Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ БАГЛАНЫШЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ


лдагы мәкаләләрдә 1 без халкыбызның этник тарихы, халык формалашу процессының телгә, рухи культурага булган тәэсире хакында сөйләгән идек. Аларда шулай ук Алтын Урда чоры әдәбиятының тарихи урынын һәм әһәмиятен, шул катлаулы, бай әдәбиятны тудыруга төрле халыкларның керткән өлешен ачыкларга омтылыш ясалды.
Бу мәкаләдә исә. XV йөздән соң Көнчыгыш Европадагы төрки телле әдә-биятларга хас кайбер мөһим мәсьәләләрне яктырту өстенә. татар әдәбиятының башка төрки культуралар белән мөнәсәбәтен, шул багланышның соңгы дәвер әдәби үсешебезгә ясаган тәэсирен яктыртуны максат итеп куябыз.
АЛТЫН УРДА ӘДӘБИЯТЫНЫҢ УРТА АЗИЯ ҺӘМ ТӨРКИЯ ӘДӘБИЯТЛАРЫНА ТӘЭСИРЕ
Урта Азиядән аермалы буларак, XIII—XV гасырларда Алтын Урда чоры төрки әдәбиятының шактый нык үскән булуын беләбез инде. Әмма бераз соңрак, Аксак Тимер варислары чорында, элекке Чыгытай улусында да төрки телле әдәбият тернәкләнә башлый, һәм XV йөзнең икенче яртысында анда көчле генә җирле әдәбият барлыкка килә. Шул ук вакытта бу яңа әдәбиятны Алтын Урда чорындагы культураның
' «Казан утлары» журналы. 1975 ел. 7—8 саннар. дәвамы дип карау хакыйкатькә якынрак булыр иде. Моның шулай икәнлеген түбәндәге фактлар күрсәтә.
Харәзми псевдонимлы безгә мәгълүм шагыйрь үзенең «Мәхәббәт-намә» дигән поэмасын (1353 ел) Әмир Хөсрәүнең «Рух-ел-гашикыйн» һәм «Мантыйхел- гопппак» исемле әсәрләреннән рухланып. шулар белән ярышып язган. Куң- гырат кабиләсеннән чыккан бу автор үз әсәрен Ак Урда башында торган Мөхәммәт Хуҗа бәккә багышлаган; автор әсәрнең язылган урыны сыйфатында гомумән Сыр-Дәрья буен атый. Димәк, әсәрнең Ак Урда үзәге Сыгнакта язылган булуы ихтимал икән.
XIV йөз ахырында шул ук Сыр- Дәрья буендагы Хөҗәнд (хәзерге Ленинабад) шәһәрендә яшәгән Хөҗәнди нис- бэле бер шагыйрь. «Мәхәббәт-намә»дән үрнәк алып, «Ләтафәт-намә» исемле поэма яза. Ә 1435—36 елларда Аксак Тимернең торуны (оныгы) Сәед Әхмәд исә, Харәзми һәм Хөҗәнди әсәрләренә ияреп. «Тәгашшык-намә» поэмасын иҗат итә.
Икенче бер Харәзем шагыйре Мирхәйдәр Харәзми 1409—1414 еллар арасында. бөек Низамига ияреп, «Мәхзән ел-әсрар» поэмасын яза. Шул ук вакытта ул Котбтан да нык өйрәнгән.
Мирхәйдәрнең биографиясе төгәл мәгълүм түгел. Кайбер мәгълүматларга караганда. Аксак Тимер Үргәнеч шәһәрен җимерел, андагы халыкны туздыр
А
ган чакта аның Харәземнән Мавәрәэн- нәһергә күчеп киткән булуы ихтимал (Харәземнең Алтын Урдада бер өлкәне генә тәшкил иткәнлеген беләбез инде). Мирхәйдәр поэмасының 1508—1509 елда, ягъни Галишир Нәваи вафат булганнан соң нибары 7 ел вакыт үткәч, һяратта күчерелгән нөсхәсе хәзер Британия музеенда саклана. Әлбәттә, бу әсәрне тимериләр (тимуриды) чоры шагыйрьләренең. җөмләдән Нәваиныд да белгән булуы шик тудырмый.
1410 еллардан башлап касыйдә һәм газәлләр язу белән шөгыльләнгән һәм 1467 елда үлгән Саккакый псевдонимлы шагыйрьнең дә Харәземнән булуы шиксез. Ихтимал, ул 1228 елда Чыгытайхан боерыгы белән үтерелгән мәшһүр фило- лог-галим Әбү Ягъкуб Иосыф Саккакый Харәзминең оныкларыннан булгандыр.
Фарсы телендә шигырь белән язылган «Йосыф вә Зөләйха» кыйссасыннан рухланып, 1409 елда Балхта үзбәкчә поэма язган Дурбәк тә. һичшиксез, үзеннән элекке төрки әдәбият традицияләрен дәвам иттергән. XV йөзнең беренче яртысында шул ук Балхта иҗат иткән Атай исемле шагыйрьнең Әхмәд Ясәви нәселеннән булуы хакында фикер йөртергә кайбер нигезләр бар.
Төркмән шагыйре Вафасиның 1464—1465 елда язылган «Рәүнак ел- ислам» исемле әсәре, үзенең теле, стиле буенча шул чордагы иске үзбәк әсәрләреннән бигрәк, Алтын Урта истәлекләренә, мәсәлән, Котб поэмасына якын тора.
Бу фактларның барысы да Харәзми, Котб, Хөсам Кятиб, Сәйф Сарай кебек Алтын Урда чоры шагыйрьләренең мирасы соңгы дәвер Урта Азия әдәбиятына көчле тәэсир ясавы, хәтта аның мөстәкыйль рәвештә үсеп китә алуына төп сәбәпләрнең берсе булуы турында сөйләсә кирәк.
Гомумән алганда, тимериләр дәүләтендә фарсы-таҗик телендәге әдәбиятка артыграк әһәмият биргәннәр. Шуңа күрә анда төркичә әдәбият әкрен үскән. Моны түбәндәге фактлар бик ачык күрсәтә. Мәсәлән. Галишир Нәваи шагыйрьләр тормышына багышлап язган «Мәҗалис ән-нәфаис» исемле китабында (1490— 91 ел) үзеннән элек яшәгән һәм үзе күреп кала алмаган шагыйрьләрдән нибары биш кенә кешенең исемен атый. Шулар арасында «Касьгйдәи бөрдә»гә төрки телдә шәрех язган Хөсәен Харәзми исемле кеше дә телгә алына. Невамның үзе яшь чакта, ягъни XV гасырның урталарында, Һиратта, Самаркандта күргән шагыйрьләреннән унөч кеше санала: шулардай төрки телдә иҗат иткән Лот- финың 99 яшендә дә (ул 1465—66 елда үлә) яхшы гына шигырьләр яза алуы әйтелә. Аның, ягъни Лотфиның 1416— 1417 елларда Алтын Урдага килүе мәгълүм.
Кыскасы, Урта Азиядә бары тимериләр чорында гына төрки телле әдәбият формалашкан. Галишир Нәваиның иҗаты исә шул яңа әдәбиятның иң югары ноктасын, образлы итеп әйткәндә, алтын таҗын тәшкил иткән. Шул ук вакытта фактларның китерелгән кадәресе дә элек «чыгытай», соңрак «иске үзбәк әдәбияты» дип йөртелә торган әдәбият-ның бөтенләй буш җирдә барлыкка килмәвен. гел «үз казанында» гына кайнамавын ачык күрсәтсә кирәк. Төгәлрәк әйткәндә, ул — Алтын Урда чорында формалашкан зур төрки әдәбиятның бер үрентесе сыйфатында үсеп чыгып тернәкләнгән, куәтләнеп киткән әдәбият.
