеп өлгергән идек. Озак кымшанмыйча гына киенештек-ниттек тә утырышып бер дога кылдык. Аннары ирләр кәрзин-төеннәрне чыгарып, тарантасларга әйбәтләп урнаштырдылар. Беренче атка әнием белән Касыйм абый, икенчесенә Сабира белән мин ипләп кенә утырдык. (Ярый әле, тарантаслары рессорлы, югыйсә, рессорсыз тарантас таш юлда бик яман сикертә ул...) Ниһаять, агайлар да, җилән чабуларын җыештырып, кузлаларына менеп утырдылар. Әтием безгә; «Хәерле сәгатьтә!» диеп, ялгызы капка төбендә басып калды.
Атлар кузгалып тыкрыктан таш урамга борылгач, тигез генә бәргән тояк тавышлары белән тып-тын күл буен яңгыратып, җиңел генә юырттырып та киттеләр... Мәскәүский чатына да килеп җиттек, ләкин бу тирәдә дә тынлык һәм бушлык иде. Иртән иртүк ачыла торган чәйханәләр, хәрчәүниләр барысы да ябык. Ә зур магазиннар һәм складлар янында мылтыклы хәрби сакчылар тора. Җәйге иртәдә шәһәрнең бу кадәр буш булуы бик сәер иде — гүя ул тынын чыгармыйча нидер көтә кебек.
...Дамбаны да уздык, Бишбалтаны да үттек, инде менә Үсиягә дә килеп җиттек. Безне моннан аргы якка, Югары Осланга атлар, арбалар ташучы «Волгарь» дигән пароход чыгарырга тиеш. Шуннан соң тау яклап безнең озын юлыбыз башланачак.
Яр башында туктап торабыз. «Волгарь»ның теге яктан чыкканын көтәбез. Иделне минем быел беренче мәртәбә күрүем әле. һәркемгә дә шулай микән, әмма минем үземә Иделнең гаҗәеп бер тәэсире бар. Аның ярына килеп баскач та дөнья ничектер бердән киңәеп, яктырып киткәндәй була. Хыял шунда ук аның куәтле, сабыр агымына ияреп, әллә канларга — еракларга китеп бара... Тарта, бик тарта Идел үзенә!.. Дәшә, чакыра!.. Шуңадыр инде ел саен Идел буйлап кая да булса барып кайтмыйча җан һич тә түзә алмый.
...Салмак кына ишелеп аккан мәһабәт елгага карап, шулай онытылып утырган чагымда Сабира кисәк кенә минем янтыгыма китереп төртте. Мин хәтта сискәнеп киттем.
— Туташ, карале! Артыңа кара! — диде ул кабаланып.
Мин аның бу кыланышына гаҗәпләнебрәк, борылып карадым. Ар-тыбызда гына авыл агайлары утырган берничә арба тора. Искитәрлек берни дә күрмим.
— Я, нәрсә бар соң? — дим.
— Ә син иң артка кара, яңа гына бер пар ат килеп туктады, шуңа кара!
— Я, шуннан?
— Күрмисеңмени’—диде Сабира өтәләнеп.— Анда утырган егетләрнең берсе Салих абый ич!
Йа рабби!.. Берьюлы хәлсезләнеп киткәндей булдым, кинәт тавышым югалды. Көчкә генә әйтә алдым:
— Булмас ла!..
— Күзеңә ак төштеме әллә, гарип!—дип тирги Сабира мине.— Шул инде, Салих абын, нәкъ үзе, эшләпәдән!
Юк. күзләремә ак төшмәде төшүен, әмма яшь пәрдәсе җәелеп өлгерде. Шулай да мин аны күрдем, күрдем... Әйе, тарантас кырыенда утырганы, эшләпә кигәне Салих шул, Салих! йа хода, ничек туры китердең, ничек итеп юлларыма китереп чыгардың син аны?!.
Ә Сабира, тиле, кулларын чәбәкләп, сикергәләнергә тотынды.
— Ул да безне күрде! Күрде, күрде... Әнә, тарантасыннан төшеп, безгә таба килә!
Мин, тиз генә борылып, иелеп, күзләремне сөртергә ашыктым. Сел-кенергә дә куркам үзем... Ул килеп җитте. Ул дәште, әкрен генә дәште:
— Гөләндәм!.. Гөләндәм... син?1.
Мин аңа таба борылдым һәм... башымны гына кактым — авыз ачарга көчем җитмәде. Ә ул миңа карый, керфек тә какмыйча йотылып, сөенеп, гаҗәпләнеп карый, мин дә бу күксел-зәнгәр күзләрнең сихеренә эләккәндәй карыйм, карыйм, ә сүз юк, сүз чыкмый, икебездә телгә килә алмыйбыз. Белмим, күпмегә сузылгандыр бу сүзсез онытылып югалып тору, әмма кьгбырсыныл утырган Сабира ахырда түзмәде, зур бер нәрсәне хәбәр иткәндәй кычкырып:
— Ә без сезне таныдык, Салих абый!—диде.
Салих уянып киткәндәй булды, таркау гына елмаеп:
— Мин дә сезне таныдым, — диде. — Менә Гөләндәм борылып карау белән танып алдым.
— Ә мин бит сезне алданрак күрдем, сез мине күрмәдегезмени?
— Мин икегезне дә берьюлы күрдем,— диде Салих уңайсызланыб» рак, аннары миңа карап сорады:—Нинди сәфәр бу, кая барасыз?
— Без утарга китеп барабыз,— дидем мин телгә килеп.
— Нинди утарга?
— Дәү әтиләрем утарына.
— Еракмы ул?
— Ерак диләр.
— Үзегез генәме?
— Юк, әнием дә... Безне Касыйм абыебыз алып бара.
— Шулаймыни? Кайда соң алар?
Мин бер арба аша алда торган тарантасны күрсәттем. Әнием белән ♦ Касыйм абый безне, билгеле, күрмиләр иде. Шулай да Салих, үзе ба- и рып, алар белән күреште. Әнием, аны күргәч, бик аптырап киткәндер & инде, ләкин ничек тә сиздермәскә тырышкандыр. Моннан караганда, = иске танышларча дустанә-ачык кына сөйләштеләр кебек. <
Шул арада бу якка килеп туктаган «Волгарьядан ярга кешеләр, атлар чыга башладылар. Салих та, яңадан безнең янга тиз генә әйлә- < неп килде дә, әйтеп калырга ашыккандай:
— Гөләндәм, мин сезне күрүемә искиткеч шатмын. сезнең сау-сәла- s мәт булуыгызга шатмын, гомумән бүгенге уңышлы юлга чыгуыма әй- g теп бетергесез шатмын!—диде. =
Сөенечемнән тәмам балкып: 5
— Ә сез кая китеп барасыз соң?—дип сорадым мин.
— Без — Буага, Гөләндәм! ♦
— Иптәшләрең кемнәр? =
— Фәйзи белән Мансур. Сез аларны беләсез... Z
— Әйе, беләм. Буага ни өчен? =
— Кайбер йомышлар белән. Былтыр бит мин анда татар һәм чу- “
ваш хорлары оештырган идем... Шулар таркалмаган булса, бер-ике концерт бирергә дә исәбебез бар... Ярый, Гөләндәм, без әле сөйләшер- < без, юлларыбыз Буага чаклы бергә -икән. *
— Әлбәттә! — дидем мин җиңел генә ышанып.
Ул иптәшләре янына китте. Алдагы арбалар кузгалып, паром басма- г сына төшә башладылар. Бездә кузгалдык, безнең арттан — башкалар ° да... Агайлар атларын, башларыннан тотып, тыя-тыя гына төшерделәр. Ниһаять, дөбердәшеп кереп, урнашып беттек... Тыгызлык, күчәрләр күчәргә тиеп тора, печән, сбруй, тир исе аңкый, ә шулай да бик күңелле бу атлар, арбалар арасында. Атлар үзләре дә бер-берсенә бик якын торганга күрәме, әзрәк тынычсызланалар, колакларын уйнаткалыйлар, такта идәнне тырнап пошкырынып та куялар. Әллә ерактагы яшел тауларны күреп, йөрәкләре шулай җилкенәме аларның?!. Менә пароход, каршыдагы Ослан тауларына. «Көтегез... көт... көт!..» дип дәшкәндәй, берничә талкыр өзеп-өзеп кычкыртты да, каты су агымын ерып, авыр- салмак кына кузгалып та китте.
һәм... кирәк бит, ходаем! Ярдан аерылып китәргә дә өлгермәдек, Салих тарантасындагы өч егет «Сәфәр» көен уйнап кына җибәрмәсен- нәрме?!. Берсендә скрипка, берсендә мандолина, ә Салих кулында кечкенә генә тальян гармун... Мин әле аның гармун уйнавын беренче мәртәбә ишетәм... Әмма шундый өздереп уйныйлар, шундый өздереп уйныйлар, йа рабби, тыңлап түзәрлек кенә дә түгел! Әллә нәрсә бу — сихер, тылсым — әллә нәрсә бу! Җитмәсә, үзебезнең Идел өстендә! Паромдагы бөтен кеше—татары, чувашы, русы—тып-тын калдылар (му-зыка ул кайчагында кешене шулай телсез дә итә), тик йөзләре яктырып, күзләрендә шатлыклы дәрт кенә кабынды. Ә Касыйм абый инде түзмәде — арбалар өстеннән күчә-күчә, егетләрнең янына ук барып утырды. Аңа, Сембер кешесенә, скрипка-гармунда сиптереп уйнаган татар көйләре аеруча тансык булырга тиеш, билгеле. Сабира да мине тәмам азаплап бетерде. Билемнән каты итеп кысып ала да, колагыма кайнар пышылдап: «Син нинди бәхетле, Гөләндәм!» ди миңа. Аңлыйм инде, аңлыйм аның ни әйтергә теләгәнен, тик менә бу хәтле каты итеп кысмасын иде. Мин бит болай да өзелергә генә торам... Ә егетләр «Сә- фәр»дән соң «Алтын көмешяне уйнап җибәрделәр, аның артыннан
«Алмагачларыэн... Шулай итеп Осланга чыгып җиткәнебезне сизми дә калдык. ,
Паромнан исән-сау ярга чыктык, бераз урам буйлап бардык, аннары борылып, шактый озын, текә юлдан Ослан тавына менә башладык. Ат тотучылар җәяү атлыйлар. Егетләр дә тарантасларыннан төште. Сабира миңа да: «Әйдә, төшик!» дигән иде дә. мин инде кыймадым, чөнки шул арада Касыйм абый да, төшеп, егетләр янына килде. Алар_ юлдан аз' гына читтәрәк, ләкин безгә якын гына атлап баралар. Сөйләшкәннәре ишетелеп тора. Касыйм абый, килеп җитүе белән, тегеләрне кыстый башлады:
— Егетләр, Салих әфәнде, әйдәгез безнең утарга!.. Бер-ике көн кунак булып китәрсез. Чынлап әйтәм, бик хозур җир, үкенмәссез!
Касыйм абыйның бу чакыруы минем игътибарымны шунда ук бик нык биләп алды. Ашыгып, дулкынланып диярлек уйлыйм: үз теләге белән генә чакырамы ул, әллә әнием белән сөйләшеп тәме?.. Мөмкин эшме бу?.. Ә Салих Салих ни дияр?.. Ләкин ул ашыкмый, башын иеп, бераз уйланып баргач кына әйтеп куйды:
— Рәхмәт, кем... Касыйм абый, рәхмәт!..
— Салих әфәнде, мин бит ихлас күңелдән, ышанасызмы?
— Ышанабыз, Касыйм абый!..
Ләкин шуңардан башка бер сүз дә әйтмәде Салих... Ә мин борчылуымнан ни эшләргә дә белмим: нигә ул риза түгел, нигә форсаттан файдаланмый, моның кебек уңай җайның чыгуына мең тапкыр шөкер генә итәсе бит!.. Минем хакка эшләргә тиеш ич ул моны, минем хакка!.. Шушы юл өстендә генә очрашып, бер генә мәртәбә сөйләшә дә алмыйча, тиздән аерылышып та китсәк, бу бит... бу бит гомерлек үкенечкә булачак! Ул шуны аңлыйдыр лабаса!.. Хәер, мин, тиле, бик ашыгып борчылам түгелме соң?!. Бәлки әле аның иптәшләре белән сөйләшәсе бардыр, бәлки Касыйм абыйдан ишетүгә риза булуны килештермәгәндер — кешедә әдәп һәм горурлык дигән нәрсә дә бар бит. Аннары саклык йөзеннән дә ул бераз сабыр итәргә тиеш түгелмени?!.
Тауны да менеп җиттек. Касыйм абый үз тарантасына китәр алдыннан егетләргә тагын әйтте:
— Уйлагыз әле, егетләр!.. Дөньясын дер селкетик әле бер, валлаһи!. Безнең анда бик тыныч, бик аулак, шәп булачак, искиткеч!.. Ә Буага өлгерерсез. Буа беркая да качмас!
Егетләр елмаешып башларын гына селектеләр, ләкин кайтарып бер сүз дә әйтмәделәр. Касыйм абый киткәч, Салих, безнең тарантас янына килеп, янәшә бара башлады. Сабира аңардан шунда ук:
— Я, Салих абый, утарга барасызмы?—дип сорады.
— Белмим шул, — диде Салих елмаеп кына.
— Ник белмисез?..
— Сездән чакыру ишеткән юк бит әле.
— Пәрәмәч,— диде Сабира исе китеп.— Утар хуҗасы үзе дәшеп торганда сезгә тагын нинди чакыру кирәк?
— Хуҗаныкы гына җитми безгә. Сезнең, менә Гөләндәм туташның да сүзен ишетәсе килә,— диде Салих, күзләрен миңа хәйләкәр генә сирпеп.
Мин комачтай кызарып киттем бугай, ә Сабира тәкатьсез шаркылдап көлеп җибәрде.
— Әй-яй бу Салих абыйны!.. Юкәдә икән ләбаса чикләвек!.. Я, әйт үзенә, җаным, әйт инде! — диде ул, минем кабыргама төртеп.
Болай төртеп, кыстап торганда әйтүләре бер дә җиңел түгел, әмма әйтмичә кала аламмы соң инде мин?! һичшиксез белергә тиеш ул минем күңелемдәге бердәнбер теләкне! Оялыбрак булса да:
— Абыйның чакыруына мин дә кушылам,—дидем, ниһаять.
Сабира шунда ук элеп алды:
— Ишеттегезме, туташ-әфәнде ни диде? Абыйның чакыруына мин дә кушылам, янәсе!.. Ә дөресен генә әйткәндә, туташ сезнең баруыгызны абыйсына караганда да ныграк тели, чәчрәп китим менә!
Салих та, бөгелә биреп, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Ә минем Саби- раны тарантастан бөтенләй төртеп төшерәсем килде.
— Я, барасызмы инде? — диде телгә беткән кызый. ♦
Салих көлүеннән туктады. ы
— Рәхмәт, кызлар! —диде. — Сезнең арттан мин утарга гына түгел, g
Сембернең үзенә дә, кирәксә Себергә дә барыр идем. Ләкин... —ул ни- = гәдер әйтеп бетермәде. <
— Нәрсә тагын ул «ләкин»!.. а
Салих авыр гына сулап куйды. <
— Дөньяның «ләкин»нәре күп, Сабира туташ!—Аннары миңа ка- > pan, әкрен генә дәште: — Гөләндәм, сез кичерегез, мин бу хакта сезгә й әйтермен әле... Ә хәзер иптәшләрем янына барырга вакыт, әнә Мәликә g апа да артына борылып карады. Бу бит әле озын юлның башы гына... =
Алдагы пар ат юрттырып китеп бара иде инде. Безнең агай да, дил- j бегәсен кагып, атларын юрттыра башлады. Салих, туктап, үзенең таран- - тасын көтеп алды да иптәшләре янына сикереп менеп утырды. Сабира ф аның артыннан кычкырып калды:
— Салих абый, җаным, тагын уйнарсыз бит?!. 2
Салих, елмаеп, аңа кулын изәде. =
— Алай бәйләнчек булырга ярамый инде, — дидем мин әзрәк шелтә “ белдереп. _
— Син дә! —дип куйды Сабира кырыс кына.—Тарантасыңда уты- < рып калырсың әле, бик чытыкланып маташсаң... Буаларына аерылып * китәрләр дә барырлар, менәтерә! =
Чынлап та!.. Безгә сөйләшергә, аңлашырга кирәк ләбаса! Ни уй- s лый ул, нпшләмәкче була?.. Шулай тарантас кырыеннан аны-моны сөй- ° ләнгәләп барыр-барыр да үз юлы белән аерылып китәр микәнни?!. Юк. ышанмыйм әле мин моңа, ышанмыйм! Сабира юкка гына мине куркытмасын!..
Арттагы тарантаста егетләр яңадан дәртле генә уйнап җибәрделәр. Музыка тавышын ишетүгә, Касыйм абыйлар да атларын әкренәйтә төште. Без дә салмак кына юрттырып, тибрәнеп кенә барабыз.
