Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘНДӘ ЯҢА АДЫМ


__ оңгы вакытта бездә гуманитар ■ фәннәрнең үзенчәлекле бер тармагы күзгә күренеп үсеп килә. Ул — китап белеме. Бу эшнең төп энтузиастларыннан берсе итеп, һичшиксез, Ә. Кәримуллинны санарга кирәк. Чөнки нәкъ менә ул татар китабының күп гасырлык тарихын фәнни нигездә өйрәнү буенча актив һәм нәтиҗәле эш алып бара. Галимнең 1974 елда басылган «У истоков татарской книги» исемле хезмәте җәмәгатьчелекнең уңай бәясенә лаек булган иде. Ә менә хәзер аның «XX йөз башында татар китабы» исемле яңа зур хезмәте дөнья күрде ‘.
Ә. Кәримуллинның бу хезмәте барыннан да элек фактик җирлегенең нык булуы белән игътибарны җәлеп итә. Автор Казан. Ленинград, Оренбург. Уфа һәм башка шә-һәрләрдәге дәүләт архивларының фондларын, күп санлы каталогларны, китап елъязмаларын, татар, рус һәм илебезнең башка
1 Л Карнмул.ия Татарская книга начала XX века Рус теленлэ. Татарстан кнтап наш рияты. 1974 ел. халыклары, шулай ук чит телләрдәге китап тарихына кагылышлы бай әдәбиятны җен-текләп өйрәнгән. Болар барысы хезмәтнең икенче күркәм сыйфатын — аның гыйльми яктан тирән дәлилләнгән булуын тәэмин иткәннәр. Шул ук вакытта Ә Кәримуллин. бездә беренчеләрдән булып, китап белеменең мөстәкыйль фәнни дисциплина икәнлеген, аның төп үзенчәлекләрен һәм максатларын, бу өлкәдә татар галимнәре алдында торган бурычларны ачыклый. Мондый ачыклык кертү бик тә кирәк. Чөнки ул, барыннан да элек, китап тарихын матур әдәбият тарихы белән бутауга юл куймый. Китап тарихын өйрәнүнең күпкырлы эш булуын танып, галим аны башлыча бер яссылыкта карый, ягъни төп игътибарын XX йөз башында татарча китап басуның ничек торуын тикшерүгә юнәлтә.
Галимнең нәкъ менә шушы чордагы ки-тапларны төп тикшерү объекты итеп сайлавы бер дә очраклы хәл түгел. Чөнки XX йөэ башындагы татар матбугатчылык хәрәкәте тирән фәнни-теоретик һәм киң иҗтимагый-
политик нәтиҗәләр ясау өчен бай материал бирә. Бу чорда татар телендә китап басу эшенең бермә-бер җанлануын һәм киң колач алуын Ә. Кәримуллин, бер яктан, 1905—1907 еллар революциясе йогынтысы белән бәйләп аңлатса, икенче яктан, ул биредә халыкның аң-белем һәм культура дәрәҗәсе. үткәндәге милли басма китап традицияләре мөһим роль уйнавын күрсәтә.
Демократик татар матбугаты алдыңда торган иң реакцион көчләрнең берсе итеп хезмәттә патша цензурасы күрсәтелә. Са-модержавиенең шовинистик һәм карагруһ-чылык политикасын алга сөргән цензура татар китабын ачыктан-ачык эзәрлекли, аны бөтен чаралар белән үсүдән туктатырга һәм юкка чыгарырга тырыша Төп һөҗүм, әлбәттә, дөньяви эчтәлекле китапларга юнәл- телә. Автор цензураның татар китабына шундый мөнәсәбәтен патша самодержавиесенең реакцион милли политикасының бер чагылышы дип бәяли. Элек-электән изелеп яшәгән халыклар арасында иҗтимагый-по- литик фикернең һәм азатлык хәрәкәтенең көчәюеннән курыккан патша хөкүмәте ул халыкларга 1905 ел революциясенең йогын-тысын туктату өчен бөтен чаралардан фай-далана. хәтта аерым халыкларга пычрак яла ягулардан да тукталып калмый. Төрки халыкларны, беренче чиратта татарларны, панисламизм һәм пантюркизмда гаепләү хезмәттә царизмның XX йөз башындагы иң зур идеологии һәм политик провокациялә-реннән берсе итеп карала. Монография авторы бу провокациянең ничек әзерләнүен нигезләп ача һәм аның цензура эшчәнлеген- дә дә ачык чагылуын күрсәтә.
