Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧУКЛЫ ТАЛ


әйхи уеннан кайтып керүгә, әнисе:
— Улым, бозау кайтмады. Шәрифулла абзыйларга барып кил әле. Ул — пләвәй, беләсең. Ябып куймаганмы икән? Матри, уенга алдана күрмә,— диде.
Шәйхи — тыңлаучан малай, киреләнеп тормады. Өстәлдән бер сынык икмәк эләктерде дә, күрсәң күр, чыгып та йөгерде.
Шәрифулла абзый, ике улын ияртеп, ишегалдына чыкты. Сарай каршындагы арбага бәйләнгән ат, хуҗаларны күрүгә, кешнәп куйды. Абзарга ябылган бозаулар мөгрәшеп алдылар. Абзый улларына сәнәкләр тоттырды. Уллары, шаяра-көлешә, абзар тазартырга кереп киттеләр.
Ул аты алдына чиләк белән су китереп куйды.
— Ччч... Ссс... Алаша,— дип сызгыра-сызгыра, атын сугарды да, сарайдан бер кочак солылы вика чыгарып, арбасына салды.
Урта буйлы, җиңел гәүдәле, илле бишләр тирәсендәге бу абзый җитез йөри, уңганлыгы әллә кайдан күренеп тора. Ул атын сыйпаштырып сөеп туйгач, келәтенә кереп китте. Аннан тальян гармун шикелле җиңел бер тартма күтәреп чыкты. Чинник стенасындагы озын чөйгә эленгән камытны алды. Шуларны күтәреп, кояш күзенә, өй буендагы усак бүрәнәгә килеп утырды. Көзге кояш җылысында рәхәтләнеп эшләргә уйлаган, күрәсең.
Күрше егете, имән багана кайтарам дип, камытын алып торган иде. Камытны кертеп бирде, ләкин агачын ваттырган. Шул сәбәпле ул бүген иртән ат җигә алмады, басуларны җәяү генә әйләнде. Иярдә очар чаклар, сәлам дә бирмичә, үтеп бара икән. Утырып йөрүгә ни җитә! Чана түре — бәлеш төбе, дип юкка әйтмиләр шул. Ул кышын — печән, салам эскертләрен, җәен — басулар саклый, һәр минутта да, солдат кебек, тулы, сугышчан хәзерлектә торырга тиешлеген яхшы белә. Шуңа күрә камыт агачын алыштырырга исәпләде. Чүкеч, инә, без, сумалалы җеп кебек кадерле әйберләрен тартмадан чыгарып, утыртма бүкән өстенә тезә барды. Шулай көйләнеп беткәч, авыз эченнән генә моңлана-моңлана, камыт сүтәргә тотынды.
Абзыйның йөзе сөйкемле. Киң маңгай, килешле авыз-борын, коңгырт күзләр. Чиста итеп кырынып җибәргән. Ябыгыбрак киткәнгә күрә, маңгай, бит җыерчыклары тирәнәя төшкән шикелле. Сул чигәсендә үткән сугыш <бүләкләре» булган яра эзләре ялтырап тора.
Үзе шактый купшы күренә. Өстендә ак күлмәк, кара пинжәк. Күкрәк кесәсеннән сәгать чылбыры салынып төшкән. Еллар бәсе кунга- лаган башында яңа гына инә-җептән чыккан чигүле кәләпүш. Шулай булмыйча — «яшь кияү» бит ул!
Бакча капкасыннан, тал ботагы күтәреп, «яшь килен» кайтып керде. Туе да үтмәгән киленне, яше иллегә якынлашып килсә дә, «карт килен» дип атап буламыни? Дөресе шул: ул яңа гына килен < булып төште. Аның туй күлмәге киеп, яулык селки-селки биер көне ч алда әле. Идәнгә сибелгән көмеш тәңкә, кызыл «яфракларны» иелә- н сыгыла җыяр сәгатьләре алда. Туй күлмәге тегелеп бетмәсә дә, мәҗ- з лес табынын «сөзәчәк» тәкәләр тәгаенләнеп куелган инде. Алагаем * эре мөгезле ике тәкә, әлегә аны-моны искәрмичә, сикерә-төртешә кө- т түдә йөриләр. 4
Яшь киленнең эштән кайтуы. Өстендә күксел халат, башында яшел яулык, аякларында «сау бул, яшьлегем!» дип йөртелә торган ботинкалар. Ул сөйкемле, шат чырайлы, күзләреннән нур сирпелә.
Яшь килен елмаеп:
— Хәерле көн, җанкисәгем! Алла ярдәм бирсен, Чаллыга җиде машина яшелчә озаттык. Шуңа тоткарландым,— диде һәм абзабыз «яшь кияү» янына, бүрәнә өстенә килеп утырды. Халат кесәсеннән кулъяулыгы чыгарып, алсуланып киткән сипкелле йөзендәге тирләрне сөртеп алды. Тал ботагын күрсәтә-күрсәтә, сүз башлады:
— Карале, җанкисәгем. Чуклары нинди матур!
