Логотип Казан Утлары
Очерк

ГЕЛЕНҖИК ЯНЫНДА БУЛГАН ХӘЛ


ачадагы күршем Иван Васильевич Кириченко чәчәкләр ярата. Ял көне булдымы, иртәдән кичкә кадәр чәчәк түтәлләрендә казына.
Аның куллары шул хәтле зур, учындагы чәчәк таҗлары тамчы кебек кенә күренә. Күршемнең мәһабәтлегенә сокланем мин, аны борынгы рус баһадирларына охшатам.
Иван Кириченконың кычкырып көлгәнен дә ишетмәссең, сөйләшкәндә дә ул ничектер йомшак итеп, әкрен генә сөйләшә. Йөзенә ачуын чыгарган чагын да күрмәссең. Күбрәк, гаепле кеше кебек, нидәндер уңайсызланган сыман елмаеп йөри. Сүзгә саран, әмма чәчәкләр һәм күбәләкләр турында сәгатьләр буе сөйли ала.
Бервакыт мин шаярып:
— Егерме тонналы самосвал йөртергә иде сезгә, Иван Васильевич, ә сез «Вол- га»да утырасыз,— дидем.— Армиядә крейсерда хезмәт иткәнсездер әле?
— Әйе, флотта идем, — диде ул тыйнак кына итеп, — крейсерда ук түгел түге- лен, катер гына йөрттем.
— Кайда сугыштыгыз соң?
— Башта Керчь янында, соңыннан — Таманьда... Немец Новороссийскига якынлашкач, отрядыбыз белән шунда җибәрделәр.
— Ә Керчьта кайчан сугыштыгыз?
— Чигенгән чакта да, дошманны куып барганда да өч тапкыр десантта булдым. Бүгенгедәй хәтеремдә... Дөм-караңгы төн, салкын. Немец прожекторларының утлары ялт-йолт итә. Дөбердәгән, шытырдаган, үкергән тавышларга чыдар хәл юк. Диңгез суы мәңгегә шулай кызыл булып калыр кебек иде. Ничек исән калганмындыр, әле дә ис китә.
Ул тагын уйга калып дәшми тора.
— Новороссийскиның герой-шәһәр булуына шатлангансыздыр инде.— дим, сүзне ялгап җибәрү өчен.
— Шатландым,— диде күпне күргән диңгезче,— туган шәһәрем кебек якын ул. һәрбер ташы, кыялары...
— Сугышлар каты булгандыр шул.
— Ка-аты?.. — Иван Васильевич башын кагып куйды да җитди итеп сөйли башлады.— Гаваньда немецлар утыра. Ә без Геленҗикта торабыз. Кече Җиргә сугыш кирәк-яраклары, солдат ташыйбыз. Кече Җир дип әйтәбез генә... Ул чагында Олы Җир кебек үк кадерле иде ул, күп кешеләр аның өчен гомерләрен бирделәр.
— Андый хәл онытылмый,— дидем мин дә авыр сулап,— гомергә истә кала. Көненә хәтле исегездәдер әле?
Иван Васильевич җавап бирмәде. Йомшак кына елмая торган зәңгәр күзләре бу юлы ут кебек яна иде. Сугышчан яшьлегенең хатирәләре искә төшеп, аның күңелендә хәвефле дә, шатлыклы да хисләр яңарды булса кирәк. Бераздан, якында барлыгымны бөтенләй оныткан кебек, читкә карап, ул тагын сөйли башлады.
— Мин бит иң беренче десантны илткән кеше, шуннан соң дүрт ай тоташ йөрттем, февральнең башы белән контузия алгач кына китәргә туры килде...
— Сөйләр идең, Васильевич,— дип үтендем күршемнән,— ниндирәк җир иде соң ул — Кече Җир дигәннәре? Сугышлар бик каты булдымы?..
— Новороссийскидан көньяктарак Кабардинка поселогы бар. Аңа каршы яктагы яр бик текә. Стена күк. Тотыныр җире дә юк сыман. Без баштарак десантны шәһәргә якынрак булган сөзәк җиргә төшергән идек. Немецның атуына чыдар хәл булмагач, кире чигендек. Шуннан бер караңгы төндә әлеге текә яр астына килдек. Безнең егетләр, кара диңгез моряклары, кыяга альпинистлар кебек үрмәли башладылар. Үзләрендә корал, сугыш кирәк-яраклары. Шулай итеп менеп җиттеләр.
Соңрак сукмак салып, йөкләрне ишәкләрдә ташый башладылар. Диңгез култыгы аша Кече Җиргә катерлар көн саен дип әйтерлек бардылар. Ләкин немец та сизел алды. Бөтен яр буен утка тота башлады. Төнен дә тынычлык бирми иде.