Татар китабының үсеш юлын Ә. Кәримул-лин алдынгы карашлы татар һәм рус кеше-ләренең тыгыз хезмәттәшлеге итеп карый Хезмәттә күп кенә хосусый рус типография-ләренең эшчәнлеге киң яктыртыла, Татарча китапларны дөньяга чыгару буенча Н. Ха-ритонов типографиясе аеруча зур һәм нәти-җәле эш алып барган икән. Көнбатыш Евро-паның бай полиграфик тәҗрибәсен һәм культурасын өйрәнеп. Н. Харитонов үз ти-пографиясенең дәрәҗәсен шактый күтәрүгә ирешә һәм шуның белән Казан наширлары арасында популярлык казана. Бу типография тора-бара татарча китаплар басу буенча специальләшеп китә. Н. Харитонов чыгарган китап продукциясенең күпчелек өлешен дөньяви эчтәлекле китаплар тәшкил итә. Анда дәреслекләр. Көнбатыш Европа әдәбиятларыннан тәрҗемәләр һәм төрле фәннәр буенча популяр брошюралар да ба-сыла Әмма бу типография чыгарган продук-циянең төп өлеше татар язучыларының ори-гиналь әсәрләреннән тора. Биредә Г. Тукай, Г. Ибраһимов. Г. Камал, Ф Әмирхан. М Га- фури, Г. Коләхметов, Р. Фәхретдннов. Г Алпаров һәм башка күп кенә әдип һәм галимнәрнең әсәрләре дөнья күрә. Гомумән алганда, Н Харитонов татар демократик матбугатын үстерүгә, милли әдәбият һәм фән казанышларын пропагандалауга һәм халыкка җиткерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Аның бу фидакарь эшчәнлеге татар демократик җәмәгатьчелеге тарафыннан югары бәя ала Ә. Кәримуллин хезмәтендә тагын И. Ермолаева. Б. Домбровский т>шо- графияләренең һәм М. Чиркова варислары типографияләренең, Казан университеты типографиясенең татар китаплары бастырып чыгару буенча эшчәнлеге шактый киң якгыргььла. Автор бу типографияләрнең эшчәнлегендәге җитди кыенлыкларны күрсәтә. Татар телендә китаплар чыгарган өчен, властьлар аларны төрлечә кыерсыталар, эзәрлеклиләр.
Татар нәшриятларына һәм типографиялә-ренә исә тагын да авыррак шартларда эшләргә туры килә. Казандагы бертуган Кә- римовлар, «Мәгариф», «Милләт» һәм «Өмет», Оренбургтагы. Башкортстандагы, Астраханьдагы һәм башка шәһәрләрдәге татар нәшриятлары һәм типографияләре эшчәнлеген яктыртканда Ә. Кәримуллин патша хөкүмәтенең азчылык халыкларны политик һәм рухи яктан изү. аларны надан-лыкта тоту политикасын конкрет фактларга нигезләнеп ача. Иң әүвәл властьлар татарларга типография ачарга рөхсәт бирми йөдәтәләр. Ә инде рөхсәт бирергә мәҗбүр булгач, аларның эшчәнлеген каты күзәтү астына алалар, аларны рәхимсез рәвештә кысалар, эзәрлеклиләр. Властьларның татар типогафияләреиә мондый мөнәсәбәтен Ә. Кәримуллин тагын аларда халыкны агарту, аңа аң-белем бирү эшенә хезмәт итә торган дөньяви китапларның күп чыгуы, иҗтимагый-полнтик һәм революцион эчтәлекле әдәбиятның да еш басылуы белән бәйләп аңлата. Монография ахырында автор мөһим бер нәтиҗә ясый. XX йөз башында татар телендә чыккан китапларның күпчелеге дөньяви эчтәлекле була Аларның төп өлешен матур әдәбият әсәрләре тәшкил итә Татар әдәбиятыннан тыш, рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятларыннан тәрҗемәләр күп басыла. Ботаника, химия, медицина, ветеринария, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча фәнни популяр китаплар да байтак
чыга XX йөз башында татарча китап басуның тагын бер әһәмиятле тармагы татар мәктәпләре һәм мәдрәсәләре өчен дәреслекләр бастыру була.