«Яшь кияү», тал ботагын карый-карый:
— Чыннан да искитәрлек икән! Кайдан алдың? Калфак чугына ярарлык,— дип, күзләрен кыскалап көлеп тә җибәрде.
Яшь килен битендәге тирләрен сөртеп алды да дәвам итте:—Ял вакытында чишмәгә төшкәч, чуклы талга карап хәйран калдым. Яшь чакларым иокә төшеп китте. Карап-карап тордым да, сиңа да күрсәтим дип, бер ботагын сындырыл алдым. Чуклы тал ботагын әтием дә алып кайта торганые. Талга оча башлагач, кортларым көчәеп китте дип, куанып бетә алмыйдырые. Мин дә өзелеп яратам талларны! Чуклары шиңми дә, коелмый да. Алар ала карда ук чәчәк ата башлый түтелме? Күзәткәнең бармы икән? Талларны иртә язда бал кортлары сырып ала. Аякларына тырыша-тырмаша саршын чорныйлар, татлы бал эчәләр. Тал булмаса, иртә язда нишләрие икән алар? Тагы шуны да әйтим, җанкисәгем: чуклы тал — мәхәббәт, татулык билгесе ул. «Чуклы талның чугын өзмиек, берләр-беребездән бизмиек» дигән җыр әйтмешен үзеңнең дә ишеткәнең бардыр әле!
Кияү күзләрендә шаян очкыннар кабынды.
— Ай, Хәят! Үзең чуклы тал син! Бигрәк нечкә күңелле икәнсең! Әллә ниләр беләсең!
— Аны да белмәсәң, син тагы...
Яшь килен кияүнең эшенә тагы бер кат күз салып алды да сүзен икенчегә борды:
— Бер дә тынмыйсың, җаным. Әле эшлея тегәсең, әле арба төзәтәсең,—Картының эшенә күз төшереп алгач, сүзне тагын икенчегә борды:—Атның мәшәкате күп. Туйдырасы, карасы дигәндәй. Әллә берәр «кәҗә тәкәсе» алып атланасыңмы соң?
Шәрифулла абзый көлеп җибәрде. Сул кулы белән ияк астын сыйпаштырды.
— Хи... хи... хи... Әйттең сүз, Хәят. Минем өч яшьлек үгезне койрыгыннан чорнап тотар чакларым дип беләсеңме әллә? «Кәҗә тәкәсен» әйтәм. Бик пырдымсыз хайван бит ул. Минем ише карт-корыны бар дип тә белми, сыртыннан чөеп кенә ыргыта. Сөяк-санагыңны җыеп бетерә алмассың аннары. Әнә түбән оч Мирзаһит малае, һаман бульнистан чыга алмый, бичара. Май башында ук персидәтель миңа:
ВАСИЛИИ БАГРЯШЕВСКИП
«Шәрифулла Шәйдуллич! Белгеч булмасаң да, исемлек башында торасың. Яңа «Урал»лар кайтты. Ялык та йолык. Берсен сиңа билгеләп куйдык. Мен дә утыр. Пырлат та җырлат. Басуларны иңлә дә буйла! Картайган көнеңдә кош булып оч әле!» —дип кыстаганые. Авырткан башка тимер тарак нигә? Сугышта алган яраларым да бик җиткән, дип, кәтигәрически баш тарттым. Алай зурласыгыз килсә, вертолет кайтарыгыз, дидем. Авызың җырма, заманы шул, кайтарам, ди, икмәктер менә. Кайтара икән, утырам анысына, алла боерса. Ул бик ипле кош, минем өчен кулай булачак. Капка ачып торасы да юк. Ишегалды уртасыннан күтәрелеп китәрмен. Син, каш өстеңә кулың куеп, карап калырсың. Күзәтә-күзәтә басулар өстеннән оча бирермен.— Абзый камытын читкәрәк куйды да торып басты. Кызык хәрәкәтләр ясый-ясый, кәмит уйнарга кереште. — Әһә!.. Көтүдән тайганнар, муркыргырлары! Әнә кәҗә-мәкәрҗәләр Чүке сыртына һөҗүм итә. Рота, стой! Кру-гом, марш! Шәрифулла абзагыз исән чагында бу номерыгыз не пройдет. Вертолетны лып кына итеп яннарына төшереп утыртам. Закон үз кулымда. Куып чыгарсам да ярый, вертолетыма алсам да ярый. Белдеңме? Хи... Хи... Хи...
Көлешү тавышларын малайлар да ишетеп алды. Аю биетәләр микән әллә дип, лапас авызына чыктылар да беравык тамаша карап тордылар.