Башта егетләр бер-ике кыска көй уйнадылар, аннары «Бөдрә тал», «Салкын чишмә» кебек озынрак көнләргә күчтеләр... Скрипка, гармун, мандолина... Минем әллә көләсем, әллә елыйсым килә — үзем дә белмим. Әйләнә-юньдәге ялан-кырлар да күзләремә әллә ничек, бер ямь- яшел яктырып, бер кара-кучкылланып киткәндәй күренә — әйтерсең, аларның да «кәефләре» музыкага ияреп, ирексездән шулай үзгәреп тора! Юк, чынлап та, адәм йөрәгеннән табигатьнең тиңсез аваз-өннәренә әз генә булса да охшап чыккан бу музыканы үләннәр, чәчәкләр, бөҗәк-ләр дә бәлки ишетә торгандыр?! Без барыбыз да бер туфрактан яралганбыз ич!.. Җир барыбызга да бер газиз ана!.. Минем тын гына сулап яткан җиргә нәни аякларым белән йомшак кына басасым килә, җылы күкрәгенә капланып, битемне үлән-чәчәкләренә ышкыйсым килә. Әй, миһербанлы җир, бәхет бир миңа, бәхет! — диясем килә... Яки җылы- йомшак куеныңа ал да гөл-чәчәкләреңнең берсе итеп яшәт мине! — диясем килә. Юк, әллә ни бу, әллә ни. Юк, музыка белән бу хәтле үк сихерләнергә ярамый, һич тә ярамый!..
...Күпмедер уйнагач, алар тындылар. Менә бик әйбәт булды. Шунда ук күктә тибрәнгән тургай тавышы да ишетелде. Сузып-сузып, өзеп- өзеп кенә җырын җиргә чәчә ул... Җанга тынычлык иңде. Рәхәт, талгын. моңсу тынычлык!..
Инде кояш та төшлеккә җитеп бара. Көн дә бик эсселәнде. Атларның эшлияләре астыннан ак күбекләр дә чыкты. Атлаганда эчләре
белән сулыйлар, мәхлуклар!.. Безгә дә җиңел түгел, эсседән, гел утырып барудан арый-йончый башладык, Касыйм абый, көн кызуында берәр авылга кереп, ялга туктарбыз дигән иде. Кайчан гына шул авылга җитәрбез икән? Ә юл озын, үрләр менә, үрләр төшә, ләкин очы һаман күренми әле...
Бер сай чокырны чыкканда, Салихлар тарантасы безне узып китте. Шул чакта Салих миңа чәчәк ташлап узды. Мин чәчәкне тотып алдым. Озын гына сабаклы зәңгәр чәчәк. Нәфис кенә хуш исе дә бар. Ни өчен ташлады икән, ни әйтмәкче булды икән ул миңа? Хәер, әллә нәрсәсе юктыр әле, шаярып кына ташлагандыр!..
Тагын күпмедер баргач, алдыбызда ак чиркәүле зур гына бер урыс авылы күренде. Сөзәк кенә тау итәгендә, бормаланып аккан ниндидер елгачык буенда алма бакчаларына күмелеп утыра. Таза, матур авылга охшаган.
Алдагы атлар туктады. Касыйм абый, тарантастан төшеп, Салихлар янына килде.
— Егетләр, — диде ул аларга, — без шушы авылда ялга туктамак- чы булабыз. Сез ни уйлыйсыз?
Егетләр, аптырап калгандай, бераз дәшми тордылар. Әле бит Иделне чыкканда гына абыем бик дәртләнеп үзләрен кунакка да чакырган иде. Ә хәзер... ни уйлыйсыз, имеш!.. Минем дә моңа бик кәефем кырылды. Мөгаен, бу әнием эшедер, әнием аның колагын нык кына борган, күрәсең.
Ләкин Касыйм абый, хатасын үзе дә сизеп алды булса кирәк, егетләрнең җавабын да көтмичә:
— Ә нәрсә уйлап торырга!—диде. — Керәбез, вәссәлам! Атларга да ял кирәк, шулай бит, агай?
— Хак сүз.— диде Салихлар кучеры.— Атларга — бигрәк тә!
— Кузгалдык, алайса!
— Урын табылырмы соң?—дип сорады Салих, гүя сүзсез калмас өчен генә.
— Ник табылмасын... Бер ишегалдына сыймасак, ике йортка керербез. Минем знакумнар күп монда.
. Кузгалып киттек. Ә бераздан, елга аша чыгып, авыл урамына да барып кердек. Урыс авылларының күбесе шикелле үк монда да йортлар бер яклап кына утырган, шуңа күрә яшел чирәмле урамы иим дигәндә ике-өч чакрымга сузыла торгандыр. Шактый гына баргач, авыл уртасына җитәрәк, Касыйм абыйларның атлары калай белән япкан таза йортның киң капкасына борылып туктады. Алар артыннан без, безнең арттан Салихлар да килеп туктадылар.
Урысның ишегалды гадәттә зур булмый. Моның да ишегалды өч пар ат өчен бик тыгыз икән Шул сәбәпле Касыйм абый, күрше йорт белән сөйләшеп, Салихларны шунда җибәрде. Ә егетләрнең үзләренә ачык йөз белән:
— Түлке, егетләр, чәйне бер табында, бергәләп эчәбез,—двде.— Салих әфәнде, ишеттегезме?...
— Ишеттек!—диде Салих, артына борылмыйча гына.
Боларның барысына да минем бик игътибар итүем аңлашылса кирәк. Мине ин куркытканы — Салихның берәр нәрсәгә кәефе кырылып, әйтик, безгә тагылып йөрүдән хурланып, бөтенләй ташлап китә күрмәсеннәр дигән уй иде. Горурлыгына көч килсә, аның моны эшләве бик мөмкин ич. Тотарлар да китеп барырлар... Хәер, юк, ул моны эшләмәс. Мин бар бит әле, минем хакка ул бөтенесенә дә күз йомарга тиеш, әлбәттә.
Ишегалдына кереп тарантаслардан төшүгә, безне киң итәкле озын сарафан кигән, тулы гәүдәле, ак чырайлы чибәр генә хозяйка-марҗа ачык йөз белән каршы алды:
— Рәхим итегез, кунаклар!—диде ул саф татарча.
Без бик гаҗәпләндек, ә хозяйка, шуны күреп, шаркылдап бер көлде.
— Нигә исегез китте?.. Мин бит татар авылында үстем, безнең атай гомере буе шунда тегермән тотты. Тик менә татарга гына чыгып булмады,—диде ул көрсенгән булып. — Әйдәгез, әйдә, рәхим итегез!
Ул безне өйнең бакчага караган ачык верандасына алып керде. ♦
— Монда кояш төшми, җиләс, рәхәтләнеп ял итәрсез! ш
— Рәхмәт, рәхмәт! — дидек без. £
— Ә ятып алырга теләсәгез, өйгә керерсез. Көне буе тәрәзә кап- =
качларын ябып тотабыз, чебеннең эзе дә юк. <
Верандада зур өстәл, палас салган озын гына кәнәфи, берничә таза э урындык — кыскасы, ашап-эчеп утырыр өчен иркен, күңелле урын. Са- < бира белән икәү азык-төлекләрне дә алып килдек. Хозяйка үзе өстәлдә ?» торган зур ак самаварны алып, бакчага — җиргә төшереп куйды. Чиләк g белән суын да китереп салды. Сабира төшеп аңа булыша башлады — § чырасын телде, кабызып җибәрде, морҗасын бастырып куйды. Мин дә алар янына төштем. Бакча шактый зур иде, елгага таба сузылып кит- § кән.түре күренми дә. Бу тоташы белән алма бакчасы икән. Алма агач- *- лары юан-таза, һәркайсы җәелеп үскән. Ә койма буйларында чияләр — ф алары да таза, биекләр. Мондый бакчаның алма-чиясе дә бик күп була s торгандыр инде. Хозяйканың үзеннән дә сорадым.
— Бакчагыз бик зур икән, җимешен кая куеп бетерәсез?
— Сата торган идек, — диде хозяйка. — Безнең авылның кәсебе ы
шул — алма-чия үстереп сату... Күргәнсездер, монда йорт саен шундый s бакча. <
— Ә кемгә сатасыз, шәһәргә илтепме? *
— Шәһәр бездән ерак, илтүе бик мәшәкатьле... Фрукты сатучылар, к үзләре килеп, бакчаның бөтен урожаен сатып ала торганнар иде. Агач- £ та килеш. Аннары, җыйдырып, сортын сортка аерып әрҗәләргә төяп, л пристаньга озаталар...
— Анысы яхшы булган икән.
— Яхшы иде дә бит, андый эшләр хәзергә туктап тора шул әле,— диде хозяйка сузып кына. — Былтыр да килүчеләр булмады, быел да булмас, диләр. Белмим, нишләрбез инде.
Хозяйканың зары аңлашыла—шәһәрдә сәүдә эшләре бетте шул. Ә алмагачлар ел саен үзенекен биреп тора, кешеләрнең ызгышында аларның эше юк.
Самавар кайнап чыкканчы, без ике кулдан чәй урыны әзерләргә керештек. Әнием кәнәфигә ятып кына торды — аның, тарантаста килә- килә, биле авырта башлаган икән. Ә Касыйм абзый, кулларын угалап, һаман әрле-бирле йөренә — күрәсең, ашыйсы бик килгәндер инде. Ләкин әнием, башта агайлар эчеп алсыннар, соңыннан үзебез иркенләп эчәрбез, диде. Касыйм абый шунда ук аларны чакыра китте.
Тиздән агайлар, капчыкларын тотып, килеп тә җиттеләр. Икмәкләрен, пешкән йомыркаларын, бәрәңгеләрен чыгардылар. Әнием Саби- рага куырган ит тә турап куярга кушты. Агайлар, ачык верандадан бакчаның хозурлыгына сокланып, күпме файда китерүен үзләренчә исәпләп: «Безнең татар авылларында шушы байлык юк лабаса!» дип уфтанып, ипләп-җайлап кына ашарга-эчәргә тотындылар. Без инде бо- ларның эшләре бик озакка сузылыр дип курыккан идек, ләкин алай ук инсафсыз кыланмадылар. Бишәр чәшкә эчкәннән соң, күлмәк итәкләре белән битләрен сөртеп, амин тотып, яңадан атлары янына киттеләр.
Тик менә самаварны өстәп яңартырга туры килде. Табынны да яңабаштан әзерләдек. Чакырган егетләребез бар ич. кунакчарак булсын дидек. Әнием ике ягына куйган кәрзиннәрдән бөтен сыйларын чыгарып, өстәлгә тезде. Касыйм абый, һаман йөренеп:
— Нигә көттерәләр инде?—диде. — Сабира, әллә барып киләсеңме?
4. «к. У » № и
— Әйткәнсеңдер ич?—диде әнием тыныч кына.
— Әйттем, әле менә күчерләрен дәшкәндә дә әйтеп килдем.
— Шулай булгач?..
— Тарсыналармы шунда...
Сабира ал арның сүзе беткәнен дә көтеп тормыйча:
— Тукта, абыстай исеменнән үзем дәшим әле,—диде дә китеп тә барды.
Әнием аны туктатмады. Риза булуы идеме бу, әллә тыелып калуымы— аныкын тиз генә белмәссең. Тыштан ул берни дә сиздерми. Әмма Салихның безгә туры килүе, минем белән очрашуы аңа ошап бетмәскә тиеш. Күпме генә үзен тыныч тотмасын, хәтәр сизгән җәнлек шикелле ниндидер бер сагаю бар аңарда — мин моны, ничек дим, күрмәсәм дә тоеп торам. Билгеле инде, бу хәл мине бик тынычсызлый иде.
Ишегалды ягыннан егетләрнең шаулашып килүләре ишетелде. Касыйм абый аларны веранда баскычында каршы алды.
— Ай-Һай, егетләр, хәзрәтләр шикелле көттерергә яратасыз икән!..
— Мең кәррә гафу! — диде Салих, иелә биреп. — Юлдан соң тузан-нарны кагып, кое суы белән чиратлашып юынган идек, шуңа бераз вакытыбыз китте.
— Беләм инде, музыкантлар өчен пөхтәлекне саклау фарыз гамәл!..
— Ягез, әфәнделәр, утырышыгыз,— диде әнием.
Егетләрнең кулларында үз төенчекләре дә бар иде, ләкин әнием аларны чиштереп тә тормады. «Ризык болай да җитәрлек, сезгә яңадан пешереп бирүче булмас, саклагыз!» — диде. Ә абыем: «Што сез, егетләр, кунакка кеше үз азыгы белән киләмени?!» дип тә өстәде. Егетләр бер-берсенә караштылар, кызарыштылар, ахырда төенчекләрен веранда идәненә куярга мәҗбүр булдылар.
Алар өстәлнең бер ягына тезелешеп утырдылар, без — абый, әнием, мин — кәнәфигә урнаштык. Сабира чәй ясарга утырды. Касыйм абый, кулларын угалап:
— Эх, бу тавыклар янына теге иблис ширбәте дә булсачы!—диде-— Әллә хозяйкадан сорап карыйсы микән, аңарда «үзе куган» бардыр инде, мөгаен!
Әнием аңламыйча сорады:
— Анысы нәрсә тагын?
— Үзе^ куганмы?.. Мунчадан чыккан хәмер!
— Куй, шундый җирәнгечне эчәр идеңме әллә?
— Монда бик оста куалар аны, апам!.. Николай аракысыннан да шәбрәк була, валлаһи!..
— Юкны сөйләмә, андый үзе харам, үзе нәҗес нәрсәне табыныма якын да китертмим,—-диде әнием катгый рәвештә.
Егетләр, ләм-мим бер сүз әйтмичә, тик кенә утырдылар. Аларга хәтта уңайсызрак та булды түгелме икән, чөнки кыяфәтләре нигәдер җмт- ди-киеренке иде. Касыйм абый да тамагын кыргалап кына куйды.
Мин сезне менә кәраван чәе белән сыйлыйм әле,—диде әнием. Егетләрнең Биккинин дигәннәре моңа гаҗәпләнә калды, ахрысы, юка гына иреннәрен ерып сорады:
— Кәраван чәе?! Табыламыни әле ул?
, Кайдан табылсын, искедән калганы гына... Без, олылар, бөртек чәйсез тора алмыйбыз инде, сез яшьләргә аның бәлки әллә ни хаҗәте дә юктыр...
— Безгә дә иң шәбе — кәраван чәе!—диде Салих елмаеп кына.
Шул рәвешчә сүзгә-сүз ялганып, анысын-монысын сөйләшкәләп, күңелле генә ашап-эчеп утырдык. Юл ачыктырган икән. Кунакларыбыз да баштарак кыенсынып, аннары инде бер дә тарсынмыйча ашадылар 1ик а.тарның Мансур дигәннәре генә бик оялчан, кыюсыз икән. Аның әле авызыннан бер сүз дә чыкканы юк, гел алдына карап, елмаеп кына
утыра. Ахырда әнием үзе анардан: «Кем улы буласыз, әти-әниегез кем?» дип сорады. Егет нигәдер кинәт кенә кызарды, ашыкмыйча гына әйтеп бирде.
— Алай, сез Маһруй ханым Мозаффария улы буласыз икән. — диде әнием, ачылып китеп. — Беләм, бик яхшы беләм әниегезне, шәһәребездә бит ул танылган мөгаллимә, укымышлы хатын! Сезгә карап, үзем ф дә уйлаган идем, бу, мөгаен,
тәрбия күргән баладыр дип... Алма агачыннан ерак төшми шул!..
Бу сүзләрне ишеткәч, Салих миңа мәгънәле генә итеп бер карап куйды. Мин беләм, Салих әтисез үскән, жизнәсе кулында тәрбияләнгән бала. Ихтимал, шуңа күрә ул әниемнең соңгы сүзләренә игътибар да иткәндер. Әмма ләкин кимсенү, хәтер калу кебек нәрсә сизмәдем мин аның карашында — бары: «Сез дә ишетегез!» дигән кинаяле көлү генә чагылып узды, мина калса... Әйе, безгә әле хәзергә шулай эчтән генә уйланырга яки күз карашларыбыз белән генә аңлашырга туры килә. Нидер көткәч, нәрсәгәдер ышанып торгач, без үзара хәтта гади сөйләшүдән дә тыелып утырабыз. йа, хода, кайчан гына соң безнең үз сәгатебез житәр?!. һәм житәр
микән ул?.. .
Салихның мине борчыган бер ягы булса —ул да аның үзен гаять = тыныч тотуы... Тыштан һич нәрсә сиздерми ул. Менә ашап-эчеп беттек, * егетләр урыннарыннан тордылар, әниемә рәхмәтләрен әйтәләр, ә мин = бер читтә, багана шикелле, кузгалмыйча көтеп торам. Ичмасам, берәр w сүзе яки карашы белән ни дә булса сиздермәсме дип көтәм. Ләкин ул х баскычтан төшкәч кенә, борылып миңа житди генә бер карап алды да < тып-тыныч китеп тә барды. Шуннан теләсәң ни аңла, теләсәң ни көт!.. £
Алар киткәч, без Сабира белән өстәлне жыештырырга керештек. =. Әнием кичтән дә соң ятып, бүген дә юл килеп арганга күрә, чәйдән тор- s гач та өйгә кереп, йокларга ятты. Миңа да ял итеп алырга кушты. Касыйм абый да. каядыр китеп, үзенә урын тапты булса кирәк... Безнең дә эшебез бетте. Инде нишләргә? Сабира миңа шушында, кәнәфидә генә ятып торырга кушты. Әкрен генә өйгә кереп, мендәр дә алып чыкты.