Алтын Урда чоры язма культурасы шулай ук Кече Азиядәге төрекләрнең әдәбияты үсүгә дә көчле тәэсир ясаган. Анатолияне яулап алган төрек кабиләләре арасында Византия белән көрәшме сурәтләүгә багышланган «Баттал-намә», «Даншпмәнд-намә», «Салсал-намә» кебек ярым дини, ярым героик рухтагы әсәрләр барлыкка килгән. Боларда элекке «Угыз-намә» тәэсире дә нык сизелә. Гади халык арасында һәм гаскәри даирәләрдә менә шундый дастаннар, элекке алыпларны мактаган героик рухлы фольклор әсәрләре күбрәк таралган булса, сәлҗук солтаннары сарайларында фарсы поэзиясенә табынганнар, төрки телле әдәбиятка кимсетеп караганнар. Шуңа күрә төрки телле поэзиянең үсүе нигездә Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыр- гани әсәрләренә ияреп шигырьләр язу һәм Алтын Урда, Болгар, Кырым шәһәрләрендә иҗат ителгән китапларны үз шивәләренә тәрҗемә итү юлы белән барган. Ясәви, Бакыргани әсәрләренең Анатолиядә популярлык казануына монгол яулап алулары чорында көнчыгыштан качып килгән суфи шагыйрьләр зур булышлык иткән (бу вакытта Кече Азиядә яшәгән суфи шагыйрьләрдән Ушар Баба, Ак Язлы, Баба Солтан, Баба
Ильяс. Кжекле Баба, Абдал Муса, Хоруси Дәдә, Госман Баба һ. б. исемнәрен атарга мөмкин; боларның кайберләре Урта Азиядән килгән булуга ишарәләр бар). Төрекләрнең мәшһүр шагыйре Юныс Имрә дә Әхмәд Ясәви хикмәтләре тәэсирендә суфичылык рухындагы шигырьләр язган. Х1П гасырда Сөләйман Бакыргани әсәрләреннән «Мәрьям кыйссасы», «Ахырзаман кыйссасы» (татарларда ул «Тәкый гаҗәп китабы» дип мәшһүр), «Исмәгыйль вә Ибраһим кыйссасы», «Муса вә Хозыр кыйссасы» һәм тагы башка бик күп төрле дастаннар төрек теленә тәрҗемә ителгән яки шулерның тәэсирендә оригиналь әсәрләр барлыкка килгән.
Без алда XIV йөз ахырында ук Хөсам Кятибның «Җөмҗөмә солтан» дастаны, «Кисекбаш» поэмаларының төрек теленә тәрҗемә ителүе хакында әйткән идек. Биредә шуны гына өстисе килә: Хөсам Кятиб әсәре 1548—49 елда Сәхибгәрәй ханның әмере буенча икенче тагГкыр төрекчәгә (дөресрәге, төрек теленең Кырымда формалашкан диалектына) тәрҗемә ителә. Кол Галинең моңар хәтле үк төрекчәгә тәрҗемә ителгән «Кыйс- саи Йосыф» китабы Төркияда романтик рухтагы язма поэзиянең үсүенә аерата көчле тәэсир ясавын беләбез инде.
Кече Азиядә төрекчә шигырьләрне гаруз вәзене белән язу эшен Җәләлетдин Руми (1197—1275) һәм аның улы Солтан Вәләд (1226—1312) башлап җибәргән. Ләкин алар үз шигырьләрен фарсыча сүзләр белән нык чуарланган корама төрек телендә язганнар. Солтан Вәләднең «Ибти- да-намә», «Рөбаб-намә» исемле поэмаларында 156 төрекчә ике юллык һәм беркадәр грекча шигырьләр бар. Шушы стильдә язган суфи шагыйрь Гөлшәһри 1317 елда мәшһүр фарсы әдибе Фәридетдин Гаттарның «Мантыйк ет-тайр» исемле поэмасын тәрҗемә иткән. 1330 елда Гашыйк-паша (Әхмәд Ясәви иярченнәреннән Баба Ильясның оныгы, Хорасыннан килгән), Җәлалетдин Руми «мәснәви»- ләренә ияреп, «Гариб-намә» исемле әсәр язган.
Кече Азиядә романтик рухлы поэзия үсүдә Алтын Урда, Болгар, Харәземнәр- нең роле зур булган. Мәсәлән, 1350 елда Торкстаннан килгән Хуҗа Мәсгуд ибне Әхмәд исемле кеше фарсычадан «Сөһәйл вә Нәүбәһар» дастанын тәрҗемә иткән. Иәмөн патшасының улы Кытай патшасы кызының сурәтен күреп гашыйк була. Әсәрдә патша улының аны эзләп Кытайга барган чакта төрле маҗаралар кичерүе тасвирлана *. 1354 елда шул ук Хуҗа Мәсгуд, Иран әдибе Сәгъдинең «Бөс- тан»ыннан бер өлешне тәрҗемә итеп, аңа «Фәрһәнг-намәи Сәгъди» дигән исем бирә. Фәндә «Кәлиләвә Димнә» әсәренең төрекчәсен дә шул Хуҗа Мәсгудка нисбәт итәләр (академик Крымский). Ләкин, минемчә, аны Кол Мәсгуд дигән икенче бер кеше язганга охшый.
Бу дәвердә Анатолиядә гарәпчәдән һәм фарсычадан тәрҗемәләр эшләү дә киң таралган була. 1359 елда Кастамуниле Шади псевдонимлы шагыйрь, гарәпчә китапларның сюжетларыннан файдаланып, хәзрәте Галинең улы Хөсәеннең мәшһүр сугышларын тасвирлаган зур күләмле әсәр иҗат итә. Гәрчә поэмада Җәлалетдин Руминең тәэсире нык сизелсә дә, авторның телендә Алтын Урда һәм Харәзем төрки диалектларының элементлары да шактый. Ни өчендер, бу әсәр хәзерге көнгә кадәр фәндә үз бәһасын алмаган әле.
1387 елда Камал угылы исемле автор, гарәп, фарсы һәм төрки чыганаклардан файдаланып, «Фәрәх-намә» исемле поэма язган. 1410 елда Әхмәд Гирмияни дигән әдип Низаминең «Искәндәр-намә»се нигезендә шул ук исемдә зур күләмле дастан һәм тагы «Җәмшид вә Хөршид», «Йосыф вә Зөләйха» исемле поэмалар иҗат иткән. Әхмәдиең дусты Шәйхи Гирмияни исә атаклы Иран-һиндстан шагыйре Әмир Хөсрәү Дәһләвинең «Ширин вә Хөсрәү» әсәренә кайбер өстәмәләр ясап, аны төрекчәгә тәрҗемә иткән (әсәр бетми кала, аны авторның якыннарынан Җамалын исемле кеше тәмамлый). 1491 елда Хәмди Чәләби дигән кеше биш поэмадан торган «Хәм- сә» китабын язып бетерә, шуларның беренчесе булган «Йосыф вә Зөләйха»ны Фирдәүси һәм Габдрахман Җами версияләре нигезендә иҗат кыла.