— Аларның катерлары сезгә каршы чыкмый идемени?
— Көндез үтәрлек түгел иде. Ә төнен үттек. Десантчыларны безнең катерлар белән канонеркалар саклый иде. Аларның магнитлы миналары ни өчен ярылмады дисең — әле булса аңлый алмыйм. Барысыннан да куркынычы — ут өермәсе булды. Мотоботка утызлап, кырыклап кеше утыртасың, мина һәм снаряд ящиклары төисең дә шушы дары складын ут астына алып китәсең. Ә ул, нәләт, яр буе артиллериясеннән бәрә, минометлардан сиптерә. Ә миналар әз генә суга тидеме — шарт итә. Шартлау тавышлары, төтен, ялкын... Су өстендә диңгезчеләрнең бескозыркалары
Кече Җиргә баручылар арасында яшь солдатлар бар иде. Ярга якынлаша башлагач кычкырып елаучылар булгалады. Үзебезнең кот очарлык. Катерны алып барасың, ә башта бер генә уй: эләгәме, юкмы? Барып җитәбезме, әллә... Кыскасы, Кече Җиргә бер тапкыр үтеп керү дә зур батырлык иде. Ә бит айлар буе йөрдек. Минем бәхет булды. Өч тапкыр гына яраландым. Беренчесендә әллә ни булмады, арт яктан бер тотам итне генә йолкып алды. Ә икенчесендә, ай-ай, авыр булды, госпитальләрдә ятарга туры килде. Соңгысында өйгә үк җибәрделәр. Җиңү көнен Казанда каршыладым.
Аның уйларын бүлдерергә курыксам да:
— Кай төшегез яраланган иде соң? — дип сорамый кала алмадым.
— Контузия алдым,— диде Иван Васильевич,— бер дә гаҗәп түгел ул андый җирдә. Новороссийскины азат иткәндә порттагы, гаваньдагы ныгытмаларны шартлатырга иң элек торпеда катерлары китте. Алар артыннан гына десант мотоботлары. Шунда мина ярчыгы эләкте. Ярый әле, ярга төшеп барган чак булды. Су өстендә булса, баш беткән иде. Нигә сөйләп торырга инде,— диде ул, зур кулын авыр гына селтәп.— Гадәти хәл. Ә менә аңа кадәр бер вакыйга булган иде — менә аның турында сөйләсәң дә була!
Кичен бераз штормлап алды. Зур дулкыннар мотоботлар өчен җайлы түгел: бортлары тәбәнәк. Ә барырга кирәк. Әйтергә генә ансат, ул төнне өч барып, өч кайт-
Беренчесендә һәм икенчесендә исән-имин барып җиттек: туп та атмады, бомба да шартламады. Ә өченче катында шундый хәлләр булды! Тетелеп беткән яр буена җитүебезгә—тоташ ут ачтылар. Су өстендә түбә кебек салынып торган кыялар ышыгына ташландык. Бик ышанычлы урын булмаса да, бер яктан саклап тора. Шуның өчен биредә һәр вакыт кеше күп була—борылыр да урын юк...
Мин Кавказдагы яр буен күз алдыма китердем. Диңгезгә асылынып төшкән кыя астында салкын ташка сыенып солдат тора. Хәвеф һәм түземсезлек белән кара күк йөзенә карый ул. Ә күк йөзенә тыныч вакыттагыча, йолдызлар сибелгән. Дулкыннар, чал башларын уйнатып ялкау гына киләләр дә, яр буе комнарын ялап, төнге диңгезнең тынычсыз караңгылыгына чигенәләр. Әмма андый тыныч мизгелләр бик кыска
Мина һәм снарядларның суга төшеп ярылулары тагын ишетелә. Прожектор яктысы кебек, ут-ялкын күтәрелә. Күктәге йолдызлар сирәгәеп, сүрәнләнеп кала. Экрандагы кебек: ак кыялар өстендә соргылт ялкыннар кабынуы була — диңгез өстенә су баганалары күтәрелә Ә диңгезче кымшанмый да. Иптәшләре дә тын тора. Югарыдан яңгыр кебек шыбырдап таш коела. Әйтерсең лә ут өермәсе җан иясен генә түгел, табигатьнең матурлыгын да юкка чыгарырга тырыша.