Абзый урынына утырды да атын мактарга тотынды. Атның бернинди машинага да алыштыргысыз булуы турында бәйнә-бәйнә сөйләп биргәч, кәләшенең аркасыннан сөеп куйды:
— Бар. күгәрченем, өйгә кер. Суыткычта — пешкән күкәйләр. Чәйнектә — кайнаган чәй. Зәңгәр «учагыңны» кабызып, кайнарлап алырсың. Аша, эч, ял ит. Өс-башыңны алмашып җибәр. Яшь килен икәнеңне онытма! Бер яшьлектә, бер картлыкта. Үзең беләсең. Хи... Хи... Хи...
Хәят көлә-көлә:
— Бик җырма авызыңны, бармагыңны чәнчерсең, — дип, урыныннан кузгалды һәм чуклы тал ботагын күтәреп, өйгә кереп китте.
Шәрифулла абзый белән Хәят түтине яшь кияү, яшь килен дип атавыбыз бер дә гаҗәп тоелмасын. Дөнья бу, берегезнең дә күзе бәйләнмәгән, төрле хәлләр булгалавын үзегез дә бик яхшы күреп торасыз. Алар яңа гына чәчләрен чәчкә бәйләделәр һәм сандугачлар кебек сайрашып яши дә башладылар. Хәзер тормышлары җәйге елга сыман тын гына ага, эшләре шар булып тәгәри. Безгә исә урыннарына икәү ятып, өчәү торсыннар дип теләргә генә кала.
Әй, дөньялар! Әле кайчан гына Шәрифулла абзый уф-уф килеп йөри иде. Ә бүген... исләрең китәр! Ак бәхетләр ак кар кебек күктән яумый. Ул бу көннәргә нинди юллар белән килде икән?
Бер ел чамасы элек Шәрифулла абзыйның башына кайгы тавы җимерелеп төште. Һич уйламаганда, һич көтмәгәндә сөекле карчыгы дөнья куйды. Ике бөртек «иске кибәнен» кочаклады да калды ул. Хатын-кыз дигән изге зат булмаган йорттан нурлар җәяүләп кача икән. Ашының тәме, эшенең яме калмады. «Ул «Кавказым», «Кырымым» дип йөртә торган шифалы мунчалар турында авыз күгәртәсе дә юк. Ай, уллары үсеп җиткән булса... Олысын башлы-күзле итеп кенә куяр иде. Яшьрәк шул әле. Алар ни, оядагы кошчыклар сыман, канат ныгыталар. Күңелләрен уку, солдат хезмәте дип аталган зәңгәр ераклыклар чакырып тора. Яшьләр юлына киртә булу да ярамый. Менә-менә очсыз-кырыйсыз биеклекләргә күтәреләчәк алар. Димәк, абзыйга тиздән: «Ялгыз каен, ялгыз каен, ялгыз каен үрләрдә; ялгыз каеннардан ялгыз мин бүгенге көннәрдә» дип моңаерга калачак түгелме?
Канаты каерылган кош хәлендә яшәү кыенлашканнан-кыенлаша барды. Абзабыз сөекле уллары, башындагы эшләпәсе белән ныклап киңәш итте һәм, ниһаять, җимерелгән тормышын рәткә салырга, боргаламый гына әйткәндә, өйләнергә булды.
Абзыйның үгезне тизрәк мөгезеннән эләктереп алырга ярата торган гадәте бар иде. Киенде-ясанды да кияү арбасына менеп тә утырды, ф Искитәрлек хәлләр башланып та китте. Югары очтан да, түбән очтан _ да, күрше авыллардан да ташыды ул «товарларны». Килүен килде- < ләр, ләкин берсе дә тамыр җибәрә алмады. Кайсыларын үзе ошатма- X ды, ул ошатканнары тәртәләрен кире борырга ашыктылар. Шулай ч итеп, хөрмәтле абзабыз, бер ел чамасы вакыт эчендә, җиде хатынга >> җиткәнен сизми дә калды.
Шулай итеп, абзабыз кеше теленә менде. Ничек төшәр, белгән юк. ♦ Гөргери әйткәндәй, яшәсәк күрербез. с
Ул, башын кашый-кашый, бармакларын бөкли, ишекле-түрле йө- - ренә һәм үз-үзенә ышанмыйча:
— Нужли җиде? — дип куя иде.
Көннәрдән бер көнне бер адәм актыгы кибет янында очрап:
— Ай-Һай, Шәрифулла абзый! Куясың рекордларны! — дип авыз « җыра башлаган иде. Абзый, җир тишегенә керерлек булса да, сер £ бирергә теләмәде. Кирәк очракка дарысын коры тота икән.