Болар белән бергә, төрекләрдә пәйгам-бәрләр, .сәхабәләр тормышына багышланган ярым дини, ярым дидактик әсәрләр дә шактый киң таралган була. XV йөздә Сөләйман Чәләби, Хамид Чәләби дигән авторларның «Мәүлед ән-нәби» дигән поэмалары, Габдрахман исемле берәүнең «Сияр ән-нәби» кыйссасы һәм Мөхәммәд Чәләбинең бнк киң таралган «Мөхәммә-
1 Бу сюжеттан соңрак үзенеа мәшһүр «Фәрһад вә Ширин» поэмасында Г. Нәваи да файдаланган.
дия»се шулар рәтенә керә. Җентекләп тикшерсәң, боларның барысының башында төрки телле суфичылык поэзиясе — Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани иҗатлары ята.
Шулай итеп, китерелгән фактлардан без Анатолия төрекләренең әдәбияты да буш җирдә яки гел бер төрекләр эшчән- леге нәтиҗәсендә генә тумаганлыгын күрәбез. Беренчедән, аңар борынгы төрки поэтик традиция чыганак булган булса, икенчедән, Алтын Урда чоры әдәбиятының тәэсире дә нык сизелә икән. Өченчедән, госманлы төрекләренең язма культурасына фарсы-таҗик, гарәп әдәбиятларының бәрәкәтле тәэсир ясавы бәхәссез.
СОҢГЫРАК ДӘВЕР ӘДӘБИ МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
ХШ—XIV гасырларда борынгы Болгар. Харәзем. Алтын Урда әдәбиятлары тәэсирен татыган Анатолия төрекләре XV гасырдан соң, ягъни госманлы империясе оешып җиткәч, үзләре башка төрки халыкларның әдәби процессларына йогынты ясый башлыйлар.
Төрек — Урта Азия мөнәсәбәтләрендә дә шундый ук хәлне күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, Шәйбанилар дәүләтен нигезләүче Шәйбаниханның (1451-1510 еллар) Әхмәд Гирмияниның югарыда исеме телгә алынган «Искәндәр-намә» дастанын укыганлыгы мәгълүм.
Төрек әдәбиятының башка төрки әдәбиятларга теге яки бу күләмдә тәэсире хакында сөйләгәндә, соңгыларын бер кызганыч эпигоннар рәвешендә күз алдына китерергә һич тә ярамый. Моны Казан ханлыгы чоры әдәби истәлекләреннән дә күрергә мөмкин. Мәсәлән, Мөхәммәдьяр үзенең «Төхфәи мэрдан» (1539)дигән поэмасында Казанда шагыйрьләрнең күп булуын әйтә:
Бер гажиб бу кем шәһәр эчи тулуг Шагыйрь улмыш барча кечек һәм олуг.
Дөрес, Казан чоры шагыйрьләренең әсәрләре безнең көннәргә хәтле килеп җитмәгән, килеп җиткәннәренең исә даталары, авторлары әлегә ачыкланмаган. Бу аңлашыла да. Казанны алуда катнашкан князь А. Курбский хәбәрләренә караганда, шәһәрне штурмлаган чакта бик күп татар руханилары һәм укымыш- лыларының кырылып бетүләре мәгълүм. А. Курбский каршылык күрсәтүчеләргә Кол Шәриф дигән кешенең җитәкчелек итүен әйтә. Хәлбуки, менә шул Кол Шәрифнең шигырь язу белән шөгыльләнүе хакында кайбер хәбәрләр бар. Безнеңчә, 1899 елда Казанда басылган «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» исемле кечкенә күләмле (136 шигъри юл) поэма аның әсәре бу-лырга охшый. Сөләйман Бакыргани, аның хатыны Ганбәр ана һәм уллары Хөбби Хуҗа хакында язылган әсәрнең ахырында автор болай ди:
Әнбня Һәм әүлия бу деньялнк үтебдер. Бу дастанны Кол Шәрнф шәйлә әйтеп укыбдыр.
Поэманың суфичылык идеяләре белән сугарылган булуы да аның авторы әлеге Кол Шәриф түгел микән дигән фикерне куәтли. Чөнки, кайбер хәбәрләргә караганда, ул Казан ханлыгының баш рухание — Сәед булган. Кол Шәрифнең чын мәгънәсендә суфи шагыйрь булуын аның дүрт шигыренең «Бакырган китабы»на кертелүе дә раслый. Бакыргани хакында Казанда XVI йөздә үк поэма язылу факты болгар-татарлар арасына суфичылык әдәбиятының борынгы чорда ук үтеп кереп, шактый тирән тамыр җибәрүен күрсәтә.
Гомумән төрки телләрдәге суфичылык әдәбиятының тарихын һәм бу тәгълиматның бездә тоткан урынын тикшерер өчен, безнеңчә, әле телгә алынган «Бакырган китабы »ның чыганак буларак әһәмияте аерата зур. Мәсәлән, анда 1589 елда Урта Азиягә китеп, Кәрминәдә үлгән Касыйм шәех Ибраһим әл-Казанмның да шигыре бар. Дөрес, китапка кергән шигырьләрнең (Бакырганига нисбәт ител- гәннәреннән башкалары) барысы да та-тар авторларыныкы дигән ашыгыч нәтиҗә чыгарырга ярамый. Анда XV йөздә яшәгән Урта Азия шагыйрьләреннән Икани, XVI гасыр шагыйре Шәмсетдин Үзгәнди, шул ук чорда Гобәйда (Кол Гобәйда) псевдонимы белән иҗат иткән Гобәйдулла хан Шәйбани (1539 елда үлгән), 1417—18 елда Хәләбтә фанатик руханилар тарафыннан җәзалап үтерелгән бөек әзербәйҗан шагыйре Имадеддин Нәсими әсәрләре дә бар. Шулай ук без ул җыентыкта Мөхәммәд Гали Гариби белән Бабур Мирза чорында иҗат иткән Гәдаинең дә кайбер әсәрләрен укыйбыз (соңгы ике авторның суфи шагыйрьләрдән булуы бәхәсле). Моннан тыш, «Бакырган китабы»нда 1657 елда Әндиҗан- да туган, күп өлкәләрне гизеп йөреп, халык арасында шөһрәт казанган, суфичы-
лык шигырьләре белән бергә, югары кат-ламнарның җәбер-золымнарын, руханиларның икейөзлелеген фаш итүгә бик күп әсәрләр багышлаган һәм 1711 елда дьрга асылган Баба Рәхим Мәшрәбнең шигырьләрен дә очратабыз.
Бу авторларның Кол Шәриф белән Касыйм шәехтән башкалары тугандаш халыкларның әдәбият тарихларында мәгълүм шәхесләр. Ләкин үзенә күрә антология кыяфәтен алган «Бакырган китабы »нда тагы Бәйза, Бәһбүди. Кол Шәрәфи, Мискнни кебек шагыйрьләр дә очрый. Аларның исемнәре югарыда телгә алынган Нәваи китабында да, Хәсән Нисариның «Мөзәккәр әл-әхбаб» исемле зур антологиясендә дә. Үзбәкстанда чыгарылган сигез томлык кулъязмалар тасвирламасында да, шулай ук башка белешмәләрдә дә очрамый. Шуңа күрә аларның кайберләре болгар-татар җирлегендә формалашкан шагыйрьләр булуы бик тә ихтимал. «Бакырган кптабы»ның Урта Идел буенда төзелгән булуын игътибарга алсак, бу фикер тагы да куәтләнә төшә.
