ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ОЛОНХО ҖИРЕНДӘ ЗУР БӘЙРӘМ
Олонхо — якутча җыр, дастан дигән сүз.
Шуңа күрә илгә алтын, алмаз, газ. ташкүмер,
затлы мехлар һәм тайганың башка бик куп
төрле кыйммәтле хәзинәләрен биргән иксез-
чиксез киң Якутиянең Олонхо жире дип
аталуы бик дөрес.
Күптән түгел кунакчыл Якутия шушы
гаять кырыс һәм климат ягыннан кайчакта
чамасыз авыр шартларда хезмәт иткән халкы
белән очрашуларга бик күп сәнгать осталарын
һәм әдипләрне чакырды. Россия Федерациясе
әдәбиятының һәм сәнгатенең биредә
уздырылган эшлекле һәм истәлекле бу
декадасында Мәскәү, Ленинград, Омск,
Воронеж һәм башка калалардан хор кол-
лективлары, ансамбльләр, музыка, сынлы
сәнгать, кино, телевидение әһелләре һәм алар
белән бергә якут культурасының иң күренекле
осталары катнашты. Язучылардан СССР
Язучылар союзы идарәсе секретарьлары
Сергей Михалков. Сергей Смирнов. Олег
Шестннский, Зәки Нури (Татарстан). РСФСР
Язучылар союзы идарәсе секретарьлары
Виктор Тельпугов һәм Давид Кугультннов
(Калмык АССР), күренекле әдипләрдән
Антонина Коптяева. Семен Шуртаков. Муса
Гали (Башкорт- стан) бар иде. Әдипләр. 20 мең
чакрымнан артык араны самолетта,
вертолетларда, машинада һәм тагын теләсә
нинди жирле транспортта үтеп һәм күп
милләтле Россия әдәбияты исеменнән сөйләп.
укучылар белән иллеләп очрашу үткәрделәр.
Күп санлы шундый чыгышларны һәм катлаулы
эшне югары бәяләп, декадада катнашучы
барлык әдипләрне, күренекле сәнгать кол-
лективларын. аларның ил күләмендә танылган
аерым осталарын Якутия АССР Верховный
Советы Президиумы үзенең Мактау грамотасы
белән бүләкләде. Республиканың партия өлкә
комитеты һәм Министрлар Советы исеменнән
исә аларга истәлек дипломы тапшырылды.
БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН
Россия язучыларының декабрь аенда
булачак съезды уңае белән РСФСР Язучылар
союзы каршындагы балалар әдәбияты
Советында автономияле республикаларда һәм
өлкәләрдә балалар һәм яшьләр әдәбиятының
үсеше проблемалары турында зур сөйләшү
булды.
Совет утырышында Татарстаннан язучы
Гәрәй Рәхим катнашты һәм чыгыш ясады.
ӘДӘБИЯТ ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫП
Татарстан партия өлкә комитеты ижат
оешмаларындагы яшь көчләр турында тук-
таусыз кайгыртып, аларның ижат активлыгын
күзәтеп тора.
Партия өлкә комитеты бюро утырышла-
рының берсендә «Ижат яшьләренең эше
турында» дигән мәсьәлә каралып, күп кенә
практик чаралар билгеләнгән иде.
Татарстан Язучылар союзы каршындагы
партия оешмасы да үзенең июль аенда үт-
кәрелгән җыелышына шул ук мәсьәләне куеп
тикшерде.
Әдәби берләшмәләргә, уку йортларын-
дагы. шәһәрнең зур предприятиеләрендәге
әдәбият түгәрәкләренә 300 дән артык яшь
язучы йөри.
Язучылар союзы каршында татар һәм рус
язучылары өчен консультация бюролары, яшь
язучылар белән эшләү комиссияләре бар,
прозаик һәм тәнкыйтьче Мәҗит Рафиков
җитәкчелегендә яшь тәрҗемәчеләр
семинарлары эшли. «Казан утлары»
журналында тәнкыйтьче Фарваз Миңнул- лин
яшь тәнкыйтьчеләр түгәрәге алып бара,
Мәскәүдә М. Горький исемендәге әдәбият
институты каршындагы язучыларның
белемнәрен күтәрү курсларына, яшь дра-
матургларның бер еллык курсларына даими
рәвештә яшь көчләр җибәрелә
Быел яшь язучыларның Бөтенсоюз ки-
ңәшмәсендә Татарстаннан дүрт кеше кат-
нашып. семинарларда аларның әсәрләре уңай
бәя алды.