— Тфү! Ташка үлчим! Авырткан җиремә кагылмый тор! Кайгы “ казык башыннан йөри дип беләсеңме әллә? Башыма килмәсен ди- с гөн, мөртәт! Көлкегә калуымны син әйтмичә дә бик белеп торам. Чәч- “ кә кырау төшкәч бәхет алмасын эзләп табулары... ай-һай-һай! Өмет- - сез шайтан, диләр. Насыйп булганын табармын дип ышанам. Совет ч заманасы!.. Күзеңне тоз итәрмен. Бүген үк Нәтәлифкәгә барып, сары a чәчле марҗа утыртып кайтырмын! — дип, уенын-чынын бергә кушып, тегенең авызын томалап та куйды.
Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Абзыйның борчылу-янулары көчәйгәннән-көчәя барды. Чәчләре күзгә күренеп агара, сирәкләнә башлады. Тамактан калды, йокыдан язды. Ниһаять, газаплы төннәрнең берсендә боегып калган күңелендә тычкан уты кадәр генә өмет чаткысы кабынып киткәндәй булды.
Кайчакта табигатьтә дә шулайрак була түгелме? Күк йөзеннән көне-төне кара болытлар агыла да агыла. Айлар үтә. Менә бер заман күк читендәге калын пәрдә юкарып китә дә тасма кадәр генә якты ачыклык күренеп куя. Зар-интизар булган күңелләр: «Аязыр! Кояш күренер! Көннәр җылынып китәр!» —дип куана башлый.
Натальевка якларына сәяхәт ясарга туры килмәде.
Шәрифулла абзыйлардан өч йорт аша гына Хәят түти яши иде. Ул сабый вакытта биләүдән егылып бөкре калган. Гомер юлында җан яраткан, күңел тарткан яры очрамаган, күрәсең, кияүгә бармаган. Әтп-әнисе дөнья кичкәннән соң, морҗасыннан ялгызы гына төтен чыгара, яшелчә «патшасы» булып эшли иде. Илле яшькә якынлашып килүенә, физик кимчелегенә карамастан, җен кебек таза, йөге- репме-йөгерә, эшендә бураннар уйната.
Борын төбендә генә КамАЗ дигән могҗизалар калка башлагач, Хәят түтиебез бөтенләй дә эштән узды. Кыш уртасында җәй ясатты! Туй күлмәгенә ярарлык, бал корты канатыдай юка, нәфис элпәк белән төрелгән хуҗалыгы әллә кайлардан көлеп тора! Бездә кыш. аларда — җәй. Суганы кыякланган, кыяры кыярланган, помидоры алланган. Шофер халкы ташып бетерә алмый интегә. Шулай булмаса, Хәят түтинең иңнәренә Оренбур шәле салып, суган, кыярлар кочып төшкән рәсеме Мактау тактасында елмаеп торыр идемени?!
Әнә шул асыл зат җиде тапкыр авызын «пешергән» абзабызның күңелен биләп алды. Боегып калган җанын назлый, җылыта башла
ды. Төшләренә кереп йөдәтте. Шулай итеп мәхәббәт ялкыны кабынып та китте. Бу ялкынны сүндерсә тик Хәят түти генә сүндер» алачак иде. Баш ярылып күз чыкмаган лабаса... Абзабыз асыл затның үзе белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә ниятләп куйды. Әгәр бәхет кояшы елмаеп куйса... Ул мәхәббәтен аркасына кочтырып кайтырга әзер иде.
Аллага тапшырды Шәрифулла абзый. «Яшелчә патшасы» яши торган «резиденциягә» дуслык визиты белән килгәли дә башлады. Бер килде, ике килде, һәм ике арада югары дәрәҗәдә сөйләшүләр башланып та китте. Олы казанда кайнаганның чие калмас дип, сөйләшүләр киң планда алып барылды, атна буе дәвам итте. Бөеренә таянган Тула самаварының алларында ничә тапкыр баш органын санап та тормадылар. Хәят түти, физик кимчелеген сәбәп итеп, дүрт аяклап каршы торды. Абзыйның да башкаена тай типмәгән икән. Кызыл түшнең мәкинәгә алданмавын сизеп алгач, теле гомердә булмаганча «тегермән тарта» башлады. Менә кемдә икән таш булган ташны да эретерлек тел! Төркиягә дипломат итеп җибәрәсе кеше менә кайда каңгырып йөри икән!
— Андый-мондый гына кыеклык мулла кызы Фатыйда да барые. Үзем дә җикән камышы түгел. Карчыгым вафатыннан соң, — гөлкәемнең авыр туфрагы җиңел була күрсен, — кемнең кем икәнен белеп җиткерми торып, үз авторитымны үзем таптадым. Татар акылы төштән соң дип миңа карата әйткәннәр икән. Баш беләнрәк эш итсәм, бәлки телгә кермәгән булырыем. Терсәк якын, тешләп булмый. Ат дүрт аяклы булса да сөртенә, дип күңел юатам. Син теге... Хур булырмын дип шикләнәсеңме әллә? Шушы икмәктер менә, гөлләр арасында яшәрбез, Хәят! Сынган күңелемнең канаты, ятим кал-ган йортымның кояшы була күр...