Нигездә суфичылык рухындагы ши-гырьләрдән торган «Бакырган китабы»на мөрәҗәгать итү белән без андагы авторларны, яисә дин сөреме белән сугарылган суфичылык әдәбиятын пропагандаларга, «менә сезнең милли әдәбиятыгыз» дип шуларны тәкъдим итәргә җыенмыйбыз. Сүз бары язма истәлекләр бик аз сакланган ерак чорның әдәби хәрәкәтен төгәл рәк күзаллар өчен өстәмә мөмкинлекләр барлыгы хакында гына бара. Чыннан да. Мөхәммәдьяр әйтмешли, шәһәр тутырып йөргән «кечек һәм олуг» татар шагыйрьләре турында без нәрсә беләбез? Турысын әйтсәк, Мөхәммәдьярның үзе хакын-да да капшанып-каранып кына фикер йөртәбез бит! Башкалар турында әйтеп торасы да юк! Әгәр әдәбият белгечләребез, иҗтимагый тарихны өйрәнүче галимнәребез әлеге суфи шагыйрьләрнең мирас ларын җентекләп тикшерсәләр, безнеңчә, шул чор әдәби хәрәкәтендәге эчке көрәш, иҗтимагый фикер үсеше мәсьәләләре кебек өлкәләрдә дә шактый күп өстәмә мәгълүматлар тупларлар иде. Чөнки социаль протест нәтиҗәсендә туган, ан-нары объектив сәбәпләр аркасында дини профанация сазлыгына баткан суфичылык тәгълиматы иҗтимагый көрәш үзәгендә торган, иҗтимагый каршылыклар хөкем сөргән җәмгыятьтә генә үзенә яшәеш җирлеге таба алган. Шуңа күрә әгәр узган чор әдәби хәрәкәтебезне төрле яклап, тирән итеп яктыртырга теләсәк, суфичылык әдәбиятына карата битараф мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш тү-гелбез. Беренчедән, феодализм чорында гомумән динилектән бөтенләй азат бернинди дә язма әдәбият булмаган; икенчедән, ул дәверләрдә социаль эчтәлекле протестлар күп очракта дини формага төрелеп бирелгән (суфичылык белән мөнәсәбәттә моңа мисал итеп баягы Баба Рәхим Мәшрәбне. өлешчә Имадеддин Нәсимине атарга мөмкин...). Өченчедән, начар сакланган чагыштырмача дөньяви әдәбиятыбыз хакында аның антиподы, ягъни каршы ягы булган суфичылык ру-хындагы әсәрләрдән мәгълүматлар, төгәлрәк әйткәндә, «кыек мәгълүматлар» табарга мөмкин. Боларны «турайтып» аңлату исә, гәрчә ул күп белем сорый торган кыен эш булса да, галимнәрнең бурычы. Өстәвенә, бу төркем язма истәлекләрдән узган дәверләрдә хөкем сөргән әдәби формалар, шигъри техника, сурәтләү чаралары хакында да бай мәгълүмат алырга мөмкин. Ниһаять, суфичылык әдәбиятын җентекләп тикшерү, хаким идеологиянең иҗтимагый фикергә тәэсирен күрсәтүдән тыш. халыклар ара әдәби багланышлар хакында да шактый кызыклы мәгълүматлар бирә алыр иде. Моның шулай икәнлеген XVI—XVIII йөз татар әдәбиятының торышыннан. андагы тенденцияләрдән кү-рергә мөмкин.
Әйтик, югарыда телгә алынган Сөләйман Чәләбинең «Мәүлүд ән-нәби» поэмасыннан тыш. Мөхәммәд Чәләбинең (Язучы угылы) *Мөхә.ммәдия»се дә бездә нык таралган булган. Авылларда абыстайлардан сабак тыңлаган кызлар иң кимендә аның аерым өлешләрен яттан белергә тиеш булганнар. Әнә бит Габделҗәббар Кандалый да (1797—1860) үленең сөйгәненә «гыйшык бәетләре!#* укы кушып «Мөхәммәдия»гә», ди. '
Төрекчә язылып, бездә популярлык казанган мондый әсәрләрнең кайчан тарала башлауларын ачыклау да игътибарга лаек нәрсә. Ләкин, фикеребезчә, бу процессны бары китап басыла башлаган дәверләргә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Мәсәлән, безгә мәгълүм Кас- тамуниле Шади тарафыннан «хәзрәте» Хөсәеннең мәгълүм сугышлары хакында язылган эпик поэмасы (1359 ел) Торгам*'
9 «К У.» № 10
129
да киң таралмаган — анда нибары бер генә кулъязма сакланып калган; Европа китапханәләрендә тулы булмаган тагы берничә нөсхә мәгълүм. Менә шул әсәр- жең безгә 1713 елны (татарлар арасында басма китап таралганчы ук!) Әлмөхәммәт исемле Казан шәкерте күчергән сыйфатлы нөсхәсе мәгълүм. Икенче бер әйбәт нөсхә утызынчы елларда Әстерханга оештырган археографии экспедицияләр вакытында табылган. Бу әсәрнең соңрак, 1897 елда, татар әдәбияты репертуарын яхшы белүче казакъ шагыйре Йосыфбәк Шәйхелислам тарафыннан казакъчага тәрҗемә ителүе дә мәгълүм. Менә болар Төркиянең үзендә бик аз таралыш тап-кан кайбер әсәрләрнең бездә чагыштырмача күбрәк мәгълүм булуын һәм иртәрәк таралуларын күрсәтәләр.
Туган якларыма кайткан чакта миңа Дәүләки авылында (Апае районы) яшәүче яхшы гына белемле Гатаулла исемле карт төрекчә «Йосыф вә Зөләйха* поэмасының төгәл булмаган бер нөсхәсен биргән иде. Тикшерә торгач, бүлек ахырларында шундый мәгълүматлар табылды:
Әхмәди, күр ул Зеләйха нәйләди. Ьер икән дәрднни йез биң әйләдн ..
Әхмәди, итмә надаиа гарзе халь...
Бу Һәм башка өстәмә фактлардан әлеге китапның 1329—1412 елларда яшәп, Әхмәт Гирмияни псевдонимы белән әсәрләр иҗат иткән мәгълүм төрек шагыйренең поэмасы булуы ачыкланды. Төрек тарихы буенча язылган капиталь хезмәтләрдә исә аның «Диван*, «Искән- дәр-намә», «Җәмшид вә Хөршид» исемле әсәрләре генә телгә алына (мәсәлән, В. Ф. Коҗатөрк хезмәте). Яңа табылган истәлекне әлеге әсәрләрнең теле, стиле, формалары белән чагыштырып карау да безнең фикерне куәтли Шулай итеп, Төркиянең үзендә онытылган төрекчә бер мөһим әсәрнең сирәк кулъязмасы безнең Идел буенда сакланган икән.
Әле китерелгән фактлар әдәби мирасны барлау юлындагы кайбер кыенлыклар, гыйбрәтле хәлләр хакында сөйли: әгәр соңгы 4—5 гасыр эчендә, дөресрәге, XIX йөзгә кадәр, дәүләт иминлеге һич- вакытта да диярлек куркыныч астында булмаган төрекләрнең югалган әсәрләре •ллә кай лардагы татар авылларында табыла икән, димәк, ничә мәртәбәләр сугыш зилзиләләрен баштан кичергән болгартатарларның «үп кенә әсәрләре бөтенләй юкка чыккан, яисә онытылган, ә халганнарының кайберләре башка төрки төбәкләрдә сакланган булуы бик ихтимал. Бары төпченеп, җентекләп эзләү генә таләп ителә.