— Апа йоклый,— диде ул миңа шыпырт кына.
— Ә син кая ятасың?—дип сорадым мин аңардан.
— Мин ятмыйм әле.
— Ник?..
— Чү!.. Эшем бар, — диде ул серле генә итеп. — Ә син шушында гына ят, яме!..
Шулай диде дә верандадан сак кына төшеп, ишегалдына чыгып китте. Ә бераздан урам капкасының келәсе чыкылдап куйды. Кая китте, ни өчен китте? — хода белсен!.. Мин борчылып, сагаеп, колак салып ятам... Күнмедер вакыт узды. Тынлык. Ишегалдындагы атларның мышнап. авыр сулап печән күшәүләреннән башка берни дә ишетелми. Күрәсең, аруым бик житкәндер инде, бер мәлне үзем дә сизмәстән оеп та киткәнмен.
Ах, бу татлы йокы!.. Бакча, һава, тынлык! . Тик менә кемдер мине иңбашымнан сак кына кат-кат селкетә. Кинәт бөтен гәүдәм белән сискәнеп күземне ачып җибәрсәм, Сабира өстемә иелеп тора. Колагыма бик әкрен генә:
— Сине Салих абый көтә! — ди.
Мин шул мизгелдә үк торып утырдым.
— Көтә? . Кайда?..
— Бакча түрендә... Бар тизрәк!
— Әйе, әйе... Тик әнием сизмәс микән?
— Сизә калса, үзем берәр хәйләсен табармын.
ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
Торып бастым. Ләкин нидер җитми, башым ялангач, башыма эзләп маташам.
— Мә минем яулыкны!—диде Сабира.
ЯУЛЫГЫН эләктереп алдым да аяк очларым белән генә верандадан төшеп киттем. Нәкъ каршыдагы сукмактан, иелә-бәгелә, кызу-кызу гына бакча түренә таба атладым. Ә йөрәгем тибә, тибә, сикереп төшәрдәй булып тибә.
Бакчаның түре елга ярына чаклы ук барып җитә икән. Кеше күзе һич төшмәслек аулак бер урын! Мин килеп җиткәндә Салих читән буендагы миләш төбендә тик кенә басып тора иде.
Мине күрүгә, каршыма атлап, ике кулын сузды. Мин дә ирексездән диярлек аңа кулларымны суздым.
— Ник калтырыйсыз?—диде ул кулларымнан тоткач та.
— Юк, ул ни, ашыкканга күрә генә,—дидем мин, калтыравымны һич тә баса алмыйча.
— Тынычлан, бәгырем! — диде ул, шунда ук «син»гә күчеп. Шушы якын итеп әйтелгән гади генә «син» мине чынлап та тынычландыра төшкән кебек булды. — Безнең вакытыбыз бик аз, ә сөйләшер сүзләр күп, белмим, нидән башларга да, — диде ул, аз гына тынып торганнан соң. — Иң элек, синнән гафу үтенәсем килә, кадерлем! Саклый белмәдем мин сине, ә соңыннан күпме газап кичерергә туры килде шуның өчен...
— Үтте бит инде. — дидем мин әкрен генә.
— Әйе, үтте, мең шөкер! Син сау-сәламәт!.. Әмма авырып китүеңнең нәтиҗәсе минем өчен ни булып чыкты?.. Мин сине югалттым, мин сине бер күрүдән мәхрүм ителдем — син моны үзең дә, шаять, белә торгансыңдыр.
— Әйе, беләм.
— Бик зарыктым мин... Өч ай үтеп китте бит, өч ай!
Мин тыела алмадым, мин аңа күтәрелеп карамыйча гына кыюланып әйттем:
— Теләсәң, элегрәк тә күрә алган булыр идең!..
— Үпкәңне аңлыйм, бәгырем, акланып тормыйм, гәрчә акланыр өчен җитди сәбәпләр булса да... Тик шуны гына әйтәсем килә: әтиегез Әхмәтҗан абзый белән сөйләшкәннән соң минем өчен юллар тәмам киселсә дә. мин әле сезнең тирәләргә барып йөрдем. Ничек кенә булса да Са- бираны очратып, аңардан синең чын хәлеңне сорашмакчы идем... Ләкин бер килүемдә Сабира урынына Әхмәтҗан абзыйның үзенә очрап куйдым бит. бәхетсезлеккә каршы! Искиткеч уңайсыз, ахмак бер хәлдә калдым. Шуннан соң инде сезнең тирәгә барып йөрүдән тыелырга мәҗбүр булдым. Аннары үзеңнән берәр хәбәр булмасмы дип тә өметләнеп тордым... Күпме вакыт авырдың соң син, бәгырь?
— Урын өстендә — ай ярым.
— Ай ярым!—дип кабатлады ул. — Ә мин белмим... мин бөтенләй хәбәрсез!.. Ни булды соң сиңа, кадерлем?
— Үпкәм шеште...
Салих иреннәрен кысып, аз гына дәшми торды, аннары башын игән килеш әкрен генә:
— Кичер мине, бәгырь, кичер!—диде. — Мин бит бик ялгышканмын. мин әтиең сүзләрен синең дә сүзләрең дип кабул иттем. Син үзең безнең араны өзәргә теләгәнсең дип уйладым. Аңлыйсыңмы? Менә нәрсә мине шушы көнгә кадәр тыеп, борчып, газаплап килде... Димәк, бу дөрес түгел, — минем уйлавым, шулаймы, дөрес түгелме?..
Мин башымны кагып кына «әйе!» дидем, ә ул сулышы иркенәеп киткәндәй ашыгып дәвам итте:
— Эмма бел, бел, җаным, күрмәсәм дә, күрүдән мәхрүм булсам да, мин сине бер генә көн, бер генә сәгать тә онытып тормадым. Уемда, йөрәгемдә гел син идең, син!.. Ишетәсеңме?!
— Ишетәм!—дидем мин пышылдап кына.
— Шәрык кичәсендә минем әйткән сүзләремне онытмадыңмы?
— Юк... ф
— Алайса, миңа күтәрелеп карале!—диде ул, иягемнән йомшак ш кына тотып. — Менә шулай... Инде тыңла, зәңгәр күзем!.. Ялгыз миләш и шаһитыбыз булсын, шушы урында кабатлап әйтәм: мин сине яратам!.. £ Яратам, бәгырем!.. Мәжнүн шикелле гашыйк мин сиңа! Бу чын, бу ха- 5 кыйкать, ышанасыңмы оин?
Ни әйтим, ни дип жавап бирим?.. Минем бит аңардан тилмереп Э көткән сүзем ич бу!.. £
— Ышанам!—дидем мин, күзләремне түбән төшереп.
Ул минем башымны күкрәгенә кысты. Ә йөрәге аның тибә, дөп-дөп « тибә... Күпмедер вакыт шулай тик кенә торгач, ул, ниһаять, тынычла- S «ып, миңа сабыр гына әйтте:
— Инде тыңла, Гөләндәм! Безгә тиздән аерылышырга туры килә- £ чәк... .
— Нигә, утарга бармыйсыз.мыни?.. *
— Бара алмыйбыз, Гөләндәм!.. Буада безне көтәләр. Аннары абые- * гызнын чакыруы да болай гына, музыкантлар итеп кенә, ә безнең алай = йөрисебез килми. Син моны аңларга тиеш!.. Әмма бу очрашу минем = өчен һич көтелмәгән бер бәхет булды. Сүнеп барган өметләрем яңадан “ терелде, яңадан!.. (Ул, сүзен бүлеп, тирән генә бер сулап куйды.) Ә ~ өметем минем бик зур, бик изге, әйтимме, беләсең киләме?.. Тагын кайчан очраша алырбыз, белеп кал син!.. Киләчәктә без бергә булырбыз £ дигән өмет белән яшим мин... Ишетәсеңме, бәгырем?.. Ник дәшмисең?., g
Дәшәргә?! Ничек итеп, нинди сүзләр белән?!. Мин башымны тагы го да түбәнрәк ия төштем.
— Хәер, — диде ул, бераз көткәч, — бу бәлки буш хыял гынадыр... Синең бит әле миңа «яратам» дигән сүзне әйткәнең юк... Нинди өмет ди ул?.. Әмма, әмма оин яратасың бит мине, Гөләндәм, яратасың!!. Ялгышу мөмкин түгел! Шулай ич?.. Яратасың ич?!.
— Белгәч, ник сорыйсыз инде?—дидем мин, үпкәли башлап.
— Иа хода!—дип куйды ул.— Шул бер сүзне әйтергә дә көчең җитми ләбаса!.. Бик яшь шул әле син, кошчыгым, бик яшь!..
— Ә син картмыни?
Ул бер мәлгә тынып калды, аннары, гүя тәкатьсездән, бөгелә-сыгыла көлә башлады. Гадәтенчә, бик кәефләнеп, рәхәтләнеп көлде ул. Бары көлеп туйгач кына сүзен әйтә алды:
—' Ах, Гөлгенәм, Гөлгенәм!.. Я, ничек инде сине сабый димәссең?! Ләкин сабый авызыннан да кайчак бик дөрес сүз чыгып куя. Әйе, мин дә карт түгел шул, япь-яшь егет, тик шунысы бар инде — мин үз-үземә хуҗа кеше, бәйсез кеше, эшем өчен дә, сүзем өчен дә жавап бирә алам Мәсәлән, мин сине, әгәр теләсәң, бүгеннән үк яучы җибәрел, әти-әниең- нән үземә сорар идем. Ләкин сизеп торам: алар сине миңа бирмәячәкләр. Вакыты җитмәгән әле. Аннары мин бит бары музыкант кына, музыкадан башка минем бүтән бернинди дә байлыгым юк. Ә алар аны байлыкка санамыйлар.
— Бәхет — байлыкта түгел, диләр ич!
— Дөрес әйтәләр, акыллым! Тик байлыкны аера белергә кирәк. Менә синең йомшак, ягымлы тавышың, шушы сизгер бармакларың минем өчен зур байлык, һәм минем аларны бер дә ычкындырасым килми,—диде ул көлемсерәп кенә, ләкин шунда ук җитдиләнеп өстәде: — Әмма сабыр итәргә туры килә, бәгырь, сабыр итәргә. Вакыты шундый, авыр, хәвефле вакыт... Сугышлар көчәеп китте. Бер яктан Колчак,
икенче яктан Деникин .. Минем дә гаскәргә алынуым бик мөмкин. Ал. масалар да Казанда так ягып булмас. Беләсезме, безнең артистларның күбесе фронтларга китеп бетте инде, шунда уйнап йөриләр . Хөррият һәркемгә дә бик кадерле, дустым, сакларга кирәк аны ничек тә1„ Югыйсә, алла сакласын...
Нәкъ шушы минутта йорт ягыннан ниндидер хәрәкәт, тавыш ишетелгән кебек булды. Әнием торып чыкмадымы икән дип, мин курка калдым. Салих та, сүзен әйтеп бетермичә, колак салып тора башлады.
— Кемдер йөри, әнием булмагае, — дидем мин тынычсызланып.
— Аз гына сабыр! — диде ул, кулымнан тотып.
— Вакыт, жаным!
— Бик тиз, кызганыч!—дип куйды ул гүя үз-үзенә, аннары ашыгып әйтте: — Моннан соң без бер-беребезне югалтырга тиеш түгел, ишетәсеңме?.. Югалтмаска һәм аерылмаска! Ишетәсеңме?
— Ишетәм!
— Утарда күпме торырсыз икән?
— Белмим әле. Берәр ай торырбыз, ахрысы...
— Озак!.. Мин көтәрмен... Кайткач та Сабира аша хәбәр ит. Минем торган жирем Мещанский урамда, зәңгәр мәчеттән ерак түгел, Шиһап Әхмеров йортын сорасаң, һәркем әйтеп бирер... Ул минем җпзнәм, онытмассыңмы?
— Юк. онытмам!
— Инде мина вакытлыча Казаннан китеп барырга туры килсә, мин апамда хат калдырырмын, шул хаттан минем кайда икәнемне белерсең.
— Китмәссең әле...
— Бәлки китмәм дә, китсәм дә кайтырмын. Без күрешербез, Гөлгенәм! Тик... сине берәрсенә биреп кенә куймасыннар.
— Сөйлә тагын!
— Юк, мин болай шаяртып кына.
— Син үзеңне сакла!
— Иншалла!.. Син дә тазарып кайт!
— Рәхмәт! Мина вакыт!
— Хуш, алайса, бәгырем, хуш!.. Яле, миңа бер кара!
Мин аңа күтәрелеп карадым. Ул бер генә мизгел икеләнгән шикелле булды да аннары кинәт кенә мине үзенә тартып алды, һәм сул кулы белән күкрәгенә кысып, иелә биреп, иреннәремнән суырып та үпте. Мин карышмадым. Ьл янә икенче тапкыр, мөһер салгандай, озак итеп үпте.
— Җитәр!—дидем мин хәлсезләнеп.
Кичер!—диде ул буыла төшкән тавыш белән һәм мине кочагыннан җибәрде.
Бер мәлгә башым әйләнгәндәй мин чайкалып куйдым, ләкин шул секундта ук борылып китеп тә бардым. Салих, миләш агачына таянып, баскан урынында торып калды.
Ашыгып өй янына килсәм, торган кеше дә, йөргән кеше дә күренми, хәтта «саклап торучы» Сабирам да кәнәфигә кырын төшеп йоклап киткән Тик ишегалдындагы агайлар гына атлары тирәсендә чуалалар — шуларны ишетеп курыкканбыз, күрәсең.
Ә бер сәгатьтән соң без, жыенып, яңадан юлга чыктык. Әүвәлгечә алдан Касыйм абый белән әнием, алар артыннан без, безнең арттан Салихларның пар аты — әйбәт кенә хәл алганнан соң җиңел генә юрт- тырып бара Кырлар өстендә жәйге озын көннәрдә генә була торган сүлпән, хәрәкәтсез тынлык — барысы да талчыккан, оеган, хәтта кошлар да очмый. Арттагы егетләр дә бик тын — уйнамыйлар да, көлгән- сөиләшкән тавышлары да ишетелми. Шулай кирәк. Минем дә күңелем шушы талгын тынлык белән тулы. Миңа рәхәт, миңа тавыш та, уен да берни дә кирәкми. Барысы да үз эчемдә минем —кояшы да,чәчәк*
ләре дә, музыкасы да!.. Мин Салихның әйткән сүзләре турында да уйламыйм, мин әле тик аның үбүе турында гына уйлыйм. Чөнки аның үбүе минем иреннәремдә саклана, чөнки бу минем егет кеше белән беренче мәртәбә үбешүем. Беренче мәртәбә!.. Гомерең буена да онытылмыйдыр инде ул...
Менә бервакытны Салихлар пар аты безне чаптырып узып китте. ф Күпмедер җир узгач, сулга каерылган юл башында алар туктадылар. ы Безнекеләр дә туктады. Шушында аерылышабыз икән. Аерылышабыз... Алар — сулга, без—турыга. Йөрәккәем, тыныч бул, гомерлеккә түгел й ич!.. Егетләр, тарантасларыннан төшеп, безнең белән саубуллаша башладылар. Салих иң элек әнием һәм Касыйм абый белән саубуллашты. х Аннары безнең янга килде. Башта Сабирага кулын бирде, тик иң ахыр- § дан гына миңа сузды. Минем аңа бик туры итеп, өзелеп, бирелеп ка- £ рыйсым килде, әмма күз яшьләремне тыеп кала алмам дип курыктым. £ Ә ул, нидер көткәндәй, минем кулымны һаман җибәрмичә торды. Бары о иң соңгы минутта гына мин аның пышылдап әйткән сүзен ишеттем: =
— Онытма!.. ч
Без кузгалдык. Шунда ук өч егет безнең арттан скрипка, гармун, ® мандолинада «Аккош маршы»н уйнап та җибәрделәр. Мин бөтен гәү- ф дәм белән артыма борылдым. Аларнын атлары кузгалмаган иде әле. _ Салих җиргә баскан да, кечкенә гармунын күтәрә биреп, тибрәндереп, £ илаһи бер дәрт белән уйный инде, әйтерсең менә күкрәгеннән безгә ак- = кошның үзен очырмакчы була! Мин ак кулъяулыгымны чыгарып аңа = кат-кат болгадым, аннары... кинәт кенә Сабираның алдына бөгелеп төштем. <
XII *
Менә бер атна инде без утарда яшибез. Килгәч тә, утарның бөтен тирә-ягын Сабира белән икәү йөреп чыктык. Монда дөнья гаҗәп иркен һәм буш — кешеләрдән буш. Иң якын мукшы авылы да моннан биш чакрымда. Халык йөри торган олырак юл да бу тирәдән үтми — әнә шундый бер аулак, тыныч почмакта икән безнең утарыбыз.