Бу чорда татар китабының дөньявп ха-рактерда булуын шул вакыттагы рус мат-бугаты да билгеләп үтә Мәсәлән. «Московские ведомости» газетасы 1905 елда Казан, Оренбург, Астрахань һәм башка шәһәрләрдә татар телендә чыккан китапларның күп-челеген «дөньяви эчтәлекле повестьлар, хи-кәяләр, романнар, драмалар, комедияләр, календарьлар, авыл хуҗалыгы һәм гыйлемнең башка тармаклары буенча, политик һ. б. китаплар» тәшкил итүе һәм аларның «татар массасы арасында күп укылулары» турында яза Күренекле рус язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе А. И. Герцен: «Иҗтимагый иректән мәхрүм ителгән халыкта әдәбият аның вөҗдан һәм ачу авазын ишеттерү өчен бердәнбер трибуна булып тора», дип язган иде. XX йөз башында татарларда китап та шундыйрак функцияне башкара. Икенче яктан, ул халыкның иҗтимагый-ру- хи үсешендә мөһим роль уйный. Бу уңайдан Ә. Кәримуллин болай яза: «Татар халык тормышында китап гаять зур роль уйнады: ул иҗтимагый институтларны алыштырды, халык өчен үзенә бер университет булып торды. фән һәм культура дөньясына юл ачты, аның милли үзаңы үсүгә булышты».
Демократик асылы һәм традицияләре белән аерылып торган татар китабы үз халкы арасында гына таралып калмый, бәлки башка тугандаш халыкларга да үтеп керә, алар- ны заманның алдынгы иҗтимагый политик һәм революцион идеяләре белән таныштыра. Шул кадәресен дә әйтергә кирәк, революциягә кадәр төрки халыклар телләрендәге күп кенә китаплар нәкъ менә татар типографияләрендә басыла.
Ниһаять, революциягә кадәрге татар мат-бугатчылыгы һәм татар китабы татар совет матбугатының бик тиз үсеп китүе өчен ныклы нигез була. Бу полиграфия һәм аның кадрларының күпчелеге Бөек Октябрьдан соң совет властена хезмәт итә башлый. Шулар җирлегендә гражданнар сугышы елларында ук яңа совет типографияләре оештырыла. Аларда Ленин һәм социализм идеяләрен киң массаларга илткән, революция казанышларын кулга корал тотып сакларга чакырган газета һәм журналлар, брошюра һәм китаплар басыла. Шулай итеп, совет власте елларында татар матбугаты илдә яңа тормыш төзү өчен барган көрәшкә катнашып китә.
Тулаем алганда, XX йөз башындагы татар матбугатының һәм китабының үсеш юлларын һәм тенденцияләрен, аларның халык тормышында уйнаган ролен һәм интерна-циональ функцияләрен. ә революциядән соң социализм өчен көрәш коралына әверелүләрен бай фактик материалга нигезләп күрсәтүе белән хәзерге фәннең төрле-төрле өлкәләрендә эшләүче белгечләр өчен чыганак булырлык бу хезмәт халкыбызның иҗ- тимагый-политик фикере, фән һәм культура тарихын өйрәнү юлында яңа, җитди адым булып тора.
Ф. МУСИН, филология фәннәре кандидаты.