Шундый эшлекле ярдәмнәр нәтиҗәсендә
соңгы ун елда гына да 45 яшь автор Язучылар
союзына член итеп алынды.
Татарстан Язучылар союзы идарәсе
председателе Гариф Ахунов җыелышта доклад
ясап, яшь каләмнәр белән эшләүдәге шушы
уңай традицияләрне искә төшереп үтте һәм
алдагы бурычлар турында сөйләде.
Фикер алышуларда яшь язучылар белән
эшләү комиссиясе җитәкчесе Шәүкәт Галиев.
консультация бюросында эшләүчеләрдән
Юрнн Белостоцкий. Зөлфәт Маликов.
прозаиклардан Госман Бакиров. Ләбибә
Ихсанова. яшь язучы Кави Латыйлов- лар
катнашты. Җыелышны партия оешма-
сы секретаре Вакыйф Нуруллин йомгаклады.
Җыелыш яшь авторлар белән эшләү турында
карар кабул итте.
Татарстан азучыларының VIII съездыннан
сон Язучылар союзы идарәсе каршында яшь
авторлар белән эшләү комиссиясе төзелде
Шәйхи Маннур, Хәсән Сарьян. Гәрәй Рәхим.
Юрнй Белостоцкий. Зөлфәт Маликов һәм Фаил
Шәфнгуллиннар комиссиянең члены булып, ә
Шәүкәт Галиев аның җитәкчесе итеп
сайланган иде.
Язучылар союзы идарәсе үзенең июль
аенда үткәрелгән утырышында шушы ко-
миссиянең бер еллык эшен тикшерде.
Бу утырышта Шәүкәт Галиев комиссиянең
бурычларын ачыклап киткәндә болай диде:
«Комиссия ижат секцияләре һәм әдәби
консультацияләр эшен кабатлау юлына
басмаска. Союз аппаратының оператив эшен
башкаруга да кайтып калмаска тиеш. Аның төп
вазифалары нигездә яшь талантларны эзләү
бурычыннан чыгып, әдәби берләшмәләр эше
белән даими кызыксынып тору. «Идел»
альманахы һәм әдәби консультантлар эшенә
контрольлек итү. яшь язучыларның
китапларын чыгаруны системалы рәвештә
алып баруны тикшереп тору булырга тиеш»,
диде. Ул, шушы бурычлардан чыгып,
комиссиянең бер еллык эшенә отчет бирде.
Соңыннан Хәсән Туфан. Гариф Ахунов. Гомәр
Бәширов. Сибгат Хәким. Равил Фәйзуллнн.
Зөлфәт Малнковлар чыгыш ясады һәм
үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
Идарәнең бу утырышында республика-
бызның әдәби музейлары турында да сүз
барды. Фикер алышуларда Мирсәй Әмир.
Мария Елизарова, Гомәр Бәширов. Гариф
Ахунов, Атилла Расих, Әхсән Баяновлар
катнашты Алар күп кенә файдалы тәкъдимнәр
әйттеләр.
ЖУРНАЛДА ЯШЬЛӘР
РСФСР Язучылар союзы органы булган
«Волга» журналы яшь авторлар нжатына зур
урын бирә. Аның «Яшьләр тавышы» дигән
рубрикасында Идел буе өлкәләренең яшь
язучылары әледән-әле күренеп килә.
Журналның июль ае санында Татарстаннан
Әхәт Гаффаров. Марсель Галиев. Госман Садә.
Владимир Рощектаев шигырьләре һәм
хикәяләре бирелгән.