һәм шушында без бары алты кеше торабыз: утарны караучы Әхмәтша абзый хатыны Бәдерниса апа белән, аннары Касыйм абый белән без. Өч хатын-кыз. Җитмәсә әле, ике җирдә: Әхмәтша абзыйлар — ихата эчендәге кечкенә өйдә, ә без калай белән япкан зур өйдә торабыз. Бер уйласаң, куркыныч та инде. Явыз адәмнәргә, килеп, безне харап итеп китү ни тора?.. Ләкин аны уйламыйсың, ваемсыз гына тора бирәсең... Аннары утарны бозау чаклы ике зур эт саклый. Көндез алар бәйдә, келәт астында яталар, тик караңгы төшкәч кенә Әхмәтша абзый үзләрен бәйдән ычкындыра. Өч чакрымнан кеше якынлашканны сизәләр, ди Әхмәтша абзый. Тавышлары да аларның котыңны алырлык. Шуның өстенә Касыйм абыйның ау мылтыгы бар, кичтән шуңа патрон тыгып яткан була. Хәер, моның әллә ни ышанычы юктыр инде, чөнки мылтыкның чыны да халык арасында күп таралган, диләр.
Ләкин безнең өчен шунысы бик әйбәт—төпнең хәзер иң кыска чагы. Бер яктан караңгы төшәргә өлгерми, икенче яктан әкрен генә сызылып таң да ата башлый. Ә көн яктысыннан пәриләр генә түгел, төрле куркыныч уйлар да кача.
Сабира белән без икәү күп йөрибез — югыйсә, бу озын көнне кая куеп бетерәсең? Вак-төяк эшләрдән, ятып ял итүләрдән соң да әллә никадәр вакыт кала әле. (Монда гомумән вакыт дигән нәрсә бик мул һәм бик бәрәкәтле икән.) Әхмәтша абзый икебезгә дә каен тузыннан яңа тубаллар тегеп бирде — шуны беләгебезгә эләбез дә я кырга, я инеш буена чыгып китәбез. Кеше аягы басмаган җирнең байлыгына исеп кигәр!.. Кырга чыксаң, чирәм арасында оясы-оясы белән җир жи-
ләге пешеп ята, пеш буендагы куаклыкларда унлап алырлык карлы, тан ла бөрлегән (так катырак әле алар), э тау итәгендәге чиялек бөтен иңе белән тоташ кызарып тора. Җыеп алучы да юк, ичмасам!.. Без башта, бер дә күрмәгәндәй, бик комсызланып жыйган идек. Көн дә тубалларыбызны тутырып я жиләк, я карлыган алып кайтабыз. Әнием, чүпләп, чистартып, әзрәк варенье да кайнатты (шикәр аз шул),^күп итеп киптерде, күп итеп кагын койды. Аннары ул да бу эштән туйды.
— Җитәр, ташымагыз, кая куеп бетерергә белмим,—диде.
Ә безгә эш кирәк, безнең жыймыйча хәлебез юк. Сабираның карлыган ашый-ашый авызы каралып бетте инде.
Әнә шулай үтә минем көннәрем. Ашау-эчү аллага шөкер! Чирәмдә генә йөргән сыерларның сөте, каймагы, яшь тәкә ите, шуның өстенә көн дә өч-дүрт шешә кымыз да эчәм. Бер заман, бөртеккә эләккән тавык шикелле, күзгә күренеп тула да башладым. Хәтта курка калдым: әгәр шуннан юанаеп китсәм, нишләрем?! Ә Сабира, явыз, көлә генә: кияүгә чыккач нечкәрерсең, ди.
Әмма тәнгә тазарудан да бигрәк минем күңелем көр, кәефем яхшы иде. Мина рәхәт, миңа хозур — әйләнәмдә шау чәчәктән сугылган кыр- ялан, чуер ташлар өстеннән уйнаклап йөгергән инеш, каршыда t тын гына басып торган мәһабәт тау — кәжә бәтиедәй сикерә-сикерә чап, тавына менеп кит, инешендә кояштан янган битеңне, түшләреңне ю — тагын ни кирәк миңа?! Ләкин, чын дөресен генә әйткәндә, бу ваемсыз рәхәтлек, бу шаян кәеф мондагы шифалы табигатьтән генә түгел иде, әлбәттә. Мин әле Салих белән очрашудан айныганым юк, мин әле анык сүзләрен күңелемдә йөртәм, минем әле үзем генә белгән бик кадерле серем бар. Без бергә булырбыз, бәгырем, мин шул өмит белән яшим, диде ич ул миңа. Ә өмит — канат бит ул, ак канат!.. Менә шул жилкен- дерә, шул очындыра инде мине дә! Аяз, бик аяз әле баш өстемдәге күгем дә!
Утарда бер атна чамасы торганнан соң, Касыйм абый, хатыны белән балаларын алып килер өчен, Сембергә кайтып китте. Без инде ана озак тормагыз дип бик нык әйтеп калдык. Гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, ул киткән көннең кичендә үк, бөтен дөньяны иңләп, таулар ишелгәндәй күкрәп, өстебезгә давыллы яңгыр килде. Төне буе яшен өйнең бөтен тәрәзәләрен өзлексез яктыртып, дөм-караңгы тышны чатыр да чотыр телгәләп, үкереп-дулап, яңгырны уратып-уратып койды гына. Гарасат купты дип торабыз. Шул хәтле котыбыз алынды — кая керергә, нишләргә белмәдек. Яшен китереп сугар да өебез гөлт итеп китәр төсле, билләһи менә!.. Сабира белән икәү өйнең түр почмагына, идәнгә кочаклашып утырдык та эчебездән генә бөтен белгән догаларыбызны бутый-бутый укыган булдык. Шул чакта да Сабира, тиле, шырык-шырык көлә тагын. «Ник көләсең?» — дигәч, «Ишетмәдеңмени: Хәзер Ильяс бабайның күчәре шартлап сынды бит»,—ди, имансыз! Тәүбә дә итми, ичмасам! Әнием генә куркуын алай бик сиздермәде. Авыз эченнән генә укынып, ишек-моржаларны тикшереп, тәрәзә пәрдәләрен төшереп, һаман йөренеп торды. Ул төнне инде безгә күз йомарга туры килмәде. Ә таң алдыннан давыл басылды, бераздан яңгыры да туктады, күк ачылды һәм менә ялт итеп кояш та чыкты. Гажәеп якты, йомшак, юеш исле, жем-жем уйнаклап торган көн туды. Без йөгерешеп ишегалдына чыктык. Кара шарлавыклар котырынып, күбекләнеп түбәнгә таба һаман ага иде әле. Ихата уртасында ыштан балакларын тездән югары сызганган, кулына тимер көрәк тоткан Әхмәтша абзый исе китеп тора: «Ну, бирде дә соң ходаның хикмәте! — ди, башын чайкап.—Ярый әле, мал-туарга зыяны тимәгән, тик әнә мунчаның кыегын туздырган да ишегалдында торган арбаны агызып киткән» —ди. Ә безгә кызык, безгә бу гына житми, мунчаны агызып киткән булса, безгә тагы да кызыграк булыр иде.
Дүрт көннән соң Касыйм абый да хатын-бала-чагаларын төял кайтып җитте. Аларга ияреп, икенче атта бер ханым белән бер егет тә килгәннәр иде. Әнием бу ике кунакны аеруча куанып каршы алды.
— һай, кадерле кунаклар, менә рәхмәт, менә килеп яхшы иттегез! — дия-дия, аларның бер алдына, бер артына төште.
Дөрестән дә, болар ни җитте генә кешеләр түгел иде. Сара апа бөтен килеш-килбәте, өс-башы белән бай чиновник хатыннарына охшаган: гәүдәгә мәһабәт, таза, түгәрәк-тулы битле, ап-ак юан муенлы, чәч толымнарын да ул нәкъ марҗаларча баш өстенә урап, өеп куйган. Өстендә челтәр изүле, кип пояслы, аяк йөзенә кадәр үк туры гына төшкән кара йон күлмәк, тулы күкрәкләре өстеннән нечкә чылбырлы кечкенә алтын медальон асылынып тора, симез бармакларында берничә кашлы һәм кашсыз алтын йөзек. Кыяфәтендә аның татарныкы дип әйтерлек бер нәрсә дә юк иде. Хәтта сөйләшүе дә татарча өйрәнгән рус хатыннарыныкы кебегрәк. Әнием белән алар кыз чакларыннан ук якын танышлар, минем дә шулай ук беренче мәртәбә генә күрүем түгел.
Егет исә Сара апаның бердәнбер улы. Исеме — Газиз, аларча әйтсәк— Азиз... Әнисенә бер дә охшамаган—озын-ябык, йөзе кара тутлы, күзләре дә чем-кара. Ләкин ул да нәкъ Европача киенгән, өстендә җиз каптырмалы кара накидка, башында ак панама, ә накидка астында ачык сорыдан бик шәп тройка... Ул инде коммерческий училищены бетергән егет, Салихка караганда яшькә дә олырак булырга тиеш.
Менә шулай. Бала-чагалар да кайткач, кадерле кунаклар да килгәч, безнең тып-тын утарыбыз бердән җанланып китте. Ыгы-зыгы, шау-шу көчәйде. Ашау-эчү мәшәкатьләре дә артты. Ләкин болардан зарланган кеше юк, киресенчә, бар да шат, бар да бик канәгать, көлү-сөйләшүләр дә бер ге«ә минут та диярлек тынып тормый. Әле, әйтәсе дә түгел, күңелле минутлар.
Сара апа, ни сәбәптер, миңа бик игътибарлы. Елмаеп кына карый, сөеп кенә дәшә, ике сүзнең берендә «Сүеклем!» дип кенә тора. Кайчагында, исе киткәндәй, русчалап: «Однако же, какая ты прелесть, Гулоч- кая моя!» дип тэ куя, мине тәмам кызартып.
Ә улы менә бер дә алай түгел. Бик аз сүзле, миңа әллә ни игътибар да итмәгән төсле, дөрес, каравын карый иде, ләкин махсус «ухаживать» иткән булып эчемне пошырмый. Әллә бик әдәпле, әллә артык кыюсыз — мин әле белеп тә җиткерә алмыйм, һәрхәлдә, зарарсыз егет.
Шулай да без аны, кунак егете булгач, үзебез белән ияртеп йөрибез. Ике ахирәт апаның сүзләре һич бетәрлек түгел, аулакка китәләр дә берөзлексез нидер сөйләшәләр дә сөйләшәләр. Вакыт-вакыт Касыйм абыйны да чакырып алалар. Ә безне, барыгыз әнә Газизгә матур җирләрне күрсәтегез дип, өй тирәсеннән куып кына торалар, һәм без өчәүләшеп я кырга, я инеш буена чыгып китәбез. Ләкин Сабира да. мин дә. өйрәнелгән гадәт буенча, ирексездән диярлек гел җиргә карап, җилә- ген-фәләнен эзләп йөрибез, ә Газиз, кымыз шешәләрен күтәреп, безнең арттан тавышсыз гына ияреп йөри. Без дәшмәсәк, ул авызын да ачмый. Болай килешми бит инде. Кунак егетен сөйләндерергә кирәк ич, ләкин мин үзем нишләптер һич кенә дә менә сүз таба алмыйм. Шуны сизепме, Сабира аның игътибарын күбрәк биләргә тырыша. Сабирага уйлап тору кирәкми, теленә килгәнне әйтә дә сала.
Бер ул тотты да сорап куйды:
— Газиз әфәнде, сез кем буласыз?
Егет, бичара, аптырап калды:
— То-есть?
— Нәрсә-ә?
— Аңламадым, туташ!
— Нинди кеше дим?
Егет иңбашын гына җыерды.
— Белмим.
— Ничек белмисез?.. Кәмисәр түгел инде сез, анысы күренеп тора. Әртискә дә охшамагансыз. Купич малаемы әллә?
— Мин банкта служит итәм. _
— Менә күптән шулай дип әйтү кирәк иде. Алайса, сездә акча күптер инде.
— Акча—казенный, туташ!
— Шулаймыни? Кызганыч!
Мин Сабираның бу тиле-миле сөйләнүеннән егетнең хәтере калмагае дип курка калдым, шуңа күрә үзем дә сораган булдым:
— Банклар эшлимени әле?
— Акча барында банк эшләмичә тормый, туташ!
— Яптылар түгелме соң?
— Алар — частный банклар.
— Алай икән. Сез безне наданлыкта гаепләмәгез инде, Газиз әфәнде!
— Что сез! Боже упаси!
— Кая, кулыгызны бирегез әле, — диде Сабира аңа. — Бирегез, бир, курыкмагыз, тешләмәм! Упаси!
Егет уңайсызланып кына кулын сузды, ә Сабира аның учына тутырып җиләк салды.
— Ашагыз, сезнең өчен кызарып пешкәннәрен генә җыйдым. Ату безнең ялан җимешен авыз да итмичә китәр идегез бугай.
— Рәхмәт, туташ, рәхмәт!—диде егет, түбәнчелек белән бөгелеп.
Ә икенче бер йөрергә чыкканда Сабира, явыз, аңардан: «Безнең Гөләндәм туташ сезгә ошыймы?»—дип сорамасынмы тагын.
Миңа шул тикле уңайсыз булып китте — түзмәдем, Сабираның аркасын төяргә тотындым: •
— Менә сиңа! Менә сиңа!.. Телеңә тилчә дә чыкмый, ичмасам!..
Егет тә бик кызарды, күпмедер вакыт ни әйтергә дә белмичә торды. Аннары, түбән карап кына:
— Мин бит Гөләндәм туташны күптән беләм, — диде.
Сабирага бу җитә калды:
— Әнә ишетәсеңме, Газиз әфәнде сине беләм ди. Күргәнегез дә бармы?
— Әйе, бар.
— Әнә, әнә, ишетәсеңме, күргәнем дә бар, ди!
— Ә мин белмим, белмим, күргәнем дә юк!—дидем мин, шактый дорфа итеп.
— Оныткансыздыр,—диде егет уйчан гына.
— Бәлки.
— Сез ул чакта яшь кенә кыз идегез.
— Кайчан соң ул?
— Ну моннан бер өч ел элек. Казанга баргач, мин Мәликә тәтәй белән күрешер өчен сезгә кергән идем. Без сөйләшеп утырганда сез мәктәптән кайтып кердегез. Мәликә тәтәй: «Менә бу минем кызым Гөләндәм», — диде. Мин торып баш игәч, сез миңа реверанс ясадыгыз, ләкин шунда ук чыгып та киттегез.
Кылт итеп исемә төште: әйе, кайчандыр мин үзебездә студент формасы кигән бер чандыр гына егетне күреп калган идем шул. Әнием соңыннан аны «бик әдәпле егет икән» дип мактап та торды. Ничек итеп онытканмын, күргәч ничек танымаганмын — шуңа исем китә. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе — ботак тишеге, диләрме әле?.. Шулайрак килеп чыкты шул. Хәзер инде исемә төште, таныдым дип әйтүе дә ничектер уңайсыз. Бөтенләй игьтибарсызлыгыңны икърар итү була. Шуңа күрә кыенсынып кына:
— Бәлки шулай булгандыр,— диде.м.— Ләкин сез гафу итегез, минем бөтенләй хәтеремнән чыккан.
— Зарар юк,— диде егет тыныч кына.
Ә өч көннән сон алар китеп тә бардылар. Өч көн буена әнием белән Сара апа һаман нидер сөйләштеләр, ләкин барыбер сүзләре бетмәгәндер, ахрысы, чөнки аларны озатканда әнием кат-кат: ♦
— Тору кирәк иде бит әле, тору кирәк иде, бигрәк тә тиз китәсез ы
инде,—дип үрсәләнде. ?
Сара апа да ачынып: =
— Ах. Мәликә җаным, бик кенә торыр идек тә бит. мөмкин түгел < шул,—диде. — Азиземә комиссары өч кенә көн вакыт бирде, анда да э бик ялынгач кына. Нишлисең, заманасы бит. заманасы!
— Тиздән тагын күрешергә ходай насыйп итсен инде.— диде әни- £ ем. — Газиз улым, Казанга юлың төшсә, туры үзебезгә генә кил! %
— Рәхмәт, тәтәй!—диде егет, башын ия биреп.
Тарантаска утырыр алдыннан Сара апа мине: «Килче, гүзәлем!» дип = чакырып алды һәм, аналарча тулы күкрәгенә кысып, аркамнан сөйде. § Ә улы Газиз кавалерларча түбәнчелек белән кулымны үпте.
Кунаклар киткәч, гадәттә күңелсез булып кала. Әйләнәдә бушлык ф туа, эч поша Ләкин минем өчен бу гадәти күңелсезлек кенә түгел я иде. Ниндидер билгесез бер борчылу, тынычсызлану орлыгы салып кит- * теләр — шушы нәрсә ихтыярсыздан мине әледән-әле уйландыра иде. =
Ә бер биш-алты көннән соң кинәт минем моннан тизрәк кайтып ки- ы тәсем килә башлады, һич нәрсә — бу артык тып-тыныч утар үзе дә, = әйләнәсендәге бик тә ямьле кырлары-яланнары да. җыеп бетермәслек < җиләкләре-чәчәкләре дә — берсе дә күземә күренмәс булды. Әйтерсең * үкереп торган диңгез уртасындагы ташландык бер утрауда яшисең, = билләһи!.. Салихның сүзләре исемә төште: «Дөнья искиткеч тиз үзгә- s рә!» — дип әйткән иде ул миңа. Үзгәрмиме соң!.. Шәһәрләрдә, авыллар- ° да әллә ниләр бардыр әле. Кешеләрне әллә ниләр көтәдер. Бу үзгәрешләр кемнәргә генә кагылмый торгандыр. Бәлки Салихка да тигәндер, бәлки миңа да тимәкчедер... Күңел тыныч түгел, күңел йолкына, күңел нидер сизенә!.. Юк, артык монда калырга ярамый, китәргә, китәргә, тизрәк китәргә!