Ихлас күңелдән чишмәдәй ургылган әнә шундый сүзләр агылдылар да агылдылар.
Таң әтәчләре кычкыра башлагач, Хәят түтинең күзләрендә энҗе бөртекләре җемелдәп китте. Ул йөзен ак кулъяулыгы белән каплады. Җиңел генә күтәрелеп, табын яныннан кузгалды. Сыгып ташлардай булган яулыгын карават читенә ыргытты да, Шәрифулла абзыйга таба борылып, идән уртасында басып калды.
— Сихерләдең мине, Шәрифулла абзый! Үзем генә беләм. Үзәккә үтте ялгызлык! Казык кагучым булырсың, ичмаса. Ястык почмагы тешләп күп яттым. Ир белән тору миңа да гөнаһ булмастыр. Фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килсен. Китәм булгач китәм! — дип пышылдады.
Шәрифулла абзыйның да күңеле тулган, күзләрендә мөлдерәмә яшь иде. Ул да урыныннан кузгалды... Мәхәббәтен кочагына алды. Юка иреннәреннән, җыерчыклар беленә башлаган яңакларыннан үбә-үбә, калтыранган тавыш белән:
— Ка-натым, ел... еламыйк, — диде.
Янә табын янына утырдылар. Хәят түти, йолага туры килсен дип, үзе белгәнчә эшләргә булды. Кулына икмәк телеме алды да өстенә мул итеп тоз сипте. Шуны өч тапкыр тешләде дә калдырган кисәген кияү буласы кешесенә тоттырды.
— Тәгамла шуны, Шәрифулла абзый. Бер табында ипекәй ашарга язсын,— диде. Тагы да нәрсәдер өстәмәкче иде дә, күңеле тулып, әйтәсе сүзләрен әйтә алмады.
Шәрифулла абзый белән Хәят түти, әнә шулай итеп, чәчләрен чәчкә бәйләделәр. Абзабызның Каф тавы артларыннан эзләп йөргән тутый кошы орынып торган гөл куагында гына сайрап утырган икән ләбаса.
Ярый, ни булса да булды, буявы сеңде, абзабыз морадына ирепь-
те. Күңелле хәбәр озын аяклы була икән, таралып та өлгерде. Бу турыда ишетеп алгач, клуб мөдире булып эшләүче чибәр кызның йөрәге леп тә леп тибә башлады. Тибәр дә шул. Аңа, әнә шул чибәр кызга, ит тураган чагында: «Син бу йорттан очып китәсе кош»,— дип, каз канаты тоттырганнары бар. Аның да үз уйлары, үз хыяллары. Әллә шул сәбәпле, әллә вазифасы кушканга, анысын тәгаен ачыклап тормадык. Ул бик тә гыйбрәтле бер вакыйганы үзенчә бил- ♦ геләп үтәргә булды. 5
Чибәр кыз клуб бакчасыннан бер кочак чәчәкләр җыйды да кол- ь хоз идарәсенә ашыкты Шәрифулла абзый белән Хәят түтинең Мак- з тау тактасындагы рәсемнәре бер-берсеннән читтәрәк урнаштырылган * иде. Кыз әнә шул рәсемнәрне янәшә куйды да иң нечкә зәвыкларга =■ да ошарлык итеп чәчәкләр белән бизәргә кереште. ♦
Хәзер бөергә таянып әйтсәк тә була: Шәрифулла абзый егылып Е уңды хатыннан. Мәхәббәтләре нәкъ чуклы тал кебек яфрак ярды. s Аларның тормышына күрше-күлән сокланып бетә алмый. Койма * ярыгы аша гына күз салалар да елмаеп куялар. Хәзер мунча төтен- ш нәре генә дә ничек куе чыга!.. “
♦ =
• • ‘
Ян тәрәзә ачылыпкитте. Хәяттүтинең ярты гәүдәсе күренде. Күз <
тимәсен: әллә бизәнеп җибәргән тагы? Озынча, тулы йөзе балкып й тора, җыерчыклары беленми дә, диярлек. Авыз-борын, ирен-тешләр, Е керфек-кашлар — барысы да килешле. Чәч толымнары биленә ка- = дәр салынып төшкән. Кара күзләреннән нур сирпелә. Башында — Е төнге ялкын төсле ефәк яулык. Беләгендә — көмеш беләзек. Колак u алкалары җем-җем итә. Шулай булмыйча... Ул кемнән ким?
Ул, бит урталарында ике чокыр хасил итеп, елмая-елмая картына эндәште:
— Җанкисәгем, әйбәт тапшыру бара. Карарга кер!