— Немецлар атудан туктагач, катерны бушата башладык,— дип сүзен дәвам итте
Кириченко.—Дөресен әйтергә кирәк, ул егетләрнең, Кече Җиргә төшкән десантник- ларның, хәле шәптән түгел иде. Алар дошман тылында, тәүлек буе ут астында калалар. Вакыты белән аларга хәтта икмәк тә китереп булмый. Кайвакытны яр буена килеп туктыйсың, ә анда, су кырыенда, яралылар тезелеп ята. Геленҗикка алып чыгарга өлгерми идек... ф
Ул кичне без ничектер яр буенда тоткарланып калдык. Вакытында борылып китә < алмадык. Немецлар яр буен таң атканчы ут астында тоттылар, баш күтәрерлек түгел s иде. Таң беленә башлады. Ә безнең өчен ул үлем белән бер: караңгыда я томанда = самолетлар бомбага тотмый, ә болай... — Иван Васильевич күзләрен йомып башын к чайкап куйды. s
— Базага йөксез кайттык,— диде ул бераздан.— Диңгез тыныч түгел иде. Катерга 5 дүрт яралы солдат белән пехота майорын гына алдык.
Кире кайтканда атышсыз булмады. Бере арты бере барган мотоботларны як-яи- тан ике катер саклап килде. Менә, менә ул Геленҗик, күп тә калмады. Кинәт кү- ~ рәм: «Кукурузник» оча. Шундый түбән оча, таулардан да түбән. Бер-бер хәл булган ♦ моңар, дип уйлыйм, я аның моторы эшләми, я үзен немец куа. Шулай булып чык- а ты да. Уйлап та бетермәдем, таулар артыннан «мессершмидт» килеп чыкты. Беләсең ° бит, «У-2» сугыш самолеты түгел. Ул менә нәкъ йорт кошы: әйтерсең лә тилгәннән >. куркып, кешеләргә сыенырга ашыга. Истребитель «У-2» га атып та тидерә алмагач, S югарыга менеп китте. Карыйм, тагын әйләнеп килә бу. Ә безнекенең барып сыеныр урыны юк. Сулда — диңгез, уңда — таулар. Ә югарыда — әлеге карчыга. «Кукуруз- S ник»та пулемет юк, штабныкы булса кирәк,— ди майор,— сагалап торганнар аны».
һөҗүм иткән истребительдән качып, очучы утырыр урын эзләде: минем катер алдан бара иде, шунлыктан без барын да күреп тордык. Мин немец пуляларының = самолетның юка канатын тишеп үткән тавышын да ишеткәндәй булдым.
«Миссершмидт», үкереп, зур бер түгәрәк ясап очты да, артыннан кара төтен калдырып, күккә менеп китте.
Ну, гад, тончыктың бугай, дип уйлавыбыз булды, тауларның кара сыртлары артыннан тагын әйләнеп килде дә ул, яңадан һөҗүмгә күчте. Катердан без боларның барсын да күреп тордык, «кукурузник»ка ничек тә ярдәм итәсебез килә иде. Ләкин ничек?
— Куып җибәрергә иде, эх1 — дип куйды майор. Инструкция буенча эш итсәк, юлдан читкә чыгарга хакыбыз юк. Ләкин базага кайтып җитә яздык бит инде. Күз алдында фашист безнекеләргә атканда инструкция дип торасыңмы соң? Шунсы гарьлек бит әле: безнекеләр каршы ата алмый, кораллары юк, җәтмәгә эләккән песнәк кебек берни эшли алмыйлар. Ә теге, нәләт, шат, мыскыл итә, — дип Иван Василь-евич әле булса дукынланып һәм кинәт тынып калды.
— Я. шуннан? Ничек булып бетте? — дип түземсезләнеп сорадым, «У-2»ны бәреп төшерделәрме икәнни дип уйлап.
— Шуннанмы? Әйдә, старшина,— дип кычкырды майор,— ә үзе штурвал янындагы пулеметка тотынды. «Дегтярев» та бар иде бездә. Прикладны иңбашыма терәп немецны мушкага алдым.
Тигезсез сугыш картиналарын үзем күреп торгандай булып Иван Васильевичны тыңлыйм. Менә немец очучысының оятсыз йөзе. Явызлыктан күзләре ялт-йолт итә, иреннәрен кыйшайтып, мыскыллы емая. Әкрен йөрешле, коралсыз самолетны менә- мене бәреп төшерер сыман. Диңгезче-старшина кулындагы пулеметның мотор гөрел- десен басып пырылдаган тавышын ишетәм кебек.
— Ә «кукурузник» шул арада ярдан бераз эчкәрәк, үлән баскан тигезлекнең кыяларга килеп терәлгән җиренә төшеп утырды,— дип, әңгәмәдәшем сүзен дәвам итте.— Геленҗикның яшел даласы шунда чикләнә. Арырак урманлы таулар китә.