Билгеле инде, әниемне дә бик нык кыстый башладым. Көн дә китү турында сүз чыгармыйча калмыйм. Әнием, гаҗәпләнеп: «Ни булды сиңа?» ди. «Берни дә булганы юк, дим, кайтасым килә — менә шул!» . Җитмәсә. Касыйм абый да авыз ачтырмый, балалар да «китмисез!» дә «китмисез!» дип итәккә ябышалар. Ләкин әнием тиздән үзе дә китәргә кирәк дигән карарга килде. Өч атна тулып узды бит инде. Ә Казанда өй ялгыз, әтием ялгыз, минем дә торасым килмәгәч, монда артык ятуның мәгънәсе юк иде.
Соңгы мәртәбә Сабира белән икәү каршыдагы текә тауга мендек. Яшел үзәннәр, сөзәк калкулыклар аша күгелҗем томан эченә китеп югалган ялан-кырларга, офыкларны каплап караеп торган урманнарга, ерактагы авылларның ялтырап күренгән чиркәү гөмбәзләренә сүзсез генә карап тордык. Салихны китерәсе иде бирегә, икәүләп аның белән менәсе иде. Яратыр иде ул мондый биектән чиксез киңлекләргә карап торырга...
Ә түбәндә, инеш аша гына безнең утарыбыз — моннан кечкенә, боек кына булып күренә... Менә без китәбез, күпмедер вакыттан соң Касыйм абый да бала-чагаларын төяп кайтып китәр. Утар бөтенләй кешесез калыр, зур өйнең тәрәзәләрен дә кагып куярлар. Ә күпме матурлык аның әйләнәсендә!.. Тапталмаган матурлык!.. Яңадан сиңа килүләр насыйп булыр микән, утарчык, бәгырем?.. Әллә син үзең дә тиздән бетәрсеңме икән? Дөнья үзгәрә шул, бик тиз үзгәрә!
...Әле балалар да йокыларыннан уянмас борын, җәйге кояш белән
бергә торып, без утардан чыгып киттек. Бу юлы безне Әхмәтша абзый пар атта илтә барды. Үз кешебез булгач, ничектер жан да тынычрак, баруы да күңеллерәк иде... Көн кызуында атларга ял бирер өчен бер урман ышыгында туктап, яшел чирәмдә генә үзебез дә ашап-эчеп, әзрәк кенә баш та куеп алдык. Ә караңгы төшәр алдыннан бер татар авылына җитеп, Әхмәтша абзыйның бажа тиешле кешесенә куна кердек. Ашлар өлгертеп, безне бик әйбәт кенә сыйладылар. Икенче көнне инде төш вакытларында үзебезнең Казаныбызга да кайтып життек.
Бу инде июль ахырлары иде. Шәһәрдә эссе, бөркү, тузан — утар* дан соң тончыгып үләрлек! Шулай да үз шәһәрен, үз өең жанга якынрак шул... Әтием дә исән-имин генә торган. Болай тынычлык икән, ләкин азык-төлек хәлләре бик читенләшкән, аннары шәһәрдә гаскәриләр дә бик күбәйгән, имеш.
Ә минем үз кайгым — Салих кайда икән, мин кайтканны белми инде ул, ничектер хәбәр итәсе иде бит үзенә! Кирәк булдым исә, Са- бираны җизниләр өенә җибәрерсең дип әйткән иде ул миңа, ләкин бер сылтаусыз җибәрүе әллә ничек уңайсызрак бит әле. Ахрысы, бераз сабыр итәргә туры килер инде.
Әмма... сылтау үзен озак көттермәде. (Сылтауның да ниндие генә әле...) Кайтуыбызга өч-дүрт көн узды микән, әнием менә бервакытны мине үзләренең йокы бүлмәсенә чакырып алды. Әтием өйдә юк иде. Утырырга кушты. Мин эчемнән генә: <Бу нинди утырып сөйләшерлек сүз икән?» дип, зур сандык өстенә утырдым. Әнием дә минем яныма утырды. Миңа карап әз генә дәшми торганнан соң, ашыкмыйча гына сүзен болай дип башлады:
— Кызым, әйтәсе сүзем бик мөһим, яхшылап тыңла. Хәер, мин моны сиңа утарда чакта ук әйтергә тиеш идем, ләкин өйгә кайтып, әтиең белән дә мәслихәтләшүне кирәк таптым. Ийе, алланың язганы шулдыр иңде, кызым, сине бер бик яхшы җиргә сорап торалар бит әле.
Мин инде сүзнең башыннан ук нәрсә ишетәсемне сизенгән идем һәм, бөтен тәнем белән ирексездән куырылып, таш сын шикелле өнсез дә калган идем. Шулай да, үземне көчләп диярлек, аңлап бетермәгәндәй сорадым:
— Ничек... сорап торалар? Ни дигән сүз ул?
— Син инде бала түгелсең, — диде әнием сабыр гына, — кыз кешене сорауның нәрсә икәнен, шәт, үзең дә аңлый торгансыңдыр. Ачык кына итеп әйткәндә, сине Сара апаңның улы Газизгә сорыйлар.
— Туктале, әнием... Мин һаман да аңлап җиткермим... Ни өчен сорыйлар, нигә, нинди максат белән?
— һай аллам, бала булмале, Гөләндәм!.. Сине Газиз әфәндегә кияүгә сорыйлар, менә шул!
Мин урынымнан сикереп тордым.
— Бу була торган эш түгел ич, әнием!
Тукта, сабыр!—диде әнием, мине кулымнан тотып.— Ни өчен була торган эш түгел?., һәрбер кыз бала үсеп җиткәч кияүгә чыга. Барыбыз* ның да башыннан кичкән... Сиңа да вакыт.
— Юк, юк, вакыт түгел!..
— Анысын инде менә мин — әниең — яхшырак беләм. Аллага шөкер, унҗидең тулды.
— Барыбер мин теләмим, теләмим...
Тукта, котырынма әле син!—диде әнием, кинәт ачуланып.— Яхшылап тыңла!.. Мондый эштә корт чаккан шикелле чәбәләнергә ярамый Акыл белән уйлап эшләргә кирәк... Безнең ризалыктан, безнең фатихадан башка синең аяк атларга да хакың юк —шуны беләсеңме син?.. Синең киләчәгеңне кайгырту безнең вазифа, аллаһе тәгалә тарафыннан безнең өскә йөкләтелгән ул... Ә без синең өчен Газиз Ак- бирдинны иң мәгъкуль кеше дип табабыз. Үзеңдә күрдең, Газиз әфәнде-
укымышлы, чын мәгънәсендә интеллигент кеше, гаять тәрбияле, әдәпле, тыйнак егет. Дөнья күргән яхшы кешеләрнен бердәнбер уллары... Үзе әйбәт урында хезмәт итә. Аяк-кулы да таза... Тагын ни кирәк?
Ләкин минем инде тыңлап торырлык сабырлыгым калмады. Мин курка башладым. Әйтерсең башыма ефәк жәтмә ташлап, мине каядыр әкрен генә сөйриләр — уралып бетмәс борын мина котылырга кирәк, ф котылырга!.. Кулымны әнием кулыннан тартып алдым да: м
— Юк, юк, ишетәсем дә килми, ишетәсем дә! —дип, бүлмәдән аты- J лып чыгып та киттем. Әнием артымнан: Ь
— Гөләндәм!—дип кычкырып калды. <
Менә кайчан башланды ул! Бу уен түгел, бу хәтәр, бик хәтәр!.. х Хәзер инде һәр көнне сүз шул хакта гына барыр... Үгет-нәсихәт, ялва- = ру, куркыту, күз яше... Бигрәк тә әтием белән сөйләшү мине куркыта — £ күп тә сөйләмәс ул, әмма хөкем карарыдай рәхимсез булыр аныкы... Иа ходам, көч бир, ярдәмеңнән ташлама! Әллә ничек бик кинәт төште g әле бу минем башыма, бөтенләй менә зиһеннәрем таралып китте. Хәл- 5 буки, мин... мин мондый хәлнең буласын күптән сизәргә, сизү генә түгел, көтәргә тиеш идем ләбаса!.. (Хәтта Салих та, көлеп кенә булса да, £ үзеңне берәрсенә биреп куймасыннар дип әйтте ич!) Билгеле, Касыйм абый килүдән үк башланган булырга тиеш бу эш, беренче хәбәрне дә, һичшиксез, ул китергәндер — әти-әнием белән озаклап сөйләшүләре® шул чакта ук миндә ниндидер шик-борчылу тудырган иде бит инде. Ә = безне утарга алып китүе? Миңа ял кирәк, имеш! Ярый, шулай да бул- = сын ди. Әмма ләкин төп максат мине Сембер егетенә күрсәтү булган “ түгелме соң? Сара апаның улын ияртеп, махсус шуның өчен генә килеп = китүе — бу бит инде сукыр кешенең дә күзен ачарга тиеш иде. Ә мин?.. х Бу хәтле дә беркатлы сабый булырга кирәк бит, җитмәсә, сизеп торган * өстенә!.. g
Салих, бәгырем, менә безнең дә сыналу сәгатьләребез килеп жит- п те. Бөтен өметем, ышанычым бары синдә генә!.. Син ни әйтерсең, ни кушарсың, нәрсә тәкъдим итәрсең — минем язмышым хәзер шуңа бәйләнгән... Үзең кушканча, мин сиңа бүген үк Сабираны жибәрәм — безгә ничек тә тизрәк очрашып сөйләшергә кирәк. Мин бик мохтаж синең сүзеңә, синең кулыңа, кадерлем!..
Ләкин... эчемнән ана әнә шулай мөрәжәгать итсәм дә, мин Сабираны бүген үк җибәрүдән тыелырга булдым. Чөнки әнием, һичшиксез, моны сизәчәк һәм Сабираны беркая да җибәрмәячәк. Безгә дә әзрәк хәйләкәр, акыллырак булырга кирәктер инде. Бер көн эчендә генә әллә ни булмас әле. Ә иртәгә Сабира кая да булса чыкмыйча калмас һәм шул чагында тиз генә барып та әйтер... Шулай уйлап куйдым мин. Үземчә саграк, хәвефсезрәк эшләргә тырыштым.
Ә кичен Сабира мине чәйгә чакыра менгәч, ана әйттем:
— Чәйгә төшмим. Әниемә әйт. туташның башы авырта диген. Мине борчымасыннар... Инде, Сабира җаным, сиңа сүзем бар, яхшылап тыңла. Иртәгә берәр йомыш белән шәһәргә чыккач та син иң элек Салих абыеңны барып тап. Аның торган җире зәңгәр мәчеттән ерак түгел, Шиһап Әхмеров йортында. Сорашсаң — күрсәтерләр. Өен тапкач, Салихны чакырып чыгарырсың да әйтерсең: туташның бүген үк сезне күрәсе килә, кичектерергә ярамый, очрашу урынын һәм вакытын үзегез әйтеп җибәрегез, диярсең. Аңладыңмы?
— Моны да аңламаска!
— Бер үк әнием сизә күрмәсен!.. Син минем хәлемне беләсеңме, Сабира?
Кинәт күземә яшьләрем килеп тыгылды — мин тизрәк йөземне капладым. Сабира, башымнан сыйпап, мине юатырга тырышты:
— Беләм. җаным, барысында беләм.*.. Тик син тыныч бул, кушканыңны шоп-шома эшләрмен, чуртым да сизмәс!..
Минем аңа бик тирән рәхмәтемне әйтәсем килде, тик яшьләрем генә ирек бирмәде Сабирадан соң минем яныма бүтән керүче булмады. Әниемдә кыз баланың тузгыган күңеле бераз басылсын, тынычлансын дигәндер инде. Иртәгә тагын кирәк кадәр әйтерләр, тагын тынычланырга вакыт бирерләр — менә шулай көн саен әйтә-әйтә, әкренләп мине күндермәкче дә була торганнардыр. Ах. авырдыр, бик авырдыр моның кебек басымга каршы торулары!..
Ниләр генә уйлап бетермәдем мин бу төнне!.. Бер генә минутка да күз алдымнан Салих китмәде, бер генә минутка да аның белән иртәгә очрашуым уемнан чыкмады... Саташып бетә яздым. Ләкин күпме генә уйлансам да, киләчәк минем өчен билгесез иде. Ни көтә мине, ни булып бетәр моның ахыры?.. Әле көн туасы бар, әле аның сүзен ишетәсем бар. йа хода, сабырлык бир миңа!..
Билгеле, мин Сембер егете турында да уйландым. Ачуым аңа юк кебек, әмма гаҗәпләнүем зур иде. Үзе бит ул миңа берни дә сиздермәде. Эшне шулай әниләр аша гына йөртергә теләде микәнни бу «бик тәрбияле», «бик акыллы», бик мактаулы егет?.. Гажәп, гаҗәп!.. Сез, нәрсә, мине кулдан гына ала торган бер курчак дип белдегезме әллә?.. Ялгышасыз ич, Газиз әфәнде, ялгышасыз!..
Кайчан, кай вакытта йоклап киткәнмендер — белмим, ләкин бер заман күземне ачып җибәрсәм, каршымда Сабира басып тора. Күзләре елтырый, авызы ерылган кызыйның! Иртәнге сәгатьтән үк яи булган аңа?
— Әллә бардың дамы?—дип сорадым мин, тиз генә урынымнан кузгалып.
Сабира «лып» итеп караватым читенә утырды да, иңбашымнан кочып, битемә иелде.
— Бардым шул. күбәләгем! — диде, кызу гына пышылдап. — Бардым, күрдем, сиңа тау чаклы сәлам китердем.
— Кай арада өлгердең?
— Өлгердем инде... Торгач та апа мине базарга күмер алырга жи- бәрде. Шул форсаттан файдаланып, тиз генә барып таптым бит үзен, Салих абыеңны, җаным!
— Я сон. я?.. Нәрсә диде ул сиңа?
— Бик куанды... Бик төпченеп сораша башлаган иде дә, мин әйттем: вакытым юк, бик ашыгам, туташка нәрсә дип әйтим, дидем.
— Ә син ни өчен килүеңне әйттеңме соң?
— Әйтмичә!..
— Я, шуннан?..
— Салих абый әз генә уйланып торды да, туташка әйтегез, бүген сәгать дүрткә Бакыр бабай бакчасына1 килсен, мин аны шунда көтәрмен, диде. Бер үк килмичә калмасын дип кабатлады да әле.
— Рәхмәт. Сабира җаным, мең мәртәбә рәхмәт сиңа! — дидем мин, сөенечемнән еларга җитешеп.—Мәңге онытмам синең бу яхшылыгыңны!
— Я. тагын... яхшылык!.. Минем үземә дә кызык ич гашыйкларга ярдәм итү.
— Кызык дисең?
— Уйнап кына әйтәм, туташ!—диде Сабира, мине юатырга ашыгып — Сезгә ходай үзе ярдәм итсен инде. Тик апа гына сизә күрмәсен. Мин чыгыйм әле. аның бүген болай да сөремнәре коелып тора..
Ялгыз гына калгач та әле мин юка одеал астыннан чыкмыйча бераз уйланып яттым. Уйларым минем хәзер бик гади генә нәрсәләр тирәсендә иде: әйтик, нигә ул миңа Бакыр бабай бакчасына килергә кушты икән? Бездән шактый еракта ич ул бакча. Күрәсең, аулаграк, ты-
1 Державин һәйкәле торган бакчаны татарлар шулай атап йөрткәннәр Хәзер бу урында опера театры — Ә Е. г к к J
нычрак урын булсын дигәндер инде. Дөрес, шәһәрнең бай руслар торган матур бер җирендәге ул кечкенә бакчага жомга көннәрендә безнең бу түбән яктан татар хатын-кызлары да менеп йөрергә яраталар. Ләкин бүген җомга түгел, бүген атна кич шикелле. Әйе, атна кич — анысы яхшы икән әле. Димәк, төркем-төркем йөрүчебезнең тирә кызлары анда булмаячак Ә менә вакытны Салих белеп диярлек билгеләгән. Төшке ф аштан соң әтием гадәтенчә бераз ял итеп алырга ярата, әнием дә шу- и лай ук, кухня эшләреннән туеп, берәр сәгатькә үз бүлмәләренә кереп s ята. Минем дә бу— чыгып йөргәли торган вакытым. Тик шул вакытны Ь бүген көтеп алырга гына кирәк. <
Хәзер мине иң борчыганы һәм куркытканы — әниемнең янадан _ сүз башлау ихтималы иде. Әгәр башлый калса, бу минем хәлне шактый < читенләштерәчәк. Мин, билгеле, каршы торачакмын, сүз үзеннән-үзе * зурга китәчәк, һәм икебезнең дә кәеф һичшиксез бозылачак. Әниемнең г әле минем чыгып китүемә дә каршы төшүе бик мөмкин иде. g
Менә шул сүз чыкмасын өчен ниндидер бер хәйләсен табарга ки- = рәк. Иң яхшысы — берәр эш табу, эш белән мәшгуль булу, ул чагында ч әнием дә чарасыздан тыелып торырга мәжбүр булачак. u
Шуларны уйлап, мин тиз генә урынымнан тордым да. сатин хала- < тымны гына киеп, түбән төштем. Әнием мине күргәч тә йомшак кына _ сорады: *
— Я, кызым, кәефең ничек, башың авыртмыймы инде? z
Моңа да җавапны уйлабрак бирергә кирәк иде. һәрхәлдә, авыруга ы сабышырга ярамый. ж
— Кәефем зарарсыз кебек, әни, — дидем, әз генә боеклык саклап.— < Башым авыртыбрак тора торуын, ләкин үтсә кирәк. сй
— Үтсен инде, үтсен, авырый торган чак түгел, — диде әнием - Мин. сабын, сөлге алып, бакчага юынырга чыктым. Бакча эчендә £ беседкабыз да бар. Матур-җылы көннәрдә шунда ашап-эчәбез дә. Бүген дә чәйне шунда гына эчкәннәр икән — өстәлендә самавар да, җыелмаган чынаяклар да тора.