Тимериләр чорында барлыкка килгән классик үзбәк телендәге әдәбият белән болгар-татарларның шул заманнарда ни дәрәҗәдә таныш булулары хакында тә- гаен фикер йөртүе хәзергә кыенрак. Мон дый мөнәсәбәтләр өчен тиешле шартлар да җитеп бетмәгәнгә охшый. Чөнки тимериләр чорында Урта Азиядә гел сугышлар дөрләп торган. Аксак Тимернең оныгы Олугбәк үтерелгәч, тәхет низагына төньяк-көнчыгыштагы күчмә тпр- киләр дә якыннан катнашкан. Шуңа күрә классик үзбәк әдәбияты барлыкка килгән Самарканд, Балх шәһәрләрендә туган әсәрләрнең тиз арада Болгар-Казан якларына килеп җитә алмавы табигый. Мәгәр, 1507 елда Шәйбанихан һиратны алып, тимериләр дәүләтен еккач, әдәби мөнәсәбәтләрнең бераз җанлануы сизелә. Мөхәммәдьярның 1465—66 елда үлгән Лотфиның «Гөл вә Нәүруз* исемле әсәреннән файдаланып, 1542 елда «Нуры содур»ны иҗат итүе шул хакта сөйли. Шулай ук Мирхәйдәр Харәзминең «Мәх- зән ел-асрар» поэмасы, Галишир Нәваи шигырьләре, Паша Хуҗа иҗат иткән «Максат ел-әтүар» китапларының күчермәләре Идел буенда табылуы безнең фикерне өстәмә рәвештә көчәйтә (күп кенә әсәрләрнең, кулъязмаларның элекке сугышлар чорында янып һәлак булулары да бар бит әле).
Дөрес, Нәваи әсәрләре Казанда рево-люциягә кадәр аерым китап рәвешендә басылмаган. Ләкин моннан чыгып ашы гыч фикерләр ясарга ярамый әле, чөнки Мартиньян Иванов тарафыннан 1842 елда басылган хрестоматиядә, мәгърифәтче Каюм Насыйри китапларында да Нәваи шигырьләренең урын алулары мәсьәлә нең бик җентекләп тикшерүгә мохтаж икәнлеген күрсәтә.
ӘДӘБИЯТЫБЫЗ ЯҢАРГАН ЧОРДА...
Тимериләр чорында тукталып калган Урта Азия — Идел буе әдәби мөнәсәбәт ләрнең XVI йөздә беркадәре җанлана төшкәнен күргән идек. Моннан сощы гасырларда язма культура өлкәсендәге багланышлар бер езелеп, бер ялганып
«крен генә дәвам итәләр. Бу чордагы элемтәләрнең дә нигездә суфичылык ру-хындагы әдәбият елкәсендә көчлерәк булуын онытмаска кирәк. Мәсәлән, Урта Азиянең иң зур суфи шагыйре, Галишир Нәваиның дусты һәм остазы Габдрахман Җами үлгәч, аның юлый дәвам иткән икенче зур шагыйрь суфи Аллаһиярның «Сөбәт ел-гаҗизин» исемле китабы татарларда кулъязма килеш бик киң та-рала. Матбугатчылык эше башлангач та аның популярлыгы кимеми (1802—1865 елларда ул Казанда 19 тапкыр басыла). Үзен «кәди» (?) халкының нәселеннән дип исәпләгән Таҗетдин Ялчыгол улы әлеге әсәргә махсус шәрехләр язып, аны кызы Газизәгә багышлый, шуңа күрә китапны «Рисаләи Газизә» дип атый. Сүзләренә караганда, Таҗетдин күп китаплар укыган, гарәп-фарсы телләреннән һәм төрле төрки шивәләрдән хәбәрдар кеше булганга охшый. Әсәрдә Болгар җиренә хас кайбер гореф-гадәтләр хакында да әйтелеп, татарлар өчен аңлаешсыз төрки сүзләргә аңлатмалар бирелә (яңгак — әчтерхан чикләвеге һ. б.). «Рисаләи Газизә», кулъязма килеш бик күп таралудан тыш, әллә ничә тапкырлар басылган да. Һәм ул дистәләрчә мәртәбәләр нәшер ителгән «Кыйссам Иосыф», «Кисекбаш», «Бәдәвам», «Нәсихәт ес-салихин», «Рәүнәкъ ел-ис- лам» китаплары белән бергә авыл мәдрәсәләрендә дәреслек булып хезмәт иткән.
Реалистик проза яралгылары туып, романнар язу эше башлангач, Иран, гарәп илләре, госманлы төрекләре белән барган элемтәләрдә беркадәре яңа сыйфатлар барлыкка килә: хәзер аларның әдәби әсәрләре элеккечә күчермә нөсхәләрдә генә түгел, бәлки күп тиражлы басма китап рәвешендә дә тарала башлый. Казанда татар типографияләре ачылу моңа бик зур мөмкинлекләр тудыра. Мәсәлән, «Сәед Баттал газый хикәясе», «Салсал-намә» кебек электән үк халкыбыз арасында билгеле булган төрек әсәрләреннән тыш, «Каһарманы катыйль», «Гаҗәиб ел-мәхлукат», «Гали ибне Әбү Талиб каһарманлыклары», «Тутый-намә» кебек фарсычадан тәрҗемә ителгән әсәрләр дә һәм кулъязма һәм басма рәвештә таралалар. Болардан «Тутьгйнамә»не Габделгалләм Фәөзханов төрекчә версиядән тәрҗемә итә, ә төрекләр аны фарсычадан алган булалар.
Китаплар тәрҗемә итү кисә башка телләрдә мәгълүм әсәрләр буенча татарча версияләр тудыру өстендә, билгелә булганча, Каюм Насыйри да бик актив эшли. Ул. мәсәлән, төрекчәдән «Кырык вәзир», «Әбүгалисина» китапларын, гарәпчәдән «Җәваһир ел хикәят». фарсычадан мәшһүр «Кабус-намә»не (1082 ел истәлеге) тәрҗемә итә. Бу китапларның өчәр-алтышар тапкыр басылулары аларның халык тарафыннан яратып кабул ителүе хакында сөйли (дөрес, «Әбүгали- сина»ның төрекчәсе элегрәк тә бер мәртәбә басылган булган). ПГиһаб Мәрҗани шәкертләреннән Стәрлетамаклы Хәбиб ән-Нәҗҗар тарафыннан 1899 елда Мисыр галиме әл-Кәлүбидән тәрҗемә ителгән «Нәвадир» исемле дидактик хикәяләр җыентыгы да шулай ук популяр китаплар исәбенә керә.