Шәрифулла абзый күзләрен күтәреп караса, телсез калды. Аның Хәят түтине болай киенгән, ясанган хәлдә беренче тапкыр күрүе иде. Башыннан «Әллә тәрәзәмнән Кәтернә патша карап торамы?!» дигән уй чагылып үтте. Ул үзен тиз үк кулга алды, соклануын сиздермәскә тырышты һәм җитди кыяфәт саклап:
— Сабыр ит, күгәрченем! Камытны бетереп алыйм. Көтү кайту белән басуга чыгасы. Малайларга эндәшер идек тә... Аларның да чак кына эшләре бар әле, — диде.
Ул, кәләпүшен күтәреп, агара башлаган кыска чәчләрен без сабы белән кашыштырып алды да әйтә куйды:
— Чык әле, патшабикә, бер уй төште.
Хәят түти телевизорны сүндереп чыгып та җитте. Затлы күлмәгенең итәген күтәреп, карты янына, бүрәнә өстенә килеп утырды. Карты:
— Ай... ай... ай!.. Таный алмыйча тордым. Син икәнсең, Хәят! Менә, ичмасам, яшь килен! — дип, тел шартлата-шартлата, шаярып та алды. Аннары безен бүкән өстенә кадап куйды һәм сүз башлады:
— Синең, Хәят, грамот ягың ничегрәк? Урысчаны әйтәм, азрак тырмаштыра беләсеңме?
— Нәрсә син? Әллә мине писер итмәкче буласыңмы?
— Юк, ла... Кәгазь ашаучылар бездән башка да аллага шөкер. Тыңла башта! Вертолетка тәми сузарга ярамый миңа, кайтарта алмаслар. Миллиун тәңкә торадыр ул, ә? Телевизор турында әйтмәкче булам. Әйбәт тартма ул. Бөтен ил, бөтен дөнья хәлләрен күрсәтеп тора. Ләкин менә зур кимчелеге бар: безнең колхоз басуларын күрсәтә алмый.— Ул телевизор колгасына карап алды.— Телевизор тартмасына тагы бер-ике шөреп, колга башына үгез мөгезе кебек
нәмәстә әмәлләтсәк, иллә шәп тә булырые, мәйтәм. Бер дә авыз җы- расы юк, күгәрченем, бөтен нәмәстәне ясап кына торалар. Техник әрвалюция заманы! Шөребен борасы да диваныңа сузыласың. Тартма эшли тора, мөгезе әйләнә тора. Көзгесеннән басулар: тау өсләре, зират яннары, Чуал буйлары... үтә тора.— Ул бүкән өстенә менеп басты да кәмитләнә башлады.— Ай, каһәр суккырлары! Бодай кишәрлегенә бозаулар әрмесе кереп бара түгелме соң?! Шәрифулла абза- гыз исән-сау чагында бодайдан авыз итә алмассыз. Стой! Кру-гом, марш! Раз, два, три. Йөгереп чыгасың да атыңа сикерәсең. Төшенәсеңме, күгәрченем? Миңа әнә шундый, болын-басуларыбызны күрсәтә торган махсус телевизор кирәк. Академда утыручы ап-ак сакаллы мачтырга хат язып җибәрик әле, эшләсен. Акчасыннан тормам. Учлап тоттырырмын. Игенче сүзен кире какмас. Ул да без үстергән ипекәйне ашый бит. Ипи-тозлык кына урысчам бар. Mini әйтеп то-рырмын, син язарсың. Буламы?
— Ник булмасын?
Абзыйның авызы колагына җитте.
— Маладис икәнсең, Хәят! Синең белән борчак пешереп булачак,— диде. Бүкәннән сикереп төште тә, кашларын, иңөсләрен биеткәләп, хатынының билен кытыклап алды. Хатын да аптырап калмады.
— Юләрләнми тор. Әнә генә малайлар, — диде дә, җәһәт кенә чиертеп, картының башыннан кәләпүшен очыртып төшерде һәм, кө- лә-көлә, баскычтан менеп тә китте.
...Шәйхи, урыс капканың авыр кәлнткәсен ачып, ишегалдына керде. Ишегалды иркен, сабан туе ясарлык. Уң якта — каралты- кура. Сарай алдындагы арбаны тавык-чебеш сырып алган.
Сул якта — эчкәрәк кертеп салынган шифер түбәле йорт. Йорт алдында — зәңгәр рәшәткәле бакча. Алма исләре аңкып тора. Бер агачның алмасын җыеп та бетермәгәннәр әле. Нинди эре, ак алмалар! Кызара башлаганнары да күренгәли. Малайның авыз сулары килде.