Ишегалдына чыккан Сабираны яныма дәшеп, шыпырт кына әйттем үзенә:
— Син эш тап әле, эш!..
— Нинди эш?
— Ниндие дә ярый, миңа эш кирәк бүген.
Сабира, зирәк кыз, шунда ук «эшне» аңлап алды.
— Кергә тотынабыз!
Тагын кер!.. Хәер, ярый инде, хатын-кыз өчен иң әйбәт сылтау бу — кергә тотыну.
— Тик кереңне бик күп чыгарма, — дидем мин ана.
Сабира шунда ук чарасына да кереште: ишегалдында торган бакка су салып, астына ягып җибәрде, аннары өйгә кереп, әнием алдында: «Кичәдән бирле шушы нәрсәләргә кулым кычый, юып ташлыйм әле үзләрен булмаса!» — дип сөйләнә-сөйләнә, керләнгән сөлгеләрне, салфеткаларны. савыт-саба сөрткеч тастымалларны бер өемгә җыя да башлады. Әнием «каян исеңә төште әле?» дип әйтергә өлгергәнче, мин дә тизрәк үз сүземне кыстырдым:
— Менә бик әйбәт, минем дә юып аласы вак-төяк нәрсәләрем бар иде.
Шулай итеп, без, әниемнең ризалыгын да көтмичә, керләребезне тышка чыгарып, рәшәткә буена тагаракларны куеп, эшкә дә тотындык. Керебез күп түгел иде, ләкин соң гына башлагач, ашыкмыйча гына югач, эшебез бер-ике сәгатькә сузылды. Аннары әле юган нәрсәләребезне, иске кәрзингә салып. Кабанга төшеп чайкап та мендек Бакчада сузган бауга киптерергә элеп тә куйдык. Шул рәвешчә төшне дә җиткер-
дек, ул арада әниемнең ашы да өлгерде. Без, «эшләп арган» ике кыз, ашны кухняда гына ашадык.
Табак-савытларны җыештыргач, мин үз бүлмәмә менеп киттем. Ә бераздан өй эче дә тынды — безнекеләр ял итәргә ятканнардыр. Сәгать өченче ярты... Вакыт та күп калмаган икән... Ниндидер бер киеренкелек мине били башлады. Йөрәгем дә сулгып-сулгып куйгалый... Тынычлыгым шулай кача, күрәсең... Башта, үтмәсме бу дип, күпмедер вакыт тик кенә утырдым, аннары торып ашыкмыйча гына җыена башладым. Иң элек кулларымны одеколон белән әйбәтләп сөрттем. Аннары өстемә көмеш төслерәк ефәк күлмәгемне, кыска кара жакетымны, аягыма биек үкчәле ак туфлиларымны кидем... Башыма нәрсә кияргә?.. Шушы киң читле эшләпәмне кисәм? — юк, килешмәс ул бүген... йөземне дә, кирәксә, капларлык булсын дип, юка гына кара челтәр шарфымны ябындым. Булды, бетте шикелле. Чыгар алдыннан көзге каршына бастым. Мин җитеп килгән (әллә җиткән?) сылу гына кыз икәнмен ләбаса! Мина үз язмышымны хәл итәргә вакыттыр инде. Аллага тапшырдым!
Түбән төшүемә әнием очрады. (Кай арада торып та чыккан!)
— Кая болай киенеп-ясанып?—дип сорады ул миннән.
— йөреп кайтам әле, — дидем мин тукталып тормыйча гына. Шулай да аның мина шактый сынап каравын күреп өлгердем... «Озак йөрмә!»— дип калды ул артымнан. (Әниләр сүзе һәрвакытта безне бәйли — гүя, гомер буена бәйләүдә без...)
Печән базары чатына барып җиткәч, мин трамвай көтәргә булдым. Ара да шактый ерак, вакыт та аз калган иде... Ә ул андадыр инде, көтә торгандыр.
Бу юлы артык зарыктырмыйча гына иске трамвай да таралып китәр шикелле шалтырап килеп җитте. Мин кереп ачык тәрәзә янына утырдым. Урамны, кешеләрне гамьсез генә күзәтеп барам. Әллә нинди сәер бер бушлыкмы, тынычлыкмы үземдә. Хәтта кая баруым, ни өчен баруым турында да уйлап азапланмыйм. Гүя, барсын да язмышка тапшырганмын.
Грузинский чатына җиткәч, трамвайдан төшеп, урам аша чыктым да, борынгы юнанIII шагыйрьләренә охшатып эшләнгән Державин һәйкәле яныннан узып, бакчага кердем. Бакча юлларында һичкем күренми иде. Тик карт имән төбендәге эскәмиядә бер хәрби кешенең тезләренә таянып утырып торуы күземә чалынды, ләкин мин, аңа карамаска тырышып. үтеп китмәнче булдым. Аз гына китә төшкәч тә артымнан берәүнең:
— Ах, туташ, туташ, танымый да башлагансыз!—дигән тавышы ишетелде. Сискәнеп артыма борылсам, каршымда Салих басып тора!.. Озын кунычлы итекләрдән, гимнастеркадан, фуражкадан! Салих хәрби киемдә!.. Кинәт эчемдә нидер өзелгәндәй булды... Ә ул көлә.
— Танырсыңмы икән дип юри урынымнан тормадым.
— Каян таныйм инде!.. Хәрби киемнән күрермен дип башыма да китермәдем мин.
— Әллә хәрби кием миңа килешмиме? — диде, көлүеннән туктап.
Мин аның өс-башына игътибар беләнрәк карадым. Килешми дип әйтерлек түгел, киресенчә, бөтенесе дә өстендә бик ыспай утыра. Асыл сөяккә килешмиме соң?.. Ләкин минем аңа «килешә» дип әйтәсем килмәде. «Белмим» дип кенә куйдым. Башымда бөтенләй икенче уйлар иде.
Канчан алдылар соң әле сине? —дидем мин, аптыравымны яшерә алмыйча.
— Мин инде, бәгырь, алганнарын көтмәдем, үзем барып язылдым.— диде ул гаепле сыманрак итеп.
Үзең? Гаҗәп!.. Син музыкант ич, сугышка синең ни кирәгең бар?
III Грек.
— Ах, Гөләндәм, сугыш музыкасыз буламыни?—диде ул, гүя чын күңелдән.
_ Мин ни әйтергә дә белмәдем. Әллә тагын көлә инде, ходаем! Ләкин Салих, минем ничектер боегып, нәүмизләнеп калуымны күреп, ике кулымнан тотты да йомшак кына: «Әйдә, утырыйк!»—диде. Без шул ук кар-n имән төбенә утырдык. Аннары, мине юатырга теләп, ахрысы, җит- ди-сабыр гына: ♦
— Син борчылма, кадерлем!—диде. — Шулай кирәк булды. Бер “ мин генә түгел. Әнә артистларның күбесе фронтларда уйнап йөриләр. ? Күп кенә әдипләр, шагыйрьләр дә кызыл гаскәр сафында хезмәт итә. = Азатлык бик кадерле нәрсә, аны һәркем якларга тиеш. Бу намус эше, g аңлыйсыңмы, бәгырем! 3
— Аңлыйм, — дидем мин әкрен генә. £
— Син — акыллы!—дип куйды ул сөенгәндәй.— Тик син хафалан- н ма. Бу озакка бармаячак. Күп булса бер ел, ике ел үтәр, контрреволю- s ция һичшиксез җиңелер, сугышлар бетәр, без яңадан бергә булырбыз — 5 сабыр гына итик! S
Хафаланма! Сабыр гына итик!.. Ә менә хәзер, шушы минутта, ми- § нем бөтен өметләрем җимерелеп бара — ул шуны белми әле. Мин тә- u мам гаҗизлеккә төшеп, ни уйларга, ни әйтергә дә белмичә, башымны ♦ салындырып утырам... Китмә, ташлама димме?—әмма бу бит аның... х намус эше!.. Чигенәме соң ул?!. Шулай ук барысы да бетәмени, өзелә- * мени инде, өзеләмени?!. Йа раббым!
Аз гына көткәннән соң, ул минем кулымны яңадан ике учына алды, ш йөземә карап: х
— Син бүген бик күңелсез, әйтмәсәң дә аңлыйм инде, бәгырь, аң- < лыйм, минем үземә дә һич тә җиңел түгел, — диде.— Мин сине өзелеп о. көттем, Гөлгенәм! Күрми калам дип бик курыккан идем. Сүзләрем бар = сиңа, бик мөһим сүзләрем... Ләкин башта үзең сөйләле, синең тирәдә £ ниләр бар? Сабирадан сорасам да, ул әйтеп бетермәде, әмма аның мине эзләп килүе юкка гына түгелдер бит. Сөйлә, ни булды?..
Сөйләргә... Ләкин кирәкме соң инде ул хәзер? Нәрсәне генә үзгәртәчәк минем сөйләп маташуларым? Әмма ни өчен килдем сон мин аның янына?.. Зарыгып көтеп, ашкынып, өметләнеп, хыялланып... һич югы, белеп калсын!
Шактый дәшә алмый торып, үземне көчләп диярлек әйттем ахырда:
— Мине... бирмәкче булалар...
Салих чак кына тайпылып куйды:
— Бирмәкче?!. Аңлап бетермәдем, бәгырь!..
— Соң инде... кияүгә дим.
— Ах, шулаймыни! Сине кияүгә бирмәкче булалар? Ниһаять, аңладым! — диде ул, көләргә итеп. — Кара син аны!.. Хәер, мин сиңа әйткән идем түгелме?.. Менә күрдеңме! Синдәй кызны озак тоталармы соң! — Аннары ул җитдиләнеп сорады: — Хуш, кайчанрак бирмәкче булалар инде?
— Анысын белмим әле.
— Кемгә, нинди кешегә?
— Бер... Сембер егетенә.
— Син аны күрдеңме?
Мин икеләнебрәк тордым да әйттем:
— Ийе, күрдем.
— Кайчан, кайда?
— Әнисе белән утарга килгәннәр иде.
— Алай икән, — диде ул шактый караңгыланып. — Шунда булдымыни инде танышу-сөйләшүләр?..
— Сөйләшү булмады, мин бер нәрсә дә белмәдем.
— Кичер, бәгырь!.. Шулай да кайчан белдең соң син?
5. «к у» м ю.
65
— Әнием мина моны кичә генә әйтте.
— Кичә генә?!. Нәрсә диде инде әниең?
— Сине... әнә шул егеткә сорыйлар, диде.
— Әлбәттә, чыгарга кирәк, дигәндер инде.
— Ийе. әтием дә, әнием дә бик телиләр.
— һәм егет тә шәптер инде,—диде ул ашыгып.—Баймы, укыганмы? .
Мин аның теләмичә ирексездән генә соравын сиздем, шулап да турысын гына әйтергә булдым:
— Байлыгын белмим Үзе ул коммерческий училище бетергән, хәзер ниндидер банкта хезмәт итә икән.
— Җитте, барысы да ачык!.. Зур хәбәр китердең син миңа, бәгырь, көтелмәгән зур хәбәр!..
Шуннан соң ул нык кына уйга калды, күксел-зәнгәр күзләре дә ка-раңгылана төшкәндәй булды. Мин дә, аңа комачауларга теләмичә, тик кенә көтеп утырдым. Күпмедер вакыт шулай уйга калып торганнан соң ул, ниһаять, миннән әкрен-йомшак кына итеп сорады:
' — Я, Гөләндәм, инде син үзең... үзең соң нәрсә уйлыйсың?
Нәрсә уйлыйм мин? — бу да бит аңа ачык булырга тиеш. Әллә үз авызымнан ишетәсе киләме? Ләкин мин ана бик гади генә итеп әйттем:
— Мин менә сина килдем.
Ул иелеп минем кулымны үпте, бу аның бик риза булу, бик якын итү билгесе иде.
— Бик дөрес иткәнсең, кадерлем, бик вакытлы килгәнсең,—диде ул дулкынланып. — Теге бакча түрендә сөйләшкәнне онытмагансың икән, рәхмәт сиңа, рәхмәт!.. Без, әлбәттә, бергә булырга тиешбез. Вәгъдә — иман!..
«Ничек итеп соң, ходаем?» дип уйлап куйдым мин. Ә ул сөйли бирде:
— Тик син мине гафу итә күр! Мин үз исәбемдә шактый ялгышканмын икән. Теге чакта көлеп кенә, сине биреп куймасыннар, дип әйтсәм дә. мин моңа күңелемнән һич тә ышанмаган идем. Каты көрәш бара. сугыш бетмәгән, кешеләрдә хәзер өйләнешү кайгысымыни дип унлаган булдым. Шуңа күрә безгә дә азрак сабыр итәргә мөмкиндер дип үземчә исәпләгән идем. Ләкин кешеләр безнең язмышларны башкачарак хәл итмәкче булганнар икән. Әмма без аны үзебезчә хәл итәргә тиешбез!
Ул бер генә секундка тукталып, нидер уйланып, миңа беравык бик төбәлеп карап торды, һәм яңадан кызу гына башлап китте:
— Гөләндәм, кадерлем, әгәр мин бүген үк сезгә барып, әти-әнпсң белән үзем сөйләшсәм, яки апа белән җизнине икесен яучы итеп җибәрсәм?. Җизни минем бик мөхтәрәм кеше... Бәлки акларлар, бәлки риза булырлар?... Ниһаять, син үз сүзеңне ачыктан-ачык әйтерсең. Ахыр чиктә синең сүзең бөтенесен дә хәл итәргә тиеш бит. Шулай түгелме? Я, ни уйлыйсың?
Салихның болай әйтүе ничаклы гына урынлы булмасын, ләкин ул бернинди дә нәтиҗә бирмәячәк иде. Мин шулай дидем дә:
— Юк. Салих, безнекеләр риза булмаячаклар. Мин дә, ни генә әйтсәм дә, күндерә алуыма ышанмыйм. Аннары... син әнә солдат бит әле...
— Ә син бераз гына солдатка булып торырсың,— диде ул көлеп, ләкин, шунда ук урынсыз шаяртуын сизеп, кичерү сорагандай өстәде:— Син ачуланма, мин болай сүз туры килгәнгә генә... Инде... чынлап уйлаганда аның ни әһәмияте бар соң, бәгырь, мин синең өчен шул ук Салих ич!..
— Син өйләнерсең дә китәрсең, ә мин... мин нишләрем, кем булып калырмын?!.
Әйтүем дә булды — кинәт кенә йөземне каплап елап та җибәрдем.
Күңелемнең ташып китәргә торганын күптән сизә идем инде — ахырда менә тыела алмадым. Салих та бер мәлгә аптырабрак калды. Шулай да ул тиз генә мине иңбашымнан кочып алды да юата башлады:
— Тынычлан, сөеклем, тынычлан!.. Кирәкми, түкмә күз яшьләреңне!.. Җайланыр, барысы да җайланыр, кошчыгым!.. Тик бетермә син болай үзеңне, бетермә!.. **
Мин әкренләп булса да тынычландым, читкә борылып кына яшь- ы ләремне дә сөрттем. Әзрәк кенә бушанып, җиңеләеп тә калган шикелле g булдым. Тик менә Салихның кочагына кергәндәй утыру кыен иде = миңа —кеше йөреп торган бакча ич бу... Ләкин Салих, үзе шуны сизеп, ■> кулын минем җилкәмнән алды. 3
Шуннан соң ул, терсәкләренә таянып, озак кына уйланып утырды. < Аннары катгый бер карарга килгәндәй әйтеп куйды: £
— Иң яхшысы китү — китәргә кирәк!.. Ишетәсеңме, бәгырь? g Бер дә көтелмәгән сүз иде бу минем өчен. §
— Кая... китәргә? — дидем мин, шактый аптырап.
— Оренбурга, менә минем белән бергә.. Башка чарабыз юк безнең. §
— Нигә... Оренбурга!