Әлбәттә. Урта Азиядә элегрәк язылган әсәрләр дә бу дәвердә татарлар тарафыннан шактый күп нәшер ителә. Шундыйлардан мисал итеп, XVI йөздә Шәйбанилар сараенда хезмәт иткән Ха- рәзөм шагыйре Мәҗлисинең «Сәйфелмөлек», югарыда телгә алынган «Мәхзан ел-әсрар», «Таһир вә Зөһрә» хикәяләрен күрсәтергә кирәк. Соңгы әсәр сюжетыннан файдаланып XVI йөздә Харәземдә яшәгән Сәйяди исемле шагыйрь «Дастаны Бабахан» дигән зур поэма язган. Аны төрекмән шагыйре Мулла Нөпәс үа ана теленә әйләндергән Озак еллар Кы- зылъярда (хәзер Казагыстандагы Петропавловск шәһәре) яшәгән татар язучысы Әхмәд Мөхәммәдзариф улы Уразаев- Кормаши, төрле чыганаклар, җөмләдән госманлы тарихларын файдаланып, әлеге «Таһир вә Зөһрә»не «нугай вә казакъ» телләренә кыскартып тәрҗемә иткән (1879 ел). Кормаши — шулай ук «Бүа егет» дигән халык дастанын да эшкәрткән. әдәбиләштергән автор.
Шәрыкта формалашкан сюжетларга әсәрләр язылуны, аларның кат-кат басылып чыгуын төгәл күзалларга ярдәм итә торган янә бер мисалга мөрәҗәгать кылыйк. 1330 елда Һиндстанда Зняэтдин Нахшәби дигән автор һинд фольклорында тутый кош турындагы маҗаралы хикәяләр нигезендә фарсыча «Тутый-намә» әсәрен иҗат иткән. (Монысы югарыда исеме аталган «Тутый-намә»дән мөстәкыйль әсәр). Менә шундагы сюжетлар-дан, риваятьләрдән файдаланып, Шиһабетдин ибне Габделгазиз исемле кеше
«Кылаф берлә Турандук хикәяте» дигән китапны язган. Бездә киң таралган «Мәликә китабы» да шул ук материалга нигезләнгән. Болардан тыш. фарсылардан кергән «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр аз», «Бигаять мәгъшук-намә», «Кыйссаи нәүруз», «Хикәяте җәдидә» китапларын һәм Таиб Яхинның «Хикәятләр» исемле җыентыгын онытмаска кирәк.
Фикеребезчә, менә шушындый китаплар татар фольклоры әсәрләрен җыюга, әзме-күпме эшкәртеп-бастырып чыгаруга этәргеч булган булсалар кирәк. Чөнки әлеге китаплар укучы массаларга ориенталист галимнәрнең хезмәтләренә караганда элегрәк тәэсир ясый башлаган.
Урта гасыр классик фарсы әдәбияты әсәрләре татарлар арасында соңгы дәвердә дә киң таралган, кайбер истәлекләр хәтта гасырлар буена мәдрәсәләрдә дәреслек булып хезмәт иткән. Әйтик, XIII йөздә иҗат иткән мәшһүр Фәридетдин Гаттарның «Пәнд-намә» (ягъни «Нә- сихәт-намә») исемле дидактик поэмасы нәкъ шундыйлардан. Аның татар җирлегендә күчерелгән кулъязма нөсхәләре ифрат күп очрый. « Пәнд-намә »дән тыш, Гаттарның «Әсрар-намә», «Шуридәи халь* исемле әсәрләре дә оригиналь һәм тәрҗемәләрдә киң таралган. Гаттардан тыш, мәшһүр Сәгъдинең «Бөстан» исемле зур күләмле әсәре дә татар мәдрәсәләрендә фарсы теле дәреслеге булып хезмәт иткән.
Фарсылардагы һәм төрекләрдәге әдәби хәрәкәтләргә тирән тәэсир ясаган Җәләлетдин Руми (1197—1275) әсәрләренең дә татар халкы арасында таралган булуы игътибарга лаек факт. Бигрәк тә аның «Мәснәви» дигән әсәре күп укылган. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салиховларның үз иҗатларында бу китаптан файдаланулары шуны раслый. Утыз Имәнинең «Мәснәви»не тулаемы белән күчереп язуы мәгълүм.
XIX гасырда Идел буе һәм Урта Азия халыклары арасында әдәби, мәдәни мөнәсәбәтләрнең элгәрге чорларга караганда көчлерәк тә. тирәнрәк тә булуы бәхәссез. Моның шулай икәнлеген Урта Азиянең борынгы үзәкләренә барып укыган, яисә шунда үзләре дә дәрес биргән Ә. Каргалый, Г. Утыз Имәни, Ә. Курсави, Ш. Мәрҗани мисалларында гына түгел, бәлки башка фактлар ярдәмендә дә беләбез. Бу юнәлештә бигрәк тә татар-казакъ культура мөнәсәбәтләре гыйбрәтле.
Татар укымышлы лары казакълар арасына барып бер «мулдакәлек» белән генә шөгыльләнеп йөрмәгәннәр. Балаларны грамотага өйрәтүдән тыш, алар казакълар арасына язма әдәбият үрнәкләре таралуга да хезмәт иткәннәр. III. Мәрҗани шәкертләреннән Кашшафетдин Минзәләвинең эшчәнлеге аерата игътибарга лаек. Каркаралы шәһәрендә мөдәррис булып торган чакта ул йөзгә якын казакъча әсәр язган. Шуларның күпчелеген төрле әдәби кыйссалар, тарихи поэмалар, фәнни-популяр язмалар, ниһаять, дәреслекләр тәшкил итүе үзе күп нәрсә турында сөйли.
Төмән өлкәсе Манҗил авылыннан чыккан Мүлкәй Юмачык улының эшчәнлеге дә әһәмиятле. Ул. мәсәлән, Хөсам Кятибның «Җөмҗөмә солтан* поэмасын казакъ теленә тәрҗемә иткән (тәрҗемә ахырында «Бер тинтәк Мүлкәй дигән агатаең* сүзләрен укыйбыз); үзе турында болай дип яза:
Каэакъта ун ел бала укытып.
Портыма кайтып килдем мин әман
Каркаралы өязеннән Акылбәк Түрәба- ев исемле бер шагыйрь 1910 елда Каюм Насыйри версиясенә таянып «Кырык вәзир» китабын казакъча поэма итеп яза (352 бит, 11840 юл). Аның башка әдәби әсәрләре булуы да мәгълүм. Әйтик, матбагачы Кәримовларга мөрәҗәгать иткән шигырендә әлеге поэмадан башка «ун кыйсса җибәреп им» дип әйтә. Акылбәк Түрәбаен, ихтимал, югарыда телгә алынган Кашшафетдин Минзәләвинең шәкертләреннәндер. Казакъча тәрҗемәләр эшләүче авторлардан тагы Посыфбәк Хуҗа Шәйхелисламны атарга кирәк, аның каләме аша дистәләгән әсәрләр казакъ укучыларына ирешкән.
Менә шундый тәрҗемә әсәрләре тәэ-сирендә казакъ укымышлылары арасында үз халкының фольклорына игътибар арта, нәтиҗәдә алар «Кыйссаи Алпа- мыш», «Кыйссаи Кызҗебәк*, «Кыйссаи Иртаргын* кебек истәлекләрне эшкәртеп. Казан матбагаларында бастырып чыгаралар.
Ниһаять, татар-казакъ әдәби багла-нышлары хакында сүз чыккач, һәр ике халык өчен дә бер дәрәҗәдә хезмәт күрсәткән Мифтахетдин Акмулла исемен дә махсус атап узу зарури.