Ишегалды түрендә «аккош муены». Борыны аска, тимер улак өстенә бөгеп куелган. Ефәк яулыгын артка җибәреп бәйләгән хатын әнә шул «чишмәдән» су агызып маташа. Тулгач, чиләген күтәреп, бетон сукмак буйлап атлады. Таш өстендә башмакларын салып калдырды да, сары баскычларга йомшак кына баса-баса, ике якка ачылмалы ишектән пыялалы веранда эченә кереп китте.
Керү белән танып алды Шәйхи. «Хәят апа-а!» дип чак кына кычкырып җибәрмәде. Урамда очраса... Әллә кайчан барып сарылган булыр иде. Яшь килен булгач ничек чибәрләнгән! Күрде ул, ләкин эндәшмәде. Нигә эндәшмәде икән? Әллә эше тыгыз, әллә...
Хәят тутасын бик ярата Шәйхи. Әнисенә ияреп, яшелчә бакчасына кырык тапкыр барганы бар. Барган саен тутасы аны күтәреп кенә ала, иркәли, сөя, каршысына бастырып җырлата иде. Шуңа күрә дә кыярның яшелен, помидорның кызылын сайлап Шәйхигә тоттыра иде.
Шәрифулла абзый камытын төзәтеп бетерде. Аны читән казыгына элеп куйды да, тамак кыра-кыра, капка төбендә аптырабрак торган малайга эндәште:
— Якынрак кил, үскәнем!
Шәйхи ялт-йолт карана башлады, өй буенда утыручы кешегә күзе төште. «Ә... Ә... Ә!..» — дип куйды. Кызу-кызу атлап, аның каршысына барып басты.
Малай, алты яшьләр чамасында гына булса да, буйга озын. Озынча битле, кара күзле, ялан аяклы. Башында — солдат фуражкасы, өстендә — бәйләгән күлмәк, ыштан. Түше тулы значок, каян
җыеп бетергәндер. Абзый аны башыннан аягына кадәр карап чыкты да сораша
башлады.
— Ни йомыш?
Малай борынын тартып куйды.
— Бозау кайтмады.
— Хе... Хе... Кем малае? ♦
— Хафиз малае. ч
— Беләм, беләм...— Абзый, абзар ягына борылып, көчлерәк 2
тавыш белән эндәште: —Һәй, оланнар! Карагыз әле. Бу «әфисәр- з нең» бозавы
эләктеме икән? 2
Абзар тирәсеннән: ~
— Ябылган, әткәй, ябылган! — дигән тавыш ишетелде. Шаула- ♦ ша-
төртешә, тавыклар куркытып, «оланнар» үзләре дә килеп чыкты- с лар. Алар
инде аталары буе булып килә, олысының хәтта борыны = астында кара төкләр
беленә башлаган. «Оланнар» эшләрен төгәллә- * гәннәр булса кирәк.
Аталарының «булдымы?» дигән соравына икесе а берьюлы: «Булды, әткәй!»—
дип җавап бирделәр.
«Оланнар»ның кечесе:
— Шәйхи килгән икән! Җырлатабыз! — дип сикергәләп куйды. =-
һәм ике туган, иелә төшеп, «әфисәрнең» «орден», «медальләрен» < карый
башладылар. из
Абзый урыныннан торды, өенә таба борылып, тәрәзәгә чиертеп ал- - ды.
Тәрәзә ачылып та китте. Хәят түтинең көләч йөзе күренде. Ул = картына кара
тышлы калын дәфтәр тоттырды. Абзый янә урынына s утырды, күзлеген киеп,
дәфтәрен актарырга кереште. Хәят түти исә, u тәрәзә төбенә таянган хәлдә, ни
буласын карап тора бирде. м
Кәлиткә ачылды. Ике хатын, бер ир керде. Бире үтеп, сәлам бирделәр. Төркем
зураеп китте. Кайсылары бүрәнә өстенә кунаклады, кайсылары рәшәткәгә арка
терәп җиргә чүкте. Булачак «хөкемне» тыңларга әзерләнеп, барысы да тынып
калды.
Абзый, актарына торгач, кирәкле битне ачып салды. Кат-кат тамак кырды, ияк
астын сыйпады. Ниһаять, Шәйхинең йөзенә төбәлде. Шәйхи дә югалып калмады,
очкынлы күзләре белән абзыйга туп- туры карап тора бирде. Тик ул, күзләренә
төшеп интектергәнлектән, фуражкасын һаман-һаман күтәргәли иде.
Абзый вәгазьләргә кереште:
— Кара тышлы дәфтәрем әйтә: Хафизларның ак башлы чуар бозавы артык
симерә башлады, ди. Шул муркыргырының миндә өченче тапкыр кунак булуы.