ЧИТ ИЛ МАТБУГАТЫНДА
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең батыр-
лыгын жир шарындагы күп халыклар белә һәм
соклана Пакистанның «Дейли Фатен- е-нслам
Хайдерабад* газетасы да үзенең бер санында
Рафаэль Мостафинның «Шагыйрьнең
үлемсезлеге» дигән мәкаләсен басып чыгарды.
ЯЗУЧЫГА БАГЫШЛАНГАН КҮРГӘЗМӘ
Казанның М. Горький исемендәге культура
һәм ял паркында фронтовик язучы Гадел
Кутуй нжатына багышланган күргәзмә
ачылды.
Кыска гына вакыт эчендә бу күргәзмәне
меңнән артык кеше карады.
ЭКРАНДА — «ХӘЗИНӘ»
Свердловск киностудиясе Гариф Аху-
новның «Хәзинә» романын экранга төшерә
башлады. Фильмда барган вакыйгаларның зур
өлеше Әлмәт шәһәрендә. Татарстан нефть
промыселларында төшереләсе булганга. бу
якларга Мәскәү художество академия театры.
Вахтангов театры. Кабарда- Балкария
АССРның Нальчик театры артистлары килде.
Фильмда Татар дәүләт академия театры
артистларыннан Абдулла Шамуков Шәвәли
карт ролен, Вера Минкина Мәгыйшә. Шәүкәт
Биктимеров Нуришанов. Делюс Ильясов
Габбасов рольләрендә катнашачаклар.
ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ
Июнь аенда Ленинград шәһәрендә тюр-
кологларның VII конференциясе булып узды.
Ул Казанда туып үскән, гыйльми эш- чәнлеген
Казанда башлап жибәргән күренекле совет
тюркологы С. Е. Маловка багышланган иде.
Конференциядә «Төрки телләр тарихы».
«Төрки халыкларның диалектологиясе, лек-
сикологиясе һәм лексикографиясе». «Төрки
поэтика», «Төркия тарихы, экономикасы һәм
әдәбияты» дигән секцияләр эшләп, анда
илебезнең башка галимнәре белән бергә.
Казаннан профессор М Зәкиев, өлкән фәнни
сотрудниклардан М. Мәхмүтова. X. Курбатов.
Ф. Ганиен, доцент С. Исха- ковлар катнашты.
Казан галимнәренең докладлары зур
кызыксыну белән тыңланды.
ФОЛЬКЛОР ХӘЗИНӘСЕНӘ
СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибра-
һимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих
институты фәнни хезмәткәрләре Ш Абилов
һәм Ф Фасеев Оренбург өлкәсенең Иләк
районы Ажурки авылында фольклор хәзинәсе
саналырлык нжатчы Шаһимәрдән Галикәев
белән танышып кайтканнар иде.
Шул ук институтның фәнни хезмәткәре Н.
Хисамов шушы эздән махсус экспедициягә
жибәрелде
85 яшьлек Шаһимәрдән бабай яшьлегендә
казакъ авылларында балалар укыткан.
гомеренең калган өлешен туган колхозында
көтү көтеп үткәргән. Ул казакъ һәм татар
халкының фольклор үрнәкләрен куп белә, үзе
дә жырлар. шигъри афоризмнар, «Кыйссаи
Йосыф» әсәре үлчәме-
нә туры китереп сатирик бәетләр, парчалар
ижат итә.
Н Хисамов Шаһимәрдан Галикәевтән
«Алпамша» һәм «Кыз Ефәк» дастаннарының
яңа вариантын язып алды. «Алпам- ша»ның бу
варианты шигъри һәм чәчмә өлешләренең
пропорциональ аралашуы, сәнгатьчә камил
яңгырашы һәм урта диалектның Оренбург
сөйләшенә каравы белән әһәмиятле
«Кыз Ефәк» дастаны исә казакъ халкы
иҗатының татар халкына да үтеп керүен
күрсәтә.
ЯҢА СИМФОНИЯ
Татарстан композиторлар союзы кар-
шындагы «Иҗат пәнжешәмбесе»нең чират-
тагы кичәсендә СССР халык артисты,
композитор Нәҗип Җиһановның VI сим-
фониясе тыңланды.