Җыеп әйткәндә, алдынгы рус культурасы, демократик рухтагы рус әдәби фикере белән алдарак танышып өлгергән, шуларның бәрәкәтле тәэсире астында үз культурасына яңа элементлар кертә алган татарларның Россиядәге башка халыклар белән әдәби, гыйльми элемтәләре яңару чорында тагы да кө-чәеп, тирәнәеп китә. Бу хакта озак язып торасы юк. Үзбәк халык шагыйре Гафур Голам, төркмән язучысы Бирде Кербабаев, казакъ акыны Сабит Мока- нов, таҗик әдибе Садретдин Айни һәм башкаларның үз халыклары культурасына татар әдәбияты вәкилләре керткән өлеш турындагы авторитетлы фикерләре җәмәгатьче легебезгә мәгълүм инде. Без бары шуны гына искәртергә телибез:
XIX гасырның икенче яртысында һәм
XX йөз башында бик көчәеп киткән татар һәм Урта Азия халыклары әдәби, мәдәни мөнәсәбәтләре ничә гасыр буена сузылган бай тарихи традициянең дәвамы, үсеше икәнлеген һәр вакыт истә тотарга кирәк. Шул тарихи җирлекне яхшы белгәндә генә без соңгы чорлардагы гомум күренешләрнең, аерым фактларның табигатен дә, серен дә дөрес аңлый алачакбыз. Ниһаять, бары шушы дәвамлы традицияне дөрес аңлау, дөрес аңлату киләчәк әдәби процессларыбызның перс-пективасын алдан күрә белү мөмкинлеген арттырачак
Борынгы чор әдәби багланышларыбыз, бездә таралган башка төрки регион истәлекләре хакында сөйләп тә. шул әсәрләрнең соңгы дәвер татар әдәбиятында чагылыш табуы хакында сөйли торган фактларны искә алмасак, фикерләребез берьяклы килеп чыгар иде. Мәсәлән, XVII гасыр шагыйре Мәүла Колый гына Әхмәд Ясәви «хикмәтләре» тәэсирендә иҗат итеп калмаган, бәлки соңгырак чор авторларыннан Һибәтулла Салихов та Ясәви, Бакыргаяи тәҗрибәләреннән оста файдаланган. Аның, мәсәлән, •Тәндә җаным»... исемле билгеле әсәре «Бакырган китабы»ндагы:
Паз һәвәс берлә тезедем ханемак бу доньяда. Гакыйбәт ул ханемаи важран имешдер, белмәдем. — дип башланган шигыренең идея һәм формасы тәэсирендә туган. Һибәтуллада шулай ук суфи Аллаһиярдан күчкән фикерләр, детальләр шактый.
Алай гына түгел, бөтенләй яңа дәвер әдәбиятыбызда да борынгы терки поэзиядән күчкән элементларны, поэтик бизәкләрне. алымнарны күп табарга мөмкин. Революцион-демократик рухта иҗат иткән татар шагыйрьләре дә халык арасында популяр борынгы язма истәлекләрнең формаларыннан, әдәби алымнарыннан актив файдаланганнар. Чөнки киң җәмәгатьчелек тарафыннан гасыр-лар буена «үз итеп» кабул кылынган, бик таныш, аңлаешлы формаларга яңа эчтәлек салу, шул алым белән искелеккә каршы көрәшү гаять отышлы булган. Моның мисалларын Габдулла Тукай сатирасында күп табарга мөмкин. Әгәр аның мәшһүр «Яңа Кисекбаш» сатирасы безгә мәгълүм борынгы «Кисекбаш» поэмасына пародия булса, «Яңа ысулы ка- димче»се дә «Мөхәммәдиямдәге поэтик алым белән башланып, бөтенләй башка рухтагы пафос белән тәмамлана. Шулай ук Тукайның:
Ни кылырсың. Хажн абзам. тотса мәскәүләр ? Как ты будешь отвечать там. тотса мәскәүләр якаң?
— дип башланган көчле, антиклерикаль сатирасы да «Бакырган»дагы:
Нә кыларсән. ысскии адәм, тотса Газраил
Сан нәчүк жавап бирүрсән. тотса Газраил якаң?
— дигән тирән идеалистик шигыренең формасы нигезендә туган.
Болардан тыш, Г. Тукайның «Японияне мөселман итәчәк голяма нәрсәдә», «Алтынга каршы» һәм тагы башка бик күп сатирик шигырьләре дә шундый ук алым белән укучыларга күптән таныш истәлекләргә (җөмләдән, әлеге «Мөхәммәдия »гә) пародия рәвешендә язылган. Әгәр бөек шагыйрьнең иҗатын җентекләп тикшерә башласак, мондый мисалларның саны әллә имчә мәртәбәләр артыр иде.
Ниһаять, борынгы язма мирасның традициясен, тәэсирен бер профессиональ әдәбият өлкәсе белән генә чикләп куярга да ярамый. Моның шулай икәнлеге язма әдәбият белән әзме-күпме таныш фольклорчыларга мәгълүм булырга тиеш. Без бары ярым фольклор әсәрләрендә борынгы традицияләрнең чагылыш табуына ишарә ясау белән канәгатьләнәбез.
Кол Галинең «Кыйссан Иосыф» поэмасындагы шигъри элементларның, сурәтләү чараларының бик күп дүртьюллык җырларыбызга күчеп утыруларыннан тыш, безнең халыкта шул истәлекнең формасы (шигъри үлчәме) белән әсәрләр
язу да киң таралган иде. Мәсәлән, «Йосыф китабы »ндагыча «имди» рефрены белән тәмамланган «Кәҗә бәете»ннән тыш, «Хикәяте җәдидә» «Кечкенә Йосыф китабы», «Кыйссаи кыргыз» кебек әсәрләрдә дә Кол Галинең вәзене, аның поэтик аһәңе яңгырый.
«Бәдәвам» китабы формасыннан файдаланып язылган фольклор әсәрләре дә шактый. Әйтик. 1905 елда икенче тап. кыр басылган «Яңа бәдәвам китабы» шундыйлардан. Дорес. әсәрнең шигъри техникасы, әдәби сыйфаты бер дәрәҗәдә ткгеа түгел, мәгәр бу очракта аның алымы һәм фикере мөһимрәк:
Жуан-жуая байларымыз
Трактирда утыралар.
Мичкә кебек корсакларына Гофман сырасын тутыралар. Киемнәренә караганда Уйларсың болар бер әүлия. Ә кылган эшләрен күрсәк. Ни годится ни куда!
Кредиторлар сурын ергәй.
Платежлар якын кнлгәй.
Вексельләр протестка кергәй,— Начар булыр бәдәвам!..
Уфа мәдрәсәләренең берсендә укыган татар шәкертләреннән Мөхәммәтвәсим Солтанов дигән егетнең С. Бакыргани кыйссалары формасында язган «Канау буе» исемле халык арасына киң таралган сатирасы да игътибарга лаек. Әсәрдә татар авыллары тормышындагы торгынлык, томаналык, гайбәт сату гадәтләре шак тый үткен сурәтләнә:
Күп сүзләре гайбәттер.
Үзләренә әйбәттер.
Башларында кибәктер.— Мие черегән тидия...
Сейлн торгач болар рнч Кояш батты, булды кич; Файда итмәделәр һич. Таралдылар тидия...
Хәйлә берлә мал табып. Юкны тәкъдиргә ябып. Кнткәнмез юлдан сабып Сукмак берлә тидия...