Кергән саен йөз бөртекне ашаса, мең бөртекне таптаса... һе! Башың Себер китәр,
җәмәгать! Бөтенебез тәми сузып торган уңышыбыз кими түгелме? Борынгы
заманнарда, бөртекләп тарала торгач, патшалык кадәр патшалыклар юкка чыккан,
бик беләсегез килсә. Югалтуларга юл куймадым, куймам да, ишетсен колагыгыз.
Уңыш алу буенча колхозыбыз кызыл байрак тота. Аны сакларга кирәктер, мөгаен.
Башкалар да йоклап ятмый. Терлеген тыярга теләмәгән әдәмнең башыннан
сыйпаргамы? Син кәттә дә, мин кәттә булмас һаман. Читавытка кош теле кадәр
генә кәгазь язып тоттырырмын. Бетте-китте. Бидместән чәпеп кенә калырлар.
Аннары Хафиз бүрек калыбын кашып йөрер! Андый күңелсез хәлләргә бармыйк,
җәмәгать! Соңгы кишәрлекләр бетеп килә.
Абзый туктап калды. Кәләпүшен кузгаткалап, ияк астын сыйпаштырды да
сорап куйды:
— Аңлашылдымы, үскәнем?
— Аңлашылды, — диде Шәйхи.
— Аңлашылса — шул. Акча алып килдеңме?
— Юк.
— Юкка мин үзем дә тук. Әллә бозауны җырлаганга бирер дип
беләсеңме? Ул, шуның белән сүзне беткәнгә санап, дәфтәрне шап иттереп
ябып та куйды. Тынлык урнашты. Бозауларның ара-тирә мөгрәп куюлары
гына ишетелә иде.
Әнә шулай аптырап, йөдәп торганда Шәрифулла абзыйның кече улы:
— Җырлатыйк, әткәй, җырлатыйк! Шәйхи җырга бик оста ул! — дип
әйтеп куйды.
Барысы да җанланып китте. Бигрәк тә үз уллары! Йөзләре кояштай
балкыган! Күз тутырып аталарына карап торалар. Гомуми күтәренкелекне,
билгеле, аталары да сизми калмады. Таякны тоткан җиреннән сындыра торган,
кайчакта шактый кырыс холыклы абза- быз сары майдай йомшап китте.
Күңелле минут ясаудан дөнья чите кителәмени? Ул, иңөсләрен сикертә-
сикертә, киң елмаеп, сорап куйды:
— Шәйхи, җырлый беләсеңме?
— Беләм.
— Җырлап күрсәт, алайса.
Шәйхи еш-еш борынын тарта, фуражкасын төзәткәли, боргалана
башлады. Аның борчылганы күренеп тора иде. Моны сизеп алган
хатыннарның берсе:
— Ялындырма, үскәнем. Оста җырлыйсың бит! — дип, малайның
аркасыннан сөйде, салпы ягына салам кыстырып җибәрде. Башкалар да:
— Җырла, Шәйхи, җырла! — диделәр.
Шәйхи чак кына алга атлады.
— Бозауны бирәсеңме?
— Бирмичә... Син теге... Кабат кертмәссеңме соң?
— Кертмәм! Җырлыйм алай булгач...
Шәрифулла абзыйның олы улы малайны күтәреп кенә алды да бүкән
өстенә бастырып куйды. Фуражкасын башыннан салдырып, кулына тоттырды.
Тынып калдылар. Тәрәзәдән карап торган Хәят түти дә колакларын
сагайта төште. Малай, Шәрифулла абзыебызга туп-туры карап, «Алмагачы»
көенә җырлап та җибәрде.
Урман бит ул. былбыллар да
Адаша кереп эчкә;
Атна саен өйләнәсең,
Ул нинди прибичкә?!
Барысы да көлеп җибәрделәр. Ат кешни, бозаулар мөгри, тавыклар
кыраклаша башлады. Шәрифулла абзый ак димәде, кара димәде. Еларга да,
көләргә дә белмәде. Йөзе кып-кызыл булды. Яңа гына кайнар мунчадан
чыккан диярсең. Яңаклары буйлап борчак-борчак тирләр агып төште. Өйдән
җил-җил атлап Хәят түти чыгып җитте. Анысына да байлар чырае кергән. Ул
бүкән өстендә басып торучы Шәйхинең битеннән суырып үпте дә:
— Маладис, Шәйхулла! Булдырасың икән! — диде. Алъяпкыч
кесәләреннән кызарып пешкән ике алма чыгарып малайның кулларына
тоттырды.
Абзыйның кече улы, атасының пинжәк чабуыннан тарта-тарта:
— Әткәй, тагы җырлат әле, — дип үтенә башлады.
Шәрифулла абзый, кулларын күтәреп артына чигенә-чигенә:
— Монысы да бик җитте. Син теге... Ишегалдын Чәйковский залы дип
беләсеңме әллә? Бар, бар, күп сөйләшмә, тизрәк бозавын ачып чыгар! — дип
боерык бирде.