Бу симфония Бөек Ватан сугышына 30 ел
тулган көннәрдә ижат ителеп, халкыбызның
моңын, сагышын, сугышта күрсәткән
батырлыгын, бүгенге матур тормышын
сурәтли. Күләме белән артык зур булмаса да.
бу әсәр кеше тойгыларын бирүе. тирән
фәлсәфи уйлар кузгатуы белән аерылып тора.
Симфонияне тыңларга килгән компози-
торлар. музыка белгечләре, шәһәребезнең
музыка сөючеләре Нәҗип Җиһановның бу
симфониясенә югары бәя бирделәр, аны иҗат
уңышы белән котладылар.
И. И. ШИШКИН МУЗЕЕ
Рус рәсем сәнгатенең олы горурлыгы,
табигать җырчысы Иван Иванович Шишкин
Алабугада туган, шунда яшьлеген үткәргән.
Кама буе урманнарында йөреп, булачак
картиналары өчен этюдлар, эскизлар ясаган.
Шишкиннар яшәгән йортта илебезнең зур
художниклары бертуган Верещагиннар. Гун
һәм 1812 елгы Ватан сугышы героинясы
Надежда Дуровалар булган. Анда И. И.
Шишкин картиналарының төп нөсхәләреннән
23 полотно. Шишкиннар йортындагы әйберләр
саклана.
Культурабыз тарихының кыйммәтле
истәлеге булган бу музей-йортка бу ел бик зур
капиталь ремонт ясалды Музейны яңарту.
үзгәртеп кору эше белән. Ю. И. Петров
җитәкчелегендә. Татарстан ның Сынлы
сәнгать музее хезмәткәрләре шөгыльләнде.
Музейны яңадан ачу тантанасына бөек
художник И. И. Шишкинның оныгының кызы
М. М. Рыбальская да килгән иде.
ГАСТРОЛЬЛӘР ҖӘЕ
Республикабызда тамаша сезоны ябылуга.
театр коллективлары гастрольләргә чыгып
китә Татар дәүләт академия театрының
башкалабызда уңыш белән барган
спектакльләре турында хәбәр биргән идек
инде.
Мәскәүдә. Бөтенроссия театр җәмгыя-
тендә. бу коллективның эше турында фикер
алышулар булды. Сәнгать белеме докторлары
А. Анастасьев. 0. Кайдалова. сәнгать белеме
кандидатлары Г. Данилова һәм С. Червонная.
РСФСРнын атказанган сәнгать эшлеклесе Б.
Воронов, «Театр» журналының җаваплы
секретаре Н Җегин, художниклардан В.
Зайцева һәм И. Вазс- маннар театрның
репертуары, актерлык һәм режиссерлык
осталыгы, сәхнә оформ- лениесе турында
сөйләп. Г. Камал исемендәге татар дәүләт
академия театрының эшенә зур бәя бирделәр
Качалов исемендәге рус драма театры исә
җәйге гастрольләрен Мордовия АССР- ның
башкаласы Саранск шәһәрендә башлап
җибәрде Аннан соң алар спектакльләрен Мари
АССР хезмәт ияләре каршында Йошкар-Олада
күрсәттеләр.
Бу ел җәен Казан тамашачылары Брянск
драма театры коллективы спектакльләрен
яратып караган иде Кунак ашы — кара каршы
дигәндәй. Муса Җәлил исемендәге опера һәм
балет театры артистлары июль аен. Тула
шәһәрендәге гастрольләре тәмамланганнан
соң. Брянск шәһәрендә үткәрделәр. Алар анда
рус һәм дөнья классиклары, республикабыз
композиторлары операларыннан,
балетларыннан торган бай репертуар белән
килделәр һәм Брянск хезмәт ияләренә 13
спектакль күрсәттеләр, шәһәрнең
металлурглары, машина төзүчеләре,
тукучыларына концертлар бирделәр.