— Безне шунда җибәрәләр. — Ул, тураеп, миңа таба борылды ♦ йөзе, күзләре аның бик җитдиләнеп киткән иде. — Минем көт, кайтыр- - мын дип вәгъдә биреп кенә һәм синнән вәгъдә альт кына китәсем кил- « ми... Әкренләп бөгәрләр сине, сындырырлар... Юк, калдырырга теләмим z мин сине үземнән, бергә китәбез!.. ш
— Мөмкинме соң ул? =
— Әлбәттә!.. Татар бригадасының комиссарлары мине бик яхшы < беләләр, әгәр сөйләп аңлатсам, алар һич каршы килмәячәкләр. Бер £ татар кызын хорафат коллыгыннан коткару дип караячаклар алар бу = эшкә... Я, ни дисең, кадерлем?.. г
Болар барысы да шул кадәр сәер, яңа, һич көтелмәгәнчә иде ки, мин, билгеле, бер мәлгә тәмам югалып, аптырап калдым. Ни диеп әйтергә? Кинәт кенә, уйламыйча гына? Язмышым турында сүз бара ич! Каядыр китәргә, ияреп китәргә... җыен гаскәриләр арасында... Ә ахыры ни булып бетәр моның, ахыры?.. Юк, уйлыйм әле мин, уйлыйм!.. Мин кыз кеше—Салих моны бик нык исендә тотарга тиеш.
Мин тагын сорадым:
— Кем булып барам инде мин... синең белән?
— Бөтенесе синең теләктән тора, Гөләндәм!—диде ул, минем сорауны көткәндәй, тиз генә. — Теләсәң, без монда, Казанда ук никах укытып өйләнешеп китәбез. Сабыр итик дисәң, мин анысына да риза Ләкин син барыбер минем юлдашым, дустым, вәгъдәләшкән кызым булып барасың. Син минем янымда, минем канатым астында, җаның тыныч булсын!
— Ә баргач?
— Баргач инде, бәгырь, Оренбур каласында хәрби дус-ишләр белән кечкенә генә туй ясап, бергә матур гына тора башларбыз. Без бәхетле булырбыз, Гөлгенәм!..
— Хыял гына түгелме бу, җаным?.. Син кем икәнеңне онытма!
— Сине һаман әле минем «солдат» булуым куркыта, шулаймы? — диде ул көлемсерәп. — Ләкин мин гади солдат кына түгел бит, музыкант солдат!.. Оркестрда уйнаучы, трубач!
— Син көләсең!..
— Көлмим, бәгырь, дөресен әйтәм. Минем әчеп шартлар беркадәр җиңелрәк булыр дип әйтәсем килә. Билгеле, хәрби тормышның җайсыз, кыен, авыр яклары да булачак, ләкин аларына гына түзәрбез инде, а кыллы м!..
— Сип ир кеше, сиңа әйтүе ансат!
Салих авыр гына сулап куйды. Күрәсең, минем һаман «кирегә
тырнавым» аңа ошамый башлады. Бераз вакыт дәшми утырганнан соң, ул миңа сабыр гына болай диде:
_ Беләсеңме, Гөләндәм, мин бит сине үземә хатын итеп, ияртеп йөрер өчен генә чакырмыйм. Менә бу солдат гимнастеркасын, күн итекләрне салып ташлаганчы мин сиңа өйләнмичә дә тора алам. Мәхәббәт ул көтә дә белә... Әмма хәзер сүз бит синең язмышың, синең киләчәгең турында бара — шулай түгелме? Алайса, без максатларны да зуррактан куйыйк. Синең музыкага талантың бар — менә шул талантың сүнеп, югалып калмаска тиеш... Бу бик мөһим, кадерлем, аңлыйсыңмы, бик мөһим!.. Безнең комиссарларның әйтүенә караганда. Оренбургта татар- башкорт яшьләре өчен шәрык музыка мәктәбе ачылырга тиеш икән. Әгәр ачылса, мине ул мәктәпкә һичшиксез тартачаклар. Мин инде күңелемнән сине кайтып яки чакырып алу турында да уйлап куйган идем. Кыскасы, бәгырем, безне бер мәхәббәт кенә түгел, уртак теләкләр дә бәйләргә тиеш... Син килешәсеңме моның белән?
— Килешәм,—дидем мин нәрсәдер уйланып.
— Шулай булгач, эш нидә?.. Әллә минем яратуыма ышанмыйсыңмы? Әллә үзеңнең мәхәббәтең сүрелдеме?..
— Юк, Салих, юк, — дидем мин, айнып киткәндәй ашыгып. — Ышанып килдем мин сиңа, мәхәббәтем тартып китерде мине!..
— Алайса, менә сиңа минем саф йөрәгем, сузган кулым, Гөләндәм, әйт син дә соңгы сүзеңне!
Ах, авыр иде минем хәлем, авыр иде, белсәгез!.. Күңелем белән гүя барысына да риза, барысына да әзер мин. Әмма ләкин... нидер мине куркыта, тота, ычкындырмый... Ярдәм кирәк миңа, аның үзеннән ярдәм кирәк — шунсыз булмый.
— Әйт, җаным,—дидем мин, хәтта ялварып, — мин ни эшләргә тиеш соң?..
Салих бераз гына көттереп җавап бирде:
— Безнең бер генә юлыбыз бар: өйдән чыгып китү...
Ул нигәдер тукталды, мин тын да алмыйча торам, аннары тагын кабатлады:
— Аңлыйсыңмы, әти-әниеңә белдермичә генә сиңа өегездән чыгып китәргә кирәк.
— Качып?.. Йа хода!
— Безнең башка чарабыз юк, — диде Салих кызу гына.—Мәхәббәтебез хакына син моны эшләргә тиешсең!.. Берәү дә — алла да, бәндә дә — моның өчен сине гаепләмәс. Тормышта андый хәлләр булып тора!..
Әйе, булып тора!.. Качып киткән, диләр, ябышып чыккан, диләр... Миңа да шул гына язган микәнни?!. Бер мәлгә күз алдыма әнием килде, әтием килде... Минем качып киткәнне белгәч, акылларымнан шашмаслар микән?.. Бәддога укымаслар микән?.. Әмма, алла шаһит, минем бүтән чарам юк. Мин Салихны яраттым, Салихны гына ярата алам, шуңа күрә бүтән чарам юк. Мин әтием белән әниемне дә бик яратам, әмма... нишлим соң башка чарасы булмагач!!.
Салих, минем хәлемне ачык сизеп, дәшми-нитми тын гына янымда утыра. Мин беләм: ул көтә, минем соңгы сүземне көтә. Ләкин ашыктырырга, ирексезләргә теләми. Соңгы сүз — соңгы сызык, мин аңа язмышымны тапшырам —ул моны аңламыймыни?.. Аның үзенә дә җиңел түгелдер, бер дә җиңел түгелдер — бик зур мәсьүлият ала ич ул өстенә!..
Ахырда мин сорадым аңардан:
— Кайчан соң?..
Безнең вакытыбыз бик аз, Гөләндәм,—диде Салих. — Якшәмбе көнне безне озаталар, ә бүген атна кич... Димәк, калган шушы ике көн эчендә... Иң яхшысы — иртәгә.
Иртәгә?!—дидем мин, ирексездән хәтта сискәнеп.
Кичектерергә ярамый, бәгырь!.. Кичектерү — хәтәр, тимерне кы
зуында сугарга кирәк... Аннары Казанда, һич югы, бер генә көн без бергә булырга тиешбез. Минем сине апам белән җизнигә күрсәтеп каласым килә.
Иртәгә, иртәгә... Соңгы сызыкның өстендә үк басып торам икән ләбаса мин! Тәңрем, көч бир миңа!..
— Син курыкма, кадерлем, кыю бул! — диде Салих ничектер йом- ♦ шак-тыныч кына. — Без саф, без гөнаһсыз кешеләр. Без никахсыз ку- ы шылмабыз. Әти-әниең дә ахыр чиктә безне кичерерләр. Ул хәтле иске, кара кешеләр түгел ич алар... Аңларга тиешләр... Я. шулай сөйләш- = текме? 5
— Яхшы!—дидем мин, әллә ничек үземдә анламас бер җиңеллек *
белән. §
— Көндезме, кичме?—дип сорады ул да бик гади генә итеп. >
—• Көндез мөмкин булмас, җаным . Иң яхшысы — кич. Әти-әниләр ?
яткач... Минем бит әле төенчегем дә булыр... (Гаҗәп, гаҗәп — без әнә g шулай бик гади-җиңел генә сөйләшә башладык.)
— Күп әйбер алма. £
— Бер төенчек инде. u
— Алайса, болай сөйләштек, мин сине кичке тугыздан көтә башлар- ф мын, беләсеңме кайда?
— Тугыздан ук иртә булмасмы? 2
— Зарар юк. Мин килеп, унга, уникегә, кирәксә таңга чаклы да = көтәрмен. Сезнең тыкрыктан ерак түгел, Кабан буенда йөреп торырмын. “
— Караңгыда танырсыңмы сон?
— һе, танымаска!.. Җилеңнән таныйм мин сине, бәгырем! <
— Ә очрашкач кая барырбыз? х
— Минем апаларга... Әлбәттә, алар синең киләсеңне алдан белеп я торачаклар...
— Миңа бик оят булыр инде.
— Борчылма, бәгырем! Минем апа да, җизни дә бик белә, аңлый торган кешеләр. Кызлары шикелле каршы алырлар сине... Үзеңә генә аерым урын әзерләрләр... Менә шулай... Сөйләшеп бетердекме инде?
— Бетердек шикелле...
— Тагын сорыйсы нәрсәң юкмы?
— Юк кебек...
— Менә... алдым-бирдем дә ясадык!—диде ул, кинәт балаларча сөенеп. — Изге сәгатьтә, бәгырем!
— Изге сәгатьтә, җаным!..
Әйе, барысы да хәл ителде. Нинди газаплардан соң һәм нинди . ансат кына!.. Ә бакча эченә кичке караңгылык әкрен генә иңә башлаган икән инде. Мин ашыгып урынымнан тордым.
— Ходаем, бик озак утырганбыз!.. Мин кайтыйм инде.
Салих та урыныннан торды. Бәхете ташыган кешенекедәй яктырып киткән йөзе, дымлана төшкән күксел-зәңгәр күзләре белән ул миңа сөеп, сөенеп, сүзсез генә төбәлде, сүзсез генә кулымнан тотып, агач ышыгына табарак тартып китерде һәм аз гына калтырануын сиздергән тавыш белән:
— Гөләндәм!.. Гөлгенәм!—диде. — Син — минеке! Ярабби!.. Төш кенә түгелдер ич бу?
— Булмаска тиеш, — дидем мин, инде үзем аңа сыена төшеп.
Шуннан ул мине ике иңбашымнан кысып алды да кызу-кайнар гына сөйләп китте:
— Гөләндәм, кадерлем, бу безнең озын сәфәрнең башы гына. Башы аның бәлки җиңел булмас, әмма ул безне зур бәхеткә илтергә тиеш... Сиңа сер итеп кенә әйтәсем килә: мин гади бер музыкант кына булып калмаячакмын, мин музыканы, алла бирсә, үзем язачакмын!.. Ышанасыңмы? Хәзер үк инде мин күкәй салырга урын эзләгән тавык шикелле
кыткылдап кына йөрим, —һәм ул ничектер бик бәхетле итеп, рәхәтләнеп көлеп тә жпбэрде. Мин дә көлмичә кала алмадым. Шушындый чакта да каян шук сүзен таба, ничек балаларча бик самими шатлана белә ул... минем Салихым!..1
' Көлеп туктагач, ул маңгаемнан йомшак кына итеп үпте.
— Хуш.’бәгырем! Хуш, акыллым!.. Рәхмәт фәрештәләре сакласын үзеңне!..
Ул мине бакча капкасыннан чыкканчы озатып килде юнан шагыйрьләрен хәтерләткән мәһабәт һәйкәл янында ( Мин яңадан трамвайга утырып, түбән төшеп киттем.
Әнием мине сынаулы караш һәм җитди чырай белән каршы алды. Борчылуы йөзенә үк чыккан иде. Шулай да ул миңа каты бәрелмәде.
— Озак йөрдең, кызым, әтиеңнән яхшы түгел,—дип кенә куйды.
— Озаграк йөргәнмен икән шул, — дидем мин, акланып тормыйча гына. Миңа үземне ничек тә табигый тотарга кирәк—мин моны юл буенча да уйлап кайттым. Бер төрле дә шик-мазар уятмаска тиеш бит мин... Әлбәттә, бу җиңел булмаячак. Бигрәк тә җитди сүз чыга калса (ә ул чыкмыйча калмаячак), минем хәлем бик мөшкел булачак. Каракның бүреге яна дигәндәй, һич юктан да үземне фаш итеп куюым бар. Менә ни өчен калган бер тәүлек — озын бер сыйрат күпере булып тоела миңа!..
Бераздан мине кичке чәйгә чакырдылар. Кичә дә төшмәгәч, бүген инде төшмичә калу ярамаячак, билгеле. Ә шулай да әтием каршына төшеп утыру ихтыярсыздан каушата мине... Сүз башламас микән ул?.. Хәер, бездә моңарчы, гадәтме, шәригатьме кушуы буенча, ашаган- эчкән чакта озын сүзләр булмый торган иде. Ашыкмыйча әйбәтләп, яхшы чәйнәп ашарга өйрәнгәннәр.
Тәвәккәлләп төштем, утырдым. Әнием чәй ясап бирде. Әтием кулында гәзитә — миңа ул шуның өстеннән бер карап кына алды. Гүя болай да бөтенесен күреп-белеп торган төсле итеп кенә... Ләкин сүз башларга исәбе юк шикелле — карашыннан шулайрак сиздем.
Тик соңрак, гәзитәсен бер читкә кунгач, ул кызык кына шундый сүз әйтте:
— Боларның бөтен язганнары азатлык та хөррият, ходаның хикмәте! Әмма ләкин бу гүзәл нәрсәләр влас кулында лабаса! Бүген ул сиңа хөррият вәгъдә итә, ә иртәгә тартып ала да белә. Мисалларын күреп уздырдык. Әнә Микалай да теге елны азатлык бирәм дип мана- фис чыгарган иде дә, тәхетенә куркыныч туа башлагач, халыктан сайланган Думаны тотты да пыр туздырып куды. Тәхеттән берәүнең дә тәгәрәп төшәсе килми... Хикмәт ялтыравыклы вәгъдәләрдә түгел, ә гамәлдә — гамәл ни күрсәтер бит әле.
Кем өчен, ни өчен сөйләде ул моны —һич аңлый алмадым, һәрхәлдә, әнием өчен яки Сабира өчен түгелдер инде. Бәлки минем өчендер?.. Вәгъдәләргә ышанып бетәргә ярамый, диде ич!
Әмма сүзнең зурысы һәм мине нык борчыганы икенче көнне булды. Б\ минем соңгы көнем... Иртәдән бирле әллә нинди авыр бер киеренкелек, гүя тимер кыршау шикелле, җанымны гел әкрен генә кысып, буып тора. Бик авыр булыр төсле миңа бу көнне үткәреп җибәрү... Шуңа күрә бүлмәмнән дә күп чыгып йөрмәскә, әтием-әнием күзенә дә артык күренмәскә тырышам. Ләкин, әтием җомгага киткәч, әнием үзе минем бүлмәмә көтмәгәндә генә килеп керде. Мин комодтагы әйберләремне караштыра идем —тиз генә аны ябып куйдым. Ул моңа игътибар итмәде шикелле... Башта үзе утырды, аннары миңа утырырга кушты. «Төш-
МэгьДҮм булганча, Салих Сәйдәш үзенең «Озын сәфәр» дигән ип беренче көен 1920 елны Оренбургта яза.—Ә. Е.
? һәм әлеге басып калды.
мисең дә. авырмыйсыңдыр бит» дип хәлемне сорашты, шуннан соң гына әйтәсе сүзен башлады:
— Кызым, әтиең җомгага китәр алдыннан миңа синең белән тагын
бер мәртәбә сөйләшергә кушты. Син үз сүзеңне әйтергә ашыкма, башта яхшылап тыңла. Бүген әйтмәсәң, соңыннан әйтерсең — без бит сине ашыктырмыйбыз... Син бала түгел инде, аллага шөкер, бәлигъ кыз ♦ иргә чыгуның нәрсә икәнен үзең дә яхшы аңлыйсың... Оялып яки кире- и ләнеп торырга кирәкми, кызым, барыбер безне бер тыңламыйча хәлен g юк... Әмма син шуны белергә тиешсең, Гөләадәм: иргә чыгу кыз бала s өчен гаять җитди эш ул. Гомергә бер генә килә. Шуңа күрә һәр ягын < уйларга кирәк бу эшнең. Бер хата адым кыз баланы гомере буена ' бәхетсез итәргә мөмкин. <
Әнә шулай сөйләп китте әнием. Мин йөземне читкә борыбрак булса * да аны, үзе кушканча, сүзсез генә тыңлап утырдым. Хәер, каршы сүз s әйтергә урын да юк әле: иргә чыгу, әлбәттә, җитди эш, әлбәттә, ялгыш- g маска кирәк. =
— Иң мөһиме — кемгә чыгасың, — дип сүзен дәвам итте әнием,— § бөтен хикмәт шунда. Иргә чыгу — гаилә кору, ә гаилә нык булырга. - гомерлек булырга тиеш. Моның өчен чыгасы кешең иң элек гаиләсен ф асрый, тәэмин итә алырлык булырга тиештер инде. Аның укыган булуы s яки берәр кәсеп иясе булуы шарт — шунсыз ул хатынмы да карый, * балаларын да үстерә алмаячак, бигрәк тә хәзерге заманда.