Күренә ки, борынгы чордагы дәвамлы әдәби мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә Идел- Урал татарлары язма культура реперту. арына кергән истәлекләр соңгы дәвер профессиональ әдәбиятыбызга гына түгел, бәлки фольклор һәм ярым-фольклор әсәрләребезгә дә нык тәэсир ясаган икән.
ЙОМГАК
Укучылар игътибарына өч мәкаләдә тәкъдим ителгән материаллар ярдәмендә без төрле кабиләләр оешуы, аларның күрше һәм кардәш кавемнәр белән ты. гыз мөнәсәбәткә керүе нәтиҗәсендә татар* ларның бер халык булып формалашуы тарихына кыскача сәяхәт ясадык. Халык формалашу, ягъни этник тарихның куль- тура-экономик мөнәсәбәтләрнең үзенчә-лекләрен ничек тәэмин итүен ачыкларга тырыштык. Шуларның барысын игъти. барга алып, борынгы әдәби процессы бызның йөзен, аерым үзенчәлекләрен бил гели торган фактларның беркадәресен барлап чыктык. Нәтиҗәдә соңгы дәвер әдәби фактларны дөрес аңлар өчен дә безгә еш-еш борынгылыкка мөрәҗәгать итәргә, шул борынгыдан килә торган традицияләр нигезендә хөкем йөртергә кирәклеген аңладык. Ягъни татар әдәбияты та-рихын фәнни дөрес, тормышча гадел хәл итәр өчен, без эзлекле тарихилык принцибы белән фактлар комплексын өйрәнеп гамәл кыларга тиешбез икән. Бу — мәсьәләнең бер ягы.
Икенчедән, без китергән материаллар милли әдәбиятны бер биологик принциптан гына чыгып, гел тар милли кысалар эчендә карарга ярамаганлыгын расласа кирәк. Чөнки социаль-иҗтимагый хәрәкәтнең бер җимеше булган әдәби процесста, ягъни иҗтимагый күренештә, милли кысаларга сыймый торган өлешләр дә бар. Китерелгән материаллар, мәсәлән, төрле әдәби сюжетлар һәм темаларның төбәктән-төбәккә, халыктан.халыкка, телдән-телгә һәм дәвер, дән-дәвергә күчеп йөрүләре хакында сөйлиләр. Димәк, бер әдәбиятның вәкилләрен, аның үзенә генә хас истәлекләрен миллилек принцибы белән ачыклау, барлау зур мәсьәләнең бер ягы булса, конкрет әдәбият кичергән процессны күрше-кардәш халыкларның культуралары фонында чагыштыру принцибы белән тикшерү шул ук мәсьәләнең икенче тарафын тәшкил итә икән. Моның икеоен дә канәгатьләнерлек дәрәҗәдә хәл кылмыйча торып, төрлечә фикер йөр-түләрдән әллә ни зур нәтиҗәләр чыкмаячак. Әлбәттә, мәсьәләне болай әтрафлы хәл кылу өчен төрле өлкәләрдәге белгечләрнең бергәләшеп эшләүләре зарури.
Өченчедән, милли әдәбиятлар арасын, дагы багланышларны өйрәнгән чакта про. цессны эзлекле гаделлек белән яктырту таләп ителә. Ачыграк әйткәндә, бер ген» милли әдәбиятны, аның мәгълүм сыйфатларына карап, башка халыкларга нисбәтән бөтен чорлар өчен дә тәэсир читана.
гы, өйрәнү үрнәге итеп алырга ярамый. Мәсәлән, без китергән материаллар XI— XII гасыр Урта Азия төрки телле әдәбиятының башка кардәш халыкларга, җөмләдәй болгарларга да, тәэсир итүен, Ал. тын Урда чорында исә, киресенчә, Идел буе язма культурасының Урта Азия һәм Кече Азия халыкларында әдәбият үстерүгә этәргеч булуын күрсәтә. XVII — 'XVIII йөзләрдә, ягъни татарларда зур әдәби әсәрләр тудырырлык объектив шартлар булмаган чорда, без тагы Урта Азия һәм Төркия әдәбиятларының тәэсирләре көчәюен, шул якларда туган истәлекләрнең бездәге әдәби процесска актив йогынты ясавын күзәтәбез. Әмма, XIX йөзнең ахыры һәм XX гасырның башында, мәгълүм булганча, объектив социаль шартлар үзгәрү нәтиҗәсендә, татар әдәбияты башка төрки әдәбиятлар арасында тагы алгы планга чыга.
Дүртенчедән, әдәби мөнәсәбәтләрнең хосуаиятләрен тәэмин итүдә хаким иде-ологиянең — сыйнфый җәмгыятьләрдә диннең — никадәр зур роль уйнавы да ачык күренсә кирәк.
Менә шушы фактларның барысы да татар әдәбиятының тарихын өйрәнгән чакта бөр үз җирлегебездә туган әсәрләрне уртага кую белән чикләнмичә, Урта Азиядә, Төркиядә барлыкка килгән, мәгәр бездә дә киң таралган, әдәби процессыбызда тирән эз калдырган истәлекләрне дә тикшерү, белү, башкаларга да белгертүнең зарури икәнлеген күрсәтә. Ләкин бу — ул истәлекләрне «миллиләштерү», ягъни төгәле белән үзебезнеке дип игълан кылу дигән сүз түгел. Киресенчә, моның белән без теге якм бу әдәбият тууда, формалашуда, үсүдә төрле культураларның, ягъни халыкларның хезмәт-тәшлек итүләре табигый, хәтта зарури хәл дигән тагы бер мөһим хакыйкатьне раслаячакбыз.
Татар әдәбияты тарихында тикшереләчәк истәлекләр арасында Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани әсәрләре, «Мөхәммәдия» китабы ише һәм «ят», һәм суфичылык рухы белән сугарылган әйберләр булуга карап, шикләнергә бернинди ур, я юк. Чөнки, беренчедән, урта гасырларда диннән, ягъни хаким идеологиядән бет- < ләй азат әдәби әсәр булуы мөмкин түгел; икенчедән, ул әсәрләр нилектән дини, ни өчен теге яки бу чорда суфичылык шикелле агымнар туган, аларның чыганаклары нидән гыйбарәт, нәтиҗәләре нәрсәгә китергән, әһәмиятләре нәрсәдән тора кебек катлаулы сорауларга Ясәви яки Бакыргани түгел, бәлки без — марксизм тәгълиматы белән коралланган галимнәр җавап бирергә тиеш. Ниһаять, сүз язма культура киң катлам хезмәт ияләренең интересын яклауга күчкән, демократик рухтагы әдәбият алдынгы планга чыккан соңгы дәверләр хакында түгел, бәлки кәгазь-каләм тоту бары югары сыйныфлар монополиясе булган, шуңа күрә язма әдәбият та гел өске катламнарда гына хаким идеология тәэсирендә туа алган феодализм чоры турында бара. Ахыр чиктә әдәбият тарихы дигән нәрсә бер милли истәлекләрне барлау, аерым фактларны теркәү, каршылыклы мәсьәләләрдән читләшеп, бәхәссез хакыйкать өлешләре тирәсендә таптану белән чикләнми. Чын мәгънәсендәге әдәбият тарихы — әдәби процессның зур. гаять катлаулы иҗтимагый организм икәнлеген таныган хәлдә— күренешләр һәм фактларны комплекс рәвештә өйрәнеп, авыр сорауларны дөрес чишәргә омтылып, ирешелгән объектив нәтиҗәләрне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүдән гыйбарәт катлаулы фән ул.