Республика күчмә театрының җәйге
спектакльләре Казанда барды. Театр кол-
лективы Г. Камал исемендәге татар дәүләт
академия театры бинасында, шәһәребезнең
культура сарайларында Илдар Юзеевның
«Сандугачлар килде безгә», Аяз Гыйлә-
җевнең «Сары чәчәк ата көнбагыш». Роберт
Батуллинның «Туйлар узгач», Туфан
Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» һәм
«Кайтыр юлың еракмы». Фәнис Ярул- линның
«Әнә килә автомобиль» пьесалары буенча
эшләнгән спектакльләр күрсәтте.
Мннзәлә театры спектакльләрен Урал
эшчеләре карады. Түбән Тагил металлурглары.
Свердловск хезмәт ияләре Габделхәй
Сабитовнын «Гарасат». Риза Ишморатның
«Хикмәтле Сәйфи», Әнгам Атна- баевпың
«Мәхәббәт турында җыр». Юныс Әминовнын
«Минем җәннәтем». Шакир Мәҗнтовның
«Ике хатын —ике закон». Николай
Анкнловиың «Мин — солдат хатыны»
спектакльләрен яратыл калдылар
Г, Тукай исемендәге татар дәүләт фи-
лармония артистларының бер бригадасы
республикабызның нефть районнарында
концертлар бирде. РСФСРның һәм ТАССР-
ның халык артисткасы Венера Шәрнпова, яшь
җырчылар Таһир Якупов. Илдар Шнһапов.
баянчы Ганс Сәйфуллин, опера һәм балет
театрының яшь җырчысы Рәүф Аббасов һәм
концертны алып баручы, Татарстанның
атказанган артисты Фәйзи Юсуповның
чыгышларын тамашачылар зур канәгатьләнү
белән тыңладылар.
Ленин исемендәге яшь тамашачылар
театры үзенең спектакльләре белән рес-
публикабыз авылларында, пионер лагерь-
ларында булды һәм халыкка илледән артык
спектакль күрсәтте.
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Татар совет әдәбиятын тәрҗемә итү һәм
пропагандалауда күрсәткән хезмәтләре өчен
Мәскәү «Балалар әдәбияты» нәшриятының
СССР халыклары әдәбияты редакциясе мөдире
Галия Рахман кызы Кәримовага ТАССРның
атказанган культура работнигы дигән исем
бирелде,
Татар совет әдәбиятын үстерүдәге хез-
мәтләре һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен
филология фәннәре докторы, СССР Фәннәр
академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов
исемендәге тел, әдәбият һәм тарих
институтының өлкән фәнни сотруднигы Гали
Мөхәммәтгали улы X а- литовка Татарстан
АССРның атказанган фән эшлеклесе дигән
мактаулы исем бирелде.
Яшьләрне коммунистик рухта тәрбияләүдә
күрсәткән хезмәтләре өчен ТАССР Ми-
нистрлар Советы каршындагы телевидение
һәм радиотапшырулар комитетының яшь- ләр-
балалар редакциясе өлкән редакторы Нәсимә
Салих кызы Әхмәтҗано- вага ТАССРның
атказанган культура работнигы дигән исем
бирелде.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ
ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Хәниф Хәйруллннның «Орбитадагы тормыш»
исемле романы бүлек утырышында
тикшерелде. Әсәрдә бүгенге авыл тормышы
чагыла, катлаулы язмышлар сурәтләнә. Чыгып
сөйләүче язучылардан Сәет Каль- метов,
Мәхмүт Хәсәнов. Юныс Әминов, Эдуард
Касыймов, Әдип Маликов һ. б. романның
сюжет, композиция якларын камилләштерү
юнәлешендә авторга файдалы киңәшләр
бирделәр.
Язучы Шамил Бикчурин РСФСР Язучылар
союзы командировкасы буенча Төмән
нефтьчеләре арасында булды. Татарстаннан
киткән нефтьче якташларыбыз белән очрашты.
Шамил Бикчурин Татарстан һәм Себер
нефтьчеләре дуслыгына багышланган яна
романына өстәмә материаллар җыйнап кайтты.
♦ *
Рус шагыйрьләреннән Иван Винокуров
һәм Дмитрий Матвеев нефтьчеләрнең
«Юность» пионер лагеренда чыгыш ясадылар,
үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар.
Балаларның күп төрле сорауларына җавап
бирделәр.