Бу урында минем әниемне бүләсем килде. Тарсынып кына булса да: 2
— Асрар, карар әле, дип кенә иргә чыгып булмый бит инде,— _
дидем. — Ә ярату, ә мәхәббәт кайда? <
— Мәхәббәтне без дә инкарь итмибез,—диде әнием, миңа туры * гына карап. — Пәйгамбәребез Мөхәммәт галиәссәләм дә инкарь a итмәгән аны... Ләкин мәхәббәтне аера белергә кирәк, кызым. Кешенең < тышкы кыяфәтенә яки матур сүзләренә генә гашыйк булу — бу әле чын ° мәхәббәт түгел. Андый мәхәббәт иртәме-соңмы төтен шикелле тарала да бетә... Хатын-кыздагы мәхәббәт ул күп вакытта ир кешенең мәхәббәтенә җавап рәвешендә туа. Ирең сине яратса, син дә аны ярата башлыйсың, ирең сиңа тугрылыклы булса, син дә аңа тугрылыклы була-сың — шуңа күрә дә борынгылар мәхәббәт никахтан соң килә дип белмичә әйтмәгәннәр, һәм бер дә борчылма, кызым, бу чын, таза мәхәббәт булачак.
Әнием беразга гына туктап торды. Мин, башымны түбән иеп, аның хәзер генә әйткән сүзләре турында уйланам. Ул, әлбәттә, ике кешене исендә тотып сөйләде боларның барсын да. Сембер егете укыган кеше, «кәсебе» бар, гаиләсен карый алачак, мине яратачак һәм мин дә никахтан соң аны яратачакмын. Ә Салих, юк. ярый торган кеше түгел. Музыкант кына. Бу һөнәре белән ул гаилә асрый аламы соң — бигрәк тә безнең татарда... Аннары бездә гомумән музыкантларга, артистларга караш бик түбән. Артистка яки музыкантка кыз бирү ул дус-дошман алдында дәрәҗәңне генә төшерү дигән сүз... Кыскасы, Салих әфәнде гәрчә төскә бик чибәр булса да, безгә лаек кеше түгел. Аның ни даны да ни малы! Ә минем мәхәббәтем ул бары саташудан, балалыктан, тилелектән генә (дөрестән дә шулай шул—Салихны яратыр өчен мин никахны да көтеп тормадым), күп тә узмас, төтен шикелле таралыр да бетәр. Тик безне бер-беребездән аерырга гына кирәк.
Менә аларның (әтием белән әниемнең) карашлары. Ләкин Салих турындагы фикерләрен миңа бервакытта да ачыктан-ачык әйткәннәре юк. Хәтта менә хәзер дә әнием аның исемен телгә алмаска тырыша. Ә бит минем алар теләгенә ни өчен каршы булуымны ул белә, һәрхәлдә, сизеп тора. Гаҗәп бу, гаҗәп!..
Әнием тагын сүзен башлады:
— Сине сораган егетнең әнисен дә, әтисен дә мин бик яхшы беләм.
кызым. Әтисе дәүләт эшендәге кеше иде, моннан ике ел элек кенә сукыр эчәгесен кистергәндә вафат булып китте, мәрхүм... Әнисе дә кыз чагында гимназиядә укыды. Затлы, мөхтәрәм кешеләр. Сембердә үз йортлары. Таза, бөтен тормыш белән яшәделәр. Бердәнбер улларына бик яхшы тәрбия бирделәр, укыттылар, кеше иттеләр. Газиз әфәнде хәзер үз-үзенә хуҗа, мөстәкыйль бер кеше, әнисе белән генә тора... Соң үзең дә күрдең бит инде—коеп куйган чын зыялы!.. Андый егетне табулары бик читен бу заманда. Үз бәхетеңә үзең каршы килмә, кызым, каршы килмә!
— Мин бит шуңа ышана алмыйм, әнием!—дидем бөтенләй җавапсыз калмас өчен генә.
— Нәрсәгә?
— Газиз әфәнде белән бәхетле булуыма.
— Ашыкма, кызым!.. Иң элек уйла. Бәхетнең нәрсә икәнен уйла. Аннары безне дә онытма. Синең бәхетең ул безнең өчен дә бәхет. Әтиең дә шуны әйтергә кушты — Гөләндәм үзе турында гына уйламасын иде, диде. Син белергә тиешсең, без хәзер бик авыр вакыт кичерәбез, менә елдан артык инде әтиең кәсепсез йөри. Моңарчы иске запас белән яшәп килдек, әмма тора-бара нишләрбез? — бер ходаның үзенә генә мәгълүм!.. Шуңа күрә яшермичә әйтәм, кызым, Газиз әфәндегә чыксаң, безгә дә ул бер терәк булыр иде дигән өметебез бар. Олыгаеп барган көнебездә без сиңа сыенмыйча кемгә сыеныйк. Ир балабыз юк...
Кинәт әниемнең тавышы өзелде. Ул сыгылып төште, әкрен генә кал-тыранып елый да башлады. Мин тиз генә аны иңбашыннан кочып алдым.
— Әнием, бәгырем, куй, кирәкми!..
Минем үземнең дә елыйсым килеп китте, елый-елый аңардан кичерү сорыйсым, нәрсәләрдер вәгъдә итәсем килде. Ләкин... яшем дә чыкмады, сүзем дә — гүя корган, югалган инде алар миндә.
Әтием җомга намазыннан кайтып керде булса кирәк, түбәндә аның тамак кырган тавышы ишетелде. Әнием дә күзләрен сөртә-сөртә урыныннан торды.
— Әтиең кайтты, аш куярга кирәк, син дә озакламый төш, кызым! — диде ул миңа, чыгып китешли.
Әйткәнем дә бардыр, минем әнием нык хатын, сабыр хатын, күз яшен бик сирәк чыгара ул... Әмма бу юлы түзмәде, мескинәм!.. Юри генә сыгып чыгарган яшьләр түгел иде бу —ана йөрәгенең тирән ярасы ачылган кебек булды миңа. Бигрәк тә аның соңгы сүзләре мине тәмам аптыратты, авыр хафага салды. Күңелемә шунда ук төрле шнк-шөбһә, нәрсәдәндер курку-шомлану керде, тәҗрибәсез башыма берьюлы төрле уйлар, урман кырмыскалары шикелле, үрмәли башлады. Әмма ләкин мин уйламаска тиеш идем, уйламаска, уйламаска! Бөтенесе хәл ителгән, чигенү юк, икеләнү-уйлану берсе дә кирәкми... Минем үз язмышым бар, мин үз язмышымнан баш тарта алмыйм, ишетәсезме?!. Шаять, сез аңларсыз, сез кичерерсез мине, кадерле әтием, әнием!..
...Төшке аштан соң мин үз бүлмәмдә ашыкмыйча гына җыена башладым. Салих күп әйбер алмаска кушты. Әлбәттә, чегән шикелле зур төен күтәреп, чыгып китеп булмас. Ләкин кечкенәсен дә хәзердән үк төйнәп кую ярамас. Шуңа күрә мин аласы эчке һәм тышкы күлмәкләремне, сөлге, кулъяулык, башка шуның төсле вак-төяк әйберләремне комодтан чыгармыйча гына әзерләп куйдым. Башыма менә бу кара челтәр шәлемне ябынырмын инде, ә менә бу зур кашимир яулыкка әйберләремне төйнәрмен. Тагын нәрсә?.. Өстемә кара жакетымны, аякларыма шнурлы ботинкаларымны киярмен. Бик җиңелчә генә инде, ләкин нихәл итәсең? Кала, барысы да өелеп кала. Хәтта зат әйберләрем дә. Ходай җан биргәнгә юнь бирер әле... Юк, шулай да менә бу
зур энже муенсам белән чылбырлы алтын беләзегемне алырмын, ахрысы... дөнья хәлен белмәссең...
Ә ...йөрәгемне нидер сава, өзлексез авырттырып сава. Әйтерсең, аңа яман бер сызлавык сөлек булып ябышкан. Хәерлегә генә булса ярар иде!.. Уйламыйм дисәм дә ирексездән уйланам: әгәр әтием-әнием мине ныгытып кыссалар, мәҗбүр итәргә тырышсалар, миңа күп мәртәбә ♦ җиңелрәк булыр иде. Ә алар ышанып торалар, җавабымны көтәләр, ы тыныч кына йокларга ятарлар. Ә мин... йа хода!..
Әйе, әйтергә дә онытканмын, мин бит бүген өйдән чыгып китәсемне = Сабирага белдермәдем. Аны бу эшнең шаһиты итәсем килмәде. Минем < юкка чыгуымны белгәч тә иң элек аңа бәйләнәчәкләр, аңардан тапты- * рачаклар. Шуңа күрә ул бер нәрсә дә белмәскә тиеш. Аңа әле болай да < бик авыр булачак, бичаракаема!
...Син кичер мине, Сабира җаным, барысы өчен дә кичер! Синең ■$ күрсәткән яхшылыкларыңны онытмам, дустым, ишетәсеңме?
Тагын нәрсә калды?.. Тагын шул бар икән әле: караңгы төшкәч, § әтием урам капканы үзе зур йозак белән бикләп куя. Ачкычы исә кух- § няга кергәч тә уң як стенада, гел бер чөйдә генә эленеп тора — капканы u ачарга кирәк булса, һәр вакыт шуннан гына алабыз. Кухняга бер ♦ төшкәндә мин шул чөйгә күз салдым — ачкыч үз урынында иде. Ә бу - минем өчен бик мөһим, чөнки ишегалдыннан урамга чыгып китәр өчен * капканы минем үземә ачарга туры киләчәк. Безнең өебез ихата эчен- “ дәрәк тора, шуңа күрә капкадан башка бүтән чыгу юлы да юк. й
Ә вакыт үтә, никадәр генә әкрен үтмәсен, әмма барыбер үтә. Менә _ кич тә булды, менә караңгы да төште. Элек-электән килгән тәртип < буенча кичке чәй дә эчелде, һәркөндәгечә, әтием, газитәләрен алып, * үзенең йомшак креслосына утырды, әнием үзенең һич бетмәс сүтү-тегү = эшләренә тотынды. Сабира исә кухняда соңгы эшләрне бетереп мата- < ша. Ә мин үз бүлмәмдә кайчан болар ятарлар икән, кайчан өй эче л тынар икән дип төнге җәнлек шикелле көтеп утырам. Үзем тыныч, гаҗәп тыныч, һични уйламыйм, әгәр йөрәкнең әкрен генә савып торуын сизмәсәм, бөтенләй юнь кеше мин.
Сәгатькә карыйм, тугыз тулган икән инде. Салих күл буена килеп җиткәндер яки җитә торгандыр. Кирәксә, таңга чаклы көтәрмен, диде ул. Көттермәскә иде шул, көттермәскә иде... Әтием белән әнием бер ярты сәгатьтән уз бүлмәләренә күчәргә тиешләр. Димәк, озак көтәсе дә калмады.
Мин, торып, комодтан әзерләп куйган нәрсәләремне алып, кашимир яулыкка төйнәдем. Бераздан аягыма ботинкаларыммы кидем, тагын бераздан, жакетымны киеп, башыма кара челтәр шәлемне ябындым. Аннары, бүлмәдән баскычка чыга торган ишек янына килеп, өй эченә колак салып тора башладым. Шул чакта әнием берәр йомыш белән менә башласа дигән уй мине тәмам тетрәтеп җибәрде. Ләкин мин тиз тынычландым. Бу вакытта безнең өйдә йөрү юк, бу вакытта алар яткан булалар... Тагын күлмедер вакыт сабыр гына көтәм—өй эче тып- тын!.. Сәгать унберенчегә киткән... Аллага тапшырырга ярыйдыр инде.
...Төенемне алып, утны сүндереп, мин әкрен генә ишекне ачам, баскычтан бик әкрен генә төшәм. Ә шулай да тез буыннарым калтырый, тыным кысылып бара — гүя, менә хәзер кемдер мине артымнан кинәт кенә тотып алыр шикелле... Бик сак кына, бик әкрен генә кухняга да барып житәм. Кухня эче ул хәтле караңгы түгел, ике тәрәзәдән төшкән яктылык җитәрлек, әйберләрне шәйләп була. Бер дә ялгышмыйча ачкыч эленеп торган чөйгә барам. Менә ул чөй!.. Ләкин... бу ни эш, чөйдә ачкыч юк! Ни өчен юк!?. Әллә ялгыштыммы?.. Калтыранган кулларым белән стенаны капшыйм: шушы чөй инде, шушы чөй!.. Әмма юк бит, юк кына бит капка ачкычы!.. Мин өнсез калдым, багана шикелле катып калдым, егылып китмим дип, тизрәк стенага сөялдем. Үтә бер
кызулык белән үрсәләнеп, өзгәләнеп уйлыйм: нишләргә, нишләргә соң миңа, йа раббым?.. Безнең урам коймасы биек, менәрлек тә. төшәрлек тә түгел. Бер ягыбызда мәчет ихатасының калын таш коймасы, икенче ягыбызда Касыйм хәзрәт мәдрәсәсенең таш стенасы... Капкадан башка урамга бернинди юл юк бит, юк!..
Маңгаема, чәч төпләремә салкын тир бәреп чыкты. Әйтерсең минем шушында, төнге тынлыкта стенага сөялеп, гаҗизлеккә төшеп, өзгәләнеп торуымны әти-әниөм дә ишетеп-күреп яталар кебек тоелды миңа...
Тизрәк-тизрәк Сабираны уятасым, аңа ташланасым, аңардан ярдәм сорыйсым килде. Берни күрмичә стенадан кубып, алга омтылуым булды — аяк астындагы каһәр суккан урындыкка туры килеп, шул секундта ук зал ягыннан әниемнең тавышы да ишетелде:
— Кайсыгыз анда?... Гөләндәм, кызым, син йөрисеңме?..
. Шуннан соң инде мин нишләвемне, үз бүлмәмә ничек менеп, урын өстенә ничек егылуымны ачык кына хәтерләмим дә.
Әйтегезче, ни эшләдем мин, ни эшләдем?.. Ни булды соң миңа, .ходаем, ни булды?.. Нәрсә, нинди явыз шом мине шул хәтле өркетте, акылымны тартып алды, ихтыяр көчемне сындырып ташлады?.. Кем әйтә, кем аңлата ала моны миңа?.. Юк бит, юк — күрүче дә, белүче дә, аңлаучы да юк!
Әмма минем үземә моны аңлар өчен вакыт кирәк иде, шактый вакыт. Атналар узды, айлар узды, бары шуннан соң гына мин үземне һәм үз хәлемне бөтен рәхимсез дөреслеге белән аңлаган кебек булдым. Әйе, ул төнне әлеге каһәр суккан капка ачкычының урынында булмавы минем юлымны кисте. (Әтием аны ятар алдыннан гына алып куйган икән.) Әмма ләкин бердәнбер сәбәп бары шул тимер кисәгендә генә- мени соң?.. Әлбәттә, түгел!.. Төп сәбәп, чын сәбәп шунда ки, башта ук миндә ныклы, катгый тәвәккәллек булмаган. Менә ни өчен мин соңгы минутка кадәр һаман да кемнәндер, нәрсәдәндер куркып шомлануым аша. каядыр тирәндә яткан һәм йөрәгемне өзлексез савып торган икеләнүем аша атлап чыга алмадым. Монда миңа бәлки Салихның гаскәри хезмәткә язылу, яки әниемнең соңгы тапкыр елап әйткән сүзләре дә нык тәэсир иткәндер, ләкин, ничек кенә булмасын, өзелеп, тилмереп яратуыма карамастан, мин Салих дөньясына атлап керер өчен рухым белән дә, аңым белән дә өлгереп җитмәгән булып чыктым. Аяусыз хәкыйкать әнә шул!.. Югыйсә бит мин икенче көнне көпә-көндез дә чыгып китә алган булыр идем. Соң түгел иде бит әле, һич тә соң түгел иде!.. Ләкин минем инде моңа да кодрәтем җитмәде. Мин инде тәкъдиргә буйсынган, язмышым белән килешкән идем.
. Бетерергә вакыттыр, ахрысы. Хатирәләремне дим—гомерем буена онытылмаячак хатирәләремне!.. Барысы да күз алдымда, барысы да төштә генә кебек... Шулай да минем үкенәсем, терсәкне тешлисем, зар елыйсым килми. Салих югалмады минем өчен, юк, югалмады!.. Үзе кебек нәфис, гүзәл музыкасы белән яңадан әйләнеп кайтты ул миңа!..
БЕРНИЧӘ ГЕНӘ СОҢГЫ СҮЗ
Бу әсәр Казаннан читтә яшәгән бер ханымның кечкенә генә истәлеге нигезендә язылды. Кызганычка каршы, минем үземә аны күрергә туры килмәде — мин эзләп барганда ул инде дөньяда юк иде (1963 елны вафат булган). Кызы Ләлә ханым белән очрашкач, ул миңа әнисенең Салих Сәйдәшне еш кына искә төшерүен, аның көйләрен пианинода яратып уйнавын, ә үләр алды чан исә Сәйдәш музыкасын ишетергә теләвен сөйләп бирде.
Билгеле, бу әсәрне язганда мин истәлек иясенең исемен үзгәртеп алуны кирәк таптым.
Ә. Е
Февраль, 1975 ел.