Ходай белсен, ничек кыяга килеп бәрелмәгән ул самолет! Карыйм, самолеттан ике кеше сикереп төште. Төштеләр дә җиргә аудылар. Немец тагын түбәнәйде һәм очкан уңайга атып җибәрде. Тирә-якка тузан күтәрелде. Кинодан караганда гына җиңел ул: пулеметка тотынуың була, дошман самолеты мәтәлеп төшә. Дулкын чайкалдырган катердан ,идереп кара син.
Башка катердагылар да сугышны күреп торалар икән. Килеп җитүгә алар да ата башладылар. Немец очучысына ошамады бу хәл. Кара тәресен ялтыратып, китеп тә барды. Барыбыз да җиңел сулап куйдык: куып җибәрдек бит үзен!
Катерыбызның төбе вак ташларга тиеп бара башлагач, пехота майоры белән, сикереп ярга төштек. «Үлгәннәрдер, — диде майор, — бәлки яралы гына булырлар». Самолетка таба йөгерә башлагач шып туктадык: алдыбызда мина кыры икән бит, самолеЬса барып җиткәнче. Ничек алар утырмаган бу җиргә? Самолетта килгәннәрнең берсе, һавага карый-карый, әкрен генә торып басты, тирә-ягына күз ташлады. Икенчесе аннан ике-өч адымда гына йөзе белән җиргә капланып ята иде. Иптәше аңа дәшеп карады, ахры, аннан соң янына килде, җиргә тезләнеп, чалкан әйләндерде._ Аның куркудан сикереп торуын, кулын күтәреп безгә таба йөгерә башлавын күрдек. Йөрәгем кысылып, тезләрем хәлсезләнде, муеным тирләп чыкты. Хәзер минага эләгә бит... «Тукта!..» Ишетте, ахры, туктап калды...
Мина кыры аша үткән куркынычсыз юлны озак эзләдем. Безнең саперлар салган билгеләргә карап, тар сукмактан самолет янына чыктым. Минем кычкыруга туктап калган кеше инде тагын җирдәге иптәше янына килеп тезләнгән, аның изүләрен чишеп тора иде.
Иптәше аңсыз. Ертылган гимнастеркасы аша кан бәреп тора. Тиз-тиэ ярасын бәйләп куйдык. Яшь кенә чибәр егет иде ул. Үзе һаман аңсыз ята.
— Тизрәк китик, врач җибәрергә кирәк,— диде миңа аның иптәше — озын буйлы полковник.
Без сакланып кына мина кырын чыга башладык.
— Ә полковник яралы түгел идеме соң? — дип сорадым Иван Васильевичтан.
— Бәхете бар икән, тырналган җире дә күренмәде. Андыйларны «күлмәге белән туган» дип әйтәләр. — диде күршем.
— Катерны Геленҗик причалына бордым,— дип сүзен дәвам итте карт моряк, — полковник янымда басып тора, үзе дәшми генә алга караган. Өстендә юка гына күн пальто. Шлемы сары, озын колаклы, очучылар кия торган күн шлем. Ышанасызмы, аның шлемы белән пальто якасын биш җирдән пуля тишкән булып чыкты. Булса да була бит бәхет: биш пуляның берсе дә үзенә тимәгән!
— Карагыз әле, дим полковникка, якагыз белән шлемыгызны пуля тишкән бит.
Ул шлемын салып кулында әйләндергәләде дә башын чайкап куйды. «Менә бәхет,— диде, — кирәк бит, ә! Тырнап та китмәде». Миңа күтәрелеп карады да арган кыяфәт белән саран гына елмайды...
— Гаҗәп хәлләр була бит,— диде Иван Васильевич, әле булса шул эшкә аптырап.
Ул уйланып калды. Бу очрак аның күңелендә онытылмаслык булып уелган, ахры.
— Ә бу полковник очучы түгел идемени? — дип, мин аны уйларыннан бүлдердем
— Полковникмы? — диде ул сәеррәк бер тавыш белән.— Мин аның очучы түгел икәнен бер карауда аңладым: аның погоннары чия төсендә — кызыл иде.
Әле дә күз алдында — кашлары кап-кара, бармак калынлыгы булыр. Аны шәһәргә озатып җибәргәч тә пехота майорыннан сорадым:
— Зур начальник булса кирәк?
— Әйе.— диде ул,— Унсигезенче армия политотделы начальнигы. Кече Җирдә сугышучылар янына үтеп чыгарга теләгән иде дә туры килмәде шул. Ишеткәнең бармы аның турында?
һәм ул миңа полковникның фамилиясен әйтте.
Ул чагында баш селкеп кенә куйган идем: белем, янәсе. Ә хәзер, күрәсез, ул кешене бөтен дөнья белә.
Икебез дә, уйланып, дәшми генә утырып тора идек, Иван Васильевич йомшак елмаю белән әңгәмәне төгәлләп куйды:
— Шундый хәлләр дә була дөньяда...